Яшь булу жинелме?
план-конспект урока (11 класс) по теме

Вахитова Райля Венеровна

Анализ текста. Подготовка к сочинению-рассуждению.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yashlek.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тектска анализ. «Яшь булу җиңелме?» сочинение-фикерләүгә әзерләнү.         

Максатлар:

  1. Сөйләм стиленең төрләрен ныгыту, текст анализы нигезендә укучыларны өй сочинение-фикерләү язылышына әзерләү.  
  2. Тәкъдим ителгән текстны оста тикшерү, сөйләмне, фикерләү сәләтен үстерү.  
  3. Укучыларда актив тормыш позициясе, дуслык, тәртиплелек, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Җиһазлар: мәкальләрдән торган плакатлар.

ДӘРЕС барышы.

Оештыру моменты.

Хәерле көн хөрмәтле коллегалар!

Дәресебезне сөйләм стиленең төрләрен кабатлаудан башлыйбыз.

  1. Хәзерге татар телендә стильнең ничә төре өйрәнелә?

- 5 төре( 1. рәсми эш кәгазьләре стиле

              2. публицистик стиль

              3. хат(эпистоляр) стиле

              4. матур әдәбият стиле

              5. фәнни стиль.

2. Нәрсә ул рәсми эш кәгазьләр стиле? 

- Бу сильдә төрле карар, беркетмә, юридик эш кәгазьләре, чакыру, актлар языла. Аның вазифасы - дәүләт, хөкүмәт һәм аерым кешеләрнең аралашуын оештыру.

3. Публицистик стильне ничек билдәләргә?

- Бу стиль, башка стильләрдән аермалы буларак, яңалыкны хәбәр итә, халыкка җиткерә.

4. Фәнни стиль кайда кулланыла?

- Әдәби телебезнең бу стилендә фәнни мәкалә һәм китаплар, диссертацияләр, белешмә, монографияләр языла.

5. Бу өзек кайсы стильгә карый?

       Исәнме, дустым Айназ! Мин сине бик сагындым. Авылда бергәләп үткәргән көннәребезне искә төшерәм. Анда шундый күңелле булган икән!(эпистоляр)

-Бүген безнең дәресебез бик кызык темага багышланган.

 Нинди икәнен, шигырьне тыңлагач билдәләрсез.

 Ә, хәзер сезнең игьтибарыгызга

 Э.Асадова «Мөмкин һәм ярамый» шигырен укыйм:

Кайчан син бары өч яз яшәдең,

Галәм якты, кошларның каурыйлары шикелле,

Ләкин аның белән  сөйләшү эзләгән саен,

шулкадәр рөхсәт юк анарга.

Тере биштә һәм җитез сигез яшьтә дә

Яшисең, шул авырлыкларны күтәреп:

«Әйе» сүзен сирәк, ешрак «юк» дигәнне ишетеп.

Тыялар монда, тегендә тыялар.

Ярамый, гомумән ярамый!

Ярамый, тәрәзә янында футбол уйнарга,

Чүплектән көчек алып кайтырга.

Ярамый, сарайны ныгытма итеп штурмга алырга,

Һәм түбәләрдән комнан ясалган бомба ыргытырга.

Соңга тикле китап белән утырырга,

Туйганчы тундырма ашарга,        

Дуслар кырына тәрәзәдән сикерергә,

Кеше тавыкларына рогаткадан атырга,

    Һәм уйландым мин, писталетсыз калганда,

    Я, ярыйсы, үсермен әле..

Нәрсә олыларга? Зурларга рәхәт!

Яши үзенә һәм – бернинди тыюлар юк.

Балаларга мәңге бармак белән янап,

Сукрана, сукрана…Ах, хәтта тыңларга эчпошыргыч!

Ә менә үзләренә әйтмиләр – ярамый дип,

Ә менә үзләренә, нәрсә телисең бар да мөмкин!

Балачак,балачак – алсу таң аткан чак,

Кайда һәрвакыт юл куешып килешү!

Кайчан белер идем мин олыларга тыюларны…

Мин тукталыр идем балачакта тагын бер ел!

Шуннан ачыкланды, олыларга да юк

Тынгылык аңлатмалардан һәм рецептан:

Барлык күңелгә ятышлыга рөхсәт юк,

Ә күнелсезгә - бернинди тыюлар.  

- Шулай итеп, сез ничек уйлыйсыз, нинди тема буенча сөйләшү барачак?

Җавап: Яшь булу җинелме?

        

Дөрес. Ә нинди яшьтәге кешеләрне «яшьләр» дип әйтә алабыз?

Яшь булу җинелме? Игьтибарыбызны тактага юнәлтик.

                                                   ***

Әйдәгез кулларны күтәреп билдәлик кем риза «Яшь булу җинелме?»

                                 

Әйе

Юк

Ә хәзер текстка күз салыйк.

Ю.Казаков

1. Яшь булырга бик начар. 2. Тормыш бик тиз үтә, сиңа унҗиде яки унсигез яшь, ә син әле бернәрсә дә эшләмәдең. 3. Үзеңдә нинди сәләтләр барын белмисең. 4. Ә гомернең күңелле үтүен телисең.  5. Шигырь язырга телисең, хәтта бөтен ил яттан белсен өчен аларны.        

6. Яки батырларга симфония иҗат итәргә  һәм шуннан  оркестр алдына - төссез, фракта, маңгайга төшкән чәч белән чыгу. 7. Нәрсә миңа эшләргә? 8. Нәрсә эшләргә, гомерем буш үтмәсен өчен, хәтта һәр  көнем көрәшү һәм җиңүдән торсын өчен? 9. Мин сагышта яшим, мине төрле фикерләр җәфалый , нишләп мин батыр тугел, ачышлар эшләмим. 10. Мин батырлык эшли аламмы ? 11. Белмим. 12. Авыр эшләр эшли аламмы, көчем җитәрмикән зур эшләр башкарырга?  13. Иң кыены,  минем газапларны беркемдә аңламый. 14. Барысыда миңа малайга караган кебек карыйлар, хәтта чәчләремне сыйпап һаман 10 яшь дип беләләр.

1).  Бу текста нинди проблема күтәрелә?

1. Җәмгыятьтә яшьләр урыны.

    2. Яшь ләрнең теләге  батырлык эшләргә.

    3. Яшьләрне беркем дә аңламый.

    4. Яшьләргә игътибар һәм дан җитми.

2). Нинди раслау авторның фикеренә каршы

1. Яшь булырга бик начар.

    2. Яшьләр гомернең күңелле үтүен тели.

    3. Яшь булырга яхшы.

    4. Яшьләрне тәрбияләргә кирәк.

3). Текстның стилен һәм  сөйләм төрен билгеләгез.

1. Фәнни, тасвирлама.

    2. Публицистика, фикерләү.

    3. Публицистика, хикәяләү.

    4. Матур әдәбият, хикәяләү.

4). №9,10  чаралар бәйләнешен күрсәтегез

1. Синоним.

    2. Кабатлау.

    3. Тамырдаш  сүзләр.

    4. Алмашлык.

5). Нинди  тәэсирле чаралар текста кулланылмаган?

1. Чагыштыру.

    2. Метафора.

    3. Каршы кую.

    4. Алынмалы корылышлар.(вставная конструкция)

- Автор яшьләрнең нинди проблемаларын күтәрә?

- Авторнын позициясе?

- Сез аның уй-фикере белән ризасызмы?

- Әйе, яшьлек - үзбилгеләнү вакыты.  Кеше тормышының бу вакыт турында  байтак язылган.

Тексның төп герое яшь булу начар ди. Мин моның белән риза түгел һәм сезгә дә фикер йөртергә тәгьдим итәм.

                            (2 командага бүленү).

Әйе --------------------------------------------------------Юк

-. Сезгә уйланыр өчен кызыклы фактларны искә төшерәсем килә.

-Г.Тукай бик аз гына вакыт эчендә халык йөрәгенә мәңгегә кереп кала.

-Шәриф Еникеев 15 яшендә сукыр калса да,  әдәбият күгенә күтәрелә.

     -Дәрдемәнд үз дәверендә   күренекле шәхес, атаклы миллионер, олуг промышленник,  

      җәмәгать эшлеклесе итеп таныла.

   -Моцарт 5 яшендә көйләр иҗат итә башлый.

        

Кемне генә алсак та, ничек уйлыйсыз, нәрсә ярдәм итте икән аларга зур уңышларга ирешергә. Бүген дәрес барышында алган белемнәр «Яшь булу җиңелме?» исемле  иншаны язырга ярдәм итәр. Хөрмәтле коллегалар! Укытучы елы матур уй-хыялларыгыз, өмет-ышанычларыгызны акласын, үзе белән зур максатлар, яңа җиңүләр алып килсен! Агымдагы елда да аралашып яшик!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Чын дуслар нинди була?" 7нче сыйныфта ачык дәрес үрнәге

Открытый урок  в 7 классе был проведен в рамках конкурса "Учитель года -2009"...

Чын дуслар нинди була?(урок в 7 классе)

Открытый урок в 7 классе, в рамках конкурса "Учитель года-2009"...

3 сыйныфта уку дәресе. Әдәпле булу җиңелме?

конспект урока на тему "Әдәпле булу җиңелме?"...

Тема: Бәхетле булу серләре

Максат: 1. Өйләнү яки кияүгә чыгу проблемасы буенча сөйләргә,                фикер йөртергә өйрәтү....

Ог-буле угаадыгларын хандыр оорен

Улусчу педагогика "ШЫН " № 40 (18160) 2012 чылдын апрель 10...