Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
план-конспект урока на тему

Габдуллина Гузель Дамировна

4 сыйныфта үткәрелгән ачык дәреснең темасы: "Исемнәрнең килеш белән төрләнеше"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

(Ачык дәрес. 4 нче сыйныф)

                                                                                                            Татар теле һәм әдәбият                                     укытучысы Габдуллина Гүзәл Дамир кызы

                                                                                                     

                                                                                                   

                                             Әлмәт шәһәре, 2015

               (Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен)

Тема:      Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. 4 нче сыйныф.

Максат: 1. Исемнәр турындагы белемнәрен арттыру,исемнәрне күплек санга    куюда күнектерү. Килешләрне искә төшерү. Исемнәрне килешләр белән төрләндерергә өйрәтү.

               2. Укучыларның фикерләү сәләтне, матур сөйләм күнекмәләрен үстерү.

                3. Дуслык, бердәмлек, үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау: Килешләр таблицасы, төркемләп эшләү өчен карточкалар, исемнәр турында  сораулар язылган карточкалар, перфокарталар, дәреслекләр, уку-язу әсбаплары.

Дәрес барышы.

I.Исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысез!.

- Хәерле көн, балалар!

- Имин үтсен көнегез!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек,

  Тукай телен, анам телен

  Өйрәнергә дип килдек!

 - Бүген безнең дәрестә кунаклар да утыра. Белемнәрегезне күрсәтергә, тулы җаваплар бирергә тырышыгыз.

-  Сезгә хәерле көн, зиһен, тел ачкычлары теләп дәресне башлыйм.

II. Өй эшен тикшерү.

- Балалар! Сезгә өйдә 87 күнегүдәге ребусны чишеп килергә кушылган иде. Нинди сүз килеп чыкты?

- Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

III.Матур язу.

- Дөрес, балалар . Хәзер без матур язу күнегүе уздырып алырбыз.Тактада нинди җөмләләр язылган? Укыйк әле.

- Чын дуслык авыр вакытта сынала.

- Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

-Ә хәзер дуслык турындагы  шушы җөмләләрне дәфтәрләргә матур итеп язып куйыйк.

IV .Актуальләштерү.

- Балалар, хәзер исемнәр турында нәрсәләр белүебезне тикшереп алыйк.

1 нче сорау: Исемнәр нинди сорауларга җавап бирәләр?

2 нче сорау: Күплек сандагы исемнәргә нинди кушымчалар ялгана?

3 нче сорау: Татар телендә ничә килеш бар?

V. Тема һәм максатны әйтү.

- Бүген бу дәрестә без исемнәрне күплек санда кую күнекмәләре алырбыз, килешләрне искә төшерербез һәм исемнәрне килешләр белән төрләндерергә өйрәнербез. (таблица белән эшләү)

VI. Белемнәрне ныгыту.

Перфокарталар белән эш.

Килешләр

1

2

3

4

5

6

Баш килеш

Иялек килеш

Юнәлеш килеш

Төшем килеш

Чыгыш килеш

Урын-вакыт килеш

-Хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез бу сүзнең нинди кушымча ярдәмендә ясалганын карап, шул килеш янына нокта куясыз.

Абыйның, дәфтәрне, өстәл, мәктәптән, шәһәргә, урамда.

VII. Физкультминутка.

Җил исә, исә-исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына-тына, тына,

Агачлар үсә-үсә.

VIII.Такта янында эшләү.

Ә хәзер, укучылар, тактага карыйбыз. Тактада җөмләләр язылган, тик анда кайбер исемнәрдә кушымчалар төшеп калган. Шул кушымчаларны куеп, нинди килештә икәнен әйтеп, җөмләләрне күчереп язарга.

Җөмләләр:

  1. Укучылар мәктәп... баралар. Ю.к
  2. Балалар урам... уйныйлар. У-в.к.
  3. Малай һәм кыз китапханә... кайталар.ч.к.
  4. Татарстан... табигате бай һәм матур. И.к.
  5. Без ябалак... өйгә алып кайттык.

 IХ . Дәфтәрләрдә эш. 36 бит, 90 нчы күнегү

Бабай, әти сүзләрен килешләр белән төрләндереп язу.

(Бер укучы такта янында, калганнар дәфтәрләрнедә эшлиләр.  Дөрес төрләндергән кешеләргә билге кую.)

Тикшерү.

         

 Х . Карточкалар буенча эш.

-Балалар, хәзер парлап эшләп алырбыз. Мин һәр партага берәр карточка таратып бирәм. Сез күршегез белән киңәшләшеп, калын хәрефле сүзләрнең килешләрен карандаш белән шул ук кәгазьдә билгеләрсез. Соңыннан эшләрне миңа тапшырырсыз. Мин тикшереп, киләсе дәрестә билгеләрне әйтермен. ( Текстны укытучы үзе сайлый)

ХI. 92 нче күнегүне башкару.

92 нчы күнегүне тактада эшләү. Тиешле кушымчалар өстәп, җөмләрне күчереп язу.

 ХII. 91 нче күнегүне башкару.

91 нче күнегүне телдән башкару. Текстан исемнәрне табып, килешләрен әйтү.

ХIII.  Өй эше бирү.

93 нче күнегүне язма рәвештә эшләү.(Аңлату.)

 

ХIV . Дәресне йомгаклау.

- Балалар, татар телендә ничә килеш бар? (Тулы җавап таләп итү.)

- Килешләр белән төрләндергәндә калын әйтелешле сүзгә нинди кушымча ялгана?

- Нечкә әйтелешле сүзгә нинди кушымча ялгана?

Дөрес, балалар. Сез бүген алдагы дәресләрдә алган белемнәрегезне күрсәттегез. Килешләр темасын яхшы үзләштергәнсез Рәхмәт. Сезгә яңа уңышлар теләп, дәресне тәмамлыйбыз.

ХV. Билгеләрне көндәлекләргә кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

Конспект урока "Исемнәрнең килеш белән төрләнеше"

План - конспект урока по ФГОС ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ. 3 нче сыйныф. Татар төркеме....

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Тэйк оф тач даун,Микс Фриз групп структураларын кулланып үткәрелгән....

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Тэйк оф тач даун,Микс Фриз групп структураларын кулланып үткәрелгән....

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе...