Рабочая программа (7 классы, по программе Р.Р.Нигъматуллиной)
рабочая программа (7 класс) по теме

Рабочая программа для учителей, работающих в 7 классах русских школ

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 7bv_rab.prog_..doc336 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе –

“17 нче гомуми белем бирү мәктәбе”

“Каралды”                                           “Килешенде”                                 “Расланды”

МБ җитәкчесе                              Милли укыту буенча                   17 нче мәктәп директоры

                                                      директор урынбасары                  Смирнова Э.Н.

_________(Р.Ә.Вафина)           ___________(Р.М.Таҗиева)            ________________

Беркетмә № __  _____ 201__      “____” ___________ 201__        Боерык №___    _______201_  

 

7 Б сыйныфы өчен 2011-2012 нче уку елына

Татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан эш программасы.

Татар теле атнага: 3 сәгать

Татар әдәбияты атнага:  2 сәгать

Татар теле елга: 105 сәгать

Татар әдәбияты елга: 70 сәгать

.Укытучы:Кашипова Наилә Җәдит кызы

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын                                   укыту программасы 1-11”  нигезендә төзелде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010

Дәреслек  “Татарча да яхшы бел” Рус телендә урта гомуми  белем бирүче мәктәпнең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен) Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2007.

Авторлары: Р.Р.Нигъматуллина.

                                            Аңлатма язуы

Мин, Кашипова Наилә Җәдит кызы, 7Б сыйныфында татар теле һәм әдәбиятын Р.Р.Нигъмәтуллина дәреслегенә таянып, концентрлап укыту юнәлешендә эшлим. Әлеге эшне 2005нче уку елыннан башлап төрле сыйныфларда алып бардым. Бүгенге көн шартларында татар телен дәүләт теле буларак саклап калуга куркыныч янаган бер вакытта, татар теле укытучылары алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, ә, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы.Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.Заманча технологияләр белән эшләү укытучының үз эшенә иҗади якын килүен дә таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, нинди дә булса эшкә (мәсәлән, уенга) җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын яңача оештыра. Татар телен чит тел буларак укытуда һәм өйрәтүнең сыйфатында яңа технологияләрне куллану гамәли эштә төп урынны алып торырга тиеш. Аларның асылы- укучы шәхесенә хөрмәт белән карау, аның иреген чикләмәү.Эшчәнлекнең төп максаты- укучыларны татарча сөйләшергә, аралашырга өйрәтү. Сынап карау барышында түбәндәгеләргә ирешү максат итеп куела:Тормышта таныш хәлләрдә аралаша белү; Таныш күренешләр хакында табигый сөйләмне ишетеп аңлау; Икетелле сүзләрдән дөрес файдалана белү.

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде.  Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре  үсте.  Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

 Аралашу (коммуникатив) компетенциясе  ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар  сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәбендә чит тел буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге  төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Рус мәктәпләрендә укучы  балаларының  рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып, түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. ”Рус телендә урта  (гомуми) белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы 1-11  нче сыйныфлар”. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

5. Дәреслек:  Р.Р.Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел, 5 нче сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел.

    Яңа уку- укыту методик комплексы үз эченә түбәндәгеләрне ала: дәреслек, эш дәфтәре, аудиоматериал, контроль тестлар һәм текстлар җыентыгы. Укытучының эшен җиңеләйтү өчен бар да каралган: тематик план да, дәрес эшкәртмәләре дә, методик кулланма да.

    Дәреслек коммуникатив, проблемалы, белемне ныклы үзләштерү принципларына нигезләнеп язылган.

   Эш дәфтәре күнегүләр дәрестәге сөйләмнең нигезен тәшкил итә, лексик- грамматик материалны ныгытуга һәм өйдә эшләү өчен бирелгән лексик- грамматик материалны үзләштерү өчен язмача күнегүләр сериясе, темалар буенча биремнәр һәм белемнәрне тикшерү өчен тестлар, өстәмә эш өчен ребуслар һәм кроссвордлар бар.

   Аудиоматериал аерым игътибарга лаек. Анда һәр дәрестә эшләү өчен материал бирелә. Ишетеп аңлау процессында укучы төрле тембрдагы тавышларны, төрле тизлектә, интонация ярдәмендә ишетә.

   Чит телләрне укыту методикасы мәгълүматларына караганда, туган тел булмаган башка телдә көнкүреш тематикасы кысаларында аралашу өчен, укучылар сөйләмдә иң еш кулланыла торган 2000- 2500 сүзне үзләштерергә, шул актив лексика нигезендә төзелгән йөздән артык грамматик конструкцияне дөрес файдалана белергә тиеш. Бу аларга үз фикерләрен белдерергә һәм әңгәмәдәшен аңларга мөмкинлек бирә.

     “Татарча да яхшы бел” укыту- методик комплексының һәр берәмлеге бер бөтенне тәшкил итә. Алар үзара бәйләнештә, бер- берсен тулыландыручы укучы һәм укытучы өчен белем чыганагы. Дәреслектә сөйләм материалы һәм аралашу ситуацияләре укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә. Сөйләм материалы аңлаешлы, аның күләме чамаланылган (дозировка), грамматик материал лексика белән эзлекле бәйләнгән.Дәреслек эчтәлегенә укучының иҗади фикер үсешен формалаштыруга юнәлтелгән материал салынган. Бу исә үзләштерелгән конструкцияләр аша сөйләмгә, теләсә нинди контекстка һәм лексик тематикага мөмкинчелекне тәэмин итә.

     Дәреслек татар телен һәм әдәбиятын берләштереп укытуны күздә тота. Анда төрле әдәби жанрлар (хикәя, шигырь һ.б.), татар халык авыз иҗаты үрнәкләре (табышмаклар, мәкальләр, мәзәкләр һ.б.), фразеологизмнар, шулай ук эш кәгазьләре үрнәкләре (хат, белдерү, котлау һ.б.), радио- телевидение программаларыннан, фәнни- публицистик  хезмәтләрдән, вакытлы матбугат материалларыннан өзекләр, өстәмә кызыклы материаллар бирелә.

    

   Дәреслектә иллюстрацияләргә һәм рәсемнәргә зур игътибар бирелә. Рәсемнәр бизәлеше, төсләрнең кулланылуы, күп булуы укучыларның игътибарын җәлеп итә. Рәсемнәр ике төргә бүленә: әйдәп алып баручы рәвешендәге һәм ярдәм итүче рәсемнәр. Һәр дәрес диярлек әйдәп баручы рәсемнәр белән башлана. Рәсем дәреснең сөйләм темасы буенча ясалган һәм аның һәр детале сөйләшү өчен мәгълүмат бирә. Бу рәсемнәр укучыларда логик  фикерләү, игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерүгә юнәлтелгән.

   Дәреслек функциональ төсмердә язылган. Тел теориясен һәм грамматик конструкцияләрне  бирүне максат итеп куймый. Аларны сөйләм барышында кулланып үзләштерү күздә тотыла.

 Практик өлеш

   . Дәреслектә һәр күнегү дәрес максатына хезмәт итә.Бу күнегүләр арасында тыгыз бөйләнеш бар, ягъни үзләштерү стадияләре дидактиканың “гадидән катлаулыга принцибы”на нигезләнеп планлаштырылган.

    Икенче дәрестә алда үтелгән лексика һәм сөйләм үрнәкләре кабатлана. Дәреслектә һәм эш дәфтәрләрендә укучыларга биремнәр дифференциальләштереп бирелгән. Һәр укучыга үзенең белем дәрәҗәсенә туры килерлек эшне сайлап алу һәм үтәү мәмкинлеге тудырылган. Бу исә укучыларда үз- үзләренә ышаныч уята, дәрестә актив катнашу теләген арттыра.

    Аудиодискны тыңлау, андагы биремнәрне үтәү, җырларны өйрәнү укучыларга бик ошый. Бу аларда игътибарлылыкны арттыра, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерә.

    Укучыларга дәрестә күңелле булсын өчен, кызыклы уеннар, диалоглар, индивидуаль әңгәмәләр оештырыла. Кроссвордлар, табышмаклар уйларга, эзләнергә, фикер йөртергә өйрәтүче эш төрләре бирелә. Дәрестә һәр укучы җавап бирә, кабатлый, сорау бирә, телдән аралашу бара. Ял итү вакытларында укучылар бик теләп җырларны өйрәнәләр.     Күп кенә алдынгы карашлы галимнәр, мөмкин булганда, дәреслекләргә материалның тупланылышын проблемалы ысул белән оештыруны тәкъдим итәләр. Дәреслектә бирелгән текстларга игътибар итсәк, алар адаптацияләнгән һәм һәр текстны укыр алдыннан башта күнегүләр системасы бирелгән. Алдагы биремдә проблемалы сорау куелган. Дәресне проблемалы итеп оештыру да уңай нәтиҗәләр бирә. Проблемалы укыту- укытучының укучылар белән берлектә проблемалы ситуацияне хәл итү юлларын табу. Нәтиҗәдә, ныклы белем һәм күнекмәләр формалаша, балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

I.Тел бүлекләре буенча мәгълүматлылык

Синтаксис һәм пунктуация буенча:

  1. Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау.
  2. Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу. Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.
  3. Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен, интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү. Гади җөмлә төрләрен билгеләү.
  4. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.
  5. Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.
  6. Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.
  7. Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.
  8. Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлау.
  9. Тыныш билгеләрен куюны аңлату. Җөмлә ахырында, аерымланган кисәкләр янында, тиңдәш кисәкләр, кереш һәм эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре кую.  Ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын белү. Тезмә һәи иярченле җөмләләрдә, катлаулы кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую   Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую.

