Портфолио учителя географии
статья по географии по теме

Загидуллина Зульфия Дамировна

Из опыта работы (на татарском языке)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл partfolio.pptx2.54 МБ
Файл esh_tzhribm_beln_urtaklashu.docx44.73 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“Ел укытучысы – 2014” Заһидуллина Зөлфия Дамир кызы Әтнә муниципаль районы Күшәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең югары квалификацион категорияле география укытучысы

Слайд 2

Укытучы турында гомуми мәгъ лүмат ФАМИЛИЯСЕ, ИСЕМЕ, ОТЧЕСТВОСЫ Заһидуллина Зөлфия Дамир кызы ТУГАН КӨНЕ, АЕ, ЕЛЫ 28.11.1966 БЕЛЕМЕ Югары , КГПИ (1991) БЕЛГЕЧЛЕГЕ География һәм биология укытучысы ГОМУМИ СТА Ж 22ел ГЕОГРАФИЯ УКЫТУЧЫСЫ БУЛАРАК ЭШ СТАЖЫ 22 ел КВАЛИФИКАЦИОН КАТЕГОРИЯ СЕ Югары кв. категория, бирелү вакыты : 30 декабрь , 2013ел

Слайд 3

Методик тема : “География дәресләрендә укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру” Максат : Укучыларның география фәне буенча югары сыйфатлы белемнәргә ия булуларына ирешү , һәр укучының иҗади сәләтен үстерү , белем бирү проц ессын оптимал ьл әштерү Бурычлар: - географик фикерләү сәләте формалаштыру , иркен һәм иҗади фикер йөр-түче кеше тәрбияләү ; -укучыларга хәзерге дөн ьяда ориентлашырга м ө мкинлек тудыручы геогра - фик белемнәр бирү ; - әйләнә-тирә дөнь яның территориал ь , со циаль - икътисади һәм табигый т ө рлелеге белән беррәттән аның бөтенлеге турында күзаллаулар форма- лаштыру - географик , картографик , геоэкологик , социаль-икътисади грамоталылык формлаштыру .

Слайд 4

Теманың актуальлеге: Бүгенге көндә җәмгыять тә каршылыклы ситуа ц ия туды: бер яктан караганда, җәмгыять кә халыкның географик һәм экологик аңлылыгы мөһим булса, икенче яктан караганда, материаль байлыкларның приоритет алуы сәбәпле, географик һәм экологик белемнәргә нигезләнгән эш төрләре югары хезмәт хакы алып эшләп булмый торган профессияләргә әйләнеп калдылар. Барлыкка килгән ситуа ц ия әлеге проблеманы чишү юлларын эзләүне таләп итә. Бары тик уңай мотивация генә укучының дәрестә актив эшчәнлеген тәэмин итә, ә моның өчен укучыда предметка карата кызыксыну уятырга кирәк. «На земле интерес есть великий волшебник, изменяющий в глазах всех существ вид всякого предмета» Гельвеций

Слайд 5

Тәҗрибәнең теоретик нигезе: Тәҗрибә нигезендә И.Песталоцци, В.А.Сухомлинский, А.Дистервег кебек күренекле педагогларның идеяләре ята : белем бирү һәм тәрбия процессы уңышлы булсын өчен уку-чыларның танып белү активлыгын, иҗади сәләтләрен үстерү мөһим. Укытучының бурычы – белем бирүнең актив методларын куллану аша, укучыларга белем алу өчен шартлар тудыру, аларны “кечкенә ачышлар” ясарга өйрәтү. « Плохой учитель преподносит истину, хороший учит ее находить» А . Дистервег

Слайд 6

Кулланылган технологияләр: үстерелешле укыту технологияләре ; сәламәтлекне саклау технологияләре ; шәхескә юнәлдерелгән техно ло гияләр; информацион-коммуникатив технологияләр ; дифференциаль ләшкән укыту технологиял ә ре; уен технологияләре .

