Халкыбызның тургае - Салих Сәйдәшев. Дәресэшкәртмәсе.6 сыйныф.
план-конспект занятия (5 класс) по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

 

Халкыбызның тургае- Салих Сәйдәшев.

Максат:

  1. Укучыларны күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның тормышы   һәм иҗат юлы белән кыскача таныштыру.
  2. Композиторның  туган илебезгә, халкыбызга  багышланган әсәрләренә кыскача күзәтү. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
  3. Милли моңнарыбызны тыңлап, музыка сәнгатенә тирән хөрмәт уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon дәрес планы.49 КБ

Предварительный просмотр:

                      Халкыбызның тургае- Салих Сәйдәшев.

Казан шәһәре Совет районы  175 нче урта гомуми белем мәктәбе

2 квалификацион категорияле укытучы Әхтямова Гөлназ Мингали кызы.

Максат:

  1. Укучыларны күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның тормышы   һәм иҗат юлы белән кыскача таныштыру.
  2. Композиторның  туган илебезгә, халкыбызга  багышланган әсәрләренә кыскача күзәтү. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
  3. Милли моңнарыбызны тыңлап, музыка сәнгатенә тирән хөрмәт уяту.

1 нче слайд (дәреснең темасы).

Җиһазлар: С.Сәйдәшев портреты, китаплар күргәзмәсе, шигъри юллар язылган плакатлар, әсәрләренең 2 томлыгы, презентация, декорация,  магнитофон язмалары, фотолар, әдәби китаплар, һ. б.  

Дәрес төре: дәрестән тыш чара.

Методлар: укытучы сүзе, әңгәмә, җырлау, җырларны тыңлау.

2нче слайд. (С.Сәйдәшев портреты)

   Кичә барышы.

Оештыру өлеше. Исәнмесез, балалар! Хәерле көн, сезгә.  Бүгенге кичәбездә татар халкының классик композиторы-  Салих Сәйдәшев  белән танышырбыз.Аның  тормышы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясарбыз.

Төп өлеш.

1нче укучы.

Дәртле җырдан ләззәт ала,

Хезмәт уллары.

Күңелләрдән мәңге китмәс,

Сәйдәш моңнары.

2нче укучы.

 Бу Шопен да, Бетховен да түгел,
Шулар заты, шулар кардәше.
Бу –  татарның җир-табигать биргән
Кабатланмас мәшһүр Сәйдәше.

3 нче укучы.

Бу көйләрдә Көнбатыш та Көнчыгыш та түгел,
Үз аһәңе шушы якларның
Бу көйләрдә мин тарихын укыйм,
Кан тибешен тоям татарның
Бу көйләрдә бөтен тулылыгы,
Матурлыгы туган якларның...
Бу Шопен да Бетховен да түгел,
Бу – Сәйдәше безнең татарның.

”Галиябану”спектакленнән көй яңгырый.

(театральлештерелгән күренеш)

  Фатир күренеше..

Кечкенә Салих кашыкларныны шакылдадып, авыз эченнән талгын  көй көйли. Гармунын алып, уйнап җибәрә. Шулвакыт Шиһап Әхмәров хатыны Әминә  белән кайтып керә.

Шиһап.  Салих энем, исәнме. Хәлләрең ничек? Күрәм, моңланып утырасың. Гармуныңның тавышы әллә кайларга ишетелә.Бигрәк моңлы, матур уйныйсың  да инде үзең!

Салих.  Музыканы бик яратам бит, җизни. Уйнамасам, күңелемә нәрсәдер җитми кебек.Музыка –минем өчен сулар һава бит ул! Сезгә дә  уйнап күрсәтимме?

Шиһап. Әйдәле, энем,  уйна, без  рәхәтләнеп апаң белән тыңларбыз. (Салих гармунда ”Әпипә” көен  уйный.)

Шиһап. Булдырдың! Күңелләрне нечкәртеп җибәредең.

Әминә. Энем, минем! Син бит минем күз нурым, бердәнберем  минем! Бик тырыш инде үзең. Арыгансыңдыр да инде, бар ял итеп ал... (Салих чыга).  Күңеле  бигрәк моңлы, сагышлы  инде үзенең. Их, әти исән булса,  бөтенләй икенче булып үсәр иде, балакаем.

Шиһап. Ни хәл итәсең бит,  язмышы шундый күрәсең. Салих бик талантлы бала. Бик тырыш.Үз дигәненә ирешүчән, максатчан балага охшый. Әйдәле, без аны  Заһидуллага музыка дәресләрен  ныклап өйрәнергә бирик.

Әминә. И-и, әйбәт булыр иде.  Салих өчен музыка-  билгеле бер бөеклек бит ул. Әйдә, үрләрне яулап карасын.

