Т.Миңнуллин "Авыл эте Акбай"
план-конспект урока (6 класс)

Газизова Файруза Рифовна

Т.Миңнуллин "Авыл эте Акбай" әсәре буенча сыйныфтан тыш уку дәресенә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл deres_plany_avyl_ete_akbay.docx27.14 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Ф.Р.Газизова                                                                                                        Фән: Татар әдәбияты

Сыйныф: 6

Тема: «Дуслык белән көчле без!»

Т.Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” комедиясе буенча

сыйныфтан тыш уку дәресе

Максат: Т.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру һәм “Авыл эте Акбай” комедиясен анализлау.

Бурычлар: 1) Т.Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәрендәге проблемалар белән таныштыру, аларның  актуальлеген күрсәтү.

 2) Укучыларның фикерләрен эзлекле, дәлилле җиткерә алуларына ирешү һәм үзара фикерләшеп бергә эшләү күнекмәләрен үстерү.

3) Миһербанлылык тәрбияләү, тормышта үзеңә яхшы дуслар таба  белергә өйрәтү, “Дуслыкта көч” икәнен аңлату.

Җиһазлау: 6 нчы сыйныфка ярдәмлек - татар әдәбиятыннан хрестоматия, Т.Миңнуллин портреты, китаплар күргәзмәсе, презентация, ноутбук, медиапроектор, тавыш колонкалары, биремле карточкалар, Сингапур методикасын куллану өчен папка.

Методлар: әңгәмә, фикер алышу, Сингапур методикасының “Си финк уанде”, “Тэйк оф тач даун”, “Модель фрейер” структуралары.

Дәрес планы:

  1.  Актуальләштерү (белемнәрне тигезләү)
  2. Уку мәсьәләсен кую:(“Си финк уанде” структурасы)
  3. Уку мәсьәләсен чишү:
  4. Рефлексия:
  5. Бәяләү.
  6. Өй эше.

Дәрес барышы:

  1. Актуальләштерү (белемнәрне тигезләү):
  1. Оештыру өлеше.
  2. Укытучының кереш сүзе:
  • Балалар, әйтегез әле бүген нинди көн? (10 апрель, 2015 ел)
  • 2015 ел Россиядә нинди ел дип игълан ителгән? (2015 ел Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителгән)
  • Дөрес, ни өчен шулай аталды икән? Бу сорауга төгәл җавап бирү өчен мин сезгә төркемнәрдә өстәмә эш биргән идем.
  1. Төркемнәрдә өстәмә эшләрне тикшерү:

1нче төркем - Татар әдипләренең юбилейлары: Каюм Насыйри тууына 190 ел булды, Сәгыйть Рәмиев тууына 135 ел булды, Хәсән Туфан тууына 115 ел була, Җәвад Тәрҗеманов тууына 95 ел була, Резеда Вәлиевага 85 яшь тула.

2нче төркем - Татар дөньясының сәнгать кешеләре юбилейлары:

 җырчылар Илһам Шакировка 80 яшь тулды, Венера Ганиевага 60 яшь тулды, Римма Ибраһимовага 65  яшь тула, композитор Салих Сәйдәшев тууына  115 ел була.

3нче төркем - Тарихи даталар, шәхесләр, рус һәм чит ил әдипләренең юбилейлары: Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел була, Казан ханбикәсе Сөембикә тууына 500 ел була, Андерсен тууына 210 ел булды, Антон Чехов тууына 155 ел булды, Сергей Есенин тууына 120 ел була.

Укытучы: Бик дөрес, балалар. 2015 елда әдәбият өлкәсендә Татарстанда гына түгел гомумән Россиядә бик күп истәлекле даталар.

  1. Уку мәсьәләсен кую:(“Си финк уанде” структурасы)

Укытучы: Бүгенге дәресебезнең күргәзмәсендә фотосы һәм китаплары торган танылган язучы һәм драматург Туфан ага Миңнуллинга да исән булса 80 яшь тулыр иде. Дәресебездә Т.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача танышырбыз һәм “Авыл эте Акбай” комедиясен анализларбыз. Сез аны өйдә укып килдегез инде. (Сальвадор Дали картинасы күрсәтелә). Картинага карагыз да анда ниләр күрүегезне әйтегез әле. (балалар кайбер элементларын әйтәләр). Картинаны бүлеп анализлагач, тагын нәрсәләр барлыгы ачыклана? (Өстәп саныйлар) Димәк, балалар, нәрсәнедер яхшы күзаллау өчен беренчел карау гына җитми, аны өлешләп тикшерү кирәк.

