Уку-укытуда ресурслар һәм эчтәлек яңарышы нәтиҗәсе буларак арт-технология мөмкинлекләрен куллану
материал

Татар теле һәм әдәбияты  (рус төркемнәре) дәресләрендә кулланырга мөмкин булган технологияләр.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан  республикасы

Бөгелмә  муниципаль  районы

Акбаш  төп  гомуми  белем  бирү  мәктәбе

Уку-укытуда ресурслар һәм эчтәлек яңарышы нәтиҗәсе буларак

 арт-технология мөмкинлекләрен куллану.

Гулькеева  Рәмилә  Кираметдин  кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Декабрь  2019

Уку-укытуда ресурслар һәм эчтәлек яңарышы нәтиҗәсе буларак арт-технология мөмкинлекләрен куллану.  (1 сл)

Арт-технология сәнгатьнең төрләрен уку-укыту процессында кулланып, аның эмоциональ тәэсир итү көче хисабына укучыларның танып белү дәрәҗәсен күтәреп эшләүне күздә тота. Арт-технология  в образовании  – это система последовательных действий педагога, направленных на решение учебно-воспитательных задач, с использованием различных видов искусства. .(2 сл.)  Эта  технология  тесно  связана  цифровой  технологией. Так  же  на  уроках  мы  используем  ИКТ (информационно-коммуникативные  технологии) (3 сл).  Технологиянең шактый таралган алымнары булып проектлар, презентацияләр төзү, веб-сайтлар аша, электрон дәреслекләр белән  куллану, төрле темаларга брошюралар иҗат итү,  виртуаль  экскурсияләр,  коллаж төзү  тора.

Минем  өчен  коллаж  төзү  алымы (4 сл) кызыклы  тоелды,  виртуаль  экскурсияләр  дә  укучылар  өчен  бик  кызыксындыручан  һәм  мин  аларны  куллана  башладым. (5 сл) Н.В. Семенюченко, Н.Б. Рыжкина кебек галимнәр коллаж төзүне ассоциограмма төзүдән башларга кирәк, дигән фикердә торалар [1, б.138]. Мәсәлән, 7 нче сыйныфта укучыларга “Без бергә ял итәбез” тематик блогын өйрәнә башлау дәресен, “Буш вакыт” сүзенә бәйле ассоциацияләрне  яздырудан  башларга мөмкин.  Парк, дискотека, поход, театрга бару кебек сүзләр әйтелер, дип көтәргә була. Шулай  ук монда  “облако  слов”  (7 сл) дигән төшенчәне дә кулланырга  мөмкин. Алга таба коллажның формасы турында фикер алышу оештырыла. Әлбәттә, ул темага беркадәр кагылышлы булса уңышлырак. Әйтик, укучылар нигез итеп ял итү паркын ала алалар. Укучылар, 3-4 кешелек төркемнәргә бүленәләр, һәр төркем үзенчәлекле исем ала, мәсәлән: сәнгать  сөючеләр, спортчылар, экстремаллар. Экстремаллар кәгазьгә (телефоннары  ярдәмендә  электрон  рәвештә дә коллаж ясый алалар) аттракционнар, мәсәлән, Америка таучыклары, әйләнмә тәгәрмәч сурәтләре ябыштыралар, шул тема белән бәйле шигырь юлларын табып, күчереп язалар; спортчылар парктагы спорт мәйданчыгы рәсемнәре яки фотосурәтләре һәм шигъри өземтәләр белән эш итәләр; сәнгать сөючеләр паркта “сәхнә ясыйлар”, һәйкәлләр “урнаштыра” алалар. Галимнәр еш кына, укучыларның уенга нигезләнгән эшләрне яратып кабул итүен искә алган хәлдә, укучыларның коллажларын да уен чарасы итеп кулланырга тәкъдим итәләр [1, б.138]. Укучылар ясаган коллаж да бөтен тематик цикл өйрәнелгәнчә уен чыганагы, ситуатик күнегүләр өчен нигез итеп кулланыла ала. 7 нче сыйныфта “Без бергә ял итәбез” тематик блогын өйрәнгәндә, кызыклы алымнарны  куллануның әһәмияте шуның белән дә аңлатыла: лексик материалны өйрәнү рус балалары өчен шактый катлаулы булган грамматик күнекмәләрне булдыру – сөйләмдә сыйфат фигыль һәм исем фигыль формаларын куллану, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре турында мәгълүмат алу, теркәгечләр кергән җөмләләрне гамәлдә куллану һ.б. белән үрелеп барыла. Бу күнекмәләрне булдыру өстендә эшне дә коллаж ярдәмендә алып барырга мөмкин. Мәсәлән, теркәгечләрне кулланып, төркем-командалар арасында ярыш оештырырга була. Ярышны “Паркны кем бизи?” дип атыйк. Һәр команда, теркәгеч кулланып, команда исеменә туры килерлек итеп җөмлә төзи. Мәсәлән, сәнгать сөючеләр: “Әгәр буш вакытым булса, мин театрга барам”, спортчылар  командасы: “Мин футбол һәм баскетбол уйнарга яратам” кебек җөмләләр төзиләр. Һәр төзелгән җөмлә өчен укытучы кечкенә рәсемнәр биреп бара. Спортчылар комадасына гер, туп рәсемнәре, экстремалларга – таган, карусель, сәнгать сөючеләргә атаклы сәнгатькярләрнең кечкенә фотосурәтләрен биреп барырга була. Ярыш тәмамланганнан соң, командалар коллажны шулар белән бизиләр, күбрәк бизәүче комада җиңүче дип табыла.  Коллажны  4  сыйныф  укучылары  да  башкард.  Әлбәттә,  аларның  үз  телефоннары  булмау  сәбәпле, Горбунов Павел  гына фотографияләр  алып  килде,  бергәләп,  “Кыш”  темасын  йомгаклау  дәресендә  коллаж  ясадык. (8 сл)  8  сыйныф  укучыларына   “Миңа  ошаган  җырчылар”  дигән темага  бирем бирелгән иде,  кемдер  җырлар  йөкләтеп  алып  килсә,  Радаева  Анна  коллаж  ясап  килгән  иде.

