Гади механизмнар. Рычаг. Рычагта көчләрнең тигезләнеше.
план-конспект урока по физике (7 класс)

Минниярова Лилия Борисовна

Ссылка на презентацию на тему: Гади механизмнар. Рычаг. Рычагта көчләрнең тигезләнеше.
https://disk.yandex.ru/i/gyKyIrPFbK_zvw

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gadi_mehanizmnar._rychag._rychagta_kochlrnen_tigezlneshe.docx76.59 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Гади механизмнар. Рычаг. Рычагта көчләрнең тигезләнеше.

(VII сыйныфта физика дәресе)

Дәрес эшкәртмәсен төзеде: Мөслим районы Габдулла Тукай исемендәге Мөслим  урта гомуми  белем бирү мәктәбенең I квалификация категорияле физика укытучысы Лилия Миңниярова

Максат:

белем бирү максаты:

- укучыларны гади механизмнар, аларның төрләре белән таныштыру;

- укучыларны рычагның тигезләнеш хәлендә булу шартын тәҗрибә ярдәмендә билгеләргә өйрәтү;

- рычаг, рычагның тигезләнеш шарты турындагы белемнәрнең практик куллану мөмкинлекләрен күрсәтү;

-физик зурлык белән бәйле мәсьәләләр чишәргә өйрәтү;

үстерешле максат:

-укучыларның анализлау, фикерләү, гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү;

-дәресләрдә алган белемнәрне практикада кулланырга өйрәтү;

-приборлар белән эшләү күнекмәләрен үстерү;

 тәрбия бирү максаты:

-коллективта эшләргә өйрәтү;

-төгәллек, мөстәкыйльлек, үз-үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү;

-предметка кызыксыну уяту.

Дәреснең тибы: яңа белемнәрне ачу.

Җиһазлар һәм материаллар: компьютер, проектор, экран, штатив, рычаг,блок, йөк җыелмалары;

Дәрес барышы:

  1. Психологик уңай халәт тудыру (1 мин.)

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Бер-беребезгә хәерле эш сәгате теләп, елмаю бүләк итик һәм дәресебезне башлап җибәрик.

  1. Белемнәрне актуальләштерү (5 мин.)

Бүгенге дәрестә без тирә-юнебезне чолгап алган техник җайланмаларның физик үзлекләрен өйрәнүне дәвам итәрбез. Башта алдагы дәресләрдә танышкан эш һәм егәрлек турындагы төшенчәләрне искә төшерик. Сезнең алда тест сораулары. Тест сорауларына җавап бирегез, аннары эшләрне бер-берегез белән алмашыгыз, җавапларын тикшерегез һәм иптәшегезнең җавабын бәяләгез.(Тест сораулары кушымтада бирелгән)

  1.  Яңа теманы “ачу”(23 мин.)

Укытучы. Бүгенге дәрестә без еш кына килеп чыга торган гади көнкүреш проблемаларын хәл итәргә тиеш. Сезнең каршыда калай капкач белән ябылган варенье банкасы. Безгә капкачны ачарга кирәк. Моны эшләү өчен без механик эш башкарырга тиеш. Нәрсә ул механик эш? Механик эш башкарылсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш соң?

Укучылар. Механик эш куелган көчкә һәм үтелгән юлга туры пропорциональ булган физик зурлык.  Җисем механик эш башкарсын өчен аңа көч куелырга һәм ул хәрәкәт итәргә тиеш.

Укытучы. Ә хәзер калай капкачны ачу өчен иң көчле укучыны бирегә чакырам.(Укучы капкачны ачарга омтыла. Ләкин ача алмый.)

Укытучы. Кул көче белән калай капкач ачылмады. Көчне арттыру өчен без нәрсә эшләргә тиеш?

Укучылар. Көчне арттыру өчен махсус җайланма кулланабыз.

Укытучы. Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә нинди механизмнар турында сөйләшербез?

Укучылар. Без бүген көчне үзгәртүче гади механизмнарны өйрәнәчәкбез. 

Укытучы. Укучылар, бүгенге дәреснең темасы “Гади механизмнар. Рычаг. Рычагта көчләрнең тигезләнеше”. Дәфтәрләрегезне ачып  дәреснең темасын язып куегыз.

Укытучы. Әйләнә-тирәбездә чын баһадирлар яши. Мәсәлән, гади кырмыска. Кырмыска зур көчкә ия һәм ул үзеннән 70 тапкыр авыррак йөкне күтәрә ала. Кешеләр мондый мөмкинлекләргә ия түгел. Әмма адәм баласы акыл белән эш итәргә сәләтле. Кеше яшәеше дәверендә көчне арттыручы төрле гади җайланмалар булдырылган.

