Компьютер мөмкинлекләрен куллану
статья (5, 6, 7, 8, 9, 10 класс)

Акашина Ниля Мухамедовна

Компьютер мөмкинлекләрен куллану

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теле дәресләрендә комп ь ютер куллану

Слайд 3

Дәрес һәм дәрестән тыш вакытта ИКТ куллану ни өчен кирәк? Тест үткәрү Яңа материал аңлату Мультимедияле технологияләр куллану (презентаций POWER POINT , WEB - битләр) Кабатлау һәм йомгаклау дәресен оештыру Укучыларның иҗади эшләрен башкару Интернет- информацион эзләнү системасы Реферат һәм чыгышлар өчен информа ц ия эзләү Өйрәтү характерындагы компьютер программаларын куллану Үткән материалны тикшерү

Слайд 4

Компьютер – Тестлар үткәрү чарасы Икенче “китап” Иллюстратив материаллар чыганагы Аудио кулланма

Слайд 5

Нәтиҗә: Эшнең нәтиҗәсен яхшырта, яңача эшләргә мөмкинлек бирә Укучыларның белемнәрен тикшерергә ярдәм итә Укучыда белем алуга теләк уята Күбрәк материалны өйрәнергә була Дәрес вакыты экономияләнә


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теле дәресләрендә комп ь ютер куллану

Слайд 3

Дәрес һәм дәрестән тыш вакытта ИКТ куллану ни өчен кирәк? Тест үткәрү Яңа материал аңлату Мультимедияле технологияләр куллану (презентаций POWER POINT , WEB - битләр) Кабатлау һәм йомгаклау дәресен оештыру Укучыларның иҗади эшләрен башкару Интернет- информацион эзләнү системасы Реферат һәм чыгышлар өчен информа ц ия эзләү Өйрәтү характерындагы компьютер программаларын куллану Үткән материалны тикшерү

Слайд 4

Компьютер – Тестлар үткәрү чарасы Икенче “китап” Иллюстратив материаллар чыганагы Аудио кулланма

Слайд 5

Нәтиҗә: Эшнең нәтиҗәсен яхшырта, яңача эшләргә мөмкинлек бирә Укучыларның белемнәрен тикшерергә ярдәм итә Укучыда белем алуга теләк уята Күбрәк материалны өйрәнергә була Дәрес вакыты экономияләнә



Предварительный просмотр:

                                                               Казан шәһәре Яңа Савин  районының

“ Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми муниципаль бюджет учреждениесе

Акашина Нилә Мөхәммәт кызы,

милли эшләр буенча директор урынбасары

Критик фикерләү технологиясе.

Критик фикерләү технологиясенең фәнни һәм гамәли кулланылыш аспектлары.

    Бүгенге көн җәмгыять мәгариф системасына зур таләпләр йөкли. Укыту эшчәнлегенең сыйфатын яхшырту, яңа технологияләр куллану, сыйфатлы белем бирү – заман мәктәбенең төп бурычы булып тора. Белемнең яңа сыйфаты – гомумдәүләт күләмендә ил үсешенең хәзерге заман ихтыяҗларына туры килүе. Россия Федерациясенең Мәгарифне модернизацияләү концепциясе критик фикер йөрткән шәхес тәрбияләүне үзмаксат итеп куя. Бүгенге көн чыгарылыш укучысы, алган белем һәм күнекмәләрдән рациональ файдаланып,  яңалыклар ташкыны алдында югалып калмыйча, мөстәкыйль фикер йөртеп, дөрес юл сайларга тиеш. Шәхеснең танып белү сәләте - эшлеклелек сыйфатының аерылгысыз өлеше.

    “Критик” фикерләү, беренче карашка, “тәнкыйди фикер йөртү, тәнкыйть күзлегеннән карау” дип кабул ителә. Ләкин белем бирү системасында бу төшенчә стандарт булмаган фикерләүне, укытуның иң югары дәрәҗәдә камилләшүен ассызыклый.  Билгеле, укыту эшчәнлеге икеяклы процесс. Шунлыктан критик фикер йөртү дә ике яктан тәңгәл булырга тиеш. Бүген алынган мәгьлүматның иртәгә гамәлдән төшеп калуы гадәти хәл. Төрле өлкәләрдә үзлегенннән белем алып, аны тормышта куллана алучы шәхес кенә замана белән бергә атлый ала.

    Алшартлар нидән гыйбарәт? Укучының белемнәрне пассив үзләштерүе түгел, киресенчә, алардан танып белү эшчәнлегендә актив   файдалана   алуы      беренче     урынга   чыга.   Бүгенге   көндә

мәгълүматны интернет ресурслардан иркен табарга мөмкин. Бары тик үзеңә кирәген сайлап алып, үз карашыңны формалаштырырга гына кирәк. Тагын бер үзенчәлек – ул бергәләп коллективта эшләү, “киртәләрсез” аралашу.

   Г.Селевко фикеренчә, критик фикерләү – интеллектуаль (гамәли) эшчәнлек төре: мәгълүматны кабул итү, төшенү, хәтердә калдыру, иҗади, интуитив фикерләү кебек психологик төшенчәләрне ала. Критик фикерләү технологиясенең концептуаль үзенчәлек төрләре:

- белем бирүнең эчтәлеге аның күләмен яки мәгълүматның санын түгел, бәлки укучының  бу мәгълүмат белән тулысынча идарә итә алуын хуплый: танып белү, үзләштерү, аңлап төшенү, гамәлдә куллану;

- белем алуда мөстәкыйль рәвештә күнекмәләр булдыру;

- коммуникатив эшчәнлеккә нигезләнгән икеяклы процесс;

- танып- белүдә үтеләсе материалның уңай һәм тискәре якларын ачу;

- төгәл билге.

Критик фикерләү-

  • төпле сораулар,
  • ышанычлы дәлиллләр,
  • уйланылган адымнар.

Критик фикерләү –

  • кызыксыну
  • эзләнү,
  • үз-үзеңә сорау кую (ни өчен?)
  • җавап табу,
  • үз фикереңне булдыру,
  • башкалар фикеренә колак салу,
  • кабул ителгән карарга тәнкыйть күзлегеннән карау.

