Мастер - класс на тему :"Ана хакы"
методическая разработка на тему

Халилова Сириня Айниятулловна

Мастер - класс  на тему :"Ана хакы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass.docx30.4 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Чүпрәле муниципаль районы

Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе

Мастер – класс фрагменты

C:\Users\сирка\Pictures\шк2.jpg

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халилова С. А.

Тема: Әмирхан Еникинең  «Әйтелмәгән васыять»  әсәрен өйрәнү барышында интенсив белем бирү методының  концепт  алымын куллану.

     Илебездә зур тизлек белән барган үзгәрешләр мәгариф системасына да кагылмыйча калмый билгеле. Искергән, нәтиҗәсез алымнар нәтиҗәлерәкләре белән чиратлаша. Без, укытучылар да, бу өлкәдә азмы-күпме тәҗрибә тупладык шикелле. Бүген мин Сезгә интенсив белем бирү методының концепт алымына  нигезләнеп мастер- класс  үрнәге  күрсәтәчәкмен.  Бу алымның үзенчәлеге нидән гыйбарәт сон? Минималь вакыт аралыгында максималь белемнәр туплау – бу  технологиянең асылын тәшкил итә (латин теленнән кергән сүзнең аңлатмасы – “тиз һәм нәтиҗәле итеп” дигән сүзтезмәне китереп чыгара).

    Бу терминның асылына төшенү өчен мин Сезгә бер эш тәкъдим  итәм. Тактага игътибар итик әле. Анда чиста дигән сыйфат язылган.

  • Чиста – ул нинди? (җаваплар тыңлана)
  • Әйе, рәхмәт.Чиста  ул,  гомумән әйткәндә,  пакъ, керсез, пычранмаган.
  • Хәзер без төркемнәрдә эшләрбез. Сезнең алдыгызда чиста сузе язылган битләр. Сез ул битләрдә чиста сүзе белән еш очрый торган исемнәрне янәшә куеп язарсыз (мәсәлән, чиста савыт, чиста күңел)
  • Эшлибез(вакыт бирелә). Укучылар җавабы: чиста күк, чиста һава, чиста тавыш, чиста юл, чиста идән, чиста су, чиста алтын һ. б.
  •  Хәзер биремне авырлаштырам. Сезгә модель тәкъдим итәм. Буш түгәрәкләр эченә күңеле чиста булган кешегә хас сыйфатларны, ягъни синоним вариантларын  язарга кирәк булачак.
  • Укучылар җавабы: намуслы, вөҗданлы, саф күңелле, эчкерсез,изге, шәфкатьле, мәрхәмәтле, һ. б.
  • Афәрин, Сез булдырдыгыз. Ә хәзер миңа игътибар итегез. Минем кулымда кәгазь. Ул нинди?
  • Укучылар җавабы: стандарт, ак, чиста, бозылмаган, җайлы, А4 форматында, җиңел, дүртпочмаклы, һ.б.
  • (Укучылар күз алдында кәгазь бөгәрләнә) Ә бу кәгазь чистамы???
  • Укучылар җавабы: чиста, тик бөгәрләнгән.
  • Ә барыбер чиста булсын өчен ул тигез булырга тиеш.
  • (Укучылар алдында кәгазь урталай ертыла) Бу кәгазь чистамы???
  • Укучылар җавабы: чиста, тик ертылган.
  • Ә барыбер чиста булсын өчен ул ертылмаган  булырга тиеш.
  • (Укучыларга төсле кәгазь тәкдим ителә) Бу кәгазь чистамы???
  • Укучылар җавабы: чиста, тик кызыл.
  • Әйе, бу турыда бик озак сөйләп булыр иде, тик вакытыбыз чикле. Әйдәгез, хәзер бу алымны практикада ничек куллануыбыз турында сөйләшер өчен вакыт җитте.
  • Бүген мин Сезне ана хакы, ана васыяте, балаларның ата-ана алдындагы бурычы турында чын күңелдән сөйләшүгә чакырам.  Бу тема кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яши, ләкин соңгы елларда әлеге мәсьәлә аеруча кискенләште, тискәре вакыйгалар кешеләрнең күңелләрен тупасландырды, җирдә шәфкатьсезлек, кешелексезлек, рәхимсезлек артты.  Бүгенге әңгәмә өчен мин  Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять”  повестен алдым.

-Әсәрнең төп герое кем? Аның хакында исегездә нәрсәләр калды?