Укытучы. Билгеләмә язабыз: “Көчне үзгәртүгә хезмәт итә торган җайланмаларны гади механизмнар дип атыйлар”.(Укучылар кагыйдәне дәфтәрләренә теркәп куялар)

Гади механизмнарга рычаг, аның аерым төрләре-блок, чыгыр; авыш яссылык һәм аның аның аерым төрләре-чөй, винт керә. Гади механизмнарны көчтән отыш алу өчен,  ягъни җисемнәргә тәэсир итүче көчне берничә тапкыр арттыру өчен кулланалар.(2 нче слайд)

Моннан берничә мең еллар элек Мисырда гаҗәп зур пирамидалар төзегәннәр. Пирамида төзү өчен 20 шәр тонна авырлыгындагы ташларны рычаглар ярдәмендә 100 әр метр биеклеккә күтәргәннәр. (3 нче слайд)

Укытучы. Нәрсә соң ул рычаг?

Укучылар. Рычаг-ул каты җисем.

Укытучы.  Әйе, рычаг-кузгалмас таяныч тирәсендә әйләнә ала торган каты җисем ул. Әйдәгез, укучылар, рычагның төзелеше белән якыннан танышыйк. (Укытучы штативка эленгән рычагның төзелеше белән таныштыра)

        Рычагның әйләнү күчәре О (таяну ноктасы). А һәм В көч куелу нокталары. F1 көче рычагны сәгать йөреше уңаена, ә F2 көче сәгать йөрешенә каршы әйләндерә. Таяну ноктасы һәм рычагка тәэсир итә торган көч юнәлгән туры арасындагы иң кыска ераклык көч иңсәсе дип атала. Көч иңсәсе L хәрефе белән тамгалана. L1- F1 көченең иңсәсе, L2-F2 көченең иңсәсе. (4 нче слайд)

Укытучы. Рычагның тигезләнеш шартын өйрәнү өчен төркемнәрдә практик эш алып барачакбыз.

1 нче төркем

Эксперимент барышы: Рычаг һәрвакыт тигезләнеш хәлендә калырлык итеп таяну ноктасыннан сул якта 10 см ераклыкта 2 йөк, ә уң якта 1 йөк элегез. Рычагны тигезләү өчен бу йөкне кая куярга кирәк? Нәтиҗә ясагыз.

2 нче төркем

Эксперимент барышы: Рычаг һәрвакыт тигезләнеш хәлендә калырлык итеп таяну ноктасыннан сул якта 5 см ераклыкта 4 йөк, ә уң якта 1 йөк элегез. Рычагны тигезләү өчен бу йөкне кая куярга кирәк? Нәтиҗә ясагыз.

Эксперимент тәмамланганнан соң төркем җитәкчеләре гомуми нәтиҗә ясый.

Укытучы. Димәк, рычагка тәэсир итүче көчләр шул көчләрнең иңсәләренә кире пропорциональ булсалар, рычаг тигезләнеш хәлендә тора. Бу кагыйдәне формула рәвешендә язарга була. (Дәфтәрләренә теркәп куялар)

Рычагның тигезләнеш шартын безнең эрага кадәр 282-217 нче елларда Архимед гамәлгә керткән. Борынгы заманнарда күп кенә гади механизмнар хәрби максатларда кулланылган. Бу-баллистлар, катапультлар һәм башка җайланмалар. Архимед хәрби максатлар өчен уйлап табылган җайланмалары белән танылган борынгы грек галиме.(5 нче слайд)

Сәламәтлек минуты(1мин.)

Укытучы. Укучылар, безнең гәүдәбез рычаглар җыелмасыннан тора. Хәзер гәүдәгезнең рычаг дип санаган өлешләрен музыка темпына хәрәкәткә китерәбез. (Күңелле, тиз музыка яңгырый. Укучылар хәрәкәтләр ясыйлар)

IV. Белемне яңа ситуациядә куллану(10 мин.)

Укытучы. Укучылар, без бүген әз көч ярдәмендә зур көчне тигезләп булганына инандык. Хәзер әлеге кагыйдәне кулланып мәсьәлә чишәрбез.(Бер укучы мәсьәләне тактада, калган укучылар дәфтәрләрендә  чишәләр.)

