"Яңа елны каршылаганда" экология һәм сәламәтлеккә багышланган театр үткәрү өчен сценарий
методическая разработка на тему

Назмутдинова Ляля Асхатовна

Әлеге сценарийны 5-9 сыйныфлар өчен яңа ел кичәсен үткәрүдә ярдәмлек итеп кулланып була. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_elny_karshylaganda.docx20.38 КБ

Предварительный просмотр:

Минзәлә районы Яңа Мәлкән                                                                                                                          төп гомуми белем бирү мәктәбенең                                                                                                                           татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                                                                         Нәҗметдинова Ләлә Әсхәт кызы

Яңа елны каршылаганда

 (Экология һәм сәламәтлеккә багышланган театр үткәрү өчен сценарий)

Катнашалар: Кыш бабай, Кар кызы, Егетләр, Кызлар, урман җәнлекләре.

Кышкы урман. Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел бәйрәме алдыннан агачларның, җир өстенең мамык кар белән ничек каплануын, җәнлекләрнең ничек кышлауларын карап йөриләр.

Кар кызы: Кышкы иртә, алсу нурлар сибелә,                                                                                                    Һич китәсем килми урманнан,                                                                                                                              Саф һавалар сулап, чаңгы белән                                                                                                                       Очып үтәм борма юллардан...

И-и-и, бабакай, ничек матур безнең урман! Һавасы ничек чиста, тын алулары бөтенләй җиңел, рәхәт!

Кыш бабай: Әйе шул, кызым. Җир өстен, агачларны йомшак кар белән капладык. Шәт язга кадәр исән-сау чыгарлар. Явыз ниятле кешеләр генә әлеге матурлыкны бозмасыннар иде.

Кар кызы: Бер дә борчылма, бабакай. Кешеләр дә матурлык, чисталык тәртип ярата бит. Нишләп тисеннәр соң?

Кыш бабай: Бөтен кешеләр дә бертөрле түгел шул, араларында бик тәртипсезләре, явызлары да бар шул, кызым.  Әнә  кара әле бу агачка, ничек итеп ботакларын сындырып, кискәләп бетергәннәр,  менә бу каен кызының  суын агызганнар, ә менә бу чыршыны төбеннән үк кисеп алып киткәннәр, ә бит аларны үстерү өчен ничә ел вакыт кирәк.  

Тукта әле кызым, борыныма ниндидер ят төтен исе бәрелеп китте.

(Як-ягына караналар, иснәп алалар.)

Кар кызы: Чыннан да ниндидер төтен исе килә икән бит.

Кыш бабай: Әйдәле кызым, шул якка барып карыйк. Кемнәр икән ул. Нишләп йөриләр икән алар?

Бер аланлыкка килеп чыгалар. Ә анда берничә егет һәм кыз учак ягып җибәргәннәр, учак янында бөрешеп,  шаярып-көлеп тәмәке тартып утыралар.

1 нче егет: О-охо безнең янга кунакка Кар кызы белән Кыш бабай үзе дә килеп җитте.

2 нче егет: Күчтәнәчләр алып килгәннәрдер инде (көлешәләр)

Кыш бабай: Исәнмесез, төскә матур, эшкә батыр егетләр һәм кызлар! Нинди җилләр китерде инде сезне әлеге урманга?

1 нче егет: Без быел Яңа елны урманда каршыларга җыендык. Ел да-ел да гел бер төрлелек туйдырды безне. Шәһәрдә утырганда өлкәннәр: "Аны алмагыз, моңа тимәгез, алай эшләмәгез!" дип гел өйрәтеп, күзәтеп торалар.

2 нче егет: Ә монда без иректә! Нишләсәк тә ярый. Телибез икән, тәмәке пыскытабыз (тәмәке пачкасын йомарлап атып бәрә), телибез икән кәефне күтәрердәй...

(Әйтеп тә бетерергә ирек бирмичә)

Кыш бабай: Булды, булды аңлашылды. Шушындый матур урманга ямьсез ниятләр белән килүегез бик начар. Бәйрәм алдыннан сезнең ише начар фикерле, ямьсез гамәлләр белән шөгыльләнүче балаларны күрү минем кәефемне төшерә. Күрегез әле, урманны ничек чүпләп, пычратып бетергәнсез. Монда бит бернәрсә дә калмаган, әнә пластмасса сок шешәләре, консерва банкалары, пакетлар ята. Бу чүпләр  яз көне кар астыннан чыккач, күпме бөҗәкне әрәм итәчәк бит. Сез табигатькә күпме зыян саласыз, ә бит үсемлекләр, урманнар, агачлар без сулый торган һаваны кислород белән баеталар.  Нишләтергә инде сезне, ә, оланнар?!