Стилистика буенча:

  1. Телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен белү.
  2. Төрле стильдәге текстларны аера белү. Стиль хаталарын табу һәм төзәтү буенча эшләү.

II. Сөйләм эшчәнлеге буенча мәгълүматлылык

Телдән һәм язма сөйләмдә:

  1. репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;
  2. продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм.
  1. Төрле эш  кәгазьләрен яза белү.
  1. Караган фильмга яки  спектакльгә, укылган китапка бәяләмә язу.
  1. Төрле китапларга аннотация язу.
  1. Программа буенча өйрәнелгән әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү.
  1. Газета-журналларга мәкаләләр язу.  Тезислар, рефератлар, докладлар язу.

                              Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик   әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

- Программа: “Рус телендә урта (гомуми) белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”. Казан “Мәгариф” нәшрияты,2010

Дәреслек- Татарча да яхшы бел. Авторы Р.Р. Нигматуллина.

- Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

- Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)

-  Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.

Урта мәктәп һәм гимназияләрдә  татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Зәкиев  М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

3. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

4. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

5. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

6. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

7. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: “Мәгариф” н-ты, 2003.

8. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.

К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

9. Нигъматуллин М., Грамматик анализ. Алабуга, 2000.

10. Лингвистик анализ үрнәкләре.

11. Татар телендә тыныш билгеләре.

12. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

1. Лингвистик анализ үрнәкләре.

2. Татар телендә тыныш билгеләре.

3.Ф.Г.Сәяпова, Ф.С.Кәримова

«Гади һәм кушма җөмлә синтаксисыннан таблицалар» Яр Чаллы, ӨПББИ,1999

4.Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

Укыту –тематик планы(татар теле 105 сәг).

        

Дәрес

Тема

Бит

Грамматик материал

Лексика

Өй эше

1. Әй, сентябрь, сентябрь!

1

1

Кереш

2

1-3

Исәнме, мәктәп

5-6 бит

Монолог һәм диалог төзү.

сагынып беттеңме, күңелең тулгандыр, килгәч, туйганчы, мөмкинлек

3

Усал сентябрь.

6 бит

күңелсез, йокыдан торырга куша

4

4-6

Диалог “Әхәткә киңәшләр”

8-9 бит

Инфинитив, исемнең килешләр белән төрләнеше.

өеңнән еракмы, ашыйм әле, юармын, ишеккә

5

7

Җәйге  һәм хәзерге режим.

Сан, вакыт рәвешләре.

сәгать биштә, алтыга кадәр, уннан соң

6

8-10

Нишлисе бар?

11 бит

Нишлисе бар? формасы

казыйсы, җыясы, яндырасы, укыйсы

7

Хикәя  язу “Минем җәйге ялым”

12 бит

Тартымлы исемнәрнең килешләрдә төрләнеше. Сыйфат.

җәйге ялым, көннәрем, буш вакытым, күңелле

8

11

Фразеологизмнар

13-14 бит

Фразеологизмнар.

биш бармагы кебек белә, су кебек эчә

9

12-14

Тәрҗемә дәрес.

17 бит

10

15-16

Көз айлары

19 бит

Рәвеш. Сыйфат. Фигыль юнәлешләре.

суыта, суына, салкынча, дымлы, сирәк

11

17

Тест № 1

2. Миңа песи баласы кирәк!

12

1-3

Синоним һәм антоним сүзләр

22-23 бит

Синоним һәм антоним сүзләр

тәртипле, тәртипсез, тыңлаучан

13

Нишләргә ярый һәм ярамый.

23 бит

Инфинитив.

тәртип бозмаска, тыңларга

14

4-6

Әбинең песиләре.

24 бит

Сан. Җыю саны. Сыйфат.

соры, батыр, куркак, наян, сак, иркә, өчәү

15

Исем фигыль

26 бит

Исем фигыль.

иркәләү, курку, алу

16

7

Хикәя “Песиләр”

26 бит

17

8-10

Диалогик дәрес

28-29 бит

18

11

Тест

19

12-14

Таныш булыгыз!

