Тема: Әтиләр сүзе-күңелнең күзе
план-конспект на тему

Петрова  Гүзәлия Рүзәл кызы

Ватанны саклаучылар көненә багышланган сыйныфтан тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vneklassnaya_rabota.docx22.2 КБ

Предварительный просмотр:

Әтиләр сүзе - күңелнең күзе.

Зәринә. Бүген без иң якын кешеләребезне - әти- абыйларыбызны, бабайларыбызны кунакка чакырдык . Ил терәге ир-егет булса, гаилә терәге – әтиләр.Хөрмәтле әтиләр, абыйлар һәм бабайлар! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Әтиләр сүзе- күңелнең күзедип аталган бәйрәм кичәбезне башлыйбыз.

Фәридә.  Сәхнәдә 2 в сыйныфы укучылары.

Зәринә. Алар безгә  “Шүрәле һәм Былтыр оныклары” исемле әкият күрсәтәчәкләр.

“Шүрәле һәм Былтыр оныклары”.

“Елмаю” музыкасы.

Фәридә. Бүген безнең мәктәптә

Шундый рәхәт, күңелле.

 Чөнки кунак булып безгә

 Әтиләребез килде.

Зәринә. Сәхнәдә  3 в сыйныфы.

Дилбәр. Бер бәйрәм бар февральдә, кадерле ул һәркемгә.

 Аны иң зур бәйрәм дип мөмкин хәтта әйтергә.

Ул тынычлык бәйрәме, аны һәр кеше белә.

 Ватанны саклаучылар бәйрәме дип йөртелә.

Илзия. Бәйрәмсез бик күңелсез бит.

 Күңелсездер сезгә дә.

 Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

бәйрәмнәр кирәк сезгә дә.

 Кирәк һәммәбезгә дә.

Руслан. Бәйрәмнәр кирәк әтигә, бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә.

 Бәйрәмнәр бик күп болай да.

 Ә шулай да, ә шулай да,  иң шәп бәйрәм- Әтиләр бәйрәме.

Ләйлә. Әтиләр йөргән җирдә

 Шаулый игеннәр.

 Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

 Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче,

 Әтиләрдә бит Туган ил көче.  

Камилә. Кадерле әтиләребез!Бабайларыбыз!

 Дөньядагы бөтен яхшылыкны

 Килә сезгә бүләк итәсе.

 Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрвакытта

 Килә сезне хөрмәт итәсе.

Диана. Сезгә булган олы хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә,

 Саулык – сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Алинә. Әтиләр! Сез хезмәт сөясез.

 Өлкән дус, киңәшче, тәрбия бирүче

 һәм остаз буларак кадерле безгә сез.

Лилия. Әтиләр- илнең терәге, гаиләнең йөрәге.

Авырлыкларга бирешми әтиләрнең беләге.

Камилә. Әти булса – хәвеф- хәтәр дә юк.

Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.

Балаларның тынычлыгын, әниләрнең  саф, ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.

Диләрә. Әле ярый сез бар җирдә,  безнең иң ныклы терәк.

 Бәхетебез тулы булсын, сез безгә шундый кирәк.

 Сезнең йөргән юлларыгыз яшел утлардан торсын.

 Сугыш, кан кою булмасын, әтиләр исән булсын.

М. Булат. Сезгә булган олы хисне әти!

 Гомер буена без саклыйбыз.

 Һәм шулай ук бу олы сүз белән

 Туып үскән җирне атыйбыз.

Җыр. “Туган ил”.

Н. Булат. Әти бик тә кыюсыз,

 Бик бәләкәй һәм чандыр

 Малай булган кайчандыр.

 Соңга да калгалаган, шелтә дә алгалаган,

 Бик яраткан уйнарга,

 кайда гына йөрмәгән,

 Өйгә кайтып кермәгән.

Бик соң торган йокыдан,

 Чөнки төннәр буена

Качып китап укыган.  

Ләйсән дәвамын сөйли.

Ләйлә. Еракта- еракта тора. Минем абый сакта тора.

 Әни эштә чакта тора. Әти юлда чакта тора.

