Икетеллелекнең лингвистик, психологик, социологик, педагогик аспектлары
учебно-методический материал по теме

Татар телен туган тел һәм чит тел буларак укытуда лингвистик, психологик, социологик һәм педагогик аспектларын ачыкларга ярдәм итүче материал.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon iketellelek.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

ИКЕТЕЛЛЕЛЕКНЕҢ ЛИНГВИСТИК, ПСИХОЛОГИК, СОЦИОЛОГИК, ПЕДАГОГИК АСПЕКТЛАРЫ

Билгеле булганча, тел – уй-фикерне белдерү, әйләнә-тирә чынбарлыкны танып белү чарасы һәм, иң мөһиме, полилингваль җәмгыятьтә аралашу чарасы булып тора (әгәр моның өчен кирәкле шартлар тудырылса), димәк, икетеллелек - котылгысыз иҗтимагый күренеш. Кеше бер сәбәпсездән яисә ихтыяҗ булмаса, икенче телдә сөйләшмәячәк. Мондый шәхес өчен аралашу коралы булып туган теле кала. Әмма, күпмилләтле дәүләттә яшәгәч, аңа башка телләрне үзләштерү дә кирәк. Безнең республикада да бүгенге көндә шундыйрак хәл күзәтелә: татарларга — рус телен, русларга татар телен белү иҗтимагый ихтыяҗга әйләнде. Хәзерге вакытта татар теле мәдәният, фән, белем бирү өлкәсендә, массакүләм мәгълүмат чараларында (пресса, радио, телевидение), җәмгыяви мөнәсәбәтләр сферасында һәм көнкүрештә киң кулланыла. Моннан тыш, татар телен Җир шарының 150 миллионнан артык төрки телле халык вәкилләре аңлый, ягъни шул илләрдә яшәүчеләр белән халыкара бәйләнешләр оештыру мөмкинлеге туа. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк: гармонияле икетеллелек формалаштыру татар һәм рус телләренең дустанә яшәвен күздә тота. Татар теле дөньяның тиз үзләштерелүче 14 теле исәбенә керә.

 Икетеллелекне тикшерүчеләр аның лингвистик, психологик, социологик, педагогик һәм башка аспектларын аерып күрсәтәләр.

 Ю. Д. Дешериев һәм И. Ф. Протченко, лингвистик күзлектән караганда икетеллелек «телләрнең структуралары һәм структур элементлары чагыштырмасы анализы, аларның үзара тәэсире, үзара мөнәсәбәте һәм тел төзелешенең төрле ярусларында, төрле бүлекләрендә бер-берсенә үтеп керүе белән мөнәсәбәттә», дип саныйлар.

 Татар телен туган тел һәм чит тел буларак укыту методикасы өчен телнең аралашу чарасы булуы хакында башлангыч мәгълүматлар, авазлар, сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләрдән төзелгән сөйләм турында башлангыч нигезләмәләр зур әһәмияткә ия булып тора. Шул ук вакытта өйрәнүчеләрнең татар теле буенча алган белем дәрәҗәләре дә укытуның этаплары һәм максатларына турыдан-туры бәйле.

Татар телен туган тел буларак укыту методикасында билгеләнгәнчә, «мәктәптә өйрәнелә торган материалның эчтәлеге һәм характеры лингвистика белән билгеләнә, бу вакытта татар телен укыту методикасы тел белеменең үзенчәлекләренә таяна».

   Методиканың теоретик нигезен билгеләгән вакытта лингвистиканың өстенлекле роле инде танылган. Шунлыктан, татар теле укытучысының тел күренешләрен тикшерә белүе, төрле тел ярусларының үзенчәлекләрен аңлата алуы, тиешле методик нәтиҗәләр ясый белүе мөһим. Рус мәктәбендә эшләүче татар теле укытучысы, шулай ук, рус телен, татар һәм рус телләренең охшашлык-аерымлыкларын яхшы белергә тиеш, үзара бәйләнештәге телләрнең лингвистик категорияләре белән эш итәргә, белемнәрне укучыларга җиткерүче методик алымнарны ачык күзалларга тиеш.