Дәфтәрләрегезне ачып число һәм теманы язып куегыз.

  1. Уку мәсьәләсен чишү:
  1. Язучының биографиясе, иҗаты белән кыскача танышу

Укытучы: Язучының әсәрен өйрәнгәнче аның тормыш юлы белән кыскача таныштыру өчен сүзне иптәшегезгә бирәбез. (1 укучы сөйли)

1 укучы: Туфан Миңнуллин – күренекле драматург һәм прозаик, җәмәгать эшлеклесе.Ул 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында дөньяга килә.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң төрле урыннарда хисапчы, бухгалтер хезмәтен башкара.

Мәскәүдәге М.С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый.Аны тәмамлаганнан соң Минзәлә драма театрында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшләп ала. Соңыннан Казан телестудиясендә өлкән мөхәррир вазифаларын башкара. 1968 елдан профессиональ язучы. 1984-1989 елларда ул Татарстан язучылар берлеген җитәкли. 1995 елдан бирле ул- Татарстан Дәүләт Советы депутаты.

Туфан Миңнуллин 2012 елның 2 маенда Казан хастаханәсендә якты дөнья белән хушлаша. Әдип Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә.

Укытучы: Туфан аганың гаиләсе белән дә танышып китик әле. Аның әтисе Габдулла абый улында әдәби зәвык тәрбияләүгә зур өлеш керткән. Үзе дә шигырьләр язган. Әнисе Халисә апа да улында иҗади сәләт тәрбияләүгә йогынты ясый. Бу турыда сез тагын да тулырак мәгълүматны “Мәйдан” журналының 2013 елдагы 4 нче номерыннан укый аласыз. Әдипнең иҗат юлы белән дә танышып китик.

2 укучы: Әдәби иҗат белән ул Мәскәүдә укыганда шөгыльләнә башлый. Аның оста каләме белән 40 тан артык драма һәм комедияләр, балалар өчен дистәләрчә пьесалар иҗат ителгән. Әсәрләре бүген дә сәхнәләрдә гөрләп бара.

“Әлдермештән Әлмәндәр” “Ай булмаса, йолдыз бар”,”Диләфрүзгә дүрт кияү”  кебек әсәрләре татар сәхнәләрендә генә тугел, рус театры сәхнәләрендә зур уңыш казанды.

Т.Миңнуллин зурлар өчен генә иҗат итми. Аның “Азат”,”Гафият турында әкият”, “Айга сәяхәт”, “Кәрлә – мәктәп баласы”, авыл эте Акбай турында пъесалар циклы: “Авыл эте Акбай”,”Акбай һәм сарык малае”...һ.б. әсәрләре республиканың курчак һәм драма театрларында уйнала.

Укытучы: Т.Миңнуллин – Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең Станиславский исемендәге, Татарстанның Г.Тукай, М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре, Г.Афзал исемендәге премия лауреаты.

  1. Әсәргә анализ.
  1. Өй эше таблицасы (“дәрес башында һәм ахырында”)

Укытучы: Хәзер әсәргә күчик. Сез өйдә әсәргә беренчел анализ таблицаларын тутырып килдегез, аларны һәм дәфтәрләрегездәге мәглүматларны дәрес барышында кулланырбыз, дәрес башындагы һәм дәрес ахырындагы фикерләрегезне чагыштырырбыз. Шунысын искәртеп үтик, язучы авыл эте Акбай турында без укыган әсәрне генә түгел, әсәрләр циклы иҗат иткән. Ул циклга “Акбай һәм сарык малае”, “Акбай, Тәмлетамак һәм Этбүреләр”, “Акбай һәм Кыш бабай”, “Акбай, SOS!” һ.б. керә. Боларның барысын да төп герой бәйли. Кем инде ул безнең төп герой? (Акбай). Сезгә Акбай катнашкан башка әсәрләрне дә укырга тәкъдим итәм.

  1. Видеоязма карау, жанры буенча әңгәмә.

Укытучы: Әсәрнең башлам өлешен искә төшереп алыр өчен 1 видеоязма карап үтик. (2 мин-к видео-әсәрдән өзек). Өзекне караганнан соң яисә әсәрне укыганнан соң, укучылар, сезгә моңсу булып китәме, күңеллеме? (Күңелле) Ә ни өчен шулай? (Чөнки бу комедия). Нәрсә соң ул комедия? (Көлке ситуациягә корылган драма әсәре) Без сезнең белән нинди комедияләр белән таныштык? (Н.Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”, Г.Камал “Беренче театр”).

  1. Укытучы: Драма әсәрләре көчле конфликтка нигезләнгән булалар. Бу әсәрдә кемнәр арасында, нинди конфликт бар? (Акбай белән Тәмлетамак арасында) Дөрес, шулай ук башка мәсьәләләр дә күтәрелә монда: авылдан качу, көч түкмичә генә рәхәт яшәү... дәрес барышында тагын башкаларын да ачыкларбыз.

  1. Әсәрнең сюжетын искә төшерик.  Нинди сюжет элементларын беләсез, балалар? (Экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш) Бергәләп сюжет элементлары буенча тренажер эшләп алыйк. (Папкалардагы биремле конвертлар)

Ә хәзер эшләрегезне җилкә партнерларыгыз белән алмашып тикшерербез.

Сюжет элементлары

Мисаллар

экспозиция

Акбай һәм Тәмлетамакның йорты, анда яшәүчеләр белән танышу.

төенләнеш

Шәһәргә китү (Акбай 1 көнгә – Тәмлетамакка шәһәр күрсәтергә, Тәмлетамак - “гомерлеккә”).

вакыйгалар үстерелеше

Урманда Бүре белән очрашу.

Шәһәрдә Тәмлетамакның “югалуы”.

Акбайның шәһәрдә урам этләре, Чарли, Бульдог белән аралашуы.

Тәмлетамак-Кеттиның этләрне алдавы.

кульминация

Тәмлетамакның исемен үзгәртеп, шәһәрдә калуы һәм бу турыда Акбайның белүе.

чишелеш

Тәмлетамакның үкенүе, авылга кире кайтуы.

  1. Образлар системасы

А. Укытучы: Т.Миңнуллинга бер әңгәмә вакытында сорау биргәннәр: “Авыл эте Акбай” этләр турындамы, кешеләр турындамы?”-дип. Ул: “Әлбәттә кешеләр турында, этләр укый белми бит,”- дип җавап биргән. Моннан шундый сорау туа: автор ни өчен йорт хайваннарына, шәһәрдәге йортсыз этләргә, мәчеләргә мөрәҗәгать итте икән?

Укучылар: Автор кешеләрнең холык-фигыль сыйфатларын хайван образларына күчергән.

Укытучы: Бу нинди сурәтләү чарасы?

Укучылар: Аллегория.

Укытучы: Нинди әсәрләрдә очратканыгыз бар аны?

Укучылар: Крылов, Г.Афзал мәсәлләрендә.

Б. Харак-ка таблицасы белән эш.

Укытучы: Комедиядә сезгә иң ошаган образ кайсысы булды?

Укучылар: Акбай (аңа хар-ка бирелә).

Укытучы: Тәмлетамак нинди тәэсирләр калдырды?.. Башка геройлар турында ниләр әйтерсез? Ни өчен Дүрткүзне авылга алып кайтырга була?

В. Дәреслек белән эш.

Укытучы: Сарбай үз тормышы турында сөйләгән эпизод безне уйланырга мәҗбүр итә. Шул урынны китаптан табып укыгыз әле. (Укыйлар). Моның белән автор ни әйтергә тели икән? (Кешеләрне хайваннарга мәрхәмәтсез булмаска өйрәтә)

Г. Ярдәмче образлар.

Укытучы: Әсәрдә төп геройлар кешеләр булмаса да, милләтләрнең бер-берсенә хөрмәтле, түземле булу, ягъни толерантлык проблемасы да күтәрелгән. Эт-песидән тыш нинди образ бар пьесада, Акбай белән аның мөнәсәбәтләре нинди?

Укучылар: Бүре, аның белән Акбай дус. Һәркайсы үз территориясен саклый.

Укытучы: Бүрене нәрсә борчый?

Укучылар: Бүре үз нәселенең бетеп баруына, урманны Этбүреләр басуына борчыла. Чөнки Этбүреләр ике якның да начар сыйфатларын гына алганнар.

Укытучы: Дөрес, Этбүреләр – кыргый, этләрнең дә, бүреләрнең дә законнарына буйсынмый торган куркыныч җан ияләре. Бәлки автор яңа маңкорт буын килүен кисәткәндер, монда кешеләрнең дә гаебе булуын кисәткәндер.

  1. Белемнәрне тикшерү (“Тэйк оф тач даун” структурасы- фикер белән килешсәләр басалар+, килешмәсәләр утыралар-).

Фикер

+\-

1

Акбай Тәмлетамак белән шәһәргә 1 көнгә генә барырга уйлый

+

2

Тәмлетамак шәһәрдә ялгыш адашып кала

-

3

Йолкынган, бер аяксыз, бер күзсез, койрыксыз этнең исеме-Сарбай

+

4

Акбай шәһәрдән авылга Муйнакны алып кайта.      (Дүрткүзне)

-

5

Дүрткүзнең күзләре чынлап та дүртәү

-

6

Кешенең холык-фигыль сыйфатларын хайван образларына күчерү алымы-аллегория

+

  1. Рефлексия:

Укытучы: Әсәр нәрсә турында булды?

Укучылар: Дуслык турында.

Укытучы: Хәзер дуслык, бергәлек турында модель фрейер төзибез. (модель төзелә, тикшерелә). Димәк, әсәрнең темасы-дуслык, идеясе- тормышта таянырдай дусларың булсын, шул вакытта гына теләгеңә ирешерсең.

  1. Бәяләү.
  2. Өй эше:

1) таблицаны тутырып бетерергә (“дәрес башында һәм ахырындагы фикерләр”).

2) теләгән образ исеменнән үзең белән таныштырырга (образга характеристика).

Мин-Акбай...Мин- Тәмлетамак...һ.б.

3) Алдагы сыйныфтан тыш уку дәресенә Ф.Яруллинның “Ак яфрак” пьесасын укып, таблицаны тулыландырырга.

Укытучы: Ф.Р.Газизова                                                                                                        Фән: Татар әдәбияты

Сыйныф: 6

Дата: 10.04.2015

Тема: «Дуслык белән көчле без!»

Т.Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” комедиясе буенча

сыйныфтан тыш уку дәресе

                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

Т.Миннуллинның "Авыл эте-Акбай" әсәрен өйрәнү буенча класстан тыш уку дәресе план-конспекты, дәрескә презентация

Т.Миңнуллинның "Авыл эте-Акбай" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе өчен дәрес үрнәге бирелә.Әсәр татар мәктәпләренең 7 класслары өчен тәкъдим ителә. Биредә дәреснең план- конспекты һәм презентациясе...

Акбай һәм Тәмлетамак.

 Авыл эте Акбай һәм Тәмлетамак шәһәргә киләләр. Анда модалы киенгән шәһәр эте Чарли белән танышалар.Чарли Акбайны бик өнәп бетерми. Авыл этләре көтү белән йөри ди, алар турында примитив ди...

Т. Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” пьесасын өйрәнү.

Т. Миңнуллинның   “Авыл эте Акбай”  пьесасын өйрәнү.(Дәрес - презентация)Максат.-         өйрәнелгән лексик-грамматик материалны сөйләмдә куллану...

Б.С.Ү. “Дүртаяклы дусларыбыз турында сөйләшү”., Г.Сәгыйров “Акбай”шигыре . Әдәби уку 2 нче сыйныф (татар төркеме)

Дәрес технология картасы  Тема  - Б.С.Ү.  “Дүртаяклы дусларыбыз турында сөйләшү”., Г.Сәгыйров “Акбай”шигыре . Максат:  1.  Г.Сәгыйровның  “Акбай “ шигыре белән таныш...