Телефоннан әдәпле сөйләшү
план-конспект урока на тему

4нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon telefonnan_dple_soylshu.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф:  4Б, рус төркеме.

Фән: татар теле

Тема: “Телефоннан әдәпле сөйләшү”.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Максатлар: 1.Әдәпле сүзләр кулланып, телефоннан сөйләшергә өйрәтү.

                     2. Укучыларның сөйләм телләрен үстерү.

                      3.Балаларда  әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү ууг.: тема буенча диалог төзи белү, сорауларга җавап бирә белү.

Регулятив ууг.: максат куя белү, бурычларны билгели белү,уку хезмәтенә бәя бирә белү,эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыру.

Коммуникатив ууг.: парларда эшли белү, әңгәмә оештыра белү.

Предмет нәтиҗәсе: тема буенча диалог төзи белү.

Шәхси нәтиҗәләр: кешеләр белән әдәпле сөйләшә белү.

Җиһазлар: экран, презентация, ике телефон, ак битләр, билгеләр язылган карточкалар.

                         

                                       

                                                                                          Дәрес барышы:

                                                                                                   

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

  1. Оештыру өлеше:

-Исәнмесез!

-Сез дәрескә әзерме?

-Бүген 25 нче гыйнвар-Изге Татьяна көне. Барлык Татьяналарны котлыйбыз.Аларга сәламәтлек, уңышлар, бәхет телибез.

-Исәнмесез!

-Без дәрескә әзер!

II. Дәрес темасын, максатларын билгеләү.

1.Тактада диалог язылган:

-Алло!

-Тыңлыйм.

-Миңа Булат кирәк.

-Ни өчен?

-Кирәк. Чакырыгыз!

-Ярый.

2.Сораулар:

 -Бу диалогта ничә кеше сөйләшә?

 -Алар кайдан сөйләшәләр?

 - Сезгә бу диалог ошадымы?

- Ни өчен?

- Бу диалогта нәрсә җитми?

3.Телефоннан сөйләшү этикетын искә төшерү.

4.Диалогны үзгәртеп, әдәпле сүзләр өстәп уку.

-Сез ничек уйлыйсыз, дәреснең темасы нинди?

-Безнең төп максатыбыз нинди булыр?

-Тема буенча диалог төзи белү өчен, безгә нишләргә кирәк?

Диалогны укыйлар, тәрҗемә итәләр.

-Ике.

-Телефоннан.

-.......

-Чөнки....

- Әдәпле сүзләр!

Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен әйтәләр.

Бер укучы укып күрсәтә.

-......

-......

- Әдәпле сүзләрне, репликаларны кабатларга, сүзләргә тиешле кушымчаларны өсти белергә, һ.б.

III.Өй эшен тикшерү.

Тактада рус телендә әдәпле сүзләр язылган:

1.Добрый вечер.

2.Приятного аппетита!

3.Извините.

4. Спокойной ночи!

5.Пожалуйста.

6.До свидания.

7.Будьте здоровы!

8.Добро пожаловать!

              физминутка

Битләргә тәрҗемәсен язалар.

Үзара тикшерү:    

8 дөрес җавап - “5”

                               

7 дөрес җавап  -  “4”

                               

6 дөрес җавап  - “3”

                               

0-5 дөрес җавап - “2”

IV.Актуальләштерү. (кабатлау).

Өйрәнелгән репликаларны кабатлау:

-  ......   чакырыгыз әле, зинһар.

- Әйтегез әле,....

- Кызганычка каршы, ....

- Гафу итегез,ә сез кем?

Балалар тактадагы репликаларны укыйлар, тәрҗемә итәләр, нокталар урынына сүзләр өстиләр.

 V.Ныгыту.

1.Укытучы ярдәме белән, телефоннан сөйләшү этикетын истә тотып, такта янында диалог оештырып карау.

2.Укучылар такта янында үзләре генә диалог оештырып карыйлар.

Укытучы белән әңгәмә оештыру.

Ике укучы телефоннан сөйләшә. Башкалар бәяли.

VI. Үзләштерүне тикшерү.

Укучылар бер биткә “Телефоннан әдәпле сөйләшү” темасына диалог язалар.

Диалогларын такта янына чыгып укыйлар.

Башка укучылар бәяли.

VII. Өй эше.

VIII. Рефлексия.

Сайлап алына:

1.6нчы бит, 8 нче күнегү.

2.“Телефоннан әдәпле сөйләшү” темасына  диалог язарга.

1.Дәреснең максаты нинди иде?

2.Ничек уйлыйсыз, сез телефоннан әдәпле сөйләшергә өйрәндегезме?

3.Кемгә бу тема бик җиңел булды?

4.Кемгә авыр булды? Ни өчен?

5. Сез үзегезгә ничәле куясыз?

Көндәлеккә язалар.

Билгеләр язылган карточкаларын күтәрәләр.

 

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Телефоннан сөйләшү этикеты" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Дәрес эшкәртмәсе 5 сыйныфларның рус төркеме өчен эзерләнгән....