30-31 бит

Сорау җөмләләр.

Нишләтәләр? Ә синең? Кәефең юкмы әллә

20

Чөнки теркәгече, гаҗәпләнүне белдерүче сүзләр

32 бит

Теркәгечләр.

21

15-16

Тупас һәм ягымлы сүзләр

34-35 бит

Сыйфат.

томана, юләр, акыллым

22

17-18

Нишли? соравы

37 бит

Нишли? соравы. Фигыльнең төшем һәм йөкләтү юнәлеше.

юына, коена, ашата

23

Контроль эш № 1.  

24

19

Хаталар өстендә эш.  

25

20-22

Циркта

38-39 бит

Сыйфат. Хәл фигыль.

барганда, ясаганда

26

План

40 бит

27

23-24

Йорт хайваннары һәм кошлар.

41 бит

Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

каз бәбкәсе, колын, кәҗә бәрәне

28

25

Тәрҗемә дәрес

43 бит

Сүзлек белән эш.

29

26-27

Кирлемән киңәшләре

46 бит

Сан. Килешләрдә төрләнеш.

алтынчы яртыда, сәгать җидедә, беренче унбиш минутта

30

28

Тест № 2

31

29

“Минем яраткан песием” хикәя

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

минем песием, эчә, йоклый, яратабыз

3. Этем югалды бүген.

32

1-3

Тәрҗемә дәрес.

33

Юк,булмас, бәлки сүзләре.

49 бит

Билгесезлек алмашлыклары.

бәлки, кемдер, кайдадыр, булмас, юк

34

4

Кем дә булса.

49 бит

Билгесезлек алмашлыклары.

бәлки, кемдер, кайдадыр, булмас, юк

35

5-7

Нишләүче? соравы

50-51 бит

Нишләүче? соравы.

өрүче, күрүче, эзләүче, җәберләүче

36

“Этем югалды” шигыре

52 бит

Хәл фигыль.

тамарга торган, артка калган

37

8

Рөстәмгә киңәшләр.

53 бит

Сорау алмашлыклары.

нәрсә, нинди, кайчан, кемдә, кайда

38

9-11

Белдерү язу.

54-55 бит

Сорау алмашлыклары.

нәрсә, нинди, кайчан, кемдә, кайда

39

12

Тезмә фигыльләр.

58-59 бит

Тезмә фигыльләр.

ташлап калдырды, адаштырып калдырган

40

13-15

Нишләтергә? соравы

60 бит

Инфинитив. Фигыльнең йөкләтү юнәлеше.

калдырырга, кундырырга, туңдырырга

41

16

Грамматик күнегүләр.

Эш дәфтәре

Грамматик кагыйдәләр.

42

17-19

Кечкенә дуслар.

62-63 бит

Иярчен сәбәп җөмлә. Иярчен шарт җөмлә.

чөнки, укый белсә, әгәр, урап уза, җәберләмәде

43

Контроль эш № 2 .

44

20-21

Хаталар өстендә эш.

45

22

Ау этләре

65-66 бит

Хәл фигыль.

катып кала, эзәрлекләп бара, коткаралар

46

23-25

Гади һәм катлаулы җөмләләр

69 бит

Гади һәм катлаулы җөмләләр. Кереш сүзләр.

тешли, тырный, күршебез, беренчедән

47

“Кызыклар шәкерт” Г.Тукай

71 бит

Сорау һәм өндәү җөмләләр.

газаплыйсың, ауныйсым килә, буыннар

48

26-28

Грамматик күнегүләр

Эш дәфтәре

Грамматик кагыйдәләр.

49

Тест № 3

 

50

29

Кабатлау өчен күнегүләр

Грамматик кагыйдәләр.

4. Бәйрәмнәрегез котлы булсын!

51

Гыйнвар - кыш уртасы

Сыйфат сүз төркеме. Чагыштыру дәрәҗәсе.

көчле, озаграк, салкын, калын, ак

52

1-3

Сыйфаттан фигыль сүз төркеме ясалу.

79 бит

Сыйфаттан фигыль сүз төркеме ясалу.

аяз, аяза, якты, яктыра, авыр, авырая

53

5-7

Адрес яза беләсеңме?

82 бит

Ялгызлык исемнәр. Сан төркемчәләре.

Мәскәү өлкәсе, Люберцы шәһәре, Лаеш районы, уникенче йорт

54

8

Бәйрәм табыны.

84 бит

Парлы сүзләр. Исемнәрнең килеш һәм тартым категориясе.