Мин уйнаган чакта тора. Син йоклаган чакта тора.

 Телевизор да карамый.Читкә карарга ярамый.

Чиккә генә карап тора.

Дошман килеп кермәсен ди. Безнең серне белмәсен ди.

Дилбәр. Әниләр эштә булганда. Берүзең генә калганда.

 Түгел өйне саклап тору. Бу бит илне саклап тору!

 Еракта- еракта тора. Минем абый сакта тора.

 Сакта һәр- һәр чакта тора. Әйтмим кайсы якта тора.

Син үзең дә сорап торма.Бусы- хәрби сер!

“Күрәсем килә”. Петрова Динара.

Ләйсән. Минем әти –капитан! Германиядән кайткан.

 Утлар- суларны кичкән, Берлинга барып җиткән.

 Фашистларны җиңгән ул, сугышны бетергән ул.

 Инде бөтен кешегә тынычлык китергән ул.

 Минем дәү кызым дигән, тыныч укысын дигән.

 Аның дус кызлары да шулай ук булсын дигән.

 Инде минем әтием кабат айрылмабыз, ди.

 Үзебез исән чакта сугыш булдырмабыз, ди.

Булмасын ул, булмасын, кирәкми безгә сугыш.

 Булмасын бер куркыныч, булсын бөтен ил тыныч!

Руслан. Минем әти дә күптән солдатта хезмәт иткән.

Әле егет чагында торган Ватан сагында.

Турникта ул атынган, канатта да тартылган.

 Һәм күтәргән гер дә ул.

 Көчле шуңа күрә ул.

 Үскәч солдат булырмын әтием кебек мин дә.

 Аның кебек тырышып зарядка ясыйм көн дә.

Фәридә. Без дә үскәч, Ватаныбызны саклаучылар сафына басарбыз! Ватан – Туган ил дигән сүз. Аны һәркем сакларга тиеш.

Җыр “Солдатлар”.

Фәридә. Биючеләр биегәндә идәннәре бөгелә.

Ярышларда җиңеп чыга бии белгәннәр генә.

Сезнең өчен Ирландия халыклары биюе. Башкара 3а һәм 3в сыйныфы кызлары.

Ирландия халыклары биюе.

Ләйсән.  3 Г сыйныф укучылары-рус телле балаларга  сүз бирелә.

(Головко Лиза, Васильев Олег, Бисякова Маша, Полина,Марданоав Радмир)

Җыр “Кояшлы ил”.

Илзия. Сүз 2А  һәм 2г ыйныф укучыларына бирелә.

(Хәсәнов Ислам,Гаязова Алия, Гарипова Лиана,Гайфутдинова Дилә).

“Тынычлык җыры”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әтиләр сүзе-күңелнең күзе"

Әтиләр бәйрәмендә үткәрелгән кичә. Бала-әти арасындагы бәйләнешне арттыручы чара....

Конспекты по экологии с контрольными вопросами по темам: Тема № 4: « Понятие мониторинга окружающей среды». Тема № 5: Источники загрязнения и основные группы загрязняющих веществ в природных средах. Тема урока № 6: Организация рационального природопо

Конспекты по экологии по темам:4.Понятие мониторинга окружающей среды,5. Источники загрязнения и основные группы загрязняющих веществ в природных средах, 6.Организация рационального природопользования...

1941 нче елның җәе.

Рассказ о Ленинградской блокаде...

Контрольный диктант по теме "Глагол"-5кл,К.Р.для 5кл. по теме "Прилагательное".К.Р.для 5кл. по теме"Существительное"К.Р.для 5кл. по теме"Фонетика"К.Р. для 7 кл. за 1 и 2 полугодие.

Контрольный диктант по русскому языку 7 класс по теме "Глагол" помогает проверить качество усвоения основных орфограмм по теме, разработан в соответствии стандарта ФГОСДанная конторльная работа по рус...

"Яңа елны каршылаганда" экология һәм сәламәтлеккә багышланган театр үткәрү өчен сценарий

Әлеге сценарийны 5-9 сыйныфлар өчен яңа ел кичәсен үткәрүдә ярдәмлек итеп кулланып була....