В.Н.Мещерякова системасын кулланып, туган тел дәресләрендә укучыларның коммуникатив сәләтләрен үстерү
материал

Галиева Зөлфия Шамил кызы

Бүгенге көн таләпләре тел укытучыларыннан яңача укыту алымнарын кулланырга өнди. Шуңа күрә бер төркем укытучылар 2016 нчы елдан башлап уен технологиясенә нигезләнеп төзелгән  В.Н.Мещерякова системасын өйрәнә башладык.  Укуыбызның  нәтиҗәсе - без бүгенге көндә үзебез дә шушы системаны кулланабыз һәм тьютор буларак үзебезгә беркетелгән укытучыларга шушы системаны өйрәтәбез.

Скачать:


Предварительный просмотр:

В.Н.Мещерякова системасын кулланып, туган тел дәресләрендә укучыларның коммуникатив сәләтләрен үстерү

Бүгенге көн таләпләре тел укытучыларыннан яңача укыту алымнарын кулланырга өнди. Шуңа күрә бер төркем укытучылар 2016 нчы елдан башлап уен технологиясенә нигезләнеп төзелгән  В.Н.Мещерякова системасын өйрәнә башладык.  Укуыбызның  нәтиҗәсе - без бүгенге көндә үзебез дә шушы системаны кулланабыз һәм тьютор буларак үзебезгә беркетелгән укытучыларга шушы системаны өйрәтәбез.

Уен технологияләре - укучыларның  иҗади активлыгын күтәрүче, күзаллауны үстерүче,телгә кызыксыну булдыручы һәм иң кыска юл белән сөйләмгә алып чыгучы чара. Бу технология галимнәр тарафыннан бик күптәннән өйрәнелә. Бу теманы Лев Семенович Выготский, Алексей Алексеевич Леонтьева, Даниил Борисович Эльконин, Антон Семенович Макаренко үзләренең хезмәтләрендә яктыртканнар. Безнең татар телчеләре арасыннан бу методикны өйрәнүче галимнәрдән Рәшит Фәйзрахманович Ягъфәровны, Фираз Фахразович Харисовны, Светлана Ханиповна Айдарованы  атарга була.

Бүген без сезне В.Н.Мещерякова системасы буенча укытуның үзенчәлекләре белән кыскача гына таныштырып китәсебез килә. Бу система ярдәмендә балаларның комммуникатив күнекмәләре ничек формалаша  соң?   Әлбәттә, алда әйтелгәнчә, бу максатка без уеннарны куллану ярдәмендә ирешәбез. Ләкин бу стихияле уеннар уйнау дигән сүз түгел. Һәр уенның үз максаты, үз урыны бар. Бу уеннар аша укучылар сүзләрне, грамматик структураларны үзләштерәләр.

Уеннарны оештырганда без түбәндәге принципларга нигезләнеп эшлибез:

1.Тел үзләштерүдә табигыйлек юлын сайлау. слайд

Балаларның 7-8 яшькә кадәр сөйләм механизмы тулысынча формалашып бетми, аларда импринтинг(объектның үзенчәлекләрен үзеннән-үзе  истә калдыра алу сәләте) саклана. Бу методика сүзләрне, кагыйдәләрне ятлауга корылмаган. Ул тыңлап аңлау һәм аралашудан башлана.Укучылар  аудиодискка язылган сөйләмне өйдә дә тыңлый алалар. Дәрестә бу сөйләм калыплары уеннар, җырлар, рольле уеннар аша ныгытыла. Аудиодискны тыңлау укучыларга материалны җиңел үзләштерергә ярдәм итә. Без укучыларның хаталарын төзәтмибез, ә һәр әйткән җавапны сөенеп кабул итәбез һәм дөрес вариантны үзебез әйтеп бирәбез, чөнки укытучы гел бала хатасын төзәтеп торса,  балада телгә карата тискәре мөнәсәбәт, каршылык туарга һәм безнең белән аралашу теләген юкка чыгарырга, димәк, без өйрәтергә теләгән сөйләм материалының кулланышка керүенә киртә булырга мөмкин.    Үзләштерелергә тиешле сөйләм калыпларын    кабат-кабат ишетеп, тыңлап, бала сөйләмнең дөрес вариантын үзе үзләштерә.   Дөрестән дә, баланың теле ачылган вакытта үз ана телендә дә ул сүзләрне дөрес әйтми, ә без, әниләр, һәр сүзне шатланып кабул итәбез, аны кабат-кабат әйттереп карамыйбыз, сөйләшә-сөйләшә бала бу хаталарны үзе бетерә.

