Урок на тему "Механик тибәнешләр һәм дулкыннар"
презентация к уроку по физике (9 класс) на тему

Урок на тему "Механик тибәнешләр һәм дулкыннар"

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon dulkynnar.ppt2.82 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Йомгаклау д Ә ресе 9 класс

Слайд 2

1. Күнекмә үткәрү 1. Механик тирбәнеш нәрсә ул? Билгеле бер вакыт аралыгыннан соң теләсә кайсы җисемнең хәрәкәте кабатлануы механик тирбәнеш дип атала.

Слайд 3

2. Тирбәнү хәрәкәтен характерлаучы зурлыкларны әйтегез. Амплитуда, период, ешлык, фаза. А) Тирбәнешнең амплитудасы дип нәрсә атала? (билгеләнеше, үлчәү берәмлеге) Тирбәнүче җисемнең тигезләнеш торышыннан иң зур авышуы тирбәнешләр амплитудасы дип атала. А, х м , (м)

Слайд 4

Б) Тирбәнешнең периоды дип нәрсә атала? (билгеләнеше, үлчәү берәмлеге) Бер тулы тирбәнеш ѳчен сарыф ителгән вакыт тирбәнешнең периоды дип атала. Т, Т=t/N , (с) В) Тирбәнешнең ешлыгы дип нәрсә атала? (билгеләнеше, үлчәү берәмлеге) Бер вакыт берәмлегендә ясалган тирбәнешләр саны тирбәнешләр ешлыгы дип атала. √ , √=N/t, (Гц)

Слайд 5

Пространствода үзләренең барлыкка килү урыныннан ерагаеп тарала торган ярсынулар дулкыннар дип атала. 3. Нәрсә ул дулкын? 4. Дулкын тѳрләрен әйтегез. Буй һәм аркылы .

Слайд 6

5. Дулкынны характерлаучы зурлыкларны әйтегез . Дулкын озынлыгы, дулкын таралу тизлеге. А) Дулкын озынлыгы дип нәрсә атала? (билгеләнеше, үлчәү берәмлеге). Бер үк фазаларда тирбәнүче һәм бер-берсенә иң якын нокталар арасындагы ераклык дулкын озынлыгы дип атала. λ, λ=vT, (м) Б) Дулкын таралу тизлеге дип нәрсә атала? (билгеләнеше, үлчәү берәмлеге). Вакыт берәмлегенә туры килгән ераклык дулкын таралу тизлеге дип атала. V, v=λ/ T , (м/с)

Слайд 7

6. Тавыш тирбәнешләре дип нәрсә атала? Кешенең колагы кабул итә торган тирбәнешләр тавыш тирбәнешләре дип атала. (20 Гц тан алып 20 000 Гц ка кадәр ешлыкта). 7. Тавыш тирбәнешләрен характерлаучы зурлыкларны әйтегез. Катылык һәм тон . . инфра тавыш ультра 16-20 Гц 20 000 Гц

Слайд 8

8. Тавышның катылыгы нәрсәгә бәйле ? Тавышның катылыгы амплитудага бәйле.

Слайд 9

Тавышның югарылыгы ешлыкка бәйле. 9. Тавышның югарылыгы нәрсәгә бәйле?

Слайд 10

Кайтаваз тавышның тѳрле киртәләрдән кайтарылуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. 10. Кайтаваз нәрсә нәтиҗәсендә барлыкка килә?

Слайд 11

Тавышның катылыгы амплитудага бәйле Бер тирәлектән икенче тирәлеккә күчкәндә тавышның дулкын озынлыгы үзгәрми Тавышның югарылыгы ешлыкка бәйле. эйе юк юк эйе эйе юк

Слайд 12

3. «Ышанасыңмы-ышанмыйсыңмы» 1. Айда кѳчле шартлау булса без аны ишетәбез. 2. Черки чебенгә караганда канатларын ешрак җилпегәненә ышанасыңмы? 3. Тавыш чыганагы булып тирбәнү торуына ышанасызмы? 4. Тирбәнешләр периодының амплитудага бәйлелегенә ышанасызмы? 5. Тирбәнешләрнең күперне җимерүенә ышанасызмы? 6. Астронавтларның, скафандрларын салып, Айда җырлауларына ышанасыңмы? 7. Бас тавыш белән җырлаучы кешенең тавыш ярылары тенор тавыш белән җырлаучыга караганда түбәнрәк ешлыкта тирбәлә дигәнгә ышанасызмы? 8. Туптан атылган ядрә ату тавышыннан тизрәк оча. Мондый хәл булырга мѳмкинме? 9. Халык белән тулган залда, буш залга караганда, музыка яхшырак ишетелүенә ышанасызмы?