Җаваплар тыңлана:

-Әсәрдә төп герой-Акъәби. Аның чын исеме Акбикә була.Кыз чагында- Аксылу, кияүгә чыккач-Аккилен, аннары –Акҗиңгә, ә картайгач Акъәби дип йөртәләр аны. Аның бөтен гомере Юлкотлы авылы халкы күз алдында үткән. Ул гомере буе ак ,пакь күңелле булган. Шуңа күрә авыл халкы аңа җисеменә хас матур исем биргән. (ак кәгазь)

-Карты белән бергә яшәгәндә. Әби ялгызлыкны сизми, әмма карты бакыйлыкка күчкәч, әби бөтенләй ялгызы кала. Балаларын көтеп, елларын, айларын уздыра. Билгеле, әби балаларын бик ярата, алар белән горурлана, кайтмасалар, эшләре күптер, хөкүмәт кешеләре бит, дип үз-үзен юата. Аңа нәрсәдер җитми:  

- Акъәби еллар узган саен боега бара. Моның сәбәбе нәрсәдә икән соң?

(йомарланган кәгазь)

Шәһәр тормышы белән яшәгән балалар әкренләп туган авылдан ,туган туфрактан бизә. Акъәби дә балалары белән арасы ераклашуын сизеп бик борчыла, аларны сагына. Шәһәр белән авыл арасы 120 км гына булса да, дөньяның әллә кайсы почмакларына барып йөрүче уллары һәм кызлары әниләре янына бик сирәк кайталар. Ялгызлыктан газапланган карчыкның кулына акча тоттырып бурычыбызны үтәдек дип, тыныч кына яши бирәләр. Акъәбинең картлыгы җиңә, ул ныклап авырый башлый.

Укытучы:

-Авыргач, ни өчен соң ул тиз арада балаларын чакыртмый? Аңа нәрсә комачаулый?

Җавап:

-Башта авыруы турында балаларына белдерәсе килми.  Шулай да күршеләре һәм авылның бригадиры әбинең балаларына хәбәр бирә. Кызы Гөлбикә, кияве кайтып әбине шәһәргә, врачларга күрсәтергә дип алып китәләр. Гомер иткән нигез, картының кабере ялгыз кала.

Сорау:

-Акъәби нәрсәләр турында уйлана, аны нинди уйлар борчый, балаларына нәрсә әйтергә тели? (йомарланган кәгазь)

-Әби авылны, аның кешеләрен, яшьлек хисләрен сагына. Ул үзенең соңгы көннәре якынлашуын сизенә. Аны иң нык борчыган нәрсә- үлсәм, мөселманча күмәрләрме икән дигән уй. Гомере буе дингә тугрылыклы булган, аның кануннарын төгәл үтәгән, балаларын да үзе үрнәгендә тәрбияләгән карчыкның күңелен шик корты кимерә. Хәле бар чагында, барысы турында да бәйнә-бәйнә сөйләп калырга тели ак күңелле әби. Аның бит  үлемтеккә дип  хәстәрләгән кәфенлеге ,сөлгеләре, акчалары бар. Ләкин алар авылдагы сандыкта калды. Ул балаларының  үлгәч үзен мөселманча итеп соңгы юлга озатуларын тели. Бары шул гына.Өстәп әле аның балаларына, оныкларына дип саклап торган истәлекле киемнәре, затлы бизәнү әйберләре бар, аларның һәрберсен атап әйтеп калдырасы килә. Ә балаларының тыңларга вакытлары юк, алар каядыр ашыгалар, ашыгалар, ашыгалар... Әбинең соңгы көннәре якынлаша, ул тыныч кына, сабыр гына үлемен көтеп ята. Күңелендәге өмет чаткысы сүнеп бетмәгән әле, хәле  җиңеләюгә, кызын янына утыртып , тагын үзенең соңгы сүзен, соңгы васыятен әйтеп калырга ашыга. Инде кызы әнисенең сүзен тыңлап бетерер, әнисенең васыятен үтәргә сүз бирер дип өметләнә укучы җаны. Акъәби дә тыныч күңел белән фани дөньядан бакыйлыкка күчәр, дип көткәндә, юк шул, кызы тагын сәбәп табып әнисе яныннан торып китә. Васыять әйтелмичә кала, әби аны үзе белән кабергә алып китә.

-Сезнеңчә, балалар нәрсә эшләргә тиеш иделәр?

-Минемчә, алар беренчедән, җыелып, җитди итеп сөйләшергә , ничек кенә булмасын, әниләренең сүзен тыңлап бетерергә, анага борчылырлык урын калдырмаска тиеш иделәр. Бигрәк тә кызлар әниләргә якын, әни җанлы буырга тиеш,  дип уйлыйм мин. Әгәр дә әбине мөселманча итеп, бөтен шартын китереп җирләсәләр, үзләренә дә рәхәт, күңелләре тыныч булыр иде. Балалары аны авылга алып кайтып, әтиләре янына күмәргә тиешләр иде. Әниләренең сүзен берәрсе булса да тыңлап бетерсә, мондый рәхимсезлеккә бармаслар иде. Ә бит алар әтиләре алдындагы бурычларын  да  үтәмәгәннәр, хәтта аның каберен дә белмиләр. Акъәби уйлаганча әйтсәк, “Машиналар сатып алырга хәлләреннән килә, әтиләренең каберенә бер таш яздырып куярга хәлләреннән килми”.

