әдәби геройның психологик портретын төзү
методическая разработка (10 класс) по теме

Әлеге әдәбият дәресе психологик тренинг элементларын кулланып үткәрелә. Аның темасы "Әдәби геройның психологик портретын төзү" дип атала.Укучылар үзләре өйрәнгән әдәби әсәрләрдә төп геройларның психологик портретларын төзергә өйрәнәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbi_geroynyn_psihologik_portretyn_tozu.doc65.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әдәби геройның психологик портретын төзү.

(10 сыйныфта татар әдәбиятыннан психологик тренинг)

Авторы: Мөслим муниципаль районы Мөслим лицееның 1 категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы Латыйпова Алсу Гали кызы)

Максат: шәхеснең психологик портретын төзегәндә, психологик    алымнарны   кулланырга өйрәтү; әдәби геройның психологик портретын төзү; үзеңнең һәм кешеләрнең психологиясен тирәнтенрәк аңлау; эмоциональ киеренкелекне бетерү, коммуникатив сәләтләрне камилләштерү.

Җиһазлау: компьютер, магнитофон, Г. Саттаров "Татар исемнәре сүзлеге", әдәби әсәрләрдән өзекләр, фотокарточкалар.

Тренинг барышы

1. Кереш.

- Исәнмесез, укучылар, хөрмәтле коллегалар! Барыгызга да хәерле иртәләр теләп, бүгенге дәресебезне башлыйбыз. Аның темасы "Әдәби геройның психологик портретын төзү" дип атала. Без аны тренинг формасында уздырырбыз. Үзебез өйрәнгән әдәби әсәрләрдә төп геройларның психологик портретларын төзергә тырышырбыз. Тренингның үз кагыйдәләре дә бар. Сез аларны экранда күрәсез.

Тренинг кагыйдәләре.

  1. Үзара ягымлы, әдәпле булырга
  2. Эчкерсез, ихлас күңелдән җавап бирергә.
  3. Бер- береңә ышанырга.
  4. Һәр  кеше, сүз алып, үзенең фикерен әйтә ала.
  5. Әйтелгән фикерләрне  бер кешенең дә тәнкыйтьләргә хакы юк.

Тренинг кагыйдәләре белән таныштык. Безнең ярым түгәрәк ясап утыруыбыз да  ачыклык, дуслык, аралашуга барьерлар комачауламаганлыгын күрсәтә. Хәзер инде тренингны башлап җибәрик.

 2. Тренинг барышы.

  - Кеше белән аралашуны яисә танышуны без исемебезне әйтүдән башлыйбыз. Әдәби әсәрне өйрәнгәндә дә без, әлбәттә, андагы төп персонажларның  исеменә игътибар бирәбез. Һәр кешенең исеме аның тормышында аерым бер роль уйный. Һәр исем ниндидер мәгънәгә ия. Ә сез үз исемегезнең мәгънәсен беләсезме соң? Сезгә ни өчен шундый исемнәр кушылган? Шуны тикшереп карыйк әле. Беренче күнегү "Минем исемемнең сере" дип атала.

  Әгәр исемегезнең нәрсә аңлатканын төгәл белмисез икән, сезгә Гомәр Саттаровның "Татар исемнәре" дип аталган китабын карарга тәкъдим итәм, яисә интернет аша_http://www.nazovite.ru/musulmanskie/woman91/3357.html

Мусульманские имена со значением һәм

http://lucky-name.ru/61/if/if-1209.htm сайтларында карый аласыз.

 

 - Кеше белән якыннанрак танышу өчен аның исемен генә белү җитми, әлбәттә. Психологлар фикеренчә, кешене тирәнтен белү һәм аңлау өчен, башта үзеңне яхшылап өйрәнергә кирәк икән. Менә без үзебезне ни дәрәҗәдә беләбез соң?  Алдагы күнегү "Мин нинди?" дип атала. Һәрберегез бу сорауны кайчан да булса үз-үзегезгә биргәнегез бардыр, җавап та эзләгәнегез бардыр. Бүген, "Мин нинди?" дигән сорауга җавап биреп, сез үзегезне, характерыгызны, нинди кеше булуыгызны ача торган  5 сыйфатыгызны күрсәтергә тиеш буласыз.

- Бу күнегүдән соң нинди нәтиҗә ясап була? Әлеге күнегүдә сез якынча үзегезнең психологик портретыгызны төзедегез. Ә нәрсә соң ул шәхеснең психологик портреты? Аңа нинди аңлатма бирер идегез?

