Чыгыш "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү
статья по теме

Шакирова Алсу Хамитовна

Чыгыш

Скачать:


Предварительный просмотр:

        Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы

Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе

Доклад

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә диалогик һәм монологик сөйләм

телен үстерү

        Докладны әзерләде:

                                                                                татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                Шакирова Алсу Хәмит кызы

РМО

 Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади эшләү сәләтләрен үстерү, балада чит телне өйрәнүгә теләк уяту,– укытучының төп максатларыннан берсе. “ Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе – мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”, - дип бик белеп әйткән зирәк халкыбыз. Чыннан да, тел дәрьясының гаҗәеп кыйммәтле, хикмәтле хәзинәсен эзли, таба, күрә белергә өйрәтү бик мөһим.

         Тел һәм сөйләм материалын тиешле дәрәҗәдә җиткерә белү, шушы телне билгеләнгән күләмдә өйрәнүгә, белүгә китерә. Укучы алган белемне һәм формалашкан күнекмәләрне төрле аралашу ситуацияләрендә кулланырга сәләтле була башлый. Шулай итеп, өйрәнелә торган телдә информация алу һәм аны тапшыруга бәйле коммуникатив бурычларны хәл итү мөмкинлеге туа.

    Сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре буенча укучылар түбәндәге эшләрне башкара алырлык дәрәҗәдә булырга тиешләр: татарча сөйләгән кешене тыңлап аңлау; үз фикерләреңне сөйләү; үз фикерләреңне язып бирү; язылганны укып аңлау.

     Телне өйрәнүчеләр тел һәм сөйләм компетенциясенә ия булырга тиешләр. Алар:

1) көнкүреш темалары буенча ирекле аралаша алырга, сөйләмне грамматик дөрес төзергә һәм әңгәмәдәшләрнең сөйләмен тулысынча аңларга һәм аның белән ирекле аралашырга ;

2) бирелгән ситуация буенча татар этикетына караган тәгъбирләр кертеп, диалоглар төзи белергә;

3) бирелгән темага үз фикерләрен файдаланып, телдән һәм язмача монологик текст төзи белергә;

4) дәреслектәге диалоглар һәм текстларны тулысынча аңлап укырга ;

5) дәреслектә бирелгән шигырьләрне, монологларны, мәкальләрне, мәзәкләрне русчага тәрҗемә итәргә, мөмкин булса русча эквивалентларын табарга өйрәнәләр.

Кайбер текстларны яттан өйрәнү дә файдалы.

1. Диалогик сөйләмгә өйрәтү һәрбер дәрестә дә булырга тиеш. Барлык лексик-грамматик материал диалоглар һәм аралашу ситуацияләре аша үзләштерелә. Беренче дәресләрдән үк укучылар татар теленә генә хас булган диалогик сөйләм үрнәкләре, аларда кулланылган этикет формулалары белән танышалар.

Һәр дәрестән соң аларның бу төр күнекмәләре арта бара, чөнки үрнәк диалог, аралашу ситуацияләре аша бу эш нәтиҗәле оештырыла.

Үрнәк диалог белән эшләү этабында түбәндәге биремнәрне тәкъдим итәргә мөмкин:

1. Диалогны тыңлагыз. Сүзләрнең әйтелешен һәм репликаларның интонациясен истә калдырыгыз.

2. Диалогны рольләргә бүлеп укыгыз.

3. Диалогны рус теленә тәрҗемә итегез.

4. Тиешле репликаларны өстәп, диалогны укыгыз.

5. Җәяләр эчендә бирелгән сүзләрне тиешле формага куеп, репликаларны укыгыз.

6. Контексттан чыгып, диалогның репликаларын мөстәкыйль рәвештә

тулыландырыгыз.

7. Бирелгән үрнәк буенча яңа ситуатив диалог төзегез.

8. Бирелгән терәк сүзләр белән диалог төзегез.

9. Бирелгән микродиалогларны берләштереп, гомуми диалог төзегез һ.б.

Диалогик сөйләмдә төрле типтагы репликаларны (ачыклау, раслау, инкяр итү,шикләнү, хуплау, исәнләшү, гаҗәпләнү, шатлану, күңелсезләнү, сораштыру, кабатлап сорау һ.б.) дөрес кулланырга, сорау репликага дөрес җавап реплика сайларга,мәгълүматны төгәл хәбәр итәргә, фикерне эзлекле белдерергә өйрәтү — укытучының җитди бурычы. Бу эш адым атлауны хәтерләтә. Бер адым ясауны бер төрле репликаны дөрес куллану мәгънәсендә аңларга кирәк. Шуңа күрә бу этапны диалогны “адымлап төзү” дип атарга мөмкин. Бу очракта диалог төзи белү күнекмәләрен үстерү күнегүләренең түбәндәге төрләрен күрсәтергә мөмкин:

1. Ситуациягә туры килгән репликаларны санап чыгыгыз.