Критик фикерләүче шәхеснең характер сыйфатлары (Д.Халперн технологиясе буенча):

  • Эзлекле әзерлек, ният. Яңа фикер көтмәгәндә туа һәм һәрвакыт буталчык була. Бу сыйфат фикерне билгеле бер эзлеклелеккә тезәргә мөмкинлек бирә. Фикер төгәллеге, эзлеклелеге – ышаныч чыганагы.
  • Сизгерлек. Әгәр дә укучы башкалар фикерен кабул итеп аңламаса, ул үз фикеренең очына чыга алмый дигән сүз. Сизгерлек тоеп сайларга ярдәм итә.
  • Таләпчәнлек. Авыр хәлдән чыгу юлларын эзләүне, гадәттә, без һәрвакыт арткы планга калдырабыз. Үз-үзеңә таләпчән булу – уңышка ирешүнең нигезе.
  • Үз хатаңны таный белү. Критик фикерләүче үз хатасын вакытында танып төзәтә, нәтиҗә ясый, яңаларын булдырмау өстендә эшли.
  • Төшенү. Аңлап төшенү уйларны контрольдә тотарга булыша.
  • Компромисслы килешү. Әйтелгән төпле фикер башкалар тарафыннан   расланмаса, ул сүздә генә калачак.

Д.Барелл критик фикерләүченең түбәндәге сыйфатларын өстен куя:

- проблеманы чишүче

- таләпчән

- үз-үзен контрольдә тотучы

- башкаларның идеяләрен “аңлап төшенүче”

- проблеманы бергәләп чишүче

- әңгәмәдәшен тыңлый белүче

- билгесезлектән курыкмаучы

- проблеманы төрле күзлектән чыгып караучы

- һәр бәйләнешне күз уңында тотучы

- кеше фикеренә колак салучы

- күзаллаучы, үзмаксатлы

- тупланган белем һәм күнекмәләрне нәтиҗәле файдаланучы

- кызыксынучан, эзләнүчән

- мәгълүматны актив үзләштерүче.

Бу технология укучыга нәрсә бирә:

  • мәгълүматның кабул итү тәэсирен көчәйтә,
  • кызыксыну уята,
  • критик фикерләргә этәрә,
  • җаваплылык, үзаң формалаштыра,
  • белем алуның сыйфатын күтәрә,
  • бергәләп эшләтә,
  • үзеңне замана белән бергә атлаучы шәхес итеп итоярга мөмкинлек бирә.

Критик фикерләү технологиясе укытучыга нинди мөмкинлекләр ача:

  • сыйныфта ачык һәм эшлекле мөнәсәбәт булдыра,
  • сыналган уку-укыту модельләрен, нәтиҗәле методларны файдаланырга этәрә,
  • үз эшчәнлеген анализлый белүне таләп итә,
  • һөнәри осталыкны ачарга ярдәм итә.

Критик фикерләү технологиясенең төп критерийлары:

  • укучы белән укытучы арасында киртә, “барьер” юк. Алар әңгәмәдә, укыту эшчәнлегендә икесе дә тигез хокуклы.
  • Укытучы мәгълүмат чыганагы түгел, ә юнәлеш, юл күрсәтүче буларак карала. Ул укыту эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра.

Критик фикерләү технологиясендә дәрес структурасы.

Этаплар

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Кулланыла торган метод һәм алымнар

I стадия

Кызыксындыру

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү,

-кызыксыну уяту,

-үзмаксат кую

алган белем һәм күнекмәләргә таянып, яңаларын кабул итәргә җирлек әзерли

искә төшерә,

мәгълүматны бер җепкә тезә,

сораулар куя

Алынган мәгълүматның исемлеген төзи: төп моментларны сөйли, схемага тезә.

  • кластерлар,
  • таблица,
  • дөрес һәм дөрес булмаган раслаулар,
  • эзлеклелеге буталган логик фикерләр,
  • проблемалы сораулар,
  • гади һәм катлаулы сораулар таблицасы.

Бу стадиядә мәгълүмат кабатлана, системага кертелә. Эш төрләре индивидуаль, парлы, төркемдә башкарыла.

II стадия

Төшенү

- яңа материал кабул ителә

кызыксындыру,

белем һәм күнекмәләргә таянып, яңаларын формалаштыра

Текстны тыңлый,

укытучы тарафыннан кулланылган метод һәм алымнарга таянып, текстны үзләштерә (тыңлый, кабул итә,

кирәк моментларны билгели)

  • Инсерт,
  • Фишбоун,
  • Борт журналы,
  • Икеяклы көндәлек

Дәреснең башында куелган сорауларга җавап эзләү

Бу стадиядә яңа материал үзләштерелә (текст, фильм, лекция, парарграф). Эш төрләре - индивидуаль яки парлы. Парлап эшләгәндә шәхси күзәтү һәм фикер алмашу тәртибе сакланырга тиеш.

III стадия

Рефлексия

Уйлану,

 Фикер туу,

Яңа максат һәм бурычлар кую

Укытучы беренчел фикер һәм ниятләргә кайта;

кирәк дип тапса, үзгәреш кертә; яңа үтелгән материал буенча иҗади һәм тикшеренү, гамәли биремнәр бирә  

Укучы ике мәгълүматны (“иске” белән “яңа”) чагыштыра

- таблица, кластерлар тутырыла;

- төп фактлар арасында бәйләнеш ачыклана;

 - терәк сүзләр, дөрес һәм дөрес булмаган раслаулар;

- сорауларга җавап;

- түгәрәк өстәл,

-  дискуссия,

- иҗади язма эш,

-тема буенча күзәтү  

Материалны анализлау, иҗади эшкәртү, интерпретацияләү. Эш төре - индивидаль, парлы, төркемдә.

Критик фикерләү технологиясендә дәрес типлары                                                                                             (табл.1).

