Урок татарского языка Муса Джалиль
план-конспект урока (5 класс) на тему

Урок посвящен творчеству поэта Муса Джалилю.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл m.zhlil_.docx30.69 КБ

Предварительный просмотр:

«Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма»

Әдәби-музыкаль кичә

Лениногорск, 2017

Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Максат: Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре, ямьле, матур табигать күренешләрен тасвирлаган һәм дәһшәтле сугышны җиңүгә рухландырган шигырьләре аркылы укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, ихтирам хисләре тәрбияләү;

Җиһазлау: М. Җәлилнең портреты, язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган фотосурәтле слайдлар.М. Җәлил әсәрләреннән төзелгән күргәзмә урнаштырыла. 

Кичәнең барышы

- Хәерле көн кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар, сөекле укучыларыбыз! Бүген без татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтү өчен җыелдык. Кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез!

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

- «Гомерем минем моңлы бер җыр иде»,- ди шагыйрь. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяга яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды.

Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында

Янып калсын гомерең маяк булып,

Үзеңнән соң килгән буынга.

- Муса Җәлилнең иҗат юлына чишмә башы аның туган авылы – Мостафа авылыннан башланып киткәндер М. Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург губернасы, Мостафа авылында туа. Ул кечерәк буйлы, кара чәчле, коңгырт күзле, бик җитез малай була. Гаиләсе ярлы яшәсә дә, Мостафа абый балаларына белем бирергә тырыша. Муса 6 яшеннән авыл мәдрәсәсендә укый башлый. Ул зирәк һәм акыллы укучы була.

- Муса Җәлил 13 яшеннән шигырьләр яза башлый. М Җәлилнең тормышы да, иҗаты да балалар белән бәйләнгән. Муса шат күңелле, шаян, тәртипле, тырыш, эшчән балаларны яраткан. Ул үзе дә шундый булган. Ул балалар өчен шигырьләр, җырлар, уенлы-хәрәкәтле җырлар, пьесалар язган. Хәзер аның балалар өчен язган шигырьләрен тыңлап китегез.

1) «Сәгать».

2) «Карак песи».

3) «Маэмай».

4) «Ишек төбендә».

5) «Күрше».

- Муса Җәлилнең шигырьләрендә табигатьне ярату, кайгырту, соклану хисләре чагыла. М. Җәлил балаларга табигатьне сакларга, аның байлыкларын арттырырга, агачлар, чәчәкләр үстерергә чакыра.

  1.  «Көз җитте»
  2. «Бакчачы».
  3. «Уңыш бәйрәме» җыр
  4. «Чәчәкләр».

- Талаучылар килде ил чигенә

Талаучылар килде ил чигенэ

Бәхетебезне тартып алырга.

Күтәрел ил, дошман өеренә,

Соңгы көрәш, соңгы давылга.

- 1941 нче ел. Бөек Ватан сугышы башлана. Илнең бөтен тормышы аны бик нык кызыксындыра. Шуңа күрә ул үзен һәрвакыт шул тормышның актив көрәшчесе дип саный. Бөек Ватан сугышы башланып, илебезгә ерткыч фашистлар явызларча басып кергәч, Муса Җәлил Ватан чакыруы буенча, илне саклаучылар сафына баса.

- Сугыш бар кешеләр өчен дә фаҗига. Муса Җәлилгә сугышка киткәндә 35 яшь кенә була. Хатыны Әминә белән алар 7 ел гына яшәп калалар. «Муса Җәлил» (Казан китап нәшрияты, 1976 нчы ел) исемле китапта Әминә Җәлилова болай дип яза: «Сугышка кадәр булган җиде ел гомер эчендә, Мусаның иң күп иҗат иткән чорында, без бик дус, тату яшәдек. Чулпан кызыбыз икебез өчен дә үзе бер зур куаныч иде». Сугышка китәр алдыннан ул якыннары, дуслары белән саубуллаша һәм «Аерылу», «Хуш, акыллым» шигырьләрен яза.

1) «Аерылу»

2) «Чулпанга».

3) «Хуш, акыллым».

- Муса Җәлил күп мәртәбәләр дошман тылына разведкага бара, дәһшәтле сугышларда катнаша. 1942 нче елның 26 нчы июнь көнне шагыйрь каты яраланып, немец фашистларына әсирлеккә эләгә. Әсирлеккә эләгүен шагыйрь бик авыр кичерә.

1) «Кичер илем».

2) «Ышанма»

3) «Дуска».

- Моабит төрмәсе. “Моабит дәфтәрләре” – әсирлектәге М. Җәлилнең шигырьләрендәге кичерешләрне турыдан-туры чагылдырган лирик көндәлекләр. Кулларында богау, яткан урыны – канлы төрмәнең кабер кебек салкын камерасы. Әмма, шуңа да карамастан, ул шигырьләр язуын дәвам итә. Шигырьләрендә туган иленә, аның зәңгәр киңлекләренә, дусларына, туганнарына чиксез мәхәббәте, дошманарына нәфрәте чагыла.

1) «Вәхшәт».

2) «Егет көче».

1) «Ромашкалар» җыры;

2) «Сандугач һәм чишмә»балладасы.

- Аның шигырьләрендә ил язмышы үз язмышы белән аерылгысыз булып үрелеп бара. Ана образы Җәлил иҗатының буеннан-буена үтә. «Яшь ана», «Ана бәйрәме». Әлеге әсәрләрдә Җәлилнең сугышта улларын югалткан аналарга карата иң изге хисләре, йөрәктән кайнап чыккан кичерешләре, уйлары чагыла.

1) «Яшь ана».

2) «Ана бәйрәме» сценарий.

- Муса Җәлил татар халкының герой шагыйре, Бөек Ватан сугышы батыры. Аңа кабат туган ягына әйләнеп кайту насыйп булмый. Ул геройларча һәлак була. Шагыйрьнең гомерен киссәләр дә, фашистлар аның ялкынлы шигырьләрен сүндерә алмыйлар. Ул ирек сөюче бөтен дөнья халкының күңелендә яши.

- Җәлилнең батырлыгы, иҗаты үлемсез, җырга әйләнгән гомере – мәңгелек. Муса мең ел яшәр имән кебек үз урынында басып калды һәм калыр.

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, исеме калсын

Мең яшәрлек имән булып.

Җыр: «Мин яратам сине, Татарстан!».

Мин яшәргә телим бирер өчен

Илгә соңгы йөрәк тибешен.

Үлгәндә дә әйтә алсам иде,

Үлдем, диеп, туган ил өчен.

Муса Җәлил

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

Без - Җәлил оныклары

(зурлар төркеме өчен әдәби-музыкаль кичә)

Максат: Балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм сугышта күрсәткән батырлыклары, Җәлилчеләр белән таныштыру; М.Җәлил шәхесе һәм Җәлилчеләр белән горурлану, соклану хисләре тәрбияләү; Сөйләм телен үстерү, баету.

Зал бизәлеше: Кичә буласы зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдә Муса Җәлилнең портреты һәм китаплары күргәзмәсе, Җәлилчеләргә багышланган стенд, слайдлар, балаларның тынычлык темасына карата ясалган рәсемнәр күргәзмәсе һәм  түбәндәге сүзләр язылган плакатлар:

1. Хәтерләүдән курыкма син!

Батырларны онытма син!

2. Без – Җәлил оныклары

3.  Әй, шагыйрьләр!

Зур сугышның кайтавазы булып,

Яңгырасын үлмәс җырыгыз!

4. Һәрвакыт булсын кояш!

Һәрвакыт булсын һава!

Һәрвакыт булсын әни!

Һәрвакыт булыйм мин!

Тәрбияче:

Кырык бишнең якты май таңында

Кояш булып Җиңү балкыган.

Ул 65 ел, җирне сөендереп,

Нурын сибә дөнья халкына

- Хәерле көн кадерле балалар, кунаклар! Бүген без сезнең белән герой шагыйрь Муса Җәлил һәм бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган “Без – Җәлил оныклары” дип исемләнгән кичәгә җыелдык. Кичәбезне башлап җибәрү өчен сүз балалар бакчасы мөдиренә бирелә.

Магнитафон язмасында “Җиңү көне” җыры яңгырый

1 бала

Язлар саен көтеп алабыз

Без куанып Җиңү бәйрәмен.

Сугыш юлын кичкән батырларга

Бирер өчен чәчәк бәйләмен.

2 бала

Язлар белән туган якка

Килә Җиңү бәйрәме.

Онытмабыз батырларны

Без – Җәлил оныклары!

“Солдатлар” җыры башкарыла
(Ф.Әхмәдиев музыкасы, Р.Әхмәтҗәнов сүзләре)

Балалар сөйләгәндә интеррактив тактада Муса Җәлилнең тормышына багышланган рәсемнәр: әти-әнисе, үзенең шәкерт чагы, солдат киемендәге сурәте, һәйкәлләре һ.б. күрсәтелә

1 бала: Муса Җәлил... Бу исем һәркемгә яхшы таныш. Шагыйрь, сугышчы, көрәшче. Бөек Ватан сугышы каһарманы.

2 бала: Ул 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсендә туа. Кечкенәдән үк әдәбият белән кызыксына. “Бәхет” исемле беренче шигыре “Кызыл йолдыз” газетасында басыла. Мусага ул вакытта 13 яшь була.

3 бала: 1922 елда ул Казанга килә. Укырга керә. Аннары Мәскәүдә “Кечкенә иптәшләр” дигән балалар журналы редакциясендә җаваплы редактор булып эшли башлый. Бик күп шигырьләр яза.

4 бала: Гитлерчылар белән сугыш башлангач, Муса Җәлил фронтка китә.

5 бала:

Илем! Алдыңда синең мин ант итәм

Шаһит булсын кулым ярасы.

Гитлер явын тар-мар итми торып

Якты күрмәс күзем карасы.

- дип яза ул.

6 бала: Әдип бер минут вакытын да әрәм итми дошманга каршы корал белән дә ялкынлы шигырьләре белән дә көрәшә.

М.Җәлилнең “Ромашкалар” шигыре сәхнәләштерелә.

7 бала: 1942 елда ул әсирлеккә төшә - фашистлар кулына эләгә. Җәлил һәм аның иптәшләре тоткынлыкта да дошманга каршы көрәшәләр. Гитлерчылар моны белеп алып, аларны җәзага тарта.

8 бала: Муса Җәлил белән бергә аның ун көрәштәше дә үлем җәзасына хөкем ителә. Аларның исемнәрен хәтеребездә тотыйк!

Интерактив тактада шигырьләр тәртибендә Җәлилчеләрнең сурәтләре күрсәтелеп бара

1 бала

Муса абый ялгыз түгел, -

Иптәшләре бар ич:

Бер иптәше - әкиятче

Абдулла Алиш!

2 бала

Син – халкымның батыр улы,

Исемең мәңге онытылмас:

Һәрчак безнең йөрәктә син –

Гайнан абый Кормаш!

3 бала

Язмыш кайчак бик аяусыз –

Төрле яклап сыный;

Сынатмадың, халкым улы –

Әхмәт абый Симай?

4 бала

Батырларны барлыйм, дисәң,

Тарих дәфтәрләрен актар:

Шундый батырларның берсе –

Абдулла абый Симай!

5 бала

Батырлар турында һәркөн

Шигырьләр, җырлар туа...

Җыр булып яши күңелдә

Хәсәнов Зиннәтулла!

6 бала

Кайчандыр безнең шикелле

Булгандыр ул бер сабый...

Һәрчак безнең күңелдә син –

Шабаев Гариф абый!

7 бала

Дошманга каршы батырлар

Көрәшкәннәр берләшеп.

Ул батырларның берсе син –

Әхмәт абый Әднәшев!

8 бала

Исемнәре мәңге балкый

Якты йолдызлар кебек.

Кыю иптәш һәм көрәштәш

Фәрит абый Сәйфелмөлек.

9 бала

Көннәр матур, ак кар ява,

Күңелдә дәрт уятып...

Тынычлык өчен көрәшкән

Фоат абый Булатов!

10 бала

Ил-Ватанга ант итә

Газиз халкым уллары...

Антыңа тугры калдың син –

Сәлим абый Бохаров!

1 бала: Безгә тынычлык бүләк иткән Җәлилчеләрне, Җәлил абыйны онытмыйк!

2 бала

Җәлил абый шигырьләрен

Бик яратып укыйбыз.

Сугыштагы батырлыгын

Үрнәк итеп сөйлибез.

3 бала

Дошман кулында булса да

Баш имәгән ул аңа.

Авырлыкларга да түзгән

Тугры калган антына.

4 бала

Муса абый, сине һәрчак

Хәтерләрдә сакларбыз.

Курку белмәс, шигъри җанлы

Син шагыйрь абыебыз!

Син батыр абыебыз!

Бергә

Хәтерләүдән курыкма син!

Батырларны онытма син!

Тәрбияче: Балалар, шушындый матур, тыныч тормышта яшәвебез белән без Муса Җәлил кебек шагыйрьләргә, Җәлилчеләргә, кадерле ветераннарыбызга бурычлы. Безнең авылдан да Бөек Ватан сугышына 267 ир-ат китә. Аларның бары тик 147се генә авылыбызга әйләнеп кайта.

Безнең теләк бер: илләр, көннәр тыныч, күгебез аяз, һәркем бәхетле, шат булсын! Сугышлар булмасын!

Җыр “Без бәхетле, шат балалар”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Жизнь свою народу отдаю». (Урок памяти Героя Советского Союза татарского поэта Мусы Джалиля).

Расширить и углубить знания учащихся о жизни и творчестве великого татарского поэта М. Джалиля; формировать  понимание сущности единого процесса развития многонациональной литературы народов наше...

«Употребление модальных глаголов в речи с использованием лексики по теме “Одежда» Интегрированный урок (татарский язык, английский язык)

Интегрированный урок (татарский, английский язык) для русскоязычных учащихся "Употребление модальных глаголов в речи с использованием в лексики по теме "Одежда", 7 класс.Цели урока:- обобщить все ранн...

Конспект урока татарского языка на тему " Ө хәрефе" во 2 классе (татарская группа).

2 В сыйныфында “Ө хәрефе” дигән темага дәрес. Укыту процессында укучыларны тәрбияләү юллары, аларга белемнәрне бирү, ул белемнәрне тикшерү һәм ныгыту юллары, укучыларның акыл көчләрен һәм сәләтләрен ү...

Презентация урока татарского языка на тему "Ө хәрефе" (татарская группа), 2 класс

Тема: Ө хәрефе. Максат:1. [ө] авазының әйтелешенә һәм язылышына өйрәтү.2. Ө хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.3. Активлык хисен тәрбияләү. Җиһазлау: компьютер, ...