Туган көн - зур бәйрәм
план-конспект на тему

Мубаракшина Лейсан Забировна

2 нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан ачык дәрес планы һәм пререзентациясе.

Бу дәрестә укучылар интерактив тактада төрле күнегүләр эшләячәкләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_kon_-_zur_byrm.docx65.12 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

“Мамадыш шәһәре өченче номерлы гомуми урта белем мәктәбе”

“Туган көн – зур бәйрәм”

(Ачык дәрес)

1 нче сыйныф (рус төркеме)

Мубаракшина Лейсан Забировна

Мамадыш, 2013  

Туган көн – зур бәйрәм

Максыты.  1. Укучыларны  “Туган көн” темасына караган сөйләм үрнәкләре

белән таныштыру; төркемнәрдә эшләргә өйрәтү.

2. Өйрәнелгән фигыльләрне сөйләмдә куллануны ныгыту;  темага карата диалогик, монологик  сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда бер-берләренә карата ихтирамлылык,  әкият геройлары аша Г.Тукай иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

 

Дәрес тибы.  Диалогик-монологик сөйләм.

Җиһазлау:  компьютер, презентация, интерактив такта, “Туган көн” мр3, “Ак калач” мр3, Тукай әкиятеннән персонажлар, карточкалар, дәреслек “Күңелле татар теле” (1 нче класс) Р.З. Хайдарова, Н.Г. Галиева.

Дәрес барышы

  1. Оештыру. 
  1. Уңай психологик халәт тудыру.

     - Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бергәләп кабатлап дәрескә үзер икәнебезне күрсәтик.

- Мин игътибарлы. Мин яңа сүзләр өйрәнәм. Мин татарча сөйләшәм. Дәрестә үземне матур тотам, укучы икәнемне онытмыйм.

     2. Укучылар белән әңгәмә:

       - Бу нинди ел фасылы?

       - Бу нинди ай?

       - Бүген ничәсе?

       - Бүген көн нинди?

       - Кояш нишли?

       - Яңгыр явамы?

       - Көн җылымы?

  1. Фонетик зарядка.

У  түгел, Ү

А түгел, Ә

О түгел, Ө

Ау түгел, Әү

Оя түгел, Өя

Песи түгел, эт

Кыз түгел, малай

Кояш түгел, ай

Туп түгел, шар

Чәчәк түгел, чәкчәк

  1. Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау.

Тактада рәсемле слайд. Укучылар “Туган көн” турында җыр тыңлыйлар.

Әңгәмә:

- Сез рәсемдә нәрсә күрәсез?

- Бу нинди бәйрәм?

- Сез тыңлаган җыр нәрсә турында?

- Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сүз алып барабыз инде?  

II.  Актуальләштерү.

  1. Төркемнәрдә эш. “Татар халык ашлары” темасын кабатлау. Укучылар интерактив тактада эшләделәр. (Кушымта №1)
  • “Тылсымлы шакмак”тан татар-халык ашларын табу;
  • “Озын сүз”не таркату (татар халык ашлары);  
  •  Предмет белән сүзне тоташтыру;
  •  Монда кайсы сүз артык?
  1. Ситуатив күнегү.
  • Пригласи друга в дом;
  • Предложи ему какое-нибудь блюдо;
  • Ты сидишь за столом, а до перемеча не достоёшь, как ты попросишь?
  • Скажи, что было вкусно, поблогодари и попращайся.

  1. Яңа теманы аңлату.
  1. Сүзлек эше.

Туган көн, сайрый, бии, сикерә, йөгерә, уйный, оча.

      2.  Туган көн кунаклары белән танышу.

      -   Туган көнгә кемнәр килгән? (Кыз, Гали)

  • Тагын нәрсәләр килгән?

 (күбәләк, сандугач, Акбай, кояш, ай, шаян песи, кәҗә, алмагач)

  • Алар каян килгән? (Әкияттән)
  • Геройлар кайсы әкияттән? (“Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Гали белән кәҗә”, “Шаян песи”, “Ай белән кояш”)
  • Бу әкиятләрне кем язган?
  1. Туган көн күңелле үтсен өчен ниләр эшләргә кирәк? (русча)
  • Әйтегез әле, безнең кунаклар нишли? (Күбәләк оча, Акбай Һәм песи бии, сандугач гетарада уйный, сайрый һ.б.)
  1. Парларда эш. Рәсем эчтәлеге буенча укучылар бер-берсенә сорау бирәләр, диалогик сөйләм оештырыла.
  2. Физкультминут. Туган көндә җырлап уйнала торган бер уенны уйнап алыйк.

        “Ак калач”

Алсуның туган көненә

Без пешердек ак калач.

Менә шундый ул биек,

Менә шундый тәбәнәк.

Менә шундый киңлектә

Менә шундый тарлыкта.

Ак калач, ак калач

Теләгәнеңне ал да кач!

  1.  Теманы ныгыту.
  1. Дәреслек белән эш.

Дәреслектәге шигырьне уку. Укычылырдан укыту

  1. Монологик сөйләм. Ребята, представте, что к вам на день рождения пришли друзья. Как вы расскажете о том, кто что делал.
  2. Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү

а) - Оля, кая барасың?

    - Туган көнгә.

    - Туган көндә нишлисең?

    - Җырлыйм.

б) - Дима, туган көнгә барасыңмы?

     - Барам. Ә син?

     - Мин дә барам.

     - Әйдә киттек.

          4. Ишетеп аңлау өчен күнегүләр (Укытучылар өчен методик кулланма, 111-112 битләр).

    V.  Йомгаклау.

     - Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

     - Дәрестә ниләр эшләдек?

     - Туган көнгә кемнәр килгән иде?

     - Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

     - Сез барыгызда бик актив катнаштыгыз. Рәхмәт сезгә. Дәрес бетте, саубулыгыз.  

    Кушымта №1

Тылсымлы шакмак”

“Озын җөмләнене таркату”

Минөчпочмакашыйминкоштелебеләнчәйэчәмбәлешбиктәмлеәбипәрәмәчпешерәәнимиңачәкчәкпешерә.

“Монда нинди сүз артык?”

Өчпочмак, бәлеш, күз, кыстыбый.

Песи, энем, әни, абый, әти, апа, бәби.

Чәкчәк, кош теле, пәрәмәч, дәфтәр.

Чәчәк, торт, бәлеш, гөбәдия.

Кулланылган әдәбият

  1. Күңелле татар теле. 1 класс.  Р.З. Хайдарова, Н.Г. Галиева. Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2012
  2. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 1нче сыйныф. Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Л.Ә. Гыйниятуллина. Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2012
  3. Күңелле татар теле. Книга для родителей. Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2012
  4. Уйнап укый сабыйлар.Ф.М. Зиннурова. “Мәгариф” нәшрият, 2007
Resource id #5558

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...