Дәрес №1

Дәрес №2

Дәрес №3

Дәрес №4

Дәрес №5

Дәрес №6

Дәрес тибы

Информацияле текст белән эш  

Әдәби текст белән эш

Мөстәкыйль уку

Дискуссия

Язма эш

Эзләнү тикшеренү дәресе

Кызыксындыру

Акыл штурмы, кластер төзү

Акыл штурмы

Дөрес һәм дөрес булмаган раслаулар

Гади һәм

 катлаулы сораулар таблицасы

тикшеренү уздыру

Парлы акыл  штрумы

Төшенү

Инсерт

Блум ромашкасы

Зигзаг

Диагональ дискуссия

Каралама вариантны язу, төзәтмәләр кертү

Таблица тутыру

Рефлексия

Кластерның дөреслеген тикшерү

Кластер төзү

Таблица тутыру

Эссе

Хаталарны төзәтү, язма эшне төгәлләү

Тулысынча фаразлау

Дәреснең технологик картасы                                                                                                                                    (табл.2)

Дәрес этаплары

Дәрес эчтәлеге

Ва-кыт

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру

Дидактик максат кую

5

Максат һәм бурычларны аңлату

 Дәреснең максаты белән таныштыру

Кызыксындыру

Классны ике төркемгә бүлеп, һәр төркемгә эш бирү

2

Укучыларны төркемнәргә бүлү. Танып-белү бурычын кую

Танып-белү бурычы белән таныштыру

Дидактик материалны эшкәртү буенча инструкция бирү

5

Дидактик материал биремнәрен аңлату

Үтеләчәк материал белән танышу, төркемдә карау, биремнәрне үзара бүлешү

Акыл штурмы

Кластер төзү

Төркемнең индивидуаль эшләве

5

Һәр төркемнең эшен контрольдә тоту

Һәркем үз эшен башкара, мисаллар туплана, кластерлар төзелә

Отчетларны тыңлау

3

Фикерләрне тыңлау, кластер төзү турында үзара фикер аралашу

Һәр төркемнең отчетын тыңлау

Төшенү

Әдәби текстны инсерт алымы белән уку

15

Төркемнәрдә индивидуаль эш

Текстны уку,

Таблицаны тутыру

Рефлексия

Кластерга кайту

Сораулар буенча әңгәмә

5

Һәр укучының фикерен тыңлау

Тутырылган таблицаны кычкырып уку

Практик эшне башкару

Практик юнәлеш бирү

3

Дидактик материал биремнәрен аңлату

Һәр төркемдә практик биремне эшләү, нәтиҗә ясау

Йомгаклау

Өй эше бирү

2

Өй эшен язу

Критик фикерләү технологиясе элементларын куллану укучыда түбәндәге сыйфатларны булдыра:

  • төркемдә эшли белү,
  • текстны үзләштереп, төп моментларны схемада чагылдыру, иҗади фикер йөртү,
  • мәгълүматның яңалыгын, әһәмиятен билгеләү, сөйләм телен баету, телне шомарту;  мәгълүматны мөстәкыйль үзләштереп, иҗади фикерләп, нәтиҗәләр ясау.

Критик фикерләү технологиясендә метод һәм алымнар.

Кластер алымы. Ул универсаль алым, аны һәр стадиясендә кулланырга мөмкин: кызыксыну стадиясендә белем күнекмәләрне тәртипкә китерү, төшенү стадиясендә яңалыкны теркәп кую, рефлексия стадиясендә алар арасыдагы логик бәйләнешне күзәтү. Укучы яңа төшенчәләрне схематик рәвештә җиңел кабул итә. Фикер эзлеклелеге дә саклана. Рефлексия стадиясендә фаразланган ялгыш раслаулар төзәтелә. Эш нәтиҗәсен презентацияләү укучының материалны тирәнтен үзләштерүен күрсәтә.

Кластер төзүдә эзлеклелек:

  • төп төшенчә, тема, билге аерып алына, схемага кертелә,
  • подтемалар билгеләнә,
  • конкрет фактлар күрсәтелә,
  • алар арасындагы бәйләнеш сызыклар ярдәмендә тоташтырыла.

  Презентацияне “Word, Present Point” слайдларында күрсәтергә мөмкин.

Нәрсәне истән чыгармаска кирәк!

  • һәр фактны теркәү
  • фикер һәм вакыт беткәнче язу.

“Беләм, белдем, беләчәкмен” алымы

Б –

мин нәрсә беләм

Б –

нәрсә беләчәкмен

Б –

нәрсә белдем

Дәрес башында укучылар дәреснең максаты белән танышканнан соң белгәннәрен таблицага язалар. Дәрес ахырында материал белән танышканнан соң  тулысынча тутырыла.

Инсерт алымы.

Материалны уку барышында укучы поляга тамга, билге куеп бара. Укытучы  билгеләр ярдәмендә уку эшчәнлеген оештыра.

V

(яңа белемнәрне үзләштерү)

+

(дөрес булмаганннарын төзәтү)

-

(дөрес булмаганнарын төзәтү)

?

(темага карата кызыксыну уяту)

Мин моны белә идем

Бу миңа өр-яңа

Бу минем фикергә каршы килә

Бу турыда күбрәк белергә телим

 

Концептуаль таблица алымы.

Материалдан төп критерийлар аерып чыгарыла, текстны аңлы рәвештә кабул ителә. Төркемдә фикер алышканнан соң ике төшенчә чагыштырыла. Фикер нәтиҗәсе булып таблица тора.

Чагыштыру сызыклары

Идегәй образы

Чура батыр образы

Могҗизалы туу

 Инициация

Мифик зат белән бәрелеш

Геройның һәлакәте

Блум ромашкасы алымы.

Таныш булмаган текст алына, алдан тукталышлар билгеләнә. Вакыйгалар үстерелеше, сюжет, көтелмәгән финал туктап уку алымын мәгънәле итә. Укытучы алдан ук сораулар әзерләп куя. Сораулар түбәндәгечә төзелә:

  • Гади сорау - материал буенча булган белемнәрне камилләштерә
  • Сорау –төпченү – «мин ничек аңладыммы?….», «мин сезне дөрес аңладыммы?…»
  • Сорау –интерпретация (аңлатучы) – теге яки бу күренешләрнең асылына төшендерү (ни өчен?)
  • Сорау –чагыштыру  укучыларның үзара әңгәмәсендәге каршылыклар

  • Иҗади сорау (прогноз)  «Алга таба нәрсә булачак, сез ничек уйлыйсыз…?»