Кар кызы: Бабакай, минем тәкъдимем бар. Әйдә, монда килгән егетләр һәм кызлар безнең урман җәнлекләре ничек итеп Яңа елны каршылауларын карасыннар да, үзләренең кылган начар гадәтләрен күрсеннәр, нәтиҗә ясасыннар.

Кыш бабай: Бик яхшы фикер әйттең әле син, кызым. Кунаклар үзләре риза булсалар. (Кунаклар фикерләшәләр).

1 нче егет:: Ярый соң, карап карыйк. Бездән нинди аерымлыклары бар икән соң?

3 нче егет: Аларда да шул ук шампан, вино, тәмле әйберләр, кәефләндергечләрдер инде ул. (Көлешәләр).

Кыш бабай: Ярый алайса, әлеге аланда бер төркем җәнлекләр Яңа ел каршыларга җыенып йөриләр иде. Шунда барып карыйк. Тик шауламагыз. Алар сизмәсеннәр, алайса куркып калырлар. Бәйрәмнәренең яме китәр. (Шунда китәләр)

Матур алан. Анда үсеп утырган бер чыршыны кипкән гөмбә, чикләвекләр, кипкән чәчәкләр, үләннәр белән бизәгәннәр, куян, керпе, саескан, тиен, тукран чыршы тирәсендә кайнашалар. Килгән кунаклар шыпырт кына күзәтәләр.

Куян: (Әлеге бәйрәмнең хуҗасы. Табында яшелчәләр, кипкән җиләк-җимешләр): Әйдәгез, дусларым, табында булган сый-хөрмәттән авыз итегез, һәммәгезнең яраткан ризыгы бар. Туганнарым куяннар өчен С витаминына бай кишер, В витаминын үзендә саклаучы кәбестә...

Актәпи: Рәхмәт инде, туганым, тешләребез нык булсын өчен тырышасың инде син.

Керпе: Ә безнең өчен тимергә бай тәмле-тәмле алмалар... Яшеле дисеңме, кызылы дисеңме һәммәсе бар. Сез дә ашагыз, дусларым, сау-таза булырсыз. (Ашыйлар).

Әйдәгез, дусларым, чыршы тирәли уйнап алыйк. (Чыршы тирәли җырлап әйләнәләр).

Тиен: Беләсезме, дусларым, мин сезгә "Кем җитезрәк" уенын уйнарга тәкъдим итәм. Һәммәбез дә хәрәкәттә бәрәкәт икәнен белә. Юкка гына: Сәламәт буласың килсә, Торма кырыйда карап. Йөгер, сикер, йөз суларда Физкультураны ярат! – димибез бит. Шушындый борма-борма юлдан йөгереп барып, куелган чикләвекләрне алырга кирәк. Чикләвекне кем беренче ала, шул җиңүче була.

Җәнлекләр бергә: Бик матур уен, әйдә уйныйбыз!

(Уйныйлар, җиңүче булып куян кызы Актәпи кала.)

Керпе: Ай-яй Актәпи, бик өлгер икән син.

Актәпи: Әйе шул, шушындый шәп йөгерешче булуыма мин әтием белән әниемә рәхмәтлемен. Чөнки алар мине кече яшьтән зарядка ясарга, йөгерергә, витаминга бай яшелчәләр генә ашарга кирәклекне өйрәттеләр. Аларның сүзен тыңлаганга күрә, мин сау-сәламәт, шәп йөгерәм!

Тукран малае Тук-Тук "Артык күркә" – уены тәкъдим итә. Уен түбәндәгечә уйнала – чыршы тирәли кулларына күркәләр тоткан җәнлекләр басалар. Музыка уйный башлый. Җәнлекләр бииләр һәм күркәләрен чыршы төбенә аталар. Музыка туктагач, җәнлекләр чыршы төбеннән күркәләрне алырга тиеш булалар. Кемгә күркә эләкми, ул уеннан чыга бара. Бер генә уенчы калганчы уен дәвам итә.

Кыш бабай: (акрын гына) Күрдегезме инде, урманда яшәүче дусларыгыз нинди сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Алар гел хәрәкәттә, ашаган ризыклары витаминнарга бай.

Кар кызы: Сезнең кебек "текә" егетләр һәм кызлардан аермалы буларак алар тәмәке, аракы, наркотик белән дус та түгел.

Кыш бабай: Бәлки сезгә дә алардан үрнәк алырга кирәктер? Күрәсезме, ничек табигатьне саклыйлар? Бәйрәм өчен дип чыршыны да кисмәгәннәр бит. Үсеп утырган җиреннән генә бизәгәннәр.

