СӘЛАМӘТЛЕККӘ - КУЛГА — КУЛ ТОТЫНЫП
методическая разработка по физкультуре

Соңгы елларда әти-әниләре һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрдә тәрбиягә кагылышлы төрле мөһим проблемалар килеп чыгу очраклары күзәтелә. Ата-ана белән бала аралашуында эмоциональ контакт булмау, баланың сәламәтлегенә, эмоциональ һәм интеллектуаль яктан үсешенә тискәре йогынты ясый.
 

Предварительный просмотр:

                

МАДОУ «Детский сад присмотра и оздоровления

 для детей с урологическими заболеваниями № 64

 г. Нижнекамск РТ»

МЕТОДИЧЕСКОЕ ПОСОБИЕ ДЛЯ РОДИТЕЛЕЙ И ВОСПИТАТЕЛЕЙ ДОШКОЛЬНИКОВ ПО ОПТИМИЗАЦИИ ДЕТСКО-РОДИТЕЛЬСКИХ ОТНОШЕНИЙ В ОБЛАСТИ ФИЗИЧЕСКОГО ВОСПИТАНИЯ

СӘЛАМӘТЛЕККӘ - КУЛГА — КУЛ ТОТЫНЫП

Автор-разработчик

Инструктор по физической культуре

Сулейманова Рамзия Салиховна

        2025 год

                                                 

Сәламәтлеккә - кулга - кул тотынып

Соңгы елларда әти-әниләре һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрдә тәрбиягә кагылышлы төрле мөһим проблемалар килеп чыгу очраклары күзәтелә. Ата-ана белән бала аралашуында эмоциональ контакт булмау, баланың сәламәтлегенә, эмоциональ һәм интеллектуаль яктан үсешенә тискәре йогынты ясый.

Нәкъ менә гаиләдә, мәктәпкә кадәрге чорда, һәр шәхеснең сәламәтлегенең иң мөһим урын тоткан психикасына нигез салына.

Минемчә, моны аяк астында үсә торган тәләсә кайсы үсемлек мисалында аңлату отышлыдыр: нормаль үсү өчен аңа үз вакытында алган кояш нурлары җылысы, яңгыр тамчысы биргән шифа белән исеп куйган җиле дә алшарт булып тора: ул ныклы тамыр җибәрә, тирәнлеген ныгыта һәм яши - үсә.

Ә балалар мисалында бу болай чагыла: әнисенең күңел җылысын, күккә чөеп яратучы әтисенең көчле кулларын тоеп үскән балаларда кешеләргә, тормышка карата ышанычы, киләчәккә өмете ныгый, физик яктан сәламәтлеге дә арта.

Туган көненнән алып, дөньяга аваз салган сабыйга физик яктан чыныктыру, үстерү өчен ата-ана, әби-бабай элек- электән төрле хәрәкәтләр ясаткан: кул-аякларыннан тотып, гимнастика ясату, “үчтеки” итү, тез өстендә биетү, ике куллап баланың күкрәкләреннән аякларына кадәр сыпыру - “үс- үс” иттерү, аркаларына атландырып “атлы” уйнау, муеныннан кочтырып, таганда атандыру - “ку-ку-чып-чык” уйнау, һәм башка шундый мисаллар.

Хәзерге чорда тормыш - көнкүрештә бала тәрбияләү шартларының үзгәрүе нәтиҗәсендә элек-электән килгән халык педагогикасының төрле ысуларын (юаткычлар, бишек җырлары, мавыртыргычлар, һ.б.) онытып барабыз .