сый-хөрмәт, аш-су, уен-көлке, таныш-белеш, өстәлгә, әниебезгә

55

9-11

Каникулда

86 бит

Хәл фигыль. Вакыт рәвеше.

каникулда булганда, укыганда,

56

12

Грамматик күнегүләр.

Эш дәфтәр

Грамматик кагыйдәләр.

57

13-15

Раштуа бәйрәме.

90-91 бит

Фигыльнең төшем юнәлеше.

куела, пешерелә, бизәлә, ясала

58

16

Тәрҗемә дәрес

91 бит

Грамматик кагыйдәләр.

59

17-18

Исемнән сыйфат сүз төркеме ясалу.

94 бит

Исемнән сыйфат сүз төркеме ясалу.

шикәр-шикәрле, су-сулы, бал-баллы, тозланган

60

19-21

Яңа ел чыршысы.

95-96 бит

Фигыльнең төшем юнәлеше.

бизәлгән, үткәрелә

61

22-23

Тест № 4

5. Курыкма, тимим!

62

1-2

“Кышкы табигать” Хикәя төзү.

Әйтем һәм сынамышлар.

63

3-5

Теләк фигыльләр.

105 бит

Теләк фигыльләр.

карны көрик, авырый күрмәсен, туңа күрмәсен

64

6-7

Кыш һәм кошлар.

106 бит

65

Инфинитив

107-108 бит

Инфинитив. Боерык фигыль.

таш атма, елатма, азык бирергә кирәк

66

8-9

Бергә барыбер җиңелрәк.

108-109 бит

Сыйфат. Рәвеш.

җылырак, якынрак, яхшы азык, сакта тора

67

Кем да булса

110 бит

68

10

Грамматик күнегүләр.

эш дәфтәр

Грамматик кагыйдәләр.

69

11-12

Сары түшле песнәгем

112-113 бит

Тартымлы исемнәрнең зат-санда төрләнеше.

аның тамагы, минем башым

70

13-14

Кышлаучы кошлар.

114 бит

Уртаклык исемнәр.

шәүлегән, чәүкә, козгын, челән

71

15

Яңа сүзләр өйрәнәбез.

115 бит

Яңа сүзләр.

72

16-17

Кем ничек сөйләшә?

117 бит

Хәзерге заман хикәя фигыль.

өрә, мөгри, кешни, кыткылдый

73

Контроль эш № 3.

74

20

Хаталар өстендә эш.

75

21-22

Кар астында ниләр бар?

122-123 бит

Вакыт рәвеше.

кышын, көзен, кыш ахырында

6. Яз бигрәк тә шау икән!

76

1-2

Яз айлары

Фигыль юнәлешләре. Сыйфат.

камаштыра, бөреләр ачыла

77

3-4

Язгы табигать.

126-127 бит

Сыйфат. Хәзерге заман хикәя фигыль.

78

5

Хикәя “Яз”

128 бит

79

6-7

Нишләячәк? соравы

130 бит

Киләчәк заман хикәя фигыль.

адашачак, өлгерәчәк, аңлаячак

80

“Батыр” малай

131-132 бит

Рәвеш.

өмете өзелеп, көчкә атлап, куркыныч

81

8-9

Грамматик күнегүләр

Грамматик кагыйдәләр.

82

Язгы куркынычсызлык кагыйдәләре.

134 бит

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Шарт фигыль, хәл фигыль.

суга төшкәч, бармагач, килгәч, барса, килчә, уйнамагыз, чыгармагыз

83

10

Тест № 6

84

11-12

Нишләмичә? соравы

136 бит

Хәл фигыльнең юклык формасы.

бармыйча, килмичә, карышмыйча

85

13-14

-гач-гәч кушымчалы фигыльләр.

137 бит

Хәл фигыль.

боз киткәч, чыккач, су күтәрелгәч, җәелгәч

86

Язгы ташу.

136 бит

Фигыльнең төшем юнәлеше. Тиңдәш кисәкләр.

төртелә, өелә, җәелә, күтәрелә

87

15

Тест.

138 бит

Грамматик кагыйдәләр.

88

16-17

Тәрҗемә дәрес.

Грамматик кагыйдәләр.

89

Грамматик күнегүләр.

Грамматик кагыйдәләр.

90

18-19

Нәрсә өчен рәхмәт.

141 бит

“Өчен” бәйлеге.

ярдәм иткән өчен

91

Әдәплелек дәресе.

142-143 бит

92

20

Җәй җитте.

142 бит

Фигыльнең йөкләтү юнәлеше.

