Разработка урока по истории для 5 класса
план-конспект урока по истории (6 класс) по теме

 

1. Уеннар рәвешендә узган материалларны ка­батлау, белемнәрне ныгыту - гомумиләштерү; тарихи терминнарны, билгеләмәләрне, вакыйгаларны,

фактларны, хронологияне өйрәнүне, истә калдыруны активлаш­тыру; тәнкыйди фикерләү формалаштыру.

2. Карта, чыганаклар белән эшләү, сорауларга җавапларны дөрес формада һәм конкрет бирү, ситуацияләрдән чыгу, тәнкыйди фикерләү сәләтен үстерү.

Укучыларда объективлык, ярышта җиңү рухы, үз-үзеңә ышану, сәламәт яшәү омтылышы тәрбияләү.

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системага салу дәресе.

Дәресне җиһазлау:  биремнәр, карта, дәреслек - "Борынгы заман та­рихы", орденнар (кәгазьдән кисеп), светофор "утлары", видеоматериал, стенд, плакат.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_vi-xi_gasyrlarda_garplr.doc66.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ачык дәрес.

Карлы төп гомуми белем бирү мәктәбе

тарих укытучысы Кәримов М.В.

6 нче сыйныф

Тема: VI-XI гасырларда гарәпләр.

Максатлар: 

1. Уеннар рәвешендә узган материалларны кабатлау, белемнәрне ныгыту - гомумиләштерү; тарихи терминнарны, билгеләмәләрне, вакыйгаларны,

фактларны, хронологияне өйрәнүне, истә калдыруны активлаштыру; тәнкыйди фикерләү формалаштыру.

  1. Карта, чыганаклар белән эшләү, сорауларга җавапларны дөрес формада һәм конкрет бирү, ситуацияләрдән чыгу, тәнкыйди фикерләү сәләтен үстерү.

Укучыларда объективлык, ярышта җиңү рухы, үз-үзеңә ышану, сәламәт яшәү омтылышы тәрбияләү.

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системага салу дәресе.

Дәресне җиһазлау:  биремнәр, карта, дәреслек - "Борынгы заман тарихы", орденнар (кәгазьдән кисеп), светофор "утлары", видеоматериал, стенд, плакат.

Дәрес барышы:

I.        Укытучының кереш сүзе: (2 мин)

Тема һәм максатлар белән таныштыру.

- Без сезнең белән " VI-XI гасырларда гарәпләр " темасын өйрәнүне тәмамладык. Бу дәрестә сез күпмедер дәрәҗәдә әлеге тема буенча бирелгән уку материалын кабатларга һәм гомумиләштерергә, шулай ук тарихи фактларны, билгеләмәләрне, даталарны кабатларга, хәтердә яңартырга тиеш. Шулай итеп, бүген мин сездән уен өлешләрендә чын күңелдән уйнавыгызны, сезгә генә хас дәрт белән ярышуыгызны сорыйм.

II.        Оештыру моменты. (3 мин)

Укытучы нинди уеннар булачагы, аларны үткәрү тәртибе белән таныштыра.

Эш төрләрен тактага язып чыга.

Ш. Төп өлеш.

1. Дәрес алдыннан психологик хәләт булдыру.

Укучыларга видео материал күрсәтелә. Күрсәтелгән материал һәм үткән тема буенча сораулар бирелә.( 29-36, 37-00)        (7 мин)                

Укучылар сорауларгага җавап бирәләр. (5 мин)

Мәсәлән:

1) Хәлифәлектә нинди фәннәр уңышлы үсә?

2) Югары мөселман мәктәпләре ничек аталган?

3) “Акыл йорты” кайда төзелә һәм анда нәрсә белән шөгелләнәләр?

  1.  Европалылар гарәпләрдән нинди белемнәр алалар?
  2.  Кайсы галимнең латин теленә тәрҗемә ителгән хезмәтләре XII г. Кадәр европа табибларының өстәл китабы булып тора.
  3.  Хәлифәлектә архитектураның урыны нинди була?
  4.  Гарәпләрнең стеналарга төшергән бизәкләре ничек атала?
  5.  Танылган шагыйрләрнең берсе Фирдәүси нинди поэма яза?
  6. Шаһнәмә поэмасында нәрсә сүрәтләнә?

Дөрес җавап биргән укучыларга орден (кәгазьдән киселгән) биреп барыла.

2. Белемнәрне шәхси-дифференциаль якын килү алымы белән тикшерү. (10 мин)

Стендта өч рәткә төрле катлаулылыктагы биремнәр язылган конвертлар урнаштырыла.Беренче рәттә иң җиңел, икенче рәттә катлаулырак, ә өченче рәттә тагын да читенрәк биремнәр.