2001 нче елда Ленинград өлкәсе, мәгарифне үстерү институтының мәктәпчә һәм башлангыч мәктәпнең теория һәм практика кафедрасында махсус фәнни тикшерүнүләр үткәрелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм әти- әниләр арасындагы эмоциональ мөгальләмәнең үзенчәлекләрен билгеләү өчен 230 гаилә алына һәм төрле яктан күзәтү, анкеталар тутыру, балалар рәсемнәрен аңлау өстендә эшләү түбәндәге нәтиҗәләргә китерә. Бары тик 30% гына “Яратучылар”. Мондый гаиләдә әти-әниләр балага якын килеп, аны кочып һәм башка төрле тән яратуларының кирәклеген аңлыйлар, балаларының аларга тартылуын тоя беләләр, эмоциональ җавап бирәләр, күмәк башкарырдай һәр эшне бергәләп башкаралар (уен уйнау, туклану, хуҗалык эшләрен башкару). Билгеле, балаларның сизгер күңелләре дә әти- әниләренең яратуын тоя. Бу гаиләләрдә аларны берләштерүче һәм бер-берсен ярату атмосферасы тудыручы үз алымнары булуын да билгели. 20% - “Читкә качучылар” (“Игнорирующие”). Бу гаиләләрдә балалар әти-әни мәхәббәтеннән, күңел җылысыннан мәхрум. Бигрәк тә, әти белән бала арасында буыннар мөнәсәбәте җылылыгы җитешми. Шунысы кызганыч, өлкәннәр шул якынлыкның кирәклеген аңларга да теләмиләр. Алар кечкенә балаларга орынуны (прикосновения), назлап сөюне кирәкми дип саныйлар (это глупости, “сюсюканье”, “телячьи нежности”). 50%        - “Формаль яратучылар” . Бу гаиләләрдә (бигрәк тә әтиләр) бала белән эмоциональ - тактиль контактның кирәклеген аңлап бетермиләр, җитәрлек күләмдә тоемламыйлар. Аларча ул юындырганда, киендергәндә яки чәчен тараганда гына чагылыш табарга тиеш кебек. Уйныйлар икән - күбрәк баланың теләген канәгатьләндерү йөзеннән генә эшләнә. Бу очракта әти-әниләрнең гаиләне берләштерүче халык педагогикасы алымнарын куллана белмәүләрен, яки бала вакытында үзләренең дә шулай тәрбияләнүләрен искәртеп китәсе килә. Баланы яратуны - ризык табу, теләгән киемен юнәтү, сораган уенчыгын алу белән чиклиләр. Балаларының кочуын, үбүен һәм башка назлауларын кире кагалар, кабул итмиләр. Андый гаиләләрдә балалар әти- әни назына, мәхәббәтенә мохтаҗ булып үсә.

Китерелгән тикшерү нәтиҗәләре безне уйландырырга тиеш. Мисал өчен көндәлек тормышта үзебезне читтән күзәтеп карый әле...

Кемнеңдер, балалар бакчасына баласын алырга килгәч, әти-әнисен көне буе сагынып көткән сабыена: “Тиз киен, мин ашыгам”, - дип, кырыс кына әйтеп куюын ишетәсең. Ә кемдер үзенә таба өйгереп килгән баласын кочак җәеп каршылый, күкрәгенә кыса, кулларына күтәреп ала, түшәмгә кадәр чөеп сөя. Баланың бу мизгелдәге бәхет нурлары белән балкыган йөзен күрү, шатлык хисләре белән сугарылган көлү тавышын ишетү үзе бер зур тәрбияви көч, чын әти-әни генә тоя алган хистер. Мондый гаиләдә үскән баланың мускулатурасы ныгый, хәрәкәтләнү координациясе яхшыра, гомумән, сәламәтлеге какшамас була.

Аз гына игътибар, ә никадәр файда! Шуларны аңлап яшәгән, балаларын тәрбия кылган әти-әниләргә рәхмәт әйтәсе килә.

Балаларын аңларга теләмәүчеләрнең киләчәге аяныч булуы да көндәлек тормышта сер түгел. Алар хакында: “Ни чәчсәң - шуны урырсың”, ди халык мәкале. Бала белән аралашу булырга тиешлекне исәптә тотып, ата- аналарга түбәндәге уен-күнегүләрне тәкъдим итәсем килә. Табигатьтә, кунакта яки өйдә булганда балаларыгыз белән рәхәтләнеп уйнагыз! Янәшәгездә алар барлыгын онытмагыз! Яратыгыз! Бәхетле булыгыз!

1-3 яшьлекләр өчен

“Самолет”

1        нче вариант: Олы кеше баланы кочаклап алып (үзенә алды яки арты белән) бер урында баскан килеш әйләндерә.

2        нче вариант: Олы кеше баланың биленнән тотып (үзенә алды яки арты белән)әйләндерә.

