татар теленнэн эш программалары
рабочая программа (8 класс) на тему

Краснова Зиля Табрисовна

татар теленнэн эш программалары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon рабочая программа для 8 кл.47.01 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное общеобразовательное бюджетное учреждение

основная общеобразовательная школа с.Новые Маты муниципального района Бакалинский район Республики Башкортостан

Согласовано:                                                                     Принято:                                                           Утверждаю:

Зам. директора по УВР                                                   на заседании  КМО                                           Директор школы:

__________________                                                       ______С.Ф.Заманова                                        _______З.Т.Краснова

  С.Н.Сулейманова                                                            Пр. №___от 27.08.2013                                   «____»______2013г                    

Рабочая программа учебного предмета

«Татарский язык»

8 класс,

на 2013-2014учебный год

Составитель:З.Т.Краснова- учитель татарского языка и литературы первой  квалификационной категории

                                                                                                                                                                                    Принято на педагогическом совете

                                                                                                                                                     №1 от 29.08.2013

                                                                                                                                        Пр.№___

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

        

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. Башкортстан Республикасы законы “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында закон” (21.01. 1999)
  2. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  3. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
  4. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  5. Татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен. 1-11-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011

Дәреслек: Татар теле: Башкортстан  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек     /Гыйззәтуллин И.С.,Баграмшина Т.Г./ – Уфа «Китап», 2008

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

        Программа нигезенә Россия, Башкортстан  Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды,  “Татар телендә  урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән  программа”; 5-11 нче сыйныфлар өчен ;”Мәгариф” 2010 нчы  ел )на нигезләнеп төзелде.  

 

Эш программасы структурасы.

        Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максатлары:

Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак  аңлы караш тәрбияләү;

Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү;  дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

        

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле.

   Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашуны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану.

    Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стильләрендә жанр төрлелеге.

    Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә.

    Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

    Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.)үзләштерү. Уку киталары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

   Иҗтимагый-мәдәнии, әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган монологтк һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

   Текстның эчтәлеген кыскача , тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу.  Төрле стилҗ һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.ш.

 Лингвистик компетенция. Телнең кеше тормышында һәм җөмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – татар халкының милли теле.

  Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.

  Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.

  Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.

 

Төп темалар

Белем һәм күнекмәләр

1

Синтаксис буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү.

Гади җөмлә синтаксисы;

2

Кушма җөмлә синтаксисиы һәм пунктуация

Катлаулы төзелмәләр

-Кушма җөмлә: кушма җөмлә турында гомуми төшенчә, кушма җөмлә төзүче җөмләләрнең бер-берсенә бәйләнеше

-Тезмә кушма җөмлә:  тезмә кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар; теркәгечле тезмә кушма җөмләләр, алар янында тыныш билгеләре; теркәгечсез  тезмә кушма җөмләләр, алар янында тыныш биогеләре.

-Ииярченле кушма җөмлә: баш һәм иярчен җөмлә; иярчен җөмләләрне мәгънә һәм төзелеш ягыннан төркемләү.

-Иярченле кушма җөмләнең төзелеш ягыннан төрләре: аналитик иярчен җөмләләр, синтетик иярчен җөмләләр, иярченле кушма җөмләләрнең синонимлыгы һәм рус телендә бирелеш формалары;

-Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре: иярчен ия җөмлә, иярчен хәбәр җөмлә, иярчен тәмамлык җөмлә, иярчен аергыч җөмлә;

-Иярчен хәл җөмләләр: иярчен вакыт җөмлә, иярчен урын җөмлә, иярчен рәвеш җөмлә, иярчен күләм җөмлә, иярчен максат җөмлә, иярчен шарт җөмлә, иярчен кире җөмлә, иярчен кереш җөмлә,;мәгънә һәм төзелеше ягыннан төрле булган иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә дөрес куллану, иярченле кушма җөмләләрне үзгәртеп кору;

-Катлаулы кушма җөмләләр: күп тезмәле кушма җөмлә, күп иярченле кушма җөмләләр, тиңдәш, тиңдәш түгел бер-бер артлы ияртүле һәм берничә төр иярүле  күп иярченле кушма җөмләләр; катнаш кушма җөмләләр турында төшенчә;

3

Текст синтаксисы һәм пунктуация

-Текст синтаксисы: тезем, чит сөйләмле текст, туры сөйләм янында тыныш билгеләре;

