Игра Тамчы-шоу
методическая разработка по географии на тему

Альмухаметова Венера Рафгатовна

Интеллектуаль кунел ачу уены

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tamchy.doc116.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

Борды урта гомуми белем бирү мәктәбе

Химия, биология һәм география  укытучыларының

район  семинары  өчен

ачык  чара

                 

интеллектуаль - күңел ачу уены

Укытучы:

Альмухаметова Венера Рафгатовна

24 январь 2012 нче  ел

        МАКСАТ:

  1. Химия, биология һәм география  фәннәре  буенча  белемнәрне  ныгыту, тирәнәйтү, яңа мәгълүматлар бирү;
  2. Укучыларда игътибарлылык, дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү, мөстәкыйльлекне  үстерү.

Җиһазлау: тур исемнәре язылган слайдлар, проектор, компьютер.

Уен тәртибе: уенда 2 команда катнаша. Өй эшенә: визитка әзерләү (үзләре белән таныштыру, исем, девиз сайлау керә).

Уен  барышы:

        А.б.Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм килгән кунаклар! Бүген без телевизор  экраннарыннан сез  һәр  атна саен  карый  торган  “ТАМЧЫ-ШОУ” интеллектуаль - күңел ачу уенына  җыелдык.

  1.  Ни өчен тамчы соң дисәгез, татар халкында шундый гыйбәрә бар: “Тамчыдан күл җыела” яки “ Тамчы тама-тама ташны тишә”, диләр. Безнең укучыларыбыз да белемне шулай берәмтекләп, тамчылап җыялар да гыйлемле кешегә әйләнәләр.Бүгенге уенда алар үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтерләр.  

Шоу-уенда катнашучылар – 8,10 нчы сыйныф укучылары – химия, биология һәм география фәннәре буенча белемнәрен күрсәтергә тиеш.

Иң элек уеныбызның барышына һәм командаларның чыгышларына бәя бирүче жюри составын билгеләп үтәсебез килә.

1.

2.

3.

Шулай итеп, башлыйбыз!

Хәзер командалар белән танышып үтик. (Капитаннар команда исеме, девизы белән таныштыра, һәр катнашучы тезмә яки чәчмә формада үзе белән таныштырып үтә)

                1 команда       Тапкырлар

Девиз: Тапкыр җиңәр, оттырмас,

             Сезгә куып тоттырмас!  

Визит карточкасы:

Фатима: Мин Бурганова Фатима  –

                  Команда капитаны.

                  Җиңелмичә бу ярышта

                  Яклыйк команда данын.

Ленар:   Фазлыев Ленар мин,

            Беләсезме һәммәгез?

            Бар фәннән дә бик көчле мин

            Җиңеп чыгыйк, әйдәгез.

Вика:   Мин Зинакова Виктория –

                Команданың терәге.

                Дөреслекне яратам мин

               Хаклык -  минем теләгем.

Илназ:    Мин Абдуллин Илназ булам,

               Сынатмыйм бер эштә.

               Ярышларда мин беренче,

               Җиңелмимен һич тә.

Фатима:   “Тамчы – шоу”да ярышабыз

               Командага бүленеп.

               Жюри дөрес бәяләсен

               Безнең уңышны күреп.

2 команда    Зирәкләр

Девиз: Зирәк һәр җирдә кирәк,

             Тик чын зирәк бик сирәк.

Визит карточкасы:

Марина:   Безнең командабызда

              4 кыз.

              Барыбыз да бик тырышлар,

              Өлгерләр һәм уңганнар.

Света:  Команданың капитаны –

                Чернова Марина.

                Аның белән разведкага

                Курыкмый барып була.

Юля:  Ленабыз бигрәк уңган

             Бар эшне дә булдыра.

             Ул ясаган һәрбер рәсем

             Бәйгедә җиңеп чыга.

Лена:   Бик тә уңган кызларыбыз

            Бәйләргә дә, чигәргә.

            Юляның осталыгына

           Тиңнәр дә юк җитәргә.

Марина:   Светабыз оста оештыручы,

              Һәрбер эшне булдыра.

