“Әби-бабайларның туган җире оныкларга кадерлеме?” Әмирхан Еникиның «Туган туфрак» хикәясеннән өзекләр.
методическая разработка (6 класс) на тему

Насыбуллина Рушания Фандусовна

Предмет: «Туган туфрак» әсәрен уку, аңлау, автор Ә.Еники турында мәгълүматлы булу, әсәрдән өйрәнгән тропларны, символик образларны таба белү;  аңлап йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту; укытучы ярдәмендә план төзү күнекмәләрен булдыру.

Метапредмет:  план төзи белү,

Танып-белү: әдәби әсәр буенча һәм тормыштан алган күренешләргә, хис-кичерешләргә нигезләнеп, сорауларга җавап бирү.

Коммуникатив: үз фикерләрен телдән җиткерә белү.

Регулятив: үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү, укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

Шәхси: өлкән буынга ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү; активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse.docx34.68 КБ

Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты дәресенең технологик картасы.

Автор

Насыбуллина Рушания Фәндүс кызы

Фән

Татар әдәбияты

Сыйныф

6 сыйныф, рус төркеме

Тема

Әби-бабайларның туган җире оныкларга кадерлеме?

Теманың эчтәлеге

Әмирхан Еникиның «Туган туфрак» хикәясеннән өзекләр

Дәрес тибы

Яңа материалны  өйрәнү

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет: «Туган туфрак» әсәрен уку, аңлау, автор Ә.Еники турында мәгълүматлы булу, әсәрдән өйрәнгән тропларны, символик образларны таба белү;  аңлап йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту; укытучы ярдәмендә план төзү күнекмәләрен булдыру.

Метапредмет:  план төзи белү,

Танып-белү: әдәби әсәр буенча һәм тормыштан алган күренешләргә, хис-кичерешләргә нигезләнеп, сорауларга җавап бирү.

Коммуникатив: үз фикерләрен телдән җиткерә белү.

Регулятив: үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү, укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

Шәхси: өлкән буынга ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү; активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү.

Предметара бәйләнеш

Әйләнә – тирә дөнья, рус теле

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш

Дәреслек.

Татар əдəбияты 6нчы сыйныф. Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина.Рус телендə тɵп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен ɵйрəнүче укучылар  ɵчен.) Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты 2014. (1 нче кисәк, 81—88 нче битләр), эш дәфтәрендә 23—25 нче битләр.

Җиһазлау

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран (такта), Ә.Еникинең тормышы, иҗаты турында презентация, слайдларда авыл күренешләре.

Дәрес этаплары

Укытучы һәм укучы эшчәнлегенең эчтәлеге

Планлаштырылган нәтиҗәләр

I. Оештыру моменты. Төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

– Кыңгырау шалтырады һәм тынып калды, ул безне чакыра кая?...

  • (ДӘРЕСКӘ)
  • Хәерле көн укучылар! Мин сезгә сәлламәтлек, яхшы кәеф һәм бүген дәрестә уңышлар телим.
  • Рәхмәт...

Дәрестә үз- үзеңне дөрес тоту һәм аралашу кагыйдәләрен искә төшерү,аларны үтәү

(Коммуникатив УУГ)

 

II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

III. Уку мәсьәләсен кую.

 - Укучылар, без узган дәрестә кайсы язучының иҗаты белән таныштык? Аның нинди әсәрен укыдык?

 1. Әмирхан Еникинең «Туган туфрак» әсәрендә Каракош авылының кешеләрен һәм табигатен ничек тасвирлый? (Эш дәфтәрләрендә бирелгән таблица буенча өй эшләрен  парларда тикшерү )

 2.   Җөмләләр «Туган туфрак» хикәясе эчтәлегенә туры киләме? « + » яки «—» тамгасы куелган биремнәне фронталь тикшерү.

□ Клара да, бабасы да шәһәрдә яшиләр.

□ Клараның бабасы авылда яшәгән.

□ Клара Каракош дигән шәһәрдә яши.

□Клараның бабасы сиксән яшьтә үлә.

□ Клара авылга кайтырга бик ярата.

□ Бабай: «Каракош авылы бик матур, кешеләре яхшы», — дип сөйли.

□ Клараның бабасы Каракош авылын бик сагына иде.

□ Клараның әтисе, әнисе Каракошка еш кайталар.

□ Бабай Каракош авылын «туган туфрак» дип әйтә.

□ Бабасы үлгәч, Клара авыл турында уйламый.

□ Бабасы үлгәч, Клара Каракош авылына кайта.

3. Сорауларга кыскача җавап алу:

Сезнең бабаегыз бармы?        Ул кайда яши? (Алар кайда яшиләр?) Апарның туган җирләре кайсы авыл?  Сезнең ул авылда булганыгыз бармы? Сезнеңчә, ул авыл нинди?

Проблемалы сорау кую: сез ничек уйлыйсыз, Клара бабасының яратып сөйләгән туган авылына кайтырмы? Алга таба вакыйгалар ничек барыр дип уйлыйсыз?(Укучыларның җаваплары тыңлана)

     Нәтиҗәле һәм эзлекле җавап бирә белү.

 (Регулятив УУГ).

Дөрес сөйләм төзү, иптәшенең җавабын бәяли белү. (Регулятив УУГ)

 

  • Димәк, дәрестә нәрсә өйрәнербез икән?  (Укучылар җавабы)
  • Шәһәр кызы Клара бабасының ,гаиләнең төп нигезен ничек күрер? (Туган туфрак аның күңелендә нинди хисләр уятыр?) Туган нигезне кайтып карау аңа нәрсә бирер?
  • Укучылар, бу сорауларга җавапны әсәрнең алда бирелгән бүлекләрен укып белербез.

 Үз фикереңне  әйтә,аңлата белү (Предмет )

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

 

V. Теманы өйрәнү

Яңа текстны укырга әзерләү: сүзлекчә белән эшләү (дөрес әйтелешне тыңлау, кабатлау, тәрҗемә итү — башта үзләре уйлаганча, аннары дөреслеген тикшерәләр яки тәрҗемәсен китаптан карыйлар).

1.Хикәянең яңа бүлеген уку өчен сүзлек белән танышыйк:

искергән, тузган — изношенный, старый

 түбәләренә — на крыши

 мүк — мох

бүрәнәләр — брёвна

 караеп беткән — стемнел

 яшькелт-зәңгәр — зелёно-голубое

 карасу төшкән күзләрдәй — как бельмо на глазу

 ятсыну — чуждаться

 шомлану — тревожиться, опасаться

 тузып, череп, юкка чыгып — устарел, загнил, исчез

 мактаулы — хвалёный, расхваленный

киртләч-киртләч — утёсистый,

ак маңгайлы текә таулар — здесь: крутые горы соснежными вершинами

 аркылыга-буйга сырлап — вдоль и поперёк

 боек — грустный

чуар — разношёрстный, пёстрый

 ишелергә торганнары — полуразрушенные

үткән тарихын — прошлую историю

 куак — куст шомырт

 черёмуха миләш агачы — рябина.

  1. Яңа сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү
  2. Яңа текстны тыңлау (тәрҗемәсез, анализсыз гына, аудио язмада тыңлау; укучылар китаптан күзәтеп баралар).

Сәнгатьле уку, төп сорауга җавап бирә белү. (Предмет)

Дәреслек, сүзлек белән эшли белү. Җавапны, кирәкле мәглуматны таба белү. (Танып белүУУГ)

Тыңлап аңлау күнекмәсе булдыру.

(Регулятив УУГ)

ФИЗМИНУТ

Чылбыр буенча уку.

  1. Тагын бер тапкыр укыгыз әле һәм истә калдырыгыз, без нинди танылган язучының нинди әсәреннән өзек укыйбыз?
  2. Хәзер һәр абзацларны бүлеп укыйбыз, гади сорауларга җавап бирәбез.

            7.Җөмләләрне дәвам итегез.

Клараның бабалары нигезендә йорт юк, чөнки...

Клараның бабасы шәһәргә киткән, чөнки....

Клараның бабасы нигезне күрсә, елар иде, чөнки....

8.Дәреслектәге сораулар һәм биремнәрне үтәү: укучылар үз фикерләрен башта русча әйтергә мөмкин, аннары татарча әйтәләр.( Дәреслекнең 84 — 85 нче бит) Клара авылны карап йөри. Авыл нинди?Дәреслектән җөмләләр табыгыз.

Яшьләр Кларага авылны күрсәтәләр. Клара авылның кайсы урыннарында була? Хикәянең бу өлешенә план төзеп языгыз. Төркемнәрдә эш

        План

1.         

2.        

3 .        

4 .        

5 .        

Телдән сөйләм туплап җавап бирү күнекмәсе булдыру. Сөйли  һәм башкаларның фикерен тыңлый белү.

(Коммуникатив УУГ) Сәнгатҗле уку,мөһим урыннарны таба, билгели белү,сорауга төгәл җавап бирә белү (Предмет).

Дәреслектән, тормыштан алынган белемнәрне таба,эзли белү.Эшнең, биремнең эзлеклелеген билгеләү.

(Шәхси,Регулятив УУГ)

Фикерне телдән әйтә белү,иптәшләреңнең җавапларын аңлау,контрольгә алу.

(Регулятив УУГ)

Төркемдә эшли белү

VI 1.Яңа теманы үзләштерү һәм ныгыту

VII. Рефликсия

VIII.1. Өй эше. (дифференцияле).

2.Билгеләр кую.

        1. Әсәрдәге символик образларны табарга тырышу (укучылар өчен авыр, бергәләп эшләргә кирәк).

а) Туган туфрак (нигез) — үткән белән бүгенгене тоташтыра, дәвамчылык.

ә) Бабасы сагынган каен — ялгызлык.

б) Авылда яшеллекнең аз булуы — чынбарлыкны яхшыга үзгәртергә кирәклеген тою.

в) Тауга менү теләге — көчле кичерешләр, Клараның эчке дөньясындагы үзгәрешләр.

2.Текстның эчтәлеген аңлау дәрәҗәсен тикшерү.

 Гади җөмләләр белән, укылган әсәрнең (бүлекнең) кыскача эчтәлеген төркемнәрдә сөйләү.

Шулай итеп, без Әмирхан Еникиның “Туган туфрак” хикәясеннән өзекләр укыдык.Әйдәгез тикшереп карыйк, кем игътибар белән тыңлаган икән.

Кларалар тарантас белән (кая?)        килеп чыктылар.

2) Ике тау арасындагы (нәрсәдән?)        әкрен генә төштеләр.

3) Елганы чыккач, бер тыкрыктан (кая?)        керделәр.

4) Алар бер буш урын каршында (нишләделәр?)

5) «Шушы инешкә төшеп җиткәнче, алабута, кычыткан, әрекмән генә үсә, башка бер нәрсә юк.

7) «Бабаң, йортын (кемгә?)        сатып, сезнең янга китте», - диде җиңгәсе.

8) Бакчада үскән зур (нәрсәне?) кискәннәр.

9) Бабасы бу ташландык урынны (нишләсә?), елар иде.

1.Без нинди әсәрдән өзек укыдык?

Төп герой сезгә ошадымы?

Әмирхан Еники безгә нәрсә әйтергә тели?

Ә сезнең гаиләнең туган нигезе бармы? Анда кемнәр яши? Сез анда буласызмы?

2. Сингапур структурасы «Раунд Тейбл».

Хәзер сез, №1 партнердан башлап, бер кәгаз һәм бер каләм белән, бер берегезгә биреп, үз фикерегезне бер сүз яки сүзтезмә белән язасыз. Туган җир, туган туфрак нәрсә ул?

2.Искә төшерик: дәрес башында нинди максат куйган идек. (Укучылар җавабы)

1.Әсәрдән үзеңә ошаган абзацны сәнгатьле укырга.

2.Эш дәфтәрендәге биремнәрне эшләргә.

3.Бүлектәге вакыйгалар турында үз сүзләрегез белән сөйләгез.

 Биремнең тәртибен һәм эзлеклеген аңлый, аңлата белү(Регулятив УУГ). Үз фикереңне телдән һәм язма формада оештыра белү.

(Коммуникатив УУГ).

Төркемдә эшли белү,яхшы үзләштерүче укучыларның сөйләмен игътибар белән тыңлый белү. Бәя бирә белү.

 (Регулятив УУГ һәм шәхсиУУГ)

Нәтиҗә ясый белү, чит кеше сөйләмен аңлап тыңлый белү,рефликсия ясый белү. (Предмет).

 Эш алымын, нәтиҗәсен адекват һәм ретроспектив. бәяли белү (РегулятивУУД)        

  

Уңыш критерие буларак үз белемеңә, мөмкинлекләреңә

үзбәя куя белү.(ШәхсиУУГ)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ.

Максат: 1) укучыларда әсәр белән мөстәкыйль эшләү һәм анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү өчен җ ирлек тудыру;2) укучыларның әдәби сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтләрен арттыруга ярдәм итү;3) Ват...

ТЕМА: Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ.

Максат: 1) укучыларда әсәр белән мөстәкыйль эшләү һәм анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү өчен җ ирлек тудыру;2) укучыларның әдәби сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтләрен арттыруга ярдәм итү;3) Ват...

Ә.Еникинең «Матурлык» хикәясен өйрәнү

Ә. Еникинең иҗатын өйрәнүне дәвам итү, укучыларны “Матурлык” хикәясенең эчтәлеген төшендерү. Әсәргә анализ ясау алымнарын кулланып, хикәянең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең ...

Туган телләр була бер генә, туган телнең кадерен бел генә

Туган тел көненә багышланган әдәби - музыкаь кичә...