-Балаларның кыланмышлары бездә авыр хисләр уята. Адәм баласы укып кына , зур уку йортлары тәмамлап кына чын кеше була алмый икән шул әле. Кеше дигән исемне йөртәсең икән, син иң беренче кешелекле, шәфкатьле, миһербанлы булырга тиешсең. Әби шулай ук ялгызмыни соң? Аның күңелен аңларлык, аның белән чын күңелдән сөйләшерлек кешеләр булмады микәнни янында?

Укытучы:

-Ә бүгенге көндә ялгыз гомер кичерүче аналарның язмышы ни хәлдә? Акъәби язмышына дучар булган картлар турында ишеткәнегез юкмы? Акъәбинең улы яки кызы урынында булсагыз, сез нәрсә эшләр идегез?

Укучыларның чыгышлары.

Мастер- классны йомгаклау өчен йомарланган һәм ертылган кәгазь битләрен башлангыч халәтенә китерү бурычы куела. (ертылган бит ябыштырыла, бөгәрләнгән бит турайтыла. Тик! Бит өстендә калган сырлар Акъәби алдында үтәлмәгән бурыч икәне искәртелә)

Йомгаклау сүзе.

-Әйе, Әмирхан Еники безгә бу әсәре белән кешеләрнең күңелләре тупаслануын, җир йөзендә мәрхәмәтсезлекнең тамыр җибәрүен 1965 нче елда ук искәрткән. Аналар алдында барыбыз да бурычлы.Без әле аны аңлап бетермибез. Ә элегрәк кешеләр ярлы яшәсәләр дә, күңелләре бай, ата-анага хөрмәте зур булган. Уллары булган ата-ана һич тә ялгызлык кичермәгән, чөнки малай кеше әти-әнисен карарга, төп йортта калырга тиеш булган. Балалар ата-ана каргышыннан курыкканнар. Бер генә мисал китерәм. Халкыбызның “Сак-Сок” бәете мәдрәсә дәреслеге булып торган. Ә анда сүз ана каргышы алган бәхетсез балалар бурында бара. Шушы әсәрне  халкыбыз көйгә салып укыган, ятлаган,балалар күңеленә сеңдергән.Мин сезгә аның кайбер юлларны гына укып китәм. Минемчә, әсәрнең әһәмияте бүгенге көндә әйтеп бетергесез. Аны укып чыккан кеше һичкайчан ата-анасы алдындагы бурычын онытмас, дип уйлыйм мин.

Хөрмәтле коллегаларым! Чыннан да, без бүген сезнең белән күтәргән мәсьәлә бик әһәмиятле. Бу сөйләшүне  балалар  күңеленә  җиткерә  алсак, мин бик шат булыр идем.  Илдә бәхет күрмәгән меңләгән аналар Акъәби кебек кадерсез булмасыннар иде!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс Тема «Организация исследовательской деятельности на уроках русского языка и внеурочной деятельности как средство формирования познавательной активности обучающихся»

Тема   «Организация исследовательской деятельности на уроках русского языка и внеурочной деятельности как средство формирования познавательной активности обучающихся»Цель мастер - клас...

Разработка занятия по образовательной программе "Страна Мастеров", на тему :"Панно "Рябина"

Конспект учебного занятия "Панно "Рябина" для обучающихся младшего школьного возраста (для детей первого года обучения). На изучения данной темы занятия в образовательной программе "Страна Мастеров" о...

"Книга мастеров" (классный час)

Методическая разработка по профессиональной ориентации в 3-4 классах....

Презентация "Судьба Мастера и тема искусства в романе "Мастер и Маргарита"

Презентация к конспекту урока"Судьба Мастера и тема искусства в романе "Мастер и Маргарита"....

Методическая разработка Мастер-класса Тема: «Мастер-класс «Антивирусинка»

Описание: Превосходным материалом для творчества является фоамиран. Из него можно сделать огромное количество оригинальных поделок. В этом мастер классе  я  расскажу: как сделать ...

Выступление на районном мероприятии "Разные дети-равные возможности" на тему " Лайф хаки от педагогов коррекционных групп"

Вопрос организации развивающей предметно-пространственной среды (РППС) ДОУ на сегодняшний день стоит особо актуально. Это связано с введением Федерального государственного образовательного стандарта д...