3        нче вариант: Олы кеше кулларын алга сузып катырып куя, баласын эче белән кулларына яткырып әйләндерә. Бала бөтен гәүдәсен катырып, кулларын ике якка сузып “самолет булып оча”.

“Таган” (Качели)

  1. нче вариант: Олы кеше тезен тезгә куеп урындыкта утыра (аягын аягына атландырып). Өстә калган аяк йөзендә баласын бастыра һәм, кулларыннан тотып, аны өскә-аска тирбәтә.

2 вариант: Олы кеше шул ук халәттә, ә баласы аяк йөзенә утыртыла һәм, кулларыннан тотып, өскә-аска тирбәтелә.

3        вариант: Олы кеше ике аягын да алга сузып урындыкка утыра. Аякларына баласын бастыра, яки аркасы белән яткыра, кулларыннан тотып аска-өскә тирбәтә.

“Гармунда уйнау”

Олы кеше, баланы тезләренә утыртып, баланың ян-якларына бармаклары белән гармун телләренә баскан хәрәкәтләр ясый, такмак әйтеп уйната: “Әлли- бәлли-генәме, гармунчыгыз өйдәме? Өйдә булса, килсен әле. Биетеп китсен эле.’Ъала кытыклаудан арыну өчен төрлечә боргаланып, егылмаска тырышып утыра, кычкырып көлә.

“Тауга менү”

Олы кеше, үзенә каратып бастырган баланы кулларыннан тартып өскә күтәрә, бала аяклары белән олы кешенең гәүдәсен атлап өскә менә.

“Бүрәнә”

Йомшак җиргә ятып, олы кеше баласы белән кочаклашып төрле якка тәгәриләр. Бала аста калганда, олы кеше кулларына таянып торарга тиеш.

“Зур таган”

1 нче вариант: Өлкәннәр кулларын чалыштырып тоталар. Барлыкка килгән “урындыкка” баланы утыртып, алга-артка селкетәләр.

2 нче вариант: Баланы шулай ук утыртып куялар. Бала өлкәннәрнең иңбашларына тотынырга мөмкин. Өлкәннәр икесе бергә кисәк чүгәлиләр һәм торып басалар. Шундый хәрәкәтләр ясап, баланы өскә-аска селкетәләр.

“Маймыл”

Олы кеше белән бала кулга-кул тотынышып, бер-берсенә карап басалар. Бала чүгәли, олы кеше, аның кулларыннан өскә күтәрә башлагач, сикереп олы кешенең биленнән аяклары белән кочаклый. Шулай ук, олы кеше баланы кулларыннан җибәрмичә, җиргә сикертеп төшерә.

“Карусель”

Олы кеше кулының терсәкләргә кадәр өлешен бөгә һәм катырып куя. Һәр якка берәр бала килеп асылына. Шул халәттә олы кеше аларны әйләндерә.

“Бергә атлау”

Олы кеше баласын үзенең аяк йөзләренә арты белән бастыра. Кулларыннан тотып, бергәләшеп бер юнәлештә атлыйлар .

“Великан”

Бала олы кешенең бер аягы йөзенә утыра. Аяк-куллары белән олы кешенең шул аягын кочаклап, егылмаска тырышып утыра, ә олы кеше аягын сөйрәп яки күтәреп атлап йөри.

3-7 яшьлекләр өчен.

“Пистолет”

Олы кеше һәм бала бер-берсенә карап, кулга-кул тотынышып басып торалар. Бергәләп, икесе дә бер аякны алга сузып чүгәлиләр. Кабат торып басалар.

“Кечкенә йорт”

Олы кеше һәм бала идәндә бер-берсенә карап, аякларын тездән бөкләп, табаннарын бер-берсенекенә терәтеп утырылар, куллары белән артка идәнгә таяналар. Бер үк вакытта аякларын турайтып өскә күтәрәләр, “өй түбәсе” ясыйлар. Күнегү хәрәкәләрне кирегә кабатлау белән тәмамлана.

