эссе на тему" керэшен киемнэре"
статья по географии (9 класс)

Иванова Мария Ильична

Татар халкы төрле этник һәм этнографик төркемнәрдән тора: Казан татарлары, мишәрлэр, керәшеннәр һәм башкалар. Алар барысы да бер тамырдан , бер туфрактан. Шулар арасында керәшеннәр зур бер урын алып тора. Тел-сөйләм, мәдәнияткә караган үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларны биш төркемгә бүләләр: Казан арты, Түбән Кама, Чистай, Тау ягы, Нагайбәк керәшеннәре. Теләче районы керәшеннәре Казан арты керәшен төркеменә керәләр. Безне икенче төрле Мишә буе  керәшеннәре дип  тә атыйлар. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_na_temu_mish_bue_kershennre.docx19.04 КБ

Предварительный просмотр:

Федеральное государственное бюджетное образовательное учреждение

высшего образования

«Казанский национальный исследовательский технологический университет»

 «Вперед в прошлое - 2019»

Номинация «Сказочное превращение»

Эссе

Тема: «  Мишә буе керәшен киемнәре»

Выполнил:  Иванов Антон Анатольевич

ученик IX класса

Большенырсинской  средней общеобразовательной школы

Тюлячинского муниципального района РТ

Руководитель:

учитель географии

Иванова Мария Ильична

Казань, 2019

 Татар халкы төрле этник һәм этнографик төркемнәрдән тора: Казан татарлары, мишәрлэр, керәшеннәр һәм башкалар. Алар барысы да бер тамырдан , бер туфрактан. Шулар арасында керәшеннәр зур бер урын алып тора. Тел-сөйләм, мәдәнияткә караган үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларны биш төркемгә бүләләр: Казан арты, Түбән Кама, Чистай, Тау ягы, Нагайбәк керәшеннәре. Теләче районы керәшеннәре Казан арты керәшен төркеменә керәләр. Безне икенче төрле Мишә буе  керәшеннәре дип  тә атыйлар. Теләче районында 600 дән артык керәшен кешесе гомер кичерә. Районда, ваграк авылларны исәпләп, 7 керәшен авылы бар.

        Бу төркемнең сөйләмендә , гореф- гадәтләрендә, йолаларында борынгы киемнәрендәге үзенчәлекләр бугенге көндә дә сакланып килә. Керәшеннәрнең тел үзенчәлекләре татар теленнән нык кына аерылып тора.

       Татарстан Республикасының беренче  Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев тә II Бөтендонья татар конгрессында ясаган чыгышында керәшеннәр турында болай диде: “...Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтләрен саклап калган өчен, без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлыбыз...”

Әй керәшен, карендәшем минем –

Халкымның бер асыл бизәге.

Синең көйне бер тыңлаганнарның

Гомерлеккә өзелә үзәге.

Күңелең саф, тыйнак, рухың чиста

Һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй.

Һәрбер кызың миңа сеңлем сыман,

Һәр әбекәй – туган әнкәдәй.

Гәрәй Рәхим

(Григорий Родионов)

     Шулай итеп, без керәшеннәр турында материал туплаганда шуны ачыкладык: чыннан да керәшеннәр, безнең уйлавыбызча, үзләренең гореф- гадәтләрен, сөйләм телләрен, милли киемнәрен башка милләт халыкларына караганда тулырак саклап калганнар.

  Буген без сезне әби- бабаларыбыздан мирас итеп калдырылган мишә буе керәшен хатын кызларының милли киемнәре белән таныштырып китәргә булдык.

   Төрле җирләрдә сибелеп яшәүче керәшеннәрнең бер-берсеннән шактый нык аерыла. Өлкән буын кешеләре арасында әле үзләре сугып теккән, борынгылардан килә торган үрнәкләр белән бизәлгән киемнәрне очратырга мөмкин. Гомүмән, керәшеннәр үзләре суккан тукымалардан теккән киемнәрне әле соңгы елларга кадәр кадәр кигәннәр, фабрика товарларын сирәк кешеләрдә генә күрергә мөмкин булган. Үзләре сугып, үзләре теккән күлмәкләрне кайберәүләр эле хәзер дә кадерләп сандык төпләрендә саклыйлар һәм бәйрәм, туй вакытларында киеп тә йориләр. Күп очракта ул киемнәр тәңкәләр тезеп һәм укалар белән чигеп бизәлгән. Кием- салымнары, тәңкәле бизәнү әйберләренең формасы ягыннан керәшен киемнәре Идел буендагы күрше халыклар- удмуртлар һәм чувашлар белән якын тора. Киемнәр арасында сакланып калган борынгы киемнәрдән иң кузгә ташланганы- баш киемнәре. Үзенчәлекләр, күбрәк хатын-кыз баш киемнәрендә чагыла. Кызларның баш киемнәре яшь киленнәрнекеннән һәм өлкән хатын- кызларныкыннан аерылып тора.

                                                   Калпак

  Ак калпак, калпак- ак мамык җептән озын итеп бәйләнә, очында чугы да була. Яшь кызлар башларына калпак киеп, аның өстеннән укачачак бәйләгәннәр.

   Хәзерге вакытта керәшеннәрдә ак калпаклар сакланмаган, әмма Казан арты төбәгендә, Мишә буе авылларында керәшен кызлары әлн илленче елларга кадәр кичке уеннарга чигүле калпаклар киеп чыканнар. Халык җырларында исә “ ак калпак” сүзе дә еш кулланыла :         

Сүрәкә- мәләнчек һәм чигәчә өстеннән киелә торган баш киеме. Ул укалар белән чигеп, биек итеп тегелгән була. Тантаналы вакыйгалар ( бәйрәм, туй һ.б.) уңае белән гадәттә олы яшьтәге хатын-кызлар кигәннәр. Сүрәкә чигучеләр авылда кадерле һәм дәрәҗәле кешеләр булып исәпләнгәннәр. Сурәкә сүзе халык җырларында да еш кулланыла.

