"Әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр (омонимнар)"темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс) на тему

Шайхиева Гелюся Салихзяновна

"Әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр(омонимнар)"темасы буенча дәрес эшкәртмәсе (кабатлау  дәресе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл omonimnar.docx20.35 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Основная общеобразовательная татарско-русская школа №134» Авиастроительного и Ново – Савиновского районов города Казани РТ

Тема: Әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр (омонимнар)

Төзүче : Шайхиева Гелюся Салихзяновна

Тема: Әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр сүзләр(омонимнар)

Максат: 1.Сүзләрнең эчке мәгънәсе, бәйләнеше белән таныштыру

               2. Туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну уяту

               3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү

Җиһазлау: презентация өчен  ноутбук,  интирактив такта; сүзлекләр: “Русско- татарский, татарско- русский”, “Омонимнар сүзлеге”

                                  Дәрес барышы

I.Оштыру өлеше.

Дәрес “Туган тел”җыры белән башланып китә.

- Укучылар, бездә бүген кунаклар бар. Алар безгә татар җырын ишетеп килгәннәр. Әйтегез әле, сез нинди җыр ишеттегез? Җырның сүзләрен кем язган?(җаваплар тыңлана)

II.Узган дәрес материалын искә төшерү.

1.Сүз төркемнәре буенча тикшерү

Чүпрәкләр,яулыклар җыелып беткәч, бөтен авыл халкы- хатын кызы, бала-чагасы балыкка төштеләр. Көрәшләр, күңелле узышлар башланды.(Г.Тукай “Исемдә калганнар”)

-Исемнәр нинди сорауга җавап бирә?(исемнәрне табу)

-Фигыльнең сораулары нинди? (фигыльләрне табу)

-Сыйфатларның сораулары нинди? (сыйфатларны табу)

2.Антоним һәм синонимнарны искә төшерү(туп белән уен формасында)

а)Ак-кара                       җылы –салкын          тирән- сай              зур- кечкенә

Көн- төн                     уң- сул                        яңа- иске                тар- киң

Көчле- көчсез          якты- караңгы             каты- йомшак      аз-күп          

Озын- кыска              юмарт- саран            яхшы- начар        чиста-пычрак

б)Матур- чибәр,сылу, күркәм, нәфис, зифа

   Эссе- кайнар,кызу

Иптәш- дус, ахирәт,сердәш

Чиста- пакь, саф, керсез

III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

1.-Укучылар, без бүген яңа тема белән танышабыз.Ул бик кызыклы һәм мавыктыргыч. Теманың  исеме ребус эчендә яшерелгән. Хәзер сезгә шушы ребусны чишәргә кирәк булачак.(экранда йомгак, он тутырылган капчык, имән агачы рәсеме+ күплек сан кушымчасы )

- Нинди тылсымлы сүз килеп чыкты?

-Омонимнар.

- Татар телендә күп сүзләр бертөсле язылышлы, әйтелешләре дә бертөрле, ләкин мәгънәләре төрле- төрле. Андый сүзләрне омонимнар дип йөртәләр.Омонимнарны “Омонимнар сүзлегеннән дә карап була”(сүзлекне күрсәтү)

- Ә хәзер сүзлектән дә карап алыйк әле.(сүзлек белән эш итү)

Омонимнар-аваздаш сүзләр, ягъни бертөрле исем дигәнне аңлата.

2. Дәреслектәге  күнегүне эшләү.

-Нинди сүзләр омоним булып килде?

-Тиен- акча(монета), тиен- урманда яшәүче җәнлек(белка)(экранда рәсемнәре күрсәтелә)

3.Кагыйдәне дәреслектән уку.

4. Ял итеп алу.

 Бер,ике- без бастык.

Чат-чат итеп кул чаптык.

Аякларны  бер урында

Тып-тып- тып итеп бастык.

Утырдык, кабат бастык

Чат-чат итеп кул чаптык

Аякларны  бер урында

Тып-тып- тып итеп бастык.

 Инде бераз хәл алдык,

Тыныч кына утырдык.