   Татар теленә чит тел буларак өйрәтү методикасында иң мөһиме - татар теле системасының рус теленә мөнәсәбәтен, чагыштырма-типологик охшашлык һәм аерымлыкларны, шулай ук татар телен паспортлаштыру нәтиҗәләрен рус теле белән чагыштыруны да исәпкә алу.

        Методик максатларда татар һәм рус телләрен типологик чагыштыру укучылар сөйләмендәге типик хаталарны алдан күрү өчен ныклы база булып тора, туган (рус) телнең кире йогынтысын кисәтү һәм аны булдырмау өчен төп юнәлешләрне билгеләргә мөмкинлек бирә, укыту сыйфатын яхшырту максатларында, тел материалын нәтиҗәле итеп оештыруга ярдәм итә.

     Башка механизмнар кебек үк, тел ике яклап — аның төзелеше һәм кулланылышы күзлегеннән чыгып өйрәнелергә мөмкин. Татар теленә чит тел буларак якын килгәндә исә, танышу гына түгел, аны «аралашу һәм фикер белдерү коралы» буларак үзләштерү дә төп максат булып тора.

    Психолингвистика икетеллелекне «фикерләрне ике тел коды ярдәмендә тапшыру барышында сөйләм механизмнарының үзара мөнәсәбәте һәм эшчәнлегенең яшәеш үзенчәлекләре, шулай ук психологик процесслар агымының чагылышы» буларак карый (Е. М. Верещагин).

    Социологик аспектның бурычы — «икетелле халык файдалана торган ике телнең һәркайсының да җәмгыяви функциясе һәм кулланылыш сферасы күләмен» билгеләү

         Педагогик күзлектән караганда, икетеллелек лингвистика, психология һәм социолингвистика казанышларына таяна. Педагогиканың төп бурычы — ике телгә дә өйрәтүнең метод һәм алымнарын эшләү һәм практикада куллану, аларга ия булуның дәрәҗәсен өйрәнү. Бу төшенчәгә сөйләм эшчәнлегенең телдән (тыңлап аңлау, сөйләшү) һәм язма (уку, язу) төрләре керә.

     «Икетеллелек» терминын берьяклы гына аңларга ярамый, дип саныйлар Ю. Д. Дешериев һәм И. Ф. Протченко. Моның белән бәйле рәвештә, алар икетеллелекнең лингвистик һәм социологик билгеләмәләрен тәкъдим итәләр: «...икетеллелек дигәндә ике әдәби телнең дә гомумкулланыштагы телдән һәм язмача формаларын камил белүне һәм алар төзелешенең теләсә кайсы дәрәҗәсендәге интерференцияне булдырмауны күздә тотарга кирәк»

 Проблеманың социолингвистик ягына килгәндә исә, алар фикеренчә, икетеллелек — ул «...ике телне дә үз уйларыңны башкалар да аңларлык формада тәкъдим итә белерлек дәрәҗәдә үзләштерү. Шулай ук чит сөйләмне дә тулысынча төшенә алу».

   Гаилә-көнкүреш шартлары икетеллелекне формалаштыруның иң мөһим социолингвистик факторы булып тора: бу — өйдә татарча сөйләшергә тырышу. Әгәр баланың әти-әнисе татарча яхшы белеп, татар телендә сөйләшсәләр, бала телне белмичә кала алмый. Хәтта әле гаиләдә берәр кеше генә татарча яхшы белсә дә, уңай нәтиҗәгә өметләнергә мөмкин.

Әмма барлык әти-әниләр дә әдәби дөрес сөйләмгә ия булмаганлыктан, алар ягыннан һәрбер ярдәм дә файдалы була алмый. Шулай ук интерферент хаталар да эшкә аяк чала. Өстәвенә, ни татарча, ни русча әдәби сөйләм нормаларын белмәүче гаиләләр дә шактый.

Шул ук вакытта гаиләләрдәге кайбер уңай социолингвистик факторларны да әйтеп үтү мөһим:

1. Әти-әниләр тарафыннан балаларның татар телен өйрәнүен хуплау.

2.         Гаиләдә республиканың дәүләт телләрен өйрәнүгә тигез караш.

3. Ата-аналарның һәм гаиләдәге башка кешеләрнең татар теленнән булган белемнәренең күләме һәм сыйфаты яхшы булу.

