Олимпийские игры В Древней Греции
методическая разработка по истории (5 класс) по теме

Открытый урок в 5 классе по теме "Олимпийские игры в Древней Греции"  имеет дополнительный материал по теме, связана с современными Олимпийскими и Паралимпийскими играми. На уроке учащиеся решают исторические задачи, проверяют знания по теме с помощью теста с взаимопроверкой.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uchitel_goda.docx32.76 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.  “Борынгы  Грециядә  Олимпия уеннары”.

Максат:  1. Укучыларны Олимпия уеннары тарихы  белән таныштыру;

                 2. Карта, тест, документлар  белән  эшләү күнекмәсен үстерү.

                 3. Тарих фәненә ,спортка  кызыксыну тәрбияләү.

Материал: дәреслек Вигасин А.А. Борынгы заман тарихы §33

Җиһазлау: карта, тестлар, презентация.

Дәрес тибы : яңа материалны өйрәнү дәресе

Дәрес барышы.

I . Оештыру.

  1. Хәерле иртә. Исәнмесез укучылар. Тарих дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге дәресне сездә мин алып барам. Миңа Тәнзилә апа дип дәшәрсез.

Барыбыз да иптәшләребезгә карап матур итеп  елмаеп, бер- беребезгә яхшы кәеф телик.

  1. Укучылар  әйдәгез дәресебезнең темасын үзебез табып карыйк.  Игътибар белән мине тыңлагыз :
  2. “ Бу вакыйга борынгы Греция тарихында зур роль уйный. Ул спорт ярышлары белән бәйле. 2014 елда бу вакыйга безнең илебездә Сочи шәһәрендә үтәчәк?  Бу нинди вакыйга? ( Олимпия уеннары). 2013 елда Казанда нинди вакыйга булачак?

Димәк,  бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр? ( Борынгы Грециядә Олимпия уеннары”  

III. Яңа белем һәм күнекмә формалаштыру.

Укучылар , бүген без сезнең белән “Борынгы  Грециядә  Олимпия уеннары” ның барлыкка килү тарихы,

2. Уеннарга хәзерләнү.

3. Онытылмас биш көн.

4. Җиңүчеләрне бүләкләү.

Дәфтәрләрне ачабыз , бүгенге көнне һәм дәрес темасын язып куябыз.

Дәрестә эшкә керешкәнче , мин сезне дәрес ахырында  җавап бирәчәк сорау белән таныштырып үтәм.

  1. Проблемалы сорау кую

Нинди фактлар Олимпия уеннары грекларның иң яраткан бәйрәме булу турындагы фикерне раслый?

Бүгенге дәрестә сезгә түбәндәге яңа сүзләр очрар:

  1. Сүзлек эше. (слайд)

Нидачы- борынгы заманарда рәсми хәбәрне җиткерүче

Атлет – ярышларда катнашучы, нык гәүдәле, көчле кеше.

Ипподром -  ат чабышлары уздыру урыны.

Бишле ярыш  – 5 төрле ярыштан торган көч сынашу.

Укучылар сезнең алдыгызда карточкалар бар . аларга бу сүзләр язылган. Карточкадагы сүзләрне өйдә сүзлеккә күчереп язарсыз.  Аларны дәфтәр эченә салып куегыз.

  1. Барыбыз да дәреслекнең 157 нче битен ачабыз һәм . Бу битнең астында вак хәрефләр белән бирелгән  Олимпия уеннары барлыкка килү хакында  мифны табабыз.

Миф – нәрсә ул?

Төркемнәрдә эш. 1 укучы кычкырып укый.

Бу миф буенча Сез  Олимпия уеннарының ни  сәбәпле  һәм нинди алла хөрмәтенә барлыкка килүен ачыкларга тиеш.  ( 2 мин )

1)Олимпия уеннары нинди алла хөрмәтенә үткәрелгән? (слайд)

2) Олимпия уеннары ни сәбәпле  барлыкка килгән( Аллаларга ышану, Греция халкының көчен һәм җитезлеген күрсәтү өчен)

Карта өстендә эш.  (слайд)

Олимпия уеннарын үткәрү урыны -  Көньяк Греция.    (карта өстендә эш)  Греция кайда урнашкан? Башкаласы нинди шәһәр ( укучылар картадан таба)

Көньяк Грециянең      Олимпия шәһәрендә Олимпия уеннары үткәрелгән.  .Олимпия – ул изге урын анда Зевсның храмы урнашкан, ә соңрак төрле спорт корылмалары төзелгән.

Олимпия уеннары буласы елда нидачылар, (ягъни кемнәр?) Греция шәһәрләре буйлап шатлыклы хәбәр таратканнар.: “Барыгыз  да Олимпиягә! Изге тынычлык игълан ителде, юллар хәвефсез! Җиңүне көчлеләр яуласын!”

