Аудирование - метод обучения татарскому языку и его роль в образовательном процессе
материал по теме

Сибгатуллина Миляуша Габдулловна

 

Тыңлау – сөйләмне гади акустик яктан кабул итү генә булса, тыңлап аңлау рецептив сөйләм эшчәнлегенең бер төре буларак карала һәм сөйләмне бер үк вакытта кабул итүне дә һәм аңлатуны да белдерә. Сөйләмне кабул итү төрле дәрәҗәдәге тел берәмлекләренә (фонема, морфема, сүз, җөмлә) анализ һәм синтез ясаудан гыйбарәт. Шул процесста аваз сигналлары кабул ителә һәм алар мәгънә белдерүче буларак “язылалар”, ягъни мәгънәне аңлау, әңгәмәдәшкә билгеле бер фикергә килү мөмкинлеге ачыла. Тыңлап аңлау – аерым авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне, грамматик калыпларны ишетеп танып белү дигән сүз. Бу төр күнекмәләрне булдыру аеруча мөһим, чөнки кешеләр тел ярдәмендә аралашканда, бер-берсенең сөйләмен укып түгел, ә ишетеп аңлап кына әңгәмә кора алалар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сибгатуллина Миляуша Габдулловна, учитель татарского языка и литературы МОУ «Основная общеобразовательная школа №6» Чистопольского муниципального района

Проект

«Аудирование – метод обучения татарскому языку и его роль в образовательном процессе»

                                                                Автор: учитель татарского языка и литературы

Сибгатуллина М.Г.

Руководитель: учитель

татарского языка и литературы

I квалификационной категории

Закирова Г.С.

                                              Чистополь 2009

Эчтәлек

Кереш        

I бүлек. Татар телен өйрәнү тарихына кыскача күзәтү        

§ 1.1. Татар телен өйрәтүнең эчтәлегенә күзәтү        

II  бүлек.  Татар сөйләмен ишетеп аңларга өйрәтү        

§ 2.1. Ишетеп аңларга өйрәтү материалы        

III бүлек. Татар телен өйрәтүдә ишетеп аңлауны куллану        

§ 3.1. “Авазлар” укыту комплексына  анализ        

Файдаланылган әдәбият        

Кушымта. Ишетеп аңлау күнегү төрләре.        

1.        [а] авазы.        

2.        [ә]  авазы.        

3.        [о]  авазы.        

4.        [ө]  авазы.        

5.        [йе],  [йы]   авазлары. Е хәрефе .        

6.        [ү]  авазы.        

7.        [йа],   [йә]  авазлары . Я   хәрефе        

8.        [йу],  [йү] авазлары . Ю   хәрефе        

10.   [ң]  авазы.        

11.   [й]  авазы.        

12.   [һ]  авазы.        

13.    [в] һәм [w] авазлары.        

14.    [җ]  авазы.        

15.    [к] һәм [қ]  авазлары.        

16.    [г] һәм [ Ғ ] авазлары.        

Кереш

Тыңлап аңлау, аудирование төшенчәсе чит телләрне өйрәнүгә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Методик әдәбиятта “аудирование” дип йөртелгән бу процессны аңлату чагыштырмача күптән түгел генә формалашты.

“Аудировать” терминын (латинча “avdire” –дан) инглиз галиме Д. Браун керткән. Аңа кадәр психологик һәм методик әдәбиятта “тыңлау” , “тыңлау һәм аңлау”, “телдән әйткәннәрне аңлау” һәм башка терминнар кулланып киленгән. Димәк, аудирование – әйтелә торган сөйләмне ишетеп (тыңлап) аңлау дигән сүз [11.275].

Тыңлау – сөйләмне гади акустик яктан кабул итү генә булса, тыңлап аңлау рецептив сөйләм эшчәнлегенең бер төре буларак карала һәм сөйләмне бер үк вакытта кабул итүне дә һәм аңлатуны да белдерә. Сөйләмне кабул итү төрле дәрәҗәдәге тел берәмлекләренә (фонема, морфема, сүз, җөмлә) анализ һәм синтез ясаудан гыйбарәт. Шул процесста аваз сигналлары кабул ителә һәм алар мәгънә белдерүче буларак “язылалар”, ягъни мәгънәне аңлау, әңгәмәдәшкә билгеле бер фикергә килү мөмкинлеге ачыла. Тыңлап аңлау – аерым авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне, грамматик калыпларны ишетеп танып белү дигән сүз. Бу төр күнекмәләрне булдыру аеруча мөһим, чөнки кешеләр тел ярдәмендә аралашканда, бер-берсенең сөйләмен укып түгел, ә ишетеп аңлап кына әңгәмә кора алалар.

Тыңлап аңлау укыту-тәрбия процессында телгә өйрәнүнең бер чарасы буларак катнаша һәм төп коммуникатив рольдән тыш та күп төрле, икенчел, педагогик вазыйфаларга ия булып тора. Ул укучыларның сөйләм эшчәнлегенә стимул була, телгә өйрәтү процессы белән идарә итүне тәэмин итә. Укучыларны яңа тел, сөйләм һәм татар халкының милли-тарихи вакыйгалары, күренешләре белән таныштырырга, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру чарасы буларак, гамәлдә сөйләм эшчәнлегенең әлеге төренең мөмкинлекләре бәяләнеп бетмәгән. [7.44].

Чит телгә укытуның беренче адымнарыннан ук балаларны чит сөйләмне тыңларга  өйрәтергә кирәк. Чит  сөйләмне тыңларга өйрәнгәннән соң   авазларны укучылар тарафыннан дөрес әйтелешенә ирешергә кирәк. Шул барьерны үткәч ишетеп аңлау методын кулланып эшли башларга мөмкин.

Мин эшләгән проектның темасы – “Татар телен  ишетеп аңлау методы - Аудирование ”дип атала. Ишетеп аңлау методына дәресләрдә вакытны күбрәк бирерргә кирәк дип саныйм. Бу метод белән эшли башлар өчен авазларны укучылар тарафыннан дөрес әйтелешенә ирешергә кирәк. Шул максатны күздә тотып “Авазлар” укыту комплексы төзелде.  

Әлеге теманың өйрәнелү дәрәҗәсенә килгәндә рус теллеләргә татар телен укытуда ишетеп аңлау күнегүләре турында Асадуллин А.Ш., Харисова Ч.М., Хайдарова Р.З ларның күп кенә хезмәтләрен кулландым.

 Проект эшен  язуда тубәндәге максатлар куелды: татар телен өйрәтүгә караган хезмәтләргә күзәтү ясау, ишетеп аңлауга өйрәтү материалы һәм методикасы белән танышу, “Авазлар” укыту комплексы булдыру һәм аңа анализ ясау.

Хезмәтнең методологик базасы булып Сафиуллинаның Ф.С. ның “Татар телен өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре” (2001), Харисов Ф.Ф.ның “Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре” (2002), Харисова Ч.М. ның “Методика обучения татарскому произношению” (2000), Асадуллин А.Ш. , Юсупов Р.А. ның “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре” (1998) хезмәтләрен тора.

Кереш өлештә, аудированиенең катлаулы сөйләү-уйлау процессы буларак, укыту-тәрбия процессында, телгә өйрәтүнең бер чарасы булуы карала. Монда ук эшнең максаты, бурычлары билгеләнә, методологик базасы, хезмәтне башкаруда кулланылган методлар, эшенең төзелеше күрсәтелә.

I бүлек “Татар телен өйрәнү  тарихына кыскача күзәтү” дип атала. Биредә татар теле өйрәтүнең кыскача тарихына һәм татар телен өйрәтү эчтәлегенә, башлангыч сыйныфларда аудирование буенча сөйләм күнекмәләрен белү дәрәҗәсенә күзәтү ясала.

II бүлек “Татар сөйләмен ишетеп аңларга өйрәтү” дип атала. Бу бүлектә  ишетеп аңлауга  өйрәтү  материалларга мисаллар китерелә.

III бүлектә “Татар телен өйрәтүдә ишетеп аңлауны куллану” дип атала. Бу бүлектә “Авазлар” укыту комплексына анализ ясала.

Йомгак өлешендә  эшкә куелган максат һәм бурычларга ирешү нәтиҗәләре, аудирование күнегүләренең сөйләм телен сөйләм төрен үстерүдә әһәмиятле роль уйнавы, хезмәтнең актуальлеге, чит тел сөйләменә өйрәтүдә мөһим роль уйнавы турында мәгълүматлар бар. Кулланылган әдәбият исемлегендә  эшкә фәнни нигезен тәшкил иткән хезмәтләр, фактик материал туплаган дәреслекләрнең, кулланылган мәкалә, мәгълүматлар алфавит тәртибендә бирелгән.

I бүлек. Татар телен өйрәнү тарихына кыскача күзәтү        

Татар теле методикасын укыту, өйрәнүнең тарихы еракларга барып тоташа. Кызганычка каршы, тупланган тәҗрибә, фактик материал җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән.

Татар телен рус балаларына укыту, татар халкының галим язучысы К.Насыри, укытучы, галим Х.Корбангалиев, Р.С.Газизов хезмәтләрендә аеруча киң чагылыш тапкан. Галим-методистлар фикеренчә, бу хезмәтләр, хәзерге заман хезмәткәрләренә, мәктәптә укыту методикасына ачкыч булып тора. Күпчелек шул чор методик фикерләр, хәзерге методикага тәңгәл килеп тора [Хрестоматия по истории методов преподавания русского языка в начальной школе. – М., 1941. – с.3].

