Укучыларның грамоталылыгын күтәрү
план-конспект на тему

Хаталар өстендә эшне башкару тәртибе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukuchylarnyn_gramotalylygyn_kutru.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларның грамоталылыгын күтәрү. Хаталар өстендә эш, аларның яңа төрләре.

    Урта мәктәп укучысы, орфографияне өйрәнү нәтиҗәсендә, сүзләрне һәрбер кеше җиңел һәм тиз аңларлык, грамоталы итеп язу дәрәҗәсенә ирешергә тиеш.

    Әдәби тел грамматик закончалыклар, орфоэпик һәм орфографик кагыйдәләр белән нормалаша. Әмма теләсә кайсы телдәге күренеш һәм фактларның барлык үзенчәлекләре дә аерым кагыйдә һәм искәрмәләрдә чагылып бетмәскә мөмкин. Бу хәлне исәпкә алмау китап, газета һәм журнал битләрендә төрлечә язуга сәбәп була.

    Татар телендә орфографик нормалар нигездә 2 сәбәп аркасында бозыла:

    1)  Җирле диалект үзенчәлекләре тәэсирендә;

    2)  Татар телендә әйтелеш белән язылыш арасында зур аерма булу сәбәпле.

    Беренче сәбәп җиңел аңлашыла һәм ул  бер үк типтагы хаталардан котылу өчен диалекталь сүзләрнең әдәби телдә дөрес әйтелеш һәм дөрес язу кагыйдәләрен үзләштерү җитә. Икенче сәбәп тирәндәрәк. Мәгълүм булганча, 20 – 30 нчы еларда ике тапкыр татар халкының язуын алыштыралар. 1926  нчы елда халыкка мең ел хезмәт иткән гарәп язуыннан – латин графикасына, 1938 – 1939 елларда латиннан рус графикасына күчерәләр.

Соңгы күчем әзерлексез, ашык – пошык башкарыла: рус алфавитына 6 хәреф өстиләр дә татар сүзләрен рус хәрефләре белән бирү юлларын уйлап табалар. Татар теленең байтак авзлары «хәрефсез» калалар, мәсәлән, къ, гъ, w, ы, е, а, о һәм башкалар. Аларны белдерү өчен, рус телендә шуларга охшашлырак авазларның хәрефләрен куллана башлыйлар, бу авазларны аеру өчен, өстәмә кагыйдәләр уйлап чыгарыла. Нәтиҗәдә, бер төрле языла, икенче төрле укыла торган бик күп сүзләр килеп чыга (кадерле, сәгать, давыл һ.б.). Шуңа бәйле рәвештә бик күп орфографик хаталар барлыкка килә.

    Укучыларның тулы грамоталылыгына ирешүнең нинди нәтиҗәле юллары бар соң?

Бүген мин сезнең белән кечкенә генә эш тәҗрибәм белән уртаклашасым килә. Һәм сезне дә түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә, уртак бер фикергә килергә чакырам.

     Грамоталыкка ирешүнең иң беренче шарты системалылык дип саныйм. Укучылар башлангыч сыйныфларда ук билгеле бер дәрәҗәдә орфографик күнекмәләр алалар. 5 нче сыйныфта «Графика һәм орфография» бүлеген өйрәнгәндә дөрес әйтү һәм дөрес язу кагыйдәләрен аңлап үзләштерү өчен алшартлар тудырырга тырышам. Эш барышында укучыларны уйландыра торган биремнәр тәкъдим итәм. Аларны үтәгәндә укучылар үзләре нинди дә булса нәтиҗәгә киләләр, соңыннан үзләре чыгарган нәтиҗәне дәреслектәге кагыйдә һәм билгеләмәне укып чагыштыралар, үзләренең «ачышларына» сөенәләр.

    Күп вакытта укучылар чыгарган нәтиҗәләр дәреслектәге билгеләмә белән туры килә, ә кайвакыт хәтта өстәмә билгеләр дә таба алалар. ( 6 нчы сыйныфта биреләсе үзенчәлекләрне дә китереп чыгаралар.) Укучыларның куанычы, барысының да өйрәтү процессында эшкә тартылуы – укытучы өчен дә куаныч.

    Нинди дә булса орфограмманы онытылмаслык итеп үзләштерү һәм ныгыту өчен дөрес язу кагыйдәсен белү генә җитми. Аны практик ныгыту кирәк. Моның өчен укытучының эшне эзлекле оештыра белүе тәлап ителә. 5 нче сыйныфны алгач орфографик күнегүләр дәфтәре башлатып карадым. Һәр дәрестә  5-7-10 ар сүз әйтеп яздырдым. Укучылар үзләре тикшереп, үз-үзләренә бәя куйдылар. Башта «2»ле-«3» леләр булды, соңрак алар кимеде.