               Шигырьләр ятларга ярата

              Унбиш –уналты бүлекле.

Света :  Хөрмәтле жюриебызга да

                 Бар бездән изге теләк:

                 Очколарны бутамагыз,

                 Гадел булу бик кирәк.

А.б. Командалар  белән  таныштык. Хәзер  аларның  белемнәрен, тапкырлыкларын тикшерәбез.

 

1 ТУР  “Кем күбрәк?” (слайд: 1тур “Кем күбрәк?”)

А.б. Шулай итеп, беренче турыбызны башлыйбыз. Әлеге турның исеме “Кем тизрәк”. Мин һәр командага 10 сорау бирәм , кайсы команда күбрәк дөрес җавап бирер. Һәр дөрес җавапка бер балл куела.

 1 командага (8 класс өчен) сораулар

1. Тукай районы кайсы елда төзелгән? (1976 ел, 20 апрель)

2. Татарстан Республикасының дәүләт флагында ничә төс бар һәм ниндиләр?(3 төс: яшел, ак, кызыл)

3. Периодик законның авторы? (Д.Менделеев)

4.Молекулалар нәрсәләрдән торалар? (атомнардан)

5. Бу элемент исемен планета йөртә?(Уран)

6. Хәзерге типтагы беренче кешеләр? (кроманьонецлар)

7. Нинди кош оясын ярга тишеп ясый? (акчарлак)

8.Борды елгасы нинди елганың кушылдыгы? (Зыча, Зәй)

9. Ил исеме белән охшаш химик элемент (Германий)

10. Шырпыны кайсы агачтан ясыйлар? (усактан)

2 командага (10 класс өчен) сораулар

1.Тукай районы гербында нинди хайван ясалган? (арыслан-лев)

2. татарстан Республикасының мәйданы? (68 мең кв.)

3. Иң таралган металл (алюминий)

4. “Кояш элементы” дип кайсы элементка әйтәләр (гелий)

5. Тамыр нинди функцияне үтәми? (фотосинтез)

6. Алмазның ярлы туганы (графит)

7. Аксымнар составына нәрсәләр керә? (аминокислоталар)

8. Нинди кош оча алмый, ләкин бик оста чума һәм йөзә? (пингвин)

9.Тюльпаннар иле (Нидерланды)

10.Периодик системада үз урыны булмаган бердәнбер элемент бар. Ул кайсы элемент? (водород)

Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

2 ТУР “Игътибарлылык” (слайд: 2тур “Игътибарлылык”)

А.Б. Уенның икенче турына күчәбез. Турның исеме “Игътибарлылык” дип атала. Максатыбыз сезнең ни дәрәҗәдә игътибарлы булуыгызны ачыклау.

1 өлеше.Биремне үтәү өчен экранда бирелгән рәсемнәрне мөмкин кадәр истә калдырырга тырышыгыз. 

 Сораулар:

2 командага

  1. Беренче рәсемдә ничә җимлек күрергә була? (5)
  2. Дүртенче рәсемдә ничә колба сүрәтләнгән? (2)

1 командага

1.Өченче рәсемдә чишмә буенда ничә кеше? (7)

2. Икенче рәсемдә глобуслар бирелгән. Шуларның 5 се бер төрле глобус, берсе кечкенә глобус. Кайсы номер астындагысы кечкенә глобус? (6)

2 өлеше. “Шифр” дип атала. Экранда цифралар белән сүзләр бирелгән. Цифралар кәрәзле телефонның клавиатурасындагы хәрефләргә туры килә. Кайсы команда тиз арада бу сүзләрне кәгазь битенә дөрес итеп язып бирә.

1.Бу үсемлек Төньяк Америкага беренче европалылар белән кертелә, индейлар аны “ак кеше эзе” дип атаганнар.

             5535653544 (подорожник)

2.Кайсы диңгез борынгы заманнарда гарәбә (янтарьный) диңгезе дип аталган?

             2246446453 (Балтийское)

3.Кайсы элементны “тереклек һәм фикер элементы “ дип йөртәләр?

