1941 нче елның җәе.
статья по теме

Рассказ о Ленинградской блокаде

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1941_nche_elnyn_zhe.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

        1941 нче елның  җәе. Җылы  тыныч иртә.

Бар кеше тәмле йокыда. Балалар да  матур төшләр күреп йоклыйлар. Тиздән кояш чыгып, бөтен дөньяны нурландырыр, кешеләрне иркәләп, назлап, йокыларыннан уятыр. Бу иртә, барлык иртәләргә охшап, ниндидер афәт киләсен сиздерми иде.  

 Кинәт офык читендә ниндидер алсу, кан төсле яктылык күренә. Аннан соң җирне калтыратып гөрселдәгән тавыш яңгырый. Шушы тыныч иртәдә, безнең җир өстендә фашист бомбасының беренче кат шартлавы була  бу.

Сугыш башлана. Чик баганаларын аударып, дошман безнең туган җиребезгә аяк баса. Сугышның шулай мәкерле юл белән башлануын беркем дә көтмәгән. Моннан бер генә ел элек Советлар Союзы белән Германия арасында төзелгән килешүне Гитлер сугышка әзерләнү өчен генә файдаланган икән. Палач шул килешү пәрдәсе артына качып балта кайраган. Явыз фашист халкымны җир йөзеннән юк итү, аны коллыкка төшерү, аның байлыгын үзенә тартып алу турында хыялланган.

Ватан үзенең улларын, кызларын көрәш сафларына чакыра. Бөтен халык туган җирен дошманнан сакларга, үзенең азатлыгын якларга гадел сугышка күтәрелә. Алар соңгы сулышларына кадәр туган илгә тугрылыклы булып калалар.Күпме күз яше, кан түгелә? Күпме балалар ятим кала? Күпме аналар балаларын вакытсыз югалта?

Сугыш... Моннан да куркыныч,моннан да ямьсез, моннан да тетрәндергеч           сүз бармы икән бу дөньяда? Бәхетемә каршы, мин бу сүзне китаплардан укып, кинолардан карап, әби-бабайларның сөйләгәннәреннән ишетеп кенә беләм. Сугыш афәте кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр  илебездә. Безнең  нәселдә дә сугыш тирән эз төзәлмәслек яра калдырган  вакыйга яши. Әлеге  вакыйга буыннан буынга сөйләнә. Бу турыда мин әниемнән ишетеп беләм. Минем яшьтәшләрем, бүгенге буын вәкилләре дә ишетсен, белсен  иде фашизмның вәхшилеген, явызлыгын. Менә шуңа күрә язарга булдым инде мин бу вакыйганы.

Әбиемнең әнисе ул вакытта Ленинград шәһәрендә яшәгән.Ире белән тупырдап торган ике кыз үстергәннәр, бәхетләренә кызыгырлык булган  Ләкин сугыш башлану белән,бу бәхет чәлпәрәмә килгән. Ирен тиз арада сугышка алганнар,ә әбиемнең кулында ике кечкенә бала калган.Сугыш башланып бер ел да үтми, аның үлеме турында өчпочмаклы хат килә... Әбием, балаларын алып, туган якларына-Мамадышка кайтырга ниятли. Кызганычка каршы өлгерә алмый: Ленинград чолганышта кала. Куркыныч блокада көннәре башлана. Кешеләр ачлыктан тилмерәләр, шешенеп үләләр.Әбием дә биш яшьлек кызын ачлыктан саклап кала алмый. Исән калган кызын саклап калу өчен, ул бөтен көчен куя.Үзе көннәр буе ашамаса ашамый, ләкин кызын ач тотмый. Хәлсезлектән, ачлыктан аңын югалтып егылган вакытлары еш була. Күп кешеләр урамнарда ачлыктан егылып үлгәннәр, хәтта аларны кабер казып күмәргә дә мөмкинчелек булмаган. Шуңа күрә үлгән кешеләрне җыеп, бер складка тупларга мәҗбүр булганнар. Көннәрдән бер көнне складтан үлгән кешеләрнең гәүдәләре  югала башлаган. Склад тирәсендә кеше сөякләре  дә табылган.Тикшеренүләрдән соң, төнлә белән мәетләрне урлап, кеше ите ашаучылар ачыклана. Гаеплеләрне суд үлем җәзасына хөкем итә.Шул хәлләрдән соң, минем әбиемне мәетләр складына сакчы итеп куялар.Бик көчле рухлы, батыр кеше була ул. Янына ялварып мәет ите сорап килүчеләр була, ләкин ул берсен дә складка якын китерми.

Ленинградта тагын бер вакыйга бөтен шәһәр халкын тетрәндерә.Моны да мин әнием сөйләгәннәрдән белдем. Әбиемнең күршесендә 7 яшьлек кызы, 5яшьлек улы белән бер ана яшәгән.Ачтан үлмәс өчен, ана кызын суеп үтерә һәм итен мичкәдә тозлап, базга төшереп куя. Ул вакытта өйләрне көн дә патруль тикшереп йөри торган була.Тикшерү кергәндә кечкенә малай өйдә берүзе генә була. Ул апасы һәм әнисе турында аларга  барысын да сөйләп бирә. Тиз арада ананы кулга алалар һәм бөтен халык алдында атып үтерәләр, ә малайны балалар йортына бирәләр.

Сугыш кемнедер батырлыкка өндәсә, кемнедер хурлыкка, түбәнчелеккә, җинаятькә  сөйрәгән. Мин сөйләгән вакыйга моның бер мисалы булып тора.

Туган илебезнең курку белмәс уллары, кызлары бүләк иткән азат, ыныч тормышның кадерен белик, аларның батырлыкларын мәңгегә хәтеребезгә салыйк!

  Хәтерләүдән курыкма син!

     Ил үткәнен онытма син!

 Бел син ерак бабайларның

                                                        Ничек итеп көн иткәнен.

                                              Ни иккәнен,ни чиккәнен,

   Нинди уйлар,нинди моңнар

 Безгә калдырып киткәнен.

                                              Исеңдә тот аларның син

 Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен.

    Хәтерләүдән курыкма син!

Ил үткәнен онытма син!

                                            (   Р.Фәйзуллин. Онытма син.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Повторительно – обобщающий урок : Великая Отечественная война. 1941- м1945 гг.

Цель : повторить и закрепить учебный материал по истории...

Чистопольский период русской литературы (1941 – 1943 гг.)

В первый период Великой Отечественной войны Татария стала своеобразным культурным центром всей страны. Эвакуированных писателей приняли несколько городов Татарии, но именно Чистополю выпала честь стат...

СССР в 1941-1945 гг.

Проверочные тесты по теме "Великая Отечественная война"...

"Әтиләр сүзе-күңелнең күзе"

Әтиләр бәйрәмендә үткәрелгән кичә. Бала-әти арасындагы бәйләнешне арттыручы чара....

"Яңа елны каршылаганда" экология һәм сәламәтлеккә багышланган театр үткәрү өчен сценарий

Әлеге сценарийны 5-9 сыйныфлар өчен яңа ел кичәсен үткәрүдә ярдәмлек итеп кулланып була....

Тема: Әтиләр сүзе-күңелнең күзе

Ватанны саклаучылар көненә багышланган сыйныфтан тыш чара....

Классный час «Вклад тувинских добровольцев в ход ВОВ 1941-1945гг», посвященный 75 годовщине Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов

Воспитательное мероприятие для кадетов 7 "в" класса ГБОУ "РШИ "ТКК"Подготовила воспитатель Монгуш С.Э....