Рабочая программа для 5 класса(русскоязычных групп)
рабочая программа (5 класс) по теме

Рабочая программа для 5 класса по учебникам "Татарча да яхшы" автор Р.Нигматуллина.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе –

“17 нче гомуми белем бирү мәктәбе”

“Каралды”                                           “Килешенде”                                 “Расланды”

МБ җитәкчесе                              Милли укыту буенча                   17 нче мәктәп директоры

                                                                                    директор урынбасары                                  

_________(Р.Ә.Вафина)                        ______(Р.М.Таҗиева)                     _______Смирнова Э.Н.

Беркетмә № __  ____201__      “____” ___________ 201__                Боерык №___  “  _____201_

5А сыйныфы өчен 2011-2012 нче уку елына

татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан эш программасы.

Татар теле атнага: 3 сәгать

Татар әдәбияты атнага:  2 сәгать

Татар теле елга: 105 сәгать

Татар әдәбияты елга: 70 сәгать

.Укытучы: Махиянова Рүзилә Миргазиян кызы

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын                                   укыту программасы 1-11”  нигезендә төзелде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010

Дәреслек  “Татарча да яхшы бел” Рус телендә урта гомуми  белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен) Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2006.

Авторлары: Р.Р.Нигъматуллина.

2011нче ел

Аңлатма язуы

Мин, Махиянова Рүзилә Миргазиян кызы, 5А сыйныфында татар теле һәм әдәбиятын Р.Р.Нигъмәтуллина дәреслегенә таянып, концентрлап укыту юнәлешендә эшлим. Әлеге эшне 2005нче уку елыннан башлап төрле сыйныфларда алып бардым. Бүгенге көн шартларында татар телен дәүләт теле буларак саклап калуга куркыныч янаган бер вакытта, татар теле укытучылары алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, ә, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы.Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.Заманча технологияләр белән эшләү укытучының үз эшенә иҗади якын килүен дә таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, нинди дә булса эшкә (мәсәлән, уенга) җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын яңача оештыра. Татар телен чит тел буларак укытуда һәм өйрәтүнең сыйфатында яңа технологияләрне куллану гамәли эштә төп урынны алып торырга тиеш. Аларның асылы- укучы шәхесенә хөрмәт белән карау, аның иреген чикләмәү.Эшчәнлекнең төп максаты- укучыларны татарча сөйләшергә, аралашырга өйрәтү. Сынап карау барышында түбәндәгеләргә ирешү максат итеп куела:Тормышта таныш хәлләрдә аралаша белү; Таныш күренешләр хакында табигый сөйләмне ишетеп аңлау; Икетелле сүзләрдән дөрес файдалана белү.

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде.  Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре  үсте.  Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

 Аралашу (коммуникатив) компетенциясе  ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар  сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәбендә чит тел буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге  төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Рус мәктәпләрендә укучы  балаларының  рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып, түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. ”Рус телендә урта  (гомуми) белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы 1-11  нче сыйныфлар”. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

5. Дәреслек:  Р.Р.Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел, 5 нче сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел.

    Яңа уку- укыту методик комплексы үз эченә түбәндәгеләрне ала: дәреслек, эш дәфтәре, аудиоматериал, контроль тестлар һәм текстлар җыентыгы. Укытучының эшен җиңеләйтү өчен бар да каралган: тематик план да, дәрес эшкәртмәләре дә, методик кулланма да.

    Дәреслек коммуникатив, проблемалы, белемне ныклы үзләштерү принципларына нигезләнеп язылган.

   Эш дәфтәре күнегүләр дәрестәге сөйләмнең нигезен тәшкил итә, лексик- грамматик материалны ныгытуга һәм өйдә эшләү өчен бирелгән лексик- грамматик материалны үзләштерү өчен язмача күнегүләр сериясе, темалар буенча биремнәр һәм белемнәрне тикшерү өчен тестлар, өстәмә эш өчен ребуслар һәм кроссвордлар бар.

   Аудиоматериал аерым игътибарга лаек. Анда һәр дәрестә эшләү өчен материал бирелә. Ишетеп аңлау процессында укучы төрле тембрдагы тавышларны, төрле тизлектә, интонация ярдәмендә ишетә.

   Чит телләрне укыту методикасы мәгълүматларына караганда, туган тел булмаган башка телдә көнкүреш тематикасы кысаларында аралашу өчен, укучылар сөйләмдә иң еш кулланыла торган 2000- 2500 сүзне үзләштерергә, шул актив лексика нигезендә төзелгән йөздән артык грамматик конструкцияне дөрес файдалана белергә тиеш. Бу аларга үз фикерләрен белдерергә һәм әңгәмәдәшен аңларга мөмкинлек бирә.

     “Татарча да яхшы бел” укыту- методик комплексының һәр берәмлеге бер бөтенне тәшкил итә. Алар үзара бәйләнештә, бер- берсен тулыландыручы укучы һәм укытучы өчен белем чыганагы. Дәреслектә сөйләм материалы һәм аралашу ситуацияләре укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә. Сөйләм материалы аңлаешлы, аның күләме чамаланылган (дозировка), грамматик материал лексика белән эзлекле бәйләнгән.Дәреслек эчтәлегенә укучының иҗади фикер үсешен формалаштыруга юнәлтелгән материал салынган. Бу исә үзләштерелгән конструкцияләр аша сөйләмгә, теләсә нинди контекстка һәм лексик тематикага мөмкинчелекне тәэмин итә.

     Дәреслек татар телен һәм әдәбиятын берләштереп укытуны күздә тота. Анда төрле әдәби жанрлар (хикәя, шигырь һ.б.), татар халык авыз иҗаты үрнәкләре (табышмаклар, мәкальләр, мәзәкләр һ.б.), фразеологизмнар, шулай ук эш кәгазьләре үрнәкләре (хат, белдерү, котлау һ.б.), радио- телевидение программаларыннан, фәнни- публицистик  хезмәтләдән, вакытлы матбугат материалларыннан өзекләр, өстәмә кызыклы материаллар бирелә. Әдәби әсәрләрдә һәм текстларда лексик һәм грамматик материал укучыларның белем дәрәҗәсенә яраклаштырылган (адаптацияләнә), гадиләштерелгән.

   Дәреслектә иллюстрацияләргә һәм рәсемнәргә зур игътибар бирелә. Рәсемнәр бизәлеше, төсләрнең кулланылуы, күп булуы укучыларның игътибарын җәлеп итә. Рәсемнәр ике төргә бүленә: әйдәп алып баручы рәвешендәге һәм ярдәм итүче рәсемнәр. Һәр дәрес диярлек әйдәп баручы рәсемнәр белән башлана. Рәсем дәреснең сөйләм темасы буенча ясалган һәм аның һәр детале сөйләшү өчен мәгълүмат бирә. Бу рәсемнәр укучыларда логик  фикерләү, игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерүгә юнәлтелгән.

   Дәреслек функциональ төсмердә язылган. Тел теориясен һәм грамматик конструкцияләрне  бирүне максат итеп куймый. Аларны сөйләм барышында кулланып үзләштерү күздә тотыла.

 Практик өлеш

       Дәреслектә һәр күнегү дәрес максатына хезмәт итә.Бу күнегүләр арасында тыгыз бөйләнеш бар, ягъни үзләштерү стадияләре дидактиканың “гадидән катлаулыга принцибы”на нигезләнеп планлаштырылган.

    Икенче дәрестә алда үтелгән лексика һәм сөйләм үрнәкләре кабатлана. Дәреслектә һәм эш дәфтәрләрендә укучыларга биремнәр дифференциальләштереп бирелгән. Һәр укучыга үзенең белем дәрәҗәсенә туры килерлек эшне сайлап алу һәм үтәү мәмкинлеге тудырылган. Бу исә укучыларда үз- үзләренә ышаныч уята, дәрестә актив катнашу теләген арттыра.

    Аудиодискны тыңлау, андагы биремнәрне үтәү, җырларны өйрәнү укучыларга бик ошый. Бу аларда игътибарлылыкны арттыра, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерә.

    Укучыларга дәрестә күңелле булсын өчен, кызыклы уеннар, диалоглар, индивидуаль әңгәмәләр оештырыла. Кроссвордлар, табышмаклар уйларга, эзләнергә, фикер йөртергә өйрәтүче эш төрләре бирелә. Дәрестә һәр укучы җавап бирә, кабатлый, сорау бирә, телдән аралашу бара. Ял итү вакытларында укучылар бик теләп җырларны өйрәнәләр.     Күп кенә алдынгы карашлы галимнәр, мөмкин булганда, дәреслекләргә материалның тупланылышын проблемалы ысул белән оештыруны тәкъдим итәләр. Дәреслектә бирелгән текстларга игътибар итсәк, алар адаптацияләнгән һәм һәр текстны укыр алдыннан башта күнегүләр системасы бирелгән. Алдагы биремдә проблемалы сорау куелган. Дәресне проблемалы итеп оештыру да уңай нәтиҗәләр бирә. Проблемалы укыту- укытучының укучылар белән берлектә проблемалы ситуацияне хәл итү юлларын табу. Нәтиҗәдә, ныклы белем һәм күнекмәләр формалаша, балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә.

