Африканың халкы ( ИКТ кулланып эшләнгән дәрес эшкәртмәсе).
план-конспект урока по географии (7 класс) на тему

Салихов Ильнар Шайхенурович

Африкада яшәүче халыклар,аларның яшәү рәвешләре, традицияләре, таралып урнашулары, колониаль үткәне турындагы белемнәрне укучыларга җиткерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon afrikanyn_khalky_ikt.doc59 КБ
Office presentation icon afrikanyn_khalky.ppt1.29 МБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

Сәфәр  урта гомуми  белем бирү мәктәбе.

Тема: Африканың  халкы. ( ИКТ кулланып эшләнгән  дәрес  эшкәртмәсе).

Укытучы:  Салихов Илнар Шәйхенурович.

2013 ел.

                           “ Африканын халкы “ ( Слайд 1-2 ) 

Дәреснең максатлары:

1.Африкада яшәүче халыклар,аларның яшәү рәвешләре,традицияләре, таралып урнашулары,колониаль үткәне турындагы белемнәрне укучыларга җиткерү.

2. Укучыларның танып белү,эзләнү күнекмәләрен арттыру, фәнни-популяр әдәбият һәм интернеттан файдаланырга өйрәтү.

3. Балаларда интернационализм хисе тәрбияләү,барлык халыкларның тигезлеген аңлату.

Дәреснең җиһазланышы: компьютер,проектор,экран,атласлар,” Африка халыклары” картасы.

Дәреснең барышы:

1.Оештыру моменты.

 

Исәнмесез укучылар! Утырыгыз! Кәефләрегез ничек? Барыгызга да уңышлы  эш сәгате телим.Сезнең белән иң гаҗәеп материкларның берсе Африканы өйрәнүне дәвам итәбез

2.Белемнәрне  актуальләштерү:

Укучылар,хәзер сезнең белән “ Хатаны тап “ уены уйнап алабыз.Сезгә билгеле булган әкият герое Белмәмеш  күптән түгел Африкада булып кайткан һәм үзенең күргәннәрен көндәлегенә язып барган.Әйдәгез аның көндәлеге белән танышыйк һәм аның язмасында нинди хаталар җибәргәнлеген ачыклыйк.Игътибар экранга. ( Слайд 3-5 )

Рәхмәт укучылар! Бүгенге дәрестә без сезнең белән Африканың халкын өйрәнәчәкбез.Дәресебезнең максаты: Африкада яшәүче халыклар,аларның яшәү рәвешләре,традицияләре, таралып урнашулары,колониаль үткәне турында өйрәнү.

Дәфтәрләрдә дәреснең темасын, максатларны язып кую.

3. Яңа тема аңлату.

 Укучылар,әйдәгез әле искә төшереп китик:

  • Җирдәге халык ничә расага бүленә?
  • Раса билгеләре нәрсә ул?  ( Укучыларның җаваплары тыңлана ).

Без сезнең белән дәрестә, барлык Җирдә яшәүчеләрнең ватаны булган материкта яшәүче  халыклар,аларның яшәү рәвешләре,торак типлары,үзенчәлекләре белән танышырбыз.Галимнәр әйтүенчә иң борынгы кешеләр материкта 25-27 млн еллар элек барлыкка килгән,аннан башка материкларга таралган. Материкта хәзер яшәүче кешеләр. әйтеп үткән 3 раса вәкилләре булып торалар: европеоид, экваториаль, монголоид.

Группада эшләү.

Хәзер әйдәгез сезнең белән группаларга бүленеп,атласны кулланып 3 юнәлештә материк буйлап сәяхәткә чыгыгып кайтабыз. 1 группа-төньяк районнарында яшәүчеләрне, 2 группа үзәк һәм  көнбатышта яшәүчеләрне, 3 группа көньяк һәм көнчыгыш районнарда яшәүчеләрне ачыклыйбыз. Сезнең максат :халыкларның нинди расага керүен,яшәү рәвешләрен билгеләү.Юлга кузгалабыз!. ( Слайд 6 ) Фикер алышу.

Укытучы сөйләме.

Галимнәр исәпләвенчә материкта  800гә якын төрле халыклар,кабиләләр исәпләнә,Алар бер-берсеннән үзләренең тышкы кыяфәтләре,тән төсе,буй озынлыклары,баш сөягенең формасы, яшәү рәвешләре,гореф-гадәтләре, торакларының типлары  һ.б үзенчәлекләре  белән аерылып торалар.Ә хәзер игътибарны экранга юнәлтәбез. ( Слайд 7 ). Бу халыклар арасында үзенчәлекле халыклар да бар:

-Дөньядагы иң озын буйлы халыклар: масаи,тутси,нилот.Уртача буйлары 180-200 см. ( Слайд 8 ).

