Презентации для уроков по татарскому языку
рабочая программа

Презентации для урока по татарскому языку

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                                           

7-11 сыйныф укучылары өчен авторлык программасы

“Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”

М. Хәсәнов исемендәге тарихи музейда укучылар өчен

оештырылган түгәрәкнең  программасы

                                                                            Автор: Гайнутдинова Р.А. – беренче                

                                                                       категорияле татар теле һәм әдәбияты

                              укытучысы

                                                                           

                                     

Аңлатма язуы.

    Нәрсә соң ул тарих? Ул - туган илебезнең, халкыбызның борынгы һәм күптән түгел узган тормышын өйрәнә. Халкыбызның борынгы бабалары элек-электән без яшәгән Идел һәм Чулман буйларын үз итеп, яратып гомер кичергәннәр. Шул заманнардан меңнәрчә еллар узган. Бер буын кешеләр икенчесен алмаштырган, һәр буын үзеннән соң эз калдырган.

«Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк» дигән девиз астында без мәктәбебездә  тарихи музей оештырдык.

Музей эшчәнлеге өч юнәлештә алып барыла:

  1. «Без - тарихта эзлебез»;
  2. «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл»;
  3. Балаларда,      халык   педагогикасына  таянып,   әхлакый   һәм   рухи   культура
    тәрбияләү.

“Без - тарихта эзлебез”юнәлешендә халкыбызның тарихын, мәдәниятен, рухи мирасын, якташ язучы, шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнү максаты куелды һәм балалар тарафыннан музей тарихи экспонатлар, материаллар белән тулыландырылды.

Икенче юнәлешебез - «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» дигән тема астында сәламәт тормышка омтылыш тәрбияләү.

Өченче юнәлеш түбәндәге эшчәнлекне күздә тота: әхлакый һәм рухи культура тәрбияләүдә халык педагогикасына, бөек мәгърифәтче Р.Фәхреддин хезмәтләренә таяну.

Югарыда саналган юнәлешләр буенча эш алып бару, болар барысы да балаларда әхлак сыйфатлары булдыра, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уята, үзара һәм башка кешеләр белән аралаша белү күнекмәләрен үстерә.

Дәресләр атнага ике тапкыр икешәр сәгать үткәрелә. Уку елы дәвамында 144 сәгать тәкъдим ителә.

Түгәрәк әгъзалары: 13-15 яшьтәге мәктәп укучылары.

Эш урыны: мәктәп музее.

Максат.

Туган якны, аның табигатен, халыкны, аның бай тарихын, халкыбыз һөнәрләрен, иҗатын, үзенчәлеген өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү.

Бурычлар.

  • иҗади   шәхес   тәрбияләү   өчен  тиешле   шартлар  тудыру  (түгәрәкләр  эшен оештыру);
  • әхлакый һәм рухи культура тәрбияләүдә халык педагогикасына, Р.Фәхреддин,К.Насыйри хезмәтләренә таяну;
  • милләтара аралашу культурасы тәрбияләү;
  • белем    һәм    күнекмәләре    буенча    башкалар    белән    ярышырлык    шәхес
    формалаштыру;
  • әйләнә-тирәгә кешелекле мөнәсәбәт тәрбияләү;
  • көтелмәгән хәлләр, вакыйгалар килеп      чыкканда үз-үзеңне дөрес тота белү сәләтен үстерү.

Методик эш.

  1. Музей    эшчәнлеге    буенча    төрле    семинарларда,    методик    оешмаларда,
    педсоветларда катнашу, тәжрибә уртаклашу (1, 2 нче кушымталарны кара).
  2. М. Хәсәновның 75-85 еллык юбилейларына багышланган методик материал
    әзерләү.
  3. Төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу, әзерләнгән материалларны
    газета-журналларда бастыру.
  4. Республика һәм шәһәр музейлары белән элемтәдә тору.
  5. Музейны тарихи экспонатлар белән тулыландыру буенча эзләнү-тикшеренү
    эшен дәвам итү.

Көтелгән нәтиҗә.

«Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк» программасы буенча укучы балалар:

  • татар  халкы  тарихын,   аның  күренекле   шәхесләрен,   язучыларны  аларның
    хезмәтләрен танырга һәм белергә;
  • төрле рефератлар, докладлар язу өчен әдәбият белән кулланырга һәм аларны
    дөрес, камил итеп яза белергә;
  • эзләнү эшләре алып барырга, җыелган материалларны анализларга, доклад
    формасында аларны җыерга һәм бу эшнең нәтиҗәсе буларак төрле фәнни-
    гамәли конференцияләрдә катнашырга тиеш;
  • балаларда   Ватанга,   халыкка,   туган   телебезгә   мәхәббәт,   горурлык   хисе
    тәрбияләнергә тиеш.

Материаль-техник база.

  1. Музей экспонатлары.
  2. Методик әдәбият.
  3. Видео һәм аудиокассеталар.
  4. Тарихи әсәрләр, материаллар.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү буенча контроль эш төрләре.

Контроль эш төре

1

Викторина

2

Эшлекле уен

3

КВН

4

Театральләштерелгән уен

5

Семинар

6

Конференция

7

Диспут

8

Ток-шоу

9

Экскурсия

Программа

Беренче юнәлеш. " Без — тарихта эзлебез".

1.        "Халкым - рухи байлыгым".

Халкыбызның әдәби мирасын өйрәнү. Балаларны әби-бабаларыбыздан килгән

кунакчыллык, юмартлык, шәфкатьлелек, миһербанлык, сабырлык, әхлаклылык кебек сыйфатларга өйрәтү.

Практик эш. 1. мәктәп китапханәсенә экскурсия.

Мәктәп музеенда экскурсия. "Татар халкының тарихы".

2.        Милли киемнәребез тарихыннан.

Татар халкының милли киемнәрен генә түгел, тугандаш халыкларның да милли киемнәрен   өйрәнү.Әби-бабаларыбыздан   истәлеккә   калган   милли   киемнәрне музейда туплау. Аларны тәртипкә салу.

Практик   эш.    1.   Музейда   "Декоративно-прикладное   искусство   Татарстана" (Казанский    Государственный    гуманитарный    институт,    1999)    видеокассета карагач, халкыбызның милли киемнәрен альбом битләренә ясау;

2. М. Хәсәнов музеенда әби-бабаларыбыздан истәлеккә калган милли киемнәрне

музейда туплау.

3.Р.Фәхреддин. “Балаларга үгет-нәсыйхәт” хезмәте белән танышканнан соң фикер алышу.

3.        Халкымның шөгыль-кәсепләре.

Татар халкы шөгыльләре. Болгар чорында болгар бабаларыбыз дөньяга нинди шөгыль-кәсепләре белән танылган. Бу һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләү. Практик эш. 1. Шәһәр этнография музеена экскурсия.

2. Татар милли чигү үрнәкләре белән танышу. Кулъяулык чигү.

4.        Милли һәм дини бәйрәмнәребез.

Милли һәм дини бәйрәмнәребез белән танышу.

Практик эш. Уку елы дәвамында мәктәптә "Нәүрүз", "Карга боткасы", "Сөмбелә",

"Нардуган", "Сабантуй", Корбан гаете, Ураза бәйрәмнәребезне билгеләп үтү.

5.        «Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк».

Татар  халкы  тарихы  буенча  сәяхәт.  Бөек Болгар  чоры,  Алтын  урда,  Казан

ханлыгы, 15-16 гасырларда татар халыкның тарихын өйрәнү.

Практик эш. 1. Татар халкы тарихы турында төрле китаплар уку, укыганга анализ

ясау;  2. "Минем халкым тарихы" рәсемнәр конкурсы.

Мәктәп музеенда экскурсия. 1. "Болгар чоры"; 2. "Алтын Урда чоры"; 3. "Казан ханлыгы".

Мәктәп музеенда ачык дәрес. «Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк».

6.        Борынгы Казан.

Казанга нигез салыну. Казан - башкала.

Казанның истәлекле урыннары. Кремль, Сөембикә манарасы,  Спас башнясы.

Кремльнең төзелеше, андагы капкалар, аларның исемнәре, урнашкан урыннары.

Казан күлләре: Кабан күле, Аккош күле, Тирән күл, Зәңгәр күл.

Казан мәчетләре: Кабан арты, Галиев, Рәхим бай, Солтан, Мәрҗани һ.б.

Практик эш. семинар "Минем Казаным".

Мәктәп музеенда экскурсия. 1. Казан турында риваятьләр, легендалар;

  1. Казанга нигез салыну. Казан - башкала;
  2. Казанның  истәлекле урыннары. Кремль. Сөембикә манарасы. Спас башнясы;
  3. Казан күлләре;
  4. Казан мәчетләре.

7.        Казан ханнары.

Олуг Мөхәммәд. Мәхмүд. Илһам. Мөхәммәд һ.б. Ханнарның идарә итү еллары, аларга хас булган сыйфатлар. Казан дәүләтенең дәрәҗәсен арттыру эшләре. Практик эш. музейда 3-6 класслар өчен экскурсияләр әзерләү һәм балаларга казан ханнары турында сөйләү.

Мәктәп музеенда экскурсия. 1. Казан ханнары.

8.        Хәзерге Казан.

Яңа Казан. Кол Шәриф мәчете. Метро төзелеше. Хәзерге Казан тормышы. Казан

Кремленең   ЮНЭСКОның    дөньядагы    иң    абруйлы    истәлекле    төзелмәләре

исемлегенә кертелүе һәм ул бөтен дөнья халыкларының кыйммәтле   җәүһәренә

әверелүе.

Практик эш.  1. Казанга экскурсия, экскурсиядән кайткач, күргәннәргә анализ

ясау, стен-газета чыгару, презентация ясау;

Викторина. "Борынгы Казан. Хәзерге Казан".

Мәктәп музеенда экскурсия. Яңа Казан. Кол Шәриф мәчете. Метро төзелеше.

9.        Киләчәк Казан.

Иҗади эш. "20-30 елдан соң Казан"-  проект әзерләү һәм яклау. Театралъләштерелгән уен. "Киләчәк Казан".

10.        Меңьеллык Казан.

Казанга, чыннан да,   1000 ел икән, археологларның фикерләре газета-журнал

битләрендә.

Практик эш. 1. "Казанга 1000 ел" - ток-шоу.

Мәктәп музеенда экскурсия. "Казанның күренекле шәхесләре (Ризаэтдин Фәхреддин,Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани)".

Икенче юнәлеш. " Сәламәт тәндә - сәламәт акыл".

1.        Тарих, сәламәтлек һәм без.

90-100  ел элек табигатьнең экологик халәте.  Әби-бабларыбызның 90-100  ел

яшәүләре, сәламәтлекләре нык булуның сәбәпләре: экологик яктан чиста ризык

ашау, ризык әзерләүдә балчык һәм агач савытлар куллану һ.б.

Сәламәтлек төшенчәсе. Сәламәт булу өчен төп шартлар: хезмәтне яратырга, дөрес

тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә һ.б.

Практик   эш.   1 . Театралъләштерелгән  уен.   "Тарих   табигатебез   турында   ни

сөйли?";

2.        Музейда  театралъләштерелгән  экскурсия  әзерләү  һәм   5-6   класслар  өчен
күрсәтү.

3.        "Тарих, сәламәтлек һәм без" – класс сәгате.

2.        Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

Сәламәт яшәешнең кагыйдәләре. Начар гадәтләрне булдырмау (тәмәке тарту,

наркотиклар куллану һ.б.).

Практик эш. 1. КВН "Сәламәт тәндә — сәламәт акыл";

2. "Сәламәт яшәешнең кагыйдәләре" дигән темага плакатлар конкурсы уздыру.

3.        Дару үләннәре (К. Насыйри хезмәтләре).

К. Насыйриның дару үләннәренә багышланган хезмәтләрен өйрәнү. Дару үләннәрен җыю, әзерләү һәм куллану кагыйдәләре.

Практик эш.1. Мәктәп фитобарында дару үләннәре белән чәй әзерләү ысуллары белән танышу (шәфкать туташлары балаларга чәй әзерләү технологиясен өйрәтә, дару үләннәренең файдалы һәм зарарлы вакытлары турында сөйли).

4.        Сәламәтлек һәм Коръән.

Коръәннең сәламәтлек турында язылган сурәләрен уку.  Дин  әһелләре белән

очрашу.

Практик эш. 1. Мәдрәсәгә экскурсия.

5.        Хәрәкәттә - бәрәкәт.

"Хәрәкәттә - бәрәкәт" сүзләренең мәгънәсе.

Практик  эш.  Уку   елы   дәвамында   әти-әниләр   белән   берлектә   төрле   спорт

ярышларында, экскурсияләрдә, походларда катнашу.

6.        Тәмәкенең зарары турында.

Никотинның зарары. Тәмәкенең яшь организмга бик зур зыян китерүе.

Практик  эш.   "Тәмәкегә   суд"   тамашасын   әзерләү  һәм   һәр   класска  сыйныф

сәгатендә күрсәтү.

Өченче юнәлеш. "Балаларда әхлакый һәм рухи культура тәрбияләү".

1.        Әхлак нормалары, таләпләре белән танышу.

Әхлаклылык һәм әхлаксызлык сыйфатлары. Мәктәптә, өйдә, кунакта, театрда, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тота белү кагыйдәләре.

Практик эш: 1. "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тота белү кагыйдәләре" викторина; 2. "Мин мәктәптә, өйдә, кунакта, театрда, җәмәгать урыннарында" – эшлекле уен; 3. "Әдәп нормалары" тамашасын әзерләү һәм үткәрү.

2.        Иптәшлек-дуслык турында.

Язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең бу темага багышланган әсәрләрен өйрәнү (М.Хәсәнов, А. Вергазов, Ш. Галиев Һ.6.).

Практик эш. "Иптәшлек-дуслык темасына багышланган язучыларыбызның әсәрләре" – конференция.

3.        К. Насыйри. "Тәрбия" китабы.

К. Насыйриның "Тәрбия" хезмәте белән танышу. Бу китап буенча әдәплелек дәресләре үткәрү.  Әти-әниләрен, олыларны, кечеләрне хөрмәт итү, олыларга, ярдәм итү.

Практик эш. "Тәрбия" китабын уку һәм анализ ясау.

4.        Р. Фәхретдин хезмәтләре. "Нәсыйхәт".

Мәгърифәтче Р.  Фәхретдиннең хезмәтләре белән танышу. "Нәсыйхәт" әсәрен

өйрәнү.

Практик эш. "Нәсыйхәт" әсәрен өйрәнү, анализ ясау.

5.        Оҗмах - ата-ана аягы очында.

Әни, әти, әби, бабай турында мәгълүмат җыю (кемнәр алар, кайда һәм кем булып эшлиләр,  аларның туган  көннәре,  аларны хөрмәтләү,  ихтирам  итү Һ.6.).  М. Гафуриның "Ата-ана" шигыре.

Практик эш. 1. Бишек җырларын өйрәнү;

  1. "Минем гаилә агачы", "Минем гаиләм" рәсемнәр конкурсы;
  2. "Тату гаилә", "Әтием, әнием һөнәрләре" дигән кичәләр уздыру.

6.        Халык иҗаты һәм тәрбия.

Татар халык мәкальләрен, табышмакларын өйрәнү, аларның мәгънәсен аңлау. Практик эш. 1. "Халкыбызның зирәклеге – мәкальләрдә" - викторина.

7.        Яхшылык эшләргә беркайчан да соң түгел (төрле чаралар).

Яхшы  гадәтләр,  яхшы  эшләр,  чисталык һәм  пөхтәлек турында белгәннәрен

тулыландыру.

Практик эш. 1. Ш. Галиев "Рәхмәтләр хакында", М.С. Ходанов "Гадәтнең була

төрлесе" һ.б. әсәрләр белән танышу.


8. Мәгърифәтчеләребезнең хезмәтләрендә әхлак темасы.

Риза Фәхретдин, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Утыз Имәни, Кандалый

әсәрләрендә әхлак проблемасы.

Практик эш. Бу теманы яктырткан рефератлар язу һәм яклау.

9.        Мәчет - изге урын.

Мәчет - изге урын. Мәчетләр тарихына күз салу. Беренче мәчетләр.

Практик эш. 1. "Беренче мәчетләр"- әңгәмә; 2. Казанның Кол Шәриф мәчетенә

экскурсия.

Ю.Казанның истәлекле урыннарына, театрларга сәяхәт.

Казанның истәлекле урыннары.  Кремль, Сөембикә манарасы, Спас башнясы. Кремльнең төзелеше, андагы капкалар, аларның исемнәре, урнашкан урыннары. Сөембикә манарасы. Сөембикә турында легендалар, легендаларның тарихы. Практик эш. Казанның истәлекле урыннарына ел дәвамында экскурсияләргә бару.

11.Күренекле язучылар, шагыйрьләр белән очрашу.

Р. Миңнуллин, Ш. Галиев, Г. Гыйльман, Р. Вәлиева һ.б. язучылар белән мәктәптә

очрашу.

Практик   эш.   Язучылар,   шагыйрьләр   белән   очрашуларга   әзерләнү (мәктәп

китапханәсе).

12."Төбәгемнең сүнмәс иҗат учагы".

М. Хәсәнов, И. Туктар кебек язучыларның иҗатларын өйрәнү. А. Вергазов,

 Р. Калимуллин һәм башка якташ иҗат кешеләре белән очрашу.

Практик  эш.   1.   Иҗат   кешеләре   белән   очрашуларга   әзерләнү,   М.   Хәсәнов

исемендәге мәктәп музеенда бу очрашуларны уздыру; 2. М.   Хәсәновның юбилей кичәләрен республика күләмендә билгеләп үтү (3-нче кушымтаны кара).

Мәктәп музеенда экскурсия. 1. М. Хәсәнов Азнакайда. 2. Азнакай - Яшел Үзән - Казан.

Укытучы өчен әдәбият.

  1. Р. Фәхретдин. Казаң ханнары. Татарстан китап нәшрияты, 1995 ел.
  2. М.Лисевич. История Казани глазами эрудитов. Казань, Титул, 2002 г.
  3. Ш. Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар фи әхвәли Казан вә Болгар. Казан, 1989 ел.
  4. Казан Кремле - борынгы татар  ныгытмасы ул.  Нияз  Халитов.  «Мәдәни
    җомга», 2002 ел.
  5. Өстәл календаре, 2003 ел. Казан мәчетләре.
  6. История татарской литературы. Казань, 1984 г.
  7. М. Худяков. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1993 г.
  8. Ф.Ш. Хузин, В.И.Пискарев, История Татарстана. Казань, 2004 г.
  9. «Мирас» журналлары.


  1. Кол    Шәриф    мәчете.    «Татарстан   яшьләре», 2004 ел.

Укучылар өчен әдәбият һәм әсәрләр.

  1. Мәҗмугыл - хикәят. Борынгы татар прозасы. Казан, Татар китап нәшрияты,
    1994 г.
  2. Н. Фәттах, "Этил суы ака торур" Казан, Татар китап нәшрияты, 1972.
  3. В. Имамов, "Татар тарихы. Сәет батыр".
  4. Г. Гобәйдуллин, "Тарихи сәхифәләр ачылганда".
  5. М. Хәсәнов, "Көн җылынды" (1970).
  6. М. Хәсәнов, "Ике повесть" (1968).
  7. М. Хәсәнов, "Яңа горизонт", Татгосиздат, 1953.
  8. М. Хәсәнов, "Язгы аҗаган" (1987).
  9. М. Хәсәнов, "Саф җилләр" (1986).
    Ю.Казан ханнары.
  10. Ш. Мәрҗани, "Мөстәфадел-әхбар фи әхвэли Казан вә Болгар", Казан, 1989 ел.
  11. "Мәгариф" журналлары, 1994, 1996.
  12. "Сабантуй" газеталары.

                                                                                 1 нче кушымта

“Юл халыкка илтә..." - түгәрәк әстәл артында сөйләшү.

Алып баручы: Мәхмүт аганың китаплары рухи байлыгыбыз булып, инде әллә кайчаннан татар халкының күңеленә теркәлгән. Аларны укып, әле тагын күпме буын үзенә эстетик ләззәт, тормыш сабагы алачак! Чөнки чын әдәбият беркайчан да кыйммәтен югалтмый.

Без сыйныфтан тыш уку дәресләрендә М.Хәсәновның "Шөгеровлар" романын,   "Җирән кашка" повестен тәкъдим итәсебез килә.(укытучылар чыгышы)

Алып баручы: Әле дә ярый, хәтер бар.Ул безне кирәк булган саен үткәннәргә алып кайта һәм кайчандыр кичергән хисләребезне яңарта ала. Халкың белән горурлана алу, аның бөек улларын шулай искә алып, хөрмәт итә белү, минемчә, үзе бер бәхет.

Ә хәзер, мин сүзне хөрмәтле кунагыбыз, Мәхмүт аганы якыннан белүче, галим, академик, тәнкыйтьче, Язучылар берлеге рәисе Фоат ага Галимуллинга бирәм. Рәхим итегез,Фоат Галимуллович!

Алып баручы: Язучы Мәхмүт ага Хәсәнов дөньясының бер читенә генә кереп, күкрәк тутырып андагы һаваны бер генә суласаң да, рухың сафланган, дәртең көчәйгән кебек була, яшәү мәгънәсен тирәнрәк аңлый башлыйсың шикелле.

- Роберт әфәнде, сез безнең белән килешәсезме? Балалар  шагыйре, Г.Тукай исемендәге  Дәүләт премиясе лауреаты, Дәүләт Советы депутаты Роберт әфәнде Миңнуллинга сүз бирәбез. Рәхим итегез!

Алып баручы: 

Әй,талантлы,олы,бөек халкым!

Кабул итче тик бер сорауны:

Бирсәнә син безнең сафка тагын,

Бирсәнә бер Мәхмүт сыманны!

Мәхмүт аганың шәкерте, дусты-энекәше, мөхәррире, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Галимҗан  әфәнде Гыйльмановка сүз бирәбез. Рәхим итегез!  

Алып баручы:

Әле җырлыйм, әле елыйм, әле көләм, Тормыш дигән олы юлдан шулай киләм.

Ялгыз түгел, ләкин кайгы-шатлыкларда: Ни күрсәм дә бергә күрәм халкым белән.

                                                                                            2 нче кушымта

Мәхмүт Хәсәнов исемендәге “ Туган якны өйрәнү” музее.

Балаларда әдәплелек, әхлаклылык, әти-әниләргә, туганнарга, кәрдашләргә карата кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү, аларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү – мәктәп алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Бу бурычларны тормышка ашыру өчен “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк” дигән девиз астында халкыбызның үткәнен, хәзергесен, гореф-гадәтләрен, йолаларын тирәнрәк өйрәнү максатыннан без мәктәбебездә 1999 елда тарихи музей оештырдык.

        Музей эшчәнлеге 3 юнәлештә алып барыла:

  1. “Без тарихта эзлебез”
  2. “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл”
  3. Балаларда, халык педагогикасына таянып, әхлакый һәм рухи культура тәрбияләү.

“Без тарихта эзлебез” юнәлешендә халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен, рухи мирасын, якташ язучы, шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнү максаты куелды һәм без музеебызны якташ язучы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты М.Хәсәнов исеме белән атадык. М.Хәсәновның тормыш иптәше Мәрьям апа Хәсәнова, аларның улы, кызы, оныклары белән элемтәдә торабыз. 2002 елны М.Хәсәнов тууына 75 еллык юбилеен республика күләмендә билгеләп үткән идек. Ә инде быел декабрь аенда аның 80 еллык юбилеен билгеләп үттек.

        М.Хәсәнов әсәрләре халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган күренешләргә бик бай булганга, балалар аның әсәрләрен яратып укыйлар. Язучының иҗаты рухи-әхлакый шәхес тәрбияләүдә дә зур роль уйный.

        Аның әсәрләре бүгенге көндә дә актуаль. Замана белән бергә мәктәптә уку-укыту системасы да үзгәреш кичерә.

        Мәктәпләрдә порфильле укыту буенча эш алып барыла. Аның әсәрләре бүген яңача, яңа мәгънә төсмерләре, яңа эчтәлек белән яңгырыйлар.

        Дәүләтебез эшче хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү өчен төрле юнәлешләр, төрле чаралар эзли. Шул юнәлешләрнең берсе кластерлар оештыру юнәлеше. Бу юнәлештә эш алып бару өчен М.Хәсәновның  

эшчеләр хезмәтенә багышланган әсәрләре ярдәм итәр дип уйлыйм.

        М.Хәсәновны тормышның хуҗалары эшчеләр тормышы күбрәк кызыксындыра. “Шөгеровлар”, “Кама таңнары”, “Юллар, юллар...”, “Яңа горизонт”, “Кыюлар юлы” һ.б. әсәрләрендә эшче, төзүче, нефтьче, юл салучылар, уйлап табучылар һөнәрләренең мактаулы хезмәт ияләре булуын ассызыклый. Экономистлар, юристлар, эшкуарлар, эшмәкәрләр бу һөнәр ияләрен кысрыклап чыгарган заманда, бәлкем балаларда нәкъ менә төзүче, гади эшче, ипи пешерүче кебек һөнәрләргә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләргә кирәктер. Без М.Хәсәновның әсәрләре аша яшь буында бу һөнәрләргә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләргә тырышабыз һәм яшьләр бу һөнәрләрне бик теләп сайларлар дип ышанасыбыз килә.

Музейда үткәрелә торган һәр кичәгә, чарага программаларны,сценарияләрне үзебез төзибез. Аларның һәркайсы халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, буыннан-буынга күчеп килгән гүзәл сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән, сыйныфтан тыш чаралар да әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә, традицияләләренә нигезләнгән.

        Быел Р.Фәхретдиннең, К. Насыйриның халкыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнеп язылган “Насыйхәт”, “Тәрбияле бала” исемле хезмәтләрен өйрәнә башладык. Музейда бу хезмәтләргә багышланган төрле чаралар: конференцияләр, “Адәмне адәм иткән-әдип” девизы астында ток-шоу үткәрдек. Бу чараларның һәркайсы халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга күчеп килгән сыйфатларны үстерүдә ярдәм итәр дип ышанабыз.

        Икенче юнәлешендә “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” дигән девиз астында сәламәт тормышка омтылыш тәрбияли. Әгәр син сәламәт икәнсең, синең уйларың да, эшләрең дә сәламәт булырга тиеш. Безнең борынгы бабаларыбыз озак яшәгәннәр, гомерләре озын булган. 90-100 яшькә кадәр яшәүчеләр бик күп булган, аның хикмәте нәрсәдә икән? Татар халкы борын-борыннан хезмәт яраткан. Хезмәт яраткан кеше бай да, бәхетле дә һәм сәламәт тә булган. Балалар белән берлектә сәламәтлеккә багышланган “Татар табигатебез турында ни сөйли?  “Тарих, сәламәтлек һәм без” исемле театральләштергән уеннар, экскурсияләр, КВН, “Сәламәт яшәешенең кагыйдәләре” дигән темага плакатлар конкурсы, “Сәламәтлек һәм Коръән” дигән девиз астында дин әһелләре белән очрашу, Коръәннең сәламәтлек турында язылган сурәтләрен уку, мәдрәсәдә уку һәм башка чаралар уздырыла.

        Эшчәнлегебезне эзлекле рәвештә оештыру өчен максатчан программа төзедек. IX-X сыйныфларда халык һөнәрләрен өйрәнү, аларны кечкенәләргә өйрәтү, альбомнар төзеп, музейга тапшыру кебек эшләр оештырыла. Иҗади сәләт үстерү эшчәнлеге күздә тотыла, ирекле аралашуга, милли үзаң тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә. Максатчан программаны 3 этапка бүлдек:

        I этап- “Минем гаилә”

        II этап- “Нәсел шәҗәрәсе”

        III этап- “Казанга- 1000 ел”

        Югарыда саналган юнәлешләр буенча эш алып бару, болар барысы да балаларда әхлак сыйфатлары булдыра, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уята, үзара һәм башка кешеләр белән аралаша белү күнекмәләрен үстерә.

        Җәмгыятебездә бара торган үзгәрешләр урта мәктәптә укытыла торган матур әдәбиятка да тәэсир итми калмый. Татар халкының күп гасырлык бай әдәби мирасы, матур гореф-гадәтләре, йолалары бар. Программа нигезендә 10 нчы сыйныфларда Казан ханлыгы чорының тарихы, мәдәнияты, әдәбияты өйрәнелә. Әлеге тема укучыларда кызыксыну уята, алар тарафыннан бик күп сораулар бирелде, чөнки дәреслекләрдә бу темалар бөтенләй кертелми.