  1.  Икенче телне өйрәнү өчен радио һәм телевидение тапшыруларын куллану, өй китапханәсеннән файдалану.
  2.  Татар һәм рус телләренең гаилә-көнкүрештәге урыны һәм әһәмияте. Теләсә кайсы телне өйрәнүнең төп шарты — аны гамәли яктан куллана белү икәнен онытмаска кирәк.

Ата-аналар белән эшләүдә нәсел шәҗәрәләрен төзү, алар өчен конференцияләр үткәрү татар теленең абруен күтәрә. Нәсел шәҗәрәләрен төзү буенча алып барылган фәнни-тикшеренү эшләре барышында мәшһүр Акчуриннар, Мусиннарның нәсел җепләрен табу, Г.Тукай, Н.Думави, Г.Кутуй, Ш.Галиев кебек язучыларның туганнары белән очрашулар рус мәктәбендә укучы татар баласында үз нәселе, үз милләте белән горурлану хисләре тудыра. Буыннар арасында бәйләнешне булдыру, гаиләне ныгыту -болар бар да милли үзаңны үстерүдә, икетеллелекне тормышка ашыруда кулланылган чараларның нигезе булып тора.        

     Тел белемендә лингвокультурология дигән яңа юнәлеш культурология, этнолингвистика, лингвострановедение, социолингвистика базасында барлыкка килде. Лингвокультурология — ул культурология һәм филология фәннәренең кушылмасы. Ул мәдәният һәм тел хәрәкәте процессында аларнын үзара бәйләнешен һәм бер-берсенә тәэсирен өйрәнә.

     Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтү эчтәлегенең лингво-культурологик аспекты үзенә сөйләм этикеты, чын татар сүзләрен, тел берәмлекләренең милли-мәдәни компонентларын алырга тиеш. Чын татар сүзләре татар лексикасының милли-мәдәни катламын колачлыйлар, ягъни алар — татар халкының яшәешен, чынбарлыктагы тормыш-көнкүрешен атаучы сүзләр һәм сүзтезмәләр; милли-мәдәни компоненты булган сүзләр һәм әйтелмәләр: татар көнкүреше әйберләрен һәм күренешләрен билгеләүче сүзләр (алъяпкыч, калфак, беләзек, сандык, муенса), татар халык авыз иҗаты үрнәкләре («Үги кыз», «Камыр батыр», «Шүрәле»), дини төшенчәләр (сүрә, намаз, Коръән), бәйрәмнәр («Сабантуй», «Нәүрүз» ).Болар барысы да сүзлек эшен эзлекле үткәрүне һәм рус телле мәктәпләр өчен татар теле дәреслекләренә әлеге сүзләр һәм әйтелмәләрнең уйланылган, этаплап кертү системасын булдыруны таләп итә.        

 Татар телен укытуның культурологик аспекты чит телгә өйрәтүнең белем һәм тәрбия бирү мәгънәсендәге экстралингвистик компоненты булуны да күздә тота.

  Рус телле укучылар өчен гамәлдәге татар теле дәреслекләренә анализ мондый уку материалының аларда җитәрлек булмавын күрсәтте. Өйрәнелә торган тел халкының гореф-гадәтләре, йолалары, көнкүреше белән бәйле текстлар аларда күп түгел. Мифлар, риваятьләр, ягъни татар халык авыз иҗаты, шулай ук әдәби әсәрләр дә дәреслектә үзенең лаеклы урынын алырга тиеш.

Архитектура һәйкәлләре һәм мәдәният рус мәктәпләрендә татар теле дәресләре өчен лингвокультурологик материалның чыганаклары булып тора. Аларда татар халкының милли үзенчәлекләре, шулай ук антропологик, этнографик материаллар да чагылыш таба.

    Татар теле дәресләрендә лингвострановедик һәм этнокультура материалларын файдалану укучыларда түбәндәге күнекмәләргә ия булуның нәтиҗәлерәк формаларын барлыкка китерә: республиканың (районның) географик урыны, тарихи үткәне буенча гадирәк белемнәргә таянып әш итә белү күнекмәләре; өйрәнелә торган тел халкының мәдәнияте турында зур булмаган хикәяләр төзү һәм аларны туган мәдәният белән чагыштыру, аралашуның чынбарлыкка туры килгән ситуациясен исәпкә алып, сөйләмдә әдәпле сөйләшү формаларын куллану күнекмәләре.

  Татар теленә чит тел буларак өйрәтү практикасына этнокультуроведик материалны кертү буенча әле беренче адымнар ясала. Шул уңайдан методик характердагы кайбер сорауларга тукталып китик. Иң элек шуны билгеләп үтәсе килә: этнокультуроведик материал төрле эш төрләрендә чагылыш табарга мөмкин:        

-уку материалын матди һәм рухи мәдәнияткә, иҗтимагый һәм гаилә-туганлык мөнәсәбәтләренә, декоратив-гамәли иҗатка караган сүзләр белән баету;

-язма эшләр (диктант, изложение һ.б.) текстындагы милли юнәлешне чагылдырган сүзләр;

-икетелле сүзлекләр белән эзләнү-танып белү эше;

-татар халкының бик билгеле булган канатлы сүзләре һәм әйтелмәләренең мәдәни функцияләрен ачыклау;

-мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен ачыклауга юнәлдерелгән иҗади биремнәр үтәү;

-музейларга, күргәзмәләргә экскурсияләр, ахырдан сочинениеләр яисә хикәяләр итеп оештырырлык, күргән һәм ишеткәннәрне гомумиләштерү максатларында, татарча спектакльләр һәм концертлар карау.

    Сүз, телнең төп берәмлеге буларак, чынбарлыктагы предметларны, күренеш һәм төшенчәләрне атый, аралашуга хезмәт итә. Телне үзләштерү өчен, аның сүзләрен өйрәнергә кирәк. Рус телле укучылар күп кенә татар сүзләрен өйрәнеп алсалар, әлеге телнең үзенчәлекләренә төшенә башлыйлар, бу - сөйләм эшчәнлеген активлаштырырга һәм камилләштерергә, өйрәнелә торган телдә уйларга мөмкинлек тудыра.

Икетеллелекне үстерүдә методик эшне тиешле югарылыкка кую мөһим, чөнки глобаль фикер йөртү, зур социаль-икътисадый үзгәрешләр заманы татар теле укытучыларының эшчәнлегенә үзгәрешләр кертүне таләп итә. Укыту планнарындагы сәгатьләр саны, балалар саны аз булган классларның кыскаруы - болар барысы да хәзерге заман шартларында эшләргә яраклашкан, конкуренциягә каршы тору сәләте формалашкан укытучы моделен булдыру кирәклеген беренче планга куя. Алдан күрү, стратегик фикер йөртә белү сәләтенә ия булган педагог кына хәзерге шартларда эшли ала.

Кулланылган әдәбият:

1. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/Русчадан Н.К. Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002.- 367 б.

2.Дешериев Ю.Д., Протченко И.Ф. Основные аспекты исследования двуязычия и многоязычия//Проблемы двуязычия и многоязычия. – М., 1976. - 23с.

3. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000.- 456 б.

4. Хөсәенова К. Икетеллелеккә ирешү юлында//Мәгариф. – 2008. - №8.-11-14 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

әдәби геройның психологик портретын төзү

Әлеге әдәбият дәресе психологик тренинг элементларын кулланып үткәрелә.Аның темасы "Әдәби геройның психологик портретын төзү" дип атала. Укучылар үзләре өйрәнгән әдәби әсәрләрдә төп геройларның психол...

әдәби геройның психологик портретын төзү

Әлеге әдәбият дәресе психологик тренинг элементларын кулланып үткәрелә. Аның темасы "Әдәби геройның психологик портретын төзү" дип атала.Укучылар үзләре өйрәнгән әдәби әсәрләрдә төп геройларның психол...

Педагогический совет на тему "Дәресләрдә уңай психологик халәт тудыру"

Педагогический совет на тему "Дәресләрдә уңай психологик халәт тудыру"...

Семинар. Психологик уңай халәт.

Семинар. Психологик уңай халәт....

Сыйныф коллективына педагогик-психологик характеристика

Класс җитәкчесенең бурычы  һәр баланы шәхес итеп тәрбияли торган, бердәм, дус коллектив туплауны дәвам итү....