Тупланган мирас һәм соңгы елларда язылган хезмәтләр безгә укытуга дөрес юнәлеш күрсәтеп кенә калмыйлар, хәзерге заман шартларында камилләшкәч, яңа чаралар кулланып, рус балаларына татар теле укытуга нигез булып торалар.

Җәмгыятьтә үзгәртеп кору җилләре татар теленә өйрәтүне дәүләт дәрәҗәсенә күтәреп, 1992 елда “ТР халыклары телләре турында” Закон кабул ителү белән аны хокукый яктан да беркетеп куйды. Аның өченче маддәсендә дә болай язылган: “Тигез хокуклы татар һәм рус телләре – Татарстан Республикасында дәүләт телләре булалар” [6, 1].

80 нче еллардагы үзгәртеп кору процессы рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнү мәсьәләсен дә китереп куя. Шул ук вакытта татарча белмәгән татарларның татар телен өйрәнүгә омтылышы активлашуы да сөйләүлекләр, үзөйрәткечләр, дәреслекләр, төрле  сүзлекләр, ярдәмлекләр, аудиокассеталар төзү һәм бастырып чыгаруга этәрә.

ТР дәүләт телләренең конституция статусы, ТР дәүләт телләрен фәнни өйрәнү, мәктәпкәчә учрежденияләрдә, урта һәм югары уку йортларында дәүләт телләрен куллану, уку йортлары челтәрен үстерү буенча оештыру эшләре, техник тәэминат, татар теленең эшчәнлеген тәэмин итү буенча гамәлләр системасына мәгълүмат технологияләрен кертү, нәшрият, китапханә эше, кинематография, элемтә, дәүләт телләрен куллану өлкәсе, кадрлар әзерләү системасы ТР да бердәм яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү, республикада һәм аннан читтә татар телен торгызуга, гамәли куллануга һәм үстерүгә дәүләт тарафыннан ярдәм итү кебек юнәлешләр, конкрет эшләр билгеләнгән [6, 2].

1993 елда К.Г.Бадиковның “Уроки татарского языка. Самоучитель” китабының яңалыгы – лексика укытуны яңа юнәлештә өйрәтүдән гыйбарәт.

1994 елда Ф.С.Сафиуллинаның “Татарский язык в диалогах” китабы [8] татар сөйләменә өйрәтүдә зур ярдәмлек булып тора.

1995 елда рус балалары өчен телгә өйрәтүнең фәнни-методик нигезенең беренче тапкыр ТР мәгариф министрлыгы махсус программа эшләде [6, 2]. Хәзергә кадәр рус мәктәпләре шушы программа белән эшлиләр, шуның буенча мәктәп дәреслекләре языла.

1995 елда А.Ш. Әсәдуллин һәм Р.А. Юсуповларның “Татарский язык в русскоязычной аудитории” [2] дип аталган югары сыйныфларда укучыларга, студентларга адресланган, темалар бер системага бүлеп бирелгән, алар сөйләргә, тыңлап аңларга, укырга, язарга өйрәнер өчен хезмәт итәләр.

1998 елда А .Ш. Асадуллин һәм Р.А. Юсуповның “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре” [1] китабы авторларның “йомгак” та әйтүенә караганда, рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен өйрәтүне профессиональ югарылыкка күтәрү өчен, беренче шартлар тудырылды.

§ 1.1. Татар телен өйрәтүнең эчтәлегенә күзәтү

Татарстан Республикасының Министрлыгының 1999/2000 уку елы мәгълүматлары буенча, республикада 2490 гомуми белем бирү мәктәбе эшли, аларда 600 меңнән артык укучы белем ала. Шулардан 1283-е мәктәптә рус телле балаларга  татар  теле укытыла. Татарстан Республикасы хөкүмәте кабул иткән чараларга карамастан, чын ике яклы икетеллелек һаман да “тормышка ашкан факт” түгел, татар теле “икенче тел” булганнар әле дә татарча сөйләшә башламады. Ләкин шунысы куандыра, соңгы елларда мөгаллимнәр татар телен өйрәнүгә 72,8% укучының уңай якка үзгәрешен тоя. Димәк, телне өйрәтүгә дәрестәге эш формасының яңалыгы, дидактик материаллар, УТУ куллану, яраткан укытучы стимул булып тора. Шуның өстенә, татар телен авыр үзләштерүче укучылар мөгаллимнең һөнәри осталыгына һәм аның белеменә дә бик мохтаҗ.

Башлангыч сыйныфларда аудирование буенча сөйләм күнекмәләрен белү дәрәҗәсенә күзәтү ясау өчен Харисов Ф. Ф. [12] хезмәтеннән алынган, Чистай  шәһәренең, 6 нчы  мәктәбендә үткәрелгән эксперимент нәтиҗәләренә игътибар итик.  Аның максаты – рус балаларына татар телен ишетеп аңларга өйрәткәндә, башлангыч сыйныфларда авырлыклар һәм җитешсезлекләрне табу, татар авазларын сүзләрдә, грамматик структураларда тану дәрәҗәсен белү тора. Экспериментта катнашкан башлангыч сыйныфта укучы 68 баланың 14%-ы гына, татар авазлары – [а°], [ә], [ө], [ү], [җ], [ң], [һ] ларны дөрес әйтә алмаган, иң авыры [ң], [һ] – 16%, [а°] – 20 %, [ү] – 26% дип уйлыйлар.  [а°] - [а], [һ] - [х] авазларының аермасын алар авыр ишетәләр һәм сүзләрдә дөрес әйтмиләр. Иҗек һәм сүзтезмәләрдә ишетеп аңлау дәрәҗәсен тикшерү өчен, түбәндәге лексик берәмлекләр тәкъдим ителде:

  1. Парта, акбур – мел, чаңгы – лыжи, шәһәр – город, зур өстәл – большой стол.
  2. Бу дәфтәр урындыкта ята. – Эта тетрадь лежит на стуле.

Рәсемнәр ярдәмендә ирешелгән ишетеп аңлау нәтиҗәләре: парта – барысы да дөрес, акбур – 22%, чаңгы – 34%; ә җөмләне бары 19% укучылар гына аңлаган.

Кызганычка каршы, нәтиҗәләрдән күренгәнчә, укучыларда уйлап таный белү сәләте юк диярлек. Бу татар телен өйрәткәндә ишетеп аңлау күнегүләренә игътибар аз булудан килә.

Димәк, татар сөйләменә өйрәткәндә сөйләм эшчәнлегенең бу төрен нормалаштыру күнекмәләре булдыру өстендә эшләргә кирәк.

Тикшерүчеләр билгеләп үткәнчә, яңгыраган сөйләмнең 50% чамасын укучылар ишетми кала. Күзәтүләрдән чыгып, татар сөйләмен аңларга комачаулаучы кайбер сәбәпләрне санарга мөмкин: укытучының аңлатуын игътибарсыз тыңлау, авыр аңлашыла торган сүзләр грамматик фонемалар һәм конструкцияләр күплектән, татар телен өйрәнүгә кызыксыну кимү һ.б.

Бу факт татар телен өйрәнүчеләр өчен тыңлап аңлау эшенең ни дәрәҗәдә катлаулы икәнен һәм бу юнәлештә махсус эш алып барырга кирәклеген тагын бер кат күрсәтеп тора.

II  бүлек.  Татар сөйләмен ишетеп аңларга өйрәтү

Аралашуның иң мөһим шарты – әңгәмәдәшеңнең бер-берсен аңлавы. Атаклы психолог Л.С. Выготский аңлауны фикерләүнең эчке сөйләмдә бара -торган үзгә бер формасы дип саный [5] А.Н. Соколов, Н.И. Жинкин һәм башка галимнәрнең психологик тикшеренүләре шуны күрсәтә: кеше, икенче берәүнең сүзен тыңлаганда, бер үк вакытта ишеткәнен эчтән әйтеп бара, чөнки ишетү тойгысы ишетү-мотор реакциясен кузгата икән [6, 25].

Сөйләм эшчәнлегенең үзгә һәм мөстәкыйль төре буларак, ишетеп аңлауның үзенчәлекләре бар, һәм ул башка сөйләм эшчәнлеге төрләренә катлаулы мөнәсәбәттә тора. Аңлау, Б.В.Беляев фикеренчә, бергә кушылып фикерләү процессын хасил итүче әллә никадәр фикерләү операцияләре нәтиҗәсендә барлыкка килә. Фикерләү процессы, хәбәрләмә эчтәлеген төшенүгә юнәлгәнлектән, аңлы процесс булып тора [3,42].

Сөйләмне ишеткәндә, сүзләр, сүзтезмә һәм җөмләләр хасил итүче эзлекле авазлардан торган тавыш дулкыннары колак аша баш миенең ишетү үзәгенә тапшырыла. Балаларның чит тел сөйләмен зиһенгә алгандагы рецептив эшчәнлеге иң әүвәл мөстәкыйль, актив тануга нигезләнә.

Ишетеп аңлау белән сөйләү укучының телне үзләштерү “дәрәҗәсе” күзлегеннән караганда да, икесе ике күренеш: бала теге яки бу сүзне, сүзтезмә, җөмлә яки текстны, аны үз сөйләмендә куллана белмәскә мөмкин. Шул сәбәпле, бер яктан, рус мәктәбендә татар теле укытуның башлангыч этабында укучыларның сүзләр һәм җөмләләрне аңлау сәләтен, икенче яктан, сүзләрне, сүз формаларын сүзтезмә һәм җөмләләрне (бу күнекмәләр программада бирелә) куллану сәләтен белү һәм ишетеп аңларга өйрәтү методикасын шуңа таянып төзү аеруча мөһим.