Слайд 13

Тест 1. Түбәндә күрсәтелгән хәрәкәтләрнең кайсысы механик тирбәнешләргә керә? 1) Гитара кылының хәрәкәте ; 2) Озынлыкка сикерүче спортсменның хәрәкәте А) 1 дә 2 дә түгел Б) 1 һәм 2 В) 1 Г) 2

Слайд 14

2. Түбәндә күрсәтелгән хәрәкәтләрнең кайсысы мәҗбүри тирбәнешләргә керә? 1) Бер тапкыр тигезләнеш торышыннан авыштырып җибәргәннән соң тирбәнүче җепкә эленгән йѳк; 2) Җиргә куелган, кеше ярдәмендә тирбәнүче, таганның тирбәнүе А) 1 һәм 2 Б) 1 В) 2 Г) 1 дә 2 дә түгел

Слайд 15

3. 3 с та маятник 6 тирбәнеш ясый. Тирбәнешләр периоды күпмегә тигез? А) 6с Б) 3с В) 2с Г) 0,5с Д) 18с

Слайд 16

4. 4 с та маятник 8 тирбәнеш ясый. Тирбәнешләр ешлыгы күпмегә тигез? А) 8 Гц Б) 4 Гц В) 2 Гц Г) 0,5 Гц

Слайд 17

5. Рәсемдә тирбәнүче җисемнең координатасының вакытка бәйлелеге сүрәтләнгән. Тирбәнешләр амплитудасы күпмегә тигез? А) 0,2 м Б) 3 м В) 2 м Г) 6 м

Слайд 18

6. Рәсемдә тирбәнүче җисемнең координатасының вакытка бәйлелеге сүрәтләнгән. Тирбәнешләр периоды күпмегә тигез? А) 2 с Б) 4 с В) 8 с Г) 0,5 с

Слайд 19

7. Рәсемдә тирбәнүче җисемнең координатасының вакытка бәйлелеге сүрәтләнгән. Тирбәнешләр ешлыгы күпмегә тигез? А) 2 Гц Б) 4 Гц В) 0,25 Гц Г) 0,5 Гц

Слайд 20

Тестка җаваплар: В В Г В В Б В Билгеләр критериясе: 7 – «5» 6 – «4» 5 – «3» 4 – «3» 3 – «2»

Слайд 21

5. Җѳмләне дәвам ит 1. Бер тулы тирбәнеш ѳчен киткән вакыт… 2. Тигезләнеш торышыннан иң зур авышу… 3. Вакыт берәмлегенә туры килә торган тирбәнешләр саны… 4. Пространствода үзләренең барлыкка килү урыныннан ерагаеп тарала торган ярсынулар … 5. Ешлыклары 20 Гц тан кимрәк булган тирбәнешләр… 6. Ешлыклары 20 000 Гц тан артып киткән тирбәнешләр… 7. 20 Гц тан алып 20 000 Гц ка кадәр ешлыктагы тирбәнешләрне…

Слайд 22

6.Эксперименталь бирем . Лаборатор эш эшләргә: « Җепле маятник тирбәнешләре периодының һәм ешлыгының маятник озынлыгына бәйлелеген тикшерү»

Слайд 23

7. «Тирбәнешләр һәм дулкыннар. Тавыш.» темасы буенча йомгаклау таблицасы Күренешләр Күренешләрне характерлаучы зурлыклар Формулалар һәм үлчәү берәмлекләре Тирбәнү хәрәкәте Амплитуда Период Ешлык Фаза А, Хм, (м) Т= t / N , (с) V=N / t , (Гц) Дулкын хәрәкәте Дулкын озынлыгы Тизлек λ = vT , (м) v= λ / T , ( м/с) Тавыш тирбәнешләре Катылык Югарылык Тембр фон

Слайд 24

8. Ѳй эше: § 24-39 кабатларга, 32 күнегү №2


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

Презентация к уроку "Турыпочмаклы өчпочмакның яклары белән почмаклары арасындагы бәйләнешләр"

Презентация к уроку "Турыпочмаклы өчпочмакның яклары белән почмаклары арасындагы бәйләнешләр"...

"Иламым - туган ягым" Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Пейзажның матур әдәбиятта, сәнгатьтәге урынын билгеләү;    әдәбиятның рәсем сәнгате, җыр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булуын   танып – белергә өйрәтү...

Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле (бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе)

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 6 нчы сыйныфында (татар төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәр...

,,Агыйдел дулкыннары “ әдәби берләшмәсе язучылары белән очрашу

Укучыларның туган як турындагы белемнәрен арттыру, тирәнәйтү...

"Тавышның таралуы. Тавыш дулкыннары. Тавышның тизлеге" темасына дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең максаты: ·         Тавышның эластик – каты, сыек һәм газсыман тирәлекләрдә таралуын аңлату;·...