кыскарта, озайта, кыздыра

93

21-22

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗесе

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗесе

эссерәк, салкынрак, яңгырлырак, күбрәк

94

23-24

Табигать дуслары

145 бит

Инфинитив. Фигыльнең йөкләтү юнәлеше.

тартырга-таркаларга, төртергә-төрткәләргә

95

Кызыл китап

146 бит

Инфинитив + ярый-ярамый структурасы.

Өзәргә ярамый, җыярга ярый

96

23-24

Дару үләннәре

Исемнәрнең тартым категориясе. Сорау алмашлыклары.

дару үләненең исеме, болында, урман аланында.

97

25

Контроль эш № 4.

98

Хаталар өстендә эш.

99

26-27

Безнең яшел дусларыбыз.

148 бит

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

җиләкләрен, яфракларын, елга буйларында

100

28

Җәй, рәхәт җәй.

150-151 бит

Сан төркемчәләре. Сыйфат.

дус, унга кадәр, унар минутка, зарарлы

101

29-30

Кабатлау

102

Йомгаклау

103-105

Резерв дәресләр

Әдәбият 70 сәг.

Дәрес

Тема.

Искәрмә

Сөйләм үрнәкләре

МТК

Өй эше

1

1-3

Мәктәп тә безне сагынган.

7 бит

Яңа уку елы башланды. Бер дә кайгырма. Мин дусларым белән очраштым. Укытучыма чәчәкләр бүләк иттем.

2

4-6

Әйбәт укыйсым килә.

9 бит

Диван булмаса, мин әйбәт укыр идем. Кулымда китап булса. Аякларым тик торса.

3

7

Кабатлау  өчен тест.

4

8-10

“Барган идем” Н.Мадьяров

12 бит

Малай урамда берүзе уйный. Малайның иптәшләре тырыш, эшчән балалар.

5

12-14

Вакыт машинасында очабыз.

13 бит

Кайсы гасырга барырга телисең? Дустың сиңа ышанамы? Эдик акыллы малаймы? Шәп!

6

15-16

Яңгыр ява иркенләп

19 бит

Яңгыр ява. Күңелләргә моң төшә. Яңгыр катыш кар ява.

Туган як табигате

7

Табигать турында шигырьләр.

19-20 бит

8

1-3

“Сөйкемсез песи” Ә.Бикчәнтәева

22 бит

Безгә бер песи баласы ияләште. Безнең үзебезнең песиебез бар иде инде. Аны бөтен кеше куып чыгарды.

9

4-6

Ничә песи?

24 бит

Әбиемнең мәчеләре тезелгәннәр. Бергә - бергә санагыз. Куркак мәче. Шук мәче.

10

7

Песиләр нинди булалар?

25 бит

Песиләр иркә булалар. Җиңел дуслашалар.

11

8-10

Нинди әкәмәт песи син?

27 бит

Балык бирче миңа. Ул азыкка ташланмады. Рәхимсез кешеләр. Ул ачыккан.

12

Проект яклау.

Минем песием аклы – каралы, җирән, ак.

13

12-14

Минем тычкан тотасым килми.

31 бит

Кәефең юкмы әллә? Кешеләр шундый алар. Сиңа нәрсә җитми?

14

15-16

Шәһәрне бик күрәсем килә.

33-34 бит

Миңа ул гына җитми. Ялганлама, яме. Ерак булмаска тиеш.

Лаеш шәһәре. Казан шәһәре

15

Бүген бездә кунак бар. Т.Миңнуллин.

35 бит

Т.Миңнуллин – драматург, прозаик. Ул “Авыл эте – Акбай” пьесасын язган.

16

17-18

Синең кебекләрне күргәнем юк.

36 бит

Минем хуҗам зур этләрне яратмый. Гаҗәп икән сезнең монда!

17

20-22

Ю.Куклачев – песиләрне яратучы кеше.

39 бит

Бөтен доньяга танылган клоун. Аның 120 песие бар. Ул матурлана, сәламәтләнә.

Казан циркы.

18

23-24

Безгә дә салоннар кирәк.

42-43 бит

Песиләр һәм этләр өчен кием салоны, парикмахерская бар.

19

26-27

Робот песиләр

44 бит

Робот песи киреләнми дә, иркәләнми дә. Өлкәннәр өчен чыгарылган песиләр дә бар.

20

1-3

Урам чатында көчек утыра.

47 бит

Туңып утыра. Куркып утыра. Көтеп утыра.

21

5-7

Дустымны күрүче булдымы?

50-51 бит

Дустым югалды. Тавышы матур иде. Акбай исемле.

22

9-11

Мин аны бик кызгандым.

54 бит

Зинһар ярдәм итегез. Әйбер югалды. Әгәр табылса, хәбәр итәргә.

