Россия тарихы буенча дәрес эшкәртмәсе "15-16 нчы гасырларда Россия дәүләте"
методическая разработка (история, 6 класс) по теме

6 нчы сыйныфта Россия тарихы буенча татар телендәге дәрес эшкәртмәсе. Тестлар, презентация, төрле биремнәр  куллануны күздә тотып төзелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 15-16_gasyrlarda_rus_dulte.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: XV гасырның икенче яртысында – XVI гасыр башында Россия.

Максат: Рус дәүләтенең ике гасыр чигендәге үсешенә характеристика бирү.

             Иван III нең эчке һәм тышкы сәясәтендәге төп юнәлешләрне билгеләү.

             Логик фикерләү, нәтиҗәләр ясау, карта белән эшләү күнекмәләрен

             үстерү.

             Дәүләтебез символикасына карата ихтирамлылык тәрбияләү.

Материал: Дәреслек А.А.Данилов, Л.Г.Косулина “Россия дәүләте һәм халыклары тарихы” 219-231 бит., К.Симонова “Поурочные разработки”

 В.К.Романовский “Символы российской государственности”.

Җиһазлау: Карта “Үзәкләшкән Рус дәүләте төзелү”, презентация “XV гасырның икенче яртысында – XVI гасыр башында Россия”, 

 рәсемнәр , тест биремнәре.

                   

                Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

  1. Укучыларның дәрескә хәзерлеген тикшерү.
  2. Тема, максатны хәбәр итү.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Тест биремнәрен үтәү.
  1. Хәрби һәм дәүләт хезмәте үтәгән өчен бирелә торган җир:

А – вотчина,

Б – дедина,

В – поместье.

2) Алтын Урда составыннан аерылып чыккан дәүләтләрне санагыз.

________________________________________________________________________________________________________________________________________

3)14 нче гасыр ахырында Алтын Урданы буйсындырып, рус җирләренә һөҗүм иткән күренекле гаскәр башлыгы:

А) Мамай,

Б) Аксак Тимер,

В) Туктамыш хан.

4) Казан ханлыгына нигез салган ханны атагыз:

А) Батый хан,

Б) Олуг Мөхәммәд,

В) Касыйм хан.

5) Алтын Урда кайчан таркала:

А) XIII
Б)  XIV

В)  XV.

  1. Дөреслеген тикшерү, билгеләр кую.

III. Яңа тема өйрәнү.

  1. Укучыларга план тәкъдим итү, дәреснең максатын аңлату. Слайд 2.
  1. Иван III эшчәнлеге. Новгородны Мәскәү кенәзлегенә кушу.
  2. Русьта Урда хакимлеген юк итү.
  3. Рус җирләрен берләштерүнең төгәлләнүе.
  4. Бөек кенәз хакимлегенең көчәюе.

2. “Иван III эшчәнлеге. Новгородны Мәскәү кенәзлегенә кушу” бүлекчәсен өйрәнү барышында укытучы сөйләп аңлата, слайдтагы картадан Рус дәүләтенә кушылган җирләр күрсәтелә. Слайд 3.

- Бу вакытта укучылар  Иван III заманында Мәскәүгә кушылган җирләрне алдан билгеләнгән билгеләр белән картада (“тере карта”)  билгеләп бара, атластан эзләп табалар.

Новгород, Псков, Тверь, Рязань – күрсәтелә.

Иван III кә характеристика бирү.

     

3.“Русьта Урда хакимлеген юк итү” бүлекчәсен өйрәнү барышында язма чыганак (“Угра елгасы буенда кара-каршы тору турында хикәя”) материалы өйрәнелә һәм сорауларга җавап бирелә. Бу вакыйганың әһәмияте аңлатыла.

                          Чыганакка карата сораулар.

1. Әхмәт ханның союзниклары кем була?

2. Әхмәт ханның планы нинди була? Ул үтәләме?

3. Мәскәү кенәзенең союзниклары кем була?

4. Угра елгасы буендагы вакыйгалар ни өчен “кара-каршы тору” дип атала?

5. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Иван III һәм Әхмәт хан Угра елгасы буеннан кире кайтып китәләр?

Укытучының нәтиҗә ясавы.

   4. “Рус җирләрен берләштерүнең төгәлләнүе” бүлекчәсен өйрәнү барышында укучылар тарафыннан дәреслек материалы өйрәнелә, хронологик таблица тутырыла. Укытучы Рус дәүләте кенәзләре алдында Литвадан

Рус дәүләтенә кушылган

җирләр

Кем идарә иткәндә кушыла

Кайчан һәм ничек кушыла

Укучылар белән бергәләп нәтиҗә чыгарыла:

5. Россия дәүләт билгеләре тарихы белән таныштыру. Скипетр, держава, Мономах бүреге төшенчәләрен аңлату. Кенәз хакимлегенең көчәю билгеләрен күрсәтү. Слайд

   Иван III -  Рюриковичлар нәселеннән, Византия императоры дәвамчысы дип саный. Царь, “Бөтен Русь государе” дип атала башлый. Ике башлы бөркет Византия гербыннан алып рус гербына күчерелә. Русь Россия дип атала башлый. Патша кабул итүләр вакытында  держава билгесе булган Мономах бүреге киеп, держава һәм скипетр  тотып утыра. Слайд

IV. Гомумиләштереп ныгыту.

  1. Тема буенча гомумиләштереп нәтиҗә ясау.

 Иван III  заманында Русьның Урдадан бәйлелеге тулысынча юк ителә. XV-XVI гасыр чикләрендә рус җирләрен бер дәүләткә берләштерү төгәлләнә. Россия үзенең сәяси үсешендә самодержавие хакимиятен үзәкләштерү һәм ныгыту юлына баса.

  1. Тарихи диктант язу.

Иван III  идарә иткән чорда рус җирләренә........................................................

.................................................................... кенәзлекләре кушыла. Василий III

.......................................................................җирләрен куша. Русь Урда хакимлегеннән .................елда ..................елгасы буенда кара-каршы торудан соң котыла.

V. Йомгаклау.

1. Дәрескә нәтиҗә. Билгеләр кую.

2. Өй эше. §23, сораулар. Контурлы карта №

Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тема: “XV гасыр ахыры – XVI гасыр башында Россия”

                              6 нчы сыйныфта уздырылган

                   ачык дәрес эшкәртмәсе

                     Укытучы: Сәфәрова Р.И.

2008 – 2009 уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Россия 16 -17 гасырларда

7 сыйныф өчен тест биремнәре...

Презентация "Крайние точки России" к уроку в 8 классе по теме "Географическое положение России"

Изучая географическое положение России мы находим крайние точки, определяем их координаты, наносим на контурную карту. Упоминаем, почему крайняя точка именно так называется. Но ведь за каждой точкой н...

Классный час, посвященный памяти Героя России Т.А. Апакидзе на тему: "От нахимовца к Герою России"

Мероприятие готовилось и проводилось в преддверии дня Героев Отечества. И в наше мирное время всегда есть место подвигу, который совершают не какие-то вымышленные герои, а обыкновенные люди, честно и ...

Конспект урока ОБЖ в 9 классе "Национальные интересы России в современном мире. Основные угрозы национальным интересам и безопасности России."

Конспект урока ОБЖ в 9 классе на тему "Национальные интересы России в современном мире. Основные угрозы национальным интересам и безопасности России"....

В Москве при поддержке Минпросвещения России пройдет общероссийский форум по сохранению и развитию языков народов России

При поддержке Министерства просвещения Российской Федерации в Москве 22 ноября 2019 года в рамках цикла мероприятий, направленных на сохранение и развитие языков народов России, популяризацию цен...