КВН "В стране звуков" на татарском языке
методическая разработка на тему

КВН можно использовать на празднике "День родного языка"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvn.docx17.21 КБ

Предварительный просмотр:

Зәй муниципаль  районы

6 нчы гомуми белем  мәктәбе,

Л.Ә.Әхмәтҗанова,

1 нче квалификацион  категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Татар  теле,  3 нче  сыйныф (татар төркеме).

Тема:  “Авазлар илендә”.   ( Грамматик  КВН).

Максат:  укучыларның   аваз-хәрефләрне  дөрес әйтү

һәм  язу  күнекмәләрен  ныгыту;

грамоталы  язу  күнекмәләрен  үстерүне

дәвам  итү;

тапкырлылык  һәм игътибарлылык  тәрбияләү.

Җиһазлау:  грамматик  КВН  биремнәре,  эмблемалар,

алфавит,  “Тартык һәм сузык авазлар”

таблицасы,такта, плакатлар:

  1) “Милләтемнең кояшы син, и моңлы Туган телем”.

  2) “ Бүген була КВН

        Гаҗәп күңелле уен!

     “Сузыклар” һәм “Тартыклар” көч сынаша,

      Менә булыр тамаша.

Дәрес  барышы:

 I.Оештыру  моменты.

а)  психологик  уңай  комфорт  урнаштыру;

б)  дежур  укучы  белән  әңгәмә.

II.  Грамматик  КВН.

а) Командаларга  бүлү,  капитаннар  сайлау.

“Сузыклар”  һәм  “Тартыклар”  командасы.

б)  Командаларның  бер-берсен  сәламләве.

“Сузыклар”  командасына  сүз  бирелә.

1 нче укучы:

Без – сузыклар,  сузыклар,

Төрле  сүзләр  төзибез,

Парлап-парлап  йөрибез,

Бик тә эшчән  үзебез.

2 нче укучы:

Сузыкны  сузып  булса да,

Тартыкларсыз  булмый  ул:

Сузык  белән  тартыкларны

Кушмыйча  сүз  тумый  ул.

3 нче  укучы  белән  капитан  бергә:

Сузыклар  һәм  тартыклар!

Дус  булып  яшик  бергә.

Дәрестә  алган  белемнәр

Юлдаш  булыр  гомергә.

“Тартыклар”  командасына  сүз  бирелә:

1 нче  укучы:

Без,  тартыклар,  ялгыз   гына

Берни  эшли  алмыйбыз.

Сездән  башка  без  сүз  түгел,

Шуңа  да  мактанмыйбыз.

2 нче укучы:

Сезне  иптәшкә  алып  без

Төрле  сүзләр  ясыйбыз.

Әлифбадан  бергә-бергә

Дус  һәм  тату  яшибез.

3 нче  укучы:

Яңгырау да, саңгырау  да

Сүз  төзергә  бик кирәк.

Без  төзегән  сүзләрне

Яза  белмәгән  сирәк.

4 нче укучы   белән  капитан  бергә.

Ике  авазга - бер  хәреф,

Кайчагында  без  шулай.

Безне  дөрес  язарга

Яшьтән  өйрәнү  кулай.

в)  Биремнәр  башкару.

Алып  баручы:

Телне  өйрәнү  әлифбадан  башлана. Хәзер мин  сезгә карточкалар  өләшәм. Аларда, уртадагы  хәрефләрне  укыганда  алфавит  килеп  чыгарлык  итеп, бишәр хәрефле  исемнәр  язарга кирәк.  Кеше  исемнәре  дә  ярый.  Биремне  кайсы  команда  тиз  һәм  дөрес  үтәр икән?  Жюри  членнары,  командаларның  янына  барып, кайсы укучының  күбрәк  сүз  язганын  исәпкә  алыр.

1) Түбәндә  эшне  үтәү  үрнәге  китерелә:

Аб    а       га

То   р   ак

Әр    ә       мә

Та   с    ма

Та     б      ак

Өс   т    әл

Та     в      ык

Га   у   га

Та     г      ан

Сә    ү    дә

Ка    д      ак

Сә     ф   әр

Де    ж      ур

Бә     х   ет

Бо     җ     ра

Шә    һ    әр

Ка      з     ык

Лю    ц    ия

Га      и     лә

Ко    ч    ак

Тө      й     мә

Ка     ш    ык

Ба      к     ыр

Әг    ъ   за

Ка      л     ак

Яр     ы    шу

Ку       н     ак

Ят      ь     мә

Ча       ң     гы

По     э      ма

Пр      о     ба

Ка     ю     та

Пы      я     ла

(Жюри  нәтиҗә  ясый.  Дөрес  язылган  һәр  сүзгә 1 очко  бирелә).

2) Алып  баручы:

Чираттагы  ярышыбыз  “ Тапкырларга – табышмак”   дип  атала.

“Сузыклар”  командасына.

а)  Юкта  бар,  барда  юк,

Юлда  бар,  юньдә  юк.  ( “У”  авазы)

б)  Үрдә  бар,  ирдә юк.

Бүлмәдә  бар,  урамда  юк.  ( “У”  авазы)

в) Җирнең  уртасында  ни  бар? ( “И”  авазы)

г)  Тәрәзә  төбендә  нәрсә  бар?  Шуны  тап. ( “ Ә” хәрефе)

д)  Бер хәрефе  бер иҗек,

Исеме  була  ничек?  ( И,у,ю)

“Тартыклар”  командасына.

а)  Дәрес  башында  без  нәрсә  ишетәбез?

(“Д” авазын)

б)  Яз  белән  көз  нәрсәгә  тәмамлана?

(“З” авазына)

в)   Тыкрык  башында  нәрсә  бар?

(“Т” хәрефе)

г)    Алмагачның   төбендә  нәрсә  бар?

(“Ч” авазы)

  1. Сорауларга  җавап  бирү.

( Кайсы  команда  алдан җавап  бирә, шуңа  очко  куела.)

  1. Сүзләрне  юлдан-юлга  ничек  күчерергә?
  2. Сүзләр  нинди  очракларда  баш  хәрефтән  языла?
  3. Я  хәрефе  нинди авазлар  белән  белдерелә?
  4. Татар  телендә  басым  кайсы  иҗеккә куела?
  1. Сүзләрне  татарчага  тәрҗемә  итәргә:

Город-                            Книга-

Река-                              Урок-

Море-                             Тетрадь-

Солнце-                          Улица-

Мел-                               Деревня-

  1. Сүзләрне  алфавит  тәртибендә  яз:

Шалкан, дала, елан, орлык, роза, сарымсак, урман, гөл,  юл, цирк.  ( гөл, дала, елан, орлык, роза, сарымсак, урман, цирк, шалкан, юл)

6)  Ил-  һәм  Гөл-   тамырларыннан  башланган  кеше  исемнәрен  язарга.

III.  Нәтиҗә  ясау.  Сүзне жюрига  бирәбез.

IV.  Бүләкләр  тапшыру. Билгеләр кую.

V.   Дәресне  йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа

Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"...

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК»  И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...