  • Практик сорау  – «Без нәрсә эшли алабыз…?» «Сез ничек эшләр идегез…?».

Эссе алымы. Тема үтелгәннән үз фикереңне кыска вакыт эчендә формалаштырып язу югары дәрәҗдәдә әзерлек таләп итә. Бу алымны дәрес ахырында куллану уңышлы. Эсседә иң мөһиме – шәхси күзәтү, бәхәсне чишү юлын күрсәтү, дәлилләр китерү.

                                             10 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе

                                                                       

 Тема.  

      Тукай һәм Пушкин – ике йолдыз ул..   (Габдулла Тукай һәм А.С.Пушкин иҗатларында уртак мотивлар.

 Максат.

      Габдулла Тукай һәм А.С.Пушкин иҗатларының уртак якларын табу, ике шагыйрьнең дә милли шагыйрь булу сәбәпләрен ачу; шигырьләрен анализлау; укучыларның сөйләм телләрен үстерү, шигырьләр хакында фикер йөртә белергә, аңларга, чагыштыра белергә, нәтиҗә ясарга өйрәнү.  

   Җиһазлау.

      Габдулла Тукай, А.С.Пушкин портретлары, шигырь җыентыклары, компьютер, мультимедиа аппараты, http://tatar.museum.ru/ tukay/ интернет-сайты.

Дәрес тибы: эзләнү-чагыштыру

   Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
  2. Укытучының кереш сүзе.

       Рус әдәбиятын  А.С. Пушкиннан башка, татар әдәбиятын Габдулла  Тукайдан гайре күз алдына китереп булмый. Г.Тукай яңа татар әдәбиятына нигез салды, милли үзаңны раслады, ныгытты, шуның белән үзенең исемен мәңгеләштерде. Без бүген дәрестә бу ике бөек шагыйрьнең  иҗатларын чыгыштырып өйрәнербез( 1 нче слайд)

        Ни өчен һәр ике шагыйрь дә милли шагыйрь югарылыгына  күтәрелә алган? Моның сәбәпләре нәрсәдә? Бу сорауга җавап бирү өчен, Г.Тукай һәм А.С. Пушкинның иҗади уртаклыкларын табуны максат итеп, өлешчә эзләнүләр алып бардык. Сез эш барышында шагыйрьләр иҗатын гына өйрәнеп калмыйча, байтак тәнкыйть мәкаләләре белән дә таныштыгыз.

         Укытучы. Тукай турында сүз чыктымы, еш кына күңелгә бер сорау килә: ничек итеп гади генә бер авыл ятиме санаулы еллар эчендә күп гасырлык, бай тарихлы татар әдәбияты күгендә балкучы йолдызга әйләнгән? Ничек итеп ул замандашларын һәм килер буынны, якташларын,  илебез халыкларын үзенә берьюлы җәлеп итә алган?

         Көтелгән җавап. Моның сере, иң беренче чиратта, табигать биргән сәләтендә. Ләкин талантлы шәхес тарих мәйданына чыксын, күренсен өчен, билгеле бер иҗтимагый шартлар кирәк. Тукай өчен бу – 1905 елгы революция.

           Кешенең формалашуына әйләнә-тирә, мохит зур тәэсир ясый. Тукайның мохите, ягъни чолганышы, аның шагыйрь булып үсеп китүенә зур этәреч бирә ( Кырлай, Мотыйгия мәдрәсәсе, әдәбиятка ихтирамы булган яңа фикерле кешеләр).

           Рус әдәбияты белән танышу, аның аркылы көнбатыш классик әдәбияты вәкилләре – Гете, Гейне, Шиллер, Байронның  эстетик фикерләрен өйрәнү дә аның иҗади үсешендә хәлиткеч роль уйный.

           Укытучы. Тукай иҗаты турында сүз алып барганда, аның эшчәнлеген рус әдәбиятында А.С. Пушкин башкарган хезмәткә охшатабыз. Алар икесе дә нинди өлкәләрдә эшләгәннәр?

           Көтелгән җаваплар. 1. Тукай да, Пушкин да халык авыз иҗатына мөрәҗәгать иткәннәр. Күп кенә әсәрләрен халык авыз иҗатына нигезләнеп язганнар.

           Г. Тукай халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю, аны фәнни яктан эшкәртүгә зур өлеш кертә. 1910 нчы елда “Халык әдәбияты” дигән темага доклад укый, “Халык моңнары” исемле иң яхшы татар җырларыннан торган җыентык чыгара, халык иҗатына нигезләнгән әсәрләр иҗат итә.

           2.  Тукай да, Пушкин да милли телне үстерүгә зур өлеш кертәләр. Габдулла Тукай туган тел мәсьәләсен иҗади якын килеп чишәргә омтыла. Халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрә. Үзенең “Халык әдәбияты” дигән мәкаләсендә:”Чын халык телен, чын халык рухын бары тик халык җырларынннан гына табып була”,- дип яза ул. Тукай татар теленең хәзинәсе белән оста эш итә. Бер үк сүз аңарда күптөрле мәгънә төсмерләрен белдерә. Ул күчерелмә мәгънәдәге сүзләр, сәнгатьчә сурәтләү алымнарын һәм төрле символик чараларны куллана.

           3.  Мәгълүм ки, Г.Тукай әдәби тәнкыйтькә нигез салучыларның берсе санала. “Шигырьләребез”, ”Тәнкыйть – кирәкле шәйдер” дигән тәүге тәнкыйди мәкаләләре аеруча  игътибарга лаек. Шагыйрь татар әдәбиятында тәнкыйть булырга тиеш дип карый. Аның фикеренчә, башка хезмәт белән шөгыльләнген кеше басылып чыккан барлык әсәрләрне дә укып бара алмаска мөмкин. Безнең өчен аларны әйбәтләп укып, җитешле-җитешсез  якларын аңлатып баручы махсус укымышлылар – тәнкыйтьчеләр кирәк. “Тәнкыйтьче булу өчен, - ди Тукай, - тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булу кирәк. Һәр язучы иң әүвәл үз-үзенә, шәхси иҗатына карата тәнкыйть белән карарга тиеш”.