Слайд 7

Танып белү активлыгына тәэсир итүче бирем типлары:

Слайд 8

Репродуктив бирем:

Слайд 9

Өлешчә эзләнүле бирем Сурәтләү буенча об ъектны картадан табып к үр сәт : “Бу елга Көнчыгыш Себернең төп артериясе. Ул Байкал күленең көнбатыш ярыннан 30 км ераклыкта башлана, суларын төн ь якка – Лаптевлар диңгезенә алып бара”

Слайд 10

Рельеф формасы Тектоник структуралар Файдалы казылмалар Көнчыгыш Европа тигезлеге Урта Себер яссытаулыгы Кавказ таулары Эзләнүле бирем:

Слайд 11

Эш алымнары: Практик эшләр; Иҗади эшләр (реферат, иҗади инша); Фәнни тикшеренү эшләре; Проблемалы укыту; Проект эшчәнлеге; Терәк конспектлар төзү; ГИА биремнәре чишү; Уеннар; Олимпиадаларга әзерлек; Географик конкурслар; Хәзерге заман укыту методларын куллану.

Слайд 12

Практик эш: Австралиянең климат поясларына характеристика : Атлас карталары буенча Австралиянең нинди климат поясларында ятуын билгеләгез Һәр климат поясы өчен гыйнварның һәм июльнең уртача температураларын билгеләгез Телдән: Алар нинди юнәлештә үзгәрә, ни өчен? 3. Һәр климат поясы өчен температуралар амплитудасын исәпләгез 4. Һәр климат поясы өчен уртача еллык явым-төшем күләмен билгеләгез 5. Эш нәтиҗәләрен табли цага тутырып барыгыз . Өй эше: Нәтиҗәләрне контурлы картага төшерегез. Климат пояслары Географик урыны Температура Температу-раларның еллык ам-плитудасы Уртача еллык явым-төшем күләме Явым-төшем ре ж имы Искәрмәләр

Слайд 13

Укучыларның иҗади эшләре Иҗади эшләр: р еферат язу; и җади инша язу; ө стәмә әдәбият белән эшләү; п резентацияләр төзү; т опографик карта төзү; ф отосурәт төшерү, рәсем ясау; л андшафт пейза жын ясау

Слайд 14

Күшәр авылының җир асты суларын өйрәнү – 2009-2012 Мәктәпнең экологик торышын өйрәнү – 2011-2012 Күңгәр җирлеге халкын өйрәнү – 2013-2014 Укучылар белән эзләнү эшләре, конферен циял әргә әзерлек

Слайд 15

Укучылар эшчәнлеге -конференцияләр Экологик конференция. ГПКЗ “Ашыт” “Туфрак-яшәү тирәлеге”, грамота, 2009 ел. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конфе-рен циясе , « Эчә торган суыбыз », грамота, Рәхмәт хаты, 2012 ел Конкурс научно-исследователь- ских и творческих работ « Нобе-левские надежды КНИТУ», « Со- став и свойства подземных вод», сертификат участника 2012 г. Каюм Насыйри исемендәге XI регионара фәнни-тикшеренү укулары , « Мәктәпнең экологик торышы », җиңүче грамотасы , 2013 ел

Слайд 16

Проблемалы укыту Укучылар өчен ярдәмлек. Проблеманы чишү этаплары. 1 этап . Проблеманы аңлау , каршылыкларны ачу . 2 этап. Гипотеза төзү . 3 этап . Гипотезаны дәлилләү . 4 этап . Гомуми нәтиҗә . Проблемалы ситуа ц ияләр чишү

Слайд 17

Проект эшч әнлеге “Россия халыклары” - телдән журнал битл ә ре ясау "Доктора Айболит эзләре буенча » – дөнья тирәли сәяхәт маршрутын төзү « Кешеләр дөньяны ничек ачканнар – чыгышлар әзерләү «Байкал- Себернең энҗе бөртеге »- презента циял әр төзү

Слайд 18

Терәк конспектлар

Слайд 19

2008-2009 уку елы – таби- гат ь фәннәре буенча олим-пиадаларның район турында I урын - Самигуллина Р үзинә , 6 кл 2011-2012 уку елы – уку-чыларның Бөтенроссия һәм Республика олимпиадасы- ның муни ц ипал ь этабында география фәне буенча җи-ңүче – Самигуллина Рүзинә, 9 кл Олимпиада нәтиҗәләре:

