Компьютер графикасы. Растрлы һәм векторлы графика
план-конспект урока по информатике и икт (8 класс) по теме

 8 сыйныфларда Информатика һәм МКТ фәне буенча "Компьютер графикасы. Растрлы һәм векторлы графика "  дигән ачык дәрес эшкәртмәсе бирелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_deres_eshkertmese_hasanova_m.m.doc323 КБ

Предварительный просмотр:

Саба муниципаль районы

Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбе

               

Информатика һәм МКТ дан

8 нче сыйныфта

район күләмендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Тема:

“Компьютер графикасы. Растрлы һәм векторлы графика”

Дәрес авторы:

Хәсәнова Миләүшә Мулламөхәммәт кызы

 Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбенең

II категорияле  информатика  укытучысы

2012 ел

Раслыйм:_________                      

Информатика һәм МКТ

8 нче  сыйныф

Тема: Компьютер графикасы. Растрлы һәм векторлы графика.

Программа бүлеге: График мәгълүмат һәм компьютер

Дәреснең максаты:

1.Белем бирү:

Компьютер графикасы, растрлы һәм векторлы графика төшенчәләрен бирү, растрлы һәм векторлы графика үзенчәлекләрен аңлату.

Gimp растрлы график редакторы белән таныштыру, график редакторларда сурәтләр белән төрле операцияләр башкарырга өйрәтү.

2.Күнекмәләрне үстерү:

Компьютерда эшләү күнекмәләрен  үстерү.

3.Тәрбияви:

Укучыларда төгәллек, игътибарлылык тәрбияләү, дәресләрдә алган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәтү.

Дәреснең тибы: яңа белемнәр үзләштерү

Җиһазлау:   компьютер,  интерактив такта, мультимедиа проекты, MS Power Pоint программасында төзелгән презентация, график редактор         (Gimb), тест, практик эш биреме, эш файллары. 

 Дәреснең формасы: аерым һәм төркем белән.

Эш төре: Әңгәмә,интерактив тактада эшләү, тест эшләү, компьютерда эшләү.

Дәрестә минималь белем бирелешенең үтәлеше:

Компьютер графикасы: куллану өлкәсе, техник җайланмалар. Растрлы һәм векторлы графика. График редакторлар һәм алар белән эшләү методикасы.

Укучылар белергә тиеш:

компьютер графикасының куллану өлкәләрен;

график редакторларның төп билгеләнешен;

растр тибындагы  график редактор тирәлегенең төп компонентларын: эш кырын, инструментлар сайлагын, график примитивларны, палитраны, һ.б.

Укучыларга эшләргә тиеш:

 графических редактор ярдәмендә гади рәсемнәр ясау ;

 флеш картада рәсемне сакларга һәм флеш картадан рәсемне чыгарырга.

Бүлек буенча төп терминнар:

График примитивлар

Сызыклар, күппочмаклар, әйләнәләр һ.б. Положение и форма График примитивлар график координаталар системасында тасвирлана

График редактор (ГР)

Гамәли программа — рәсем ясау һәм сызу өчен кулланыла

Иллюстратив графика

Кешегә гадәти инструментларның (карандаш, кисточка, циркуль, линейка) виртуаль аналоглары ярдәмендә компьютернда рәсем ясау

Эшлекле  графика

Төрле оешмаларда иллюстратив материаллар төзү (диаграммалар, графиклар, гистограммалар)

Компьютер  графикасы

Информатика бүлеге, график сурәтләрне компьютер ярдәмендә алу һәм эшкәртү проблемалары өстендә эшли

Конструктор графикасы

Графика, исәпләүләр белән берлектә, ачык формада оптималь конструкцияләр эзләүне үткәрергә, детальләрне уңышлы итеп төзергә, конструкциядә  үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкинлек бирә. ПРАС-проектлауны автоматлаштыру системасының мәҗбүри элементы.

Фәнни графика

Фәнни тикшеренү объектларын визуальләштерү (күрсәтмәле итеп сурәтләү), исәп нәтиҗәләрен график рәвештә эшкәртү, нәтиҗәләрне күргәзмәле итеп бирерлек хисаплау тәҗрибәләре үткәрү

Компьютер графикасын куллану өлкәсе

Фәнни графика, эшлекле графика, конструктор графикасы, иллюстратив графика, сәнать һәм реклама графикасы, компьютерная анимация

Растр тибындагы график редакторның эш режимы

Төп режимнар: рәсем ясау; инструментларны сайлау һәм көйләү; эш төсләрен саклау; тышкы җайланмалар белән эшләү.