Атаклы уеннар 4 елга бер тапкыр җәй уртасында үткәрелгән. Олимпия уеннары барган көннәрдә Грециянең үзара дошман шәһәрләре арасында сугышлар туктатылып торган. .

Картадан Олимпия шәһәрен һәм Олимп тавын табу.

Көньяк Грециядә урнашакан Олимпиягә диңгез һәм коры җир юллары буйлап килгәннәр. Грециянең барлык полисларыннан йөзләрчә спортчы һәм меңнәрчә тамашачы җыелган.

Беренче Олмпия уеннары б.э.к. 776 елда үткәрелгән.  (слайд, дәфтәргә яз)

Ярышларда бөтен ирекле греклылар – ярлылар һәм байлар, аксөякләр һәм гади кешеләр катнаша алган. Әмма хатын-кызларга хәтта тамашачы буларак та катнашырга рөхсәт ителмәгән, аларга үлем җәзасы бирелгән.

Олимпия уеннары Зевска багышлап үткәрелгәнгә  күрә фәкать ирләр бәйрәме генә булып саналган.

Бер кыю грек хатыны  ирләр киеме киенеп, улының чыгышын карау өчен яшеренеп кенә Олимпиягә үтеп керүе турында сөйләгәннәр. Егет җиңеп чыкач, аның әнисе шатлыктан улы янына ташланган, барысы да каршыларныда хатын-кыз булуын күргәннәр.

 Укучыларга сорау: Бу хатынны нәрсә көткән?

Бу бәхетсез хатынны җәзалап үтерегә тиеш булганнар, ләкин җиңүче улына хөрмәт йөзеннән гафу иткәннәр.

(Слайд)

Уеннар башланырга 1 ел калгач, анда катнашучылар  үз шәһәрләрендә күнегүләр үткәрә башлаганнар.  Атлетлар ун ай буе көн саен күнегүләр ясаганнар. Уеннар ачылырга 1 ай кала  Көньяк Грециягә  килеп хәзерләнүләрен  Олимпия янында дәвам иттергәннәр.

(Гомумиләштерү)

  1. Олимпия уеннары нинди шәһәрдә үткәрелгән?
  2. Елның кайсы вакытында? Ничә елга бер тапкыр?
  3.  Беренче Олимпия уеннары кайчан үткәрелгән?
  4. Олимпия уеннарында кемнәр генә катнашкан?

  1. ( Слайд) Онытылмас биш көн 

Олимпия уеннары җәй җиткәч үткәрелгән һәм биш көн дәвам иткән.

Беренче көндә атлетлар аллаларга корбан китергәннәр., хәрәмләшмичә көрәшергә ант иткәннәр. Судьялар гадел карар чыгарырга сүз биргәннәр.

Ярышларның күбесе стадионда үткәрелгән. ( Слайд)

Төркемнәрдә эш.

 Тамашачы урынны төннән үк алып куйган. Бервакытны  бер карт соңга калып килгән һәм үзенә урын таба алмыйча йөргән. Бар да аны күрмәмәешкә салышкан. Менә ул стадионның спарталылар утырган урынына якынлашкан. Алар барысы да бердәм торып , өлкән кешегә урын тәкъдим иткәннәр.  Шунда бөтен стадион кул чабарга тотынган.

“Эллиннар барысы да әдәп кагыйдәләрен белә, ләкин аларны бары тик спарталылар гына үти. Дигән карт

 Олимпия уеннарына зур әһәмият бирелгәнлеген   кайдан белеп була? Сез бу вакыйганы ничек аңлатыр идегез?  Тамашачылар  турында нәрсә әйтә аласыз? Безне нәрсәгә өйрәтә?

Физминут үткәрү.

Без уеннарның ничә көн дәвам итүен белдек. ( 5 көн)  . Хәзер мин ике төркемгә дә  бишле ярыш  нинди ярышлардан торганлыгын  белү өчен дәреслектән  эш бирәм. Сез бу ярышларны дәфтәрләрегезгә язып алырсыз. Аннан соң тикшерербез Моның өчен 3 мин. вакыт бирелә.

154 бит. Ахыргы кызыл юл.

Бишле ярыш нинди ярышлардан торган?

  1. Йөгереш
  2. Озынлыкка сикерү
  3. Сөңге ыргыту
  4. Тәлинкә ыргыту
  5. Көрәш.

 Укучылар  бирелгән рәсемнәрне игътибар белән карыйк  һәм  ярышның исемен әйтик. ( Слайд)

1 . Йөгереш 2. Озынлыкка сикерү. 3. Сөңге ыргыту 4. Диск ыргыту 5. Көрәш.

