Рус телле укучыларның грамоталылыгын үстерү алымнары
учебно-методический материал на тему

Тәҗрибә  уртаклашу. Рус телле укучыларныҗ грамоталык дәрәҗәсен үстерү алымнары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл _ukuchylarnyn_gramotalygyn_usteru_alymnary.docx17.8 КБ

Предварительный просмотр:

Рус төркемнәрендә  укучы балаларның грамоталыгын арттыру алымнары

Г.Р. Абдуллина, I квалификацион категорияле укытучы

Әлмәт шәһәренең 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Дөрес язу – гомуми грамоталыкка ирешүнең нигез шартларыннан берсе. Шуңа күрә коммуникатив күнекмәләр белән беррәттән орфографик күнекмәләрне үстерү өстендә дә эшләү тиеш.

Рус төркемнәрендә белем алучы түбән әзерлектәге балаларга, чит төбәкләрдән күчеп килгән балаларга татар телен үзләштерү гаять кыен. Әлеге мәсьәләне гамәли яктан хәл итүне түбәндәге этапларга бүлеп эш итү максатка ярашлы.

I этап – татар теленең фонетикасы өстендә эш.

  1. Артикуляция, авазларның әйтелеше өстендә эшләү, фонетик күнегүләр башкару. Үзләштерү җиңел барсын өчен, кызыклы чагыштырулар, башка тел белән уртак якларны күрсәтә белү отышлы алым:
  • [ә] авазын әйткәндә ияк аска таба хәрәкәт ясый (кулны ияктән аскарак куеп, ияк хәрәкәтен укучыларга күрсәтергә кирәк);
  • Рус телендәге “чуть” сүзендәге аваз татар телендәге [ү] авазын хәтерләтә;
  • [ң], [һ] авазларын инглиз телендә сүзләрне мисалга китереп күрсәтү;
  • Тар яңгырашлы [ы] авазын кечкенә бала елаганда чыгарган тавыш (Ы-ы) белән янәшә куеп күрсәтеп була;
  • Киң әйтелешле [ы], [э], [о] белән тар әйтелешле [ы], [э], [о] арасындагы аерманы мисаллар өстендә аңлату.
  1. Ныгыту күнегүләре эшләү.

а) Бер-берсеннән бер сузык аваз белән генә аерыла торган охшаш сүзләрне әйтеп яздыру, һәрберсен тәрҗемә итә бару (кош, кыш, куш, каш, көш, кеш).

б) Кызыклы хәреф комбинацияләре биреп, балаларның үзләреннән татарча-русча тәрҗемәи сүзлектән мөмкин булган вариантларны эзләтү. Мәсәлән, б...ек комбинациясе.

II этап – татар орфографиясенең үзенчәлекләре белән таныштыру, истә калдырырга кирәкле моментларны күрсәтү. Шуларның берсе – татар телендә сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуы. Калын сүзгә – калын, нечкә сүзгә – нечкә кушымча ялганачагын мисаллар өстендә аңлату, әйләнә-тирәдәге предмет атамаларын тикшерү. Алга таба кагыйдәдән чыгарылма булган алынма һәм кушма сүзләр белән таныштыру.

Борын авазына беткән сүзләргә борын авазыннан башланган кушымча ялгануын мисаллар өстендә күрсәтү.

III этап – белемнәрне күнекмә дәрәҗәсенә күтәрү. Практик эш этабы.            1. Тексттагы сүзләрне тикшерү, сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрне табу.

2. Комментарийлы язу. Һәр сүзнең язылышына аңлатма бирелә:

1) Сүз калынмы/нечкәме?

2) Димәк, нинди хәреф язылырга тиеш? (б..ген)

        Сүзлек диктантлары һәр сүзгә аерым игътибар итеп анализлау мөмкинлеге бирүе белән әһәмиятле.

Төрле әзерлектәге балаларны бер яссылыкка күтәрү эше                                                укучыларда игътибарлы булу һәм актив эшләү күнекмәләрен тәрбияләү аша нәтиҗәле була.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Татар теле һәм әдәбиятыдәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары". Методик ярдәмлек

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. ...

ФДБС ШАРТЛАРЫНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНЫП, РУС ТЕЛЛЕ УКУЧЫЛАРНЫҢ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга ...

Татар теле дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары (5 нче сыйныфның рус төркеме мисалында)

Рус телендә белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфында укучыларның  мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру буенча материаллар....

Укучыларның грамоталылыгын күтәрү

Хаталар өстендә эшне башкару тәртибе....