     Дәреслектә танылган шагыйрьләр, язучылар турында да мәгълүмат бар. “Бүген бездә кунак бар” темасында Габдулла Тукай,  Шәүкәт Галиев, Әминә Бикчәнтәева, Роберт Миңнуллин, Галимҗан Гыйлманов һәм башка язучылар  турында белешмә бирелә.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

I.Тел бүлекләре буенча мәгълүматлылык

Синтаксис һәм пунктуация буенча:

  1. Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау.
  2. Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу. Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.
  3. Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен, интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү. Гади җөмлә төрләрен билгеләү.
  4. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.
  5. Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.
  6. Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.
  7. Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.
  8. Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлау.
  9. Тыныш билгеләрен куюны аңлату. Җөмлә ахырында, аерымланган кисәкләр янында, тиңдәш кисәкләр, кереш һәм эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре кую.  Ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын белү. Тезмә һәи иярченле җөмләләрдә, катлаулы кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую   Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую.

Стилистика буенча:

  1. Телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен белү.
  2. Төрле стильдәге текстларны аера белү. Стиль хаталарын табу һәм төзәтү буенча эшләү.

II. Сөйләм эшчәнлеге буенча мәгълүматлылык

Телдән һәм язма сөйләмдә:

  1. репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;
  2. продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм.
  1. Төрле эш  кәгазьләрен яза белү.
  1. Караган фильмга яки  спектакльгә, укылган китапка бәяләмә язу.
  1. Төрле китапларга аннотация язу.
  1. Программа буенча өйрәнелгән әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү.
  1. Газета-журналларга мәкаләләр язу.

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Укуны бәяләү нормасы – 5 сыйныфта 60-65 сүз.

Текстны тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда “5”ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфографик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда “4”ле куела

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфографик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3”ле куела

Текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, “2”ле куела.

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты –12-15 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
  2. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.
  3. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.
  4. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант- ел башында 35-40 сүз;  ел ахырында 40-45 сүз        

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2.   Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3.   Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты  пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4.  Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме: ел башында 55-60 сүз ; ел ахырында 65-70 сүз

Изложениене бәяләү

 1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.

 2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

 Сочинениенең күләме: Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениелэр була. Сочинение план нигезендэ языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең  күләме 5—11 нче сыйныфларда 8-20 җөмлә.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдэ, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 6 орфографик, 6 пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

   Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү:

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән темага яки бирелгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела

Йомгаклау билгесе

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик   әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа: “Рус телендә урта (гомуми) белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”. Казан “Мәгариф” нәшрияты,2010

Дәреслек- Татарча да яхшы бел. Авторы Р.Р. Нигматуллина.

-Контроль эшләр һәм тестлар

-  Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.

Урта мәктәп һәм гимназияләрдә  татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Зәкиев  М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

3. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

4. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

5. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

6. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

7. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: “Мәгариф” н-ты, 2003.

8. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.

К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

9. Нигъматуллин М., Грамматик анализ. Алабуга, 2000.

10. Лингвистик анализ үрнәкләре.

11. Татар телендә тыныш билгеләре.

12. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

1. Лингвистик анализ үрнәкләре.

2. Татар телендә тыныш билгеләре.

3.Ф.Г.Сәяпова, Ф.С.Кәримова

«Гади һәм кушма җөмлә синтаксисыннан таблицалар» Яр Чаллы, ӨПББИ,1999

4.Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

Татар әдәбияты. (70 дәрес)

№дд

дәрес саны

дәреснең темасы

сөйләм үрнәкләре

лексика

искәрмә

өй эше

1. Сагынырбыз сине, җәй!

1

1-3

Хәерле иртә!

Хәерле иртә, улым! Тыныч йокы! Сәлам! Әлбәттә. Барысы да искечә. Эшләрегез ничек?

көз ае, җәй ахыры, уку елы, белем бәйрәме, күрше, кунак, вакыт, фән, өлкән, буш

8 бит

2

4,5

Мәктәпкә

Тәртипсез булмагыз! Хәерле юл! Хушыгыз! Ничәнче класс укучылары?

тәмамлана, таныша, очраша, өйрәнә, әзерли, башлана

11 бит

3

6,7

Бәйрәм белән

Кем белән таныша? Без яңа укытучылар белән танышабыз. нинди бәйрәм белән котлый? Укучылар нәрсә бүләк итәләр?

каршы алалар, бүләк итәләр

13 бит

4

8,9

Җәйне бик яратабыз

Җәйге каникулда мин иртә тормыйм, зарядка ясамыйм. Таныш булыгыз. Таныш булыйк.

хәтта, хәзер, йоклый, жәллим

14 бит

5

10,11

Диалог дәрес БСҮ “Үзем турында”

Синең исемең ничек? Син ничәнче мәктәптә укыйсың? Нинди шәһәрдә яшисең? Сиңа ошыймы? Бугай.