23

Диалог дәрес

56 бит

Әйе, бу безнең номер. Мин белдерү буенча шалтыратам.

24

13-15

“Әни мин көчек күрдем!” Р.Миңнуллин

59 бит

Ул урамда кунган. Ул бик ачыккан. Адаштырып калдырган.

25

Бүген бездә кунакта Р.Миңнуллин

Р.Миңнуллин – балалар шагыйре, Тукай премиясе лауреаты.

26

16

Тәрҗемә дәрес

61 бит

С.Михалков – балалар шагыйре. Русчадан татарчага тәрҗемә итәбез.

27

17-19

Сак булыгыз, усал эт!

62-63 бит

Сак булыгыз! Ул койма янына килде.

28

20-21

Чик сакчылары – этләр.

65 бит

Этлернең төп төрләре. Сак этләре. Ау этләре. Компаньон этләр.

29

Этләр хөрмәтенә һәйкәлләр.

67 бит

Бу һәйкәлнең тарихы болай. Эт юлчыны казып чыгара.

Һәйкәлләр.

30

23-25

Иң яхшы эт – минеке.

69-70 бит

Сезнең этегез юкмы? Аларны тәрбияләргә кирәк.

31

Кинолог киңәшләре

71 бит

Көчекләрне сайлаганда, яшен сорагыз. Шул көчекне алырга кирәк.

32

26-28

Иң яхшы этләр.

73 бит

Европада бик популяр эт.

33

Тест

75 бит

Кайсысы сиңа туры килә. Миңа зур этләр ошый.

34

29

Кабатлау. Монологик сөйләм үстерү.

76 бит

Бу эт миңа ошый. Бу этнең хуҗасы буласым килә, чөнки....

35

30

Йомгаклап кабатлау.

77 бит

36

1-3

Урамда гыйнвар салкыннары

78-79 бит

Гыйнвар – кышның икенче ае. Кыш уртасы. Көннәр яктыра.

37

Кышкы бәйрәмнәр.

Яңа ел, Раштуа – кышкы бәйрәмнәр.

38

4

Бездә кунакта  тәрҗемәче С.Малышев.

79 бит

С.Малышев – тәрҗемәче. Кайсы җөмләләр тәрҗемәдә юк.

Г.Р.Державин премиясе лауреатлары

39

5-7

Яңа ел котлаулары.

82 бит

Матур теләкләрең өчен рәхмәт.

40

8

Хат язам сиңа.

82-84 бит

Сиңа хат яза... Күңелле булдымы? Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?

41

9-11

Каникулда бик рәхәт.

86-87 бит

Кышкы каникул сизелмичә дә үтеп китте. Күңелле булды.

42

Алабуга шәһәренә 1000 яшь.

87 бит

Алабуга – бик матур һәм борынгы шәһәр. Аның 1000 еллык тарихы бар.

Татарстан шәһәрләре.

43

12

Яңа елны ничек каршыладык.

88 бит

Без Яңа елны гаиләбез белән каршыладык. Без Раштуаны бәйрәм итәбез.

44

13-16

Раштуа – борынгы бәйрәм

89 бит

Раштуа төрле илләрдә төрлечә атала. Туганнар җыела.

Татарстанда милли бәйрәмнәр

45

17-18

Яңа ел әкияте.

93 бит

Аның ботаклары алтын алмалар белән бизәлгән. Күлмәк искиткеч матур.

46

19-21

Легенда ни сөйли.

94 бит

Чыршы бизәү гадәте каян килә? Шул көннән башлап.

47

22-23

Бер – беребезне котлыйбыз.

98 бит

Инглизчә, русча, татарча котлыйбыз. Электрон почта.

48

1-2

Февраль кышның соңгы ае.

102 бит

Февраль – кышның соңгы ае. Көндезләрен кояш бераз җылыта.

49

3-4

Төнге буран.

103 бит

Буран төн буе котырды. Юлларны кар күмде.

50

6-7

Песнәк белән Миләүшә.

106 бит

Кыш уртасы иде. Көннәр бик салкынайды. Кошларның хәле авырайды.

Безнең якта кышлаучы кошлар.

51

Бүген бездә кунакта Р.Вәлиева

108 бит

Р.Вәлиева Башкортстанда туган. Нәшриятта редактор булып эшли.

52

8-9

Иҗади дәрес.

53

11-12

Песнәк белән Миләүшә.

112 бит

Уйнаклый да талпына, шакып ала. Терел тизрәк!

54

13-14

Песнәкләр.

115 бит

Зур, зәңгәр, озын койрыклы, ак, кара, көрән башлы, бүрекле песнәкләр.