        2010-2012 нче уку елында музеебыз эшчәнлегенә нигезләнеп, Казан каласының тарихы белән кызыксынуны үстерү, сөекле халкың белән, аның күркәм шәхесләре,тарихы белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып, лицеебызда  “Борынгы  Казан,  хәзерге Казан, киләчәк Казан” дигән темага проект эше оештырылды.

        Һәм шул ук уку елында М.Хәсәнов исемендәге тарихи музейда укучылар өчен оештырылган “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк” дип аталган түгәрәкнең программасы белән Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән бәйгедә катнашып “Культрология” номинациясендә III дәрәҗә дипломга лаек булдык.

        Хәзерге вакытта укучылар белән бергәләп төбәгебезнең әдәбият, сәнгать һәм фән өлкәләрендә танылган күренекле шәхесләребезне барлау, алар турында мәгълүмат туплау эшен дәвам итәбез. Якташларының иҗатлары белән таныш булып, алар белән горурлану хисләрен кичергән укучы үзе дә алар кебек үк иҗади шәхес булырга омтыла, алардан үрнәк ала.

        Музей эшчәнлегенең максаты бер генә, ул да булса, халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү.

                                                                                       3 нче кушымта

М. Хәсәновны искә алу кичәсе.

Тема:  " Сукмак юлга илтә, юл халыкка илтә".

Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, укытучылар,балалар. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташ язучыбыз М.Хәсәновның тууына 85 ел тулуга багышланган кичәне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

Безгә бүген Мәхмүт аганы якыннан күреп белгән, аның белән аралашкан язучылар, әдипләр – ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, “ШәҺри Казан” газетасы хезмәткәре, шагыйрь Госман Садә, галим, КДУ доценты, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов, “Сөембикә” журналы баш мөхәррире, язучы Марат Әмирханов, Мәхмүт аганың тормыш иптәше Мәрьям ханым, аның балалары, рәссам, музыкант, педагог Вил Шәрәфетдинов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ветеран журналист Александр Филиппов, аның тормыш иптәше Клара Филиппова килде.

Хәзер мин сүзне мәктәп директоры Светлана Юрьевна Кудрявцевага бирәм.

Курайда татар халык көе "Таң атканда"  яңгырый. "Минем нәсел" - шигыре укыла.

Нәрсә соң ул тарих? Ул - туган илебезнең,халкыбызның борынгы һәм күптән түгел узган тормышын өйрәнә. Борынгы бабаларыбыз злек-электән без яшәгән Идел һәм Кама буйларын үз итеп, яратып гомер кичергән. Шул заманнардан меңнәрчә еллар узган.Бер буын кешеләр икенчесен алыштырган,  һәр буын үзеннән соң зур эшләр эшләп калдырган.

Бала елаган тавыш ишетелә

Алып баручы: Бала туды! Җир шарында тагын бер йөрәк тибә башлады, яңа бер йолдыз кабынды.

Ана: "Я Раббым, ошбу баламны изге бала кыл.Бу сабыем акыллы,сәламәт һәм мәрхәмәтле булып үссен. Амин!"

Бишек җыры:

1. Алтыным ла син диеп,

Ялкыным ла син диеп.

Үстерәм бәбкәемне,

Иркәләп сөеп.

Кушымта: Улыкаем син минем.       Колынкаем син минем.  

                  Юлыма нур сибүче

                  Бәхетем минем.

                  Бәлли бәү, бәлли бәү.

        2.Син минем ышанычым,

          Бердән-берем дигәнем.

          Син бөркетем,лачыным,

          Илгә бүләгем.

  Кушымта: Матур булып үсәрсең,

                    Батыр булып үсәрсең.

                    Аһ,өметем син минем,

                    Бәхетем минем.

                    Бәлли бәү,бәлли бәү.

Исем  кушу   йоласы башкарыла.

Алып баручы: Тарих мең дә тугыз йөз егерме җиденче елның 21нче декабрендә Татарстанның Саба районы, Югары Кибәхуҗа авылында Мәсгуть ага гаиләсендә ир бала дөньяга килә.

Тормышның сикәлтәле сукмаклары Мәсгуть ага гаиләсен 1936нчы елда Яшел Үзән шәһәренә алып килә.Мәхмүт  Хәсәнов  5нче  татар  мәктәбен, аннары һөнәр  училищесын тәмамлый.Серго исемендәге заводта слесарь булып эшли.Мәскәүдә Дәүләт театр сәнгате  институтында   (ГИТИС)   белем ала.Әмма тиздән радиога,аннары "Совет Татарстаны" газетасына эшкә күчә. 1952нче елда "Беренче хикәяләр" дигән китабы басылып чыга.

"Оялчан Хаҗи" хикәясе укыла.

Алып баручы: Аннары бер-бер артлы башка китаплары дөнья күрә."Бораулау мастеры", "Яңа горизонт","Сөмбел","Кыюлар юлы","Ике повесть","Урман шаулый" һәм башкалар. Бер үк вакытта язучы драматургия өлкәсендә дә үзен сынап карый.Аның 50-бОнчы елларда язылган "Нурихан", "Рамай", "Көя күбәләге", "Хикмәтле Хикмәтулла" дигән пьесалары республиканың төрле театрларында куела.

"Хикмәтле Хикмәтулла" дигән пьесассыннан өзек уйналына

Алып баручы: М.Хәсәновны әдәбиятта ныклап таныткан төп әсәре исә "Язгы аҗаган" 80 нче елларда дөнья күрә. 1988 елда бу әсәре өчен аңа Татарстаныбызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

Баянда "Тәфтиләү"  көе яңгырый.

Алып баручы: Татар моңы...  Ул  кемнәрнең генә йөрәкләрен җилкетмәгән,кемнәрне генә сокландырмаган. Мәхмүт ага да халкыбызның борынгы "Рамай","Гөлҗамал", "Уел", "Болын" җырларын аеруча яратып тыңлаган.

“Гөлҗамал" драмасыннан өзек уйналына

Алып баручы:  

            Исләремә алам,

             Оныта алмыйм һаман,

             Зәңгәр шәлләр бүләк иткәнең.                                        

             Шђлләреңә төреп,

             Күзләремнән үбеп:

            –Иркә гөлем,- диеп әйткәнең.    

 Шәлләреңне алып,

 Иңнәремә салып,

 Көзгеләргә багам моң гына.

 Зәңгәр шәлләреңә

 Иркә гөлкәеңнең

 Күз яшьләре тама тын гына...

Сүзнең кем турында барганлыгын аңлагансыздыр инде? Әйе, ул - Мәхмүт аганың тормыш иптәше, илһам чыганагы Мәрьям апа.

          Рәхим итегез, Мәрьям апа.

Алып баручы: Мәхмүт аганың тууына 80 ел тулу уңаеннан аны искә алу кичәсенә аның яраткан балалары да килде.

Исәнме, әткәем,..

Исемең синең

туган җирем белән,

Халкым белән кергән күңелемә.

Халкым белән яшәр мәңге бергә.

Мин аерылмам аннан гомеремә...

Алып баручы: Мансур әфәнде, Әминә ханым, рәхим итегез!...

Алып баручы: Мәхмүт ага балаларын да, оныкларын да бик яраткан. Ә инде иң яраткан оныгы аның безнең мәктәптә укый. Әйдәгез, Алинә Хәсәнованы тыңлыйк әле.

      Алинә, рәхим ит.

Алып баручы: Рәхмәт, Алинә! Ә хәзер инде - сүзне якташларыбызга, шәҺәребезнең зыялы кешеләренә сүз бирик. Мәхмүт аганың якташы, язучы Азат абый Вергазовка сүз бирик әле. Рәхим итегез,Азат абый!

Алып баручы: Шәһәребезнең күренекле кешеләреннән берсе, рәссам, музыкант, педагог Вил Шәрәфетдинов. Вил абый, рәхим итегез!

Алып баручы: 1999 елның 9 декабрендә "Юллар, юллар..." исеме астында М.Хәсәновның иҗат кичәсен уздырган идек, Халидә апа сыйныфташы буларак кичәдә катнашты, М.Хәсәновның китапларын безгә бүләк иткән иде. Бүген дә ул безнең кадерле кунагыбыз. Сыйныфташы, якташы Халидә апа, рәхим итегез!..,

Алып баручы: Мәхмүт ага гаиләсенең якын дуслары "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Александр  Сергеевич  Филиппов, аның тормыш иптәше, шәһәребезнең  тынгысыз, зыялы кешеләреннән берсе, бу кичәне оештыруга зур өлеш керткән Клара Мәрдановна да бар! Рәхим итегез.

Алып баручы: Рәхмәт Сезгә барыгызга да: ерак юлны якын итеп килүче Казан кунакларыбызга, галимнәргә, шагыйрьләргә, шәһәр кунакларыбызга. Сезгә исәнлек-саулык, имин тормыш теләп калабыз.

Мәхмүт аганы искә алу кичәсен "Рәхмәт Сезгә, Мәхмүт ага! Күңелләребезгә гомеребез буена онытылмаслык ядкарь булып  сакланырсыз" дигән сүзләр белән тәмамлыйсым килә.



Предварительный просмотр:

                                                               Гайнетдинова Рима Абдулловна

                                                           Яшел Үзән шәһәре, 1нче Лицей

  Тема.      Дуслык утравы.

  Максат. Укучыларны Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең

                 телләре, бәйрәмнәре, йолалары, традицияләре белән  таныш-

                 тыру, бу милләт кешеләренә хөрмәт хисе тәрбияләү.

  Җиһазлау. Ноутбуклар, магнитофон, экран.

  Дәрес төре. Ныгыту.

  Дәрес формасы. Әңгәмә.

                                          Дәрес барышы.

1. Оештыру.

    Балаларга хәерле көн теләү.        

         Хәерле көн телик таңнар саен,

        Аяз күкләр телик җиребезгә.

        Кояшлы көн телик һәр кешегә,

        Һәм иминлек телик җиребезгә,

        Хәерле көн телик барчабызга,

        Хәерле көн телик үзебезгә.

2. Актуальләштерү.

 - Балалар, без бүген сезнең белән төрле милләт халыклары, аларның телләре, бәйрәмнәре, йолалары, традицияләре, милли ашлары турында сөйләшербез.

Без сезнең белән кайда яшибез?

- Татарстанда яшибез.

- Татарстанда нинди милләт вәкилләре яши?

- Татарлар, руслар, чуашлар, марилар, мордвалар, удмуртлар, казахлар, үзбәкләр, таджиклар, әзербайджаннар һәм башка халыклар яши.

3. Ныгыту.

- Сез татар халкына багышланган матур шигырьләр беләсез, әйдәгез, берничәсен сөйләп бирегез әле.

          Татар иле –Татарстан                                                                                        

          Син яңадан калыктың.

          Син – рухы, көче, намусы

          Татар дигән халыкның.        

          Татар теле- анам теле,

           Иң борынгы, бабам теле.

           Буыннардан буыннарга

           Күчеп килгән заман теле.  

            Анам теле – телләр теле,

            Милләтемнең бердәнбере.

            Син булганда без дә исән,

            Син булганда без дә тере.    

         Татар дисәм, мине дөнья белә,

         Ул исем бит ташка сырланган.

         Шушы исем белән гомер иткән,

         Шатланган да, янган, сызланган.

- Рәхмәт, балалар! Халкыбызның бәйрәмнәре, милли ашлары, йолалары турында безгә кем сөйләп китә?

-  Татар халкының милли, дини бәйрәмнәре бар.Милли бәйрәмнәре- Сабантуй, Нәүрүз, Нардуган, Карга боткасы, Сөмбелә һәм башка, дини бәйрәмнәре – Корбан бәйрәме, Ураза, Гает бәйрәмнәре.

- Йолалар: бала тугач, балага исем кушу йоласы, сөннәткә утырту йоласы, никах, туй йолалары, күмү йолалары.

- Милли ашлардан гөбәдия, өчпочмак, пәрәмәч, коймак, кыстыбый, токмачлы аш, төрле бәлешләрне безнең әниләребез бәйрәмнәрдә тәмле итеп пешерәләр.

- Рәхмәт, балалар. Балалар, хәзер ноутбукларда эшләп алабыз.”Халкым” дип аталган файлны ачабыз. Анда сез милли киемнәр кигән төрле милләт вәкилләрен күрерсез.Аларны нинди милләт вәкиленнән икәнен танып, аларның бәйрәмнәре, милли ашлары турында сөйләргә тиеш буласыз.

           1рәсемдә - рус халкының мәдәниятенә багышланган рәсемнәр.

- Монда рус халкы сурәтләнгән.

- Рус халкының нинди бәйрәмнәрен, йолаларын, милли ашларын беләсез?

- Раштуа бәйрәме. Икенче төрле аны Святки, ягъни Изге дини бәйрәм дип атыйлар, христианнарның изге дини бәйрәме. Бу бәйрәмнән соң көннәр озыная башлый.

- Масленица. Пасхага 50 көн кала бәйрәм ителә. Бик борынгы бәйрәм.Кышны озату, язны каршы алу бәйрәме. Коймаклар пешерәләр.

- Аннан соң бөек пост, ягъни итле, сөт ашларыннан тыелып тору. Ул 7 атна дәвам итә.

- Пасха. Күмәч, йомыркалар пешерәләр. Йомыркаларны төрле төсләргә буйыйлар. Үлгән туганнарын искә төшерәләр.

- Троица, Иван Купала бәйрәмнәре.Табигатьнең чәчәк ату вакыты белән бәйләнгән.

- Рус халкының милли ашлары – пилмән, борщ, щи, уха, коймак.

- Рәхмәт, балалар! Рус халкының бәйрәмнәрен дә, милли ашларын да яхшы беләсез икән.

             2рәсем – Мари халкы

-  Мари халкы сурәтләнгән.

- Алар турында нәрсәләр беләсез?

- Мариларның бик күп бәйрәмнәре игенчелек белән бәйләнгән. Аларның эчтәлеге дин белән белдерелгән.Иң зур бәйрәм – Агавайр дип атала, бу яз көне үткәрелә торган бәйрәм. Бу бәйрәмдә марилар Алладан елның яхшы, уңышлы килүен сораганнар. Арышны җыйганнан соң үзенчәлекле бәйрәм – Угин- де пайрем – уңыш бәйрәме уздырганнар. Яңа ел – У Ий- Пайрем, Святки –марича Шорыкйол дип аталган. Шорыйкйол- “ сарык аягы”н аңлаткан.

