"Әтиләр сүзе-күңелнең күзе"
методическая разработка по теме

Гайнуллина Гюзель Харуновна

Әтиләр бәйрәмендә үткәрелгән кичә. Бала-әти арасындагы бәйләнешне арттыручы чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon әтиләр конференциясе..doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан РеспубликасыАпас муниципаль районы

М.Х.Гайнуллин исемендәге Кызылтау урта

гомуми белем бирү мәктәбе

Әтиләр сүзе-күңелнең күзе

темасына дәрестән тыш чара.

Эшләде: М.Х.Гайнуллин исемендәге

Кызылтау урта гомуми белем бирү мәктәбенең

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Гайнуллина Гүзәл Харун кызы.

                                            Кызылтау-2012ел.  

Әтиләр сүзе - күңелнең күзе.

Бүген без иң якын кешеләребезне - әтиләрне кунакка чакырдык.Ил терәге-ир-егет булса, гаилә терәге әтиләр.Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора.Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларның мәктәптә укыганда да, аны тәмамлап чыгып тормыш мәктәбен үткәндә дә, аларга үрнәк әти булу, кирәк вакытта файдалы киңәшләрен биреп, аларга таяныч булып яшәгез.

  Мәктәбебезнең шагыйрәсе  

 язган шигырь юллары белән кичәбезне башлыйсыбыз килә.

         Авыр чакта җилкәсенә

         Башны куеп зарны сөйләп

         Бер еларга,бушанырга

         Сабыр җанлы әти кирәк.

         Уйнап-келеп шаярырга

         Кызык уйлап чыгарырга,

         Китап укырга бергәләп

         Сабыр банлы әти кирәк.

         Ваемсызланып йөргәндә.

         Тик вакыт үткәргәндә,

         “Сабак укытырга” әзрәк

         Усал, кырыс әти кирәк.

         Яңа һөнәр өйрәнгәндә

         Акыллы киңәш бирергә,

         Эшне эшләргә төгәлләп

         Алтын куллы әти кирәк

         Тормыш сонаулары баскач

         Ялгышмыйча атлар өчен,

         Булыр өчен җирдә төрәк

         Үз әтиең булу кирәк.

Бу очрашуда без бер-беребез турында күбрәк белербез, балалар тәрбияләүдә булган тәҗрибәләр белән уртаклашырбыз, балаларыбыз белән горурланып утырырбыз, ә алар үз чиратында сезгә булган хөрмәтләрен күрсәтерләр.

  Мәктәптә әтиләргә багышланган кичә була дигәч тә, балалар бу бәйгегә бер айга якын әзерләнделәр. Сезнең балачакта төшкән фотосүрәтләрегезне алып килделәр, ”Әтиемнең балачагы-рәхәт чагы” исемле стендлар төзеделәр, портредларыгызны ясадылар, сезнең турында анкеталар тутырдылар, сочинениеләр яздылар. Әтиләр! Балалар сезнең белән чын мәгънәсендә горурланалар һәм сезне яраталар, ә бу хисләрне кешегә акча түләп тә, куркытып та тагып булмый.

    Мәктәбебездә-70 гаиләдән, 97 бала белем ала. Шулардан 55  тулы гаиләдә балалар тәрбияләнә. Һәр иртәдә Валиев Хәмит – 4, Шарафуллин Рамил, Кәримоа Фоат -3баласын , 20-әти 2шәр баласын, ә калганнары 1әрне Кызылтау урта мәктәбенә озаталар  

  Бүген әтиләр күбесенчә, урта яшьләрдәге ир солтаннары.

Шулай да кичәдә утырганда үзегез арасындагы иң яшь һәм өлкән яшьәге әтинең кем булуын искәртеп    утырыгыз әле.

Шәвәлиев Фәнил-1979елгы-31 яшь

Фәсхиев Таһир-1955елгы-55 яшь

Салаватуллин Хәбир-1956 елгы-54 яшь

Шәмсиев Рәшит, Борһанов Илдар-1957елгы-53 яшь

Шарафуллин Илфир-1958 елгы-51 яшь

Минем әти эш сөючән

Бик көчле , киң күңелле.