Слайд 20

2011 г. 2012 г. 2013 г. “Человек и природа” 1 место в районе, диплом 1 место в регионе, диплом Призеры, дипломы “Географи- ческий чемпионат” Региональный победитель I степ ени , федер. победитель III степени «Мир знаний» Лауреаты , дип -ломы I , II , III степеней « Олимпус » – предметная олимпиада по географии Лауреат, диплом I степени ь Укучылар эшчәнлеге - конкурслар

Слайд 21

Еллар сыйныф Уртача э ш нәтиҗәләре ( % ) ТР буенча уртача эш нәтиҗәләре ( % ) 2011-2012 6 75,37 67,99 8 80 64,66 2012-2013 8 83 ,% 69 6,8 сыйныф укучыларының география фәне буенча интернет-тест нәтиҗәләре Уку елы Предмет Уку сый-фаты Өлге-реш 2010-2011 География 76% 100% 2011-2012 География 78,5% 100% 2012-2013 география 81% 100% 2010-2013 елларда Күшәр мәктәбендә г еография фәне буенча уку торышы

Слайд 22

Яңа технологияләр Д әресләрдә Сингапур методикасы структураларын кулланырга тырышам. Мәсәлән : Think-Write-Round Robin структурасын укучылардан үз фикерен әйтеп, дәлилләүне, иптәшләренең фикерләрен тыңлый белүне таләп итә торган биремнәр эшләгәндә кулланам . Мәсәлән : 9 сыйныфта “ ЯЭК” темасын өйрәнгәндә проблемалы сорау бирергә мөмкин : ” Россиянең иң күп күмер запаслары Тунгус бассейнына туры килә , шулай булуга карамастан аннан күмер чыгарылмый . Сәбәпләрен аңлатыгыз.”

Слайд 23

Тәҗрибә уртаклашу, конкурслар 2011 ел – Әтнә районы август киңәшмәсенең география фәне сек ц иясендә мастер класс – “Евразиянең физик-географик урыны” 2012 ел – Әтә районы ТЭБДУ лары алдында проект яклау – “Су сыйфатының кеше сәламәтлегенә тәэсире” 2013 ел - география һәм биология укытучыларының республика семинарында үткәрелгән ачык дәрес - “Табигать шартларының кеше тормышына һәм сәламәтлегенә тәэсире” 2013 ел – ПМЦПК кысаларында проект эшен яклау - « Организация проектной и исследовательской деятельности школьников 5-8 классов в условиях реализации современных образовательных стандартов «Калейдоскоп педагогических идей » , номинация «Творческие идеи педагогов общеобразовательных учреждений » конкурсы катнашучысы .

Слайд 24

Тәҗрибә уртаклашу-публикацияләр « Ашыт-туган т өбәгем җәүһәре”- Сборник «Национально- регио - нальный компонент в содержании естественно-научных дисциплин в школе и ВУЗ е» «Су сыйфатыны ң кеше сәламәтлегенә тәэсире ”– укытучылар өчен методик ярдәмлек – « Ачык дәрес. Мә кт ә п» География фәне буенча “Җил” темасына дәрес эшкәртмәсе - Сборник “Влияние природных условий на жизнедеятель- ность и здоровье человека” “Су һәм сәламәтлек” - Сборник “ Влияние природных усло-вий на жизнедеятельнотсь и здоровье человека”