IV. Яңа теманы ныгыту.(экранда сүзләр чыга,укчылар үзләре әйтәләр,аннары дөреслеге тикшерелә)

1.Көзге(исем)- зеркало             көзге(сыйфат)-осенний

Җәй(исем)- лето                     җәй (фигыль)-урынны җәй

Басма (исем)-мостик            басма(фигыль)-  не наступай

Кара (сыйфат)- чёрный         кара (фигыль) –смотри

Көтү (исем)- стадо               көтү(фигыль) –ждать

Йөз(исем)-лицо                     йөз (фигыль)-плыви

2. Дәреслек белән эш итү.

- Күнегүдән омонимнарны табып язарга.

Салават – кеше исеме

Салават- радуга

Көтүче сумкасы-пастушье сумка( үсемлек, дару үләне)

3. Әхмәт Исхак, Шәүкәт Галиев шигырьләреннән омонимнарны табып, мәгънәләрен ачыклау.

- Омонимнар матур әдәбиятта бик үзенчәлекле, стилистик чара булып йөриләр. Сүз уйнатулар барлыкка китерәләр. Ә.Исхак, Ш.Галиев кебек язучыларыбыз омонимнардан бик оста файдаланып, шигырьләр иҗат иткәннәр. Без шуларны карап китик.

а)Исхак та чаба,                         б) Фәридә бара суга

Мисбах та чаба.                             Галәви кирпеч суга

Берсен  зурлыйлар,                        Миңлекәй печән чаба

Берсен хурлыйлар.                         Әхмәди   утын яра

Исхакта чалгы-                               Хөршидә бәйли яра (Ә.Исхак)

Болында чаба                              г) Күлмәгенә төшкән тап,

Ә Мисбах бушка                          Кай җиреңдә- эзләп тап!

Урамда чаба.(Ш.Галиев)             Тамызгансың бит кара

в) Ракета белән очканын              Әнә алдыңа кара! (Ә.Исхак)

   Күргән Рәшит төшендә

  -Бүлдерделәр төшемне,ди,

   Иң кызыклы төшендә (Ә.Исхак)

4. Экранда  язылган омоним сүзләр белән җөмләләр төзү.(уңышлы булган җөмләләрне дәфтәргә язу)

Күркә- нарат яки чыршы күркәсе(шишка)

Күркә- индек(кош)

Йөз –бит (лицо)

Йөз- санау берәмлеге (сто)

Йөз- хәрәкәт (плыви)

Төш – көн уртасы (обед)

Төш-  төш күрү (сон)

Төш – билгеле бер урын (место)

Төш –өстән аска таба хәрәкәт

Төш –җимеш орлыгы (косточка)

Төш – атом төш коралы (ядерное оружие)

5. Омоним сүзеннән сүзләр төзеп әйтү (он,ми,мин...)

V. Йомгаклау

1.- Укучылар, без бүген нинди яңа тема белән таныштык?

- Омонимнар дип нинди сүзләргә әйтәбез икән?

2. Өй эше бирү (омонимнар белән җөмләләр төзеп килергә)

3.Билгеләр кую


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасы буенча контроль дәрес.

Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен....

Өчпочмак темасы буенча "Бәхетле очрак". уен- дәрес

Темаларны үзләштерүне уен- дәрес формасында төрләндерергә мөмкин....

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

Татар теле буенча ФГОСка нигезләнеп эшләнгән "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәрес 3Б сыйныфында бирелде.Дәрес үстерелешле укыту методикасына нигезләнеп төзелде.Дәрес проблемалы сорау белән башланып китә.Укучылар дәрестә анализлыйлар, чагыштыралар, иң мөһимен аерып чыгарала...

6 класс - Вакланмасы буенча сан табу темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәрес планы.1.Оештыру моменты.2.Актуальләштерү.3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.4.Яңа дәрес материалын аңлату.5.Яңа дәрес материалын ныгыту.6.Физкультминут.7.Мөстәкыйль эш.8.Дәресне йомгаклау.9.Өй эш...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....

2 нче сыйныф буенча татар теленнән "Тамырдаш сүзләр " темасы буенча презентация

Тамырдаш сүзләр темасы буенча презентация. Укучылар өчен файдалы тест....