(укучыларның фикерләре)

Шәхеснең психологик портреты – аның күңел халәтенең торышы, эчке кичерешләренең, хисләренең чагылышы дигән аңлатма бирәләр безгә психологлар.

 Әдәбиятта исә, психологик портрет дип, геройның тышкы кыяфәте аша аның эчке халәтен бирүне атыйлар.

  - Ә кешенең фотосүрәте аша аның турында нәрсәләр әйтеп була икән. Мин сезгә  фоторәсемнәр бирәм. Анда сезгә таныш булмаган кешеләрнең сүрәтләре төшерелгән. Сез, фотога карап,  бу кешегә хас сыйфатларны күрсәтергә тиеш  (1-2 минут бирелә). Күнегүебез "Портретны тасвирла!" дип атала.

- Нәкъ менә шундый сыйфатларны күрсәтергә сезгә нәрсәләр этәргеч бирде?

(Фикер алышу)

 - Барлык фотокарточкаларда да  танылган балалар шагыйре Шәүкәт Галиев иде. Сез төрлегез төрле тасвирлау бирде. Бу сыйфатларны атаганда, сез күбрәк нәрсәләргә игътибар иттегез?

- Әлбәттә, аның тышкы кыяфәтенә, киеменә, чәченә, кәефенә, мимикасына. Ш.Галиев, чыннан да, шаян телле шагыйрь. Сез  Ш.Галиевның бик күп шигырьләре белән таныш. Кайсы гына шигырен алсак та, без аның оста итеп, юмор белән кешеләрнең начар сыйфатларынннан көлә белүен беләбез. Без аның психологик портретын фотоларыннан һәм аның әсәрләреннән чыгып төзеп карадыдык. Еш кына әдәби әсәрләрдә язучылар һәм шагыйрьләр төп геройларны үзләренең күңел халәтеннән чыгып тасвирлыйлар.

- Әдәбият дәресләрендә без әдәби геройларның психологик портретларын төзибез. Шулай да, психологик портретны төзегәндә, без нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш соң?

1. Геройның тышкы кыяфәте.

2. Эмоциональлеге, кәефе.

3. Характеры.

4. Темпераменты.

5. Аралашучанлыгы.

6. Акылы, сәләте.

7. Кешеләргә карата мөнәсәбәте.

- Хәзер мин сезгә әсәрләрдән өзекләр тәкъдим итәм. Шуларны укыгач, өзектәге әдәби геройларның портретын төзеп карыйк әле. Өзекләр кайсы әсәрдән алынган? Күнегү " Әдәби геройның психологик портреты" дип атала.

 

Өзекләр

 а) Айхал егете Максим Майнагашев кәкре аяклы бер кеше иде. Ат менеп йөрергә уңайлы сыйраклар. Аның атлап йөрүе дә аюныкына охшашлырак. Үкчәләре бер-берсенә ерак торалар. Йөргәндә аягының баш бармаклары бер-берсенә тия язып китәләр. Максимга битнең дә тактадай яссысы эләккән. Әллә табигать аның битен җентекләп эшкәртерә иренгән, әллә чыдам, нык булсын дип шулай эшләгән. Максимның борыны бөтенләй юк диярлек. Бит уртасында күңелсез булып күренеп торган ике тишек. Битне ясап бетерер алдыннан табигать үзенең гаделсезлек эшләвен аңлап алган, күрәсең. Ул Максимга гаҗәп матур, килешле иреннәр куйган. Иман нуры чәчеп торган коңгырт күзләр. Таң калырлык ягымлы елмаю. Шуларны күрү белән, егетнең бите җәлпәк, аяклары кәкре икәнлеген онытып ташлыйсың. Ул күзгә күренеп чибәрләнеп китә. (М. Юныс.”Шәмдәлләрдә генә утлар яна”)

- Бу өзек кайсы әсәрдән алынды? Әлеге өзектә сез очучы Максим Майнагашевның тышкы портреты белән таныштыгыз. Ягез әле, тышкы портрет аша әлеге геройның психологик портретын төзеп карыйк.

- Максим Майнагашев төскә-биткә матур түгел: яссы битле, борыны юк диярлек, кәкре аяклы. Әмма аңа табигать шундый матур иреннәр биргән. Минемчә, аның иреннәренең шундый матур булуы, аның аралашучанлыгын, яхшы кеше икәнлеген күрсәтә.