-Дөньядагы иң кыска буйлы халык: пигмей ( голландча “ пигмейос”-йодрык кадәрге кеше ).Уртача буйлары 130-150 см. ( Слайд 9 ).

- Намиб һәм Калахари чүлләрендә монголоид расасына керүче бушмен һәм готтентот кабиләләре яши. ( Слайд 10 ).

- Нил елгасының югары агымында яшәүче нилот кабиләсе кешеләре аеруча кара тәнле. ( Слайд  11  )

- Сахара чүле районында яшәүче иң күп санлы халыклар-туареглар.( Слайд 12 ).

Материкның колониаль үткәне. ( слайд 13 )

Африка  илләре өчен хурлыклы булган колониаль чор 16 нчы гасырдан  башлап 20 гасырның 80 нче елларына кадәр дәвам итә.Колония дип үзенең сәяси һәм икътисади бәйсезлеген югалткан илгә әйтәләр.Колонизаторлар җирле халыкны җәберләп,изеп.иң яхшы уңдырышлы җирләрен тартып алып узләрен колга әйләндергәннәр,файдалы казылмаларын чыгарып европага озатканнар,урманнарны кискәннәр,кыргый хайваннарны кырганнар .Озакка сузылган коллык күп кенә Африка илләрен икътисади яктан артка калдыра. 20 гасырның урталарында милли-азатлык көрәше нәтиҗәсендә  барлык илләр диярлек бәйсезлек алуга ирешә.

Африкада яшәүче халыкларның торак типлары. ( Слайд  14-16 ).

Халыкның урнашуы,саны.

Материктагы  халык нигездә яшәү өчен уңайлы булган диңгез буйларында,елга үзәннәрендә  тыгыз урнашкан.Нил елгасы үзәнендә тыгызлык 1 км кв-1500-2000 кешегә җитә.Иң аз тыгызлык Сахара чүлендә 100 кв км- 1 кеше туры килә. Барысы 850 млн га якын кеше яши.

4 Белемнәрне ныгыту. Географик диктант.

  • Туареглар нинди расага  керә? ( европеоид )
  • Нинди халыклар иң озын буйлы булып исәпләнәләр? ( тутси,масаи,хими ).
  • Дөньяда иң кыска буйлы халык? ( Пигмей ).
  • Калахари чүлендә яшәүче, монголоид расасына керүче халыклар. ( бушмен,готтентот ).
  • Материкның төньягында яшәүче халыклар нинди телдә сөйләшәләр? ( гарәп )
  • Күпчелек Африка халыкларында нинди ау кораллары хәзер дә кулланылышта? ( сөңге, ук белән җәя ).
  • Үзенең икътисади һәм сәяси бәйсезлеген югалткан дәүләт ничек атала? ( колония ).
  • Нинди табигый зонада яшәүчеләрнең  торакларының стеналары  балчыктан, хайван тизәкләреннән,төрле ботаклардан өелә? ( саванна)
  • Материкта күпме халык яши? ( 850 млн ).
  • Максималь халык тыгызлыгы күпмегә җитә? ( 2000 кеше ).

 

5.Йомгаклау.Укучылар сезнең белән бу дәресебездә Африкада яшәүче халыклар һәм аларга кагылышлы кызыклы фактлар белән таныштык.

6.Өй эше бирү. Интернет ресурсларыннан  файдаланып Африка халыкларының  берсе турында  чыгыш әзерләп килергә.( Малагасиялеләр,бәрбәрләр,мароккалылар,данке һ.б)

Кулланылган әдәбият:

  1. По материкам и странам.Книга для чтения.Н.П.Смирнова,А.А.Шибанова.1981год.
  2. О.В.Крылова.Уроки географии.7 класс. 1990год.
  3. www/yandex.ru/

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бишек җырлары - халкым рухы"

әдәби-музыкаль кичә...

«Халкым җәүһәрләре» Радиотапшыру (Сценарий мәктәп радиосы өчен әзерләнде) http://pedsovet.org/component/option,com_mtree/task,viewlink/link_id,99802/Itemid,6/

Бүгенге көн  татар теле һәм әдәбияты укытучысына таләпләр үскәннән -үсә бара. Хәзер безнеӊ эш арсеналында акбур белән кара такта гына түгел. Без инде проектлар төзибез, аерым төркемнәрдә эшлибез,...

"Мәдрәсәләрдә мәгърифәтле халкым тарихы"

Г.Тукайның XX гасырда татар яңарышы тудырган бөек шәхес  булуын исбатлау....

Халкыбызның тургае - Салих Сәйдәшев. Дәресэшкәртмәсе.6 сыйныф.

Халкыбызның тургае- Салих Сәйдәшев.Максат:Укучыларны күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның тормышы   һәм иҗат юлы белән кыскача таныштыру.Композиторның  туган илебезгә, ха...

Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы

Эчтәлек I.                   КерешГамил Афзал - милләт шагыйре.II....