2. Ситуациягә караган сорау, өндәү, тойгы, хәбәр итү репликаларын кулланыгыз.

3. Җавап репликаны тулыландырыгыз (мисал өчен, инкяр итүнең сәбәбен аңлатыгыз).

4. Җавап репликаны башка грамматик калыплар белән белдерегез.

5. Бирелгән микродиалог нигезендә үзегез диалоглар төзегез.

6. Гомуми диалогны, үзегез уйлап чыгарган ситуацияләргә туры китереп, микродиалогларга бүлегез.

7. Диалогик сөйләмне монологик сөйләмгә әйләндерегез.

8. Бирелгән репликаларны диалогта кулланыгыз.

9. Диалогик бердәмлектә куелмаган (әйтелмәгән) җавап репликаларны үзегез куегыз (әйтегез).

10. Репликалардагы фигыль заманнарын үзгәртегез һ.б.

Алда күрсәтелгән үрнәк диалог нигезендә эшләү, диалогны адымлап төзү алымнарыннан тыш аралашу ситуацияләрен киң куллану да нәтиҗәле булырга мөмкин.

Аралашу вакытында укучылар күп төрле лексик-грамматик материалны, реплика төрләрен, сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланырга мәҗбүр булалар. Бу очракта сөйләм эшчәнлегенең төрләре дә үзара тыгыз бәйләнешкә керә.

Бу эштә түбәндәге күнегүләрне кулланырга мөмкин:

1. Терәк сүзләр ярдәмендә рәсемнәр буенча диалог төзегез.

2. Монологик текст нигезендә диалог төзегез.

3. Типик аралашу ситуацияләренә караган микродиалоглар төзегез.

4. Укылган текстның эчтәлеге буенча диалог төзегез.

5. Төрле темага караган ситуацияләр буенча диалоглар төзегез һәм аларны зур Бер диалогка (макродиалогка) — ситуатив-тематик комплекска берләштерегез.

6. Бер темага караган төрле ситуацияләргә нигезләнеп, ситуатив-тематик комплекс (макродиалог) төзегез.

7. Тәкъдим ителгән аралашу ситуацияләре буенча бер әңгәмәдә берничә кешенең сөйләшүен (полилоглар) үткәрегез.

3.Монологик сөйләмгә өйрәтү.

Диалогик сөйләмгә өйрәтү белән беррәттән укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерүгә дә игътибар итәргә кирәк. Моның өчен һәр дәрестә диярлек өйрәнелгән лексик-грамматик материалга нигезләнеп, үрнәк текстлар кулланам. Монологлар төзергә өйрәтү максатыннан, түбәндәге күнегүләрне башкару шарт:

1. Текстның нинди темага караганын әйтегез.

2. Текстның төрен билгеләгез (тасвирлау, хикәяләү, хәбәр итү, фикер йөртү, искә төшерү, диалог, полилог һ.б.).

3. Текстның стилен билгеләгез (иҗтимагый-сәяси, фәнни, фәнни-популяр, әдәби, документаль, гади сөйләм һ.б.).

4. Текстны укыгыз, төп җөмләне табыгыз.

5. Текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирегез.

6. Текстны кисәкләргә бүлегез һәм аларга исемнәр уйлап табыгыз.

7. Текстның төп фикерен билгеләгез.

8. Текстның эчтәлеген ачыклаучы терәк сүзләрне табып әйтегез.

9. Тексттан төп фикерне белдерүче җөмләләрне язып алыгыз.

10. Тактада бирелгән җөмләләрне эчтәлек тәртибендә урнаштырыгыз.

11. План нигезендә текстның эчтәлеген сөйләгез.

12. Тексттагы персонажларның эшләренә бәя бирегез һәм үз мөнәсәбәтегезне белдерегез.

13. Текстның эчтәлегенә караган рәсем буенча хикәя төзегез.

14. Текстның эчтәлеген үз сүзләрегез белән язып бирегез.

15. Текстның эчтәлеген кыскача үз сүзләрегез белән сөйләгез.

16. Текстның нәтиҗәләрен үз сүзләрегез белән дәлилләп әйтегез.

17. Текстның эчтәлегенә туры килгән таныш мәгълүматны өстәп сөйләгез.

18. Өстәмә чыганаклардан файдаланып, текстның эчтәлеген тулыландырып сөйләгез.

19. Укылган текстлардан файдаланып, бирелгән темага бер хәбәр әзерләгез яки “түгәрәк өстәл”гә әңгәмә әзерләгез һ.б.

Монологик сөйләмгә өйрәтү өчен, текстлардан тыш төрле ситуацияләрдән дә файдаланып була.

Хәбәрләмә дәрәҗәсендә монолог төзергә өйрәтү биремнәреннән түбәндәгеләрне куллану сөйләм телен үстерү өчен бик отышлы дип саныйм.

1. Җөмләне тыңлагыз һәм кабатлагыз.