Слайд 25

- Диплом «За подготовку призера Всероссийского «Молодежного географического чемпионата», 2009 г -Диплом за активное участие во Всероссийском «Молодежном географическом чемпионате», 2010 г. -Сертификат участника Межрегионального конкурса «Калейдоскоп педагогических идей» 2012 г. - Благодарность за подготовку дипломантов I , II , III степеней Всероссийского дистанционного конкурса «Мир знаний», 2012г - Грамота победителя «Лучший проект в воспитательном процессе образовательных учреждений Атнинского муниципального района РТ», 2012 г. - Грамота за плодотворное сотрудничество с отделением географического и экологи- ческого образования Института экологии и географии КФУ, 2013 г. -Диплом «За подготовку призера Всероссийского «Молодежного географического чемпионата», 2013 г. -Диплом за организацию сверхпрограммной общероссийской предметной олимпиа-ды Олимпус , 2013г. - Сертификат участника семинара Учебно-методического комплекса «Сферы. География .(5-9)», как пример предметной информационно-образовательной среды, 2013г. - Сертификат участника республиканского научно-методического семинара «Влияние природных условий на жизнедеятельность и здоровье человека», организованного институтом экологии и географии КФУ,2013г. - Грамота РОО Атнинского муниципального района РТ, 2013 г. - Грант “Наш лучший учитель”, 2013г. Эш нәтиҗәләрем:

Слайд 26

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



Предварительный просмотр:

Хәерле көн, хөрмәтле жюри, коллегалар.

 Мин Заһидуллина Зөлфия Дамир кызы, Әтнә  муниципаль  районы Күшәр төп  гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы. Эш стажым-22 ел

Методик темам : “География дәресләрендә укучыларның  танып-белү эшчәнлеген активлаштыру”

Максатым: Укучыларның география фәне буенча югары сыйфатлы белемнәргә ия булуларына  ирешү, һәр укучының иҗади сәләтен үстерү, белем бирү процессын оптимальләштерү

Теманын актуальлеге:

   Бүгенге көндә җәмгыятьтә каршылыклы ситуация туды: бер яктан караганда,  җәмгыятькә халыкның географик һәм экологик аңлылыгы мөһим булса икенче яктан караганда, материаль байлыкларның  приоритет алуы сәбәпле,  географик һәм экологик белемнәргә  нигезләнгән эш төрләре  югары хезмәт хакы алып эшләп булмый торган профессияләргә әйләнеп калдылар һәм кучыларның география фәненә карата кызыксынуы бик нык кимеде.

Барлыкка килгән  ситуация  әлеге проблеманы чишү юлларын эзләүне таләп итә. Бары тик уңай мотивация генә укучының дәрестә актив эшчәнлеген тәэмин итә, ә моның өчен укучыда предметка карата кызыксыну уятырга  кирәк.

 

  • «На земле интерес есть великий волшебник, изменяющий в глазах всех существ  вид всякого предмета» Гельвеций Клод Адриан Французский философ)

Тәҗрибәнең теоретик нигезе:

Тәҗрибә нигезендә И.Песталоцци, В.А.Сухомлинский, А.Дистервег кебек күренек-ле педагогларның  идеяләре ята : белем бирү һәм тәрбия процессы уңышлы булсын өчен укучыларның танып белү активлыгын, иҗади сәләтләрен үстерү мөһим.

Укытучының бурычы – белем бирүнең актив методларын куллану аша,  укучыларга белем алу   өчен шартлар тудыру, аларны “кечкенә ачышлар” ясарга өйрәтү.

    «Плохой учитель преподносит истину, хороший учит ее  находить»   А. Дистервег (немецкий педагог)

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру юнәлешендә түбәндәге технологияләрне кулланам:

  • үстерелешле укыту технологияләре;
  • сәламәтлекне саклау технологияләре;
  • шәхескә юнәлдерелгән технологияләр;
  • информацион-коммуникатив технологияләр;
  • дифференциальләшкән укыту технологияләре;
  • уен технологияләре.

Дәресләрдә,класстан тыш чараларда куллана торган бирем типларын 3 төргә бүләргә мөмкин:

Репродуктив

Өлешчә эзләнүле

Тикшеренү эше

Әлеге бирем типларының танып-белү активлыгына тәэсирен географик карталар белән эшләү мисалында китерәм:

Репродуктив дәрәҗәдәге биремгә мисал - карта буенча номенклатура барлау. Мәсәлән:”Россия территориясенең ярларын юучы диңгезләрне табып күрсәт”