Шиһап. Шулай... малай музыкага битараф тугел. Мондый сәләт һәм теләк  булганда, киләчәктә зур үрләргә менәр дигән  ышаныч та яши әле миндә. Заһидулла риза булса, берәр яхшырак инструмент, әйтик, пианино аласы булыр. ( Пәрдә)

Рәхмәт, балалар.

3нче слайд.

 Салих Сәйдәшев 1900 елның 3 декаберендә Казанда туа. Әтисе Җамалетдин, авыр тормыштан котылыр өчен, Казанга күченеп килә. Башта төрле авыр эшләр эшли, соңрак милли аяк киемнәре тегәргә өйрәнә. Җамалетдин бик каты авырып, Салих дөньяга килгәнче үлеп китә.

4нче слайд. (С.Сәйдәшевның әнисе)

Әнисе- Мәхүбҗамал Казанда үсә. Аның әтисе шулай ук, аяк киеме тегүчесе була, ә әнисе бик матур итеп түбәтәйләр чигә. Мәхүбҗамал да әнисеннән оста, матур итеп чигәргә өйрәнә.Ул бик матур, мөлаем, ягымлы, сабыр, ачык күңелле  кеше була.  

Җамалетдин белән Мәхубҗамалның ун баласы була.Төрле авырулар булу сәбәпле, балалары яшьтән үк  үлә, гаиләдә Әминә белән Салих кына исән кала.        

Салих кечкенәдән үк музыка белән кызыксына.

                     5 нче слайд (Салихның беренче укытучысы).

Кулына нәрсә тотса, шуннан көй чыгара: агач кашыкмы ,тәлинкәме, аның өчен бар әйбер музыка коралына әйләнә. Үзе уйный,  үзе җырлый, үзе бии.  Беренче укытучысы Заһидулла Яруллин аны ноталар грамотасы белән таныштыра, милли музыкага зур кызыксыну һәм мәхәббәт уята. Салих, бөтен җаны-тәне белән моң дәрьясына  кереп китә.

Кызлар башкаруында “Яулыклы бию” 

6 нчы слайд (Сәйдәшнең яшьлек еллары)

1912 нче елда Сәйдәшнең апасы Әминә Шиһаб Әхмәровка кияүгә чыга. 11 яшьтән соң, Сәйдәшнең яшьлек еллары апасы Әминә, җизнәсе Шиһаб Әхмәровлар гаиләсендә уза.

7 нче слайд (Шиһап Әхмәров)

 Ул Шиһабны әтисе урынына күрә. Бу вакытларда җизнәсе күренекле җурналист булып санала. Җурналист кеше буларак, Әхмәровлар гаиләсенә күренекле кешеләр, композиторлар, язучылар белән аралашырга туры килә. Салих әкеренләп сәнгать  кешеләре белән аралаша. 13 яшендә үк Сәйдәш  рояльдә бик матур моңлы көйләр чыгара башлый. Килгән кунаклар, Салих башкаруындагы көйләрне, рәхәтләнеп тыңлыйлар.  

 8 нче слайд (Салих укыган мәктәп)

 Кечкенә булуына карамастан ул Габдулла Тукай белән бик  дус була. Тукай аның гармунда, рояльдә  уйнавын әсәрләнеп  тыңлый, бу көйләрдән җанына шифа алгандай була.

  Салих Казан музыка училищесында укый, күренекле педагоглардан белем ала.  Сәйдәшев күп төрле уен коралларында : гармун, курай, фортепиано, труба, трамбон, валторна, саксафон, маракас, виолончел, скрипка һәм кларнетта уйный белгән. “Шәрык клубы”на йөрергә яраткан. Анда бик күп концертларда катнашкан.  Аралашучан булганга күрә, аның дуслары бик күп булган.

9 нчы слайд (С.Сәйдәшев һәм К.Тинчурин).

Салих армия сафларында хезмәт итә. 1922 елда, Кәрим Тинчурин тәкъдиме белән, Казанда беренче тапкыр ачылган Кызыл Октябрь  татар театрына музыка бүлеге мөдире һәм дирижер итеп эшкә чакырыла.

10 слайд (С.Сәйдәшев –дирижер). Музыка тыңлау.

Шушы еллар аша аның композиторлык эшчәнлеге башлана. Ул 60тан артык спектакльгә музыка яза. Шулар арасыннан "Зәңгәр шәл", "Кара урман", "Өмә” җыры, “Наемщик" музыкаль драмасыннан Батырҗан һәм Гөлйөзем арияләре һ.б. ”Галиябану”, “Асылъяр”, ”Балдызкай”, ”Чын мәхәббәт”, “Әдрән диңгез” кебек җырларын халык бик яратып тыңлый. Сәйдәш моңнары … Алар синең йөрәгеңә үтеп керә, күңел кылларын тибрәтә. Шул моңнар җанны  сөендерә, ашкындыра, уйландыра. Күңелдә  булган борчу-хәсрәтләрне оныттырып җибәрә.