“Таган”

Олы кеше һәм бала бер-берсенә арка терәшеп басалар. Бала кулларын өскә күтәрә, ә олы кеше чүгәләп аның кулларын тотып ала һәм күтәреп, аркасына сала. Шул халәттә алга иелеп-тураеп баланы аркасында селкетә.http://cs622419.vk.me/v622419182/4a1f8/m_EJc7wg158.jpghttp://cs622419.vk.me/v622419182/4a1ff/2XDjeZWDS_Q.jpg

“Карлыгач”

1 нче вариант: Олы кеше һәм бала кулга-кул тотынышып, бер-берсенә карап басып торалар. Бер үк вакытта, алга иелеп, бер үк аякларын артка сузалар. Бу өлештә бер аякта басып торалар. Бераздан аякларын төшерәләр. Күнегү икенче аяк белән кабатлана.

2 нче вариант: Олы кеше идәнгә аркасына ята, аякларын өскә күтәрә, тезләреннән бөкләнгән аякларына баласын эче белән яткыра. Башта баланы кулларыннан тотып тора. Бала бөтен гәүдәсен катырып, туры сузылып ята. Кулларын җибәреп ике якка суза.

3 нче вариант: Олы кеше шул ук халәттә аркасына ятып, аяк табаннарын баласының эченә терәп куя, бала белән кулга-кул тотынышалар. Бала бөтен гәүдәсен катырып, олы кешенең аякларына ята. Шул вакытта олы кеше аякларын турайтып өскә күтәрә. Бала киерелеп ике кулын ике якка сузып, олы кешенең аякларында ятып тора.

“Маймыл”

Бала, алгы яктан, олы кешенең биленә аяклары белән атланып кочаклап утыра. Олы кеше баланы биленнән тотып тора. Бала кулларын җибәреп, артка таба киерелеп төшә. Бала идәннән уенчыклар алып бирергә, куллары белән атлап йөрергә мөмкин, һ.б.

“Арба”

1 нче вариант: Бала куллары белән идәнгә таянып тора. Олы кеше баланы аякларыннан тотып йөртә.

2 вариант: Икесе дә дүртаякланып бер-бер артлы басалар. Олы кеше баланың аякларын үзенең иң өсләренә куеп, үзе бала артыннан үрмәләп бара.

“Салават күпере”

Олы кеше идәнгә аркасы белән ятып, аякларын  тезләреннән бөкләп өскә күтәрә. Бала олы кешенең табаннарына арты белән биленә ята. Кулларыннан тотып, баланы, егылмасын өчен саклыйлар. Олы кеше аякларын әкрен генә турайтып өскә күтәрә. Бала артка таба киерелә.

Шундый ысуллар белән балаларны “мостик” төшергә, кулларда, башта басып торарга да өйрәтергә мөмкин.  

Литература

  1. Нормативная база ФЗ от 29 января 2012 года “Об образовании в Российской Федерации”
  2. Закон Республики Татарстан от 12 января 2013 года № 13 РТ “О государственных языках”
  3. СанПин 2.4.1.2660-10
  4. “Федеральные государственные образовательные стандарты” 2013 год
  5. “От рождения до школы” – Оснавная общеобразовательная программа дошкольного образования /Под ред. Н.Е. Вераксы, Т.С. Комаровой, М.А. Васильевой. – М.: Мозаика –синтез, 2010 год
  6. Татар халык уеннары. Нәкый Исәнбәт, татарстан китап нәшрияте, Казан, 1967
  7. “Навстречу  друг друг” психолого- педагогическая технология эмоционального сближения взрослого и ребенка. –Санкт-Петербург, 2002 год.


По теме

"Яңа елны каршылаганда" экология һәм сәламәтлеккә багышланган театр үткәрү өчен сценарий

Әлеге сценарийны 5-9 сыйныфлар өчен яңа ел кичәсен үткәрүдә ярдәмлек итеп кулланып була....

Кесә телефоннарының сәламәтлеккә зыяны.

Кесә телефоннарының сәламәтлеккә зыяны...

“ Минем сәламәтлеккә карашым”

“ Минем сәламәтлеккә карашым” темасына сыйныф сәгатеМаксат: көндәлек режимны үтәү сәламәт тормыш рәвешенең төп шарты икәненә төшендерү, дөрес туклану, озак яшәүнең серенә төшендерү,  укучыл...