“ Минем сәламәтлеккә карашым”
классный час на тему

“ Минем сәламәтлеккә карашым” темасына сыйныф сәгате

Максат: көндәлек режимны үтәү сәламәт тормыш рәвешенең төп шарты икәненә төшендерү, дөрес туклану, озак яшәүнең серенә төшендерү,  укучыларда сәламәт яшәү рәвешенә аңлы караш тәрбияләү.

Кулланылган материал:

  1. Хрипкова А.Г., Колесов Д.В. Гигиена һәм сәламәтлек. - К.: “Тат. кит. нәшр., 1985;
  2. Шәрипова С. Кеше - сәламәтлек – ислам. –К.: Тат. кит. нәшр., 1995.
  3.  Укучылар язган сочинениеләр.

Сыйныф сәгате барышы

 - Укучылар, сыйныф сәгатебезне башлыйбыз. Башта без көндәлек режим турында сүз алып барырбыз. Көндәлек режим нәрсә ул? Сез аны ничек үтисез? (Җаваплар тыңлана.)

  • Хәзер безгә Адилә кечкенә бер мәзәк сөйләп китәр. Малай көндәлек рәжимны дөрес үтәгәнме? Фикер алышырбыз. (Адилә мәзәк сөйли.)
  • Җаваплар тыңлана.

 А) Малай гел ял гына итеп йөргән. Хезмәт белән ял аралашып барырга тиеш. Болай эшләгәндә, кеше эшкә сәләтлерәк була. Көндәлек режим төгәл, чиста булырга өйрәтә. ә) Көндәлек режим үтәлмәгәндә, кеше бер эшкә дә өлгерми. Кеше бер эшне башлый. Икенчесен ташлый. Аның кәефе бозыла, ул тиз арый.

     -    Укучылар, күренекле шәхесләрнең көндәлек режимны ничек үтәүләре турында тыңлагыз әле. Укучылар чыгышы тыңлана.  

    - Хәзер озак яшәүчеләр тормышы турында кызыклы мисаллар укыйк.

Бик озын гомерлеләргә 160 ка кадәр яшәгән норвегияле Йосиф Суррингтонны, 180 ел торган пакистанлы, ыруг юлбашчысы Афзал Мөхәммәтне, 185 яшьлек венгр крестьяны Петр Кцартенны кертергә була. Осетин хатыны Тайбад Аниеваның 181 яшендә булуы ачыкланган. Тикшерергә барган табиб аны бакчада эшләп йөргән җиреннән табып алган. Карчыкның әйтүенә караганда, ул көнгә нибары бер тапкыр, әмма бик ныгытып ашый, эссе әйберләрдән саклана, айга ике тапкыр берничә көн бөтенләй ашамый тора. Суны булдыра алганча күп эчә икән.

Англия крестьяны Томас Карие 207 ел яшәгән, 12 корольне соңгы юлгә озаткан. Кытайлы Ли Чунюн 252 ел яшәгән.

  • Сез сәламәтлек турында нинди мәкальләр беләсез?
  • Саулык – зур байлык.                                -  Саф һава – тәнгә дәва.
  • Сәламәт тәндә - сәламәт  акыл.                  - Сәламәтлек – күркәмлек.
  • Сакланган саулыкка туйган.                       - Сәламәтлектән дә матур кием юк.

Сәламәт булу өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк? (Җаваплар тыңлана.)

  • Спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Иртәнге зарядка ясау бик файдалы. Саф һавада булу, йөгерү һәркемнең тормыш кагыйдәсенә әйләнсен. (Берничә укучы  язган сочинениеләрен укый.)

Сәламәт булыйк!

         Сәламәт кеше  режим белән яшәргә, дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Минем әнием шәфкать туташы булып эшли. Ул безнең турында һәрвакыт  кайгырта. Барыбызның да сәламәт яшәвен тели.

         Бөтен кеше сәламәт яшәргә тиеш. Көндәлек режим белән яшәргә кирәк. Минем әни иртәдән алып кичкә кадәрге вакытыбызны күзәтеп тора. Вакытында дөрес туклануыбыз турында кайгырта. Кирәк кадәр генә телевизор каравыбызны, кирәгенчә саф һавада йөрүебезне тикшерә.

        “Сәламәт булу өчен, спорт белән дә шөгыльләнегез!”- ди ул. Моның өчен безнең Буа шәһәрендә бөтен мөмкинлекләр бар. “Арктика” боз сараена, “Дельфин” йөзү бассейнына йөрибез. Кышын чаңгыда шуабыз. Быел мин сыйныфташ кызлар белән волейбол секциясенә язылдым. Миңа анда бик ошый. Сәламәт булу өчен, болар барысы да бик файдалы. (Шәрәфетдинова Илзирә)

   - Дөрес туклану да сәламәтлек өчен бик мөһим. Күп вакыт без уйлап тормыйбыз: ачыксак ашыйбыз да туябыз; тәмлерәк ашасак, тагын да рәхәт булып китә. Организмның дөрес эшләве өчен , ашаган азыкның күләме һәм сыйфаты бик мөһим. Ашаганда яхшылап чәйнәргә кирәк. Аксымга бай азыклар күбрәк ашарга кирәк: сыер һәм балык ите, йомырка, сөт азыклары, гөмбә, карабодай, солы, чикләвек, фасоль аксымга бай. Май азыклары да кирәк.  Алар организмга энергияне аксымга караганда 2 тапкыр күбрәк бирә.Үсемлек майлары файдалы. Углевод та кирәк. Углевод бөртекле культурада, җиләк-җимештә, шикәрдә, бигрәк тә балда күп. Бал бигрәк тә файдалы.