Мәсьәлә: Эшче рычаг ярдәмендә 240 кг авырлыгындагы плитаны күтәрә(149 рәсем). Рычагның кыскарак иңсәсе 0,6 м булса, 2,4 м озынлыгындагы иңсәгә ул нинди көч куя?

Бирелгән:

m=240кг

L1=2,4м

L2=0,6м

g =9,8

Табарга: F1-?

Чишү:

Исәпләү:

F1= F2 ,

 F2=Р= m g=240кгꞏ9,8 2400кг.

F1=2400кгꞏ=600Н

Җавап:600Н.

V. Рефлексия (2 мин)

Шулай итеп, йомгак ясыйбыз:

1. Бүгенге дәрестә без нинди төшенчәләр өйрәндек соң? 

2. Гади механизмнар ни өчен хезмәт итә?

3. Нинди гади механизмнар бар?

4. Нәрсә ул рычаг?

5. Рычагның тигезләнеш шарты ничек әйтелә?

6. Рычаг үзара тигезләнештә булмаган көчләр тәэсирендә тигезләнеш хәлендә була аламы?

VI Үзбәя. (1 мин)

-Бүгенге дәрестә бирелгән теманы кемнәр иптәшләренә аңлата ала, шулар бишле билгесе куя.Кемнәр кайбер җирләрдә икеләнә шулар дүртле куя.Ә калганнар өйрәнгән теманы укып, аңлап килә.

VII. Йомгаклау. (1 мин)

Бүгенге дәрестә үзләштергән белемнәрне тормышта кулланып буламы? Сезгә дәрес ошадымы? Ошаса, өстәлдән үзегезнең кәефкә туры килгән рәсемне сайлап алыгыз.

VI. Өйгә эш бирү(1 мин)

 57-58 нче параграфны укырга, сорауларга җавап бирергә.

Кушымта

  1. Механик эш башкару өчен нинди  шартлар үтәлергә тиеш?

А) Җисемгә көч тәэсир итәргә тиеш;

Б) Җисем көч юнәлешендә юл үтәргә тиеш;

В)Җисем тәэсир итүче көчкә каршы юнәлештә юл үтәргә тиеш;

Г) А-В җаваплары дөрес.

2. Механик эш берәмлеге булып тора

А)1Дж; Б)1Н; В)1Вт; Г)Па.

3. Нәрсә ул егәрлек?

А)Эшнең шул эшне башкаруга киткән вакытка чагыштырмасы;

Б) Эшнең шул эшне башкаруга киткән вакытка тапкырчыгышы;

В)Эшнең үтәлү тизлеге;

Г) Җисемгә тәэсир итүче көчнең  шул көч тәэсирендә башкарылган эшкә чагыштырмасы.

4. Төзелеш краны 400 кг авырлыктагы йөкне 15 метр биеклеккә күтәреп, нинди эш башкара?

А)27 Дж; Б)267 Дж; В)6000 Дж; 4) 60кДж.

5) Егәрлекне үлчәү берәмлеге булып тора

А)ватт; Б)паскаль; В)джоуль; Г)ньютон.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Простые механизмы. Рычаги. Равновесие сил на рычаге

Урок изучения нового материала с использованием ЭОР сайта  http://school-collection.edu.ru/...

Урок физики "Простые механизмы. Рычаг. Равновесие сил на рычаге"

Урок физики с использованием ЭОР в 7 классе по теме: "Простые механизмы. Рычаг. Равновесие сил на рычаге"...

"Простые механизмы. Рычаг. Условие равновесия рычага"

Открытый урок в 7 классе.Урок изучения нового материала....

Татар теленнән тестлар. Гади җөмлә синтаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре, сүз төркемнәре.

Татар теле дәресләрендә кулланыр өчен тестлар . Гади җөмлә синиаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре һәм сүз төркемнәре темаларын өйрәнгәннән укчыларның белемнәрен тикшерү өчен бик уңайлы....

Урок по теме "ПРОСТЫЕ МЕХАНИЗМЫ. РЫЧАГ. УСЛОВИЕ РАВНОВЕСИЯ РЫЧАГА." 7 класс

Конспект урока по теме "Простые механизмы. Рычаг." и презентация к нему....

Презентация урока в 7 классе по теме "Простые механизмы. Рычаг. Условие равновесия рычага."

Презентация к уроку изучения новой темы+физический диктант на повторение по теме "Механическай работа. Мощность"...

Конспект урока "Простые механизмы. Рычаг. Условия равновесия рычага"

Урок по физики в 7 классе. Урок изучения нового материала...