 ( Слайд.) Олимпия уеннарында тамашачылар йодрык сугышы, корал белән  йөгерү  һәм башка ярышларны зур кызыксыну белән караганнар.

(  Слайд)Ә арбалы ат ярышлары ипподромда үткәрелгән. Быргы сигналы буенча арба саен 4әрләп җигелгән атлар алга ыргылган. Бу ярышта бары тик бай греклар гына катнашкан, чөнки чабыш атлары тоту бик кыймммәткә төшкән. Арбалы ат ярышларында алар ипподромны 12 тапкыр әйләнеп чыгарга тиеш булган.

Слайд.

Уеннарның бишенче ахыргы көнендә Зевс храмы алдына алтыннан һәм фил сөягеннән ясалган өстәл куйганнар. Анда бүләкләр- зөйтүн ботакларыннан үрелгән такыялар яткан.  (рәсем) Җиңүчеләр бер-бер артлы баш судья янына килгәннәр , ул аларның башларына бүләк такыяларны кидергән. Нидачы атлетның һәм аның туган шәһәренең исемен атаган. Тамашачылар сокланып: “Җиңүчегә дан!”-  дип кычкырганнар.

Җиңүче туган җиренә кайткач, аны нәрсә көткән соң?

Дәреслек белән эш. 157 бит, 5 нче бүлек

Аны каршыларга бөтен шәһәр халкы чыккан. Атлет җете кызыл киемдә, атлы арбага басып храм янына килгән һәм үзенә бирелгән такыяны аллаларга бүләк иткән. Җиңүчегә туган шәһәрендә һәйкәл куйганнар һәм аны гомеренң соңгы көненә кадәр бушка ашатканнар.

Укучылар без сезнең белән Олимпия уеннары тарихы , уен төрләре белән танышып үттек.

Дәрес башында куелган сорауга әйләнеп кайтыйк .

Нинди фактлар Олимпия уеннары грекларның иң яраткан бәйрәме булу турындагы фикерне раслый?

III.  Ныгыту.

Мәсьәләне чишәргә.

1.Бервакыт спарталылар Олимпия уеннары алдыннан гына дошман шәһәрен камаганнар. Бу хакта хәбәр бөтен Элладага таралган һәм спарталыларга 20 ел буе уеннарда катнашырга рөхсәт бирелмәгән.

Аларны ничә Олипия уенында катнашудан мәхрүм иткәннәр.(20/4= 5)

Спарталылар нинди гадәтне бозганнар?

  1. 393 нче елда Олимпия уеннарын үткәрү туктатыла.  Бик озак булмый торганнан соң, 1896 елда Грециядә  Олимпия уеннары яңадан үткәрелә башлый.  Ничә ел Олимпия уеннары үткәрелмәгән?

  1896-394 = 1502 ел. (Слайд)

Олимпия уеннары 1896 елдан бирле үткәрелеп килә. Ул 1916, 1940, 1944 елларда  үткәрелмичә калды.  Ни өчен ? (сугыш) (Бөек Ватан сугышы . Нинди датаны билгеләп үттек?)

 Хәзерге вакытта да   Борынгы Грециядәге традициягә нигезләнеп ,Олимпия уеннары үткәрелә.  Олимпия утын кабызу – иң танатаналы йолаларның берсе. Аны Олимпия шәһәреннән уеннар уза торган урынга дөньяның иң яхшы спортчылары алып килә.

( Слайд )Хәзер Олимпия уеннарының символы – бергә үрелгән биш боҗрадан тора. Алар биш континентның бердәмлеген  һәм бөтендөнья спортчыларының Олимпия уеннарында бергә очрашуын аңлата. Зәңгәр төс – Европа, кара – Африка, кызыл – Америка, сары – Азия , яшел – Австралия.

 Бүгенге дәрестә безнең ике төркем дә бик актив катнашты. Сез бик дус һәм тату эшләдегез. Мин сезнең һәрберегезгә  дәрес истәлеге итеп шушы Олимпия символын бүләк итәм.

 (Слайд ) Олимпия флагы – олимпия боҗралары төшерелгән ак атлас тукыма.

Олимпия уеннары талисманы – ул уеннар узган илдә халык аеруча яраткан хайван сурәтеннән гыйбарәт.  Сочида уза торган Олимпиада талисманы конкурсы тәмамланып килә һәм анда 11 вариант бар. 1980 елда Мәскәүдә узган Олимпия уеннарының талисманы  Миша исемле көрән аю баласы иде.

Өй эше бирү.

