Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрендә гаделлек темасы.
план-конспект урока (5 класс) на тему

Матзянова Раушания Гаязовна

Г.Ибраһимовның "Алмачуар" әсәрендә гаделлек темасы (дәрес эшкәртмәсе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon almachuar-deres.doc95 КБ

Предварительный просмотр:

   Галимҗан  Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрендә                          

                        гаделлек темасы.

Максат:  1. Әсәрне анализларга өйрәнү.

                 2.  Гаделлек сыйфатының эчтәлеге белән таныштыру.  

                 3.  Әсәр аша укучыларда шәфкатьлелек, гаделлек, мәрхәмәтлелек                                  

                      сыйфатлары тәрбияләү.  

                 4.  Укучыларны хайваннарны яратырга өйрәтү.

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, портрет.

Дәрес тибы:  уку мәсьәләсен кую һәм чишү

Дәрес барышы

I . Психологик уңай халәт тудыру

- Исәнмесез, укучылар.

  Хәерле көннәр сезгә.

  Тел һәм белем ачкычларын

  Телимен һәммәгезгә!

  Без бүген сезнең белән Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрен      өйрәнүне дәвам итәбез.

II. Алынган белемнәрне актуальләштерү.

  • Сезнең алдыгызда безгә таныш булган  Сингапур структурасының  таблицасы, сез андагы төшенчәләрнең кайсысы белән килешәсез, шуларны + тамгасы белән билгеләп куегыз.

Дәрес башында

Төшенчәләр

Дәрес ахырында

+

Закир Алмачуарны яратканга җиктерми.

+

Закир атларны бик ярата, шуңа тиешенчә тәрбияли.

+

Закир Алмачуарны җаны урынына күрә.

Закир Алмачуарны яратмый

+

Закир Алмачуардан файдалана гына.

+

Закир үзеннән башка беркемне дә яратмый.

+

- Әйдәгез әле, сезнең әсәрне укыганда ни дәрәҗәдә игътибарлы булуыгызны тикшереп алыйк. Мин сезгә перфокарталар  әзерләдем, ә сез аларга җавапларны билгеләп  барырсыз.

1. Кем ул “кара йөзле, усал елтыр күзле”?

а) Закир

ә) Әлемгол.

б) Сафа

2. “Балалар, бу эш хәерлегә булмас” дип кем әйтә?

а) Фатиха әби.

ә) Әлемгол

б)Хафиз

3. Закирның әтисен ничек атыйлар?

а) Көчле Хафиз

ә) Кыска Хафиз

б) Озын Хафиз.

4. Имән кебек таза, лачын кебек үткен, арыслан кебек гайрәтле дип автор кемне атый?

а ) Хафизны.

б. Әлемголны

в. Закирны

5. Закирның әтисе кемнәр белән янәшә чирәм  җир ала?

а) Әпсәләм бай

ә) Вилдан абзый.

б) Апуш

6. Атны ничек ашатырга, ничек эчертергә кирәклеген кем өйрәтә?

а) Сафа бабай.

ә) Апуш

б) Әлемгол

7. Сөенечемнән кая басканымны да белимим дип кем әйтә?

а. Закир.

б. Сафа бабай

в. Хафиз

Перфокартадагы дөрес җаваплар

Исемнәр, кушаматлар

1

2

3

4

5

6

7

Закир

  • .

Әлемгол

.

Сафа бабай

  • .

Фатиха әби

  •    .  

Әпсәләм бай

Вилдан абзый

  • .

Апуш

Хафиз

  • .

Көчле Хафиз

Кыска Хафиз

Озын Хафиз

  • .

III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

-Балалар, әйдәгез әле әсәрне вакыйгаларга бүләбез һәм аларга исемнәр куябыз.

1 вакыйга- сабантуйда гаделсез көрәш  

2 вакыйга – бүреләр һөҗүме

3 вакыйга- старостаның ялгышуы

4 вакыйга – Алмачуарның үлеме

-Бу вакыйгаларда кешеләр арасындагы нинди хис күрсәтелә? (Гаделлек һәм гаделсезлек)

- Әсәр кешенең нинди сыйфаты турында бара икән? (Гаделсезлек я гаделлек турында)

- Жанры  буенча бу әсәр хикәя. “Алмачуар” хикәясе нинди өлештән башлана? (Әсәр чигенештән башлана. Закир күптән булган вакыйгаларны искә төшерә.)

-Балалар, әсәрнең төп герое кем? (Закир)

  • Закирга характеристика бирәбез.

 Төркемнәргә кешенең холкына хас булган сыйфатлар язылган карточкалар таратыла. (Саран, юмарт, әти-әнисенең сүзен тыңлый, үпкәчел, киреләнә, мал җанлыклы, үзсүзле, тыңлаучан, горур, масаючан, кызу канлы, тырыш, шәфкатьле, кырыс, усал, икейөзле, туры сүзле, үз-үзен яратучан). Карточкалардан Закирга хас булган сыйфатлар сайлап алына.

  • Әлемгол  ни өчен Закирның атасына иң яхшы атны бүләк итеп бирә? (Ул намусын  югалткан кеше түгел икән, борчыла белә. Башта үз-үзен генә  яраткан, ләкин гаделлек аннан өстен булып чыккан.)

  • Кайчан саранлык өстен ала? (Беренче тапкыр авырганда  ук атын бирми. Күңелендә саранлык белән гаделлек көрәше бара.)

  • Старостың  гаебе нәрсәдә? Ул гаебен таныймы?(Ул беренче урынны билгеләгәндә ялгыша, ләкин ул гаебаен таный һәм гафу үтенә.)

  • Закирны без кайсы урында кызу канлы диеп әйтә алабыз?  (Старостага сугу -  гаделсезлек, гафу үтенми. Бу момент аның кызу канлы икәнлеген күрсәтә.)

  • Закирның Алмачуарга карата мөнәсәбәте нинди?(Алмачуар өчен ул әнисе белән сүзгә дә керә, үзен кобан итәргә  дә әзер. Ашарга керергә   киреләнә, чәйгә керми. Аннары  утын кертә, бәбәләрне алып кайта, йомырка алып керә.)

  • Әти-нисенә карата булган мәхәббәте кайда китә? Ул ни өчен әти-әнисенә карата үзгәрә? (Мәхәббәте  атка күчә.)

  • Алмачуарны ул ни өчен ярата? (Матур ( бәкәлле озын, нечкә; аркасына тасма,маңгаенда кашкасы бар,үзе айгыр), ат яратканга, чабышкы булганга ярата, Алмачуар аңа сабантуйда җиңәр,  узар өчен кирәк.)

Соңгы бүлекне тикшерәбез. (Ирек Баһманов укуында аудиоязмадан өзек  тыңлана)

Төркемнәрдә эш:

  1. төркем -  Узу ни өчен кирәк ?  (Дан  өчен. )
  2. төркем – Ни өчен ул Алмачуарны кыйный? (Беренче килер өчен.)
  3. төркем – Кемне ныграк ярата соң Закир? (Үз-үзен, югыйсә атны кыйнамас иде. Туктатмас иде.)

(Видеоязмадан өзек карап китәбез. Г.Кариев исемендәге театр артистлары башкара.)

  • Балалар, Закирга карата фикерләрегез үзгәрдеме? Таблицаларны алдыбызга алып, шул үзгәрешне билгеләп куябыз.

Дәрес башында

Төшенчәләр

Дәрес ахырында

+

Закир Алмачуарны яратканга җиктерми.

+

Закир атларны бик ярата, шуңа тиешенчә тәрбияли.

+

Закир Алмачуарны җаны урынына күрә.

Закир Алмачуарны яратмый

+

Закир Алмачуардан файдалана гына.

+

Закир үзеннән башка беркемне дә яратмый.