     Билгеле бер режим белән туклану файдалы. Иртәңге, көндезге аш туклыклырак булырга, кичкесе аз күләмдә, җиңелчә, йокларга кала 3 -4 сәгать алдан ашалырга тиеш.

Пироженое, торт кебек азыкларның калориясе зур. Шуңа кеше симерергә мөмкин. Өстәл яныннан азрак туймыйча китү яхшы. “Үзе туйган – күзе туймаган”, - ди халык. Күз туйганчы утырырга ярамый.

Сыеклык эчүдән туктамаска, курыкмаска кирәк. Эч катарга мөмкин. Аз ашау да зыянлы. Хәрәкәтләнү , туктаусыз хәрәкәттә булу организм өчен файдалы.

    Димәк, дөрес туклану да режимлы рәвештә алып барылырга тиеш.

  • Хәзер  викторина сорауларына җаваплар биреп алыйк әле.
  • Сәламәт булу өчен нишләргә?
  • Кыш көне грипп белән авырмас өчен , нинди чаралар күрергә кирәк?
  • “Пычрак кул” авыруларын санагыз.(ашказаны, эчәк авырулары, дизентерия, гепатит сары авыруы., туберкулез.)
  • Ни өчен аристократлар елның теләсә кайсы вакытында перчатка киеп йөргәннәр?   ( йогышлы авырулар йоктырмас өчен.)
  • Елга суын эчсәң, нинди авыру куркынычы яный? (холера, дизентерея, гепатит, гельмит һ.б.)
  • Физик күнегүләр ясагач та, ни өчен салкын су эчәргә ярамый? (ангина, тын юллары авыруы организмны тиз генә суыту аркасында килеп чыгарга мөмкин.)
  • Туберкулез, дифтерия авыруларын йоктырмау өчен, нинди чаралар күрергә кирәк?
  • (кулларны юарга, чит кеше савыт-сабасыннан ашамаска.)
  • Педикулез авыруы йоктырмас өчен ничек сакланырга? ( Чәчне еш юарга, башка кеше тарагы белән тарамаска, башка кеше урын-җиренә ятмаска.)
  • Кул-аякларның кызаруы, кычытуы нинди авыру билгесе?

 (Корчаңгы авыруы билгесе. Бу очракта дерматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.)

  • Кояш сугудан ничек сакланырга? (баш киеменнән йөрергә, эссе көндә кояш астында тормаска.)

Сыйныф сәгате ахырында калган укучыларның да сочинениеләре укыла.

Әбием кебек буласы иде.

             Сәламәт кеше – яхшы күңелле кеше ул. Һәрвакыт ачулы, көнче кешенең сәламәтлегенә зыян килә. Кешегә булышсаң, үзеңә дә рәхәт була. Мин яхшы күңелле кешеләрне беләм.  Минем әбием – нәкъ шундый кеше. Ачык күңелле, зарланырга яратмый. Күршедәге бер әбигә булыша. Аңа сулар ташый, ашын кертә, тавыкларын карый.

            Әбиемә 69 яшь тулса да, ул бик яшь, матур күренә. Ә иң мөһиме – ул исән–сау. Мин аның белән горурланам. Әбием һәрвакыт хәрәкәтләнә. Аның утырып торганын күрмәссең. Минем дә әбием кебек буласым килә. Аңа охшарга тырышам. Үскәч, өлкән кешеләргә ярдәм итеп яшәрмен. Сәламәт булу өчен кешенең күңеле дә чиста, яхшы булырга тиеш. (Солтанова Адилә.)

Укучылар, бүгенге сыйныф сәгатенә йомгак ясар вакыт та җитте. Сезгә ул файдалы булдымы,  ниләр истә калдырдыгыз? (Җаваплар тыңлана).                                                

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon klassnyy_chas.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Юнысова Мәсгудә Мәсхут кызы

Буа шәһәре М. Вахитов исемендәге гимназия

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ФДГББС гамәлгә кертү шартларында “Һөнәрләр” темасын кабатлау дәресенә яңача караш План-конспект

3нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән "һөнәрләр" темасына бәйле сүзләрне сөйләмдә активлаштыру,   кулланырга күнектерү; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан узд...

ФДГББС гамәлгә кертү шартларында “Һөнәрләр” темасын кабатлау дәресенә яңача караш Презентация

3нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән һөнәр темасына бәйле сүзләрне сөйләмдә активлаштыру, кулланырга күнектерү; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан уздырылган...

"Яңа елны каршылаганда" экология һәм сәламәтлеккә багышланган театр үткәрү өчен сценарий

Әлеге сценарийны 5-9 сыйныфлар өчен яңа ел кичәсен үткәрүдә ярдәмлек итеп кулланып була....

Кесә телефоннарының сәламәтлеккә зыяны.

Кесә телефоннарының сәламәтлеккә зыяны...

Рус телле балалар арасында татар телен өйрәнүгә позитив караш формалаштыру ысуллары

Бу язмам белән мин мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе утырышында чыгыш ясадым....

СӘЛАМӘТЛЕККӘ - КУЛГА — КУЛ ТОТЫНЫП

Соңгы елларда әти-әниләре һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрдә тәрбиягә кагылышлы төрле мөһим проблемалар килеп чыгу очраклары күзәтелә. Ата-ана белән бала аралашуында эмоциональ контакт булмау, бала...

Р. Фәхреддин мирасына бүгенге караш

Р.Фәхреддин мирасына бүгенге караш...