Фоат Садриевнең тормыш һәм иҗат юлы. “Таң җиле” романында Ана образы һәм туган җир темасы. (8 нче сыйныфта туган тел әдәбияты дәресе).
план-конспект урока (8 класс)
Предмет: туган тел әдәбияты
Класс: 8 нче сыйныф (2 нче төркем)
Үткәрү вакыты: 11.03.2023
Дәреснең темасы: Фоат Садриевнең тормыш һәм иҗат юлы. “Таң җиле” романында Ана образы һәм туган җир темасы.
Максат: Фоат Садриевнең тормыш һәм иҗат юлы турында белешмә бирү. Аның “Таң җиле” романныннан өзекләрне укып өйрәнү. Фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү. Әниләргә хөрмәт, туган җиргә мәхәббәт хисе уяту.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 25.16 КБ |
Предварительный просмотр:
Фоат Садриевнең тормыш һәм иҗат юлы. “Таң җиле” романында Ана образы һәм туган җир темасы.
(8 нче сыйныфта туган тел әдәбияты дәресе).
Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы,
Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле
гомуми белем бирү учреждениесе
“16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Предмет: туган тел әдәбияты
Класс: 8 нче сыйныф (2 нче төркем)
Үткәрү вакыты: 11.03.2023
Дәреснең темасы: Фоат Садриевнең тормыш һәм иҗат юлы. “Таң җиле” романында Ана образы һәм туган җир темасы.
Максат: Фоат Садриевнең тормыш һәм иҗат юлы турында белешмә бирү. Аның “Таң җиле” романныннан өзекләрне укып өйрәнү. Фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү. Әниләргә хөрмәт, туган җиргә мәхәббәт хисе уяту.
Көтелгән нәтиҗә:
Метапредмет нәтиҗәләр: Төркемнәрдә, парларда киңәшләшеп эшли белү. Үз фикерләрен белдерә, аралаша (сорау һәм җавап бирә), сөйли, нәтиҗә ясый белү.
Предмет нәтиҗәсе: Фоат Садриевның тормышы һәм иҗаты белән танышу. “Таң җиле” романыннан өзекләрне уку, эчтәлекне аңлау. Портрет, чагыштыру төшенчәләрен искә төшерү. Ана образы, туган җир темасын ачу.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Туган җирнең, газиз әниеңнең изге икәнлекләрен төшенү. Кешелеклелек, намуслылык, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес тибы: Уку максатын чишү.
УМК: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 8 нче с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. 39-50 нче бит. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2016.
Җиһазлау: компьютерда презентация, дәреслек, карточкалар.
Предметара бәйләнеш: татар теле, сәнгать, әхлак тәрбиясе.
Укучыларның эшчәнлек формасы: фронталь, парларда, төркемнәрдә.
Метод һәм алымнар: уку, әңгәмә, диалог, өлешчә эзләнү, сөйләү, нәтиҗә ясау һ.б.
Дәрес барышы:
I.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру. Уку максаты кую.
Дәреснең цитатасы:
“Әни, туган авыл, туган ил... Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң иң газиз нәрсәләр алар. Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан булмаган кебек, егет кешегә, ир кешегә үз иленнән дә матуррак, якынрак ил юк. Әни һәм туган җир – сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы шулар. ...” (Ибраһим Гази)
- Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?
- Без алдагы дәресләрдә Ана образына багышланган әсәрләр укыдык: Ш. Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” (“Әни килде”) драмасы, Ш.Камалның “Буранда” хикәясе, И. Салахов “Ана тавышы” (“Колыма хикәяләре циклыннан), С.Хәким “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим”, Р.Миңнуллин “Әнкәй”, “Әнкәйнең ак чәчләре”, М.Галиев “Су буеннан әнкәй кайтып килә”. Бу әсәрләрдә Ана белән балалар арасындагы мөнәсәбәт, ананың борчулары, балаларның вөҗдан газабы, үкенү, сагыну, аналарга булган хөрмәт, мәхәббәт хисләре чагылыш таба.
- Олыгайгач, картайгач, авырган вакытта әниләрне карау, тәрбияләү – балаларның бурычы. Сез дә шулай уйлыйсызмы? Ни өчен? (Фикерләр тыңлана)
- Бүген без дәресебездә ана образы сурәтләнгән әсәрләр өйрәнүне дәвам итеп, Фоат Садриевның “Таң җиле” әсәреннән өзекләр укып өйрәнербез. Әсәрдә Ана образы һәм туган җир темасының бирелешен күзәтербез. Сөйләм телен, фикерләү сәләтебезне үстерү, үз фикеребезне башкаларга җиткерә, нәтиҗә ясый белү өстендә эшләрбез. (1-2 слайд)
II. Уку максатын чишү.
- Автор турында белешмә бирү. (Презентация буенча укучылар кыскача гына чыгыш ясый. Укытучы тулыландыра. Нәтиҗә ясала. 4-9 слайд.)
- Әсәр өстендә эш. (10 слайд) Сүзлек эше: туган җир, аякка бастыру, тел ачылу, таныш-белеш, ут эчендә яну һ.б. Өзекләрне уку.
- Бирелгән җөмләләрне хикәя эчтәлегенә туры килерлек итеп урнаштыру. (Төркемнәрдә эш). 1) Нишләп бу кадәр йөрәккә якын икән соң син, туган җир?! 2)Маратка Донецкида сокланмаган кеше калмады. 3) Марат буылып ютәлли башлады, температурасы кырыкка җитте... 4) Маратның теле дә ачылырга ашыкмады.
- Шул җөмләләргә туры килгән өзекне дәреслектән табып уку, эчтәлеген сөйләү, терәк сорауларга җавап бирү.
-Фәрит авылга кайтканда нинди хисләр кичерә? Ни өчен соң туган җир шулай кадерле? (11-13 слайд.)
Көтелгән җавап:
- Туган җирдә синең әти-әниең, туганнарың яши, алар сине көтә. Туган җирдә һәр нәрсә матур, чөнки син шул җирдә туып-үскән, укыган, яшәгән. Туган җир турында бик күп шигырьләр, җырлар иҗат ителә.
III. Ял итү вакыты. Г.Тукайның “Туган авыл” җырын тыңлау.
IV. Уку мәсьәләсен чишүне дәвам итү.
- 1 өзек өстендә эшләүне дәвам итү.
-Маратның портреты сурәтләнгән урыннарны табып укыгыз. (Портрет төшенчәсе искә төшерелә. ПОРТРЕТ. Әдәби әсәрдә кешнең тышкы кыяфәтен (йөз, тән төзелеше, кием, үз-үзен тотышы, эш-гамәлләр, фикер-хисләр, сөйләм) тасвирлау. 14 слайд.)
-Марат ничек авырый? Ничек уйлыйсыз, чынлап та күз тигәнме аңа? Күз тию бармы? (Фикерләр тыңлана)
2. 2-3 өзекнең кайбер урыннарын укытучы үзе укый, кыскача аңлатып китә. Сорауларга җавап бирү:
-Әниләре Фәритне ничек каршы ала? Фәрит әнисенә карата нинди хисләр кичерә? Сезнең әниегез белән озак күрешмичә торганыгыз бармы? Сез аның белән ничек күрешәсез?
-Автор ананы, аның кулларын нәрсә белән чагыштыра? Чагыштыру төшенчәсен искә төшерү. ЧАГЫШТЫРУ. Нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату ярдәмендәбарлыкка килгән сурәтләү чарасы. (15 слайд). Чагыштыруларны күрсәтү. Әни куллары... Ана... Таң җиле... (16-20 слайд.) Фикер алышу. Нәтиҗә.
-Улы белән килене әниләренә нәрсә бүләк итәләр? (Шул урынны табып уку.)
Укытучы сүзе:
-Әниләренә булган хөрмәт һәр хәрәкәттә, адымда чагыла. Чөнки, чынлап та, әниләр кечкенә вакытта безне, Маратны әниләре чирләгән вакытта ничек борчылып караган булсалар, шулай үстергәннәр бит.
3.“Әни килде” әсәре белән чагыштыру:
Ш.Хөсәеновның “Әни килде” драмасы | Ф.Садриевның “Таң җиле” әсәре |
Туган җирен, нигезен, балаларын яратучы, аларны карап үстерүче Ана образы. | Туган җирен, нигезен, балаларын яратучы, аларны карап үстерүче Ана образы. |
Балалары әнисе алып килгән күчтәнәчләрне бүләләр. Ә үзләреннән бернәрсә дә юк. Авылга кайтмыйлар. Әнисенең хәлен белмиләр. Авыргач карарга теләмиләр. Оныклары да әбисе белән аралаша алмый. | Балалары әйбәт. Авылга әнисе янына, туган җирләрен, туган нигезләрен сагынып кайталар. Күчтәнәч, бүләкләр алып кайталар. Әниләрен бик хөрмәт итәләр. Оныклары да әнисе янында терелә. Соңгы улы авылда, әнисе янында кала. Авыргач, әнисен бик кадерләп карыйлар. |
4. Маратта булган үзгәрешләрне сөйләү.
-Марат авылда ничек яши?
-Сезгә дә авылда рәхәтме? Ни өчен дип уйлыйсыз?
-Авыру баланы терелтү серләрен Нуриасма ничек аңлата? (Тексттан табып уку.)
V. Рефлексия. Нәтиҗә ясау.
1. “Синквейн” алымы белән эшләү. 1 нче төркем укчылары “ана”, 2 нче төркем укучылары “туган җир” сүзе белән язалар.
1 юл. 1 сүз . Теманы ачыклаучы сүз, исем
2 юл. 2 сүз. Теманы сурәтли торган 2 сыйфат.
3 юл. 3 сүз. Темага хас булган 3 фигыль.
4 юл. 4 сүз. Темага карата үз мөнәсәбәтеңне белдерүче фраза, җөмлә (афаризм, мәкаль, цитата)
5 юл. 1 сүз. Темага карата 1 синоним сүз (нәтиҗә, ассоциация).
- Укытучының сүзе:
-Ана белән туган җир бер-берсе белән бик нык бәйләнгән. Алар икесе дә безне карап үстерүче, безне кеше итүче. Кеше алардан башка яши алмый. Кая гына барса да, кайда гына яшәсә дә, ул аларны сагына, беркайчан да күңеленннән чыгармый.
Әсәрдә кеше тормышы, гомере таң җиле белән чагыштырыла. Таң җиле «бик тиз генә арада, табигатьнең уяныр-уянмас серле, моңлы чагында исә дә үтә». Кеше гомере дә шулай. «...Кеше гомере шул җил кебек тормыш күгеннән сизелмичә исә дә үтә. Бу шулкадәр дә татлы, шулкадәр дә кыска һәм аны берничек тә яңадан кабатлау, аңа кире кайтмак юк иде... Кеше каядыр кабалана, каударлана, борчыла, талаша-сугыша, нидер эшли һәм шушыларның бәхет икәнен юньләп тоймый да кала. Йөрәкнең һәр тибеше, һәр сулыш, һәр күз карашы, һәр сүз, һәр хәрәкәт, ишетелгән һәр тавыш - үзе бәхет. Әгәр кешеләр шуны аңласалар, гомер буе елмаеп-көлеп, куанышып кына яшәрләр иде....» (Фоат Садриев)
Автор кеше гомеренең бик кыска булуын, аның кадерен белергә кирәклеген искәртә. “И, гомерләр! Ык сулары шикелле менә шушылай сиздермичә генә аккан да киткән шул гомер дигәнең,”- ди. Кешегә гомер төрлечә бирелә. Ләкин күпме генә булса да, аның кадерен белергә кирәк: “Ходай күпме гомер биргән – һәркем шуны яши. Әмма ләкин ул кыскамы, озынмы – тәмен, кадерен белеп яшәргә кирәк. Бәндәләрнең гомерләре миһербансызлык, ызгыш-талаш белән дә уза, бер-берләренә изгелек кылып, игелек белән дә үтә.” (Ф.Садриев) (20-21 слайд).
Шуңа күрә әниләрнең кадерен белеп, туган җирнең матурлыгына сокланып, рәхәтләнеп яшик.
3. “Мин яратам сине, Татарстан” җырын башкару яки тыңлау.
VI. Өй эше бирү (сайлап эшләргә):
1) “Туган җир, әни...” дигән темага инша язарга.
2) Ана образына характеристика язарга.
3) Рәсем ясарга.
VI. Үзбәя. Бәяләү. (Бәяләү картасы тутыру.)
Укучының исеме, фамилиясе:_________________________________
Бәяләү критерияләре | үзбәя | укытучы бәясе |
Авторның тормыш һәм иҗат юлын күзаллый белү | ||
Әсәр эчтәлеген аңлау, сорауларга җавап бирә, сөйли белү. | ||
Аралаша белү (диалоглар) | ||
Нәтиҗә ясый, үз фикереңне җиткерә белү. | ||
Гомуми билге |
Кулланылган әдәбият һәм ресурслар:
- Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 8 нче с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. 39-50 нче бит. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2016.
- Садриев Фоат. Таң җиле: Роман. – Казан: Татарстан кит.нәшр., 1994. – 256 бит.
- Фоат Садриевның “Таң җиле” романында җәмгыять һәм шәхес проблемалары https://infourok.ru/foat-sadrievni-ta-ile-romaninda-mgiyat-m-shhes-problemalari-3281423.html
- Язучы-прозаик Фоат Садриев сайты. Тормыш юлы. http://f-sadriev.hostenko.com/?page_id=50
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе
Укучыларга әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

5 сыйныфта татар әдәбияты дәресе (рус төркеме)
Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.
I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мәгариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куйды. Бу үзгәрешләр үз чи...
Гамил Афзал - 1960-2000 нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле (11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)
Гамил Афзал - 1960-2000нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле(11 нче Б сыйныфында татар әдәбияты дәресе) Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учрежден...

Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен уку һәм анализлау (7 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)
(7 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)...
Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе. (6 нчы сыйныфта туган тел әдәбияты дәресе).
Дәреснең темасы: Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе.Максат: Абдулла Алиш турында белешмә бирү. Аның “Әни ялга киткәч” хикәясен укып өйрәнү. Фикерләү сәләтләрен, сө...