          А.С. Пушкин  А.С. Грибоедовның “Горе от ума” әсәре турында “Пушкин – Вяземскому” дигән тәнкыйди мәкалә яза.

         Укытучы. Тукай иҗатында рус һәм Көнбатыш Европа әдәбияты үрнәкләрен тәрҗемә итү яки алардан файдаланып язу шактый урын тота.  Пушкин, Лермонтов, Толстой, Крылов, Кольцов, Жуковский, Майков, Плещеев әсәрләре белән беррәттән шагыйрь Көнбатышның күренекле язучылары Гейне, Байрон, Моппасан, Шекспир, Гете иҗатына да мөрәҗәгать итә. Тукайның һәм әлеге язучыларның әсәрләре арасында кайбер эчтәлек, сюжет, фикер якынлыгы күрсәтелсә дә, аларның күбесен бер үк әсәр рәвешендә тәңгәл куеп булмый. Шагыйрь мондый әсәрләрне  милли җирлектән чыгып иҗат итә, оригиналдан читкә дә китә, халык сөйләменә якын итеп, үзеннән дә күп яңалыклар өсти. Тукай иҗади рәвештә, үз рухына туры килгән әсәрләрне генә тәрҗемә итә. Саф күңелле, намуслы шагыйрь булганга күрә, ул һәр шигыренең алдына кемнең әсәреннән файдалануын язып бара. Әмма аның алтмышлап шигырен тәрҗемәгә кайтарып калдыралар, ә ныклап тикшерсәң – уннан артмый.

            Пушкин  да тәрҗемәнең матур үрнәкләрен тудыруга үз өлешен кертә. Мәсәлән,    К. Боржурның “Муж волокита” әсәрен бик уңышлы тәрҗемә итә.

            Шулай ук Г.Тукайның тәрҗемә әсәрләрендә милли характер тудыруы күренә. Мәсәлән, Крыловның “Два мальчика” әсәрендәге Сеня һәм Федя  исемле малайларны Гариф һәм Зариф дип ала.

         Укытучы. Тукай белән Пушкин иҗатында нинди уртак мотивлар  таба алабыз?

         Көтелгән җавап.(2 нче слайд)  Олы юлның башы.

            “Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим,

              Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем”.

                                                                  (“Дошманнар”)

      Тукайның бала чактагы истәлекләре, туган ягына мәхәббәте “Шүрәле”,”Туган җиремә”,”Исемдә калганнар” әсәрләрендә чагыла. Тукай һәм Пушкин икесе дә гаилә бәхете, ата-ана мәхәббәте татымаганннар. Бу уртаклык аларның иҗатында ачык сизелә. Пушкинның лицей елларына багышланган шигырьләрендә (мәсәлән «Царское село», «Пирующие студенты», «Товарищам» һ.б.) яшүсмер шагыйрьнең рухи халәте, тормышка карашы тасвирлана. “Няня” шигырендә исә үзен тәрбияләгән Арина Родионовнаны җылы итеп искә ала.

        Көтелгән җавап.  ( 3 нче слайд).  Шагыйрь һәм революция.

       Һәр ике шагыйрь дә, төрле чор шәхесләре булсалар да, данлы көрәш елларында яшиләр. 1905  нче ел революциясе Тукай иҗатына юл ача. Татар халкының алдынгы улы буларак, революция алып килгән рухи күтәренкелекне ул барысыннан да алдарак үзенә кабул итә һәм халыкка җир, демократик тәртипләр, ирек өчен әдәбият мәйданында көрәш башлый. Революция – гомумән, тарихны алга алып баручы көч, һәм Тукай әнә шул революция дулкыны белән авыл малае, мәдрәсә шәкерте дәрәҗәсеннән шагыйрь , зур көрәшче, хөр авазлы иҗтимагый эшлекле дәрәҗәсенә күтәрелә. Шагыйрьнең бурычын ул, беренче чиратта, хезмәт халкы өчен иң мөһим мәсьәләләрне күтәрү дип карый, үз чорының иң әһәмиятле мәсьәләләренә аваз биреп бара. Мәсәлән, 1905 елның 17 октябрь манифесты белән халыкка кайбер азатлыклар вәгъдә ителә. Шул уңайдан Тукай халык кәефен чагылдырган шигырьләр яза. (“Дустларга бер сүз”, “Хөррият хакында”, “Яз галәмәтләре”).

          Билгели ки, Пушкин яшәгән чорда декабристлар восстаниесе була. Турыдан-туры катнашмаса да, шагыйрь аларга теләктәшлек итә. Аның күп кенә дуслары сөргенгә озатыла: Рылеев, Кюхельбекер, Пущин, Раевский. Бу вакытта Пушкин үзе дә патша тарафыннан җәберләнә : Михайловское авылында 1824 елдан 1826 елга кадәр полиция һәм дин күзәтүе астында тора. Бу елларда ул үзенең язмышын чагылдырган “Узник”, “К морю”,”Арион” кебек шигырьләрен яза. (Бер шигырьне яттан сөйләү)

         Көтелгән җавап  (4нче слайд)  Шагыйрь һәм халык .

         Тукай – рус реалистик поэзиясен кабул иткән беренче көнчыгыш шагыйре. Ул әдәбият мәйданына хәзерләнгәндә, рус классикларыннан байтак кына исемнәрне күздән кичерергә өлгергән булса кирәк. Әмма болар арасында аеруча Пушкин поэзиясе аны үзенә нык җәлеп иткәнлеге, искиткеч рухландырганы бәхәссез. Тукайның беренче әдәби тәҗрибәләрендә үк “шагыйрь һәм халык” кебек теманың, ягъни үзенең шагыйрьлек миссиясен, урынын аңлау тирәсендәге мәсьәләләрнең сизелә башлавында да теге яки бу күләмдә Пушкин һәм Лермонтовка бәйләнеш бар. (“Көзге җилләр”,”Үз-үземә”.)