-Пунктуация: җөмләнең төзелеше, мәгънәсе, интонация һәм тыныш билгеләре; нокта, сорау, өндәү билгеләре куела торган очраклар; күп нокталар һәм куштырнаклар куелу очраклары; өтер куелу очраклары;  нокталы өтер, ике нокта куелу очраклары; сызык, җәяләр куелу очраклары;

4

5 – 8 нчы сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

-Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография; лексикология;сүз төзелеше һәм сүз ясалышы; морфология, синтаксис һәм пунктуация

5

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;
  • телдән һәм язма сөйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;
  • тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә (радио, телеведениедән һ.б.) хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау;
  • сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктацион)саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү;
  • татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;
  • сүзләрне төзелеше һәм ясалышыбуенча тикшерә белү;
  • текст төзелешен һәм тел үзенчәлекләрен билгәли белү;
  • сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аерырга өйрәтү;
  • ана теленең грамматик категорияләрен белү;
  • грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;
  • сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;
  • сүз, сүзтезмә, җөмләләрдәге хаталарны төзәтү;
  • җөмләгә синтаксик анализ ясау;
  • төрле стиль һәм жанрдагы текстларны тиешенчә уку күнекмәләре булдыру;
  • төрле сүзлекләрдән һәм белешмә характерындагы китаплардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан урынлы файдалану;
  • синтетик һәм аналитик иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү;
  • текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача, гади һәм кушма җөмләләр кулланып сөйли белү;
  • бирелгән темага, куелган максатка ярашлы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, сурәтләү яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;
  • җөмләнең тиңдәш кисәкләрен, аерымланган кисәкләрен тиешенчә куллана белү, алар янында тыныш билгеләрен кую;
  • сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;
  • төрмыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу”
  • туры һәм кыек сөйләмнән урынлы файдалану, алар янына тиешле тыныш билгеләрен кую;
  • текстның планын төзү яки аның эчтәлеген конспект формасында язу;
  • тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү;
  • ана теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;
  • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне ана теленең кеше һәм җәмгыять тормышында алып торган урынын аңлап куллана һәм бәяли белергә өйрәнү, татар теленең  иҗтимагый әһәмиятенең артуын аңлау.

8 нче  сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә  һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

1. Уку операцияләрен планлаштыру.

2. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

3.Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бүя бирү.

4.Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлашты -рырга өйрәнү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү

3. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү.

4. Белемнәрне системалаштыру өчен таблица, график, схемалар -дан файдалану. .

5. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:

-уку елы башында -85-90 сүз

-уку елы ахырында-90-110 сүз

6. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән система-лы эшләү.

7. Вакытлы матбугат басмалары белән даими эшли белү

1. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

2. Танып белү активлыгын үстерү.

3. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәләрен камилләштерү.

4. Грамматик  анализ төрләрен үзләштерү:

- мөстәкыйль сүз төркемнәренә морфологик анализ;

- ярдәмлек сүз төркемнәренә морфологик анализ;

-гади җөмләгә синтаксик анализ;

-кушма җөмләгә синтаксик анализ;

6. Тикшеренү ысуллары:

- модельләштерү;

-охшатып эшләү.

7. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләре булдыру.

                                                                                       

Бәяләү нормалары:

Уку тизлеген бәяләү :

Сыйныфлар

Иҗекләр саны

Сүзләр саны

8

160 -220

90-100

             Уку күнекмәләрен бәяләү:

“5”- укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатле итеп,аңлап укыса.

“4”- уку тизлеге таләпләргә туры килсә,текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирелсә,1-2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек китсә.

“3”- уку тизлеге таләпләргә туры килмәсә,текст эчтәлеге буенча сорауларга төгәл җавап бирелмәсә,3-5 әйтелеш хатасы ,сөйләмнең структур бүленешендә хата китсә.

“2”-уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән,5-6 әйтелеш хатасы,текстның эчтәлеген өлешчә генә аңласа.

Язма эшләрнең күләме:

сыйныф

Эш төрләре

8

Сочинение

Диктант

Изложение

Барлыгы

7 (2)

5 (2)

2 (1)

14 (5)

Диктантларны бәяләү :

“5”-орфографик хата юк (1 пунктацион хата булырга мөмкин)                         “4”- 1 орфографик,1 пунктацион хата булса

“3”- 2 орфографик,2 пунктацион хата булса                                                         “2”- 5 орфографик,4-6 пунктацион хата булса

Сүзлек диктантларның күләме һәм аны бәяләү:

8 сыйныф – 30 – 38 сүз

Сүзлек диктантны бәяләү

“5” – диктант пөхтә итеп язылган,хатасы юк                                        “4” – бер орфографик хата бар

“3”- өч орфографик хата бар                                                                   “2”- биш орфографик хата бар

Контроль диктантның күләме:

сыйныф

Сүз саны

8

Уку елы башында

Уку елы ахырында

105 -120

115-125

Контроль диктантны бәяләү:

“5”- эш  пөхтә башкарылган,хата юк ( 1 орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин)

“4”- 2 орфографик,2 пунктаион яки 1 орфографик 4 пунктацион хата булса

“3”- 4 орфографик,4 пунктацион яки 3 орфографик,6 пунктацион хата булса

“2”- 6 орфографик, 5 пунктацион яки 5 орфографик, 8 пунктацион хата булса

Изложение текстының күләме:

сыйныф

Уку елы башы

Уку елы ахыры

8

Сүз саны

Язма күләме

Сүз саны

Язма күләме

350 - 370

135 - 140

370 - 390

140 - 145

Изложенияне бәяләү:

“5”- тема тулысынча ачылган,фактик һәм техник хаталары юк,стиль бердәмлеге сакланган эшкә куела ( 1 орфографик,2 пунктацион яки 2 грамматик хата булырга мөмкин)

“4”-текстның эчтәлеге темага туры килсә,фикерне белдергәндә кечкенә генә ялгышлыклар китсә, 1-2 фактик,2 орфографик, 2-3 пунктацион, 1 грамматик хата булган эшкә куела

“3”- эчтәлек эзлекле бирелмәгән,стиль бердәмлеге сакланмаган, 3 фактик, 2-3 техник хатасы булган, 3 орфографик, 4 пунктацион, 2 грамматик хатасы булган эшкә

“2”- эзлеклелек,стиль бердәмлеге сакланмаган, язма эш планга туры килмәгән, фактик һәм техник хаталары күп булган, орфографик хаталарның саны 4 тән, пунктацион хаталарның саны 5 тән, грамматик хаталар саны 3 тән арткан эшкә куела.

Сочинениенең күләме        ( 2 сәгать вакыт карала)

8сыйныфта -  2,5 – 3,5 бит

Сочинениене бәяләү

“5” – эчтәлек темага туры килә,фактик ялгышлар юк,бай телдә,образлы итеп язылган ,стиль бердәмлеге сакланган эшкә куела ( 1 орфографик яисә 2 пунктацион хата булырга мөмкин)

“4”- язманың эчтәлеге темага туры килә,хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклыр күзәтелгән,1-2 фактик хатасы булып,теле бай,стиль ягы камил булган, 2 орфографик,3 пунктацион (грамматик) яисә 1-2 сөйләм ялгышы булган эшкә куела.

“3”- эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар,фактик төгәлсезлекләр булган,эзлеклелек югалган,сүзлек байлыгы ярлы,стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр булган,3 орфографик,4 пунктацион яисә 3-4 сөйләм хатасы булган эшкә куела.

“2”-  темага туры килми,фактик төгәлсезлекләр күп,план нигезендә язылмаган,сүзлек байылгы бик ярлы,текст кыска һәм бер титптагы җөмләләрдән тора,сүзләр дөрес кулланылмаган ,стиль бердәмлеге сакланмаган , 5 орфографик, 8 пунктацион яисә 4-6 сөйләм хатасы булган эшкә куела.

Тематик план

Тема өйрәнү: 28с.

Диктант: 4с.

                                                                        БСҮ-2

                                                               -инша-1с.

-изложение-1с.

Тема

Сәгатъ саны

Дата

Максат

Җиһазлау

Дәрес

 тибы

өстәлмә

Иҗади эш

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

7 сыйн. үткәннәрне кабатлау

Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә.

Повторение.Понятие о сложном предложении

Б.с.ү. диктант.

Тезмә кушма җөмләләр турында гомуми төшенчә.

Понятие о сложносочиненных предложениях.

Теркәгечле т. к. җөмлә.

Теркәгечсез т. к. җөмлә.

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау.

Сложносочиненные предложения с союзами и бессоюзные.

Обобщение.

Изложение

Иярченле кушма җөмләләр.

Сложноподчиненные предложения

Аналитик иярченле кушма җөмләләр.

Аналитические сложноподчиненные предложения

Синтетик иярченле кушма җөмләләр.

Синтетические сложноподчиненные  предложения

Инша.

Иярченле кушма җөмләләр. мәгънәдәшлеге.

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.

Обобщение.

Катлаулы кушма җөмлә.

Усложненные сложные предложения

Контроль диктант.

Күп тезмәле кушма җөмлә.

Күп иярченле кушма җөмлә.

Б.с.ү. изложение.

Катнаш кушма җөмлә.

Катлаулы кушма җөмләләрне кабатлау.

Обобщение.

Контроль диктант.

Текст синтаксисы.

Синтаксис текста

Б.с.ү. диктант.

Тезем.

Период.

Туры һәм кыек сөйләм.

Туры сөйләм янында тыныш билгеләре.

Прямая и косвенная речь. Знаки препинания .

Б.с.ү. Инша.

Сочинение.

Диалог.

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү.

Перенос прямой речи косвенной.

Пунктуация турында төшенчә.

. ? ! … куела торган очраклар.

Пунктуация.

Диктант.

Куштырнаклар куелу очраклары.

Изложение.

, ., куела торган очраклар.

Сызык һәм җәяләр куела торган очраклар.

Диктант.

Синтаксисны кабатлау.

Обобщение.

1

1

1

1

1

2

2

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

2

Туган тел турында әңгәмә, грамматиканың төп төшенчәләре, туган телебезгә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Кушма җөмләләр белән танышу, укучыларның танып белү активлыгын арттыру.

Укучыларның белемнәрен арттыру,  бәйләнешле сөйләм үстерү.

Тезмә кушма җөмләләрне танып белү, үзаллы эшләү күнекмәләрен арттыру.

Теманы гомумиләштереп, белемнәрен тирәнәйтү, логик фикер йөртү сәләтен үстерү.

Белемнәрен ныгыту

Иярченле кушма җөмләләр белән  танышу, аңлатма бирү, теманы аңлап эшләү күнекмәләрен арттыру, схема белән күнекмәләрен үстерү.

Укучылар. алган белемнәрен тирәнәйтү.

Алган белемнәрен системалаштыру, җөмләләрнең бәйләнү чараларын карап китү, үзаллы эшләү күнекмәләрен арттыру.

Җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен аера белү,

укучыларның

мөстәкыйллеген үстерү.

Укучыларның белемнәрен арттыру,  бәйләнешле сөйләм үстерү.

Укучыларның белемнәрен системалаштыру, анализ ясау күнекмәләрен арттыру, үтелгәннәрне формалаштырып  йомгаклау,  

логик фикер йөртү сәләтен үстерү.

Укучылар. алган белемнәрен тирәнәйтү.

Тема буенча белемнәрен тирәнәйтү, укучыларның иҗади эшкә сәләтен үстерү, танып белү активлыгын арттыру.

Укучылар. алган белемнәрен тирәнәйтү.

Синтаксисның төп максаты белән танышу, текстагы уртак кисәк, -макро, -микро текстлар, җөмләләрнең грамматик чаралар белән бәйләнешен карап китү, укучыларн. аралашу сәләтен арттыру.

Укучыларның белемнәрен арттыру,  бәйләнешле сөйләм үстерү.

Нәрсә ул тезем? Матур әдәбиятта кулланыш тапкан тезем белән танышу,өлешләрен, тәртибен, тыныш билгеләрен карап китү.

Сөйләмдә туры сөйләм алымнарын сиземли алу,

үзаллы эшләү күнекмәләрен арттыру.

Кулланылышта булган туры  кыек сөйләм белән танышу, җөмләләр өстендә  эшләү, тыныш билгеләрен карап китү, аларны язма эштә кулана белү.

Укучыларның белемнәрен арттыру,  бәйләнешле сойлэм устеру

Диалог белән танышу,

үзара аңлашу

-аралашу сәләтен үстерү

җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен аера белү,сүз байлыгын арттыру, дөрес кулланыш табу, уйлап эшләү сәләтен үстерү.

Җөмләдә кулланган тыныш билгеләрен , пунктуацияне файдалана белү, аларның җөмләдә -сөйләмдә әһәмияте, сүз байлыгын арттыру, дөрес кулланыш табу, уйлап эшләү сәләтен үстерү.

Укучылар. алган белемнәрен тирәнәйтү.

Пунктуацияне дөрес куллана белү, аларның сөйләмдә стилистик әһәмияте.

Укучылар. алган белемнәрен тирәнәйтү

Пунктуацияне дөрес куллана белү, аларның сөйләмдә стилистик әһәмияте.

Укучыларның белемнәрен арттыру

Мәктәп программасы күләмендә тулы

грамматик а

терәк конспект,

терәк таблица

дикт. җыентыгы

терәк таблица,

дидактик материаллар

proshkolu.ruuser/raushania84/file/960769/

терәк таблица

artgafarov.ruterkegechsez-tezme…jomleler.php

openclass.runode/61087

Изложениял. җыентыгы

таблица, карточкалар

gimnazia-menz.edusite.ru

терәк таблица, карточкалар

…-kushma-zhomleler

терәк таблица

fanilya.ucoz.ru

терәк таблица

Язучыларн. әсәрләре

Дидактик материаллар,

rushania.ucoz.rutest.doc

Индивидуаль карточкалар

openclass.runode/61087

дикт. җыентыгы

slideshare.netmugallim/ss-12555359

терәк таблица

TextoLogia.ruslovari/lingvisticheskie…teksta/…

ru.wikipedia.org

dic.academic.ru

индивидуаль карточкалар

pandia.rutext/77/136/538.php

Диктантлар  Җыентыгы

терәк таблица

amalgrad.ruviewtopic.php?id=1493&p=2

https://edu.tatar.ru

Дидактик материаллар

belem.rutatar-tele/vuz-rus/3_______.html

Татар теленнән күнегүләр китабы

Матур әдәбияттан

өзекләр,

индивидуаль карточкалар

amalgrad.ru

https://edu.tatar.ru

Әдәби әсәрләрдән өзекләр.

https://edu.tatar.ru

https://edu.tatar.ru

https://edu.tatar.ru

https://edu.tatar.ru›upload/images/files/

дәрес –лекция

ныгыту дәресе

кереш дәрес

белемне ныгыту,

йомгаклау дәресе

кереш дәрес

ныгыту дәресе

дәрес-сәяхәт

дәрес- зачет

Б.с.ү. дәресе

Йомгаклау  

дәресе

Йомгаклау  

дәрес

кереш дәрес

ныгыту дәресе

дәрес-сәяхәт

кереш  дәрес

уен -дәрес

Йомгаклау  

дәресләре

кереш дәрес

ныгыту дәресе

кереш дәрес

ныгыту дәресе

сәнгать дәресләре

Б.с.ү. дәресе

кабатлау дәресе

Бәйрәм белән котлау тексты язу.

Рәсемгә карап хикәя язу.

Диагностик диктантлар язу.

Грамматик биремле төрле типтагы диктантлар язу.

Бәйрәмнән алган тәэсирне тасвирлап бирү.

Туганнарыгызга рәхмәт хаты язу.

Уңай кешелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан чыгып иншалар язу.

Әдәби геройларга характеристика язарга өйрәнү.

«Туган телем-

татар теле» инша язарга;

сорауларга җаваплар әзерл.

Схема буенча җөмләләр төзергә

Тестларга әзерләнү

Схемалар буенча эшл.

Сорауларга җаваплар әзерләү

Схема буенча җөмләләр төзергә

37 -38 битл., схеманы үзләштерергә.

Схемалар буенча эшл.

68 нче бит.дәреслек, сорауларга җаваплар әзерләү

Томышта үрнәк булырдай берәр кеше турында очерк язу

Схемалар буенча эшл.

Ирекле темага инша язу.

Олы шәхесләр турында мәгълумат җыю.

Матур әдәбияттан өзекләр укып килергә.

Үзаллы хикәя төзеп язу.

Матур әдәбияттан өзекләр язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнэн эш программалары

А.Яхин методикасы буенча эшләүче мөгаллимнәргә...

Календарь тематик план татар теленнэн 6 сыйныф рус төркеме

составила учительница Гимадиева Гузель СамигулловнаМАОУ СОШ № 16 г.Альметьевск Республики Татарстан...

татар теленнэн эш программалары

татар теленнэн эш программалары...

3 сыйныфка татар теленнэн эш программасы

3 сыйныфка татар теленнэн эш программасы...

татар теленнэн олимпиадалар

Мэктэп кулэмендэ уздырыла торган олимпиадалар...

Татар мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программалары

4 нче сыйныф, 7 нче сыйныф, 8 нче сыйныф, 9 нчы сыйныф, 10 нчы сыйныф, 11 нче сыйныфлар өчен программалар тәкъдим итәм....