  Өлешчә-эзләнү дәрәҗәсендәге биремнәр, аларның аермасы шунда: укучы картаны анализлый  һәм географик белемнәрне карта белән эшләгәндә куллана белергә тиеш. Мәсәлән: “Сурәтләү буенча объектны билгелә: Бу елга-Көнчыгыш Себернең төп артериясе.Ул Байкал күленең көнбатыш ярыннан 30 км ераклыкта башлана, суларын төньякка, Лаптевлар диңгезенә алып бара”

Эзләнү тибындагы биремнәр: берничә картаны анализлауга нигезләнеп нинди дә булса закончалык, географик күренеш яки процесс турында нәтиҗә ясау. Мәсәлән: “Россиянең тектоник һәм физик карталарын чагыштырып, таблицадагы рельеф формаларының җир кабыгының нинди участокларында урнашуы турында нәтиҗәләр ясарга”

Взаимосвязь рельефа, геологического строения и полезных ископаемых

Рельеф формасы

Тектоник структуралар

Файдалы казылмалар

  1. Көнчыгыш Европа тигезлеге
  2. Урта Себер яссытаулыгы
  3. Кавказ таулары һ.б.

Куллана торган эш алымнарым:

  1. Практик эшләр, карталар белән эш
  2. Иҗади эшләрр (реферат, иҗади инша)
  3. Фәнни тикшеренү эшләр
  4. .Проблемалы укыту
  5. Проект эшчәнлеге
  6. Терәк конспектлар төзү
  7. ГИА биремнәре чишү
  8. Уеннар,
  9. Олимпиадаларга әзерлек
  1. Географик конкурслар
  2. Хәзерге заман укыту методларын куллану

  1. Практик эшләр

Практик эшләр вакытында укучылар төрле белем чыганаклары белән эшләргә күнегәләр, мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә табарга, чагыштырырга, анализларга, нәтиҗәләр ясарга һәм үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр. Эш нәтиҗәләрен төрлечә - тезислар, логик схемалар, таблицалар формасында тәкъдим итәләр. Мәсәлән: 7 сыйныфта практик эш:Австралиянең климат поясларына хар-ка. Әлеге эш атластагы берничә картаны, статистик мәгълүматларны, дәреслек текстын анализлауга нигезләнеп башкарыла. Нәтиҗәләр таблица формасында ясала.

Практик эш

Бирем №1 . Австралиянең климат поясларына характеристика

1.Атлас карталары буенча Австралиянең нинди климат поясларында ятуын билгеләгез

2.Һәр климат поясы өчен гыйнварның һәм июльнең  уртача температураларын билгеләгез

Телдән: Алар нинди юнәлештә үзгәрә, ни өчен?

3.Һәр климат поясы өчен температуралар амплитудасын исәпләгез

4.Һәр климат поясы өчен уртача еллык явым-төшем күләмен билгеләгез

5.Эш нәтиҗәләрен таблицага тутырып барыгыз

Өй эше: Нәтиҗәләрне контурлы картага төшерегез

Климат пояслары

Географик урыны

Температура

Температу-раларның еллык ам-плитудасы

Уртача еллык явым-төшем күләме

Явым-төшем режимы

Искәр-мәләр

  1. Укучыларның иҗади эшләре

Иңади эш әзерләү-укучының актив эшчәнлегенә мисал. Мондый эшләрдә укучылар-ның индивидуаль үзенчәлекләре ачык чагыла: кемдер ачышлар ярата,кемнедер тик-шеренү эшләре, сәяхәтчеләрнең шәхесе, табигать һәйкәлләре кызыксындыра. Укучылар эш төрен үзләре сайлый алалар. Иҗади эшләр Мәсәлән:

  1. реферат язу;
  2. иҗади инша язу;
  3. презентацияләр төзү;
  4. топографик карта төзү;
  5. фотосурәт төшерү, рәсем ясау;
  6. ландшафт пейзажын ясау формасында була ала

  1. Укучылар белән эзләнү эшләре, конференцияләргә әзерлек

1. 2009-2012 елларда укучылар белән Күшәр авылының җир асты суларын өйрәнү буенча эзләнү эше алып бардык. Эшне Сафарова Гөлназ белән башлап җибәргән идек, Халикова Энҗе белән дәвам иттек һәм соңыннан бөтен мәктәп укучылары белән тәмамладык.