+

Физкультминутка өчен сораулар: (укучылар әсәрнең эчтәлеген белгәннәрен күрсәтеп, дөрес җавап санынча төркемнәргә тупланалар)

  • Ничә яшьлек атларны кырыкмыш дип атыйлар? (2)
  • Алмачуарга ничә яшь тулуга беренче сабанга җигәргә җыеналар? (3)
  • Сабан туеннан соң Алмачуар ничә атна чирләп ята? (1)
  • Закирларның атлары ничәү була? (3)
  • Бүреләр ничә колынның бугазын чәйнәгәннәр? (4)
  • Сабантуй чабышында ничә ат аерылып алга чыга? (3)
  • Колын үзенең ничә агасына охшаган? (2)
  • Әлемгол ничә ай дәвамында авырый? (3)

  • Гаделсез кеше иртәме соңмы, барыбер җәзасын алачак. Хафиз  нинди җәза ала? (Ул дөньядагы бөтен нәрсәне күрә алмас була . Моннан да куркынычрак җәзаны күз алдына да китереп булмый. Гаделсезлек өчен түләргә кирәк.)

  • Гаделсез булган башка кешеләр ничек түлиләр? (Башкорт белән староста гафу үтенә.)

  • Закирның гаебе зур, ул үз гаебен бетерә аламы? (Юк, чөнки Алмачуар инде үлгән, аңың алдында ул гаепле)

  • Закирга характеристика биргән идек, калган сүзләрдән өстәп куярлык сыйфатлар бар микән? Өстәп карыйк әле.(Саран, юмарт, әти-әнисенең сүзен тыңлый, үпкәчел, киреләнә, мал җанлыклы, үзсүзле, тыңлаучан, горур, масаючан, кызу канлы, тырыш, шәфкатьле, кырыс, усал, икейөзле, туры сүзле, үз-үзен яратучан) Карточкалардан Закирга хас булган сыйфатлар сайлап алына.

IV. Йомгаклау.

  • “Алмачуар” әсәре аша гаделлек, мәрхәмәтлелек, шәфкатлелек сыйфатлары турында сөйләштек, хайваннарга карата михербанлы булырга, һәр адымыңны уйлап эшләргә, өлкәннәргә карата шәфкатьле булырга кирәк.
  • Балалар, киләсе 2014 нче ел – Ат елы, ак ат елы дип йөртелә. Ат – бик тырыш һәм тугры хайван. Киләсе елда сезнең бер-берегезгә нинди теләкләрегез бар микән? Әйдәгез әле аларны язып, бер-беребезгә юллыйк.

V. Билгеләр кую.

VI. Өй эше бирү.      

 

1 төркемгә Закирга хат язарга.

2 төркемгә әсәрдән табигать күренешләре сурәтләнгән урыннарны табып, дәфтәрләргә язарга.

3 төркемгә ат җигү җайланмаларын ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәсән Туфан шигырьләрендә мәхәббәт темасы бирелеше.

Дәшсәләр дә      Еллар, юллар мине      Әкияттән дә ерак-еракка,     Кармәт  офыклары киңлеге дә...

Зиннур Насыйбуллин шигырьләрендә сугыш темасы.

Использование регионального компонента во внеурочных занятиях....

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт темасы.

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт темасы....

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә темасы.

Яшьлек,Гомрең кыска синең,Шундый кыска булып тоела,Кичен чәчәк аткан була,Ә таңында инде коела...МәхәббәтУл үзе иске нәрсә,ЛәкинҺәрбер йөрәк аны яңарта,Тиле яшьлек ярты гомрен бирәАның хисе белән янар...

4нче сыйныфның рус төркемнәрендә "Татарстан шәһәрләре" темасы буенча үткәрелгән дәрескә технологик карта

4нче сыйныфның рус төркемнәрендә "Татарстан шәһәрләре" темасы буенча үткәрелгән дәрескә технологик карта...

Мастер класс темасы: Татар теле дәресләрендә электрон перфокарталарны куллану. Тема: Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

Мастер класс темасы: Татар теле дәресләрендә электрон перфокарталарны куллану. Тема: Кая? Кайда? Кайдан? сорауларыМаксат: Предмет: Кая? Кайда? Кайдан? Сорауларын кулланып җөмлә төзи белүМетапредм...