туган җир, туган көн, яшәгән җир, шөгыль, быел

16,17 бит

6

12,13

Җәйге ялымнан канәгать

Нәрсәдән канәгать (түгел)? Хәлләр ничек? Каникулларың ничек үтте? Мин ике ай буе авылда булдым.

уен, канәгать, балык тота, көймә

19 бит

7

16,17

Син кайда булдың?

Вакыт күңелле үтә. Кем белән бардың?

үткәрә, Кызыл Мәйдан, озак

24 бит

8

18-20

Бер атнада ничә көн?

Дүшәмбе – атнаның беренче көне. Сишәмбедән соң чәршәмбе килә. Синең туган көнең кайчан? Ул быел кайсы көнгә туры килә?

уку көне, уку атнасы, уку елы, ял көне, каникул вакыты, ай башы (уртасы, ахыры)

26 бит

9

21-23

Сентябрь башы

Көзге көннәр кыскарак. Көз төсе. Көзге төс. Көз башы. Көзнең күлмәге.

һаман, әле, күк йөзе, тамчы, күз яшьләре, сулыш, хуш исле, якты

30 бит

10

24,25

Көз башы

Су тамчылары. Димәк. Чыннан да. Төнлә кырау төшә. Су парга әйләнә.

таш, үлән, җир, чык, дым, кырау, күренеш, бөҗәк, тамчы, пар, суына, тия, төшә, әйләнә, ялтырый, туңа

33 бит

11

Кабатлау

34 бит

2. Ә мәктәптә күңеллерәк!

12

1,2

Мәктәбебез бик матур

Без иске дуслар. Яңа танышлар. Минем өстәлемдә китаплар бар. Аларның партасында дәреслек ята.

җыела, рәхәт, олы, белемле, иске

35 бит

13

3,4

Татар теле бүлмәсендә

Укытучы өстәле янында. Такта алдында. Минем артымда.

алдында, артында, янында

43 бит

14

5,6

Проект “Татар теле бүлмәсендә”БСҮ

15

7,8

Татар теле дәресендә

Өстәл астында нәрсә ята. Такта каршысында укучы басып тора. Бүлмә уртасында өстәл тора.

эленеп тора, басып тора, утырып тора

45 бит

16

9-11

Бу класска ни булган?

Дөрес түгел. Килешмим. Киресенчә.

тавыш, давыл, һәрвакыт, берүзе

48 бит

3. Тел кешене дус итә.

17

1-3

Сәлам Казаннан!

Кемнәрне сагынасың? Хат башы.

татарча, русча, инглизчә

50 бит

18

4-6

Дәресләр расписаниесе

Көн саен бишәр дәрес була. Иң авыр көн – дүшәмбе. Кайсы көн иң җиңел көн?

тарих, унар, йөзәр, кагыйдә, мисал

54 бит

19

7-9

Җиңел уку көне

Нинди билге? Татар теленнән “бишле”. Сишәмбе көнне тарихтан дүртле алдым.

чирек, бишле, дүртле

58 бит

20

10,11

Ничә телдә сөйләшәсең?

Русча иркен сөйләшәбез. Беренчесе татар теле дәреслеге. Бераз аңлыйм.

иркен, бераз, төрекчә

61 бит

21

12,13

Әткәм-әнкәмнең теле

Нинди телдә иркен сөйләшә. Туган тел дәресендә. Синең туган телең кайсы тел?

туган тел, бишектә, көйләгән

62 бит

22

Кабатлау БСҮ “Минем туган телем”

Барлык милләт кешесенең үз теле бар.

4. Гаиләмне бик яратам.

23

1-3

Минем гаиләм

Танышуга бик шат. Түргә узыгыз. Сез гаиләдә ничәү. Ул кемнең хатыны (ире)?

хуҗа, ягымлы

64,65 бит

24

4-6

Нәсел агачыңны беләсеңме?

Нәселегез зурмы? Туганнарыбыз күп. Минем зниемнең туганнары күп.

нәсел, нәсел агачы, туганнан туган, кияү, килен

68 бит

25

Проект “Нәсел агачы”БСҮ

26

7-9

Минем әбием

Ничек эндәшәләр? Аңа кем диләр? Әбиемә без дәү әнием дип эндәшәбез.

каенана, каената, яратам

71 бит

27

Бүген бездә кунакта Ш.Галиев

Ул оныкларына, кызларына, улларына кем? Малай әти-әнисенә - уллары.

онык, шагыйрь

74 бит

28

10-12

Әнием кайчан туган?

Әниең ничәнче елгы? Әтиең ничәнче елда туган?

юри, ул чакта, ялганлый

75 бит

5. Яңа ел котлы булсын!

29

1-3

Ак кыш

Керфекләргә кар куна. Яратам мин ап-ап төсне. Кышын күк зәп-зәңгәр.

