Обучение татарскому языку через синтаксические модели.
статья по теме

Афзалова Сария Муллануровна

Во многих случаях основным принципом обучения татарскому языку был грамматический принцип и вместо обучения говорению обучали лексике и знаниям грамматических правил о языке. Вместе с тем под влиянием современных методов обучения иностранным языкам появились попытки найти ключи  к  коммуникативному принципу, который предполагает обучению не только чтению, но и пониманию и говорению на татарском языке.Синтаксические модели  являются одним из ключом   коммуникативного принципа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sintaksik_modellr_asha_soylm_telen_oyrtu.doc20.92 КБ

Предварительный просмотр:

Синтаксик модельләр аша сөйләм теленә өйрәтү.

   Татар теленә өйрәтү өлкәсендә фәнни-методик эзләнүләр һәм тикшеренүләр дәвам итә,алдынгы тәҗрибә өйрәнелә һәм гамәлгә кертелә, шулай ук укыту системасының уңышлы һәм җитешсез яклары даими күзәтелеп барыла һәм сөйләмгә өйрәтүнең нәтиҗәлерәк юллары өйрәнелә.Соңгы вакытта кулланылышта булган коммуникатив метод телне аралашу, аңлашу-сөйләшү чарасы буларак укытуны төп максат итеп куя.Икенче бер телне гамәли үзләштерү өчен аерым сүзләрне яки грамматик  формаларны гына белү җитми, шушы телдә сөйләшә  алу мөһим.Коммуникатив метод кулланылганда  укучылар кагыйдәләрне истә калдыру белән генә шөгыльләнмиләр алар җанлы  аралашу аша тел берәмлекләрен сөйләмдә кулланырга күнегәләр. Танылган методистлар В. Костомаров һәм О.Митрофанова фикеренчә , чит телгә өйрәтү методикасын коммуникативлыктан башка күзаллау  мөмкин түгел. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә  укучыларны алган белемнәрен гамәли кулланырга өйрәтү зур әһәмияткә ия булган мәсьәләләрнең  берсе булып кала бирә.

 Һәр методның нигезен аерым бер принциплар тәшкил итә һәм алар шушы юнәлешнең асылын, төп эчтәлеген билгелиләр. Коммуникатив  метод исә түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  1.  тел һәм сөйләм материалын  сайлау һәм өйрәтүгә  функциональ якын килү;
  2. тел һәм сөйләм материалын концентрик рәвештә урнаштыру һәм этаплап өйрәтү;

3)лексик-грамматик  материалны ситуатив- тематик нигездә өйрәтү;

4) лексик-грамматик материалны синтаксик модельләр нигезендә  өйрәтү;

      Соңгы принципның эчтәлегенә,ягъни телне лексик-грамматик материалны синтаксик  нигездә  өйрәтүга аерым тукталып үтик. Икенче телдә аралашу өчен, укучыларның хәтерендә сүзләр, аларны бәйләүче чаралар,  җөмлә модельләре сакланырга тиеш.Бу очракта гына укучылар, бирелгән ситуацияләрдән чыгып, кирәкле сүзләрне, аларны бәйләүче чараларны автоматик рәвештә искә төшереп һәм өйрәнелгән җөмлә калыпларына салып, үз фикерләрен тыңлаучыга җиткерә алалар.Шуңа күрә  рустелле  укучыларны җөмләнең функциональ актив  грамматик  һәм структур  семантик  калыплары белән гамәли  таныштыру, аларның мәгънәләрен, төзелешен   аңлатып бирү һәм сөйләмдә кулланырга  күнектерү иң мөһим методик мәсьәләләрнең берсе.Методикада   синтаксик юл белән икенче  телгә өйрәтүне” модельләр”,” сөйләм үрнәкләре” аша өйрәтү дип атыйлар. Аларның түбәндәге төркемчәләрен  билгелиләр :1)лексик модельләр,2)грамматик модельләр,3)структур модельләр.   Грамматик модельләр    балаларның грамматик белемнәрен  тирәнәйтү максатыннан кулланыла. Аларның 14 төркемчәсе бар .Алар арасында сөйләмдә   иң еш кулланыла торган модель  булып беренче  модель   (хәбәре төрләнешле фигыль белән белдерелгән ике составлы җөмлә калыбы) санала. Аңа нигезләнеп,укытучы төрле биремнәр тәкъдим итә ала. Мәсәлән, Ул  укый тибындагы җөмләне төрле заманнарда,барлык- юклыкта, дәрәҗәдә,юнәлешләрдә кулланып була(Ул  укыды, укыган, укыр, укыячак,укый башлады, укып ята, укып бетерде, укыша, укыта һ.б.).Күргәнебезчә, 1нче модель нигезендә күпсанлы җөмләләр төзеп була.