  Милли ашлары: эремчек пилмәне, катлы коймак, эремчекле сырник һәм башкалар.

- Рәхмәт! Балалар, марилар, русларның бәйрәмнәре, милли ашлары белән таныштык. Тагын безнең белән нинди халыклар яши?

                        3 рәсем - удмуртлар

- Удмуртлар. Алар күрше республикада яшиләр. Иң зур бәйрәмнәре – Гербер халкыбызның Сабантуена охшаган. Удмуртларда киң таралган, гомуми бәйрәмгә әверелгән бәйрәм бу. Нәкъ  сабантуй кебек язгы кыр эшләре беткәч үткәрелә. Аны удмуртлар икенче төрле Гужем юон, куарсур дип атаганнар.

Милли ашлары: мичтә пешерелгән әче ипи, коймак, төче ватрушка, пилмән, төрле боткалар һ.б.

                                        4 рәсемдә - чуашлар

- Безнең күрше республикада чуашлар яши. Алар турында да без бик күп беләбез, чөнки алар белән аралашабыз, кунакларга йөрешәбез. Чуашларның бик күп бәйрәмнәре игенчелек, мәҗүсилек дине белән бәйләнгән. Кыш көне Сурхури ( Сарык рухы ) дигән бәйрәм үткәрелгән.Бу бәйрәмдә сарыкларның бик күп үрчүләрен теләгәннәр. Саварни – Масленица, Акатуй – Сабантуй, Акатуйдан соң Симёк – табигатьнең чәчәк ату бәйрәме. Корбан чалу – Чук, Вырма – уңыш җыю, Чуклеме- Яңа уңыш бәйрәме.

- Балалар, сез Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең бәйрәмнәрен, йолаларын, милли ашларын яхшы беләсез.Ә хәзер, әйдәгез, ял итеп алабыз. Без алда сөйләп киткән халыкларның җырларын тыңлап китик.

3.Физкультминут.

              Чуаш, мари, үзбәк җырлары башкарыла.

- Балалар, безнең күпмилләтле Татарстаныбызда безгә канкардәш, тугандаш булган халыклар да яши. Аларны төрки халыклар дип атап йөртәләр. Кемнәр икән алар, сез беләсезме?

- Безгә тугандаш булган халыклар: башкортлар, үзбәкләр, казахлар, кыргызлар, таджиклар, төрекмәннәр, әзербайджаннар һәм башка бик күп милләт вәкилләре яши.

       (Экранда төрки халыкларының төрле милләт вәкилләре сурәтләнгән рәсемнәр.)

- Төрки халыклар белән безнең телебез, динебез уртак. Алай гына да түгел, безне тагын гомер – гомердән килгән дуслык, ярдәмлек җепләре дә берләштерә. Танылган Тукаебызны әзербайджан врачы Нариман Нариманов дәвалаган.Беренче татар милли театры да Бакуда оешкан. Казанда яшәүче төрки халыклар белән берлектә милли, дини бәйрәмнәребезне бергәләп бәйрәм итә башладык.Башкорт халкының күп кенә талантлы шәхесләренең тормышы Казан, Татарстан белән бәйләнгән. Галим Т.А.Вәлиди, халык артисты Г.Әлмөхәммәт композитор С.Габәши белән Казанда “ Сания” операсын куялар.Россиянең, Татарстанның, Башкортсанның халык артисты Юлтыева Н.Д., Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты рәссам А.А.Абзгильдин.

- Казах теле татар теле белән иң якын тел дип тә әйтеп була. Чөнки алар белән без тәрҗемәчесез рәхәтләнеп аңлаша алабыз. Казанда 1991елда “ Казахстан”дип аталган оешма төзелә. Казахстан белән Татарстан арасында ныклы дуслык мөнәсәбәтләре урнаша. Казахстанда татар халкының бөек шәхесләре Фуат Мансуров, Латиф Хәмиди, Г.Тукайның иҗатлары чәчәк аткан. Төрки тугандаш халыкларыбыз турында бик күп сөйләп булыр иде. Ләкин аны бер сәгатьтә генә сөйләп бетерә торган түгел. Шуңа күрә мин сезгә Бөек Казаныбызда Славян халыкларының, төрки халыкларының һәм башка дин вәкилләренең оешкан милли – мәдәни автономияләре турында әйтеп китим. Бу автономияләр Татарстанда яшәүче үз халыкларын берләштерә, бәйрәмнәрен, телләрен, традицияләрен, йолаларын саклап калуда зур роль  уйный.

“Огуз”- Әзербайджан                                “Луйс “- Әрмән

“Спадчына”- Белорус                                “Иверия” – Грузин

“Менора”- еврей һ.б.

- Балалар, ә хәзер әйдәгез, ноутбукларда “ Күп милләтле Татарстаным”, ягъни “ Дуслык утравы” дигән темага хикәя язабыз.

       ( Балалар ноутбукта хикәя язалар.)

- Хикәяләр укыла.

4.Йомгаклау.

Татарстанда яшәүче һәр халык бер-берсен хөрмәт итә, дус, аңлашып яши. Шуңа күрә безнең Татарстаныбыз бик күп илләргә үрнәк булып тора. Республикабызны дуслык утравы дип горурланып әйтә алабыз. Киләчәктә дә Татарстаныбызның сәясәт, икътисади яктан алга китүен, баюын, чәчәк атуын, дуслык мөнәсәбәтләре тагын да ныгуын телибез.



Предварительный просмотр:

Каюм      Насыйри исемендәге    ХI  регионара    яшүсмерләр    фәнни –     тикшеренү укулары

                                                 Фәнни – тикшеренү эше

                   Мәхмүт Хәсәнов һәм аның татар әдәбияты үсешенә керткән өлеше

     Гаилә архивы һәм ТР дәүләт архивы материалларына нигезләнеп   эшләнде

                                                           Эшне башкардылар: 8 нче сыйныф укучылары    

                                                          Сафина Гөлия, Гайнуллин Рәим

                                                          Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                          Гайнетдинова Рима Абдулловна

Яшел Үзән, 2013

                                               

                                                                 План:

1.Кереш.

2. Төп өлеш:

а) М. Хәсәновның яшьләргә,  балаларга багышлап язылган әсәрләре.

б) М.Хәсәнов әсәрләренең рухи-әхлакый шәхес тәрбияләүдә тоткан роле.

в) Мәхмүт Хәсәнов әсәрләре бүгенге көндә дә актуаль.

3. Йомгаклау.

4. Кулланылган әдәбият исемлеге.

   Максат:

- Аның тормышы белән бәйле кызыклы әлегә кадәр билгеле булмаган фактлар белән таныштыру;

- М.Хәсәновның Яшел Үзән шәһәре белән бәйләнешен исбатлау;

- М.Хәсәнов әсәрләренең рухи-әхлакый шәхес  тәрбияләүдә  әһәмиятле  роль уйнавын ассысызыклау;

- М.Хәсәновны романнар  авторы, драматург, балалар язучысы буларак дәлилләү.

 Бурычлар:

-әхлакый һәм рухи культура тәрбияләүдә халык педагогикасына, М. Хәсәнов әсәрләренә таяну;

-әйләнә-тирәгә кешелекле мөнәсәбәт тәрбияләү;

- милли үзаң һәм әхлак сыйфатлары үстерү;

- укуга, хезмәткә, яшәүгә, тормышка иҗади караш, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү;

- яшь буында сәнгатькә мәхәббәт уяту, мәдәнияткә хөрмәтле мөнәсәбәт булдыру.                                               


Методик эш.

  1. М.Хәсәнов юбилейларына багышланган методик материал әзерләү,
    туплау, папкалар булдыру.
  2. Төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу, әзерләнгән материалларны газета-журналлар да бастыру.
  3. М.Хәсәнов иҗатына багышланган музейлар ( Азнакай, Әлмәт, Теләче)белән элемтә урнаштыру.
  4. М.Хәсәновның балаларга багышлап язылган әсәрләре  буенча эзләнү-тикшеренү эшен дәвам итү.

Көтелгән нәтиҗә.

  • Балаларда   Ватанга,   халыкка,   туган   телебезгә   мәхәббәт,   горурлык   хисе уяту;
  • Әхлаклылык сыйфатларын гаиләдә, урамда, җәмәгать  урыннарында, ата-ана, башка кешеләр үрнәгендә тәрбияләү;
  • М.Хәсәновның балаларга  багышлап язылган әсәрләре аша балаларны                                  рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп                    тормышка әзерләү.

                                                 Кереш

    Яшел Үзән – Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты язучы Мәхмүт Хәсәновның яшүсмер еллары һәм гомеренең соңгы ун елы үткән шәһәр. Ул биредә 5 нче татар мәктәбендә укыган, һөнәр училищесын тәмамлаган, “ Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсендә слесарь булып эшләгән. Шушыннан Мәскәүгә А.Луначарский исемендәге театр һәм сәнгать институтына укырга киткән. Укучылар һәм җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнгән киң күләмле  “ Язгы  аҗаган”  романын да Яшел Үзәннең Түгәрәк күл һәм табигый урманлы ял паркы тирәсендә урнашкан йорттагы фатирында язып тәмамлаган. Аңа Татарстанның иң зур дәүләт бүләге – Г.Тукай премиясе нәкъ менә шушы әсәре өчен бирелде.

    Яшел Үзән халкы үзе олы тормышка чыгарган, соңгы тору урынын да шушында сайлаган милләт җанлы Мәхмүтен онытмый. Бүген яңа микрорайондагы бер урам аның исемен йөртә. Язучының тууына шушы көннәрдә  85 ел тулды. Исән булса, башлап калдырган тагын берничә романын безнең алга куеп, юбилей өстәле артында үзе елмаеп утырыр иде.

       Татар әдәбияты үсешенә М.Хәсәнов та зур өлеш керткән язучы. Инде күренекле язучыбызны бездән аерган 20 нче йөз дә “ узган гасыр” булып тарихка кереп калды. Әмма М.Хәсәновның шәхесе, ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт безнең күңелдә, безнең гасырда калалар. Бу язучының рухи үлемсезлеге дигән сүз.

      М.Хәсәновның тормыш юлы һәм иҗади биографиясе бик кызыклы. Ул 1927 нче елның 21 декабрендә Саба районы Югары Кибәхуҗа авылында туа. 1937 нче елда алар гаиләләре белән Яшел Үзән шәһәренә күчеп киләләр. Әдәбиятка һәм театр сәнгатенә бала чактан ук гашыйк егет 1944 елда – димәк, унҗиде яшендә – ГИТИСка укырга керә. Биш елдан соң, ягъни институтның актерлык факультын тәмамлап, Казанга кайта һәм Яшь тамашачылар театрында актер булып эшли башлый. Тагын бер елдан соң аны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уйнарга чакыралар. Шушы чорда, дөресрәге 1949- 1951 елларда беренче хикәя, очерклары вакытлы матбугатта күренә башлый. 1954 -1956 елларда Татарстанның беренче нефтьче – разведчиклары тормышына багышланган “ Яңа горизонт”повесте, эшчеләр тормышыннан алып язылган “Урман шаулый”, “Кыюлар юлы” дигән повестьлары басылып чыга. Бу әсәрләр, әдәбиятта заман темасын яктыртудагы өлгерлек үрнәкләре буларак, әдәби тәнкыйтьтә дә уңай яктан бәяләнәләр. Кыскасы, Мәхмүт Хәсәнов алдында яңа горизонтлар ачылган чор бу. Әйе, Мәхмүт ага тормышны, кешеләрне яраткан, кешеләр дә аңа шундый ук хисләр белән җавап кайтарганнар.Бу ярату тормышны тирәнрәк аңларга омтылу хисе аның тулаем иҗатына да уңай йогынты ясый. Аның иҗади яшьлеге, әйткәнемчә, Татарстанда нефть ятмаларын эшкәртә башлау чорына туры килде. Һәм гаҗәп тә түгел, югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, ул нефтьчеләр тормышын якыннанрак өйрәнү максатыннан Азнакайга күчеп китә.( ул анда егерме елдан артык яши) һәм бер-бер артлы хикәя, повесть, романнар иҗат итә.     Мәхмүт Хәсәновны еш кына балалар язучысы дип тә йөртәләр.Бу билгеләмәдә  өлешчә хаклык та бар.Автор балалар һәм яшьләр турында күп яза. Аның 1982 елда дөнья күргән “Беренче хикәяләр” дип аталган беренче китабы ук яшүсмерләр тормышын чагылдыруга багышланган.  Яшьләр тормышыннан алып язылган “Урман шаулый”,”Очар кошлар”, “ Җирән кашка” кебек повестьларының кат-кат басылуы да әлеге әсәрләренең укучылар тарафыннан җылы кабул ителү турында сөйли. Мәхмүт Хәсәновның укучы балаларга дип язган күп сандагы хикәяләре “Динозаврлар өнендә”, “Шайтан малае”, “Зимагур” повестьлары башта “Ялкын” журналында басылалар, соңыннан аерым китап  булып дөнья күрәләр. “Көн җылынды”, “Беренче хикәяләр” дигән җыентыклар зур күләмдә рус телендә басылып, тиз арада таралып бетәләр. “Көн җылынды” хикәясе балаларны кече яшьтән

үк эшкә өйрәтә. Ә “Басма” хикәясендә  Рөстәмнең бабасы бездә- кешеләргә карата кайгыртучанлык сыйфаты тәрбияли. “Оялчан Хаҗи” хикәясе җитезлек, тапкырлык, чаялык сыйфатлары белән берәттән  балаларда оялчанлык сыйфаты да булырга тиеш икәнлеген күрсәтә.  Кайсы вакытта оялчанлык сыйфаты да кешене бизәргә мөмкин. Ә инде “Фәридә кошы” исемле хикәясе нәни чактан ук кошларга мәхәббәт,саклык мөнәсәбәтләре тәрбияли.

