Ленинград блокадасы
классный час по истории (7 класс) по теме

Сыйныф сәгатенең максаты  - 900 көнлек Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon leningrad_blokadasy_.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :  Ленинград блокадасы

Максат: укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

1.

Хәерле көн укучылар.Кәефләрегез ничек?

Бүгенге сыйныф сәгатен сездә мин Гөлназ Рәкыйповна үткәрәм. Таныш булыйк.Әйдәгез сыйныф сәгатебезне башлыйк.

Шигырь  сөйләнелә:

  Таң беленә, офык алсулана.

  Тып-тын өйләр, кырлар, үзәннәр.

  Көмеш чыклар кунган миләүшәләр

   Күк башларын түбән игәннәр.

         Ә бишектә  нәни генә бәби.

         Алсу иреннәрен бөтереп,

         Чупылдатып-чупылдатып куя:

         Йоклый әле тәмле төш күреп...

 Менә шунда кинәт, күк күкрәтеп,

 Бомба ява башлый өйләргә.

 Ут һәм ялкын ява, үлем ява

  Җылы яңгыр көткән  җирләргә...

       Күтәрелде халык зур көрәшкә,

       Күтәрелде яуга кешеләр:

       Очучылар, иген игүчеләр,

       Йортлар төзүчеләр, эшчеләр.

Менә шулай халык ул елларда

Ватан өчен утка атылды.

Менә шуңа күрә бу зур сугыш

Ватан сугышы дип аталды.

                         Резеда Вәлиева

                         “Муса Җәлил-    Халкым улы”  

Шигырь юлларыннан күренгәнчә безнең сөйләшүебез Ватан сугышы темасына булачак.

Мин сезне бүгенге сөйләшүдә икегә бүлдем. Бер яктагылар үзебезне бүгенге яшь буын- үзегез итеп, икенче яктагылар- өлкән буын итеп хис итсеннәр. Бүген сөйләшкән һәр сүзне күз алдына китереп утырсак иде.

2.

Сораулар:

а) Бөек Ватан сугышы дип аталган бу сугыш ничә көн дәвам итте?(1418 көнгә сузылды)

б)Азмы бу, күпме?

Һәр сәгате, һәр минуты газаплы икәнен искә алсак, бу бик күп.

3

Ә без бүген шул зур сугышның бары бер ноктасы-Ленинград блокадасы турында сөйләшербез

Нәрсә ул блокада? (камалыш) Бүгенге сыйныф сәгатебезнең максаты да 900 көнлек Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотк хисләр тәрбияләү.

Сугышның  79 нчы көнендә ягъни 1941 елның 8 сентябрендә, немец-фашистлары, Ленинград шәһәрен чолгап алып, аның илебез белән элемтәсен өзгән.

Шәһәр өчен авыр көннәр  башланган, ләкин завод-фабрикалар эшләвен дәвам иттергән. 12 сентябрь мәгълүматлары буенча, шәһәрдә икмәк, ярма һәм ит-30-35 көнгә, май-45. шикәр 60 көнгә генә җитәрлек, ә ташкүмер, бик саклап тотканда да, ноябрьгә, сыек ягулык  сентябрь ахырларына кадәр генә кулланырлык калагн була. Ләкин алда-29 ай, 900 көн...

4

Икмәк хакында...

Карточка системасы буенча кертелгән азык-төлек нормалары көн саен кими барган.Икмәккә көнлек норма 125 г.га калагн. Анысы да  агач чүбе кушып пешерелгән.

5

Тора-бара шәһәрдә ягулык запаслары беткән.Өйләрдә электр  утлары сүнгән.1942 елның 25 гыйнварында шәһәрне су белән  тәэмин итеп торган соңгы су станциясе дә сафтан чыга.  Китерелгән суга  көннәр буе чират торганда ач, хәлсез кешеләр шунда егылып та үлгәннәр, фашист самолётларыннан кача-кача  кеше мәетен өстерәүче хәлсез кешеләр

6

Блокадада балалар...