- Мин аның коңгырт күзләренә игътибар иттем. Гомумән, күзләр- кешенең эчке хәләтенең чагылышы дип уйлыйм мин. Язучы Максимның күзләрен “нур чәчеп торучы коңгырт күзләр” ди. Димәк, егетнең бик үк матур булмаган йөзен аның күзләре каплый. Алардан җылылык, кешеләргә карата игътибарлылык бөрки.

- Автор егетнең кәкре аяклы булуына ишарә итә, хәтта “йөрүе дә аюныкына охшашрак” ди. Димәк, күз алдыбызга килбәтсез, авыр хәрәкәтле , шөкәтсез кеше күз алдына килә. Әмма Максим белән якыннанрак танышкач, без аның шул дәрәҗәдә төгәллеген, зирәклеген күрәбез. Ул  дүрт мең метр биеклектән бомбаны кое эченә сала алган.

ә) Малик Дәгыйр сараена юл тотыгыз,

   Ул угланны күрмәк өчен ашыгыгыз,

   Адәмгә ул охшамаган, тик белегез,-

   Изге фәрештәгә охшап торыр имди.

   Килүе аның сезнең өчен булыр котлы,

   Гаклы бөтен, әйткән сүзе аның татлы,

   Үзе гарьле, хуш холыклы һәм дә затлы,-

   Күрергә сез ашыгыгыз аны имди!”

   Мисыр халкы, күреп аны, калды хәйран;

   “Ул,- диделәр, - адәмнәргә охшамаган,

   Күктән иңгән фәрештәдер, юк һич гөман!”-

   Шулай дип, аңа сәҗдә кылырлар имди...

                                               (Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”)

- Бу өзек Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәреннән булды. Автор моннан ничә гасырлар элек яшәсә дә, ничек оста итеп Йосыфның тышкы портретын һәм эчке халәтен сурәтләп биргән. Әйе, автор Йосыфны идеаллаштыра. Ул бик чибәр, аны күреп кеше хәйран кала. Ләкин бит без Йосыфның туганнарына, әти- әнисенә мәрхәмәтле булуын күрәбез. Абыйлары аңа начарлык эшләсәләр дә, ул аларны кичерә.

 - Минемчә, егет кешене артык чибәр итеп тасвирлау бераз арттырыбрак та җибәрү төсле. Ләкин монда автор аның матурлыгы аша эчке гүзәллекне күрсәтергә теләгән. Автор фикеренчә, идеаль кешенең тышкы кыяфәте эчке дөньясы белән туры килергә тиеш.

Әсәрнең язылу вакытын искә төшерсәк, ул Болгар чорына туры килә. Ул вакытта кешеләрне начар һәм яхшыга гына бүлгәннәр. мондый бүленеш безнең заманга туры килеп бетми.

б) Аңа күтәрелеп карагач та минем йөрәк әллә нишләп китте. Дөресрәге, яшермичә әйтим, бер чиркану тойгысы йөрәкне өшетеп җибәргәндәй булды: бичара хатынның бөтен битен-күзен кайчандыр кичергән рәхимсез чәчәк зәхмәте тәмам бозып бетергән иде. Өстенә карап, моны сурәтләп торуы авыр, ничектер тел бармый, ләкин шулай да сул күзенең бөтенләй кысылып, ә уң күзенең иләмсез зураеп калуын әйтмичә булдыра алмыйм, чөнки шушы яшь пәрдәсе аша караган кашсыз-керфексез күзендә бичараның бөтен эчке җаны чагылырга гына тора кебек иде. Әйтерсең бу һич йомылмас яшьле-моңсу күз аның шәрәләнеп калган бердәнбер күңел көзгесе!

Аны күреп беренче чиркану һәм кызгану тойгысын кичергәч тә күңелгә иң башлап шундый уй килде: ничек итеп Бәдретдин бу бәхетсез әнисен чакырып алырга һәм безгә күрсәтергә җөрьәт итте икән?.. Без бит гадәттә кешене куркытырлык ямьсез яки гарип туганнарыбызны ятлар күзенә күрсәтмәскә тырышабыз. Хәтта әниебезне дә, әгәр ул менә шушындый булса, үзебез чакырып алып күрсәтергә кыймас идек, уңайсызланыр идек, оялыр идек.  

                                                                   (Ә.Еники “Матурлык”)

 Укыт. Бу өзектә сез Бәдретдиннең әнисенең тышкы портреты белән таныштыгыз. Сездә нинди фикерләр туды? Әсәрдәге ана образын психологик портретын сез ничек төзер идегез.