“Җирән кашка” повесте балаларда намуслылык, шәфкатьлелек, игелеклелек сыйфатларын тәрбияли. Яшь  буынны табигатьне аңларга,кешеләргә игътибарлы булырга чакыра. Шәйми карт үзенең оныгы ятим Мәҗитне тәрбияли. Аңа 75яшь , шулай булса да, ул яраткан эшен ташламый, колхоз атларын карый. Шул атлар арасында ятим колын да бар.  Авыр чакта малай да, колын да бабаларына сыеналар.  “Ут- малай” исемле әкияте балаларда хезмәткә мәхәббәт, тырышлык, тапкырлык, осталык сыйфатларын тәрбияли. “Урман шаулый” әсәрендә табигать күренешләре кешеләр язмышы белән  тыгыз үрелеп бара. Әлеге бәйләнеш аша кешеләрнең  бәхетле булу мәсьәләсе ачыла.  Образларның берсе Бикмүш абзый яшь буында  бәхетле булырга омтылыш тәрбияли.  Тормышны ярату-үзе бер бәхет.  Бәхет ул минемчә, яраткан эшең,  яраткан кешеләрең, туган илең, кешеләргә ихтирамлы булу.  М.Хәсәнов та  әсәрләре белән бу фикерне раслый.      Әхлаклылык, әхлаксызлык проблемаларын күтәреп чыккан “Саф җилләр” әсәре дә М.Хәсәнов иҗатында зур урын алып тора. Әхлак сыйфатларын үзенә туплаган Мәдинә образы укучылар алдына тынгысыз җан булып уңган, акыллы, горур, туры юлдан баручы, адашкан кешеләргә тайпылышсыз сукмак күрсәтүче буларак килеп баса. Хәдичә дә сафлык, гүзәллек өчен дөньяга килгән, ләкин ул авыр язмышын аракы сөреме белән җиңеләйтергә тели, тормыш төбенә төшә.  Язучы хатын-кызга әхлаксызлык сыйфатлары хас түгел икәнлеген исбатлап, Хәдичә укучыны күз алдында упкынга төшерсә дә, аның шул баткаклыктан башкаларга үрнәк булыр дәрәҗәдә югары күтәрелүен дә күрсәтә. “Саф җилләр” әсәре укчыларда татар хатын-кызларына хас булган пөхтәлек, сабырлык, тыйнаклык, эшчәнлек сыйфатлары тәрбияли.

                                                  Йомгаклау

       Мәхмүт Хәсәнов әсәрләре бүгенге көндә дә актуаль. Аның әсәрләре бүген яңача, яңа мәгънә төсмерләре, яңа эчтәлек белән яңгырыйлар. “Һәрбер олы, һәрбер якты хыял – максатларның кыскасы, нигезе – хезмәт икән. Шул хыял – максатка ирешү юлында кеше үз намусына, үз вөҗданына каршы бармаска тиеш икән. Без бер нәрсәгә ачык төшендек: күңел ятарлык, кеше тормышын бизәрлек һөнәр тапкан кеше бәхетле була, андый кешене бәхет үзе эзли.” Бу юллар “Диас, Ильяс һәм робот МИАЗ” исемле хикәясеннән. Мәхмүт Хәсәновны тормышның хуҗалары- крестьяннар күбрәк кызыксындыра. “Шөгеровлар”, Инженерлар”, “Кама таңнары”, “Юллар, юллар”, “Урман шаулый” һ.б. әсәрләрендә эшче, төзүче, нефтьче, юл салучылар, уйлап табучылар һөнәрләренең мактаулы хезмәт ияләре булуын ассызыклый. Экономистлар, юристлар, эшкуарлар, эшмәкәрләр бу һөнәр ияләрен кысрыклап чыгарган заманда,   бәлкем балаларда нәкъ менә төзүче, гади эшче, икмәк пешерүче кебек башка һөнәрләргә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләргә кирәктер.

     М.Хәсәновның иҗаты рухи-әхлакый шәхес тәрбияләүдә генә түгел, ә профильле укытуда да үрнәк булып тора. Без Мәхмүт Хәсәновның әсәрләре аша яшь буында -  балаларда – бу һөнәрләргә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияли алырбыз һәм яшьләр бу һөнәрләрне бик теләп сайларлар дип ышанасыбыз килә.

                             Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Хәсәнов М.М. “Беренче хикәяләр”, Казан, Татарстан китап нәшрияты,1954 ел.
  2. Хәсәнов М.М. “Язгы Аҗаган”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1987 ел.
  3. “Яшел Үзән газетасы” ,1997 ел,19 декабрь.
  4. “Мәдәни җомга” газетасы, 1997 ел, 26 декабрь.
  5. “Ватаным Татарстан” газетасы, 2003 ел, 17 гыйнвар.
  6. Тормыш иптәше Мәрьям апа, кызы Әминә, оныгы Алинә истәлекләре.
  7.  М.Хәсәнов гаиләсе, бер төркем язучылар, дуслары белән- видеотасма.


Предварительный просмотр:

Мәхмүт Хәсәнов исемендәге “ Туган якны өйрәнү” музее.

                             Музей җитәкчесе: Гайнутдинова Р.А. беренче категорияле

                                                      татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Балаларда әдәплелек, әхлаклылык, әти-әниләргә, туганнарга, кардәшләргә карата кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү, аларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары мәдәниятле камил шәхес итеп , укучыларны төрле милли мәдәни кыйммәтләр белән якыннан таныштыру һәм күпмәдәниятле белем бирү шартларында мәктәптә укучы шәхесен тәрбияләү – мәктәп алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Бу бурычларны тормышка ашыру өчен “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк” дигән девиз астында халкыбызның үткәнен, хәзергесен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, бөек мәгърифәтчеләр К.Насыйри, Р.Фәхретдин хезмәтләрен тирәнрәк өйрәнү максатыннан без мәктәбебездә 1999 елда тарихи музей оештырдык.

        Музей эшчәнлеге 3 юнәлештә алып барыла:

  1. Без тарихта эзлебез.
  2. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.
  3. Балаларда, халык педагогикасына таянып, әхлакый һәм рухи культура,

кеше хокукларына хөрмәт, милләтпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.

      “Без тарихта эзлебез” юнәлешендә халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен, рухи мирасын, якташ язучы, шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнү максаты куелды һәм без музеебызны якташ язучы  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты М.Хәсәнов исеме белән атадык. М.Хәсәновның тормыш иптәше Мәрьям апа Хәсәнова, аларның улы, кызы, оныклары белән элемтәдә торабыз. 2002 елны М.Хәсәнов тууына 75 еллык юбилеен республика күләмендә билгеләп үткән идек. Ә инде быел декабрь аенда аның 85 еллык юбилеен билгеләп үттек.

        М.Хәсәнов әсәрләре халкыбызның гореф - гадәтләрен, йолаларын чагылдырган күренешләргә бик бай булганга, балалар аның әсәрләрен яратып укыйлар. Язучының иҗаты рухи-әхлакый шәхес тәрбияләүдә дә зур роль уйный.

        Аның әсәрләре бүгенге көндә дә актуаль. Замана белән бергә мәктәптә уку-укыту системасы да үзгәреш кичерә. Аның әсәрләре бүген яңача, яңа мәгънә төсмерләре, яңа эчтәлек белән яңгырыйлар.        Дәүләтебез эшче хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү өчен төрле юнәлешләр, төрле чаралар эзли.  Бу юнәлештә эш алып бару өчен М.Хәсәновның эшчеләр хезмәтенә багышланган әсәрләре ярдәм итәр дип уйлыйм.

        М.Хәсәновны тормышның хуҗалары эшчеләр тормышы күбрәк кызыксындыра. “Шөгеровлар”, “Кама таңнары”, “Юллар, юллар...”, “Яңа горизонт”, “Кыюлар юлы” һ.б. әсәрләрендә эшче, төзүче, нефтьче, юл салучылар, уйлап табучылар һөнәрләренең мактаулы хезмәт ияләре булуын ассызыклый. Экономистлар, юристлар, эшкуарлар, эшмәкәрләр бу һөнәр ияләрен кысрыклап чыгарган заманда, бәлкем балаларда нәкъ менә төзүче, гади эшче, ипи пешерүче кебек һөнәрләргә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләргә кирәктер. Без М.Хәсәновның әсәрләре аша яшь буында бу һөнәрләргә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләргә тырышабыз һәм яшьләр бу һөнәрләрне бик теләп сайларлар дип ышанасыбыз килә.

Музейда үткәрелә торган һәр кичәгә, чарага программаларны,сценарияләрне үзебез төзибез. Аларның һәркайсы халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, буыннан-буынга күчеп килгән гүзәл сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән, сыйныфтан тыш чаралар да әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә, традицияләләренә нигезләнгән.

   Бөек педагог, мәгърифәтче Р.Фәхретдиннең, К. Насыйриның халкыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнеп язылган “Нәсыйхәт”, “Тәрбияле бала” исемле хезмәтләрен өйрәнә башладык. Музейда бу хезмәтләргә багышланган төрле чаралар: конференцияләр, “Адәмне адәм иткән-әдәп” девизы астында ток-шоу үткәрдек. Бу чараларның һәркайсы халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга күчеп килгән сыйфатларны үстерүдә ярдәм итәр дип ышанабыз.

        Икенче юнәлешендә “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” дигән девиз астында сәламәт тормышка омтылыш тәрбияли. Әгәр син сәламәт икәнсең, синең уйларың да, эшләрең дә сәламәт булырга тиеш. Безнең борынгы бабаларыбыз озак яшәгәннәр, гомерләре озын булган. 90-100 яшькә кадәр яшәүчеләр бик күп булган, аның хикмәте нәрсәдә икән? Татар халкы борын-борыннан хезмәт яраткан. Хезмәт яраткан кеше бай да, бәхетле дә һәм сәламәт тә булган. Балалар белән берлектә сәламәтлеккә багышланган “Тарих табигатебез турында ни сөйли?  “Тарих, сәламәтлек һәм без” исемле театральләштергән уеннар, экскурсияләр, КВН, “Сәламәт яшәешнең кагыйдәләре” дигән темага плакатлар конкурсы, “Сәламәтлек һәм Коръән” дигән девиз астында дин әһелләре белән очрашу, Коръәннең сәламәтлек турында язылган сурәләрен уку, мәдрәсәдә уку һәм башка чаралар уздырыла.

        Эшчәнлегебезне эзлекле рәвештә оештыру өчен максатчан программа төзедек. IX-X сыйныфларда халык һөнәрләрен өйрәнү, аларны кечкенәләргә өйрәтү, альбомнар төзеп, музейга тапшыру кебек эшләр оештырыла. Иҗади сәләт үстерү эшчәнлеге күздә тотыла, ирекле аралашуга, милли үзаң тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә. Максатчан программаны 3 этапка бүлдек:

        I этап   -   Минем гаилә

        II этап  -  Нәсел шәҗәрәсе

        III этап - Ризаэтдин Фәхреддин мирасын өйрәнү.

        Югарыда саналган юнәлешләр буенча эш алып бару, болар барысы да балаларда әхлак сыйфатлары булдыра, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уята, үзара һәм башка кешеләр белән аралаша белү күнекмәләрен үстерә.

        Җәмгыятебездә бара торган үзгәрешләр урта мәктәптә укытыла торган матур әдәбиятка да тәэсир итми калмый. Татар халкының күп гасырлык бай әдәби мирасы, матур гореф-гадәтләре, йолалары бар. Программа нигезендә 10 нчы сыйныфларда Казан ханлыгы чорының тарихы, мәдәнияты, әдәбияты өйрәнелә. Әлеге тема укучыларда кызыксыну уята, алар тарафыннан бик күп сораулар бирелде, чөнки дәреслекләрдә бу темалар бөтенләй кертелми.

        2004-2005 уку елында Казанның 1000 еллыгы якынлашуын исәпкә алып, музеебыз эшчәнлегенә нигезләнеп, Казан каласының тарихы белән кызыксынуны үстерү, сөекле халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып, мәктәптә “Борынгы Казан, хәзерге Казан, киләчәк Казан” дигән темага электив курс оештырылды.

        Һәм шул ук уку елында М.Хәсәнов исемендәге тарихи музейда укучылар өчен оештырылган “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк” дип аталган түгәрәкнең программасы белән Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән бәйгедә катнашып “Культрология” номинациясендә III дәрәҗә дипломга лаек булдык.

        Хәзерге вакытта укучылар белән бергәләп төбәгебезнең әдәбият, сәнгать һәм фән өлкәләрендә танылган күренекле шәхесләребезне барлау, алар турында мәгълүмат туплау эшен дәвам итәбез. Якташларының иҗатлары белән таныш булып, алар белән горурлану хисләрен кичергән укучы үзе дә алар кебек үк иҗади шәхес булырга омтыла, алардан үрнәк ала.

        Музей эшчәнлегенең максаты бер генә, ул да булса, халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү.



Предварительный просмотр:

Муниципаль  гомуми белем бирү  уку йорты

“ Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль  районы

1нче Лицей”

Пәйгамбәрләр тарихы

                                     Эшне башкаручылар: 10 нчы сыйныф укучылары                      

                                              Сафина Гөлия һәм Хәйруллина Алия                                                              

                                                     Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                     Гайнетдинова Рима Абдулла кызы                                                          

                                                         

Яшел Үзән – 2015

Максат. Пәйгамбәрләребезнең  тарихын, аларның ничек итеп Аллаһы Тәгалә бәндәләрен Ислам диненә өндәүләрен, пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең күркәм холык вә яхшы сыйфатларын, тышкы кыяфәте, киенү рәвешен  өйрәнү аша укучыларны  рухи яктан бай, күркәм холыклы, дөньяга яктылык һәм нур биреп торучы шәхесләр итеп тәрбияләү.

Бурычлар:

  • рухи яктан бай,күркәм холыклы шәхес тәрбияләү өчен тиешле шартлар тудыру;
  • әхлакый һәм рухи культура тәрбияләүдә пәйгамбәрләребезнең тарихына таяну;
  • әйләнә-тирәгә кешелекле мөнәсәбәт тәрбияләү.

Методик эш

  1. Пәйгамбәрләрнең тарихын өйрәнү буенча эзләнү-тикшеренү эшләрен дәвам итү.
  2. Аларның күркәм холыкларын өйрәнү буенча проект эшен башлап җибәрү.
  3. Методик материал туплау һәм төрле гамәли укуларда катнашу.
  4. Яшел Үзән, Казан мәдрәсәләре белән тыгыз мөнәсәбәттә булу, экскурсияләр оештыру.

Көтелгән нәтиҗә.

  • Пәйгамбәрләребезнең  тарихын, аларның ничек итеп Аллаһы Тәгалә бәндәләрен Ислам диненә өндәүләрен, пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең күркәм холык вә яхшы сыйфатларын, тышкы кыяфәте, киенү рәвешләрен белергә;
  • төрле рефератлар, докладлар язу өчен әдәбият белән кулланырга һәм аларны дөрес, камил итеп яза белергә;

      - эзләнү эшләре алып барырга, җыелган материалларны анализларга,    доклад формасында аларны җыерга һәм бу эшнең нәтиҗәсе буларак төрле фәнни- гамәли конференцияләрдә катнашырга тиеш;

- балаларда   Ватанга,   халыкка,   туган   телебезгә   мәхәббәт,   горурлык   хисе тәрбияләнергә тиеш.