Тагын әле шаян да ул,

Күтәрә белә күңелне.

Әтиемне эшендә дә

Һәр кеше мактап сөйли.

Ул үзе дә авылдагы

Күпләрнең көен көйли.

   Безнең әтиләр кем булып кайда гына эшләмиләр икән? Алар - шофер, эретеп ябыштыручы, механизатор, мәдәният йорты мөдире, авыл җирлеге башлыгы, эксковаторчик, агрофирма җитәкчесе, аяк киемнәре төзәтүче, сугымчы, терлекче, слесарь, төзүче,пожарник, укытучы, фельдшер, механик, газовик, төзүче, бригадир, оператор булып авылның, районның төрле өлкәләрендә хезмәт куялар. Анкеталардан күренгәнчә , барлык әти дә үз эшен яратып башкаралар.

Җыр:

Имамов Фәннүрнең әтисе Кирам : ”Һәрбер егет армиядә булып кайтырга тиеш” дип саный. Әйе, кайларда кемнәр булып Ватан алдындагы изге бурычларын үтәмиләр әтиләр? Алар шофер, телеграфист, повар, связист, тимер юлчы, прожиктарист, моряк, чик сакчысы, танкист, ракетчик, десант, высотомертөзүче булып Россия җирләрендә генә түгел, Германия, Төрекмәнстан, Чехословакия, Украина, Белоруссия, Әфганстан, Литва, Венгрия, Молдавия илләрендә дә Ватанны саклау серләренә өйрәнәләр.

Менә алар:

Германия- Шәрәфуллин Илфир, Нуриев Марат, Шәрәфиев

Төрекмәнстан-Галимов Марат, Юсупов Азат.

Чехословакия-Яппаров Алберт, Багавиев Самат.

Украина-Салаватуллин Хәбир, Сөнгатуллин Фәнис.

Белоруссия- Гибадуллин Марат.

Әфганстан-Шарафуллин Рамил.

Литва-Бандурин Сергей.

Венгрия-Мөхәммәтгалиев Айрат.

Молдавия-Гарипов Азат.

Җыр:

  Әтиләр тиз генә уйлап җавап бирик әле, сезнең иң бәхетле чагыгыз кайчан иде? Яхшылап уйлагыз – иң бәхетле  чак - балачак дигән нәтиҗәгә килгәнсездер. Ул чакта агачлар биегрәк, кояш- яктырак, җәй - озынрак, кызлар – чибәррәк иде. Беренче сөенечләр, көенечләр, беренче уңышлар һәм җиңелү яшьләре. Боларны без балачакта кичерәбез. Балачак безне тормышка өйрәтә, шулардан беренче тәҗрибә туплана.

  1. Кемнәр генә булырга хыялланмаган безнең әтиләр малай чакларында?! Министр, начальник, президент, шофер , очучы...

  “Әтием әйтүе буенча, аның шофер  буласы килгән . Хыялым тормышка ашты дип әйтә әти,- дип язалар анкеталарында Шәрәфуллин Илфир абыйның балалары Ләйсән һәм Илмир. Илфир абыйның гына түгел, балачак хыялларына тугры калучы әтиләр менә алар:

    Салаватуллин Хәбир, Гыйлметдинов Илнар, Хабибуллин Фирдүс, Хәйбуллин Рәмис, Илясов Ришат, Мифтахов Мәнсур, Кадыйров Илгиз, Мурзин Ленар, Фәхриев Ризатдин, Хисамов Рәмис, Гарипов Азат , Идиятуллин Илфир,Кадыйров Марсель, Хатыйпов Азатлар.

    Шарафуллин Рамилның малай чагында “ Мин үскәч я шофер, я председатель генә булачакмын !”- дигән сүзләре Аллаһы тәгаләнең “амин!” дигән сәгатенә туры килгәндер ,  мөгаен.  Ул шофер булып та, пред булып та эшләде.

       

 Шигырь:

Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит! Алтын була кечкенә, Артык үсми диләр бит!

  1. Әтиләр , әйдәгез, балаларыбызның хыяллары тормышка ашсын дип телик.
  2.  Менә анкетаның тагын бер кызык бүлеге: кушаматлар. Кушаматлар алар барлык кешеләргә дә бирелми. Кушаматларны аны кешесенә карап кына, сайлап кына тагалар. Аның белән горурланырга була. Хәбибиуллин Фирдүс, Зыятдинов Радик, Мухаметгалиев Айрат, Багавиев Самат, Шарафуллин Илфир, Гарипов Азат, Борханов Наил, Хәйбуллин Илдар, Кадыйров Нәгыйм, Вагапов Фәнис, Яппаров Алберт, Бандурин Сергей, Шигапов Рафил, Салаватуллин Хәбир, Сафин Ленарлар үз кушаматларын балалары белән аралашканда да яшермиләр, ачыктан ачык балалары белән аралашалар .

Кайбер әтиләр үзләренең кушаматларын онытканнар.

Җыр:

  1. Бер мәзәк сөйләп китим әле. Кайчан кем...

 Агалы-энеле ике малай урманга утынга баралар. Алар үзләренчә бик күп утын җыеп төйиләр. Ләкин арбаларында буш урын һаман да калган була әле. Болай кайтсалар, алардан көләчәкләр бит. Шуннан энесе әйтә агасына:

  1. Төядек, төядек, арбабыз һаман буш!
  2. Без бәләкәй ич әле, ди абыйсы.

Бераздан ашарга утыралар болар. Әниләре биреп җибәргән бөтен азыкны ашап бетерәләр.Энесе тагын әйтеп куя:

  1. Нинди тиз сыпыртып салдык!
  2. Без ир кешеләр ич,- дип җавап бирә абыйсы.

  Балачакта безнең әтиләребез нәрсәләр яратып ашадылар икән?

Кыстыбый, өчпочмак, балык, печенье, прянник, пәрәмәч, карбыз, кыймак, мармелад. Ә менә батончик конфеты яратучы әтиләребез: Зыятдинов Радик,  Шарафуллин Илфир, Борханов Наил,  Бандурин Сергей,  Сафин Ленар, Мифтахов Мәнсур, Кәримов Фоат, Шарафуллин Рамил,Гайфуллин Марат, Ильясов Ришатлар.

Җыр:

 Әткәм минем җырчы булмаган,

Тик ул миңа бер җыр өйрәткән:

-Кешеләргә дигән яхшылык

-Шытып чыга, кызым, йөрәктән.

Тапламыйча сакла син аны,

 Авыр юллар аша үткәндә.

Өлешеңә тигән кайгыңны

Суза күрмә берүк бүтәнгә.

  1. “Әтиең белән киңәшләсеңме?” дигән сорауга мәктәптә укучы барлык балалар да уңай җавап биргәннәр. Бу шулкадәр куандыра торган хәл. Димәк, безнең әтиләр – балаларын, балалар - әтиләрен аңлыйлар. Ул сиңа нинди киңәшләр бирә дигән бүлектә әтиләребез: һәрвакыт яхшы бул, хезмәт сөй, тырышып укы, тәртипле бул, олыларны хөрмәт ит, чын егет бул, әниеңә ярдәм ит, әдәпле, тәүфыйклы бул, каршы әйтмә, бер кеше белән дә талашма, беркайчан да ялган сөйләмә, кешенең сиңа яхшылык эшләгәнен онытма!- диләр.

Җыр:

“Мин өйдә күбрәк абый белән аралашам.Абый да, мин дә тышкы эшләрне эшләргә маллар карарга яратабыз”-дип яза Табваев Хәмзәнең энесе Дәүләтгәрәев Айдар. Абый безгә булачак профессия буенча киңәшләр бирә. Без дә киләчәктә абый кебек тәртипле буласыбыз килә”- дип язалар горурланып абыйлары Төхвәтуллин Азат турында Сөнгатуллин Рәдиф белән Раиф.