Татарстанда кышлаучы кошлар

55

18-19

“Курыкма, тимим.” Ш.Галиев

120 бит

Малай урманга килгән. Эчкәрәк кергән. Тиен күргән.

56

21-22

Кар астында ниләр бар.

123 бит

Үзе салкын, үзе суык үткәрми. Тышта буран улый.

57

1-2

Бездә кунакта - Әминә Бикчәнтәева

128 бит

Әминә Бикчәнтәева мәктәптә укыта. Татарстан радиосында эшли.

58

3-4

Г.Тукай – табигать турында шигырьләр

129 бит

“Карлыгач” , “Җир йокысы”.

Габдулла Тукай

60

6-7

Батырлык эшлисем килә

131-132 бит

Көне - төне укырга риза. Бөтен кеше сокланып карый.

61

11-12

Көтегез, ярдәм итәрбез!

135 бит

Елга сулары дингез булып җәелде. Тын гына көтеп утыралар.

62

16-17

Язгы бизнес

138-139 бит

Яз иртә килде.Кар бер атнада эреп бетте. Башта акчаңны бир.

63

18-19

Ярдәмең өчен рәхмәт.

140-141 бит

Ярдәмең өчен рәхмәт. Санап куйды. Юл күрсәттем.

64

21-22

Җәй айлары.

143 бит

Июнь – җәйнең иң кояшлы һәм иң тыныч ае. Борынгы исеме.

65

23-24

“Табигать дуслары” Л.Лерон

145 бит

Мин табигать белән дус. Табигатьне сакла!

“Салават күпере” журналы.

66

25

Куян баласы.

146 бит

Куян баласы качмада. Аның тәпиләре авырта. Кыз елап җибәрде.

67

26-27

Безнең яшел дусларыбыз.

148 бит

Дару үләннәре безнең яшел дусларыбыз. Сары мәтрүшкәне салкын тигәннән эчәләр. Ак әби кешеләргә ярдәм итә.

Татарстанның Кызыл китабы.

68

28

Кабатлау

149 бит

69

Иҗади дәрес

70

Йомгаклау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по русскому языку для 5 класса по программе Р.Н.Бунеева (Образовательная программа "Школа-2100"

Рабочая программа составлена на основе федерального компонента государственного стандарта основного общего образования, программы для 5 класса Р.Н.Бунеева, Е.В.Бунеевой, Л.Ю.Комиссаровой, И.В.Текучево...

Рабочая программа по литературе для 6 класса (по программе В. Коровиной) Рабочая программа по литературе для 10 класса (по программе ]В. Коровиной)

Рабочая программа содержит пояснительную записку, тематическое планирование., описание планируемых результатов, форм и методов, которые использую на уроках. Даётся необходимый список литературы...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА 6 КЛАСС, География. Природа и люди, Программа разработана на основе авторской программы: А.И. Алексеева, Е.К. Липкиной, В.В. Николиной. Москва «Просвещение», 2008г.,

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА 6 КЛАСС, География. Природа и люди, Программа разработана на основе авторской программы: А.И. Алексеева, Е.К. Липкиной, В.В. Николиной. Москва «Просвещение», 2008г.,...

Рабочая программа спецкурса « Основы русской словесности» 5 класса составлена на основе авторской программы Русская словесность. От слова к словесности. 5—9 классы. / Автор программы Р. И. Альбеткова

Программа по словесности построена в тесном взаимодействии с программами по русскому языку и литературе. При этом учитывается наличие в классе учащихся, для которых русский  язык не является родн...

Рабочая программа по английскому языку во 2 классе, разработанная на основе программы курса «Английский язык. Программа для общеобразовательных учреждений 2-4 классы» (Кузовлев В.П., Лапа Н.М., Перегудова Э.Ш.)

Рабочая программа    по  английскому языку во  2  классе, разработанная к учебнику "Английский язык. English-2": учеб. для 2 класса общеобразоват.учреждений/ Кузовлев...

Рабочая программа по Математике 5 класса (Рабочая программа составлена на основе программы для 5-9 классов специальных (коррекционных) учреждений VIII вида, под ред. В.В.Воронковой и учебника «Математика» М.Н. Перова, Г.М. Капустина)

Рабочая программа  составлена на основе программы для 5-9 классов специальных (коррекционных) учреждений VIII вида,  под редакцией доктора педагогических наук В.В.Воронковой Сб.1. –М.:...

Рабочая программа 5 класс Авторская программа по ФГОС ООО

Рабочая программа по математике для обучающихся 5 классов разработана на основе Федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования с учётом и современных мировых тре...