1 нче егет: Чыннан да, үзләре кечкенә генә, ә бездән акыллырак булып чыгалар түгелме соң?

1 нче кыз: Әйе, шунысы кызык, әнә бит урман җәнлекләре дә үз сәламәтлекләре турында үзләре кайгырталар икән. Ашаган ризыклары да гел витаминнан гына тора.

Кыш бабай. Йә, әйдәгез, китик алар яныннан. Бәйрәмнәрен дәвам итсеннәр, нәни дусларыбыз. Ә сез нишләргә уйлыйсыз инде, оланнар?

1 нче егет: Минем дә алар белән уйныйсым, йөгерәсем килеп китте, чак кына тыелып калдым. Әллә соң без дә бераз күңел ачып, шушы матур чыршылар янында  уйнап алабызмы, һәрхәлдә учак янында бөрешеп утыру булмас.

1 нче  кыз:  Куе урман, буран аша
                            Безгә килә зур бәйрәм.
                            Уйныйк, җырлыйк һәм дә биик,
                            Уздырмыйк вакыт әрәм.
Кыш бабай: Карагыз әле, сез үзегез бик матур шигырьләр дә беләсез икән бит.
(Чыршы тирәли җырлап әйләнәләр. Аларга Кыш бабай белән, Кар кызы да кушыла)

2 нче кыз: Менә бит хәрәкәтләнгәч, хәтта җылытып  та җибәрде.

Кар кызы: Әйе, “Хәрәкәттә-бәрәкәт”-, дип юкка гына әйтмиләр шул.
       Кыш бабай: Оланнар, безгә китәргә вакыт, Яңа елга да күп калмады, әле бөтен җирне карап, йөреп чыгасы да бар.

Бер егет: Безгә дә вакыт инде, Кыш бабай, кайтырга кирәк. Яңа елны өйдә әти-әниләребез янында каршылыйк без дә.

2 нче егет: Шулай шул, ләкин без монда озакламый тагын килербез әле. Ул вакытта машина белән түгел, ә чаңгылар белән. Сез ризамы дусларым?

(Барысы бер тавыштан “Әйе” диләр)

1 нче кыз: Шулай да урманга килү юкка булмады. Менә үзебезгә зур нәтиҗә ясап кайтабыз.

Кыш бабай: Яле, кызым, нинди нәтиҗә инде ул?

2 нче кыз: Сәламәт булыйм дисәң, начар гадәтләрдән ерак йөрергә, күбрәк хәрәкәтләнергә, витаминга бай ризыклар ашарга кирәк.

3 нче егет: Табигатьне чиста сакларга, аны чиста тотсаң, җиләк-җимешләре дә чиста булыр. Димәк, кеше организмы да сау-сәламәт булыр.

Кыш бабай: Әйе, оланнар, “Табигать - безнең Җир анабыз”. Аны саклау безнең төп бурычыбыз. Табигатьне саклап, аны чиста тотсак, үзебез дә сау-сәламәт һәм  шат күңелле булырбыз. “Кеше – табигать патшасы“, диләр. Шулай булгач, патша бернәрсәгә яраксыз булып түгел, киресенчә үзен патша дип атарлык гамәлләр генә кылырга тиеш.

Кар кызы: Дөрес әйтәсең, Кыш бабай.

Менә шулай бергә-бергә

Берләшеп яшик.

Хезмәт белән хәрәкәтне бәйләп

Сәламәт яшик, дуслар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әтиләр сүзе-күңелнең күзе"

Әтиләр бәйрәмендә үткәрелгән кичә. Бала-әти арасындагы бәйләнешне арттыручы чара....

1941 нче елның җәе.

Рассказ о Ленинградской блокаде...

Кесә телефоннарының сәламәтлеккә зыяны.

Кесә телефоннарының сәламәтлеккә зыяны...

“ Минем сәламәтлеккә карашым”

“ Минем сәламәтлеккә карашым” темасына сыйныф сәгатеМаксат: көндәлек режимны үтәү сәламәт тормыш рәвешенең төп шарты икәненә төшендерү, дөрес туклану, озак яшәүнең серенә төшендерү,  укучыл...

"Театр яктылыкка, нурга илтә" (Г.Кариев иҗатына багышланган программа материалы)

"Мезей педагогикасы" кысаларында Г.Кариев иҗатына багышланган "Театр яктылыкка, нурга илтә" темасына класстан тыш эш...

Сценарий проведения игровой программы ко дню театра в начальной школе "Поиграем в театр"

Сценарий расчитан на проведение мероприятия с детьми начальной школы. Подготовку и проведение организовали учащиеся 5-х классов театральной студии и педагог дополнительного образования....