   - Әйе, бала тәрбияләүдә вак-төяк була алмый. Вакытында әтисе, абыйсы, бабасы тарафыннан бирелгән яхшы киңәш баланың киләчәген билгели. Яхшы киңәш биреп әти-әни үзенең бәхетле картлыгына нигез сала.

Әдәпле, әхлаклы, камил кеше тәрбияләү, балаларыбыз сәламәт, зәвыклы, инсафлы булып үсүләрендә укытучылар һәм ата-аналар бергәләп эшләгәндә генә мәктәптә һәм гаиләдә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була.

  Халык гаиләдә атаның урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләве, җаваплы кешеләргә итәгатле булуы, иҗтимагый активлыгы игътибарга лаек.Халык авыз иҗатында һәм педагогикасында ата кеше гаиләне саклаучы итеп күрсәтелә. Ата кешенең күп вакыты йорттан читтә - хезмәттә үтә. Бер үк вакытта ата – аек акыл иясе дә. Ул булмаса тормышның рәте китә башлый.

   “Әтиең сине нәрсәләргә өйрәтә?”-дигән сорауга балалар бик тәфсилләп җава биргәннәр.

Хасанов Рафаэл, Миназетдинов Рәшит балаларын игътибарлы , төгәл булырга, Галимов Марат, Имамов Кирам,  Фәсхиев Тахир, Салаватуллин Хәбир малайларын машина йөртергә , техника серләренә

  Багавиев Самат- яхшылыкка, Азизов Сөнгатулла, Гибадуллин Фәрит, Гимранов Фирдүс- үзләре белгән  бөтен нәрсәгә өйрәтәләр икән.

-  Әйе бер генә эшнең дә ояты юк. Баланы хезмәткә җәлеп итү аңарда бик күп уңай сыйфатлар тәрбияли, һәр эш авыр, әмма көчтән килерлек булсын. Шул чакта гына балагыздла үз көченә ышаныч туачак, хезмәткә мәхәббәт уяначак. Түземлелек, шәхси үрнәк, уртак эшчәнлек, мактау сүзләре сезгә балагызны тәрбияләргә ярдәм итәчәк. әгәр аның турында, хезмәт сөючән бала дип әйтсәләр, моны зур җиңүегез дип кабул итегез.

Җыр:

Буш вакытларында безнен әтиләребезнен иң яраткан шөгыле – кычкырып әйтмәсәм дә барыбыз да беләбез. Шулай да искәрмә рәвешендә кайбер әтиләр буш вакытларында кроссворд чишәләр, китап укыйлар, шашка-шахмат уйныйлар, агач эше белән шөгыльләнәләр, балык тоталар, ауга йөриләр, машинада казынырга яраталар, умартачылык, бакчачылык белән шөгыльләнәләр.

Ир-егет булу кыен. Чөнки ул, барыннан да элек, төрле хәлләрдә үзеңә җававплылык алуны аңлата. Балаң, хатының, яраткан эшең йчен җаваплылык тою ир-атның гомерлек горурлыгы булып калырга тиеш. Бәхеткә, мондый әтиләр теливизор экраннарында гына түгел, тормышта да бик күп.

  1. әтиләр, балаларыгыз сезнең менә нинди сыйфатларыгызны ошаталар:эшчән, сүзендә торучан булуы, ярдәмчеллеге, таләпчәнлеге, куйган максатына ирешә алуы, кешене , әнине хөрмәт итүе

- Әгәр без тәрбияле бала үстерергә теләсәк, күп нәрсәләрдән баш тартырга туры киләчәк. Сез күп нәрсәдә балагызга үрнәк күрсәтергә бурычлы. Әйе, бу кыен, әмма зарури. Сез якты чырайлы булсагыз, балагыз да ачык йөзле булыр. Сез һәр эштә намуслы булсагыз, балагыз да эшлекле, тыйнак булырга өйрәнәчәк. Сез яхшы киенсәгез, җыйнак йөрсәгез, балагыз да шуңа омтылачак. Сез хатыныгызны хөрмәт итсәгез, һәрнәрсәдә аңа булышлык күрсәтсәгез, киләчәктә ул үзенең гаиләсендә мөнәсәбәтләрне шушы нигездә корачак. Балагызга карагач...көзгене күз алдына китерегез: ата-аналар үз балаларында чагылыш таба.