     Грамматик модельләрнең аралашу өчен иң активлары булып   түбәндәгеләрне атарга була:

1.Ул укый.2. Ул кайтырга тиеш.3. Кунаклар килергә мөмкин.4.Миңа директор кирәк.5. Миңа аш та ярый.6.Акчасы  юк.7.Әнисе- укытучы.8. Дәфтәр аныкы.9. Ул квартиралы.10.Без җидәү.11.Китабы матур.12.Минем бу кешене күргәнем бар.13.Минем мәкалә язасым бар.!4. Минем өчпочмак ашыйсым килә.15.Сәламәт булу өчен, тәмәке тартмаска кирәк.16.Бу китапны алырга ярый.17. Кояш.18.Салкын.19 Әйе.Юк. 20 Бу текстны укып була.21. Ул татарча сөйләшә  ала.22. Ул язарга булды һ.б.

 Күпсанлы диалоглар уку,биремнәр, күнегүләр системасын  башкару дәверендә укучылар  бу калыпларны хәтерләрендә калдыралар  һәм аралашуда  кулланырга күнегәләр. Ләкин укытучы бу калыплар белән генә чикләнмичә,тагын башка функциональ актив грамматик модель белән таныштыра ала.Төрле модаль мәгънәләрне белдерүче бу җөмлә калыпларын үзләштерү укучыларга үз мөмкинлекләре,теләкләре  турында хәбәр итәргә ярдәм итә.Тәҗрибә күрсәткәнчә ,  татар телен өйрәнүчеләр бу модельләрне белүгә мохтаҗ.

2.Лексик модельләр исә, укучыларның лексик күнекмәләрен камилләштерүгә юнәлтелгән.Мәсәлән,Алсу укый.  Укучылар  җөмләнең  1нче компонентын башка сүзләр белән алыштырып әйтәләр:Әни, әти, кыз, малай.....укый..Аннары икенче компонентны алыштыру сорала: Алсу яза, сөйли, тыңлый,ясый......һ.б.Мисаллардан  күренгәнчә, ике сүздән торган һәм коммуникативлыкка ия булган сөйләм үрнәге нигезендә күпсанлы  өйрәнелгән сүзләр кабатлана, яңалары ныгытыла.  Алга таба җәенке җөмлә алына.Алсу мәктәптә укый. Укучылар мәктәптә  сүзен башка лексик берәмлекләр белән алыштырып әйтәләр:Алсу гимназиядә( лицейда, техникумда, институтта, консерваториядә) укый. Шул ук модель нигезендә җөмләне җәенкеләндерү эшен оештырып була. Беренче укучы шушы җөмләгә бер сүз өстәп әйтә.Мәсәлән,Алсу китап укый. Икенчесе шушы җөмләгә тагын бер  сүз өсти:Алсу кызыклы китап укый.Өченчесе, үз сүзен өстәп җөмләне кабатлый:Алсу энесенә кызыклы китап укый. Дүртенчесе дәвам итә:Кичләрен Алсу энесенә кызыклы китап укый. Һ.б Мисаллардан күренгәнчә, ситуатив- тематик нигездә сайланган лексик берәмлекләр һәм аларның  морфологик формалары синтаксик калыпта”берләшәләр”.Димәк, укучыларга   тел күренешләрен  гамәли  үзләштерү күпкә җиңеләя.

3)Структур  модельләр  исә, укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  күнекмәләрен үстерүдән    гыйбарәт. Татар җөмләсендә  сөйләм яңалыгы н белдерүче сүзләрне  хәбәр алдында куеп  әйтү күнекмәләрен булдыруга юнәлтелгән.Бу очракта укучылар  бирелгән модельне структур яктан үзгәртеп  әйтәләр.Мәсәлән: Бүген безгә кунаклар килә. Кунаклар  безгә бүген килә. Бүген кунаклар безгә килә. Шулай итеп, чын мәгънәдә  коммуникативлыкка ия булган һәм ике сүздән торган Алсу укый тибындагы  җөмлә калыбы ярдәмендә, беренчедән, укучыларны лексик-грамматик материалны сөйләмдә кулланырга, икенчедән, аны предикатив булмаган  сүзтезмәләр белән тулыландырырга, өченчедән,сөйләмне структур яктан дөрес оештырырга өйрәтеп була.

Рустелле укучыларга,гомумән, татар телен   икенче тел буларак                                                                                                           өйрәнүчеләргә ирекле аралаша алырлык белем бирү      һәм күнекмәләр булдыру мәсьәләсе күнегүләр системасы белән бәйле.Дәресләрдә монологик һәм диалогик сөйләмгә өйрәтү өчен биремнәр ,төрле кызыклы ситуатив күнегүләрне  методик яктан дөрес куллану татар теленең  җөмлә   калыпларын ныклы үзләштерүгә һәм сөйләмдә  куллануга китерә ала.

 Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк:

1.Лингвистик яктан эшкәртелгән синтаксик калыпларның коммуникатив активлыгын, сөйләмдә куллану ешлыгын  ачыклау        һәм аларга нигезләнеп укучыларның сөйләм телен үстерү, төрле дәрәҗәдәге хәбәрләмәләр төзергә  өйрәтү-  иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып санала.

2.Аралашу дәверендә үз фикерләрен  башкаларга җиткерү өчен, укучы кирәкле җөмлә калыбын сайлап алып һәм аны лексик берәмлекләр белән тулыландырып әйтергә яки төрләндерергә, структурасын  үзгәртергә күнегергә тиеш.  

3.Рустелле укучыларга татар теле өйрәткәндә, текст теориясе,  җөмләнең  коммуникатив( актуаль) кисәкләргә бүленеше, татар  җөмләсендә сүз тәртибе турында гамәли  белем бирү аларның диалогик һәм монологик сөйләмнәрен  тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлекләр бирә.

Ә иң әһәмиятлесе: тел өйрәнү процессын системалы һәм эзлеклекле  итеп оештыру, чөнки аннан башка истә калдырырга, үзләштерергә тиешле сөйләм материалын  аралашуда куллана  белү дәрәҗәсенә җиткерү мөмкин түгел.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аудирование - метод обучения татарскому языку и его роль в образовательном процессе

Тыңлау – сөйләмне гади акустик яктан кабул итү генә булса, тыңлап аңлау рецептив сөйләм эшчәнлегенең бер төре буларак карала һәм сөйләмне бер үк вакытта кабул итүне дә һәм аңлатуны да белдерә. С...

Обучение татарскому языку как неродному в ДОУ с русским языком обучения

Бесспорным является положительное влияние двуязычия на развитие памяти, умение понимать, анализировать и обсуждать явления языка, сообразительность, быстроту реакции, математические навыки и логику. Д...

Использование информационных технологий в процессе обучения татарскому языку

Новые технологии, оборудования и технические средства стремительно ворвались в нашу жизнь, и перед нами встала задача использования современных информационных технологий в качестве своих помощников в ...

Игра- как средство обучения татарскому языку.

Конфуций писал: «Учитель и ученик растут вместе». Игровые формы уроков позволяют расти как ученикам, так и учителю.Одним из эффективных путей повышения творческой активности, развития воображения заин...

Методическое письмо об обучении татарскому языку и литературе на основе ФГОС (09.09.2014)

Методическое письмо об обучении татарскому языку и литературе на основе ФГОС (09.09.2014)...

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...

Проект по теме « Повышение мотивации учащихся к изучению татарского языка через театральную деятельность»

Проектпо теме« Повышение мотивации учащихся к изучению  татарского языка  через театральную деятельность»...