                             Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

                                        Кереш

                          Мөхәммәт галәйһиссәләм

Мөхәммәт галәйһиссәләмгә кырык яшь булганда Коръән иңә башлаганчы, Гайсә галәйһиссәләмнең тууыннан алты йөз ел вакыт үтә. Бу вакыт эчендә һичбер пәйгамбәр килми, халык тәмам туры юлдан яза, көферлек бөтен дөньяны баса. Ниһаять, караңгылык басып киткән дөньяга яктылык һәм нур биреп, милади белән 621-нче елда Мөхәммәт галәйһиссәләм пәйгамбәр итеп җибәрелә. Мөхәммәт галәйһиссәләм гарәпләр арасында иң кадерле булган корәеш нәселеннән. Әтисе Габдулла исемле. Габдулла Габделмотталип улы, Габделмотталиб Һашим улы, Һашим Габдеманнаф улыдыр. Әнисе дә корәеш нәселеннән булып, Ваһеб кызы Әминәдер. Мөхәммәт галәйһиссәләм 571-нче елның 20-нче апрелендә, рабигуниль-әүвәл аеның 12-нче көнендә, дүшәмбе көнгә каршы таң алдыннан дөньяга килә. Ул, дөньяның иң мөбарәк шәһәре булган һәм бу көндә дә хаҗилар шунда барып хаҗ кыла торган, Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә туган һәм шул шәһәрдә үскән. Әтисе Габдулла Мөхәммәт галәйһиссәләм туганчы сәүдә эшләре белән Шамга барганда Мәдинә шәһәрендә үлеп кала. Шулай итеп, Мөхәммәт галәйһиссәләм ятим булып дөньяга килә. Ул вакытта яшь балаларны шәһәрдән читтә ачык, иркен кырларда тора торган гарәпләр арасында тәрбияләү гадәте булган. Мөхәммәт галәйһиссәләмне дә шулай, Хәлимә исемле бер хатынга биреп тәрбия кылдырганнар. Хәлимә Мөхәммәт галәйһиссәләмне сөт имезеп үстергәнлектән, ул аның сөт анасы була. Хәлимә Мөхәммәт галәйһиссәләмне тәрбияләр өчен үз йортына алып кайткач, аларның йортларында бәрәкәт арткан, маллары күбәеп, яшәешләре алга киткән. Шунлыктан, ул Мөхәммәт галәйһиссәләмне бик яратып, үз балаларыннан да артык күреп, биш яшенәчә тәрбияләп үстергән. Аннан соң аны үз анасы Әминәгә китереп тапшырган. Хәлимә йортында Мөхәммәт галәйһиссәләм бик тиз үсеп, алтынчы айда – йөри һәм тугыз айлык булганда бик ачык сөйләшә башлаган. Мөхәммәт галәйһиссәләм алты яшенә җиткәндә аның анасы Әминә дә вафат булганлыктан, ул алты яшендә анасыз да, атасыз да – бөтенәй ятим калган. Аннан соң аны ул вакытта Мәккә шәһәренең һәм бөтен корәеш нәселенең башлыгы булган бабасы Габделмотталип үз кулына алып, тәрбия итә башлаган. Бабасы аны бик яратып, кадерләп үстергән вакытта гына, Мөхәммәт галәйһиссәләмгә сигез яшь булганда, ул да үлеп киткән. Аннан соң аны үзенең атасы Габдулла белән бертуган абзыйсы Әбү Талип үз тәрбиясенә алып үстергән. Рәсүлүллаһ бала чагыннан ук бик әдәпле булып үскән. Һичбер вакыт ялган сөйләмәгән, вәгъдәсендә торучы һәм бик тугры булган. Үзеннән олыларга хөрмәт итеп, кечкенәләргә, мохтаҗларга кулыннан килгән кадәр ярдәм итеп үскән. Аны бөтен корәеш нәселе яраткан, араларында кадерләп йөрткәннәр. «Балаң булса, менә шундый булсын!» – дип, һәркем баласын аның кебек яхшы итәргә тырышкан, һәрбер эшләрендә аны үрнәк итеп тотканнар. Рәсүлүллаһ Әбү Талип йортында шул рәвешчә үсеп, егерме биш яшенә җиткәч, корәешләр арасында иң бай булган Хәдичә исемле бер тол хатынга өйләнгән. Ул вакытта Хадичә анабыз кырык яшендәге бик акыллы бер хатын булган. Мөхәммәт галәйһиссәләм Хадичә анабыз белән бик тыныч һәм бер-берсеннән разый булып гомер иткәннәр. Рәсүлүллаһ сүзне уйлап кына һәм аз сөйләп, сөйләгәндә дә андый-мондый юк-бар сүзләр белән вакыт үткәрмәгәнгә күрә, аны һәркем олылап, һәрбер эштә аның белән киңәшләшә торган булганнар. Рәсүлүллаһ халык каршында ышанычлы һәм кадерле булып, кырык яшенә кадәр шул рәвешчә гомер иткән. Рәсүлүллаһ кырык яшенә җиткәч, аңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан пәйгамбәрлек килгән. Рәсүлүллаһка иң элек пәйгамбәрлек килгәндә, ул ялгызы тауда йөргәндә янына Җәбраил фәрештә килеп, аның пәйгамбәр булганлыгын һәм аңа Аллаһы Тәгалә бәндәләрне Ислам диненә өндәргә кушканлыгын сөйләп, Рәсүлүллаһка Коръәннән «Галәкъ» сүрәсенең әүвәлге биш аятен укып киткән. Шуннан соң, Рәсүлүллаһ үзенә пәйгамбәрлек килгәнне Хәдичә анабызга кайтып сөйләгән. Хәдичә анабыз акыллы хатын булганлыктан, синең кебек тугры һәм яхшы холыклы бер кешенең пәйгамбәр булуы гаҗәп түгел дип, иман китергән һәм Рәсүлүллаһка Аллаһы Тәгалә тарафыннан бик зур хезмәт кушылганга кайгырмаска, һичкемнән курыкмаска кушып, юаткан. Шуннан соң, Рәсүлүллаһ үзенең пәйгамбәр булганлыгын бик якын дус кешеләренә генә сөйли башлаган, аларны иман китерергә өндәгән. Рәсүлүллаһның пәйгамбәр икәнен белгәч тә, якын дусты Әбү Бәкер белән Әбү Талипның улы Гали һәм тагын берничә кеше иман китереп, Рәсүлүллаһка ярдәм итә башлаганнар. Алар да үзләренең сүзләре үтәрдәй кешеләрне иманга өнди башлаганнар. Шулай итеп, унлап кеше иман китергән. Рәсүлүллаһ үзенең пәйгамбәр икәнен баштарак яшерен генә тотып, дус-ишләре арасында гына иманга өндәп йөрсә дә, ул хәбәр халык арасына бик тиз таралып киткән. «Мөхәммәт яңа дин чыгарган икән, безнең ата-бабадан калган динебезне дөрес түгел дип әйтә икән, андый нәрсәләргә гыйбадәт кылмагыз, дип, безне потларыбызга гыйбадәт кылудан тыярга тели икән», – дип, гөр купканнар. Ул хәбәр таралганнан соң кайбер кешеләр: «Мөхәммәт бик яхшы кеше иде, ул андый нәрсәне үзеннән генә уйлап чыгармас. Аның пәйгамбәр булуы дөрестер», – дип, иман китерә башласалар да, халыкның күбесе бер дә ышанырга теләмәгән. «Ул Мөхәммәт саташкандыр, саташмаса андый тузга язмаган нәрсәләр чыгармас иде», – дип, Рәсүлүллаһтан көлгәннәр. Рәсүлүллаһ, бернәрсәгә карамастан, һаман акрын гына үз эшен дәвам иткән. Җәбраил галәйһиссәләм дә вакыт-вакыт килеп, Рәсүлүллаһка Коръәннән берничә аять укып, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын сөйләп, вәхи китерә торган. Рәсүлүллаһ, шул рәвешчә, яшерен генә өч ел дус-ишләрен иманга өндәгән. Өч елдан соң Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрлекне бөтен халыкка белгертеп, ныклап эшкә керешергә кушкан. Аннан соң Рәсүлүллаһ халык җыелган җирләргә барып, базарларга чыгып, иманга өнди башлаган. Халыкка Коръән укып, аларны туры юлга керергә, ялган диннәрен ташларга, бөтен нәрсәне яраткан бер генә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга өнди башлаган. Моны ишетеп, халык гөр купкан. «Ник ул безнең динебезне мыскыл итә, ул кем булган?» – дип, ачулана башлаганнар. Мөселманнарны саташкан кешеләр дип, төрлечә мыскыл итә башлаганнар: аларны тиргәгәннәр, кыйнаганнар. Рәсүлүллаһны төрлечә мыскыл итә башлаганнар. Рәсүлүллаһны үгетләп тә караганнар, бик күп маллар бирмәкче дә булганнар, куркытып та караганнар, ләкин аны иманга өндәүдән һич туктата алмаганнар. Рәсүлүллаһ никадәр җәфалар күрсә дә, никадәр сүзләр ишетсә дә, бер дә ачуланмыйча һаман үз эшендә булган, һаман акрын-акрын гына халыкны иманга өндәгән. Мөселманнар да акрынлап күбәя барганнар.  Мөселманнарны никадәр җәфаласалар да, Рәсүлүллаһны ничаклы мыскыл итсәләр дә, Рәсүлүллаһ һаман халыкны Ислам диненә өндәүдән туктамаган. Мөселманнарның саны көннән-көн арта барган. Әбү Талип белән Рәсүлүллаһның бик күп эшләрендә ярдәмчесе булган акыллы хатыны Хәдичә анабыз икесе дә бер-бер артлы вафат булганнар. Аларның вафат булуларына Рәсүлүллаһ бик нык кайгырган. Кяферләр исә, Мөхәммәд ярдәмчесез калды дип, аны тагын ныграк җәфаларга керешкәннәр. Мөселманнарга Мәккә шәһәрендә көн калмаган, алар урамга да чыгып йөри алмый башлаганнар. Рәсүлүллаһ та Мәккә халкының иманга килүеннән өмет өзеп, Мәккәдән чыгып, халыкны дингә өнди башлаган. Мәккәнең һәр елны була торган зур ярминкәсенә тирә-яктан килә торган халык каршына чыгып, аларны дингә өндәгән. Шул вакытта Рәсүлүллаһка Мәдинә шәһәреннән килүчеләр очрап, аңа иман китергәннәр һәм Мәдинәгә кайтып, халыкны иман китерергә чакырганнар. Шуннан соң Мәдинә халкы бары да диярлек иман китереп, Ислам диненә кергәннәр.  Рәсүлүллаһ белән Әбү Бәкер кяферләрнең эзләүдән туктаганнарын белгәч, тау тишегеннән чыгып Мәдинәгә киткәннәр. Мәдинә халкы Рәсүлүллаһны бик зурлап каршы алганнар. Бала-чага, хатын-кыз барысы шатлыкларыннан нишләргә белмичә, Рәсүлүллаһ килде дип куанганнар. Рәсүлүллаһ Мәдинә шәһәренә күчкәч, мөселманнар иркен сулыш алганнар. Тирә-яктан бик күп кешеләр килеп һаман иман китерә торгач, Мәдинә тирәсендә мөселманнар көннәнкөн күбәйгән. Рәсүлүллаһ армый-талмый һаман халыкны дингә өндәгән, аларга шәригать хөкемнәрен өйрәткән. Коръәннең һәрбер иңгән аятен аларга укый барган. Рәсүлүллаһны һәм Ислам динен җаннарыннан артык күргән мөселманнар, һичбер нәрсәләрне кызганмыйча, Ислам дине өчен тырышып, тирә-якка мөселманлыкны таратырга тотынганнар.  Рәсүлүллаһ Мәдинәгә күчүенә сигезенче ел булганда ун меңләп мөселманны коралландырып, Аллаһы Тәгаләнең кушуы белән Мәккә шәһәрен кяферләрдән арындырырга киткән. Мәккә кяферләре мөселман гаскәренең киләсен белми дә калганнар. Мөселман гаскәре Мәккә янына килгәч, өсләренә ябырылып килгән гаскәрне күреп, аптырашка калганнар. Рәсүлүллаһ үзенең гаскәре белән Мәккә янында кунып, иртәгесен гаскәрне саф-саф тезеп, төрле яктан Мәккә шәһәренә кергән. Кяферләр, җиңә алмаслыкларын белгәнгә күрә, каршы торып та маташмаганнар. Бер генә җирдә йөзләп кяфер җыелып, сугышып карасалар да, бик тиз кырылып беткәннәр. Рәсүлүллаһ: «Әгәр кяферләр үзләре корал күтәреп сугышмасалар, аларга тимәгез!» – дип мөселманнарны үгетләгәнлектән, Мәккәгә кергәч, мөселманнар бер кешегә дә тимәгәннәр. Рәсүлүллаһ Мәккәгә кергәч тә, Кәгъбәтулланы таваф кылган һәм аны эчендәге потлардан арындырган. Кяферләр Мөхәммәд барыбызны да үтереп бетерер инде, безнең элгәрге кылган золымнарыбызның үчен алыр дип, бик куркып торганнар. Рәсүлүллаһ аларның берсенә дә тимәячәген сөйләгәч, шатлыкларыннан нишләргә белмәгәннәр, һәм Рәсүлүллаһка элгәре шулкадәр золымнар кылып та, аның үзләренә тимәгәнлегеннән күңелләре йомшап, барысы да диярлек мөселман булганнар. Рәсүлүллаһ Мәккәдә берничә көн торгач, андагы мөселманнарга дин өйрәтергә берничә кеше калдырып, яңадан Мәдинәгә кайтып киткән. Рәсүлүллаһ Мәккә шәһәрен алганнан соң калдык-постык кяферләр бер җирдә җыелып тагын сугышырга әзерләнсәләр да, мөселманнар барып аларны да туздырганнар. Шуннан соң Рәсүлүллаһ вафат булганчы телгә алырлык зур сугышлар булмаган. Мәккә алынгач, корәешләрнең дә мөселман булмаганнары калмаган. Араларында иң кадерле санала торган корәеш нәселе мөселман булгач, «Мөхәммәд ялганчы булса, корәешләр аның диненә кермәсләр иде», – дип Мәккә, Мәдинә тирәсендә булган бөтен гарәпләр төркем-төркем Мәдинә шәһәренә килеп, Рәсүлүллаһка иман китерә башлаганнар. Шулай итеп, мөселманнар җир йөзендә күбәйгәннән-күбәя барганнар. Мәккәне алырга барыр алдыннан Рәсүлүллаһ тирә-яктагы зур патшаларга хатлар язып, аларны иманга өндәп, илчеләр җибәргән. Аларның да, кайсылары мөселман булып, Рәсүлүллаһка бүләкләр җибәргәннәр. Ул замандагы Мисыр патшасы Рәсүлүллаһка бүләк итеп «Дөл-дел» исемле бер ат җибәргән. Шуннан соң Рәсүлүллаһка тирә-яктагы патшалардан төрле җирләрдәге төрле-төрле халыклардан илчеләр килеп, мөселман була башлаганнар, һәм бик тиз арада Ислам дине бөтен дөньяга таралган.  Рәсүлүллаһ Мәдинәгә күчүенә ун ел булганда туксан мең кадәр мөселман белән Мәккәгә хаҗ кылыр өчен киткән. Рәсүлүллаһның хаҗга килүен ишетеп, тирә-яктан да әллә никадәр мөселман җыелган.  Рәсүлүллаһ хаҗга җыелган мөселманнарга бик күп вәгазьләр сөйләгән. Ислам диненең хөкемнәрен өйрәткән. Үзеннән соң тату булып Ислам динен саклап, аннан кыл кадәр дә аерылмаска кушып, мөселманнарны үгетләгән. Мөселманнар бу вәгазь Рәсүлүллаһның актык сүзләре икәнен аңлап, елаганнар, кайгырганнар. Рәсүлүллаһ хаҗ гамәлләрен тәмам иткәннән соң ун көн Мәккәдә торгач, Мәдинәгә кайтып киткән. Рәсүлүллаһ Мәдинә шәһәренә күчүенә унберенче ел башлангач авырый башлап, пәйгамбәрлекнең 23-нче елында, алтмыш өч яшендә дөньядан киткән. Мөселманнар Рәсүлүллаһны Мәдинә мәчете эчендә күмгәннәр. 

 Аллаһы тәгалә әйтә ки: «Чынлыкта, Аллаһы рәсүлендә сезгә иярергә тиешле булган күркәм холык вә яхшы сыйфатлар бардыр, Аллаһыдан сәвабны һәм ахирәттә җәннәтне өмет иткән хәлдә. Аллаһуны күп зекер итүче мөэминнәр өчен». Ислам динен тоту, башкаларны дингә өндәү иң элек тышкы кыяфәттән башлана. Шушы динне алып килүче, безгә камил итеп, тәмам итеп калдыручы сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең тышкы кыяфәте, киенү рәвеше ничек булган — безнеке дә шул рәвешле булырга тиеш. Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмгә иярү үзен мөселман санаган һәркемнең бурычы. Бүгенге көндә күпләрнең үзен мөселман санап та тышкы кыяфәтләре, аерым алганда, киенү рәвешләре белән башкаларга охшарга тырышуларын аңлап булмый. Телдән «мин — мөселман» дип әйтсә дә, хәтта Коръән укып гакыйдә мәсьәләләрендә төрле бәхәсләр куертып йөрсә дә, хаклыкта, ул башка динне олуглый, башка диннең таралуына сәбәп була. Аллаһы тәгалә әйтә: «Берәү Ислам диненнән башка дингә иярсә, аның дине вә гамәле һич кабул булмый һәм ул ахирәттә хәсрәтләнүчеләрдән булыр» .Хәзер заман үзгәрде, дип акланулар һич кенә дә урынлы түгел. Чөнки Ислам дине урын, вакыт белән бәйле түгел. Ул — кыямәт көненә кадәр барачак дин. Күп халыкларның диннәрен саклап калуларына аларның тышкы кыяфәтләре белән пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең тышкы кыяфәтеннән аерылмаулары, аңа ныклап ябышулары сәбәп булды.Рәсүлуллаһ галәйһиссәләмне тасвирлап Гали бине Әбү Талип радый Аллаһу ганһе әйтте: «Ул кирәгеннән артык озын да, кирәгеннән артык тәбәнәк тә түгел, урта буйлы. Чәчләре бөдрә дә, туры да булмаенча, дулкынланып торучан. Йөзе итләч тә, зур яңаклы да булмаенча, түгәрәк иде. Йөзе ак булып, яңаклары алсу, күзләре кара ә кашлары озын. Җилкәләре киң булып, эре сөякле, тәнендә төкләр юк иде. Кул чуклары һәм табаны да зур иде. Барган чагында, аягын җирдән таудан төшкән кебек күтәрә, ә борылганда бөтен гәүдәсе белән борыла иде. Калак сөякләре арасында Пәйгамбәрлек мөһере булып, Пәйгамбәрләрнең иң соңгысы, кешеләрнең иң юмарты һәм кыюы иде. Кешеләрдән иң туры сөйләүчеләрдән булып, иң ышанычлысы һәм иң йомшагы иде. Аны күргән кешедә көтмәгәндә хөрмәт хисе уяна, белмәгәннәр ярату хисе кичерәләр иде, ә аны тасвирлаучы әйтер: «Мин аңа охшаганны аңа хәтле дә, аннан соң да күрмәдем»
  Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең киенү рәвеше сәхәбәләрдә һәм алардан соң килүче мөселманнарда зур кызыксыну уята иде. Шуңа күрә дә алар аның ничек киенүе һәм башкаларга нинди киенү рәвешен тәкъдим итүе турында сорашалар иде.Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм баш киеменә чалма урап, анын ике очын ике җилкәсенә асылындырып куя торган булган. Ул һәрвакыт чалма йөрткән һәм, фәрештәләр дә чалма йөртәләр, дип әйтә торган булган. Миграҗда вакытта пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм чалмалы булган бик күп фәрештәләрне күргән. Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм чалмасыз йөрмәгән һәм бер тапкыр да яланбаш көе намаз укымаган. Ә бүген үзен мөселман санаучыларның кайберләренең үзләре чалмасыз йөрүләре өстенә чалма кигән, яисә башына баш киеме киеп намаз укучылардан көлгәннәрен күрергә туры килә. Бу бит пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең киенү рәвешеннән көлү, пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнән көлү була. Алар баш киеменнән көлүләре белән шулай ук үзләренең остазлары шәйх Әлбәниның сүзләрен дә аяк астына салып таптыйлар. Шәех Әлбәни «Тәмәм әл-миннә фиттәгълик галә фикһ әл-сүннә» китабында башка кимәүне бик каты тәнкыйтьли.

Гадәттә пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм ак чалма йөрткән, һәм үзенең сәхәбәләренә дә ак төстәге киемнән йөрүне тәкъдим иткән. Әмма кайбер риваятьләргә караганда ул Мәккәне алганда һәм Мәккәне алганнан соң сөйләгән хөтбәсендә аның башына кара чалма уралган булла. Сирәк кенә аның чалмасының сарыга буялган чаклары да була.
Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең өс киеме гадәттә ике өлештән тора торган була. Гәүдәнең өске өлешен каплап торганы рида дип, аскы өлешен каплап торганы изар дип аталган. Шулай да ул күбрәк камис дип атала торган озын күлмәкне кияргә ярата торган булган. Ихтыяҗы булганда аның өстенән чапан кия торган булган.  Кайбер сәхәбәләрнең риваять кылуларына караганда, аннан башка, ул бүгенге көндә киелә торган чалбарга охшаган сирвәл кия торган булган . Шулай ук бәйрәм көннәре өчен пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең махсус киемнәре булган. Төрле илләрдән килгән илчеләрне кабул иткәндә ул кызыл чапан һәм ерак Хадрамаутта сугылган махсус кием кигән.
Аның киемнәре йоннан һәм мамыктан тукылган булганнар. Аның шулай ук бәйләм киемнәре дә булган. Киемнәре төрле төстә һәм төрле бизәкле булганнар. Шулай да пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм ак кием кияргә яраткан һәм башкаларны да шуңа өндәгән. Ул әйткән:
«Ак кием киегез! Чөнки ак кием чистарак һәм яхшырак күренә. Мәетләрегезне ак кәфенгә урагыз!», дигән.
Бу хәдистән күренгәнчә, пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм исәннәрнең генә түгел, хәтта вафат булган мөселманнарның да ак киемнән булуларын теләгән. Ул киемнәрнең төсенә генә түгел, исенә дә зур игътибар биргән. Ул киемнән начар ис килүне яратмаган. Бер вакыт ул, тирләү сәбәпле киеменнән начар ис килә башлауны сизгәч, тиз генә киемен алыштырган. Шуларны риваять кылган Гайшә анабыз безгә пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең яхшы һәм тәмле хуш исләрне яратуын җиткерә . Матур киемнәрне яратса да, пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм башкалардан аерылып тора торган һәм кешене масаюга, тәкәбберләнүгә китерергә мөмкин булган киемнәрдән саклана торган булган. Бервакыт ул Византия короле җибәргән купшы киемне кигән иде. Матур булуы сәбәпле ул кием күзгә ташланып тора иде. Әмма бер сәхәбәнең: «Бу кием сиңа күктән төшерелдеме?», дигән соравыннан соң ул бу киемне салды һәм башка бер кайчан да кимәде. Соңыннан ул аны Абиссиния короле Нәҗәшия Әсхәмәгә бүләкитте. .
Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм ефәк киемнәр киюдән саклана һәм башкаларны да тыя торган була. Хузәйфә радый Аллаһу ганһедән риваять кылына: «Пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм безне ефәк һәм парча киемнәр киюдән һәм алтын-кемеш савытлардан эчүдән тыйды һәм болар барысы да алар өчен (ягъни каферләр өчен) бу дөньяда, ә сезнең өчен ахирәттә» — дип әйтте. Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмдә тузганын салып ташлау, яңаны кию, ягъни яңадан яңага омтылу теләге булмаган. Гадәттә ул шул бер киемен тузып беткәнче кия торган булган. Кайвакытта аны ямаулы киемдә дә күрергә туры килгән. Хатын-кыз сәхәбәләрдән булган Кайле бинте Мәхрәмә:- «Мин пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмне сарыга буялган һәм инде сыпыла башлаган ике киемдә күрдем», дип әйтә. Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмне тузган, таушалган, хәтта ямаулы киемдә дә күрергә мөмкин булса да, аның киемнәре юылган, чиста, пөхтә булганнар, һәм ул башкалардан да беренче чиратта чисталыкны, пөхтәлекне таләп иткән. Җәбир радый Аллаһу ганһедән риваять кылына: «Бервакыт пәйгабәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм безнең хәлебезне белергә килгәч пычрак киемдәге бер кешене күрде һәм әйтте:«Ул үзенең киемен юарлык бернәрсә дә тапмады микәнни соң?», дип (Имам Әхмәд һәм ән-Насаи).Кеше үзенең мөмкинлегенә, байлыгына карап тиешенчә киенергә тиеш. Бай кешенең мохтаҗ кеше кебек начар киенүе рөхсәт ителми. Әбү-ль-Ахвас риваять кыла, аның әтисе радый Аллаһу ганһе әйтте: «Бер вакыт мин пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм янына начар киемдә килдем. Пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм миннән: «Синең берәр нинди мал-мөлкәтең бармы?» дип сорады. Мин: «Әйе», дидем. Ул: «Нинди?», дип сорады. Мин: «Дөяләр, сыерлар, сарыклар, атлар һәм коллар», дидем. Пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аллаһы тәгалә сиңа мал-мөлкәт биргән икән, синдә Аллаһының сиңа карата булган рәхмәтенең һәм юмартлыгының әсәрләре күренергә тиеш», диде (Әхмәд).
Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм аягына һава торышының ничек булуына карап төрле аяк киеме кигән . Ул сандалига охшаган «налайн» дип аталган аяк киеме һәм «хуффайн» дип аталган йомшак күннән эшләнгән читек кия торган булган. Бурайда радый Аллаһу ганһедән риваять кылына, бер вакыт пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмгә Абиссиния короле бернинди бизәксез гади генә булган бер пар читек бүләк итә. Ул аны пакь хәлендә генә кия һәм тәһәрәт алганда юеш бармак очлары белән читек өстеннән сыпыра торган булган.
Абдуллаһ ибне Гомәрдән риваять кылына:
«Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм йомшак күннән булган аяк киеме кия иде, һәм бер тапкыр мин аның аяк киемен салмыйча гына тәһарәт алганын күрдем. Шуңа күрә мин дә шундый аяк киеме кияргә яратам» (Бохари, Мөслим). Бүгенге көндә юка носкига мәсех кылу бүгенге кайбер галимнәрнең җәураб сүзенең мәгънәсен юка носки дип аңлатуларына гына кайтып кала. Бүгенге йон яки җептән бәйләнгән носкига су үтеп керә һәм аның үзе белән генә йөреп булмый. Ә гарәпчәдәге «җәүраб» калын йоннан тукылып, аякның башыннан алып балтырга кадәр каплый торган була. Калын булуы сәбәпле аның үзен генә киеп шактый йөрергә була, ул сынмый, бөгелми, аякны таш һәм чәнечкеләрдән саклый һәм шулай ук аңа су үтеп керми. Бездәге киез итеккә тиң аяк киеме була (әл-Камус әл-Фикъһи, әл-Ифсах фи Фикһ әл-Лугьа). Мәккәдән күчкәч Мәдинәдә пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм бөтен мөселманнарны бергә туплый һәм һиҗрәтнең 6-нчы елында төрле дәүләтләрнең башлыкларына Ислам диненә өндәп илчеләр җибәрергә кара кабул кыла. Бу карарга кайбер сәхәбәләр: «Әй, Аллаһының илчесе! Чит ил патшалары мөһерсез хат күреп аңа игътибар итмәячәкләр», дип каршы төшәләр. Шуннан соң Расүлуллаһ салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм үзенә мөһер ясатырга куша. Мөһер шулай ук хәтем дип тә атала. Бу сүз шулай ук йөзек дигән мәгънәгә дә ия, чөнки пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм аны йөзек урынына кулында йөрткән. Ул көмештән ясалган һәм бик матур кашлы була, ә кашында астан өскә «Мүхәммәд, Расүл, Аллаһ», дип язылган була. Кайбер сәхәбәләр үзләренә дә шундый йөзек ясатырга телиләр. Әмма пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм аларны бу эшләреннән тыя. Ул аларга: «Сезнең берегез дә минеке кебек язулы йөзек ясатмасын», — дип әйтә. Чөнки бу йөзек дәүләт билгесе булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең вафатыннан соң бу йөзек иң элек Әбү Бәкер радый Аллаһу ганһедә, аннары Гомәр радый Аллаһу ганһедә, аннары Госман радый Аллаһу ганһедә була. Госман радый Аллаһу ганһе үзенең хәлифәлегенең 6-нчы елында бу йөзекне Эрис коесына төшереп җибәрә. Күпме генә тырышсалар да йөзек табылмый.
Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм җирдәге тормышка ахирәткә хәзерләнә торган гамәл кылу урыны итеп кенә карый. Ул ахирәттә фәкать тугры гамәлләрнең генә файда китерәчәгенә ышана. Шуңа күрә ул әйтә: «Без пәйгамбәрләр мирас малы калдырмыйбыз, без калдырган нәрсәләрнең барысы да садака» Чынлап та, пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең вафатыннан соң ак качыры, коралы, мосафирлар файдасына кулланыр өчен бирелгән җиреннән башка үзенең варисларына коллары да, алтын-көмешләре дә, ягъни бернәрсәсе дә калмый.
                             

                                    Йомгаклау

     Без бүген пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең тарихын, холкын, киенү рәвешен карап киттек. Бүгенге мөселманнар, бер-берсенең гакыйдәсен тикшереп, үзләренең тышкы кыяфәтләренә тиешле игътибарны бирмиләр. Без һәр яклап пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмгә охшарга тырышырга тиешбез. Ә кием мәсьәләсендә безгә үрнәк алырга мисал бар. Ата-бабаларыбыздан көлмик. Аларның киенү рәвешләре пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең киенү рәвешенә күпкә якынракбулган.

                   Файдаланылган китаплар:

  1. Х. Зәбиринең «Мухтасар тарих мөкаддәс»
  2. Әхмәд Җәүдәтнең «Кыйсас әнбия» исемле пәйгамбәрләр тарихы китаплары.
  3. Нурислам Ибраһим “ Пәйгамбәрләр тарихы” Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте каршындагы “ Галимнәр шурасы” Казан-2003



Предварительный просмотр:

Шагыйрь Рифат Сәлах -  гармунчылар нәселеннән

Фәнни –тикшеренү эшенең авторы: 5 нче гимназия укучысы

Сәлахов Инсаф Марат улы

  Фәнни- тикшеренү эшенең җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты  укытучысы    Гайнетдинова Рима   Абдулла кызы

                                             Эчтәлек

  1. Максат.
  2. Бурычлар.
  3. Кереш.
  4. Төп өлеш:

а) татар гармуны тарихы;

а) шагыйрь Рифат Сәлахның нәсел тарихы;

б) Рифат Сәлах истәлекләре.

  1. Йомгаклау.
  2. Кулланылган әдәбият исемлеге.
  3. Кушымта.( видеофильм)

Максат. Яшь шагыйрь Рифат Сәлахның нәсел тарихын , әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен өйрәнү; нәсел тамырларын өйрәнү өчен кирәк булган мәгълүматны  аерып ала белү; фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнергә өйрәнү.

Бурычлар:        

  •  туганнырымның  нәсел тарихына, шөгыль-кәсепләренә  битараф булмау;
  • Сәлахлар нәселеннән чыккан яшь шагыйрь Рифат Сәлах белән горурлану;
  • нәселебезнең гасырлар буена тупланган әдәп-әхлак нормаларын булдыру;
  • иҗат итү омтылышы уяту.

                                                      Кереш

    Сәлахов Инсаф Яшел Үзән муниципаль районы 5 нче гимназия укучысы. Бүгенге сүз башым туганым – яшь шагыйрь Рифат Сәлах турында булыр.

        Изге Корбан айларында Сәлаховлар гаиләсе Васильево бистәсенә җыела. Шул көннәрнең берсендә Рәхинә әбием миңа ике альбом бирде. Бу альбомнар  гаиләбезнең тарихы, нәселебезнең танылган шәхесләрнең фото- рәсемнәре белән тулыландырылган иде. Аларның тарихы турында, ягъни Рифат Сәлахның  нәсел җепләрен  эзләнүләрем  турында сөйләп китәсем килә. Нәсел альбомын  төзүне беренчеләрдән булып, Сәлах бабамның оныгы Ркыяның ире җизнәбез,сугыш ветераны Нурулла абый башлап җибәргән. Ул шәҗәрәне ир туганнары ягыннан да, кыз туганнары ягыннан да алып барган. Нурулла абыйның тырышлыгы нәтиҗәсендә бөтен киләчәк буын туганнарым да  ике яклап, үзләренең әби-бабайларын, архивларга бармыйча эзләп таба алачаклар. Ә инде мин әтием Марат ягыннан булган туганым  Рифат абыем Сәлахның нәсел тарихын өйрәнергә  булдым. Талантлы кеше бөтен яктан да талантлы була инде ул. Рифат абыем матур шигырьләр язу белән беррәттән бик матур итеп гармунда да уйный бит әле ул. Бүген мин сезне аның нәсел җепләре белән таныштырып китәм. Ә инде иҗаты турында киләсе укуларда  киңрәк тукталырмын.

                                                          Төп өлеш

     Гармун тарихына тукталып китәсем килә.Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Татар халкында киң таралган уен коралларының берсе – гармун.  Уен кораллары арасында иң тирән тойгыларны бирә алган, тормыш сукмагының һәр мизгелендә кешегә юлдаш көмеш телле татар гармуннары халыкның тормышында аерым урын алып тора. Гармунчының урыны һәрчак түрдән: йөрәктә дә, туй мәҗлесендә дә, бәйрәмнәрдә дә. Халык музыка коралы-гармунның тарихы әллә ни зур түгел. Аны, беренче булып 1782 елда Бушман  ясаган дип исәпләнә. Аннан соң гармуннарны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак узган гасырның 30 нчы елларында Россиядә дә ясый башлаганнар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәрендә була. Безнең ил осталары гармунны камилләштерәләр, аның берничә төре барлыкка килә. Тула, Саратов, татар гармуны әнә шундыйлардан. Халык арасында киң таралган уен коралы булганлыктан, гармун турында бик күп шигырьләр, чәчмә әсәрләр иҗат ителгән һәм хәзерге көндә дә иҗат ителәләр.

     Әби-бабайларыбызның яшьлек  елларында иң кадерле әйберләре тальян  гармуны булган. Тормышның бар матурлыгы һәм гүзәллеге нәкъ менә шул тальян моңнарында кебек. Тальян моңнары элеккедән килгән гореф-гадәтләр турында сөйләүче дә. Татарларда элек-электән гармунсыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак, өйләре, кичке уеннары берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән. Сугыш вакытында да гармун тарта белүче гармун кадәр генә бәләкәй малай авылда иң кадерле зат булган. Аны әнисеннән ялынып сорап, кышкы кичләрдә, кадерләп, чанага утыртып алып киткәннәр, китереп куйганнар. Иң авыр да, иң караңгы көннәр дә халыкны гармуннан аера алмады.

     Моннан бик күп еллар  элек Буа районының Яңа Чәчкап авылында да гармунчылар бик күп булган, диләр. Сәләх, Сафа бабамнар, Ризатдин, Низаметдин Сәләховлар гына ни тора! Гәрчә бүген дә биредә гармун телләрен тартучылар юк түгел. Алар барысы да заманында оста гармунчылар булганнар, гармуннарын кулларыннан төшермәгәннәр. Өйләрендәге гармун, тальяннарның исәбе-хисабы булмаган.

     Бабам Сәләх 1879 нчы елда Чәчкап авылында крестьян гаиләсендә туган. Тормыш иптәше Нәгыймә белән 5 бала- ике кыз, өч ул үстергәннәр. 1941 елдан алып 1945 елга кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан кайткач, төрле җаваплы постларда эшли. Сугыш вакытында да кулыннан гармунын төшерми. Үз һөнәрен улы Сафа бабама тапшырып калдыра. Сафа бабам үзе дә,  уллары Низаметдин белән Ризатдин бабамнарның  кулларында гармуннар сандугачтай сайраган, күңелләрне айкаган. Үзеннән соң дәвамчы калдыра алуына сөенгәндер Сафа бабам. Кайсы гына туганымны алсам да, барысы да диярлек оста гармунчылар булганнар. Димәк, Рифат абыем да, мин дә – гармунчылар нәселеннән.  Бабамнарның шөгыль- кәсепләрен, әдәп-әхлагын, әтиемнең һөнәрен дәвам итүем белән мин горурланам. Бүгенге чыгышымны да шулай дип атадым. Әтием Марат 7 яшендә гармунда уйнарга өйрәнгән, музыка мәктәбендә, хәрби училищеда  укыган, армиядә Чита шәһәрендә хезмәт иткән, бер чара да аның катнашыннан башка узмаган. Мин үзем дә, энем Бәхтияр дә төрле музыка коралларында уйныйбыз, Яшел Үзәннең музыка мәктәбендә бик күп төрле чараларда катнашабыз, бигрәк тә татар гармуннарына багышланган чараларда яратып, рәхәтләнеп, татар халкының борынгы көйләрен уйныйбыз.

     Низаметдин бабамның туганы Ризатдин бабамның уллары Гадел, Гомәр, Гали абыйлар баянда да, тальянда да  күзләрен йомып уйный ала алар. Районда, республикада узган бәйгеләрдә, авыл бәйрәмнәренең үзәгендә кайный алар. Гали абыйның улы Рифат Гали улы Сәлахов 1987 елның 8 июлендә Татарстанның  Буа районы Яңа Чәчкап авылында эшче һәм укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлый һәм 2004-2009 нчы елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Рифат Сәлах тел-әдәбият белән мәктәптә укыганда ук кызыксына башлый. Беренче шигырен бишенче сыйныфта яза. Унынчы-унберенче сыйныфларда белем алганда, район газетасында шигырьләре басыла башлый. Тел һәм әдәбият буенча олимпиадаларда катнаша.  Ул 2004 елдан актив иҗат итә башлый. Казан дәүләт университетының «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсендә чыныгу ала. 2007-2009 нчы елларда әлеге берләшмәнең студентлар ягыннан җитәкчесе була. Студент чагында Казан дәүләт университетының татар студентлары газетасы «Тәрәзә»не чыгаруда катнаша. 2006-2009 нчы елларда әлеге газетаның баш мөхәррире урынбасары булып эшли. Татарстан Республикасы Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгының «Идел» яшьләр үзәге оештырган «Иделем акчарлагы — 2005» конкурсында шигърият буенча беренче урынга, «Иделем акчарлагы — 2006»да «Гран-прига», Казан дәүләт университеты үткәргән Идел-Урал төбәге студентларының иҗат бәйгесе «Шигъри Сабантуй — 2006» — икенче, «Шигъри Сабантуй — 2008»дә беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек була. Шигырьләре матбугатта даими басыла, «Безнең гәҗит», «Мәдәни җомга», «Татарстан яшьләре» газеталарында мәкаләләре дөнья күрә.

     Татар шагыйре Рифат Сәлах та әтиләре кебек оста гармунчы. Рифат Сәлахны төрле әдәби кичәләрдә дә күрергә мөмкин, гармунына кушылып моңлы тавышы белән тамашачыларны әсир итә белә ул.   Халкыбызның гармун көйләрен яңартып торуы һәм аны онытмавы күңелләргә җылылык, горурлык өсти. “Кечкенәдән гармунда уйнарга яратам. Әтидән күреп, үзлегемнән өйрәнгән идем. Инде бик күп еллар кулдан төшергәнем юк.  Сабантуйларда уйнамыйча  калсам, бер ел кәефем булмый”- дип искә төшерә ул.

                                          Йомгаклау      

Гармунчы бабайларым, туганнарым, бигрәк тә Рифат абыем турында күпме кызыклы мәгълүмат тупладым. Нәселебездән шундый күренекле кешеләр,гармунчылар чыкканга, мин бик горурланам. Мин энем Бәхтияр белән – нәселебезне дәвам итүчеләр. Нәселемнең корыган, черегән агачы булырга теләмибез без. Безнең өчен хурланырга, йөз кызартырга туры килмәсен. Гаилә шәҗәрәсен алып бару, нәселнең абруе турында кайгырту-  безнең төп бурычыбыз.

    Кадерле дусларым, сезгә әйтер сүзем бар. Без – үткәнне һәм киләчәкне тоташтырып торучы чылбыр. Әгәр бабаларыбызның үткәне, тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары, шөгыль- кәсепләре белән кызыксынмасак, чылбыр өзелер. Моңа һич юл куярга ярамый. Эзләник, һичшиксез, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз да, туганнарыбыз да бик теләп безгә ярдәм итерләр. Мин дә киләчәктә бу эзләнүләрем  нәсел шәҗәрәм булыр  дип ышанам калам.

                      Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Әхметҗанов М.И. Татар шәҗәрәләре.- Казан: Татар китап нәшрияты, 1995, 128 бит.

2. Рәхинә әбием истәлекләре.

3. Сугыш  ветераны Нурулла абыебыз төзегән альбомнар.

5.Фәхертдин Р.Нәсел ыруыбыз вә кыскача тарихыбыз.-Казан, 2008.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

план-конспект урока по татарскому языку

Урок обобщение по теме рассказа "Сабантуйда"...

план-конспект урока по татарскому языку

Укучыларны яңа материаллар белән таныштыру, белемнәрне гомумилләштерү, системага салу, ныгыту; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру; укучыларда хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү....

Презентация по математике на татарском языке.Тема "Уравнение" 5 класс

Тигезләмә темасын аңлатканда куллану өчен материал....

Презентация урока на татарском языке "Действия с положительными и отрицательными числами"

Презентация урока на тему "Все действия с положительными и отрицательными числами " (на татарском языке).Математика -6 класс....

Открытый урок по татарскому языку (татарская группа)

Открытый урок по татарскому языку (татарская группа)...

Презентация открытого урока по татарской литературе в 5М классе, русскоязычной группе по теме"Әкиятләр сандыгы".

Презентация открытого урока по татарской литературе  в 5М классе, русскоязычной группе по теме"Әкиятләр сандыгы"....

Презентация к уроку по татарской литературе

Презентация к уроку по татарской литературе "Нәрсә ул  гаилә?" в 10 классе...