Коллажны  әдәбият  дәресләрендә дә кулланырга  мөмкин.  (9 сл) Мәсәлән, 6 сыйныфта  Гәрәй Рәхимнең  “Апрель” әсәрен  өйрәнгәндә  кулланам.  Әсәрне  өйрәнер  алдыннан,  өй  эше  итеп,  сез  әниегезне  нәрсә  белән  чагыштырыр  идегез, коллаж  ярдәмендә  әниегезне  сүрәтләгез  дигән  бирем бирелә.  Балаларга  бу  бирем  бик  ошый,  алар  бик  теләп  башкаралар. 9 сыйныфта Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәре өйрәнелә.  2018 нче  елда  әсәр  буенча  фильм  төшерелгән.  Укучыларда  әсәргә  кызыксыну  уяту  өчен  фильмнан  өзек  күрсәтелде.  Рус  телле  караучылар  өчен  Слайдта  дәрескә  әзерләнү  эпабында  ясалган  үземнең  коллажлар.  Шулай  ук  9  сыйныфлар  белән  “Һөнәр  сайлау”  темасы  барышында  “Миңа  ошаган  һөнәрләр”  дип  аталган  коллаж  ясалды. (10сл)

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк:  ХХ йөз ахыры – XXI йөз башында дәресләрне яңадан-яңа технологияләр нигезендә оештыруда бик күп мөмкинлекләр ачыла. Арт-технология – шундыйлар арасында чагыштырмача яшь, әле фәнни нигездә тәфсилле өйрәнелмәгән, әмма укучыларның кызыксыну, танып белү эшчәнлеген активлаштыру һәм теманы өйрәнүдә нәтиҗәлелеккә ирешү мөмкинлеге биргән технология дип танылырга хаклы. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнгәндә, ул укучыларда уңай мотивация формалаштыруы, катлаулы теманы да мавыктыргыч итеп өйрәнүгә юл ачуы белән кыйммәткә ия.

Әдәбият исемлеге

  1. Семенюченко Н.В., Рыжкина Н.Б. Коллаж как средство обучения иностранному языку: Методические рекомендации. – Санкт-Петербург: КАРО, 2016. –  240 с.
  2. Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Татар теле. 7 нче сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүчеләр өчен). – Казан: Татармультфильм, 2017. –96 б.
  3. Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Татар теле. 9 нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүчеләр өчен). – Казан: Татармультфильм, 2016. –128 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар телен укытуда яңа технологияләр куллану

Белем бирүдә информацион технология– компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы. ...

Балаларга татар телен укытуда коммуникатив технологияләрне куллану.

Статья об использовании коммуникативных технологий в обучени татарскому языку на уроках татарского языка и литературы....

РУС ТЕЛЛЕ АУДИТОРИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ.

Мәкаләм 1 нче сыйныфта белем алучы рус телле укучыларыбызга татар телен өйрәтүдә бик тә отышлы һәм нәтиҗәле кулланылган, тулысынча  комуникатив технологияләргә нигезләнгән Валерия Николаевн...

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану...

Компьютер мөмкинлекләрен куллану

Компьютер мөмкинлекләрен куллану...

ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ

ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ...