Табышларым
методическая разработка по теме

Зәкиева Әлфия Нурзадовна

эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabyshlarym.odt11.06 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

Пыжмара урта гомуми белем бирү мәктәбе

Эссе

“Минем методик табышларым”

                                          Эшне башкаручы:

                                                I категорияле татар теле

                                                  һәм  әдәбияты укытучысы

                                                       Зәкиева Әлфия Нурзада кызы

 

2011 нче ел

                                                  Һәркем үз һөнәрен мактый диләр,

                                          Хезмәтемне чиксез сөям мин:

                                             Көләч йөзле нәни дусларымны

                                             Барыннан да якын күрәм мин.

    Тышта ябалак кар ява . Бигрәк мул булды быелгы кар.Мин шул мул карлы  сукмак буйлап мәктәбемә ашыгам.  Менә бер төркем укучыларым исәнләшеп узды. Алар да мәктәпкә ашыга. Аларның хыяллары зурдан...

Мәктәп каршындагы нык кәүсәле чыршылар бүген дә мине каршы ала. Менә 16 нчы ел инде һәр көн иртә белән мине шушы чыршылар каршылый. Аларның да минем белән кәефләре күтәрелә, кайчак моңсуланып калалар. Бүген дә үз иңнәрендә кар көртләрен тоеп, мине сәламлиләр. Саумы , чыршылар? Мин кабат сезнең янга ашыгам.

            Менә мәктәбем ишеге.Күңелле ыгы-зыгы, балаларның шат тавышлары каршылый мине.Мин һәр көнне мәктәпкә сөенеп, ашкынып киләм. Һәр көнне күргән укучыларымны мин беренче тапкыр күргәндәй шатланып каршы алам.Дистәләгән күзләр миңа яңалык көтеп төбәләләр.Мин елмайсам, елмаялар, борчылсам, кайгыралар. Минем каршымда ни кадәр чиста күңел, саф йөзләр! Бүгенге гади булмаган бер заманда укучының күңелен яулап алу өчен, иң беренче чиратта, укытучының да күңеле саф, шул ук вакытта бай һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Бөреләнеп  кенә килгән бала күңелен уяту, иманлы, шәфкатьле,туры юлга бастыру- гаять четерекле һәм үтә дә җаваплы эш.

   Бала тәрбияләүдә «Укыту» һәм »Тәрбия» процессының бердәмлеге гаять мөһим. Һичшиксез, алар икесе тыгыз бәйләнештә.Чыннан да, әзерлек белән үткәрелгән дәрес укучыга белем һәм төрле юнәлештәге тәрбияне бирә.Белем алу барышында туган якка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә, хисләр дөньясы баетыла.

    Нинди генә яңа методика уйлап тапмыйк, үткәннәргә кире кайтмый мөмкин түгел. Әдәп- әхлак тәрбиясе  атам- бабам йоласында. Әби-бабамның догаларын ишетеп  үстем-үкенмәдем.Мәктәптә татар теле һәм  әдәбияты укытудан тыш, мин «Әдәп-әхлак тәрбиясе» түгәрәген дә алып барам.  Җәмгыятьтә, мәктәптә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме - әдәп-әхлак.Баланы әдәпкә, кешелекле булырга  өйрәтү, шулар буенча гына яшәү һәм аны башкаларга да өйрәтү-һәр укытучының бурычы.   Аларга дөрес тәрбия бирү,аларда кечкенәдән үк  күркәм әхлак сыйфатлары булдыру, төрле бозыклыклардан саклау бик мөһим.

    Бала йөрәген һич кенә дә алдап булмый: синең карашыңны да, сүзеңне дә, хәтта сулышңны да  тоеп яши ул…Һәрберсе- бер могҗиза.

     Мин-быел сыйныф җитәкчесе. Яңа гына тупланган коллективны- 5 нче сыйныфларны -ышанып миңа тапшырдылар. Тугыз бала- тугыз төрле.Үзләре шук, тиктормас, терекөмешләр  диярсең.