(башлангыч-чишмә тирәсен чистарту, рәсем ясау, презентац ияләр карау; урта – чистарту, су сыйфатын билгеләү – исе. Төсе, тәме, үтә күренүчәнлеге; югары сыйныф – суның химик составы, чистарту , йомшарту ысуллары, авырулар, медосмотр нәтиҗәләре , диаграммалар ясау)  

2011-2012 уку елында 9 сыйныф укучылары Мәктәпнең экологик торышын өйрәнү буенча   эш алып бардылар

2013-2014 уку елында эзләнү эшен Күңгәр җирлеге халкын өйрәнүгә багышларга уйладык. Максатыбыз- демографик ситуацияне өйрәнү аша Күшәр мәктәбенең киләчәген ачыклау иде.

Эзләнү эшләре белән укучылар   конференцияләрдә чыгыш ясадылар.

  • Ашыт заказнигы хезмәткәрләре оештырган Экологик конференциядә. ГПКЗ “Ашыт” “Туфрак-яшәү тирәлеге”, грамота, 2009 ел. 
  • Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конфе-ренциясе, «Эчә торган суыбыз», грамота, Рәхмәт хаты, 2012 ел
  • Конкурс научно-исследователь-ских и творческих работ «Нобе-левские надежды КНИТУ», «Со-     став и свойства подземных вод», сертификат участника 2012 г.
  • Каюм Насыйри исемендәге XI  регионара фәнни-тикшеренү укулары, «Мәктәпнең экологик торышы», җиңүче грамотасы, 2013 ел

  1. Проблемалы укыту

 

Проблемалы ситуациянең төп элементы-билгесезлек, ачылырга тиешле яңалык. Ләки һәр проблема укучыны фикерләүгә этәрә дигән сүз түгел .  Укучы проблема-ның чишелеше белән кызыксынса һәм аңарда проблеманы чишә башлау өчен кирәкле белемнәр булса гына фикерләү процессы барачак

Мәсәлән: “Ни өчен бары тик Җир планетасында гына тереклек бар?” Сорау кызыклы, шул ук вакытта географик белемнәргә таянып кына чишелешен табып була.

  1. Проект эшчәнлеге

Еш кына без, укытучылар, укучыларны бәяләп җиткермибез, алар катлаулы ,аңла-ешсыз материалны бездән башка  аңлый, аңлата алмаслар дип уйлыйбыз. Ләкин практикада күренгәнчә, укучыларга мөстәкыйльлек бирүдән һәм үзеңне аларга  ярдәмче ролендә калдырудан курыкмаска кирәк. Мәсәлән, 9 сйныфта укучылар “Россия халыклары” темасына проект эше башкардылар. 3әр кешедән торган 3 группа  алдан әзерләгән планга нигезләнеп 1 атна вакыт эчендә үзләре сайлаган халыклар буенча  эш алып бардылар, эш нәтиҗәләрен ватман битләрендә, “Телдән журнал” формасында бергә җыеп тупладылар.

“Россия халыклары” -  телдән журнал битләре ясау

"Доктора Айболит эзләре буенча» – дөнья тирәли сәяхәт маршрутын төзү

«Кешеләр дөньяны ничек ачканнар – чыгышлар әзерләү

«Байкал-Себернең энҗе бөртеге»-презентацияләр төзү

  1.  Терәк конспектлар технологиясе

  Терәк конспектлар төп фикерне табарга өйрәтә, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен, хәтер, фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә. Шулай ук күпсүзлелекне бетерә, алынган мәгълүматтан нәтиҗәләр ясарга ярдәм итә.  Яңа тема аңлату нәтиҗәсендә терәк конспект китереп чыгару – күп төрле мәгълүматны бер йомгакка  төйнәү кебек килеп чыга.Икенче дәрестә исә киресенчә йомгакны сүтеп, конспект буенча белмнәрне тикшерергә мөмкинлек туа.