2. Предметны күрсәтегез һәм атагыз.

3. Җөмләне укыгыз, эчтәлеген тулыландырыгыз.

4. Раслау җөмләләрне укыгыз, дөрес түгелләрен аерып күрсәтегез.

5. Дустыгызның үтенечен тыңлагыз һәм җавап бирегез.

6. Укытучының боерыкларын тыңлагыз, башкарыгыз һәм әйтеп бирегез.

7. Укытучының фикере белән килешүегезне белдерегез.

8. Дустыгыз белән килешмәгез.

9. Билгеле бер нәтиҗәгә килүегезне әйтегез.

10. Игътибарлы булуы, ярдәмчеллеге, кунакчыллыгы, изге теләкләре өчен дустыгызга рәхмәт белдерегез.

11. Дусларыгызның сезнең белән килешү-килешмәүләрен ачыклагыз.

12. Үзегезнең тәкъдимегезне белдерегез.

13. Нәтиҗә ясагыз.

14. Дустыгызның эшенә бәя бирегез.

15. Сораулар белән мөрәҗәгать итегез.

16. Үзегезнең фикерегезгә карата комментарийлар бирегез һ.б.

Синтаксик бөтен дәрәҗәсендә монологик сөйләм үстерү түбәндәге биремнәрне үз эченә ала:

1. Бирелгән схема нигезендә монолог төзегез.

2. Бирелгән җөмләләрне логик эзлеклелектә урнаштырыгыз.

3. Бирелгән сүзтезмәләр нигезендә монолог төзегез.

4. Терәк сүзләр ярдәмендә хикәя төзегез.

5. Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләгез.

6. Фатирыгызны (авылыгызны, шәһәрегезне ...) тасвирлагыз.

7. Укылган мәкальне ситуация ярдәмендә аңлатыгыз.

8. Әйтелгән фикернең дөреслеген исбатлагыз.

9. Булган вакыйгага карата мөнәсәбәтегезне белдерегез.

10. Укылган текстның ахырын уйлап бетерегез.

11. Куелган сорауларга киңәйтелгән җаваплар бирегез.

12. Бирелгән ситуация буенча монолог төзегез һ.б.

Текст дәрәҗәсендә укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерүгә игътибар аеруча зур булырга тиеш, чөнки бу очракта гына алар теге яки бу темага карата эзлекле рәвештә фикер йөртергә, мөнәсәбәтләрен белдерергә, бәя бирергә, дәлилләргә өйрәнәләр. Татар телен гамәли белүнең төп күрсәткече дип укучыларның сөйләм теле санала. Аларның сөйләмен текст дәрәҗәсендә оештыру өчен, билгеле бер биремнәр кулланыла. Алар түбәндәгеләр:

1. Тәкъдим ителгән темага план нигезендә хикәя төзегез.

2. Бирелгән темага синтаксик схема нигезендә монолог төзеп сөйләгез.

3. Бирелгән тема турында терәк сүзләр ярдәмендә сөйләгез.

4. Диафильмның эчтәлеген сөйләп бирегез.

5. Өйрәнелгән мәкальләргә комментарийлар бирегез.

6. Әйтемнәргә нигезләнеп, хикәя төзегез.

7. Әңгәмәдәшләрнең фикерен исәпкә алып һәм үз мөнәсәбәтегезне белдереп, ситуация буенча хикәя төзегез.

8. Диалогик сөйләмнең эчтәлеген монологик формада сөйләгез.

9. Бирелгән тема буенча инша языгыз.

10. Аралашу ситуациясе буенча монологик сөйләм үрнәге төзегез.

11. Үткән вакыйгалар турында киңәйтелгән хикәя языгыз һ.б.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк ки, укучыларның монологик сөйләме түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш: фикер эзлекле белдерелергә, төп фикер ачылырга һәм темага туры килергә, фикер грамматик яктан дөрес булып, сөйләмдә билгеле бер темп сакланырга тиеш.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, укыту процессында укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү телдән оештырыла, ә язма сөйләм телне тагын да тирәнрәк белүне сорый, чөнки укучыларның язу күнекмәләре дә тиешле дәрәҗәдә үсеш алган булырга тиеш. Татар телен өйрәнүне тәмамлаганда, укучылар язма рәвештә дә үз фикерләрен белдерергә күнеккән булырга тиешләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү турында фәнни эш. Ул сөйләм телен үстерүнең әһәмиятен, алымнарын, иҗади сөйләмне, сочинение язу  методикасын, карти...

Мастер-класс. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” (район күләмендәге семинар)

Мастер классымның  максаты: укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  телен үстерү,төзек  сөйләмне  булдыру. Монда тавышландыру  алымы ярдәмендә укучылар  җөмләләр төзил...

Презентация. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”

Презентациядә   мастер-классның  барышы  бирелә.Монда  тавышландыру  алымында  нинди  этаплар  кулланылганы  күрсәтелә....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү...