ПАТРИОТИК ТӘРБИЯ ҺӘМ ПАТРИОТИЗМ
статья по теме

Сабирова Эльвира Расимовна

Патриотик тәрбия һәм  патриотизм

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sabirova_e.r._ahmetova_g.z._statya.docx17.69 КБ

Предварительный просмотр:

Сабирова Э.Р., Әхмәтова Г.З.

Түбән Кама шәһәре

 Татарстан Республикасы

ПАТРИОТИК ТӘРБИЯ ҺӘМ  ПАТРИОТИЗМ

Туган тел! Бу сүз эчендә әйтеп бетергесез тирән мәгънә ята. Бу сүз һәрбер кеше тарафыннан зур горурлану белән әйтелә. Туган иленә, Ватанына хезмәт итү, буыннар арасындагы бәйләнеш, үткәндәге  батырлыкларның киләчәк белән ялгануы, бүгенге көндә дә безнең иминлегебез өчен кайгырту...  Бу сүзләр бүгенге көндә дә бик актуаль яңгырый. Туган илебезнең иреген көрәшләрдә яклаган  бабаларыбызга, әтиләребезгә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга  һәм хәрби көчләр,  ветераннарга, мәңгелек дан җырлана. Алар җиребезне генә түгел, ә Ватаныбыз традицияләрен, бабаларыбыз васыятенә тугрылык һәм югары әхлакый кануннарны саклап калдылар. Халкыбыз  Бөек Ватан сугышы  ветераннарына, Әфганистан  дәһшәте аша үткәннәргә, кайнар нокталарда булып зур сынау юлы узганнарга, һәм бүгенге көндә дә солдат хезмәтендә безнең иминлегебез сагында торучыларга ихлас соклана.

            Без, бүгенге көн яшьләре, аларны искә алып “баш иябез”. Алар Ватанны саклап калу өчен күпме тырышлык куйганнар. Аларны онытырга мөмкинме соң?!  Аларны искә алып, без укучыларыбызга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирергә тырышабыз.

            Бу проблема хәзерге көн өчен бик актуаль, чөнки элек  октябрятлар, комсомоллар , пионерлар ярдәмендә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләнсә, хәзер инде болар онытылган. Хәзерге яшьләргә  бер оешма да, гаиләсе дә ватанпәрвәрлек  тәрбиясен бирми. Дин тәгълиматы буенча, Ватан-ул Аллаһы сөбеханә  вә тәгалә тарафыннан бирелгән  бүләк. Без аны яратырга, аның белән горурланырга, үзебездә ватанпәрвәрлек хисләрен булдырырга тиешбез.

         Заманча  мәктәпнең төп  бурычларының да  берсе булып үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек тәрбиясен бирү тора, чөнки балачак һәм яшьлек - Ватанны яратуга изге хисне сеңдерү өчен иң уңайлы вакыт. Ватанпәрвәрлек тәрбиясенең  нигезендә укучыларда туган Ватаннарына карата мәхәббәт уяту  формалаштыру тора. Ватанпәрвәрлек - төрле яктан үсеш алган  шәхестә  булырга тиешле  әһәмиятле  сыйфатларының берсе ул. Укучыларда үз Ватанына һәм халкына карата  горурлык, мәхәббәт  хисе уянырга тиеш.  Мондый хисләрне тәрбияләүдә мәктәпнең роле бихисап.

          Үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куеп, без аларда ватанпәрвәрлек хисләрен булдыру өстендә эшлибез.

  • Укучыларда  тотрыклы әхлак нормалары  тәрбияләү, ватанпәрвәр хисләр тудыру;
  • Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү;
  • “Без кешеләр арасында”, “Кешеләр белән сөйләшү” һәм башка  темаларга сыйныф сәгатьләре үткәрү  һ.б.;
  • Физик тәрбия  бирү шартларын яхшырту;
  • Яшьләрнең начар  гадәтләр йогынтысына бирелүенә юл куймау;
  • Туган якның тарихы, мәдәнияте, халыкның гореф – гадәтләре, милли уеннары, бәйрәмнәре белән укучыларны даими таныштыру.

            Бүгенге көндә без яңадан ватанпәрвәрлекнең мәгънәсенә, аның кирәклегенә тирәнрәк төшенә барабыз. Көннән - көн ватаныбыз чикләрен  сакларга әзер торучы яшьләребез кими. Сәламәтлекләре  начар булу, икенчеләренең теләкләре булмау безне бик борчый.

           Статистика  мәгълүматларына караганда, “Туксанынчы еллар башыннан хәрби хезмәткә чакырылучы егетләрнең сәламәтлекләре начарлана бару күзәтелә. 2015 елда хәрби хезмәткә яраклы дип, 30 процент егет кенә санала”. Бу коточкыч хәл. Моны бетерү өстендә без  күп көч куябыз. Мәктәбебездә атнага 3 сәгать физькультура, төрле секцияләр, түгәрәкләр үткәрелү,  яшүсмерләрнең хәрби-гамәли спорт төрләре юнәлешендә эшләүче  клублар булуы да моңа бер дәлил булып тора.

          Ватанпәрвәрлек тәрбиясен  бирү - яшь буынны тәрбияләүдә иң мөһим факторларның берсе ул, ә  тәрбия эшен алып баруда укытучылар мөһим роль уйный. Укытучы – ул буыннар тоташтыручы. Һәр дәрес , бигрәк тә тарих, әдәбият дәресләре ватанпәрвәр тәрбия бирү мәктәбе булып тора. Ватанга мәхәббәт әлифбадагы рәсемнәрдән үк башлана.

          Ватанпәрвәр  яшьләр тәрбияләгәндә генә  безнең тормышыбыз алга барыр.Тормышыбыз имин, тыныч, иманлы үтәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Укучыларга патриотик тәрбия бирү

Тарих дәресләрендә һәм иҗади эшчәнлек аша укучыларга патриотик тәрбия бирү....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү....

Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбиятның роле

Мәкаләдә яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешләре күрсәтелә. Патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбият әсәрләрен куллануның әһәмияте бирелә...

Музей педагогикасы һәм патриотик тәрбия

             Бүгенге көндә яшь буынны патриотик рухта, сугышчан, революцион,хезмәт традицияләре,ватан тарихына хөрмәт белән карау рухында тәрбияләү мөһи...