Телдән (сөйләшеп) тигез хокуклы ике ягы бар – фикерләреңне әйтеп бирү һәм башкаларның сөйләмен аңлау. Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында икенчесенә азрак игътибар бирелә.

Укытучы ишетеп аңлауга һәм сөйләргә өйрәтүнең тел кыенлыкларын, психологик кыенлыкларын исәпкә алырга тиеш. Шул рәвешле, рус укучысы, татар сөйләмен аңлау өчен, сөйләм авазларын танырга тиеш. Моның өчен, үз чиратында, аңа авазларны әйткәндә сөйләм органнары торышын белү һәм авазларны әйтә алу зарур, чөнки аңлау ишеткәнне эчтән кабатлауга нигезләнгән. Бары тик шуннан соң гына хәбәрләмәнең мәгънәсен аңларга ирешеп була [1, 18].

Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында татар сөйләмен аңларга өйрәтү үзенчәлеге шуңа кайтып кала да инде. Балаларны билгеле бер темпта әйтелүче һәм күрү анализаторы ярдәменнән башка (ягъни бала сөйләүченең артикуляциясен күрмәгәндә, әйтик, магнитофон язмасы тыңлаганда)  кабул ителүче аерым татар авазларын һәм аваз тезмәләрен ялгышмыйча танырга өйрәтү мөһим. Бу очракта байтак кына кыенлыклар туа. Ишетеп аңлауга өйрәткәндә, түбәндәге кыенлыкларны аерып карау кабул ителгән: лингвистик (укучылар сүзләрнең интонацион-фонетик оешуын һәм ритм-мелодикасын аера белмәгәндә), психологик (тыңлаганда нагрузканы дөрес белмәүгә бәйле) һәм физиологик (кайбер укучыларның сөйләү һәм ишетү кимчелегенә бәйле) кыенлыклар.

Рус укучысының ишетеп аңлауга сәләте татар теленең фонологик системасын, грамматика, лексикасын үзләштерүгә бәйле. Билгеле булганча, чит тел сөйләме авазларын сөйләм агышында ишетү авазларының аерым әйтелгәндә сыйфат ягыннан үзгәлеге белән генә түгел, ә балаларда ишетү күзәтүчәнлегенең җитәрлек булмавы белән дә кыенлаша. Кече яшьтәге мәктәп баласының кайбер татар авазларын ана телендәге “охшаш” фонемалардан аера алмавын да искә төшерик.

Ишетеп аңлауны еш кына уку белән чагыштыралар. Икенчесендә дә хәбәр кабул итү турында сүз бара бит: беренчесендә – телдән, икенчесендә – язма сөйләм кабул итү турында. Аерма шунда гына: укыганда кеше укып үткән теләсә кайсы сүзгә “әйләнеп кайта” ала, тыңлаганда ул мондый мөмкинлектән мәхрүм һәм ишетү анализаторында бөтен ишетелгән сүзләрне тотып торырга мәҗбүр, юкса хәбәр кабул ителмәячәк. Рус балаларына татар телен өйрәтү барышында укыган вакытта балаларның текст эчтәлеген җиңел аңлавы, ә аны басма текстка таянмыйча гына тыңлаганда шактый кыен төшенүе беренче чиратта шуның белән аңлатыла. Рус мәктәпләрендә татар телен укытуның беренче этабында телгә алынган хәлнең  сәбәбе шунда:  балалар, татар телен үзләштерергә керешкәнче ана теле дәреслекләрендә басма текст белән эшләргә күнекккән була, ягъни ишетеп сиземләүгә күреп сиземләүдән чыгып “килергә” гадәтләнә. Әнә шундый күрү таянычы булмаганда, татар сөйләмен тыңлаучы бала еш кына югалып кала, ишетә торган сүзләр һәм җөмләләрне хәтеренә алырга өлгерми. Шуңа күрә татар теленең беренче дәресләреннән үк рус балаларына ишетү хәтерен үстерә, татар сөйләмен ишетеп аңларга күнектерә башлау зарур [4, 25].

Ишетеп аңлауның сөйләү белән дә охшаш яклары бар. Тыңлаганда, сөйләгәндәге сыман, сөйләм органнары артикуляциясе “яшерен” сөйләү белән очрашабыз. Тыңлаучы сөйләүченең сүзләрен эчтән кабатлап барган кебек була. Анализаторлар эшен күздән кичерсәк, сөйләгәндә сөйләм-мотор, тыңлаганда ишетү анализаторлары активрак икәнне, ләкин тегендә дә, монда да сөйләм органнары артикуляциясе катнашуын күрәбез.

Болары гомуми сыйфатлар иде. Ә менә психологик яктан сөйләү аңлаудан шактый ук аерыла. Сөйләү – актив иҗади процесс. Телдән сөйләмне зиһенгә алу пассив тел белү дип санала. Бу билгеләмәләр, әллбәттә, шартлы рәвештә аңларга тиеш. Чөнки кече яшьштәге мәктәп баласы өчен татар сөйләмен аңлау – сөйләү кебек үк актив процесс.

Рус телендә сөйләшүче балаларны татар сөйләмен аңларга һәм татарча сөйләргә өйрәтү төрлечә көч куюны, практикага төрле вакыт сарыф итүне сорый, ә инде эш алымнары һәм системасының төрледән-төрле булырга тиешлеген әйтеп тә торасы юк.

Кайбер укытучылар, чит тел укытуның беренче чорында сөйләмне тыңлап аңлауга өйрәтергә иртәрәк, чөнки балаларда хәбәр эчтәлеген аңлауны тәэмин итәрдәй сүз һәм төзелмә байлыгы азрак, дип саный. Мондый караш белән килешеп булмый. Чөнки соңгы психологик тикшеренүләр сөйләмне, фонетик ишетүне, сабый чактан махсус үстерү мөмкинлеген һәм дөреслеген дәлилли. Укучы теләсә нинди тизлектәге чит тел сөйләмен аңлау дәрәҗәсенә җитсен өчен, ишетеп аңлауга чит тел укытуның беренче адымнарыннан, укучыларның тел материалы әле чамалырак чордан ук башлау дөрес булуны да истә тотарга кирәк. Чит тел үзләштерүнең беренче этабында сөйләмне ишетеп кабул итү күнекмәләре ярыйсы гына үскән булса, ишетеп аңлау телне гамәли үзләштерүдә нык ярдәм итәргә мөмкин. Чөнки кече яшьштәге мәктәп балаларының физиологик үзенчәлекләре шул күнекмә барлыкка килгәндә ишетүнең өстенлек алуын күрсәтә.

Бу проблема методикада сөйләүче тавышына күнеккәнлек яки күнекмәгәнлек дип атала. Балалар үз укытучылары тавышына күнегә, аның сөйләмен аңлый. Бер үк тавышны ишетергә гадәтләнүнең тискәре ягы да юк түгел: башкаларның сөйләмен аңлау читенләшә.

Мәктәп тәҗрибәсе күрсәткәнчә, рус телендә сөйләшүче балалар чит кешенең иң гади сорауларына да җавап бирергә кыенсыналар. Гәрчә авыррак сорау булса да, үз укытучыларының “таныш” тавышына кыю җавап бирәләр. Бу очракта укучының мораль халәтен дә игътибарга алырга кирәк, әлбәттә. Чит кешедән тартыну, каушау аның “сөйләм тотышында” чагылмый калмый, билгеле. Ләкин чит тел материалының күнегелгән тавыш белән җиткергәндә әйбәтрәк аңлашылуы – психологлар, методистлар, укытучылар тарафыннан исбатланган факт.

§ 2.1. Ишетеп аңларга өйрәтү материалы

 Ишетеп аңларга өйрәтү программасын төзегәндә һәм сөйләм эшчәнлегенең бу төренә карата материал сайлаганда, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, 1 нче сыйныфта аңларга өйрәтү материалы конкрет булырга, күчерелмә мәгънәле сүзләр кертелмичә төзелергә тиеш. Ул материал күрсәтмәле, образлы итеп бирелергә тиеш, атаклы психолог П.П.Блонский әйткәнчә “Бала сөйләгәннәреңне күреп барган сыман булсын”. Укытучы шул вакытта укучыда барлыкка килгән күзаллаулар дөреслеген дә контрольгә алырга тиеш. Беренче сыйныф баласының синтаксисы башлыча гади җөмлә белән чикләнгәнлектән, аңлау өчен төзелгән материалга озын, катлаулы җөмләләрнең кермәве хәерле. Әлеге хәбәрләмәнең күләме дә чамалы булса яхшы.

2-3 нче сыйныфларда тел составы, хәбәрләмә күләме һәм зиһенгә алу шартлары ягыннан төрле кыенлыктагы материал файдаланыла. Мәсәлән, тыныч дәрес шартларындагы сөйләмне зиһенгә алу шартлары ягыннан төрле кыенлыктагы материалны зиһенгә алу – бер хәл, ә аны табигый шартларда, әңгәмәдәшләр төрле темпта сөйләшкәндә, телдән (сөйләшеп) аралашуга хас тоткарлыклар тәэсир иткәндә, ниндидер сәбәп аркасында тукталып калганда ишетү – бөтенләй башка.

Тыңлау өчен материал биргәндә, билгеле бер эзлеклелек сакланырга тиеш.  Әйтик, рус мәктәпләрендә татар теленең әүвәлге дәресләрендә, беренче сыйныф баласында механик хәтер өстенлек итүен исәпкә алып, телдән үтелгән материалга таянып төзелгән җөмләләр бирергә мөмкин.

Аңларга өйрәтү дәреснең “оештыру өлеше” ннән башлана. Укытучы, беренче көннәрдән үк, дәресне алып бару өчен кирәкле гыйбарәләрне әйтелешкә кертеп җибәрә. Өстәвенә, беренче дәресләрне укучыларның ана телендә үткәрү рөхсәт ителсә дә, алдагы дәресләрдә ана телен катнаштыру кими бара, һәм бөтен укыту процессы тулысы белән татарча алып барыла.

Аңлау өчен бирелә торган хәбәрләр күләме этаптан-этапка арта бара. Шуның белән бергә укытучының хәбәре баштарак, нигездә, телдән үтелгән материалда, таныш түгел сүзләр кертелгән текстларда бирелергә мөмкин. Андый ят сүзләрне аңлау текст эчтәлегенә төшенү өчен бик мөһим булмый, аларның мәгънәсен контексттан чамалау да кыен түгел. (Таныш булмаган сүзләрдән “курыкмау” хәбәрнең гомуми мәгънәсен төшенергә комачауламаганда аларны читләтеп үтү сәләте – ишетеп аңлау күнекмәләре формалаштыруның мәҗбүри шарты).

Ишетү өчен бирелә торган җөмләләрнең күләмен сүз санау юлы белән (уку текстларындагы шикелле) билгеләү тыңлаучыга читен. Хәбәрләмәнең яңгырау озынлыгын исәпләү методиканың бер критериесе булып санала. Балалар ишетә торган нәрсәгә озак игътибар итеп тормый һәм озын-озын текстларны хәтердә тота алмый (ә моннан башкалар хәбәрнең тулаем эчтәлегенә төшенми), шул сәбәпле, беренче этапта тыңларга бирелгән материал күләме бик аз була.

Тыңлау материалының тәкъдим ителү сыйфатына да зур таләпләр куелырга тиеш. Башлангыч сыйныфларда ишетеп аңлау материалы булып укытучы сөйләме тора. Шуның өчен, беренче чиратта аңа югары таләпләр куелу табигый.

Барыннан да элек, укытучы сөйләме татар теленең әйтелеш һәм сөйләм теле нормаларына туры килергә тиеш. Укытучының татарча сөйләве – рус укучысы дәрестә зиһененә ала торган беренче өлге ул. Бу өлге тел атмосферасы тудыра, шуннан баланың татарча сөйләмне аңлау күнекмәләре формалаша. Татар теленең лексик берәмлекләрен һәм грамматик төзелмәләрен башлангычта үзләштерү эше чынлыкта укытучы әйткән өлге буенча бара. Диалоглар, хикәя һәм текстлар шулай ук аның авызыннан “алына”. Болар һәммәсе дә мондый нәтиҗәгә китерә: татарча телдән сөйләмне дөрес аңларга өйрәтер өчен, тыңлау материалының үрнәк дәрәҗәсендә бирелүе, ягъни укытучының үз сөйләме дөрес булу шарт.

Ишетеп аңларга өйрәтү чарасы буларак, укытучы сөйләменең тагын бер “өстенлеге” шунда: кирәге чыкканда, хәбәрнең авыр аңлашылган урынын 2-3 тапкыр кабатларга мөмкин. Ишетеп аңлау,табигый инде, материалның төзелеш үзенчәлекләренә дә бәйле. Рус балалары татар телен башлангыч этапта үзләштергәндә тыңларга бирелгән текстлар үтелгән лексик-грамматик материалга таянырга, тәмамланган эчтәлекле, аерым өзекләргә бүленә торган булырга тиеш. Текстта җөмләләрнең артык озын булмавы шарт. Хәбәрнең төп идеясы, аның башында бирелеп, укучының игътибарын мәгънәгә җәлеп итеп торса яхшы. Укып (күреп) зиһенгә алганда, әлеге төп идея азакта да килә ала.

Тыңлау өчен бик еш кына басма текстны укыйлар. Ләкин материалны болай тәкъдим итү телдән сөйләм үзенчәлекләренә бик үк туры килеп бетми. Шундый үзенчәлекләрнең берсе – пауза, “тынлыкны тутыру чарасы”. Билгеле булганча, табигый рәвештә аралашканда, сөйләүче тавышлар ясый. Алар тулысынча тукталу хисабына гына түгел, сөйләүченең икеләнүен белдерүче авазлар, һәртөрле төртелеп калу, сүзне сузу, кабатлау (шулай-шулай, хәзер-хәзер һәм башкалар) ярдәмендә ясала. Бу өстәлмәләр сөйләүчегә алдагы сүзләрне, фаразларны уйларга мөмкинлек бирә һәм сөйләм темпын акрынайта. Шушы хасиятләрне искә алмыйча төзелгән материал зиһенгә алу читен булып чыга, чөнки ул табигый сөйләмнән кызуырак темпта бирелә. Иң дөресе - текстларны дәреслектән түгел, ә тавышлы махсус ярдәмлектән алу (мәсәлән, мәктәп дәреслекләренең тавышлы кушымталарыннан). Ишетеп аңларга өйрәтү максатыннан, мавыктыргыч фабулалы хикәяләү текстларын файдалану кулайрак, чөнки мондый текст укучыларда ишеткәнне аңлау теләге кузгата. Андый текстларда төп кыенлыклар тасвирлау текстларындагыдан ике тапкырга артыграк була.

Хәбәрне дөрес итеп зиһенгә алуда сөйләүченең сөйләү темпы да гаять әһәмиятле. Хәбәрне бәян иткәндә, сөйләм теленә хас темп сакланырга тиеш дип санала. Чит тел сөйләме темпы укытуның беренче чорында бераз киметелә төшә. Ләкин киметү көчле һәм зәгыйфь формаларга, фраза басымына, ягъни “фразаның интонацион сүрәтенә” хилафлык китерерлек булмый.

Методикада фәнни нигезләнгән нормалар эшләнмәү сәбәпле, рус мәктәпләре өчен татар теле программасында сөйләм темпы күрсәтелгән. Өйрәнелә торган татар сөйләме темпы, ана теле белән чагыштырганда, бер тыңлаганда ук хәбәр эчтәлеген төшенерлек дәрәҗәдә акрынайтылган булырга тиеш дип санала.

Татар сөйләмен тыңлаганда, рус балаларына аның темпы һәрчак бик кызу сыман тоела. Бу нилектән шулай? Беренчедән, балалар дәрестә укытучы белән укучыларның акрын сөйләменә күнегеп бетә, икенчедән, алар үз хәбәрләрен татарча табигый темпта бәян итәргә күнекмәгән.

Бу ишетеп аңлауга өйрәтүне озакка сузарга дигән сүз түгел. Чит тел укыту методикасында түбәндәге фикер аксиомага әйләнде: балаларда чит тел сөйләмен тыңлап аңлау сәләтен үстерүгә укытуның беренче адымнарыннан ук керешү кирәк, ләкин ул сөйләү күнекмәләрен формалаштыру белән бергә булырга тиеш. Тәҗрибә шуны күрсәтә: сөйләм эшчәнлегенең бер төрен икенчесе белән ныгытуда вакыт өзеклеге булу телне үзләштерүне яхшыртмый гына түгел, киресенчә, ирешелгән автоматизмны зәгыйфьләндереп, күнекмәләрнең онытылуына китерә.

Методикада аңлауның ике төре бар: тавышлы сөйләмне ишетеп аңлау (укытучыны, укучыларны, тавыш яңалыкларын тыңлаганда); күрү ярдәмендә аңлау (укыганда). Күрү рецепторлары ярдәмендә аңлауны басма текст кына дип уйларга ярамый, монда сөйләүче үзе дә, аның артикуляциясе, ишарәләре, мимикасы да керә.

Сөйләүчене күрмәгән вакытта(әйтик, радио тыңлаганда яисә телефоннан сөйләшкәндә) сөйләүне аңлау шактый кыенлаша, чөнки “иренгә карап уку” һәм җанлы сөйләмгә хас, аны табигый кабул итәргә булыша торган ишарәләрнең, йөз хәрәкәтләре, тыныш, интонациянең бөтен эмоциональ-экспрессив тәэсире югала. Сөйләүченең булу яки булмавыннан чыгып, ишетеп аңлауга укытуда сөйләмнең тыңлаучыга төбәлгән яки төбәлмәгән булуы аерып карала. Ишетеп аңлау методикасында балаларны “ят” тавыш сөйләмен ишетергә һәм аңларга өйрәтү бик әһәмиятле.

Рус балаларын гадәти темпта татар сөйләмен ишетергә һәм әйтергә өйрәтү – читен эш. Укытуның әүвәлге чорында исә бу мәсьәләне хәл итү бөтенләй мөмкин түгел. Эчке һәм тышкы сөйләмне тикшерү шуны күрсәтә: ана телендә ишетеп аңлау вакытында ишетелә торган сөйләм сигналларын эчтән кабатлау тышкы артикуляциядән 2-3 тапкыр кызуырак бара икән. Чит телдә исә эчке һәм тышкы сөйләмнең якынча шундый тизлегенә фәкать тәрҗемәсез сөйләшә башлагач кына ирешеп була. Рус балаларының татар сөйләмен эчтән ана теленә тәрҗемә итәргә гадәтләнүен исәпкә алсак, чит тел сөйләмен табигый тизлектә кыенрак аңлауның сәбәбе ачыкланыр кебек. Татар сөйләмен ана теле аша аңларга мәҗбүр булу укучыларда татарлар бик кызу сөйләшә дигән тәэсир калдыра да инде. Шуңа күрә, рус мәктәбендә татар теле укытканда, беренче эш итеп, балаларның татар сөйләмен тәрҗемәсез аңлау һәм сөйләм темпын акрынлап ана теле темпына якынайту зарур.

