Туган тел дәресләрендә уку грамоталылыгын үстерү.
опыты и эксперименты

Трофимова Гулнур Газизяновна

Туган тел дәресләрендә уку грамоталылыгын үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл material_tugan_tel_dreslrend_uku_gramotalylygyn_usteru_.docx20.12 КБ

Предварительный просмотр:

Туган тел дәресләрендә уку грамоталылыгын үстерү.

 (Развитие читательской грамотности на уроках родного языка).

 

 Уку грамоталылыгы-кешенең язма текстларны аңлау һәм куллану, алар турында фикерләү, үз максатларына ирешү, белемнәрен һәм мөмкинлекләрен киңәйтү, социаль тормышта катнашу сәләте.

Безнең укучылар укый беләме? Бу сорауга төгәл генә җавап юк. Язылган сүзләрне укый, хәрефләр, иҗекләр, сүзләрне әйтә беләләр.

 Әмма текстны аңлы рәвештә барысы да укырга булдыра алмый, чөнки "укый белү” һәм  “грамоталы укый белү" – бер үк нәрсә түгел.

   Укучыларның белем казанышларын бәяләү буенча халыкара программа (PISA- Международная программа по оценке образовательных достижений учащихся) тикшеренүләре нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Россия укучылары 79 урынның 31ендә генә тора.

  Тикшеренүләргә мөрәҗәгать итмичә, 9 сыйныфта йомгаклау әңгәмәсенең нәтиҗәләрен карасак та билгеле була. Текстны яңадан әйтү дә, монологик фикерләү дә, сөйләм ситуациясен исәпкә алу да укучыларда кыенлыклар тудыра. Уку грамоталылыгын формалаштыру проблемасы бүген актуальләшә бара.

Грамоталылык- ул уку һәм язу осталыгы дәрәҗәсе.  "Уку грамоталылыгы" термины Россия педагогикасында 2000 ел башында барлыкка килгән.

Шул вакыттан белем бирү учреждениеләре укучыларының казанышларын бәяләү буенча халыкара программаларда беренче тапкыр катнашты (PISA).

Уку грамоталылыгының синонимы күп укыганлык яки яхшы уку техникасы түгел, ә укыганны аңлый белү, куллану һәм анализлый алу сәләте.

Уку грамоталылыгы түбәндәге аспектлардан тора: йөгерек уку; текстны туры мәгънәдә аңлату; тел һәм хәбәр итү формасын бәяләү; мәгълүмат эзләү; шәхси күренешләрдән гомумиләштерелгән мәгълүматка әверелдерү; төп идея һәм нәтиҗәләрне формалаштыру; текстны аңлау; эчтәлеге турында уйланулар һәм бәяләү, тексттан тыш мәгълүмат белән чагыштыру.

Бу күнекмәләрнең барысы да үзара бәйләнгән. Укучылар грамоталылыгын формалаштыру эше текстның үзенә генә түгел, өстәмә мәгълүмат алу, нәтиҗәләр ясау осталыгына да таяна.

Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартының универсаль уку-укыту гамәлләрендә аерым урынны  укучыларның уку грамоталылыгы формалашуы алып тора.

  Татар  теле һәм әдәбияты укытучысының эш практикасында укучылар грамоталылыгын үстерү буенча алымнар, техника һәм технологияләрнең бик зур арсеналы бар.

  Уку грамоталылыгын формалаштыруның барлык алымнарын шартлы рәвештә өч төркемгә бүлергә була: текстны график эшкәртү алымнары һәм технологияләре, иҗади уку, иҗади сәләтләрне үстерү алымнары һәм технологияләре.

Уку грамоталылыгын формалаштыруга ярдәм итүче биремнәр мисалы.

 5 сыйныф.

Әтисе Рәсимнән: «Ни чәчсәң, шуны урырсың" дигән мәкальне ничек аңлыйсың? дип сорады. Рәсим әтисенә: Аңлашыла бит инде, орлыкны никадәр күбрәк чәчсәң, уңыш шулкадәр бай булачак, дип җавап кайтарган.

 Әтисе Рәсимгә үз фикерен расларга тәкъдим иткән.

 Моның өчен алар бакчада бер үк зурлыктагы өч түтәл казыдылар. Беренчесенә Рәсим 20, икенчесенә 100 һәм өченчесенә 1000 кыяр орлыгы чәчте. Малай җәй буе барлык өч түтәлне дә тырышып карый: чүп үләннәрен утый, су сибә, ашлама кертә. Август азагында әтисе белән беренче түтәлдән 10 кг, икенчесеннән 20 кг, ә өченчесеннән 8 кг кыяр җыеп алалар.

Текстны укырга һәм биремнәрне үтәргә:

  1. Рәсим нинди эксперимент ясарга була?
  2.  Эксперимент аның фикерен дәлиллиме? Үз фикереңне аңлат.