  1. Олимпиада,конкурсларга әзерлек:

Олимпиадаларга, конкурсларга әзерләнү сәләтле балалар белән эшнең бер формасы булып тора.  Шулай ук читтән торып оештырылган “ЧИП”, “Молодежный чемпионат” кебек конкурсларның да укучылар өчен файдасы зур дип уйлыйм. Сораулар авыр, ә җавабын беләсе килә. Соңыннан, белмәгән сорауларын интернеттан җаваплар эзләп , укучы үзе өчен күп мәгълүмат ала.

Укучыларның олимпиада һәм конкурсларда катнашу нәтиҗәләрен слайдта күрәсез.

11. Хәзерге заман укыту методларын куллану

ИКТ дан (Информацион коммуникатив технологияләрдән файдалану укучыларның мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерергә, танып белү эшчәнлеген активлашты-рырга мөмкинлек бирә һәм үзчиртында белем сыйфатының күтәрелүенә китерә. Мин эшемдә күбрәк электрон дәреслекләрдән, Интернет ресурслардан, әзер дисклардан файдаланам.  

Бүгенге көндә дәүләт белем бирү сәясәтенең төп бурычы-яшь буынга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүдән гыйбарәт.Әлеге бурычны тормышка ашыру максатында ТР Фән һәм белем министрлыгы тарафыннан  Сингапур компаниясе белән берлектә  “ ТР да белем бирү сыйфатын камилләштерү” дип исемләнгән проект кабул ителде.

2013 елның октябрь аенда без, Къшщр мщктщбе укытучыларыа, әлеге проект буенча каралган структуралар буенча 2 көнлек тренингларда катнаштык. Хәзер дәресләрдә Сингапур методикасы структураларын кулланырга тырышам.

Мәсәлән: Финк райт раунд робин структурасын укучылардан үз фикерен әйтеп, дәлилләүне, иптәшләреңнең фикерләрен тыңлый белүне таләп итә торган биремнәр эшләгәндә кулланам.Мәсәлән: 9 сыйныфта “ЯЭК темасын өйрәнгәндә проблемалы сорау бирергә мөмкин:”Россиянең иң күп күмер запаслары Тунгус бассейнына туры килә,шулай булуга карамастан аннан күмер чыгарылмый.Ни өчен?”

Мин сезне кыскача гына методик темамны ачу һәм максатымны тормышка ашыру юнәлешендә , эш практикамда куллана торган технологияләр белән таныштырдым.

1. Эш алымнарым  белән , тәҗрибә уртаклашу максатында, семинарларда, конкурсларла катнаштым, һәм эшләремне

  1. методик җыентыкларда, интернет порталда чагылдырдым

   Эшләгән эшләремнең нәтиҗәләрен слайдта күрәсез

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә:практикамда куллана торган технологияләр, сәләтләре нинди булуга карамастан һәр укучыга белем алу өчен шартлар тудыруга, аларда фәнгә карата кызыксыну уятуда һәм танып белү эшчәнлеген активлашты-руга юнәлдерелгән дип саныйм. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

портфолио учителя географии

новая форма аттестации учителей...

Портфолио учителя географии

Под портфолио понимается «Рабочая файловая папка, содержащая многообразную информацию, которая документирует приобретенный опыт и достижения учителя». Портфолио помогает учителю систематизироват...

Портфолио учителя географии Ложкиной Анжелики Валерьевны.

Мой Портфолио созданный в межаттестационный период. Надеюсь поможет молодым учителям в составлении своего портфолио...

Портфолио учителя географии Неклюдова А.А.

Неклюдов Александр Анатольевич – учитель географии. Родился в 1975 году в п. Княженский Брединского района Челябинской области. Окончил Челябинский государственный педагогический университет в 1999 го...

Портфолио Учителя географии Кузнецовой Анастасии Александровны

портфолио - визитную карточку,  совокупность сведений о человеке – собрание документов, образцов работ, фотографий дающих представление о предлагаемых возможностях специалиста....

Портфолио учителя географии

Систематизированный материал для аттестации учителя географии...

Портфолио учителя географии

Материал для аттестации учителя географии...