шау-гөр килә, куна, бозлана, ката, сулый, бүрек, керфек, ап-ак, зәп-зәңгәр

79 бит

30

6,7

Кыш бабай

Яңа елны каршылыйлар. Кыш бабайга ышаналар. Бүләк көтәм. Матур теләкләр телибез.

каршылый, шук

85 бит

31

10,11

Кышкы уеннар

Тизлеккә йөгерү. Алка белән уйнау. Тимераякта шуу.

кышкы уен төре, ярыш, тизлек

90 бит

32

12,13

Чирәм хоккее

Хоккей, футбол буенча ярыш. Алка белән уйнау.

чирәм, футбол кыры

92 бит

33

14,16

Яңа елга күчтәнәч

Бәке тишә. Олтанлы итек кия. Кармак буш чыга. Балык капмый. Күчтәнәч әзерли.

күчтәнәч, олтан, бәке, киез итек, шаулаша

95 бит

6. Мин әтиемә дә, әниемә дә охшаганмын.

34

1-3

Бабайлар нинди була?

Бабайның сакалы, мыегы бар. Кемнең чәче озын?

сакаллы, мыеклы, күзлекле, таяклы

7,8 бит

35

4-6

Кемгә охшаган?

Ул әнисенә охшаган. Тыңлаусыз бала.

сипкелле, охшаган

9,10 бит

36

7-9

Холкың яхшымы?

Аның холкы нинди? Уңай һәм тискәре сыйфатлар.

халык, холык, тыйнак, үткен

14,15 бит

37

10-12

Шәфкатьле бул син, бала!

Чыннан ла йомшак. Шәфкатьле бала.

чыннан да, йомшак күңелле, каты күңелле

18 бит

38

Туган көндә

Фәридәнең әнисе сүзсез калды. Бәйрәм өстәле бик матур иде. Бүген туган көн уздырмыйбыз.

күңелле, чыкмасын, утырсын, оят, уздырмыйбыз

20 бит

7. Фатирыбыз миңа ошый.

39

1-3

Тәрәзәм мәктәпкә карый

Йортыбызның тәрәзәләре бер якка карый. Бүлмәбезнең тәрәзәсе кибеткә карый.

бүлмәле, катлы, бер якка, төрле якка

24 бит

40

4-6

Һәр әйбернең үз урыны

Телевизор дөрес тора. газ плитәсе дөрес тормый. Аш бүлмәсендә торырга тиеш.

арасында, астында, уртасында, каршысында

27 бит

41

7-9

Әнием тәртип ярата

Бүген Алеша өйдә берүзе. Ул тәртип ярата.

тәртипсезлек, берүзе, тиеш, кирәк

29 бит

42

10-12

“Ничәү?” Ә.Гаффар

Фатир саен икешәр бүлмәсе бар. Ике балалы гаиләләр.

ничәү, берәр, икешәр

32 бит

8. Без өйдә бөтен эшне дә бергә эшлибез.

43

1,2

Теләсәм, бөтен эшне дә эшли алам

Кер юарга яратам. Өйне җыештырырга яратмый.

юарга, әзерләргә, җыештырырга

35 бит

44

3,4

Эшчән баладан эш курка

Кечкенә бала өй җыештыра алмый. Олы малай чүп чыгара ала.

йокларга вакыт, үтүкли, су сибә ала

37 бит

45

5,6

Энемә мин яхшы абый

Без әниебезгә булыша алабыз. Әнием ял итә ала.

булыша алабыз, алып бара ала, ял итә ала

39 бит

46

9-11

Һәркемгә дә эш җитә

Мин камыр җәя беләм. Ул ит турый ала.

пешерә белә, кадак кага ала

45,46 бит

47

12-14

Әни эшкә өйрәтә

Әнием өйрәтте. Әбием өйрәндем.

вак бәлеш, шулпа, камыр, өйрәткән, өйрәнгән

48, 49 бит

48

БСҮ”Һәркемгә дә эш җитә”

9. Вакытның кадерен беләм.

49

1,2

Көндәлек режим

Йокыдан сәгать җидедә тора. Сәгать унынчы яртыда йокларга ята.

йокыдан тора, киенә, бара, кайта

51,52 бит

50

3,4

“Сәгать” Муса Җәлил

Аның биш минут вакыты бар.

эшләп харап, соңга калган

53 бит

51

5-7

Әнием иртәрәк тора

Әнием миннән бер сәгатькә иртәрәк тора. Ул ял көнне озаграк йоклый.