Е.В. Поливанов, Н.С. Трубецкой, Л.В. Щерба, С.И. Бернштейн, А.А. Реформатский кебек галимнәр фонологик ишетүне формалаштыру, ягъни икенче телгә өйрәтү вакытында тыңлый белү һәм чит телне дөрес кабул итү идеясен күтәреп чыгалар. Рус фонологиясенә нигез салган Н.С. Трубецкой раславынча, “теләсә кайсы телнең фонологик системасы барлык әйтелгәннәрне үзе аша үткәрүче иләк ролен үти [7, 52]. Димәк, татар теле дәресләрендә укучылар барлык ишеткәннәрен рус теленең “фонологик иләге” аша үткәрәләр. Бу вакытта интерференция ачык күренә һәм шул сәбәпле, татар теленең үзенчәлекле фонемалар имгәнә, сүзләр, грамматик формалар һәм конструкцияләр дөрес ныгытылмый. Әйтелгәннәрдән, чит телгә өйрәткән вакытта укучыларда тыңлау һәм аңлау күнекмәләрен камилләштерү шарт дигән нәтиҗә килеп чыга.

Инглиз теле укытучылары Г.В. Рогова һәм И.Н. Верещагинаның чит тел укытуының 3 компоненты (лингвистик, психологик, методологик) методикасына таянып [10, 168] татарча сөйләм теленә өйрәтүнең эчтәлеген ачып карыйк. Лингвистик компонент үз эченә телдән һәм сөйләмә материалны ала. Сөйләм материалы фонема, сүзләр, фразиологик берәмлекләр, зур булмаган текстлардан тора. Шуңа күрә рус теле өйрәнүче бала татар авазларын аера белергә тиеш. Мәсәлән: [ө], [к] - [қ] һәм [а], [ә] - [а0], [г] - [ғ] авазларының аермаларын аера белү, авазларның озынлыгын тою [о-ŏ], [э/е -э˘, ы]; һәм сүзләргә дөрес басым куя белү һ.б.

Укытучы әйткән таныш түгел сөйләм берәмлекләрен тексттан яки мекротексттан, ситуациясе белән бәйле рәвештә аңлау. Мәсәлән, укытучы дәрестә укучыларга “Исәнмесез! Утырыгыз!”- ди. Мин Әлфия Исламовна. Мин кем? Дигән сорауны биреп, укытучы укучыларның аңлавын тикшерә. Нәтиҗәдә (күп кабатлаулар аркылы) укучылар репликаны үзеннән-үзе исендә калдыра.

Сүзләрне аңлауга ирешү өчен, укытучыга төрле чара һәм алымнар куллану зарур:

  1. Татар теле дәресләрендәге күрсәтмәлелек ассоциация барлыкка килүнең тизлеге һәм ныклыгына тәэсир ясый, предметлар яки укучыларга тәкъдим ителгән рәсем белән татар сүзе арасындагы вакытлыча бәйләнешкә дә йогынтысы бар. Башлангыч чорда күреп кабул итүнең укучы сөйләмен формалаштыру һәм камиләштерүнең зур йогынты ясавы бәхәссез.

Төрле рәсемнәр,  иллюстрацияләр, компьютер эшкәртмәле   куллану сөйләшү дәресләре алып баруга ярдәм итә. П. Блонский [10,33] тикшеренүләре сөйләмне ишетеп аңлауны иллюстрацияләр һәм рәсемнәр белән турыдан-туры бәйләнешен раслый. Болардан тыш, татар сүзләрен күреп аңлауга уенчыклар, диафильмнар, презентацияләр дә ярдәм итә.

  1. Дәресләрдә төрле уеннар куллану, хәрәкәтләр күрсәтү нәтиҗәсендә дә сүзнең мәгънәсен аңлауга ирешеп була. Мәсәлән, “Гәүдә төзелеше” темасын өйрәнгәндә укучы белән “Күз, колак, борын” уенын оештырырга була, “хайваннар” темасын үткәндә “Бу читлектә кем?” уены (алып баручы күрсәтә, ә укучылар әйтәләр). Шундый уеннар “Танышу”, “Алмашлыклар”, “Төсләр”, “Уенчыклар” һ.б. темаларны үткәндә, ныгытканда яңа сүзләрне истә калдырырга ярдәм итәләр.
  2. Паралингвистик чаралар (интонация, ишарә (жест) сүзләрне аңлаган вакытта шулай ук мөһим мәгънәгә ия. Укытучы малайга күрсәтеп: Бу малаймы? - ди. Балалар җавап бирә: - Малай. Шуларга бәйле рәвештә, В.М. Чистяковның икенче телгә өйрәткәндә паралингвистиканың файдасы турында әйткәннәре искә төшә. “Ишарә, бигрәк тә күрсәтү, аерым очракларда сүзне тиз һәм дөрес аңларга булыша [5, 165 ].
  3. Сүзләрнең мәгънәсен каршы кую юлы белән дә истә калдыру мөмкин (чиста-пычрак, зур-кечкенә, тәмле-тәмсез һ.б.). Мондый сүзләрне аңлауның нәтиҗәлелеге иллюстрацияләр, төрле предметлар кулланган вакытта берничә тапкыр арта.

        Татарстан республикасында соңгы елларда барлыкка килгән яңа тел ситуациясе шартларында – электрон дәреслекләр куллану әһәмиятле.

        Без төзегән “Авазлар” компьютер эшкәртмәсендә – гамәлдәге дәреслекләргә нигезләнеп ишетеп аңлауга бирелгән материалны туплау һәм аны үрнәк рәвешендә җиткерү тора.

Татар сөйләмен аңлауның мәҗбүри шарты булып, бигрәк тә башлангыч сыйныфларда, дидактиканың гомумбилге принциплары нигезендә, ишетү хәтерен камилләштерү буенча эш торырга тиеш. Бу вакытта аларга индивидуаль якын килү кирәк.

Сөйләмне аңлау күнекмәләрен тикшереп тору җиңел эш түгел. Өйрәтүнең башлангыч чорында тикшерү укучыларның продуктив эшчәнлеге һәм уеннар аша тормышка ашырылса, соңрак аутентик текстларга да күчәргә мөмкин.

III бүлек. Татар телен өйрәтүдә ишетеп аңлауны куллану

Соңгы елларда үткәрелгән фәнни тикшеренүләр тыңлап аңлауга махсус өйрәтү кирәк икәнен ачыкладылар. Татар телен ишетеп-тыңлап аңлауга авазларның әйтелешен камил үзләштергәндә генә ирешеп була. Шуңа күрә бу юнәлештә махсус эш алып барырга кирәк.

§ 3.1. “Авазлар” укыту комплексына  анализ

“Авазлар“ укыту комплексы үз эченә 16 теманы ала. Компьютер   эшкәртмәсе  2 бүлектән тора: сузык  һәм тартык аваз хәрефләре бүлеге.

Сузык авазлар бүлекчәсендә  9 тема, ә тартыкларда - 7 тема кертелгән.

Сузык һәм тартык авазлар арасыннан без рус телле балалар өчен

специфик яктан авыр әйтелешле авазларны сайладык: [а] - [å], [ә], [о] - [ō], [ө], [йэ]-[йы], [ү], [йа]-[йә], [йу]-[йү], [э] - [ˉэ];  [ң], [й], [һ], [в], [җ], [к]-[қ], [г]-[ғ].

Һәрбер тема авыр әйтелешле бер авазга багышланган:

  1. Авазның транскрипциясе һәм әйтелеше бирелгән;
  2. Сүзләрдә авазның үрнәк әйтелеше күрсәтелгән;
  3. 3 төрле күнегү кертелгән. (1 - тизәйткечләр, 2 -  мәкаль һәм әйтемнәр, 3 - ишетеп аңлау күнегүләре).

Сузык авазлар:

[å] фонемасы – бер төрле нык иренләшә, беренче, икенче иҗекләрдә ачык күзәтелә. Мондый  хәл увуляр, ирен, борын тартыкларыннан ([қ, ғ, ң, х, м, б, п, н]) соң була. Мәсәлән, [åт], [бåлå], [åлмå], [шåкмåклар]. 

А хәрефе

[а] фонемасының икенче төре рус телендәге [ā] авазына охшашрак әйтелә һәм күп  иҗекле сүзләрнең соңгы иҗекләрендә килә, рус сүзләрендә ишетелә:  [афиша], [аквариум], [артист].         

Ә хәрефе     [ә] фонемасы – сүзнең нигезендә дә, кушымчаларда да актив кулланыла. Мәсәлән, [әти], [әтәч], [кәшәкә], [әни], [күлмәк], [тәрәзә], [дәфтәр].

             [о] фонемасы – ул сүз башында, сүз уртасында килә, әмма беренче иҗектә күбрәк кулланыла. Үзеннән соң килгән кыска  [ы] авазын иренләштерә.  Мәсәлән,  [ботка], [солоº], [болоºт].  

О хәрефе

              [ō] фонемасы рус теленнән кергән сүзләрдә генә очрый. Мәсәлән, [ōткрытка], [кōверт], [пиōнина], [паравōз].

Ө хәрефе      [ө] фонемасы – гадәттә беренче иҗектә кулланыла һәм икенче, өченче иҗекләрдә килгән [э] авазын иренләштерә. Мәсәлән, [өрәңгэº], [сөт], [өстәл], [көтү].

калын сүзләрдә [йы]» дип укыла. [йылга], [йылан].

Е хәрефе   

      нечкә сүзләрдә «[йэ]» дип укыла., Мәсәлән [йэфәк], [йэгэт], [йэгэрмэ].

Ү хәрефе              [ү] фонемасы – иренләшкән озын сузык аваз. Мәсәлән, [үрдәк], [үтүк], [үлчәү], [бүре], [үрмәкүч]. Соңгы иҗекләрдә килгәндә кушымча була. Мәсәлән, [әйтү], [көлү], [сизү].