    Хаталарны бетерү өчен индивидуаль биремле карточкалар бирәм. Эш бүленеше берничә төрле:

  1. Текстттан шушы орфограммага караган сүзләрне табарга.
  2. Төшеп калган хәреф урынына тиешлесен куярга.
  3. Бер кагыйдәгә нигезләнгән сүзләрне аерым баганаларга аерып язарга. ( мәсәлән: нг – ңг).
  4. Бирелгән фразеологик берәмлекләр белән җөмләләр төзеп язарга. Мәсәлән:

Арыслан йөрәкле булу, батыр ярасыз булмас, сукса тимер өзәрлек, тез чүгеп яшәүдән басып алу яхшырак, калтырап төшү, куян җанлы, курку басу.

  1.  Сүзләрнең мәгънәсен  аңлатырга ( телдән). Мәсәлән:

Сакаллы сабый, күзле сукыр, камыр батыр, ирекле әсир, матур ялган, кызыл кара, кара аккош.

  1. Басымын куярга.
  2. Хаталарны төзәтергә һ.б.

    Бу төр биремнәр хаталарны киметергә ярдәм итә. Индивидуаль – дифференциаль биремнәр эшләү укучыларда кызыксыну уята. Чирек ахырында 5-9 сыйныфларда хаталары күбрәк ясалган сүзләр җыелмасыннан сүзлек диктантлары яздырам. Мәсәлән: Гаилә,гореф-гадәт, зәһәр, әһәмият, таләп, әүвәл, тәвәккәл, зәгыйфь, микъдар, Мәгъсүм, эңгер-меңгер, тәэминат бүлеге, ниһаять, һәвәскәр, дикъкать, меңьяфрак, берьюлы, канәфер, мөлаем, хәрабә, сәркатип, зәмхәрир суык, яланөс, җыйыйм, төйик, суүсем.

    Һәр укыткан сыйныф өчен орфографик хаталарны исәпкә алу дәфтәре алып бардым. Баланың мөмкинлеген өйрәнеп, аерым эшләү бик ярдәм итте.  Мондый эшләр эшләгәндә 6-7 сыйныфларда  хәреф хаталары кими. Узган ел бетергән укучыларымның орфографик хаталары булмады диярлек. Үзем 5-9 сыйныфларда Трофимова Сиринә Мингалимовнаның «Татар теле һәм әдәбияты укытучысына» дигән методик ярдәмлегендә бирелгән диагностик диктант текстларын файдаланам.

     Иң күп күзәтелгән хаталарга да тукталып китәсем килә. Бу «кагыйдәләргә туры килмәгән» хаталар. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган гарәп-фарсы алынмалары. (тәкәббер, мәһабәт, итагатьле, җитди һ.б) Моны булдырмас өчен бу сүзләрнең орфографик кагыйдәгә буйсынмавын, дөрес язылышын орфографик сүзлекләргә карап белергә мөмкин булуын әйтергә кирәк; аннан бу сүзләрне җыеп даими рәвештә сүзлек диктантлары яздыру. Хаталар күп очрый торган алынма сүзләр арасында рус һәм рус теле аша кергән сүзләр дә күп. Мондый хаталар татар укучысында гына түгел, рус мәктәбендә белем алган укучыга да хас. (комиссия, монография, лейтмотив, палитра һ.б.)

    Даими рәвештә күзәтелә торган орфографик хаталарның икенчесе  къ,гъ, w авазлары белән бәйле. Сөйләмдә әлеге авазлар бар, әмма язуда күрсәтү өчен, алфавитта хәрефләре юк. Шул сәбәпле, канәгать, сәнгать, сәнәгать, шигърият, мәкалә, мәкаль сүзләренең язылышы сингармонизм законына буйсынмый. Ләкин бу мөһим закон. Дәреслектә бу сүзләрнең язылышы орфографик кагыйдәләр белән ныгытылган. Ләкин укучы ныграк үзләштерсен өчен, гамәли күнегүләрнең күләмен арттыру зыян итмәс дип уйлыйм.

    Хаталарның өченче төркеменә килсәк, ул сызыкча аша бирелә  торган парлы сүзләр. Укучылар парлы сүзләрдә сызыкчаның төшеп калуын хатага санамый.  Сызыкча куймау- сүзне хаталы язу, чөнки алар бер лексик берәмлек хасил итә. Шулай итеп, укучыны сөйләүчене тыңларга, әйтелә торган фикернең мәгънәсен аңларга өйрәтергә кирәк.

     Дүртенче төркем хаталарга ике тартык арасында килгән басымсыз сузык авазларның кыскаруы. Нигездә бу ы-е сузыкларына карый. Бу күренешкә 5 сыйныфта урын бирелә. Ләкин күнегүләр аз, түбәндәге кагыйдә дә тәкъдим ителми. Тамыры һәм нигезе к авазына беткән сүзләрнең ахырына сузык аваздан башланган кушымча ялганганда к авазы г авазы белән чиратлашмаса, алар алдындагы ы, е хәрефләре язылмый: халык-халкы, курык-курка һәм башкалар.