Җыр:

Әтиләрне сайлап алмыйлар.Ләкин безнең әтиләрнең барысы да хөрмәткә лаек булуы безне сөендерә. Бала тәрбияләү өлкәсендә без бу әтиләргә ныклап таяна алабыз. Алар һәрберсе үзенчә әйбәт, үзенчә яхшы. Балаларның сезнең яхшы якларыгызны күрә белүләре шулай ук тәрбия нәтиҗәсе.”Син әтиеңне ни өчен яратасың?” соравына Шәмсиев Рәшит кызы: “Әниемне хөрмәт иткәне өчен яратам.” .

  Борһанов Илдар кызы “ Яратам ул өебезнең тоткасы”

Ильясов Ришат, Хәйбуллин Рәмис, Шарафуллин Илфир, Рамил, Хәбибиуллин Фирдус, Җәләлиев Фәһим, Рахматуллин Рамил балалары: “Яратам, чөнки ул мәрхәмәтле “ дигәннәр.

  Мөхәммәтгалимов Айратның улы: “Минем әти бер генә. Ул мировой әти.”

 Гайфуллин Марат, Бәдертдинов Фарис кызлары: “Яратам, әти дөнядагы иң якын кеше”.

Мингазов Илфир малае әтисен бик нык яратуын, кирәк вакытта безнең крыша да ул дип яза.

  Ә калган балалар минем әтием булган өчен яратам дип язалар.

Җыр :

Һәрбер бала җир шарындагы барлык әтиләрнең үз әтисенә охшауларын тели.

Вәлиев Мидхәт, Борханов Наил балалары-  Минем әтием кебек буласым килә.

Җәләлиев Фәһим, Хайбуллин Илдар балалары- Минем әти- дөнядагы иң шәп әти .

  Кадыйров Марсел уллары-Әти безнең гаиләнең сакчысы.

  Шарафуллин Рөстәм, Шигапов Рафил уллары Мин әтине бик яхшы кеше дип уйлыйм. Алдагы тормышымда әти кебек киң күңелле кешеләр күбрәк очрасын иде.

  Мурзин Ленар, Салаватуллин Азат балалары- Мин шундый әтием булуы белән бәхетлемен.

  Вагапов Фәнис,Сафин Ленар-Тормышның кадерен белеп яшәүче чып-чын әти.

 Ибрагимов Азат, Миназетдинов Фәнил, Гимранов Фирдүс балалары- Киләчәктә дә шундый әйбәт әти булып калсын иде.

  Кадыйров Нәгыйм, Бәдертдинов Ришат, Сафин Ришат балалары – Гомергә безне яратып, безнең янда йөгереп йөрсен.

-Күргәнебезчә, балаларыгыз сезнең турында бик югары фикердә. Алар сез эшләгән яхшылыкны күрә һәм бәя бирә белеәләр. Әтиләр! Шушы хөрмәтне саклап калу сезнең бурычыгыз. “Әти эчмәсен иде. Әти тәртибен үзгәртсен иде”- дигән сүзләрне ишетү бик авыр. Бу сүзләр ике яклы булып киләчәктә  “балам эчмәсен иде. Балам тәртибен үзгәртсен иде “ дип йөрәгегез әрнемәсме? Сез бит алар өчен үрнәк, өлге.Киләчәктә яхшы үрнәк кенә күрсәтик.

Әтиләргә киңәшләр язылган открыткалар тарату.

 

Әти кеше!