иртәрәк, соңрак, озаграк

55 бит

52

8,9

Уен-дәрес

53

10,11

Вакытны дөрес әйтегез

Биш туларга өч минут. Ун тулып унбиш минут. Сигезенче ярты

өч тулып биш минут, ике туларга ун минут, өченче ярты

59,60 бит

54

12,13

Бәйләнешле сөйләм үстерү”Вакытның кадерен беләм”

 

55

14,15

Вакытым юк, чөнки...

Кызганыч, бүген вакытым юк. Ничәдә очрашабыз.

кызганыч, зыян юк, еш

63,64 бит

56

Кабатлау

10. Ял көнне буш вакыт күбрәк.

57

1-3

Әгәр сәгать булмаса?

Һәркайда тәртипсезлек башланыр. Байларда кыйммәт сәгатьләр булган.

әгәр, тәртипсезлек, берьюлы

66,67 бит

58

4-6

Мәүли йокысы

Мәүли дәрескә соңга калды. Укытучы Мәүлине оялтты.

көн саен, соңга калды, соңрак, иртә

69 бит

59

7-9

Бушны бушка бушатма

Буш вакытны нәрсә белән тутырырга була. Файдалы шөгыльләр.

буш, файдалы, шуңа күрә

71,72 бит

60

Проект “Минем буш вакытым”БСҮ

11. Информация заманында яшибез.

61

1-3

“Телевизор карый Барый” Р.Вәлиева

Барый дәрес әзерләми. Барый соң йокларга ята. Ул начар укый.

укудан кайткач, аргач

77 бит

62

4,5

Атналык программа

Кирәкле һәм файдалы тапшырулар. Саф һавада ял иткәч, карарга кирәк. Атнага җиде сәгать.

кирәкле, файдалы, зарарлы

78,79 бит

63

Проект “Файдалы программа”БСҮ

64

6,7

Эстрада йолдызлары

Җыр дәресендә нинди өй эше бирелде? Телевидение һәм радио дикторлары. Миңа ошаган артистлар.

яраткан, төркем, интервью

81 бит

65

Бүген бездә кунак бар.

Бу төркемдә ничә егет?

йолдызлык, җырчы, күбрәк

82,83 бит

66

8-10

Компьютер нигә кирәк?

Өч ай элек сатып алдык. Компьютерның файдасы һәм зыяны.

туры килә, танышып, уйнап, чир

86 бит

67

Кабатлау

68

Йомгаклау

69-70

Резерв дәресләр

ТАТАР ТЕЛЕ (105 дәрес)

дәресләр

дәреснең темасы

Дәрес темасы

фонетика, аудирование

искәрмә

дата

1. Сагынырбыз сине, җәй!

1

1,2

Кереш.

2

Исемнең күплек саны.

Исемнең күплек саны, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе, изафә бәйләнешле исемнәр

3 күн., 7 күн.

6 бит

3

3-5

Яхшы теләкләр.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше

10 б. – 6 күн., 11 б. – 13 күн.

9 бит

4

6,7

Белем бәйрәме.

Вакыт рәвешләре белән бәйлеге, изафәләр

1 күн., 6 күн.

12 бит

5

8,9

Нишлә? Нишли? Нишләми?

Чөнки теркәгечле җөмләләр

2, 3 күн.

15 бит

6

10,11

Таныш булыгыз.

Исемнең урын-вакыт килеше белән төрләнеше

1 күн.

16,17 бит

7

12,13

Кемнеке? соравы.

Зат алмашлыклары, -ныкы, - неке кушымчалы исемнәр

1, 8 күн.

21 бит

8

14,15

Җәйге ял.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы

22 бит

9

Контроль эш№1

10

16,17

Кайда? Ничек? сораулары.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы

1, 13 күн.

24,25 бит

11

18-20

Ничә? соравы.

Исемнең иялек килеше белән төрләнеше, изафә (2 төре)

2, 8 күн.

26,27 бит

12

Календарь.

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

28 бит

13

21-23

Башы, уртасы, ахыры конструкциясе.

Вакыт рәвешләре, ясалма сыйфатлар, изафәләр

11, 18 күн.

29 бит

14

Агачлар нинди төстә?

Сыйфатның чагыштыру һәм артыклык, кимлек дәрәҗәсе

31,32 бит

15

24,25

Кабатлау.

1 күн.

2. Ә мәктәптә күңеллерәк!

16

1,2

Минем портфелем.

Тартымлы исемнең урын-вакыт килешендә төрләнеше, теркәгечләр, саннар

1, 2, 5 күн.

36,37 бит

17

3,4

Кайда? соравы.

Изафә бәйләнешле исемнең у.-в.к. белән төрләнеше (3 төре)

1, 8 күн.

39,40 бит

18

5,6

Хыялдагы мәктәп.

Тартымлы һәм изафә исемнең у.-в.к. белән төрләнеше (2 төре)

1 күн.