Бирем түбәндәге уку осталыклары төркемнәрен тикшерә:

- мәгълүмат табу һәм алу;

-  мәгълүматны чагыштырып, тиңләштереп карау;

-мәгълүматны интерпретацияләү(аңлату);

-үз текстын булдыру максаты белән, мәгълүматны тикшерү.

Башлангыч сыйныф укучыларының уку грамоталылыгы дәрәҗәсе аларның  сыйфатлы уку мөстәкыйльлегенә бәйле. Уку грамоталылыгының югары дәрәҗәдә булуы, укучыларның алдагы белем бирү баскычына әзер булуы турында сөйли. Андый укучылар сәнгать һәм мәгълүмати текстларны аңлау һәм бәяләү өчен ярдәмгә инде мохтаҗ түгел.

 Текстларны уртача аңлау дәрәҗәсе уку нигезләрен тулысынча үзләштермәгән укучылар өчен хас. Тексттагы мәгълүматларны уку һәм үз фикерләрен белдерү өчен, алар ярдәмгә мохтаҗ.  

 Текстларны аңлауның түбән дәрәҗәсе укытучы ярдәменнән башка укучыларның үз фикерләрен белдерә алмавын күрсәтә.

3-4 сыйныфларда уку күнекмәләре инде формалаша. Дәреснең эчтәлекле баскычына әдәби әсәр һәм аның мәгънәсе әверелә.

 Укучыларның уку грамоталылыгын ничек үстерергә?

 Уку грамоталылыгы бүген тормышка әзерлекнең иң мөһим параметрларыннан берсе буларак карала.

Универсаль уку гамәлләре арасында уку һәм мәгълүмат белән эшләү аерым урын алып тора.

Укучыларда уку грамоталылыгы формалашмыйча, башлангыч һәм урта мәктәптә уңышлы белем алу мөмкин түгел.

  Баланың хәтерен, аның фикерләвен үстерүдә китапның роле зур.

 Шул уңайдан, балаларның  уку компетентлыгы формалашуында теоретиклар дүрт этапны билгели:

1 сыйныф- әзерлек этабы;

2 сыйныф- башлангыч этап;

3 сыйныф- төп этап;

4 сыйныф- йомгаклау этабы.

Әзерлек этабы:

Тикшерү барышында шул ачыклана: беренче сыйныф укучысының укуга кызыксыну, уку теләге китапны аңлап укыганда, танып-белү мотивлары үсеш алган очракта барлыкка килә.

  Башлангыч этап-укытучы җитәкчелегендә һәм күзәтчелегендә төрле китапларны укып карап, минималь әдәби үсеш һәм көч туплау этабы. Бу этапта хәтер үсешенә аерым игътибар бирелә. Укучылар активлыгын камилләштерү өчен, балалар укыган китаплардан күргәзмә, уку көндәлекләрен алып бару кебек формадан файдаланырга мөмкин.

Өченче, төп этап- мөстәкыйль рәвештә китаплар укый алган, башка басма материаллар туплый алучы чын укучыны характерлый.

 Сәнгать әсәрен иҗади яктан кабул итү тәҗрибәсен туплау өчен, телдән сүз рәсем ясау алымы яхшы нигез булып тора. Аның барышында балалар укыганнарын, образларын һәм картиналарын, текстта сурәтләнгән детальләрне, төс, формаларны гәүдәләндерә.

 Йомгаклау этабы- китап турында алган белемнәре ярдәмендә мөстәкыйль эш итә белүләре. Әлеге этапның максаты-китап укучы балаларның күзаллауларын киңәйтү, анализлау һәм бәяләү күнекмәләрен формалаштыру.

Шулай итеп, уку грамоталылыгын белү дәрәҗәсе - хәзерге заман укучысының мөһим характеристикаларының берсе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Федераль дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның коммуникатив компетенциясен үстерү

Материал Республиканской ПНК "Научно-методическая мысль в Татарстане: достижения, проблемы, перспективы" на базе гимназии №18 г., 2015 г....

Туган тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар

Туган тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар...

Туган тел дәресләрендә уен технологиясен куллану

Укучыларны телне өйрәнүгә кызыксындыру максатыннан тәкъдим ителгән уен технологиясе алымнары...

В.Н.Мещерякова системасын кулланып, туган тел дәресләрендә укучыларның коммуникатив сәләтләрен үстерү

Бүгенге көн таләпләре тел укытучыларыннан яңача укыту алымнарын кулланырга өнди. Шуңа күрә бер төркем укытучылар 2016 нчы елдан башлап уен технологиясенә нигезләнеп төзелгән  В.Н.Мещерякова систе...

В.Н.Мещерякова системасын кулланып, туган тел дәресләрендә укучыларның коммуникатив сәләтләрен үстерү. Презентация.

Бүгенге көн таләпләре тел укытучыларыннан яңача укыту алымнарын кулланырга өнди. Шуңа күрә бер төркем укытучылар 2016 нчы елдан башлап уен технологиясенә нигезләнеп төзелгән  В.Н.Мещерякова систе...