     Исеңдә тот: гаиләдә уңай атмосфера тудыру-синең изге бурычың.

    Баланың укуга, эшкә сәләте аның иртәнге кәефе, гаиләдәге шартларга бәйле. Иртән үк аның кәефен бозмаска тырышыгыз.

    Мәктәпкә бергә барырга мөмкинлегегез булса, бу моментны файдаланыгыз.

    Мәктәптән кайткан балагызны: ”Нинди билге алдың ?”,-дип түгел, ”Мәктәптә хәлләр ничек, ни белән шөгыльләндегез?”, -дип каршылагыз.

    Балагызның аз гына уңышында да чын күңелдән сөенегез.

Уңышсызлыкка очраса, ачуланмагыз, ярдәм итегез.

    Бала үзен яратуларын һәрдаим тоеп торырга тиеш.

    Кычкыру,тупас интонацияләр онытылсын. Гаиләгездә шатлык, бер-береңә хөрмәт, ярату хөкем сөрсен.  

Йомгаклау. ҺӘР ӘТИ, ҺӘР БАЛА  ҮЗЕ БЕР серле сандык. Әгәр без бүгенге кичәдә шушы сандыкларны ачып, андагы хәзинәне сезгә бераз гына күрсәтә алганбыз икән, максатыбызга ирешкән булырбыз.

  Без- кешеләр- җиргә иҗат итәр, сөяр-сөелер, гаилә корып, тәрбияле балалар үстерер өчен туганбыз. Көнкүрешебездә нинди генә кыенлыклар булса да , бу дөньяга ник килгәнебезне онытмыйк.

  Хөрмәтле әтиләребез!Безнең балаларыбызга булган ихтирамыбыз сүнмәсен иде! Сез-балаларыгызның, балалар- сезнең мәңге иң кадерле кешегез булып калсыннар! Бәхетле булыгыз!

 

Җыр:

 Анкета.

1.        Әтиеңнең туган көне, елы, туган җире.

2.        2. Әтиең кайда эшли? Кем булып? Эшен яратамы?

3.         әтиең армиядә хезмәт иткәнме? Кайда? Кем булып?

4.        әтиең балачакта кем булырга хыялланган?

5.        аның балачакта яраткан ашамлыгы, конфеты?

6.        Мәктәптә укыганда нинди фәннәрне яратмаган?

7.        Ә нинди фәннәрне яратып укыган7

8.        әтиеңнең балачактагы кушаматы-

9.        Әтиеңнең иң яхшы дустының исеме-

10.         Өйдә син кем белән күбрәк аралашасың? Ни өчен?

11.        Әтиең белән киңәшләшәсеңме?

12.        Ул сиңа нинди киңәшләр бирә7

13.        Ул сине нәрсәгә өйрәтә?

14.        Буш вакытларында әтиеңнең яраткан шөгыле-

15.        Әтиеңнең нинди сыйфатлары сиңа ошый?

16.        Әтиең сиңа дәрес әзерләшергә булышамы?

17.        Аның белән бергә китап, газеталарукыйсызмы, кроссворд, сканвордлар чишәсезме?

18.        Әтиең синең дусларыңны беләме?

19.        Әтиеңә эч серләреңне сөйлисеңме?

20.        Әтиең белән әниең ничә ел бергә гомер кичерәләр?

21.        Әтиең турында син нәрсәләр уйлыйсың?

22.        Син әтиеңне яратасыңмы? Ни өчен?

23.        Әтиеңә теләкләрең.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1941 нче елның җәе.

Рассказ о Ленинградской блокаде...

"Яңа елны каршылаганда" экология һәм сәламәтлеккә багышланган театр үткәрү өчен сценарий

Әлеге сценарийны 5-9 сыйныфлар өчен яңа ел кичәсен үткәрүдә ярдәмлек итеп кулланып була....

Тема: Әтиләр сүзе-күңелнең күзе

Ватанны саклаучылар көненә багышланган сыйныфтан тыш чара....