2. Психологик рәхәтлек, иркенлек принцибы. слайд

Дәресләрдә психологик  рәхәтлек, иркенлек тудыру, чит тел өйрәнүне нәтиҗәлерәк итә. Балалар дәрестә армыйлар, оялмыйлар, үзләрен иркен тоталар, дәреснең башыннан ахырына кадәр кызыксынып, мавыгып эшлиләр. Бала армасын өчен акыл эшчәнлеге хәрәкәтләр белән үрелеп бара, һәр 2-3 минут саен уен һәм биремнәр алышынып тора.   Дәрестә рәхәтлекне саклау өчен укучыларга теләсә нәрсә эшләргә рөхсәт була дигән сүз түгел. Һәр уенның үз кагыйдәләре бар. Безнең дәресләрдә дә катнашучылар кагыйдәләргә буйсына.Укучыларның кызыксынуларын саклар өчен төрле кызыксындыру чаралары кулланыла:

А) Матди кызыксындыру слайд

Һәр дөрес җавап өчен приз яки балл куела. Яки бала киселгән вак рәсемнәр ала, аннары һәр бала ничә рәсем җыя алганы санала, күбрәк рәсем җыя алган бала билгеләнә.

Ә)Үз-үзләрен раслау мотивы.

Балалар ярыш формасында үткәрелгән уеннарда бик теләп катнаша. Мәсәлән, предметларны тасвирлаганда аермаларын әйттерүне ярыш формасында үткәрү. Сыйныф ике командага бүленә. Һәр дөрес җавап өчен команда баскычтан өскә үрмәли.

Б)Эмоциональ  яки мактап кызыксындыру мотивы.

Укучы мактау сүзләрен ишетсә, аңа укытучы белән аралашу да уңай хисләр уята.

В)Өлкәннәргә охшарга тырышу мотивы.

“Кибеттә”, ”Буфетта”, ”Укытучы булу”  кебек рольле уеннарда катнашу укучыларда нык кызыксыну уята. Алар бу уеннарда бик актив, зур теләк белән катнашалар. Үзләрен “олылар” кебек тою балаларга телне өйрәнергә ярдәм итә.

Г)Әхлаклылык мотивы.

Укучыларның кемгәдер кирәкле булу, ярдәм итә алу теләге көчле. Уен барышында җавап бирә-бирә ниндидер җәнлеккә, геройга кыен хәлдән чыгарга ярдәм итү шулай ук кызыксындыру чарасы була.

Д)Танып-белү мотивы. Дәрескә төрле геройлар кунакка килә. Балалар аның кем икәнен төгәл белми. Бу да аларда кызыксыну уята. Кунакларның гаиләләре дә, торган җирләре дә, яраткан әйберләре дә кайвакыт әкияти булырга мөмкин.

3.”Телгә чумдыру” принцибы.  слайд  2 нче чиректән башлап дәресләр бары тик татар телендә генә алып барыла. Алдагы дәресләрдә кайбер нәрсәләргә русча аңлатмалар бирелсә дә, сүзләргә беркайчан да турыдан-туры тәрҗемә бирелми. Яңа сүзләр күрсәтмәлелек, пиктограммалар, хәрәкәтләр ярдәмендә аңлатыла.  Бу укучыларны  сүзләрне тәрҗемә аша түгел, ә ниндидер образ итеп кабул итәргә өйрәтә.

4.Тел чаралары ярдәмендә укучыларның акыл сәләтен үстерү. слайд

Төрле уеннарда, рольле уеннарда катнашу укучыларга балалар коллективында үз урыннарын табарга ярдәм итә. Бик йомык, оялчан балалар да уеннарда актив катнашалар, үзләренә сыйныфташлар арасында дуслар табалар.

5.Минимакс принцибы. слайд

Аз мәгълумат алып, аны һаман саен кабатлау һәм куллану принцибы дип аңлатырга була. Һәр яңа сүз балаларның актив запасына күчерелә.

6.Активлаштыру принцибы. слайд

Кешеләр мәгълуматны кайберсе ишетеп, кайберәүләр күреп ,ә кайберсе  тотып карап кабул итә. Бу системада бу үзенчәлекләр дә исәпкә алына. Укучылар үзләштерәсе материалны күрә дә, ишетә дә, тотып та карый ала.

7.Дәвамчанлык принцибы. слайд Дәрестәге материал һаман саен кабатлана, дәрестән-дәрескә аз-азлап кына өстәлеп барыла.

Алдагы әйтелгәннәргә таянып, шундый нәтиҗә ясыйсы килә. В.Н.Мещерякова системасын кулланып, укучылар беренче дәресләрдән башлап, төрле сөйләм калыпларын үзләштерәләр, үзара уеннарда  аңлы рәвештә аралашалар һәм сөйләм күнекмәләренә ия булалар. Безнең фикеребезчә,  бу методика белән укыту телгә өйрәтүдә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинчелек бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар

Туган тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар...

Туган тел дәресләрендә уен технологиясен куллану

Укучыларны телне өйрәнүгә кызыксындыру максатыннан тәкъдим ителгән уен технологиясе алымнары...

В.Н.Мещерякова системасын кулланып, туган тел дәресләрендә укучыларның коммуникатив сәләтләрен үстерү. Презентация.

Бүгенге көн таләпләре тел укытучыларыннан яңача укыту алымнарын кулланырга өнди. Шуңа күрә бер төркем укытучылар 2016 нчы елдан башлап уен технологиясенә нигезләнеп төзелгән  В.Н.Мещерякова систе...

Татар телен чит тел буларак укыту дәресләрендә телдән һәм язмача сөйләм үстерү алымнары

Татар телен чит тел буларак укыту дәресләрендә телдән һәм язмача сөйләм үстерү алымнары...