Сүрәкә канаты- сүрәкәнең арткы ягына беркетелеп, аркага төшеп тора, кулдан сугып эшләнгән яки ефәк материядән тегелгән була. Сүрәкә канаты артка асылынган, очы итәкле буладырыйы . Аның өстеннән катыннар җаулыгы бәйли җәш киленнәр, чуклы ак җаулык- дип сөйли иде безнең әбиләр.

 Түгәрәк җаулык- кара ефәк җеп белән чигелгән, кырыйларына ука тотылган, маңгай турысына тәңкәләр тезеп эшләнгән баш киеме. Аны яшь  киленнәр кия. Түгәрәк яулык дип аталса да, бу баш киеме дурт почмаклы,аның уртасына күпертеп чигелгән эре кара бизәкләр төшерелгән. Яшь  киленнәргә мәләнчек, сурәкә, чигәчә киертелгәннән соң, өстән шушы түгәрәк яулыкны бөркәндерәләр.

Кызлар кия торган баш киеме такыя дип аталган. Такыя элекке вакытларда керәшеннәрнең барлык төркемнәрендә дә булган.

                                     Өс киемнәре һәм бизәнү әйберләре.

  Керәшен хатын- кызларның баш киемнәре генә тугел, кулмәк яки җилән өстеннән киелә торган бизәнү әйберләре дә бик үзенчәлекле итеп, тәңкәләр тегеп эшләнгән.

                                   Түшлек ( күкрәкчә)

    Ул тукыма нигезендә эшләнә, күкрәк турысына күлмәк өстеннән киелә. Түшлекне көрәк рәвешендә, төрле төстәге тасмалардан теккәннәр, тоташ һәм челтәр тәңкәләр, төсле ташлар, төймәләр белән бизәгәннәр. Аны төрле яшьтәге хатын-кызлар кигән.

                                                 Тамакса

    Муен-курәк бизәү әйберләрен хатын- кызлар үзләре көмеш тәңкәләрне каты астарга тегеп и ясый торган булганнар. Ювилерлар ул тәңкәләргә, тукымага беркетү өчен, сабак кына куеп биргәннәр. Астарнвң формасына карап, муен- күкрәк бизәү әйберләрен өч төргә бүләргә мөмкин: муенса түшлек, хәситә. Муенса- аскы өлеше тугәрәкләнеп торган зур булмаган астарга тәңкәләр тезеп эшләгән муен бизәгече. Аның өске кырыена(муенгв ятып тора торган өлешенә)-кызыл мәрҗән, ә аскы читенә җиде эре ( бер сумлык) тәңкә тегелгән. Кайбер төркемнәрдә мәрҗән белән эре тәңкәләр арасына өстәмә 2-3 рәт ваграк (50 һәм 20 тиенлек) тәңкәләр тагылган вариантлар да очрый.

Муенса- керәшен хатын-кызлары арасында киң таралган һәм көндәлек кием комплексына хас бизәнү әйбере. Бизәнү әйберләренә сырга,беләзек, җөзек кергән.

                                            Алҗапкыч, күлмәк.

     Алҗапкыч сузе сирәк очракларда өлкән кешеләр сөләмендә алчуперәк формасында да кулланыла. Бизәкләрнең формасы ягыннан алҗапкычлар тубәндәге аталып йөртеләләр : алмалы алҗапкыч, чуптарлы алҗапкыч, чупләмле алҗапкыч.

 Мишә буе керәшен хатын- кызлары калталы күлмәк- бала итәкле күлмәк һәм өсек итәкле күлмәк кигәннәр. Өске итәкле күлмәкне алар кубрәк кызыл һәм күк җептән сугылган алачадан эшләргә яратканнар. Өске итәгенә фабрика эшләп чыгарган төрле төстәге тукыма кулланганнар. Йәш килен калталы күлмәк кийә. Калта диләр, менә күлмәкнең итәгенә бөреп куйалар кечти итәк, калталы күлмәк була.

                                                      Аяк киемнәре

Яшьрәк хатыннар һәм буй җиткән кызлар бәйрәмнәрдә күн аяк киеме, ә өлкән яшьтәгеләр резина калуш кигәннәр.Гади көннәрдә, бигрәктә эш вакытында, хатын-кызлар да оек өстеннән чабата бәйләгәннәр. Шулай итеп, җәйнең матур көннәрендә чат башларында, су буйларында,ямьле болыннарда оештырыла торган түгәрәк уеннарына, май чабу, питырау, тройсын бәйрәмнәренә керәшен хатын- кызлары озын итеп тегелгән калталы ( бала итәкле) күлмәкләр киеп, алмалап сугылган яки чигелгән альяпкычлар бәйләп, башларына тәңкәләр тезеп эшләнгән һәм ука-җепләр белән чигелгән баш киемнәре киеп чыкканнар. Хәзерге көннәрдә кайбер кешеләрдә генә күреп була торган бу борынгы киемнәрне киеп үткәргән  әбиләрнең һәм әниләрнең истәлеге итеп, кадерләп сакларга кирәк. Яшь буынга, ул киемнәрнең исемнәрен әйтеп, киеп күрсәтү узе генә дә ни тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...