Блокадада калучылар арасында балалар да күп булган. Ләкин үлүчеләр аларның саны өлкәннәргә караганда азрак. Бу очраклы хәл түгел. Чөнки өлкәннәр үзләренә дә аз гына бирелгән икмәкнең дә күбесен сабый балаларына биргәннәр. Менә икмәкне өлкән буын кешеләре нигә бик  кадерлиләр икән...

Ләкин ленинградлылар арасында гаиләләре белән үлүчеләр күп булган.Хәзерге вакытта Санкт-Петербургтагы  тарих музеенда сакланучы Таня Савичеваныңкөндәлеген тетрәнмичә укып булмый.. Ул анда гаилә әгъзаларының үлгән көннәрен язып барган:

 Әйдәгез көндәлектән өзек укып китик:

 “Женя  1941 елның 28 декбрендә көндезге сәгать 12 дә үлде. Әбием 1942 нче елның 25 гыйнварында  көндезге сәгать 3 тә үлде. Лека 1942 елның17 мартында иртәнге сәгать 5 тә үлде. Вася абый  1942 елның 13 апрелендә  төнге сәгать 2 дә. Лёша абый 1942 елның 10 маенда көндезге сәгать 4 тә. Әни 1942 елның 13 маенда иртәнге 7.30да. Савичевлар үлделәр. Барысы да үлде. Таня үзе генә калды.

Шушындый авырлыкта ач, салкын йортта бер ялгызы калган кыз баланы нинди бәхетсез язмыш көтә?

7

“Тормыш юлы”

Илебез халыкның тормыш шартларын уңайлату өчен төрле чаралар үткәреп карый

.1941 елның ноябре ахырында Ладога күле өстеннән автомобиль юлы салынган. Халык аны “Тормыш юлы” дип атый. Боз өсте буйлап самолёт һәм артиллерия утлары астында шәһәргә азык-төлек, медикаментлар, ягулык кертелә. Ләкин аларның күпмесе генә кереп җитә алгандыр. “Тормыш юлы” буйлап картлар, балалар –илебезнең төрле почмакларына, шул исәптән Татарстанга да озатыла.

8

Сугышка кадәр Лениградта 3 млн.421 мең кеше яшәгән. Блокада елларында шуның 1,5 миллионы үтерелгән.

900 көн авырлыктан соң Ленинград блокадасы өзелә. Шушы Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан сугышчыларга Ленинградта һәйкәл куела. За оборону ленинграда медале тапшырыла.

9

Габдулла Гарифуллин турында. Ленинград өчен барган сугышларда сезнең дә авылдашыгыз . Советлар Союзы Герое катнаша. Кем ул?

Әйе, ул-Г.Гарифуллин

10.

Бүгенге көндә авылыгызда сугыш  ветераннары бармы? Алар ни хәлдә?  Яңгул -6 Борнак -1

11

Бабай  чыга. Өчпочмаклы хат.

Әйдәгез, рольле уен уйнап алыйк әле. Безнең           не сугыштан исән- сау әйләнеп кайткан  бабаай дип уйлыйк.

“Минем кулымда минем сугыштан язган өчпочмаклы хатым. Хатым мине өйдә көткән”

Мин Төньяк Көнбатыш фронтына эләктем. Ленинградны саклау өчен, немец – фашист илбасарларына каршы көрәштә гадәттән тыш чаралар күреләФашистлар бик көчле булуга карамастан, без дә бирешмибез. Блокаданы кичерү бик авыр. Опилка кушылган бер телем ипине көне буена җиткерергә тиеш без. Ипинең тәмен тояр өчен авызда суырып кына кабып йөрерибез. Салкын вакытта су алырга төшкән кешеләр егылсалар, тора алмыйлар, шунда үлеп кенә калалар

-Бабай,бүгенге көн яшьләренә нәрсә әйтер идең?

Бу өчпочмаклы хатлар һәр йортка килгән дөрестән дә бу хат 1942 елны яу кырыннан язылган. Бу хатлар кемгәдер көтеп алынган булса, кем өчендер алар кайгылы хәбәр китергәннәр.