1. Укучылар Сез нинди Олимпия талисманын  бу конкурска тәкъдим итәр идегез? Өйдә ясап килерсез. Бусы - иҗади бирем. Ул ирекле.

2. §33 - укырга, 1-3 сорауларга җавап, сүзлекне өйрәнергә.

(Слайд ) Хәзерге Олимпия уеннарында  хатын-кызлар да катнаша, уеннарҗәйге һәм кышкы төргә бүленеп үткәрелә.

( Слайд) Олимпия уеннарында җиңүчеләрне алтын, көмеш, бронза медальләр белән бүләклиләр.

Укучылар,  Олимпия уеннарында физик яктан нинди кешеләр катнаша?

Ә инвалидлар өчен Олимпия уеннары үткәреләме?

1948 елдан бирле инвалидра өчен Олимпия уеннары үткәрелә , ул Паралимпия уеннары дип атала.

Укучылар Сез дәрес материалын ничек үзләштердегез икән? Белемнәрне тикшереп карыйк. Мин сезгә ике вариантта тестлар бирәм, ә  Сез шунда ук исемнәрегезне язып эшләрсез .

(  Слайд) Тест чишү. ( Укучылар бер-берсе белән алмашып тикшерә)

1 вариант.

  1. Олимпия уеннары нинди вакыт аралыгында үткәрелгән?

А) елга 1 тапкыр

Б) 5 елга 1 тапкыр

В) 4 елга 1 тапкыр

Г) 2 елга 1 тапкыр

2. Беренче Олимпия уеннары кайчан үткәрелгән?

А)  б.э.к. 776 елда.

Б)  б.э. к.787 елда

В) б.э.к.798 елда

Г)  б.э.к.756 елда

3. Ярышларда катнашучы ничек атыйлар?

А) атлет

Б) боксер

Б) гимнаст

В) йөгерешче

4. Ярышлар үткәрү урыны ничек атала?

А) аэродром

Б) ипподром

В) стадион

5.  Олимпия уеннары нинди алла хөрмәтенә үткәрелгән?

А) Гера

Б) Зевс

В)  Афродита

Г) Аид

2 вариант.

  1. Олимпия уеннары Көньяк Грециянең нинди шәһәрендә үткәрелгән?

А) Афина

Б) Спарта

В) Олимпия

Г) Платеи

2. Олимпия уеннарында кемнәр  катнаша алган?

А) бөтен ирекле греклылар

Б) чит җирдән килүчеләр

В) грек хатын-кызлары

Г) коллар

3. Олимпия  уеннары ничә көн дәвам иткән?

А) 4 көн

Б) 7 көн

В) 5 көн

Г) 2 көн

4. Арбалы ат ярышлары үткәрә торган урын ничек атала?

А) аэродром

Б) ипподром

В) стадион

Г)  велодром

5.  Олимпия уеннары нинди алла хөрмәтенә үткәрелгән?

А) Зевс

Б) Гера

В)  Афродита

Г) Аид

   Укучылар бер-берсе белән эшләрен алмаша һәм тикшерә. Җаваплар экранда яктыртыла) Билгеләр куела.

  1. Йомгаклау.
  1. Укучылар без бүгенге дәрестә нәрсә турында белдек?
  2. Грециядә Олимпия уеннары кайчан үткәрелә башлаган?
  3. Уеннар ничә елга бер тапкыр үткәрелгән?
  4. 5 ле ярыш ул нинди ярыш? Ада нинди ярышлар керә?
  5. Җиңүчеләрне ничек бүләкләгәннәр?
  6. Олимпия уеннарында катнашучылар нинди булырга тиеш?

Укучылар,  тарих дәресе шуның белән тәмам. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок 5 класс "Олимпийские игры в Древней Греции"

Открытый урок с использованием презентации и дополнительного материала....

Конспект интегрированного урока: "Олимпийские игры в Древней Греции"

интегрированный урок: история+физическая культура....

Урок "Олимпийские игры в Древней Греции" (5 класс)

На уроке учащиеся знакомятся с историей организации и проведения олимпийских игр, формируют образное представление о знаменитом празднике, его культурном значении и вкладе в мировую историю...

Олимпийские игры в Древней Греции

Интегрированный урок по истории и физической культуре. Вызывает интерес у обучающихся и учителей-коллег....

Технологическая карта на тему: "Олимпийские игры в Древней Греции", 5 класс

Технологическая карта составлена в соответствии с требованиями ФГОС. Урок рассчитан на развитие творческого мышления и развитие у учащихся представлений об истории происхождения Олимпийских игр. В дан...

Урок-игра "Олимпийские игры в Древней Греции"

Урок-игра - это театрализованное представление с соревновательными  элементами...