41 бит

19

Уку кирәк яраклары

Изафә (1,2 төр)

43 бит

20

7,8

Урын белдерүче бәйлек сүзләр.

Арт, ал, ян бәйлек сүзләренең тартым һәм у.-в.к. белән төрләнеше

44,45 бит

21

9-11

Контроль эш №2

22

Хаталар өстендә эш.

3. Тел кешене дус итә.

23

1-3

Кем кайда яши (адрес)?

Бәйлек сүзләр, тартымлы исемнең т.к. белән төрләнеше

1, 9 күн.

48,49 бит

24

Нәрсәне? соравы.

Боерык фигыль формалары

48,49 бит

25

4-6

Дәресләр расписаниесе.

Изафә бәйләнешле исемнед т.к. белән төрләнеше

1, 3, 15 күн.

52,53 бит

26

7-9

Без нинди фәннәр укыйбыз?

Исемнең ч.к. белән төрләнеше

1, 2, 3 күн.

56 бит

27

Дөньяда нинди телләр бар?

59 бит

28

12,13

Туган тел турында шигырьләр.

6 күн.

62,63 бит

4. Гаиләмне бик яратам.

29

1-3

Ягымлы сүзләр.

Исемләшкән сыйфатлар, тартымлы исемнең и.к. белән төрләнеше

1, 4 күн.

64,65 бит

30

4-6

Туганнар.

Җыю саннары

1, 2, 3 күн.

66 бит

31

Нәсел агачы.

3 төр изафә

67 бит

32

7-9

Фраза басымы.

Тартымлы исемнең и.к., ю.к. белән төрләнеше

2, 9 күн.

72 бит

33

Мин кемгә туган тиешле?

Тартымлы исемнең ю.к. белән төрләнеше

72,73 бит

34

10-12

Кемнән? соравы.

Сан төркемчәләре, кушма һәм тезмә саннар

75,76 бит

35

Сан төркемчәләре.

Микъдар саны, тәртип саны

76,77 бит

5. Яңа ел котлы булсын.

36

1-3

Ак төс – кыш төсе.

Төсне белдерүче сыйфатлар

2, 6 күн.

78,79 бит

37

Нинди? соравы.

Төсне белдерүче сыйфатлар, шарт фигыль, барлык формасы

80 бит

38

4,5

Кар календаре.

Изафәләр (3 төре)

82,83 бит

39

6,7

Тест.

Фигыль формалары

3, 11 күн.

85 бит

40

Ул нишләр иде?

-ыр иде кушымчалы тәмамланмаган үткән заман

86 бит

41

8,9

Хуш киләсең яңа ел.

Иярчен вакыт җөмлә

2, 4 күн.

87 бит

42

Шәвәли киңәшләре.

Иярчен вакыт җөмлә

89 бит

43

10,11

Физкультура дәресендә.

Исем фигыль

91 бит

44

Кышкы спорт төрләре.

Исем фигыль

90,91 бит

45

12,13

Татарстанда спорт.

Буенча бәйлеге

92,93 бит

46

14-16

Балыкта.

-ныкы, - неке кушымчалы исемнәр, алмашлыкларны дөрес куллану, шарт фигыль

8, 11 күн.

96,97 бит

47

Контроль эш №3

48

Хаталар өстендә эш.

6. Мин әтиемә дә, әниемә дә охшаганмын.

49

1-3

Ничә? соравы.

Изафә (3 төр)

2, 3, 4 күн.

5,6 бит

50

Кем нинди? антоним сыйфатлар.

Антоним һәм синоним сыйфатлар

7 бит

51

4-6

Кемгә охшаган?

И.к. һәм ю.к. исемнәр

1, 2 күн.

9 бит

52

Тәрҗемә дәрес.

Тартымлы исемнәр

11 бит

53

7-9

Таныш булыгыз, Шәвәли һәм Кирлемән.

Рәвеш

1, 2, 3 күн.

13,14 бит

54

Синоним сыйфатлар.

Антоним һәм синоним сыйфатлар

15 бит

55

10-12

Әнием мине өйрәтә.

Боерык фигыль

1, 3 күн.

17-19 бит

56

Кабатлау.

Теләк фигыль

21 бит

7. Фатирыбыз миңа ошый.

57

1-3

Ничәнче? соравы

Саннар

1, 4 күн.

22,23 бит

58

Проект “Мин яшәгән фатирда”

23 бит

59

4-6

Йорт җиһазлары.

Ю.к., ч.к. исемнәр

1 күн.

25 бит

60

Кайда? соравына җавап.

Урын белдерүче бәйлек сүзләр

26,27 бит

61

7-9

Астында, янына, өстеннән бәйлек сүзләре.

У.-в.к. хәзерге заман хикәя фигыль, киләчәк заман хикәя фигыль

1 күн.