 Я  хәрефе      сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң калын сүз ләрдә — «йа», нечкә сүзләрдә «йә» дип укыла. Мәсәлән,[йåбалақ], [қыйар], [қуйа], [йар], [пыйåла]; [йәшэл], [чийә],  [сөйәқ].

Ю хәрефе         сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң калын сүз ләрдә —          «йу», нечкә сүзләрдә «йү» дип укыла. Мәсәлән, [йурган], [айу], [йулбарыс]; [йүкә].

             [э] фонемасы. Ул кыска әйтелә, бик еш кыскара, хәтта төшеп кала. Мәсәлән, [эшчэ], [эт ], [эрэмчэк], [эрэ], [эчә].

Э   хәрефе

                [ˉэ] фонемасы – рус сүзләрендә төрле иҗекләрдә кулланыла.

Мәсәлән, [ элеватор], [эксковатор].

         Тартык авазлар:

Ң хәрефе          [ң] – увуляр, йомык, борын авазы. [ң] авазы татар телендә калын һәм нечкә вариантта йөри. Мәсәлән, [таºң], [яңгыр], [туңдырмаº];  [диңгез].

Й  хәрефе        [й]    авазы өрелмәле, сонор аваз. Сүз башында, иҗек башында, сүз ахырында килә ала. Мәсәлән, [йозаºқ], [йомыºрка], [йолдыºз], [йөз], [шаºлтырый].

Һ хәрефе           [һ] авазы – йоткылык авазы. [һ] авазы татар сүзләрендә сирәк очрый. Башлыча, гарәп – фарсы сүзләрендә кулланыла. Мәсәлән, [һава], [һәйкәл], [шәһәр], [һәм].

       [в] фонемасы яңгырау. Ул рус теле аша кергән алынма сүзләрдә генә кулланыла. Мәсәлән, [велосипед],  [ванна], [вагон].

В хәрефе

                    [w] фонемасы. Ирен-ирен, өрелмәле, сонор аваз. Сүз башында, иҗек башында, сүз ахырында килә ала. Мәсәлән, [аºwыл], [аºwырый], [аºwаз].

 Җ  хәрефе             [җ] авазы – ул  сүз һәм иҗек башында еш кулланыла. [җир], [кәҗә], [җәй], [җеп], [җил].

                 [қ] авазы  - шаулы, саңгырау, увуляр аваз. Ул татар теленең үз сүзләрендә сүз,  иҗек башында һәм арткы рәт  сузыклар янында актив кулланыла.  Мәсәлән, [қурчақ], [қåшық], [шåлқан], [туқран].

К хәрефе          

          [к] авазы шаулы, саңгырау, йомык аваз. [к] авазы татар теленең үз сүзләрендә алгы рәт тартыклар янында кулланыла. Мәсәлән, [күкэ], [кишэр], [кәбэстә], [күркә].

          [ғ] авазы - увуляр, өрелмәле, яңгырау аваз. Ул [қ] авазына караганда көчсезрәк әйтелә. Татар сүзләре янында  калын вариантта әйтелә, күбрәк иҗек башында кулланыла.  Алынма сүзләрдә килә. Мәсәлән, [суған], [сандуғач], [ағач].

Г хәрефе        

                [г] авазы – шаулы, яңгырау аваз. Нечкә [г]   татар сүзләрендә алгы рәт сузыклар янында килә. Сүз һәм иҗек башында кулланыла. Мәсәлән, [гөмбә], [гөлҗимэш], [мөгэз], [чөгэндэр].

        Слайдларда авазларны дөрес әйтелешен ныгытып үзләштерү өчен  рәсем-картинкалар, аннан соң диктор тарафыннан үрнәк рәвешендә  әйтелеш куелган. Бу күреп һәм ишетеп аңлауга нигезләнеп эшләү булып тора. Компьютер эшкәртмәсе барлыгы 93 слайдтан гыйбарәт.

        Татарча сөйләмне ишетеп аңларга ирешү өчен, укытучы укучыларны тыңларга өйрәтергә тиеш. Авазларның әйтелешен ныгыту өчен татар халкы фольклорына таянып тизәйткечләр һәм мәкаль – әйтемнәр  диктор тарафыннан  әйтелә. (кара: кушымта)

Йомгак

Безнең максат – рус мәктәпләрендә укучы балалар өчен аудирование  элиментын кулланып камил рәвештә авазларның дөрес әйтелешен үзләштерүгә материал туплау. Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен  эшнең фәнни нигезен Сафиуллина Ф.С., Харисов Ф.Ф., Асадуллин А.Ш., Юсупов Р.А. кебек галимнәрнең хезмәтләре тәшкил итте, бүгенге көндә актив эшләүче алдынгы укытучыларның (“Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” журналларыннан) мәкаләләре өйрәнелде, үзебезгә әһәмиятле мәгълүматлар тупланылды.

 Минем өчен әлеге  эш бик әһәмиятле булды. Бу хезмәт аша аудирование күнегүләренең сөйләм телен үстерүдә зур роль уйнавына төшендек,  яңгыраган сөйләмне аңларга комачаулаучы кайбер сәбәпләрне ачыкладык, ишетеп аңлау механизмының ни рәвешле эшләвенә төшендек, бүгенге көндә рус балаларына татар телен укыту эчтәлегенә, тарихына күз салдык.

Татар телен рус балаларына укыту, М. Корбангалиев, Р. Газизов, А.Ш. Асадуллин, Р.А. Юсупов, Ф.С.Сафиуллина, Ф.Ф.Харисов, И.Л.Литвинов, К.С. Фәтхулова, Р.Р.Җамалетдинов, Р.З.Хайдарова, С.Х.Айдарова кебек галимнәрнең хезмәтләре бүгенге көндә рус телле укучыларга татар телен укутуда нигез булып тора. Әлеге тупланган мирас һәм соңгы елларда язылган хезмәтләр безгә укытуда юнәлеш кенә күрсәтеп калмыйлар, хәзерге заман шартларында камилләшкән яңа чаралар кулланып, рус балаларына татар теле укытуда зур ярдәм итәләр.

Ишетеп аңлау материалы конкрет булырга, күчерелмә мәгънәле сүзләр кертелмичә, образлы, озын булмавы шарт. Аңларга өйрәтү дәреснең “оештыру өлеше” дип аталган җиреннән башлана. Укытучы дәресне алып бару өчен кирәкле гыйбарәләрне кертеп җибәрү ярдәм итә. Татарча телдән сөйләмне өйрәтер өчен, тыңлау материалының үрнәк дәрәҗәсендә бирелүе, ягъни укытучының үз сөйләме, темпы булуы шарт.

Ишетеп аңлау күнекмәләре  дәрестә кулланылырга, билгеле биремнәр үтәү белән кушылып китәргә мөмкин, чөнки алар укытучыга дәресне алып бару өчен кирәкле гыйбарәләрне кертеп җибәрергә, элек үтелгән материалны кабатларга мөмкинлек бирә, укучыларның хәтерен, игътибарын, фикерләү сәләтен үстерергә булыша.

Файдаланылган әдәбият

  1. Асадуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре. – Казань: Мәгариф, 1998. – 151 б.
  2. Асадуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Татарский язык в русскоязычной аудитории. – Казань: Мәгариф, 1995. – с. 205.
  3. Беляев Б.В. Психологические основы обучения русского языка в национальных школах // РЯНШ. – 1992. – №3. – с. 12-18.
  4. Вәлиева Ф.С., Саттаров Р.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрендә татар теле укыту методикасы. – Казань: Раннур, 2000. – 455 б.
  5. Высотский Л.С. Избранные психологические исследования. – М.: Изд-во  АПН РСФСР, 1956. – с. 519.

6. Жинкин Н.И. Речь как проводник информации / [Предисл. Р.Г. Котова, А.И. Новикова] – М.: Наука, 1982. – с. 159.

         1) Закон РТ “О языках народов РТ” // Советская Татария. – 1992. – 25.07. – с. 3-4.

                 2)  ТР халыклары телләре турындагы РТ законы. ТР халыкларының     телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы. – ТР-сы Дәүләт Советы басмасы. – Казан, 1996. – 15-42 б.

7. Сафиуллина Ф.С. Татарский язык. Самоучитель. – Казань: Таткнигоиздат, 1981. – 445 с.

8.   Сафиуллина Ф.С.Ю Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: югары уку йортлары өчен дәреслек. Казан: Мәгариф, 2002. – 407 б.

9.  Сафиуллина Ф.С. Таттар телен өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – ТР “Хәтер” нәшр. 2001.

10. Ф.С., Фәтхуллова К.С. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле                       укыту: 1 нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 104 б.

11. Урта мәктәп программалары.

  1. Рус  мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар теле һәм әдәбияты программасы (I – XI кл.), 1995 – 64 б.
  2. Рус балалары өчен татар теле һәм әдәбияты программасы (I – IV кл), - Казан татар китап нәшрияты, 1992 – 160 б.
  3. Сафиуллина Ф. С., Фәтхулова К. С. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы (1 – 11 сыйныфлар) – Казан: Тат. кит. нәшр, 2003.

         12.   Сафиуллина Ф.С. 1,2,3 сыйныф дәреслекләре. – Казан: Мәгариф, 1                    996. – 186 б.

        13. Харисов Ф.Ф. Рус телендә сөйләшүче балаларны татарчага        өйрәтүнең башлангыч чоры. – Казан: Мәгариф, 1996. – 43 б.

        14.  Ягъфәров Р. Татарский детский фольклор. Казан “Раннур” нәшр. 1999. – 351 б.

       

                                                                                        Кушымта

Кушымта. Ишетеп аңлау күнегү төрләре авазы.

 Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

1. -Аптыратыйммы?

   -Аптырат.

   -Аптыраткан диярләр.

   -Алайса аптыратма.

   -Ник аптыратмыйм?

   -Аптыраткан диярләр дигәнгә аптыратма

  1. Азат, Азат димәгез,

      Азатка ипи бирмәгез.

  Ашамасын, эчмәсен,

  Укуыннан качмасын.

Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Акыллы сузгә кул куй, акылсызга юл куй

Алдакчының аягы кыска.

Алдау бакыр акча кебек: бик кечкенә эшләргә генә ярый.

Алмаз алмаз белән киселә, алган дөреслек белән чишелә.

Арттан әйтер сүзеңне алдан әйтмә

Аткан ук кире кайтмас, әйткән сүз эчтә ятмас

Аш - капкан саен кимер, сүз әйткән  -  саен артыр

Аш ташны эретә, ялган башны черетә.

Күнегүләр.

1.Тыңлагыз һәм [å] авазы кергән сүзләрне атагыз.

Алма, ат, каз, суган, сарык, фабрика, журнал, кайта, балта, аю, баю.

2.Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

         …к,

        т…бигать,

        урм…н,

        т…у,

        к..ен,

        т…шб…к…,

        ф…йд…лы,

        т…б…

  1. [ә]  авазы.

Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

Әлли-бәлли бәбкәсе,

Кайда киткән әнкәсе?

Бигрәк  елый Бәбкәсе,

Нигә кайтмый әнкәсе?

 

Әт-тә әт-тә дип әйт,

Әтәч бирәм.

Әннә әннә дип әйт

Әтәч бирәм.

Әннә әннә дип әйт,

    Әлбә бирәм.

Әлли – бәлли бәбкәсе,

Кая киткән әнкәсе?

Кибетләргә кәнфиткә

Киткән икән әнкәсе.

Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Әлеге дә баягы, шул бер каен таягы.

Әллә аучы этен асрый, әллә эте аучыны асрый.

Әдәм, җәй булса, кышны тели,  кыш җитсә, җәйне тели.

Әдәпсез алда мактар, артта хурлар.

Әдәмне әдәм иткән - әдәп.

Әйберне саклап кисәң, көн дә яңаны киярсең.

     Әйт дустыңны - әйтермен кем икәнлегеңне.

Әгәр тавышы булса, балык та җырлар иде.

Күнегүләр.

1.Тыңлагыз һәм [ә] авазы кергән сүзләрне атагыз.

Исәнмесез, мин, шүрәле, кем, исәнме, исем, кыз, малай.

2.Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

...нисә  - …дәпле кыз.

…нәс  дәрес  эзерли.

…ти белән әнигә …йтәм.

К…бестә  т…мле.

Д…рес  бетте.

Р…сем кир…к.

…ти икм…к кис…

  1. [о]  авазы.

 Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

Тор, тор, балам, тор  инде,

Йокың туйгандыр инде.

Иптәшләрең мәктәпкә

Китә торгандыр инде.

Әлли-бәлли итәр бу,

Олы булып үсәр бу.

Олы булып үскәчтен,

Бохарага китәр бу.

Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Олы казанда кайнаган аш тәмле була.

     Олылык зур эшләр булдыру белән генә табыла

Олылык гәүдәдә түгел, акылда.

Оялган кешенең азыгы тар.

Оялган оя төбендә калган.

Очасы кош ботакның очына кунар.

Орлыгын ашаган кеше - өметен ашаган кеше..

Он-тоз өйдә иләк-чүмеч чөйдә..

Күнегүләр.

1.Тыңлагыз һәм [о] авазы кергән сүзләрне атагыз.

        Корал, сарык, торак, карга, тоз, озак, озын, кәҗә, сорау.

2.Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

        …нык,

        к…да,

        к…дагый,

        …н,

        н…кта,

        к…м,

        б…дай.

  1. [ө]  авазы.

Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

        -Көләм!

-Көл, көл,көлле күмәч ашатырмын.

-Көләм!

-Көлсәң, көл капчыгы  тегәрбез.

                   Өрмә, көчек,өрмәче,

Эч пошырып йөрмәче

Майны килеп ялаган,

Йөрәгенә яраган.

Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Өмет үлмәсә, ризык кимеми.

Өйнең җылысы нигездә.

Өйне салганда нигездән башла,  сүткәндә - түбәдән.

Өйдән чыкканга эт эрмәс.

Өләшү белән бүлешү бер түгел.

Өлешеңә чыккан көмешең.

Өеңдә аш бетсә, яныңнан дуслар китәр

Өйрәнмичә хезмәт юк,  хезмәт итми хөрмәт юк.

Күнегүләр.

1.Тыңлагыз һәм [ө] авазы кергән сүзләрне атагыз.

Көн, бабай, озын, көмеш, Илсөяр, өчпочмак, сөт, орлык, өй.

2.Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

         Г…л,

        икей…зле,

        …мет,

        ун…ч,

        берт…рле,

        ялан…с,

        берт…сле

  1.   [йе],  [йы]   авазлары. Е хәрефе .

Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

     -Егылам.

-Егылсаң, җир күтәрер.

-Егылам.

-Егылсаң җирдән түбән китмәссең әле.

-Егылам.

-Егылсаң, җиргә тотынырсың.

         Бие, бие, бие әле,

Биегәнең юк әле.

Синең биегәннәреңне

Күргәнем дә юк әле.

Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Ерак кардәштән тату күрше яхшы.

Елаган сөрәнгәннән көләр.

Ерак юл атны сыный, авыр юл ирне сыный.

Егылганны елан чагар.

Елан агуы еланга үтми.

Елан койрыксыз булмас.

Ертык зурайса, ямаулык җитмәс.

Егетнең кашына карама, эшенә кара.

Күнегүләр.

1.Тыңлагыз һәм [ө] авазы кергән сүзләрне атагыз.

Елан, бөртек, белем, чыгыш, ел, кырым, керем, елга, егет, егерме, мәктәп.

2.Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

         Б…ре,

         …лга,

        с…ң…л,

        т…ш,

        …лый,

        к…р…м,

        ч…рки,

        ч…б…н.

  1. [ү]  авазы.

Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

Күпер башында күп күркә,

Күп күркәгә кирәк күп көрпә.

Аларның берсе күк күркә,

Күк күркәгә түк көрпә.

Үчтеки, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки,

Үсә-үсә зур булыр,

Бигрәк матур кыз булыр.

Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Үз үлчәмең белән үлчәмә.

Үткән эшкә үкенмә, гомерең зая үтәр.

Үткән эш кире кайтмый. 

Үзең буйсына белмәсәң,  кешегә әмер бирмә.

Үзең булдыра алганнан артыкны эшләп булмый.

Үгезне сөзәргә, балыкны йөзәргә өйрәтмиләр.

Үскән чебеш тавык артыннан йөрми.

Үрдәк баласын йөзәргә өйрәтмиләр.

Күнегүләр.

1.Тыңлагыз һәм [ү] авазы кергән сүзләрне атагыз.

Кием, бүрек, чалбар, итәк, күлмәк, бияләй, үлчәү, үрдәк, яулык, сүзлек.

2.Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

        Б…ләк,

        к…гәрчен,

        …сә,

        ч…лмәк,

        …лән,

        к…бәләк ,

        к…п.

  1. [йа],   [йә]  авазлары . Я   хәрефе

Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

Яр  башында  ялтырап  ят!

Ялтырамасаң,  калтырап  ят  

Өшедем, каттым,

 Яр буена яттым.

 Ярык төймә таптым,

 Ике сумга саттым.

        Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Яхшы исем малдан артык.

Ярлы кеше –зарлы кеше.

Яхшы кунак килсә, хуҗа да тук була.

Ялгыз башым – җан тынычым.

Ярты икмәгең булса да җаның тыныч булсын.

Ярлы уйга бай булыр.

Яхшы ният – ярты дәүләт.

Күнегүләр.

1.Тыңлагыз һәм [йа] авазы кергән сүзләрне атагыз.

        Яңгыр, баш, дөя, ялкын, апа, ияк.

2.Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

Та...к,

...рма,

…шел,

сө...к,

би…ләй,

 ба...н,

кө…нтә,

пы...ла.

  1.  [йу],  [йү] авазлары . Ю   хәрефе 

Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

Мунчала, сабын кулда.

Тәнне юамын суда.

Юа-юа юылган:

Сабын суда юк булган.

 Аючы,аючы,

  Безнең әти аючы,

 Эшләмичә баючы.

 Аю биетеп баючы.

Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Юләргә юл такыр.

Юләр сыйпаганны белмәс.

Юклык юмартның кулын бәйли.

Юмарт булсаң, учыңа йомарлама.

Юаш булганчы чүп бул, чүп булганчы юк бул.

Юаш булма, юкка чыгарсың

Юньсезгә эш куш, үзең очлап чыгарсың

Күнегүләр.

1.Тыңлагыз һәм [йу] һәм [йү]  авазы кергән сүзләрне атагыз.

        Юрган, ай, кыю, мәктәп, юкә, белем, юеш, юл.

2.Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

...галды

җы...

...л

 ...ан

...кә

а...

 ба...

 карта...

 ...нәлеш

 ...ньле

  1.  [Э]  авазы

Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

Эшләки,эшләп ки,

Эшләмәсәң,тилчәң ки!

Эшләп кисәң, баса ки,

Эшләмәсәң, каста ки!

Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Энәсенә күрә җебе, егетенә күрә кызы.