        Рәсүл хаталы, ямьсез яза, шуклык ягыннан да беренчелекне бирми, ә үзе шундый эчкерсез, эчендәгесе тышында. Илүзә әкрен уйлый, ләкин фикеренең тирәнлегенә исең китәр.Кулыннан килмәгән эше юк, гади генә әйбердән дә сюрприз ясап куя.Беренче карашка Рәүфә кыюсыз күренә.Ә  үзе: “Яңа елга гәҗитне үзем ясыйм әле”,-дип мине шак каттырды. Ул чыгарган стена  гәҗитенә конкурста беренче урынны бирделәр. Аның бу уңышы Рәүфәгә тагын да кыюлык өстәсен.

       Каршымда эчкерсез, самими сабыйлар.Ничек итеп аларның  күңелен яраламаска?! Ә уйлап баксаң, һәрберсенең эчендә яшерен талант яши. Талантсыз кешеләр булмый, ачылмаган талантлар күп. Бу сорауларны мин үз-үземә бик еш бирәм.

             Минем уйлавымча,укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын, бәхәсләшсен,бергәләп стена гәҗитен дә чыгарсын, кар сыннары  да ясасын...

             Укучыларым киләчәктә кем булырлар – белмим, минем өчен хәзергесе мөһим: алар шәхесен үземнең холкым белән үтерергә тиеш түгел мин.  Укучы шәхесен хөрмәт иткән укытучыны һәрвакыт яраталар. Үзебез дә бит кайчандыр укучылар идек. Һәркем якты киләчәген үзе төзесен—бу минем төп максатым. Ә укытучы  буларак мин һәр дәрестә,һәр сыйныф сәгатендә  моңа ярдәм итәргә тиеш. Матур, зур йорт кирпечләрдән төзелә. Һәр дәрес–бер кирпеч. Шул кирпечләребез нык, ышанычлы булсын иде.

     Әнием:”Бармаклар да тигез түгел,”-дияргә ярата.Чыннан да шулай бит. Балалар төрлечә укый,  фикерләре төрле , һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы..Ләкин һәрберсенең үз урыны бар. Шушы  мөмкинлекләрен  тиешле  юнәлештә кулландыра алсак иде.Чын Кеше булсыннар иде алар. Еллар узар, укучыларыбыз үз урыннарын табып, зур шәхесләр булырлар.  

   Киләчәктә дә мин, иртән эшкә барганда, каршыма очраган  кешеләр арасыннан үз укучыларым мине танып,  минем белән исәнләшеп, хәлләремне белешеп узсыннар иде. Шул вакытта миннән дә бәхетле кеше булмас кебек. Әлегә миңа  көн саен шул чыршыларым янына ашыгырга язсын, Ходай сәламәтлектән аермасын иде. Бары тик шул вакытта мин үземнең хезмәтемнең җимешен тояр идем.

       Ни генә дисәң дә укытучы хезмәте бәяләп бетергесез. Мин уземнең хезмәттәшләремә-иң беренче очракта сабырлык,түземлек,эшләрендә уңышлар һәм ,әлбәттә, укучыларының хөрмәтен теләр идем.

       

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем методик табышларым.

Укытучы эшчәнлегенә бәйле материал....

"Минем методик табышларым" дигән темага эссе

Бу эссе мием методик табышларым хакында....

"Минем методик табышларым" эссе

"Минем методик табышларым"  эссе“ Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә, хезмәттән башка кеше үзенең кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.   Л.Н.Толстой...

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

"Минем методик табышларым" темасына эссе.

Беренче тапкыр эссе язып карадым. Үзең турында язарга авыр икән ул. Укытучы халкы язганны оста тикшерә. Ә үзеңә калса......

ЭССЕ. Минем методик табышларым

ЭССЕ. Минем методик табышларым...

Минем методик табышларым. Эссе

Мәктәп…Кечкенәдән үк мине үзенә тартып торучы бер кыйбла ул. Бәләкәй чакта мәктәпкә мине кызыксыну хисе тартса, үсә төшкәч, белем алу мөмкинлеген...