Доклад "Математика дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану"
материал на тему

Гарифуллина Замиля Валеевна

   "Математика дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану" темасына башлангыч классларның методик берләшмәсендә мастер класс күрсәтү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Математика дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану.

              Башлангыч мәктәптә математика укытуның төп максаты- киләчәктә бу фәнне өйрәнү өчен ныклы нигез булдыру, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү. Программада билгеләнгән максатка ирешү өчен, төшенчәләрне аңлаешлы бәян итәргә, дәрестә укучыларның актив танып-белү эшчәнлеген оештырырга, белемне мөстәкыйль эзләп табу өчен тиешле шартлар булдырырга кирәк. Укучыларга беренче минутларда ук телдән исәпләү өчен күнегүләр һәм сораулар тәкъдим итәм. Мәсәлән, кирегә санау икешәрләп, өчәрләп санау, кушу, алу,тапкырлау, бүлү, таблицадан тыш тапкырлау очраклары һ.б темаларны дәрес башыннан ук кабатлату уңайлы. Математика дәресенең шулай тиз башлануы таркау һәм әкрен фикерләүче  укучыны уянырга  һәм эшкә керешергә мәҗбүр итә.Телдән күнегүләр эшләүне уен формасында оештыру аеруча нәтиҗәле була.Дәрестә укучыга белем алу кызыклы булсын өчен лото, домино, логик квадратлар,карточкалар һ.б уеннар  кулланам .Балалар фикер йөртергә исбатларга мәсьәләләрне төрле ысуллар белән чишәргә өйрәнә.

слайд

            Иҗади шәхес тәрбияләүдә баланы уртак эшчәнлек  белән кызыксындыру әһәмиятле. Мәсәлән дәрестә “укытучы хатасы” дигән алым бик уңышлы кулланыла.Укучылар тактада укытучы җибәргән хатаны күргәч тагын да активлашалар һәм төзәтергә ашыгалар.Хата төзәтелгәч һәркем канәгать кала һәм алга таба да эш зур кызыксыну белән дәвам итә.

          Дәрестә төркемнәрдә һәм икешәрләп эшләүне еш кулланам.. Балаларны еш кына “Куяннар” яки “Тиеннәр”группасына бүлеп сәләтле һәм йомшак укучыларга төрле дәрәҗәдәге биремнәр тәкъдим итәм

          Хәзерге дәреснең төп үзенчәлеге : ул- балаларның акыл сәләтен үстерү.Академик Мәхмүтов тарафыннан әйтелгән бу сүзләр бүген дә мөһим яңгырый. Без башлангыч класс укытучылары да яңалыклардан читтә калмыйбыз.  Нәтиҗәләр дә куанычлы: төп информацион  технологияләрне көндәлек эштә кулланырга өйрәндек . Интернетка эләгеп дәрес темасына буклетлар ясый , презентацияләр төзеп дәрес үткәрәбез, интернетта үз битләребезне булдырабыз. Дәресләрдә генә түгел,класстан тыш чаралар үткәргәндә дә компьютер белән эш итүнең чикләнмәгән мөмкинлекләреннән файдалана алабыз. Электрон образование  электрон журналлар белән эшлибез. Төрле фәннәр буенча сообществоларга керәбез, аралашабыз. Сообществоларда әзер презентацияләр бик күп. Мин үзем дә аннан презентацияләр алам, кайсын үзгәртәм. Яңаларын да төзеп дәресләрдә кулланам. Хәзер бит кул астында ноутбуклар бар .Интернет образованиедә материаллар бик күп, мөмкинлекләр зур. Турыдан-туры интернет белән эшләргә дә мөмкинлекләребез  зур.

слайд

                 Презентацияләр төзү өчен  кулланыла торган Pover Point программасы гаять күпкырлы, аның чиксез  мөмкинлекләре бар.  Анда төрле дизайн белән  эшләр, анимацияләр кулланырга  мөмкин. Анимацияләр ярдәмендә хәрәкәтләнергә дә, басым ясарга да, дөрес җавапны күрсәтергә дә, укучыны уйларга  этәрергә дә була. Бу очракта триггерлар кулланыла. (триггер – билгеле бер элементка баскач барлыкка килүче  анимация).  Триггерлар беренчедән җавапның  дөреслеген күрсәтә, укучыларда  үзенә ышаныч  тәрбияли, дәреснең эмоциональ халәтен күтәрә.

слайд

      Информацион технологияләрне башлангыч классларда ук куллану укучыларны логик фикерләргә өйрәтә, укытуның шуннан соңгы баскычларында белем алу эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм интенсивлыгын арттырырга мөмкинлек бирә.Монда балалар рәсем ясарга, сүзләр җыярга, мәсьәләләр  чишәргә өйрәнәләр, логик фикерләрне  үстерүгә уеннар уйныйлар. Һәр дәрес баланың фикерләү сәләтен, хәтерен, игътибарлылыгын сөйләмен үстерүгә юнәлтелә. Бу дәресләрдә укучыларның пространствода ориентлаша  белү, хәрәкәт күнекмәләре камилләшә. Алар компьютер белән аралашу кагыйдәләрен үзләштерә. Укучы белемнәрне теләп, кызыксынып өйрәнгәнгә күрә, киеренке акыл хезмәте аның өчен файдага гына була.

Слайд

         Хәзер мәгариф системасында, укучыларны укыту һәм аның нәтиҗәләренә контроль ясау өчен гамәлдәге традицион бәя бирү ысуллары белән беррәттән тестлар технологиясенә нигезләнгән яңа технология барлыкка килде. Шунлыктан без башлангыч класс укытучылары тарафыннан  математика һәм башка фәннәрдән төрле темаларга тестлар , уеннар, контроль  үлчәү материаллары төзелде.

Слайд  “ тестлар”

           Excel   Башлангыч класста исәпләү күнекмәләре үстерү- мөһим бурычларның берсе. Ә  Excel   программасында телдән исәпләүгә бик күп мисаллар төзергә , тиз арада ничәсе дөрес булуын ачыкларга мөмкин. Моның өчен шартлы функция генә кулланыла, тикшерергә дә уңай, билге дә куярга мөмкин. Укучы да шунда ук хатасын күрә, төзәтә ала.

            Дәресләрдә презентацияләр куллану укучыларда зур кызыксыну уята.Аларны яңа теманы аңлатканда, материалны ныгытканда класстан тыш чараларда еш кулланам .Компьютер куллану дәресне кызыклырак , җанлырак итә.

           Информацион  технологияләрне куллану  баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә,күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен камилләштерә.

Слайд  

          Замана алга атлый. Шулай ук балаларның заманага ияреп омтылышлары да үсә. Моның белән мин балаларның компьютерга тартылуларын әйтәсем килә. Компьютер уеннарын гадәттә күңел ачу чарасы  дип исәплиләр. Ул балаларның логик фикерләвен үстерә, зиһенен һәм зирәклеген арттыра , игътибарлылыкка өйрәтә. Мин моны үземнең эш тәҗрибәмдә күрәм. Компьютер уеннарын оста уйнаучы укучылар тормышта да зур уңышларга ирешә.

            Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану белем бирүдә традицион  методлардан өстен булуын раслый, укучы дәресләрдә актив катнашучы була. Компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләрен  оештырырга мөмкинлек бирә ( баланың мөмкинлеге чиксез, аны күрә, файдалана белергә кирәк), иҗади шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән дип, курыкмыйча әйтеп була.  Компьютер - белем алу өлкәсендәге максатларга  ирешү,  укыту процессын баету бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы да ул .  

Слайд    

         Апас  муниципаль районы Бакырчы урта мәктәбе  

           

                                                   Гарифуллина Җәмилә Вәлиевна

                                            2012-2013                                                                                                                            


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад по татарской литературе на тему "Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану"

Статью можно использовать в преподавании татарской литературы...

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

Әдәбият дәресләрендә халкыбызның милли традицияләрен куллану

Укытучы буларак бурычым - үз халкымның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин укучыларымны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Статья об использовании новых технологии на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану...

Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану презентация

laquo;Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану(мастер-класс)         Икенче  буын  федераль  белем  бирү  станда...