28,29 бит

62

Ничек барырга?

Киләчәк заман хикәя фигыль, боерык фигыль

30 бит

63

10-12

Диалог дәрес.

Сан төркемчәләре

1, 2, 14

31,32 бит

64

Кабатлау.

8. Без өйдә бөтен эшне дә бергә эшлибез.

65

1,2

Нишләргә? соравына җавап.

Инфинитив

2, 3 күн.

34,35 бит

66

Нишләргә ярата, яратмый?

-рга ярый, -ргы ярата

35 бит

67

3,4

Нишли ала?

Тезмә фигыльләр

36,37 бит

68

5,6

Тезмә фигыльләр.

2 күн.

38-40 бит

69

7,8

Боерык фигыль.

3 күн.

42 бит

70

Тест.

71

9-11

Нишли белә?

Боерык фигыль, сорау җөмлә

8, 13, 20 күн.

43 бит

72

Нишли ала?

45 бит

73

12-14

Кем өйрәтте?

Сорау җөмлә

2 күн.

46,47 бит

74

Татар халык ашлары.

Тиңдәш кисәкләр

48,49 бит

75

Контроль эш №4

76

Хаталар өстендә эш.

9. Вакытның кадерен беләм.

77

1,2

Вакыт күпме?

Сан, тәртип саны

3, 6 күн.

50,51 бит

78

3,4

Сәгать ничәдә?

Сан, тәртип саны

1, 5 күн.

52 бит

79

5-7

Кем нишли?

Боерык фигыль, хикәя фигыль

56 бит

80

Вакытны дөрес әйтәбез.

Сан

59 бит

81

8,9

Сәгать ничәгә килергә?

Саннарның килешләрдә төрләнеше

57 бит

82

Сәгать ничәдән соң7

Киләчәк заман хикәя фигыль

58 бит

83

10,11

Практик дәрес.

4 күн.

60,61 бит

84

12,13

Сәгатьле Сәгыйть.

Сорау җөмлә

5 күн.

61,62 бит

85

Математик гамәлләр.

Сан

62 бит

86

14,15

Кабатлау.

3 күн.

10. Ял көнне буш вакыт күбрәк.

87

1-3

Нишләргә кирәк, тиеш?

Киләчәк заман хикәя фигыль

1, 4 күн.

65 бит

88

4-6

Бәлки оныткандыр төзелмәсе.

Кереш сүзләр

2, 7 күн.

69,70 бит

89

7-9

Буш вакыт.

Фразеологизмнар

3, 10 күн.

72,73 бит

90

Ял көне.

Инфинитив

74 бит

91

Тест.

92

10

Кабатлау.

11. Информация заманында яшибез.

93

1-3

Онытма.

Киләчәк заман хикәя фигыль, тезмә фигыль

2, 3, 17 күн.

75,76 бит

94

Нишләгәч? соравы.

Хәл фигыль, сүзтезмә

77,78 бит

95

4,5

Кирәкле һәм файдалы тапшырулар.

Антонимнар

78,79 бит

96

8-10

Компьютер – минем дустым.

Сан

3, 9 күн.

84,85 бит

97

Кагыйдәләрне үтә.

Инфинитив, хәл фигыль

86,87 бит

98

Проект яклау.

99

Контроль эш №5

100

Хаталар өстендә эш.

101

Кабатлау.

102

Йомгаклау.

103-105

Резерв дәресләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по математике для групп СПО

Программа учебной дисциплины "Математика" в соответствии с ФГОС по специальности  среднего профессионального образования  260.807  «Технология продукции общественного питания»...

Рабочая программа по алгебре (9 группа)

Данная программа адаптирована для вечерней школы, рассчитана на 72 часа.Количество зачетов – 6.Контрольных работ – 10.Уровень обучения -  базовый....

Рабочая программа по математике для групп СПО

Рабочая программа учебной дисциплины «МАТЕМАТИКА» разработана в соответствии с Государственным образовательным стандартом среднего (полного) общего образования и является частью основной профессиональ...

Рабочая программа по пулевой стрельбе группы НП-1 Гребец Е.Е.

РАБОЧАЯ  ПРОГРАММА     по пулевой стрельбе групп начальной подготовки 1 года обучения количество часов  6  в неделю уровень обучения  1 год Разработал: тренер-преп...

Рабочая программа логопедических занятий с группой учащихся 2 класса

Логопедическая работа в школе VIII вида занимает важное место в процессе коррекции нарушений развития детей с интеллектуальной недостаточностью. Процесс гуманизации общества и школы, изменение целей и...

рабочая программа по химии 8 группы заочного обучения

Настоящая рабочая учебная программа базового курса «Химия» для группы  8 класса (по очно-заочному плану обучения)  составлена на основе: 1) федерального компонента государственного образоват...