- Ә.Еники Бәдретдиннең әнисен бик ямьсез итеп тасвирлый: шадра битле, бер күзе кысылган, кашсыз-керфексез. Ләкин бу ананың матурлыгы бердәнбер күзендә чагыла. Ул баласына, аның дусларына  җылылык һәм тирән ярату белән карый.

- Бәдертдин яшәгән өйнең бик ярлы, әмма читса булуын, бу өйдә өлкәннәргә игътибарның зур икәнлеген күрәбез. Гаиләне шулай тотып торучы, әлбәттә, ана кеше. Димәк, бу ананың эчке матурлыгы турында сөйли.

- Без  өзекләрдәге әдәби геройларның психлогик портретларын төзедек.

 Язучылар үзләренең геройларының тасвирлаганда, нәрсәләргә таяналар соң?

(фикер алышу)

7. Хәзер бераз ял итеп алыйк. Мин сезгә релаксацион күнегү тәкъдим итәм.

  Уңайлап утырыгыз. Күзләрегезне йомыгыз. Кул- аякларыгызны җиңеләйтегез. Алар ял итәләр. Матур кояшлы көнне сез диңгез буена киттегез. Диңгез шундый тыныч. Аның иге- чиге күренми. Сезнең күңелегездә -тынычлык һәм яктылык. Аяк астындагы ком ниндидер җиңеллек өсти. Сез, комга утырып, кемнеңдер портретын ясый башладыгыз. Күзләр, кашлар, иреннәр, чәчләр. Кем ул кеше? Нинди ул? Ул сезнең дустыгызмы? Әллә  якын кешегезме? Үзегезнең кичерешләрегезне, тәэсирләрегезне аңларга тырышыгыз. Аз гына кояшта кызынып ятыгыз. Матур табигать сезгә көч һәм дәрт өсти. Кояш сезнең бөтен тәнегезне җылыта. Борчуларыгыз, аруларыгыз онытыла. Ә хәзер  мин 5 санына кадәр санагач, сез янәдән бүлмәбезгә кайтырсыз. Бер, ике, өч, дүрт, биш. Без үз халәтебезгә әйләнеп кайттык.

 

  Релаксация  вакытында нинди хисләр кичердегез? Берәр кешенең портретын ясап булдымы? Нинди иде ул кеше?

 

3. Йомгаклау

-  Безнең тренинг ахырына якынлашты. Без бүген кыска гына вакыт эчендә әсәрләрдәге әдәби геройларның психологик портретын төзергә тырыштык. Әдәби геройның психологик портретын төзү өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? (тышкы кыяфәтенә, аралашучанлыгына, характерына, эмоциянальлегенә һ.б.). Ә ахырда мин сезгә "Көзге" күнегүен тәкъдим итәм. Һәрберегез  үзегезнең янәшәгездәге классташыгызның тышкы кыяфәте аша аның күңел халәтен  чагылдырган бер сыйфатын әйтегез.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

әдәби геройның психологик портретын төзү

Әлеге әдәбият дәресе психологик тренинг элементларын кулланып үткәрелә.Аның темасы "Әдәби геройның психологик портретын төзү" дип атала. Укучылар үзләре өйрәнгән әдәби әсәрләрдә төп геройларның психол...

Педагогический совет на тему "Дәресләрдә уңай психологик халәт тудыру"

Педагогический совет на тему "Дәресләрдә уңай психологик халәт тудыру"...

Икетеллелекнең лингвистик, психологик, социологик, педагогик аспектлары

Татар телен туган тел һәм чит тел буларак укытуда лингвистик, психологик, социологик һәм педагогик аспектларын ачыкларга ярдәм итүче материал. ...

Семинар. Психологик уңай халәт.

Семинар. Психологик уңай халәт....

Шәриф Камалның “Буранда” хикәясенә анализ. Әсәрдә геройның хисләренә бәя бирү.

Шәриф Камалның "Буранда" хикәсен анализлап ,укучыларда әниләргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

Разработка урока по теме "Советскэ Союзай геройн нэрэнγγдээр нэрлэгдэhэн, Улаан – Yдын γйлсэнγγд"

Изучение бурятского языка как государственного направлено на развитие коммуникативной компетенции в совокупности ее составляющих (речевой, языковой, социокультурной, компенсаторной и учебно-познавател...