    Пунктуацион хаталарга килсәк, алар күп. Бигрәк тә аерымланган хәлләр, синтетик иярчен җөмләләрнең аерымлану очрагына.

Укучы үз хатасын үзе анализлап һәм классификацияләп, аларны төзәтү өчен мөстәкыйль дә эшләргә тиеш. (Хаталар өстендә эш папкасыннан берничә карточка үрнәген тәкъдим итәм. Ул 3 бүлектән тора. Һәр биремгә 6 -шар карточка ясадым. 1 нче бүлек-Татар телен аз белүчеләр, авыр үзләштерүчеләр өчен-мәсәлән: (w) авазы. Бирем. У,ү в хәрефләренең тиешлесен яз.

  1. Урманда агачлар ша_лый.
  2. Дә_ли абый ка_ын үстерә.
  3. Кә_сәрия Мәскә_гә бара.
  4. Милә_шә җәя_ йөрергә ярата.
  5. А_ызың әйткәнне колагың ишетсен.(М.)
  6. Безнең а_ыл янында биек та_ бар.

2 нче бүлек-Татар телен уртача үзләштерүчеләр өчен-мәсәлән: -мы/-ме кисәкчәсе. Бирем. –мы/-ме кисәкчәләренең тиешлесен яз.

Апасы сорый Дилбәрдән:

-Шәһәр матур___?-диеп.

Дилбәр әйтә: иң матур җир-

Газлы су эчкән кибет.

          (Ф.Яруллин)

Янәшә ике бер төрле тартык.

Бирем. Сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга бүл.Ни өчен бу сүзләрдә ике бер төрле тартык янәшә килә.

Үрнәк: күлләр

Күлләр, куяннар, кибеттә, кадакка, батыррак, иссез, кыллы, тиенне, синнән, үтте, таллык, гөлләр, мичче, күзлеккә, баллы, кызыллык.

    3 нче бүлек- Ана телендә иркен аралаша алучы укучылар өчен –мәсәлән: Һ һәм х хәрефләре.

Бирем. Бу исемнәр сезгә танышмы? Төшеп калган хәрефләрне яз.

    Роберт Ә _мәтҗанов, Фати_ Кәрим, Габдра_ ман Әпсәләмов, Мө_әммәт Мә_ диев, Нури_ан Фәтта_, _исам Камалов, Гарәфи _ әсәнов, _арис Якупов.

    Нечкәлек билгесе (ь), калынлык билгесе (ъ)

Бирем. Төшеп калган сүзләрне яз. Ъ,ь хәрефләренең куелышын аңлат.

  1. ____________ - эшне, хәлне,  хәрәкәтне белдерә торган сүз төркеме.
  2. Габдулла Тукай болай ди: «Дөресен генә әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, моңлы ул, әдип ул, _____________ ул.»
  3. Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл ___________ аятен укыган (Г. Тукай)

    Укытучылар белән уртага салып сөйләшәсе килгән тагын бер мәсьәлә бар. Бу - каллиграфия. Соңгы вакытта язма эшләрне тикшерү процессы укучының язуын танырга азаплану процессына әйләнеп бара. Хәрефләрнең тиешле график элементларын табып булмый, а-о, у-ү, о-ы, к-н, ж-җ, и-ы, и-й хәрефләренең кайсын кабул итәргә белмичә аптырап утыру- гадәти күренеш. Укучыларны төзек язарга өйрәтүне без башлангыч класс укытучыларына гына тапшырып бетердек, ахрысы, урта мәктәптә дә бу мәсьәләгә игътибарлырак булсак иде.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның ролеМәктәптә тәрбия һәм белем бирү эше нигездә китап ярдәмендә тормышка ашырыла.  Шул максаттан укучыларда китап укуга...

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле

укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү, китапка мәхәббәт тәрбияләү....

Укучыларның тәрбия дәрәҗәсен өйрәнү

Тәрбия эшен уңышлы алып бару өчен, иң беренче чиратта, укучыларның, аларның шәхси сыйфатларын яхшы белү, җентекләп өйрәнү кирәк. Моның өчен педагогик эзләнү алымнарын белү зарур. Сыйныф җитәкчесе укуч...

Укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе

Укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе.Укучыларны эзләнү-тикшеренү эше  белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярд...

Элективный курс по теме : “РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ УКУЧЫЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕН ИШЕТЕП АҢЛАРГА ӨЙРӘТҮ”

Рус телле укучыларны татар теленә өйрәткәндә, иң беренче чиратта, чит кеше сөйләмен тыңлап аңларга өйрәтү эше тора.Чит  сөйләмне тыңларга өйрәнгәннән соң   авазларны укучылар тараф...

Рус телле укучыларның грамоталылыгын үстерү алымнары

Тәҗрибә  уртаклашу. Рус телле укучыларныҗ грамоталык дәрәҗәсен үстерү алымнары....