 ( 11 нче слайд.  Табигать күренешләре)

4нче укучы

Туган якның табигатен таныйм
Бу көйләрдән, Сәйдәш моңыннан,
Кыйгачлатып әнә киек кошлар
Күтәрелә Кандыр буеннан.
Туган якның болыннарын күрәм,
Шул көйләргә җайга тирбәлеп.
Яшь егетләр әнә печән чаба
Изүләрен чишеп җибәреп.

Талгын гына Кызыл Армия маршы яңгырый.

( 12,13,14нче слайдлар Парад күренешләре).

  Һәр тантанада Сәлих Сайдашев иҗат иткән Кызыл Армия маршы яңгырый.  Армия аңа зур хөрмәт күрсәтә,  “Почетлы Кызылармеец” дигән исем бирелә.  Полк клубында Салих Сәйдәшев концертларын оештырырга, үзен хәрби кием белән тәэмин итәргә, аның маршын һәр бәйрәмдә уйнатырга дигән приказ чыгарыла. Салих Сәйдәшев зур сөенеченнән Армиягә бүләк итеп тагын бер марш “Каршылау маршын” яза. Кызыл Армия маршын язган өчен аңа Алтын сәгать бүләк итә. Бу марш Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән парадларда яңгырый. Бүгенгесе көндәдә һәр бәйрәм тантанасы шушы марш белән башлана.

С. Сәйдәшевның балалар өчен  иҗат иткән җырлары да бик күп.  Шулар арасыннан "Килде яз", "Чияләр чәчәк атсын", "Ямьле җәй", "Яшь туристлар җыры", "Зәңгәр күл", "Укучылар вальсы"  хәзерге вакытта да бик популяр һәм балалар тарафыннан яратып башкарыла. Аның әсәрләренең күбесе туган илгә, туган якка, аның гүзәл табигатенә һәм шунда яшәгән тырыш, хезмәт сөюче кешеләргә багышланган. Салих Сәйдәшев татар профессиональ музыкасының әтисе дип санала.

 (15-20 нче слайдларны карау)

Казаныбыз  да  Салих Сәйдәшев исеме белән бик тыгыз бәйләнгән. Салих Сәйдәшев исемендәге “Зур концерт зал”ы,  урамы, музее, һәйкәле... Алар шәһәребезгә  билгеле бер ямь өстәп тора. Олуг композиторыбыз турында булган белемнәрне  тагын да киңәйтү, тирәнәйтү  нияте белән,  сыйныфыбыз белән бу истәлекле урыннарга экскурсиягә чыгарбыз. Мин сезнең актив катнашуыгызга өметләнеп калам. 

Йомгак.

Сәйдәш- ул безнең горурлыгыбыз. Салих Сәйдәшев моңнары   һәрвакытта да безнең йөрәкләрдә булыр.

Шуның белән безнең кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халкыбызның милли бәйрәмнәре. Сабантуй.

Әлеге дәрес рус мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында  (татар төркеме)  үткәрелде. Укучылар милли йолалар буенча презентация карыйлар, әдәби әсәрләрдә бу теманың чагылышын күрәләр, иң мөһиме милли ...

Әдәбият дәресләрендә халкыбызның милли традицияләрен куллану

Укытучы буларак бурычым - үз халкымның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин укучыларымны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти...

Халкыбызның күңел җәүһәрләре

Татар әдәбияты дәресләре өчен кулланма. Халкыбызның үткәне, традицияләре белән танышканда, халык авыз иҗатын өйрәнгәндә файдалы материал дип уйлыйм....

Халкыбызның милли киемнәре.

Тәрбия сәгатьләрендә куллану өчен үрнәк. презентация....

Халкыбызның күркәм гадәтләре (сценарий дня татарской культуры)

Мероприятия такого плана способствуют развитию и обогащению национальных традиций и обычаев народов Поволжья, оказывают благотворное влияние на историческое, культурное и духовное развитие представите...

Халкыбызның бай мирасы аркылы укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү

Мирас... Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз. Матди байлык ул – фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче...

Халкыбызның тугры улы

Язучы-журналист, шагыйрь, тарихчы, Россиянең гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Дамир Хәйрулла улы Гарифуллинның тормыш юлын, әдәби иҗатын һәм күпкырлы эшчәнлеген...