Сыйныф коллективына педагогик-психологик характеристика
материал

Класс җитәкчесенең бурычы  һәр баланы шәхес итеп тәрбияли торган, бердәм, дус коллектив туплауны дәвам итү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyf_kollektivyna_pedagogik.docx18.52 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф коллективына педагогик-психологик характеристика

         2020 – 2021 уку елында 8А сыйныфында  5 укучы укыды , шуларның 4cе – малай, берсе– кыз.    Яшьләре белән укучылар 2006-2007 нче елгылар. 2 укучы –Фатихов, Сидоров күп балалы гаиләдән.

       Укучылар мәктәпне яраталар, укырга яратып, бик теләп йөрделәр. Дәресләрдә игътибарлыкларын, мөстәкыйльлекләрен үстерү өстендә эшләнә. Арада укуга аеруча кызыксынып карап,  фән нигезләрен төпле үзләштерүчеләр бар. Алар:Фатихов Илназ, Бикмухаметова Динә, Хайруллин Рифат, Шаймарданов Ринал.

      Сыйныф колективы дус.  Барысы да лидер булырга тырышалар.  Сыйныфта иҗади сәләтле балалар шактый.  Шаймарданов Ринал, Сидоров Даниил -җырга осталар.

Укучылар барлык оештырылган чараларда да бик теләп катнашалар.  Сыйныфта уздырылган бәйрәмнәрдә, спорт ярышларында, театраль күренешләрдә катнашырга яраталар.

Сыйныфта уку ягыннан игътибар үзәгендә тотарга кирәк укучылар да бар: Сидоров Даниил.

       Барлык балаларның да  торак шартлары яхшы, укырга мөмкинлекләр тудырылган. Әти-әниләр балаларының укулары, тәртипләре белән даими кызыксынып торалар.

Коллективның уңай сыйфатлары: юмартлык, күмәк эшләрдә тулы составта катнашу, ярдәмчеллек.

Класс җитәкчесенең бурычы  һәр баланы шәхес итеп тәрбияли торган, бердәм, дус коллектив туплауны дәвам итү.

2020– 2021 нче уку елында алып барылган тәрбия эшенә анализ

2020-2021 уку елында 8А сыйныфында 5  укучы(4 малай, 1 кыз) белем һәм тәрбия алды. Бу уку елында укучыларның гомуми үсеше һәм шәхси үзенчәлекләре өйрәнү дәвам ителде.

2020-2021  уку елында түбәндәге тәрбияви максат куелган иде.

Укучыларны иҗади шәхесләр итеп тәрбияләү, коллектив һәм шәхси эшчәнлектә мөстәкыйльлеккә, танып-белүгә омтылышларын үстерү.

Шул максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  1. укучыларның яшь үзенчәлекләрен, милли  йолаларны  исәпкә алып, аралашу культурасы тәрбияләү, төрле ситуацияләрдә үз-үзенне дөрес тоту күнекмәләре булдыру;
  2. укучыларда сәламәт булуга ихтыяҗ тәрбияләү, начар гадәтләргә, күренешләргә дөрес караш формалаштыру;
  3. укучыларда максатчанлык, тырышлык, җаваплылык булдыру, белемгә, танып-белүгә, үзтәрбиягә омтылыш тәрбияләү.

     Куелган максат һәм бурычларны тормышка ашыру юнәлешендә сыйныфта план буенча нәтиҗәле эш алып барылды.

Тәрбия эшендә түбәндәге формалар кулланылды: сыйныф сәгатьләре, телдән журналлар, интеллектуаль уеннар, экскурсияләр, спорт ярышлары,  милли бәйрәмнәр.

         Һәр атнада план буенча сыйныф сәгатьләре һәм информацион сәгатьләр уздырылды. Аларда  илебездә булган яңалыклар турында мәгълүматлар бирелде. Сыйныф сәгатьләрендә үз-үзеңне тоту, киенү әдәбе, дус, тату яшәү, көндәлек режим һ.б. турында сөйләшүләр булды. Шундыйлардан “Көндәлек режим һәм сәламәтлек” , “Дуслык, бердәмлек, татулык” “Финанс грамоталылыгы көне”, “Нәрсә ул толерантлык?” һ.б. темаларга уздырылган сыйныф сәгатьләрен әйтеп китәргә була. Һәр айда ике тапкыр информацион сәгать уздырылды.  Аларда “Хезмәт даны” газетасында чыккан материаллар файдаланылды, истәлекле яки кызыл даталар турында мәгълүматлар бирелде. Илебездә булган һәр яңалык турында укучыларга җиткерелде. Шулай ук сәләтле укучылар белән эш дәвам ителде.Укучылар мэктэп күләмендә үткэрелгән олимпиадаларда призлы урынарга ия булдылар. Фатихов Илназ районда экология фәненнән призер булды.

         “Елның ОБЖ укытучысы” бәйгесендә катнашучы Марат Василович Һәм “Яшь укытучы” бәйгесендә катнашучы Гүзәл Расимовна ачык дэресне 8нче сыйныфта бирделэр.

         Яңа ел бәйрәмен зур кызыксыну белән уздырдык дип уйлыйм. Барлык укучылар да теләп катнашты.

Спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеге буенча уздырылган һәр чарада укучылар актив катнаштылар.

          Әти-әниләр белән даими элемтәдә тордым. Укучыларның өйләрендә булып тормыш шартлары, дәрес әзерләргә тудырылган шартлар белән танышып чыктым.  Әти-әниләр  һәр җыелышка килделәр. Балаларының  укуы, тәртибе белән даими кызыксынып тордылар.  Әти-әниләр үз балаларына дөрес йогынты ясый дип уйлыйм. Килеп туган проблемаларны үзара тыныч хәл итәргә тырыштык. Аларга төрле темаларга докладлар укылды. Гаилә белән мәктәп арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту максатын күздә тотып  “Мәрхәмәтле безнең әниләр” дигән бәйрәмнәр уздырдык.  Бәйрәмнәр бик күңелле һәм файдалы узды. Әти-әниләр мәктәптә, класста үткәрелгән  тәрбия чараларында теләп катнашалар.  

          Балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан һәр каникул алдыннан “Көзге (кышкы, язгы, җәйге) сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”дигән темаларга сөйләшүләр үткәрелде.Уку  елы дәвамында урамда, юлда йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәү турында сөйләшүләр булды.

          Балаларның сәләтләрен, кызыксынуларын үстерү максатын күздә тотып, алар белән төрле конкурсларда катнаштык. Мәсәлән, Бикмухаметова Динә- XIV Республиканская научно- практическая конференция учащихся

“Глобализация – реальность современного мира”- диплом 2 степени;

Международная викторина по предметам «Мир знаний!» диплом победителя,  V Республиканская молодежная научно-практическая конференция «Чтения Анвара Хайри»- сертификат, онлайн-курс по финансивой грамотности для детей и молодежи – сертификат, Хайруллин Рифат – Международная викторина по предметам «Мир знаний!» диплом победителя; читающий марафон- сертификат.

                Уку елында эшләгән эшләргә анализ ясагач, үткән уку елында алынган тәрбияви бурычлар нигездә үтәлде дип саныйм. Алга таба укучыларның әхлакый һәм рухи тәрбиялелек дәрәҗәсен күтәрү, сәламәтлекләрен һәм физик үсешләрен ныгыту өстендә эшне дәвам  итәргә кирәк дип уйлыйм.

        

Сыйныф җитәкчесе:                                  Бикмухаметова Г.Р.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)...