Растр тибындагы график редакторның тирәлеге

Эш кыры, инструментлар сайлагы, төсләр палитрасы, файллар белән эшләү өчен сайлак.

График мәгълүматны чыгару җайланмалары

График дисплей, принтер, графика төзүчеләр (плоттер)

                 

Дәрес барышы:

Уңай психологик халәт тудыру (1 мин).

Әби-бабай гореф-гадәтләре белән

Хәерле дип башлыйк һәр эшне.

Хәерле иртә, хәерле көн телик,

Хәерле дип башлыйк дәресне.(слайд 1)

 Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Укучылар, бүгенге дәресебезгә күп кунаклар килде. Халкыбызда “Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач” дигән әйтем бар. Әйдәгез, без, дә елмаеп, кунакларыбызны сәламлыйк.

Оештыру моменты (1мин). Укучыларны барлау. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

 3.Белемнәрне актуальләштерү (3 мин)

Укучылар без Сезнең белән алдагы дәресләрдә нәрсәләр өйрәндек? (Текстлы мәгълүмат һәм компьютер)

Текстлар белән эшләү программалары ничек атала? (Текстлар редакторы)

Без нинди текстлар редакторларыннан файдаландык?

         

Укучыларны дәреснең темасы һәм максаты һәм белән таныштыру (слайд2). Дәфтәрләргә дәреснең темасын язып кую.

4.Яңа тема аңлату (15 мин)

    Информатиканың компьютерда сурәт булдыру һәм аны эшкәртү проблемалары  белән шөгыльләнүче бүлеге  компьютер графикасы дип атала.

   Компьютер экранындагы “рәсемнәр” компьютер хәтерендәге мәгълүматның чагылышы ул.

Беренче компьютерлар дисплейдан башка фәнни һәм  хисаплау нәтиҗәләрен алу өчен генә кулланылган. Хисаплау нәтиҗәләре кәгазьгә АЦПУ (арифметико-цифровые печатающие устройства) лар ярдәмендә бастырып чыгарылган.

Иң элек программалаучылар  символлы бастыру режимында  рәсемнәр булдырырга өйрәнгәннәр (йолдызчыклар, нокталар, хәрефләр ярдәмендә).

Аннары графиканы кәгазьгә чыгару өчен махсус җайланмалар – графика төзүчеләр (плоттерлар) уйлап табылган.

Әлеге җайланма ярдәмендә кәгазь битенә кара кәламе белән график сурәтләр: графиклар, диаграммалар, техник сызымнар һ.б. ясалган.

 Махсус программ тәэмин ителеш булдырылган.

Компьютер графикасын кулланучы төп өлкәләр.

   Компьютерда рәсемнәр ясау өчен  график редакторлардан (пакетлардан)
файдаланалар.

График редактор рәсемнәрне ясау, эшкәртү өчен кулланыла торган программа.

Фәнни графика.

Иң беренчеләрдән  булып барлыккка килә. Аның вазифасы- фәнни тикшеренү объектларын визуальләштерү (күрсәтмәле итеп сурәтләү), исәп нәтиҗәләрен график рәвештә эшкәртү, нәтиҗәләрне күргәзмәле итеп бирерлек хисаплау тәҗрибәләре үткәрү

 Эшлекле графика.

Эшлекле графика төрле оешмаларда еш кулланулучы иллюстрацияләр төзү өчен  кулланыла. План күрсәткечләре, хисап документлары, статистика нәтиҗәләре өчен эшлекле графика ярдәмендә диаграммалар һәм графиклар барлыкка китерелә.

 Конструктор графикасы.

Конструктор графикасын инженер-конструкторлар, яңа техника уйлап табучылар куллана. Компьютер графикасының әлеге төре ПРАС-проектлауны автоматлаштыру системасының (САПР-система автоматизации проектирования) мәҗбүри элементы булып санала. Конструктор графикасы чаралары ярдәмендә яссы сурәтләр (проекция, кисемнәр), пространстволы өч үлчәмле сурәтләр төзергә мөмкин.

Иллюстратив графика.

Иллюстратив графиканың программа чаралары ирекле рәвештә рәсемнәрне һәм сызымнарны башкара ала.

    Иллюстратив графика пакетлары гомуми йөкләмәле гамәли программа белән тәэмин ителешкә карыйлар.

   Иллюстратив графиканың иң гади программа чаралары график редакторлар дип атала.

Сәнгать һәм реклама графикасы

Сәнгать һәм реклама графикасы компьютер ярдәмендә реклама роликлары, мультфильмнар, компьютер уеннары, видеодәресләр, видепрезентацияләр эшләргә мөмкинлек бирә.

Бу максатларга ирешү өчен график пакетлар хәтер һәм тиз эшләү өчен зур ресурслар таләп итәләр. Реалистик сурәтләр булдыру өчен катлаулы математик аппарат кулланыла.

 

 КРОССВОРД –интерактив тактадан файдаланып 

Компьютер анимациясе

Компьютерда хәрәкәт итүче сурәтләү ясау компьютер анимациясе дип атала. Рәссам-мультипликаторлар өч үлчәмле сурәтләр ясау өчен компьютер графикасы интерфейсыннан (CGI) файдаланалар.

1995 елда CGI дан файдаланып “Уенчыклар тарихы” дип аталган беренче тулыметражлы анимацион фильм төшерелә.

Растрлы һәм векторлы графика

     Компьютер экранындагы  (монитордагы) сурәт   нокталардан торган юллар  җыелмасы график челтәр, яки    растр барлыкка китерә.

    Растрның бер ноктасы     видеопиксель, кыскача   пиксель дип атала.

График челтәрнең MxN үлчәме экранның мөмкинлек сәләтен (разрешающая способность) билгели.

Растрлы графика

Растрлы графикада график мәгълүмат ул – экрандагы пиксель төсләре турындагы бирелмәләр җыелмасы.

Сурәтне фотоаппарат, сканер ярдәмендә керткәндә шулай ук растрлы форматтагы график файллар булдырыла.

Растрлы график файллар экрандагы сурәтнең һәр пикселенең төсе турындагы  мәгълүмат саклыйлар.

Растрлы график редакторлар: PAINT,        Gimp, Paint.net,    Adobe Photoshop,     Corel Photo Paint.

   Растрлы сурәтнең сыйфаты график челтәр  үлчәменә , ягъни экранның мөмкинлек сәләтенә    (разрешающая способность экрана) бәйле.

Беренче фотография мөмкинлек сәләте 400х561.

Икенче фотография мөмкинлек сәләте 200х280.

Өченче фотографиянең мөмкинлек сәләте 100х140.

Растрлы графиканың

Өстенлекләре:

Югары сыйфатлы  рәсемнәр ясарга мөмкинлек бирә;

Сыйфатсыз фотографияләрне яңартырга, төссез фотографияләрне төсле итәргә, рәсемдәге вак дефектларны бетерергә мөмкинлек бирә.

Җитешсезлекләре:

График файлларның үлчәмнәре зур була;

Үлчәмнәрен үзгәртү, бору һ.б. үзгәртүләр башкарганда сурәтнең сыйфаты  кими.

Векторлы графика

Векторлы график мәгълүмат – рәсемне төзүче график элементлар  (примитивлар): туры сызык, дуга, эллипс, турыпочмаклык һ.б. ның тасвирламасы ул.

Мәсәлән:  СЫЗЫК (Х1,Ү1, Х2,Ү2)

     ӘЙЛӘНӘ (Х,Ү, R)

     ТУРЫПОЧМАКЛЫК (Х1,Ү1, Х2,Ү2) 

   Векторлы график файллар

 график примитивлар

тасвирланышын саклыйлар.

Векторлы графиканың

Өстенлекләре:

Киңәйткәндә һәм кысылганда векторлы сурәтләрнең сыйфаты бозылмый;

Векторлы форматтагы файллар чагыштырмача зур түгел.

Җитешсезлекләре:

Теләсә нинди рәсемне җиңел генә график элементлар ярдәмендә генә ясау мөмкин түгел, катлаулы рәсемнәр ясаганда күп вакыт һәм хәтер таләп ителә;

Векторлы рәсемне җиңел генә растрлы рәсемгә әйләндереп булса да, растрлы рәсемне векторлыга әйләндерү өчен күп вакыт таләп ителеп тә сыйфатлы рәсем алып булмаска мөмкин.

5. Физкультминут (2 мин)

6. Ныгыту  (3-5 мин)

Тест уздыру ( компьютерда  видеопроектор ярдәмендә тест күрсәтү һәр укучы үзенә бирелгән таблицаларны тутыра

1. Растрлы график сурәт ...  төзелә

a) төрле төстәге нокталардан-пиксельләрдән;
b) график примитивлар-нокталар,сызыклар, төрле фигуралардан;

2. Векторлы график сурәт ...  төзелә

a) төрле төстәге нокталардан-пиксельләрдән;
b) график примитивлар-нокталар,сызыклар, төрле фигуралардан;

3. Схемалар, сызымнар, мәктәп эмблемасы ясау өчен сез нинди графикадан файдаланасыз?

a) Растрлы графика;
b) Векторлы графика.

4. Цифрлы фотографияләрне редакцияләү өчен сез  нинди графикадан файдаланасыз?

a) Растрлы графика;
b) Векторлы графика.

5. График сурәтне ясау, редакцияләү  өчен кулланыла торган программа ничек атала?

a) Текстлар редакторы;
b) График редактор;
c) Таблица редакторы.

Дөреслеген тикшерү (укучылар таблицаларын алмашып эшләнгән эшләр санын язып куя укытучыга тапшыра) (слайд 35)

1

2

3

4

5

a

b

b

a

b

Растрлы һәм    Векторлы графиканы  (рәсемнәрне) аерып алырга (интерактив тактада эшләнә)

8. Практик эш “Растрлы график редакторда эшләргә өйрәнү” (15 мин)

Экранда төсле сурәт ничек барлыкка килә?

Төсле экрандагы һәрбер пиксель кызыл, яшел һәм зәңгәр төсләрдән торган өч ноктаның җыелмасы ул.

       Кызыл, яшел һәм зәңгәр төсләр кушылмасыннан экранда төсләр палитрасы (төсләр күплеге) барлыкка килә.

     Төсләр барлыкка китерүнең мондый ысулы RGB  төсләр моделе дип атала.

 

Gimb2 растрлы график редакторының сайлагы, файллар белән эшләү алымнары, инструментлары, төсләр палитрасы белән таныштыру

Техника куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү (1 мин)

Мониторга, үткәргечләргә кагылмаска.

Монитор, клавиатура өстенә әйберләр куймаска.

Дымлы кием һәм юеш куллар белән ЭВМда эшләмәскә.

Кирәкмәгәнгә клавиатурага басмаска.

Укытучы аңлатуын игътибар белән тыңларга.

Күрсәтмә булгач кына эшли башларга.

Эшләгәндә дөрес итеп утырырга .

Практик эш Стационар компьютерларда (10 мин) (Укучыларга практик биремнәр таратыла)

Эш өстәлендәге Gimb2 растрлы график редакторга керергә.

Эш өстәлендәге Үрдәкләр рәсемен ачарга.

Gimb2 программасында RGB төсләр палитрасында өстәмә төсләр  булдырырга.

График редактор инструментларыннан файдаланып рәсемне буярга.

Эш өстәленә Укучының исеме белән сакларга.

9. Йомгаклау (3 мин)

Дәрескә анализ ясау .Билгеләр кую.

Өйгә эш бирү.

§18, 21, 22 укырга;

 сорауларга җавап бирергә (110, 114 битләр);

PAINT график редакторыннан файдаланып

8 март бәйрәменә открытка ясарга,

открытканы 3507000215@mail.tatar.ru электрон почтасына салырга, яисә “флешка”ларда алып килергә.

VII Рефлексия

• Укучылар Сезгә дәрес ошадымы?

• Сезгә бу дәрестә нәрсәләр ошады?

•  Сез бу дәрестә нәрсәләр белдегез?

 Сезнең алда 3 төрле кәеф сурәтләре бар. Үзегезне дәрестән соң ничек хис итәсез шул төр кәефне сайлап алабыз.

                                                                        

           яхшы                                                           уртача                                                                 начар

Юлбат урта мәктәбе информатика укытучысы Хәсәнова М.М.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Графика и компьютер

Презентацию можно сипользовать по теме "Кодирование графической информации" начиная с 7-го класса....

Тема урока: Растровая и векторная графика. Представление графической информации в компьютере.

Открытый урок, содержащий план - конспект урока, прослеживается межпредметная связь, учащиеся сами формулируют тему урока, разгадывая ребусы; есть презентация к уроку с физминуткой (по теме урока)....

Урок "Изображения в памяти компьютера. Векторная графика. Возможности текстового процессора Word по созданию графических изображений"

Представлена разработка двух спаренных уроков по ИКТ на тему "Изображения в памяти компьютера. Векторная графика. Возможности текстового процессора Word по созданию графических изображений"  в 6-...

Разработка урока "Латин графикасы"

Разработка урока по татарскому языку в 9 классе...

Урок по теме "Представление текста, графики и звука на компьютере"

На уроке воспроизводятся основы понятия "кодирование", изучаются принципы работы с кодировочными таблицами, что поможет при решении задач на нахождение объёма графического и звукового файла....

Методическая разработка практической работы "Создание орнамента для ручной вышивки крестом на компьютере при помощи графического редактора.". Модуль "Компьютерная графика. Черчение.""

Цель - составление схемы рисунка для ручной вышивки крестом на компьютере с помощью графического редактора. Имеются в предложенной методической разработке планируемые результаты, технологическая карта...