             756756 (фосфор)

3 ТУР“ Җиде сүз – бер җавап” (слайд: “ Җиде сүз – бер җавап”)

Бу турда командаларга сүз нәрсә  турында  барганын белергә кирәк, һәр команда язма рәвештә әлеге сорауга җавап бирә.

1.Бразилия; табигый полимер; эластик; сельва; гевея; югары молекуляр төзелешле; тупигуарани телендә бу сүз “агач яше” дигәнне аңлата. Бу нинди матдә? (каучук)

2. Утрау,томан,нуленче меридин, футбол,сарыкчылык, борынгы дәүләт, “яшел болыннар” иле. Бу нинди ил? (Великобритания)

3.Атмосфера составында 21% ка якын; үтә күренмәле; иссез; төссез; молекуляр массасы 32 тигез; яну процессы өчен кирәк; аннан башка тормыш юк. Бу нинди матдә? (кислород)

Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

4 ТУР “Капитаннар ярышы” (слайд: “Капитаннар ярышы””)

А.б. Әлеге  тур -  капитаннар ярышы.

        Һәр  команданың  капитаны бирелгән  сорауларга дөрес  җавап биреп, үз  командасына  өстәмә  очко  китерергә мөмкин. Сорауларга “әйе”  яки “юк”дип җавап бирәсе.

1 нче команда капитанына сораулар:

1. Колибри – Җир шарында иң кечкенә кош. (әйе)

2. Абага чәчәк ата. (юк)

3. Х.Колумб Һиндстанга дип Америкага 3 тапкыр бара. (юк, 4 тапкыр)

4. Гөмбә күзәнәгендә хлорофил бар. (юк)

5. Эритроцитларның күзәнәкләре төшсез. (әйе)

6. Тукай районы территориясендә ташкүмер ятмалары бар. (әйе)

7. Җир шарында 5 океан. (юк, 4океан)

8. Водород – иң җиңел газ. (әйе)

9. Иләктә суны ташырга була. (әйе, кар, боз хәлендә)

10.Яну өчен кислород кирәк (әйе)

2 нче команда капитанына сораулар:

1. Агач кыш көне үсә. (юк)

2. Бамбук – ул агач. (юк, үлән)

3. Идел Россиянең иң озын елгасы. (юк, Обь )

4. Катализатор – химик  реакцияләрне тизләтүче матдә. (әйе)

5. Ык – Татарстан Республикасының иң озын елгасы. (әйе)

6. Крокодилларның мае яшел төстә.(әйе)

7.Эфиопиядә, хатыны белән 25 ел бергә яшәгән өчен, ирләр “За супружескую верность» ордены белән бүләкләнә. (әйе)

8.Метан табигый газ составына керә (әйе)

9.Этил спирты наркотик матдә (әйе)

10.Гадәти шартларда су барлык металлар белән дә реакциягә керә (юк)

Хәзер  нәтиҗә  ясау  өчен  сүз  жюрига  бирелә. Рәхим итегез (жюри командаларның җавапларын бәяли, җиңүче команданы билгели)

Йомгаклау

Җиңүче  команданы  котлыйбыз.

Сез бүген  белемнәрегезне  тикшердегез, ныгыттыгыз. Күрәсез, белемле булу  өчен сезгә  тагын да  күбрәк  белергә, тирәнтен өйрәнергә кирәк. Белмәгәнне  белергә  беркайчан да  соң  түгел. Уңышлар  сезгә!

Бүләкләү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге

Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча...

"Тамчы-шоу"интеллектуальная игра, посвященная со дня рождения М.Джалиля.

Интеллектуальная игра, посвященная к 105-летию со дня рождения М.Джалиля....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Познавательная игра "Тамчы шоу" посвященная М. Джалилю

Познавательная игра "Тамчы шоу" посвященная М. Джалилю...

Интеллектуальная игра "Тамчы ШОУ"

Интеллектуальная игра для учащихся 7-9 классов по предметам биология, география, химия, математика...

Игра Тамчы-шоу

Презентация к игре тамчы шоу...

Интеллектуальная игра "Тамчы шоу"

Интеллектуаль уен 5-6 класс укучылары өчен....