Эт –өреп, егет – йөреп, кыз көлеп картая.

Эшсез гомер – утсыз күмер.

Энә тишегеннән караучыга дөнья бәләкәй.

Эше төшсә – үз кеше, эше бетсә – ят кеше.

Элек күреш, аннан сораш.

Эндәшмәгән кешедә ябәлә юк.

Эткә – сөяк, муллага бәлеш бир.

Күнегүләр.

1.Тыңлагыз һәм [э] авазы кергән сүзләрне атагыз.

        Эре, элгеч, эш, элемтә, урындык, өстәл, эремчек, катык, эксковатор.

2.Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

…ре

…лгеч

…лектр

…тажерка

…нергия

...лемтә

...лгеч

...скерт

10. [ң]  авазы.  

Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

 Яңгыр, яңгыр, ни өчен

 Җирнең битен юасың?

 Җирнең битен юа-юа

 Агартмакчы буласың?

          Яңгыр, яу, яу,яу!

 Илдә уңыш мул булсын,

 Үләннәр дә күп булсын,

 Безнең  сыер тук булсын.

Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Кәҗәнең туганда ук сакалы була.

Песине җиңеп, тычканнан җиңелгән.

Таңнан торганнан эш курка.

Эт, курканыңны белсә, ныграк өрер, ди.

Эт дисәң койрыгы юк,сыер дисәң мөгезе юк.

Үзең беләсең, эт күк өрәсең.

Күнегүләр.

1.Тыңлагыз һәм [ө] авазы кергән сүзләрне атагыз.

Бәрәңге, кебек, маңгай, аңкау, таң, әтәч, саңгырау, яңгырый.

2.Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

    Я…гыр,

         җи…ә,

        да…гырдау,

        та…,

        бәрә…ге.

11. [й]  авазы.  

Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

Йокла, кызым, йокла, кызым,

Йокла, кызым, йом күзең,

Кичтән йокың кала да,

Елап үтә көндезең.

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокларга  да китәр бу,

Йоклап торгач, зур үсеп,

Йөгерепләр китәр бу.

Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Йөзгә бер тулмаган.

Йөккә кергәнче юкка кер.

Йорт хуҗалыгы чабата ясау түгел.

Йортым читтән булса да, сортым бүтән.

Йөзек кашы зур булмый.

Йөрәк яна, төтене башка каба.

Йомшак сөйләгән- йомшак сөягән

Йөз кат әйткәнче бер кат эшләп күрсәт.

Күнегүләр.

1.Тыңлагыз һәм [й]авазы кергән сүзләрне атагыз.

Йон, корт, йорт, йөз, тоз, йөгерә, корым, йөк, тыңлый.

2.Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

    ...озъяфрак,

        …озъяшәр,

        …ок,

        …оту,

        …окы,

         …он,

        …омырка,

        …орт.

  1.  [һ]  авазы.

 Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

Хава чыкмый һавага,

Аңа һава  алама,

Белмим, һава гаепле,

Белмим, Хава гаепле.

Һәммә гамманы беләм,

Һәммә гамьсездән көләм.

Гайбәт һәйбәт сүз түгел

Гайбәт сату эш  түгел.

Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Һәр эшнең рәте бар.

Һөнәрсез яшәү кәҗә савып гомер итү белән бер.

Һөнәрле үлми, чирле үлә.

Һәркем үз аршыны белән үлчи..

Һәр нәрсәнең бәясе күп булган саен  арзаная.

Һәр ишекнең үз ачкычы.

Һәр ертыкка ямау бар, һәр сүтеккә сылтау бар.

Һөнәрсез егет- иясез төбет.

Күнегүләр.

1.Тыңлагыз һәм [һ]авазы кергән сүзләрне атагыз.

Һәм, әти, һаман, шәһәр, хуш, һөнәр, һәрчак, апа.

2.Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

…авалы,

…ау-…ау,

…әвәскәр,

…әрдаим,

…ичкая.

…ава

  1. [в] һәм [w] авазлары.  

Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

Вәсил,Вәсимә, Вахит

Ваклашалар һәрвакыт:

“Кызлар эше ул,Давыт,

Нигә юасың савыт”

Вәли, Вәли-Вәчкә,

Урман тулы чәчкә.

Вәлиләргә барган идем,

Үлә яздым ачка.

Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Ватан барыннан да газиз.

Ватык булса да тәрәзәсе, олы аның дәрәҗәсе.

Вәгъдә- намус көзгесе.

Вөҗдансыз кеше үзәксез агач шикелле: үзлегеннән аварга тора.

Ватанга хезмәт-үзеңә хезмәт.

Вакытсыз ачылган гөл тиз сулар.

Вакыт җиткәч агач та чери.

Вак балык көтүе белән йөри.

Күнегүләр.

1.Тыңлагыз һәм [w]авазы кергән сүзләрне атагыз.

Вакыт, су, тавык, вак, фил, вату, Ватан, кечкенә.

2.Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

     ...акыт,

        …азифа,

        …аграк,

        …әгъдә,

        …атып,

        …ождан.

  1. [җ]  авазы.  

Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

Җитез җирән атым җиктем.

Җитмеш җиде җиргә җиттем.

Җитмеш җиде җирдән яхшы

Җанга якын туган җирем.

Җылак- җылак,  җылкыткан,

Җылап кеше куркыткан.

Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Җир тормышын балык белмәс.

Җиләк җиләккә карап пешә.

Җимешен аша ботагын сындырма.

Җиде тапкыр үлчә, бер тапкыр кис.

Җаның олы булса – һәр эшең олы.

Җаны барның өмете бар.

     Җилгә җиленләп, бозга бозаулап.

     Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый.

Күнегүләр.

1.Тыңлагыз һәм [w]авазы кергән сүзләрне атагыз.

Җиде, ун, җиләк, сигез, җылы, авыл, малай, таҗ, кыз.

2.Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

    Матур ...әй ...иткәч,

        Көннәр ...ылыткач,

        Кырга чыгарбыз,

        ...иләк ...ыярбыз.

15.[к] һәм [қ]  авазлары.

 Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

     

  1. Кәрәми, Кәрәми,

          Казларын да карамый,

          Кәҗәсен дә карамый,

          Бер эшкә дә ярамый.

  1. Кара карга чыккан карга,

Каркылдыйдыр: “Кар!” да “Кар!”

Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Кешенеке белән йорт салма.

Караңгы кичтә күләгә булмый.

Кара болытны кара урман тартыр.

Кара суга кар ятмас.

Кары эресә дә бозы кала.

Камыш судан туймас.

Коры борчак бүрәнәгә ябышмый.

Кабак баштан ярылыр.

Күнегүләр.

1.Тыңлагыз һәм [к] һәм [қ]   авазы кергән сүзләрне атагыз.

        Көймә, әти, күркә, сөт, кабак, күбек, чәй, кишер.

2.Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

 ...ур...а

 ...үр...ә       

 ...ойма

 ...өймә      

 ...абак

 ...үбек  

 ...абак

 ...агыйдә

 ...аурый

16.[г] һәм [ Ғ ] авазлары.

 Тизәйткечне диктор артыннан дөрес итеп кабатла:

  1. Гөлдер-гөлдер  гөлдер бу,

          Кызыл тәпи-кемдер бу?

  1.  Гөлем-гөлем гөлешле,

           Гөлем минем йөрешле

           Гөлдер-гөлдер  гөл итәкле,

           Гөлкәй кызыл читекле.

Әйтемнәрне дөрес итеп әйт:

Гаугага катышма,белмәгән эшкә атылма.

Гадел  башлык- халык өчен, залим башлык – тамак өчен.

Гөл булса,гөлгә куан,гөле булмаса,бөресенә куан.

Гөмбә яңгырга туймас.

Гәүһәр җирдә ятмас.

Гомер итү-илгә хезмәт итү.

Күнегүләр.

1.Тыңлагыз һәм [г] һәм [ғ]   авазы кергән сүзләрне атагыз.

        Гариф, күбәләк, гадел, икмәк, тыгыз, алма, агач.

2.Тиешле хәрефләрен куеп телдән укып бирегез.

…рләвек

а...а

буса...а

         кар...а

а...ач

и...ен

         ти...ез

         ...алим

          ...армун


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Новые роли участников образовательного процесса при интерактивном обучении

О необходимости принципиальных изменений ориентиров и задач педагогики, формирования нового отношения к учащимся, использование в школе современных форм и методов обучения, внедрение эффективных образ...

Использование информационных технологий в процессе обучения татарскому языку

Новые технологии, оборудования и технические средства стремительно ворвались в нашу жизнь, и перед нами встала задача использования современных информационных технологий в качестве своих помощников в ...

Выступление. Методический семинар «Использование аудирования как метода обучения татарскому языку в 5-ых классах»

Исторический обзор трудов по обучению татарскому языку как неродному, содержащийся в лингводидактических исследованиях, показывает, что работы ученых прошлых веков внесли значительный вклад в становле...

Методический семинар «Использование аудирования как метода обучения татарскому языку в 5-ых классах»

Аудирование – это понимание воспринимаемой на слух речи.Проблема: неразработанность вопросов методики обучения восприятию татарской монологической и диалогической речи на слух, отсутствием в тата...

Современные методы обучения татарскому языку русскоязычных учащихся

Использование разнообразных методических приемов во время учебной деятельности, позволяет активизировать познавательную деятельность учащихся, реализовывать на практике гуманистические подходы в обуче...

Современные методы обучения иностранному языку и их роль в развитии коммуникативной компетентности учащихся средней школы. Английский язык

Данная статья затрагивает актуальную в настоящее время проблему компетентностного подхода при обучении иностранному языку. Автором приведены методы обучения, способствующие развитию коммуникативных ко...