         Пушкин да, халыкка мөрәҗәгать итеп, “К Чадаеву”,”Анчар” кебек шигырьләрен иҗат итә.

         Көтелгән җавап.  (5 нче слайд)  Шагыйрь һәм шигърият.  

        Чын шагыйрь булу өчен табигый сәләт кенә түгел, рухи ныклык, камил акыл, сизгер күңел дә зарур. Ихлас шагыйрь тормыш дөреслеген  җырларга тиеш. “Дөрес сүз күзгә кылчык булып кадала”, - ди халык. Г.Тукай да шагыйрьлеккә югары бәя бирә, шигърияткә уен-көлке чарасы итеп түгел, бәлки кешеләрне тәрбияләү, тормышны матурлау, җәмгыятькә тәэсир итүнең көчле коралы буларак карый. (“Шагыйрь”, ”Бер татар шагыйренең сүзләре”, ”Сорыкортларга”,”...гә” (Ядкәр))

         Пушкин да шигъриятнең вазифасын халык язмышы белән бәйли. Мәсәлән, “Арион”, ”Эхо” шигырьләрендә бу ачык тоемлана. Тукай Пушкин белән горурлана һәм аңардан шигърият серләренә төшенә.

       “Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов булса кояш,

         Ай кебек, нурны алардан икътибас иткән бу баш”,

- дип  яза ул “Кыйтга” шигырендә.

       Шәхес һәм шагыйрь буларак җитлеккәч, ул әлеге остаз шагыйрьләрен кат-кат телгә ала, шигырьләренең берсендә үзен ике бөек рус шагыйре белән бер сафка куя:

        “Шигъре Лермонтов вә Пушкин саф диңгез ул

          Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов - өч йолдыз ул”,

- ди “Җавап” шигырендә.

       Көтелгән җавап. (6 нче слайд)  Шагыйрь һәм туган ил.

       Тукайның Ватанга мәхәббәте – туган як табигатенә, туган теленә, әкият-җырларына мәхәббәт ул. Аның туган җирне яратуы, бигрәк тә “Шүрәле”, ”Туган җиремә”, “Пар ат” шигырьләрендә чагыла.

       Пушкин шау-гөр килеп торган баллар, кичәләр үзәгендә кайнаса да, күңел тынычлыгын авылда, ялгызлыкта таба. Мәсәлән, аның иҗатының иң чәчәк аткан чоры – Болдино көзе. “Деревня”, ”Домовому” һ.б. шигырьләрендә шул чактагы кичерешләре аеруча тулы чагыла.

        Көтелгән җавап.  (7 нче слайд).  Фәлсәфи шигырьләр.

        Тукай иҗатында кеше, тормыш, яшәеш хакындагы фәлсәфи уйлануларын чагылдырган әсәрләр байтак. “Исемдә”, “Кыйтга”, “Өзелгән өмид”  шигырләрендә лирик герой гомеренең “кара көннәрдән” торган, дошманнары “эттән күбәйгән” пычрак дөньяда үтүен белдерә. “Кыйтга” шигыре үкенеч хисе белән сугарылган.

     Көтелгән җавап.  ( 8,9,10,11 нче слайдлар)   Дуслыкка мөнәсәбәт.

     Габдулла Тукай,  Казанга килгәч,  якын дуслар таба. Алар арасында Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Сәгыйть Рәмиев, Сәгыйть Сүнчәләй, Хөсәен Ямашевлар бар. (“Хөрмәтле Хөсәен ядкяре” шигыре анализлана). А.С.Пушкин да Царскосельский лицейда укыган дусларына  тугры кала . Аларның күбесен сөргенгә җибәргәндә дә,  күңеле белән алар арасында була.(“К Чаадаеву”, “Товарищам”  шигырен анализлау)

     Көтелгән җавап . (12, 13 нче слайдлар)   Мәхәббәт лирикасы. 

     Габдулла Тукайның Зәйтүнә Мәүлүдова исемле кызны яратып йөргәнлеге  мәгълүм. Алар берничә тапкыр гына очрашалар. Кызганычка каршы, ике яшь кеше, тойгылары турында түгел, болай гына да ялгыз калып бер сүз дә сөйләшмәгән килеш мәңгегә аерылышалар. Эчтән янып йөрүләрнең нәтиҗәсе булып, йөрәктә шигъри юллар туа. (“Кулың”, “Булмаса”, “...гә”, “Кызык гашыйк”, “Бер рәсемгә”...).Бер шигыренә анализ.

      А.С.Пушкинның да  “...Я помню чудное мгновение” шигырен белмәгән кеше юктыр.

      Көтелгән җавап .   (14 нче слайд)  Табигать лирикасы.

      Ике шагыйрьнең иҗатында да пейзаж лирикасы зур урын ала. Табигать матурлыгын сурәтләүдән башланган шигырьләргә әдәп-әхлак, милләт язмышы мәсьәләләре килеп керә. Лирик затның уй-кичерешләре гаҗәеп бай (“Көз”, “Җәйге таң хатирәсе”, “Зимняя дорога” шигырьләрен анализлау)

      Көтелгән җавап.  (15 нче слайд)  Дингә мәнәсәбәт.

      Габдулла Тукай үзенең җиде буын мулла нәселеннән килүен бик яхшы белә, үз дәрәҗәсен беркайчан да төшерми. Мәдрәсә тәрбиясе ала. Күп кенә шигырьләрендә Коръән мотивлары яңгырый. (“Таян Аллага”, “Ана догасы”, “Тәәэссер”, “Кадер кич”...) Габдулла Тукай өчен дин – яшь буынны тәрбияләү, гыйлем һәм мәгърифәт чарасы. Шуңа күрә ул динне пычратучы, диннән бары тик керем-файда эзләүче рухани-түрәләрне тәнкыйтьләгән шигырьләр дә яза.