12

Тренинг. “Рәсем миннән- игътибарлылык сездән”

Рәсемдә барысы да герой шәһәрләр иде. Кайсы сан астында Ленинград күренеше иде?

Рәсемдә балалар рәсемнәре иде. Кайсы сан астында Таня Савичева булды?

Кайсы рәсемдә “Тормыш юлы” сурәтләнгән иде?

Советлар Союзы Геройлары арасында кайсы Габдулла Гарифуллин иде?

Лениград блокадасы ничә көнгә сузылган? Кайсы җавп дөрес?

13

Сезнеңчә бу темага сөйләшүләр ни өчен кирәк? Кирәкме ул?   “Өлкән буын” әйтсен

Тыл һәм сугыш ветераннарына без бүген нинди игелек эшли алабыз? “Яшь буын” әйтсен

14

Рефлекция    Бүгенге чара күңелегездә нинди хис уятты?

Ачкыч. Минем кулымда ачкычлар бәйләме. Шушы ачкыч белән без бүген әйдәгез, күңелләрдә  бер хисне ачыйк. Мин үземдә икмәкне олылау хисен яңартам.

 Туган илне ярату хисен, өлкән буынны кадерләү хисен...  

15

Рәсем  ясату. “Мәңгелек ут”  

Басабыз, исемнәрен күңелдән барлыйбыз.язабыз      

Әйдәгез, шул ут астына күңелләрдән яки кул хәрәкәтләре белән сугышта яки сугыштан кайтып вафат булган карт  бабабыз ки туганыбызның исемен языйк... Исемнәрен мәңгеләштерик.

Кадерле укчыларә безнең барыбызның да теләге бер: дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын иде, барчабыз да сәламәт,кешелекле булсак иде. Игътибар белән тыңлаганыгыз өчен зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий литературно-музыкальной композиции, посвященной 69-ой годовщине со дня полного снятия блокады Ленинграда «Дети блокадного Ленинграда»

Сценарий литературно-музыкальной композиции, посвященной 69-ой годовщине со дня полного снятия блокады Ленинграда «Дети блокадного Ленинграда» для учащихся 5 – 7 классов.Для ...

Тематическая игра, посвящённая Дню Воинской Славы России - 27 января - Дню снятия блокады Ленинграда - "Непокорённый Ленинград!"

Тематическая игра, посвящённая Дню Воинской Славы России – 27 января – Дню снятия блокады Ленинграда – «Непокорённый Лени...

К 70-летию полного снятия Блокады Ленинграда ХОЛОКОСТ И БЛОКАДА ЛЕНИНГРАДА КАК ПРОЯВЛЕНИЯ ГЕНОЦИДА.

2-я мировая война по своим  преступлениям  доказала, что и Холокост, и Блокада – это явления одного порядка....

"Я говорю с тобой из Ленинграда". Сценарий концерта, посвященного Дню снятия блокады Ленинграда

Сценарий литературно-музыкальной композиции "Я говорю с тобой из Ленинграда" для проведения концерта ко Дню снятия блокады Ленинграда.Участники:Ведущие - мальчик и девочка (диалог)Ведущий - рассказчик...

«Ленинград. Дни тяжелых испытаний» Урок мужества к 70 лет. снятия блокады Ленинграда.

« Ленинград,  дни тяжелых испытаний»Урок мужества к 70 лет. снятия блокады Ленинграда....

Викторина "Что ты знаешь о блокаде Ленинграда?" (посвящена 70-летию снятия блокады с города Ленинграда)

Предлагаю викторину в формате игры "Своя игра", посвязенную юбилею снятия блокады Ленинграда....

тематический вечер "Блокада Ленинграда" посещение мемориала «Монумент героическим защитникам Ленинграда».

В воскресенье 27 января 2013 года город на Неве празднует 69 годовщину полного освобождения от фашистской блокады. Сейчас наш город называется Санкт-Петербург, но мы вместе со всеми празднуем освобожд...