      А.С.Пушкин да көньякта сөргендә булганда Коръән китабын тәрҗемәдә укый. Бу бөек китап аны шул дәрәҗәдә үзенә тарта, рухландыра, нәтиҗәдә иҗади җәүһәрләрнең берсе булган “Коръәнгә иярүләр” ( “Подражания  Корану”)  исемле шигырьләр бәйләме туа.

      Көтелгән җавап.  (16 нче слайд)   Тукай һәм Пушкин иҗатларының музыкага бәйләнеше.

      Габдулла Тукай сабый чактан алып барлык гомере буе халык җырыннан аерылмый.  Музыка аның авыр тормышында шатлык та, таяныч та була. Тукайның халык җырларын яхшы белүен 1910 нчы елда басылган “Халык моңнары” җыентыгы һәм 1949 нчы елда табылган 29 җыр тупланган “Җыр дәфтәре” раслый. Үзенең  “Халык моңнары” дигән лекциясендә: “Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырлар сөймәкемнән, миндә телемезне сөю тугды”, -ди. Тукайның күп шигырьләре җыр булып яңгырый (“Бәйрәм бүген”, “Карлыгач”, “Туган җиремә”, “Пар ат”...) Тукай әсәрләре буенча балетлар, опералар иҗат ителде.

       Көтелгән җавап. (17 нче слайд) Милләтләр дуслыгы.

       Тукай татар халкының гына түгел, Россиянең дә ватанпәрвәр  улы булды. Аның асыл карашлары һәм югары заты публицистикасында һәм хатларында ачык гәүдәләнә. “Мич башы кыйссасы”  дигән язмасында бер авылдагы рус агае белән әңгәмә китерелә. Шунда ул рус агаена  руслар белән татарлар бердәмлегенең ил куәте өчен ни чаклы мөһимлеге турында сөйли: “Без – татарлар белән руслар – һәр вакыттагы кеби, тату гына, честный гына алыш – биреш итеп тора алабыз”.

       Гомеренең азагына ул рус-татар мөнәсәбәтләре тарихын даһиларча гомумиләштереп, туган халкы һәм руслар өчен гасырларга исәпләнгән гамәл өлгесен шулай формалаштыра:

                     Рус җирендә без әсәрле, эзле без,

                     Тарихында бер дә тапсыз көзге без..

     Пушкин да  Россиядә яшәүче халыкларның  тормыш –көнкүрешләрен өйрәнгән, үзенең әсәрләрендә ( “Бахчисарайский фонтан”,”Цыганы” )  көньяк халыкларының гореф –гадәтләренә зур урын бирә.

      Укытучы.   Г. Тукайга иҗат итү өчен язмыш тарафыннан бары сигез ел вакыт бирелгән булып чыкты. 1905 нче  елда аеруча ялкынланып яза башлаган каләме 1913 нче елның апрелендә туктап калды. Ләкин зур талантларның гомер озынлыгы аның ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел, бәлки нинди әдәби мирас калдыруы белән билгеләнә.

    Тукай – чын мәгънәсендә үз халкын, аның гореф-гадәтләрен, тел һәм мәдәниятен, шатлык һәм хәсрәтен, теләк һәм өметләрен  һәркемгә караганда яхшырак белүче милли шагыйрь. Ул халкының хөр тормышта яши алмавына сызлана һәм аны ирекле, бәхетле итеп күрергә тели.

    Бөек шагыйрь булу – бөтен дөньяга танылу, олуг мәртәбә, дәрәҗә. А.С.Пушкин һәм Г.Тукай – нәкъ менә ике халыкның тиңдәшсез, бер биеклектә торырга лаеклы шагыйрьләре.

Өй эше. Концептуаль таблицаны тутырырга

Чагыштыру сызыклары

Тукай иҗатында

Пушкин  иҗатында

Шагыйрь һәм революция

Дингә мөнәсәбәт

Шагыйрь һәм революция

Мәхәббәт лирикасы

Табигать лирикасы

Милләтләр дуслыгы

Шагыйрь һәм халык

Шагыйрь һәм шигърият

Шагыйрь һәм музыка

Фәлсәфә

Музыка

Алым һәм методлар төрлелеге максатка ирешү чарасы булып тора. Яңа технологияләр куллану укуга кызыксыну уяталар, иҗади эзләнүне активлаштыралар, фикерләү сәләтен үстерәләр. Иң мөһиме - укытучы үзенең эш нәтиҗәсен укучыларының уңышлары аша күрә. Авторлык программасында автор тарафыннан уңышлы дип тапкан метод һәм алымнарга өстенлек бирелде.

Кулланылган әдәбият

  1.  Д.Халперн. “Психология критического мышления”. – Спб., -  2004 г. - 280 с.
  2. Д.Клустер. “Что такое критическое мышление”. – Спб., 2003. – 284 с.
  3. Загашев И.О. Критическое мышление: технология развития. – Спб, 2003. – 290 с.
  4. Шамова Т.И.,Т. Давыденко. Управление образовательным процессом в школе. – М.: Центр педагогический поиск», 2001. – 190 с.



Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Яңа Савин  районының

“ Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми муниципаль бюджет учреждениесе

Акашина Нилә Мөхәммәт кызы,

милли эшләр буенча директор урынбасары

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр

һәм электрон белем чыганакларын куллану

                                                                                 

           Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Бүгенге көн укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш - үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыда телгә кызыксыну уята; аның танып белү активлыгын үстерә; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә; белемнәрне тирәнәйтә.

              Мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу - яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты. Укучы эшчәнлеген компьютер технологиясе ярдәмендә тирәнтен, төптән үзгәртү зур әһмияткә ия.Моннан берничә еллар элек уку - укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса,хәзер инде хәл бөтенләй башкача.Мин татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәргәндә компьютер куллануны бик отышлы дип саныйм.  Компьютер - укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Интерактив такта куллану дәресләрне тагы да кызыклы, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә.

            Компьютер технологияләре :

  • укучыларның укуга кызыксынуы артуга;
  • дәрестә эш формаларын төрлеләндерүгә;
  • тиз арада укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп алырга ;
  • барлык укучыларның да эшчәнлеген контрольдә тотарга;
  • иллюстратив материалны күбрәк кулланырга;
  • дәрестә вакытны күбрәк күнекмәләрне ныгытуга калдырырга ярдәм итә;
  • укучыларны эзләнергә мәҗбүр итә.

             Шуны да әйтергә кирәк: рус мәктәпләрендә татар теле укытканда, дәрестә компьютер куллану белән артык мавыгырга да ярамый, чөнки ул укытучы  белән укучының үзара аралашуын, аңлавын алыштыра алмый.

           Хәзерге көндә электрон белем чыганаклары уку-укыту системасында аерылгысыз бер тармак булып тора.Республикабыз мәктәпләренә төрле предметлардан компьютерлар өчен эшләнгән гамәли укыту программалары кайтартылды. Татар теле дәресләрендә куллану өчен “Минем беренче сүзлегем” һәм “Татар теле-2002”, “Татар телле Заман”, “Татар теле-5-11” (2009) һ.б дип аталган компакт-дисклар чыкты. Әмма бу дисклар гына безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерми. Шуңа күрә укучылар укытучылар белән бергәләп компьютер программаларын файдаланып дәрес һәм класстан тыш чаралар өчен төрле иҗади эшләр үтиләр, программалар төзиләр. Иҗади эшләрнең тематикасы дәрестә үзләштергән белемнәрне тирәнәйтү, актуальләштерү, гамәлдә куллануны таләп итәрлек итеп сайлана.

           Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Абдулла Алиш кебек шәхесләрнең тормышын, иҗатын өйрәнү дәресләре өчен эшләнгән күп төрле презентацион программаларыбыз байтак. Россия, республика, шәһәр күләмендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә укучыларыбыз татар телендә презентацияләр белән катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

         Дөньяның данлыклы “ABBYY” компаниясе яңа Lingvo электрон сүзлеген чыгарды. Инглиз, испан, алман, итальян, кытай, төрек һ.б. телләр белән беррәттән татарчасы да бар– Монда 12 телдәге 154 сүзлек кергән. Нигездә, урысча-инглизчә, французча-урысча һ.б. аңлатма, профессиональ, төзелеш, медицина, информатика өлкәләренә кагылышлы сүзлекләр кулланылган. Яңа электрон сүзлек нинди мөмкинлекләр бирә соң? Иң мөһиме – бу кул астында зур китапханә дигән сүз. Татар сүзенең рус теленә коры тәрҗемәсе генә бирелми монда. Нинди формада булуына карамастан, башка телләрдә аның тәрҗемәсен карарга мөмкин.

    “Мәрҗәни” фонды ярдәме белән шулай ук Мәскәүдә балалар өчен татар халык әкиятләреннән торган аудиоҗыентык чыкты. Мең данәле ике дискка “Башмаклар”, “Әтәч белән төлке”, “Әхмәт”, “Гөлчәчәк” һ.б. әкиятләр һәм билгеле татар композицияләре тупланган. Диск рус телендә. Җыентыкның үзенчәлеге шунда: әкиятләрне милләте буенча татар булган танылган актерлар укый. Г.Тукайның 125 еллыгы уңаеннан республикабыз күләмендә бик бай элктрон чыганаклар әзерләнде.    

            Belem.ru - татар телендә белем бирүче укытучылар эшендә зур ярдәм. Биредә педагогларга, студентларга, мәктәп укучыларына, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм, гомумән, татар теленә битараф булмаган һәркем өчен бай мәгълүмат урнаштырыла. Сайтның Яңалыклар, Китапханә (http://miras.belem.ru), Ресурслар, Каталог һәм башка күп кенә рубрикалары бар. Интернет-белем бирү үзәгендә актуаль темаларга белгечләр фикере, әңгәмәләр; фән дөньясыннан соңгы яңалыклар; мәгариф проблемаларын яктырткан дөньякүләм матбугатка күзәтү, мәктәп укучылары һәм мөгаллимнәр өчен олимпиадалар, конференцияләр, курслар турында мәгълүмат, Россия һәм Татарстандагы норматив документларны да табарга мөмкин. Китапханә өлешендә классик әсәрләрнең оригиналы, кыскача эчтәлекләре, әдәбият-тел темасына мәкаләләр, мәшһүр әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗаты электрон һәм хәтта аудио вариантта тәкъдим ителә.

       Рус телле укучыларга татар теле укытыла башлаганга шактый вакыт үтте. Программалар, дәреслекләр, төрле кулланмалар чыкты һәм әле дә чыгып килә. Без, укытучылар да, бу өлкәдә азмы-күпме тәҗрибә тупладык. Димәк, рус телендә сөйләшүче баларга татар теле өйрәтүне профессиональ югарылыкка күтәрү өчен шартлар тудырыла башлады дип әйтергә була.

    Алда әйтелгәннәрдән нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур. Татар теле дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллануньң өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек алар – шәхескә юнәлтелгән ныклы һәм вариатив. Төрле технологияләр, компьютер, мультмедиа технологияләре күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

"Бердәм республика имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшыру мөмкинлекләре һәм кыенлыклар"- укытучыларның август киңәшмәсендә чыгыш

       БРИ һәм ДЙА- ул укучыларның мәктәп курсы өчен дә, шулай ук алга таба укуын дәвам итәчәк уку йортының сынау имтиханын да үз эченә ала. Ә татар теле һәм әдәбияты буенча...

Татар теле укытучысы өчен интернет мөмкинлекләре

Татар теле укытучысы өчен интернет мөмкинлекләре...

Доклад "Математика дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану"

 "Математика дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану" темасына башлангыч классларның методик берләшмәсендә мастер класс күрсәтү....

Уку-укытуда ресурслар һәм эчтәлек яңарышы нәтиҗәсе буларак арт-технология мөмкинлекләрен куллану

Татар теле һәм әдәбияты  (рус төркемнәре) дәресләрендә кулланырга мөмкин булган технологияләр....