Укучыларның биремнәрне үтәве, сорауларга җавабы баллар белән бәяләнә (орденнар) - беренче рәттәгеләр өчен бер, икенче рәттәгеләр өчен ике, өченче рәттәгеләр өчен өч балл куела. Укучылар биремнәрне мөстәкыйль сайлап алу хокукына ия.

А.Беренче рәт өчен биремнәр:

  1. Мөхәммәд пәйгамбәр нәрсәгә чакырган.
  2. Карта буенча Гарәбстанның географик урынын билгеләргә.
  3. Манарага менеп мөселманнарны кем биш вакыт намазга чакыра?

-  Ислам дине кая барлыкка килгән?

-  Гарәбстанда нинди климат?

-  Мөселманнарның төп бурычлары нинди?

Б. Икенче рәт өчен биремнәр:

  1. Нәрсә ул Коръән?
  2. Мөхәммәд пәйгамбәр .....-нче елда дингә өндәп чыга һәм ....-нче елда Мәдинә шәһәренә күчә.
  3. Бәдәвиләр кемнәр алар?
  4. Гарәбстанда ярминкәләр уза торган иң зур шәһәр?
  5. Мөселманнарның изге китабы нинди?
  6. Кеше малын үзләштергән өчен Коръәндә нинди җәза каралган?

В. Өченче рәт өчен биремнәр:

  1. Гарәп кабиләләре берләшүенең сәбәпләре нинди?
  2. Мөселманнар елы исәбе буенча хәзер кайсы ел?
  3. Ислам сүзенең мәгнәсен аңлат.
  4. Мөхәммәд п. беренче мәчетне кая төзеде?
  5. Гранада шәһәрендәге  әмир сарае ничек атала?
  6. VII гасырда мөселманнар арасында нинди ике төп юнәлеш барлыкка килә?

Укытучының йомгаклау сүзе.

  1. "Светофор". (5 мин)

Укучыларның өстәлләрендә кызыл,яшел,сары төсләрдәге түгәрәкләр. Болар светофор "утлары". "Сетофор"уены уйнала: укытучы әйткән җөмләләр белән килешкәндә "яшел"төс күтәрелә, ягъни"килешәм, кызыл төс күтәрсәләр - "килешмим", ә сары төс күтәрсәләр - "икеләнәм". Дөрес, җавап бирүчеләр берәр орден ала.

  1. Коръәндә Аллаһы Т. дөньяны 6 көн өчендә яраткан диелә. (яшел төс).
  2. Гарәпләрдә медицина начар үсә.(кызыл төс).
  3. Гарәп ярымутравының күпчелек өлеше зур чүл.
  4. Гарәп язуы сулдан уңга.
  5. Беренче халифә Гомәр.
  6. Гарәпләр цифраларны кытайлардан алганнар.
  7. Мәккәдә ярминкәләр ел саен булган.
  8. Кәгбә мәдинә шәһәрендә урнашкан.

4.        Рольле бирем:

Бу тарихи шәхесне беләсезме? Кем бу?
Укучы алдан әзерләнгән фразаны укый. (3 мин)

А.Күпкырлы фикер иясе-философ, астроном, географ , медик, шагыйрь. Аның йөздән артык фәнни хезмәтләре исәпләнә. Ул аеруча табип буларак дан казана.Күп авыруларның билгеләрен язып калдыра.

Җавап: Әбугалисина.

Б. Белемнәрнең төрле өлкәләре: география, тарих, астрономия һәм башка фәннәр буенча бик күп хезмәтләр яза. Ул безнең Галәмнең үзәге булып кояш торуын, ә җирнең аның тирәсендә әйләнүен фараз кыла.

Җавап: Әл-Бируни.

В. Ул хакимнәрне узара сугышларны туктатырга һәм дошманнарга каршы көрәштә берләшергә, илнең чәчәк атуы турында кайгыртырга һәм үз халкыңа карата гадел булырга чакыра. Белемне бәяләп: “Акыллы сүзләргә юллар тап, белем туплау өчен дөньяны гиз”,- ди.

(Фирдәүси)

Дөрес җавап бирүчеләр орден ала.

5. Тактага 12 бүлемгә бүленгән түгәрәк картон эленә. Һәр бүлем-ячейка өстенә 1-12 гә кадәр саннар язылган каплавычлар белән капланган.Каплавычлар астына "С", "А", "М", "Б" хәрефләре яшерелгән.       (7 мин)

С -сорау,

А -аңлатма бир,

М -могҗизалар кыры,

Б -билгеләмә бир дигән сүзләр.

Укучылар үзләре теләгән сан язылган каплавычны ачып, үзләренә бирем сайлыйлар.

Якынча түбәндәге сораулар бирелә:

1.        Ни өчен хәлифәлек илләрендә скульптура һәм рәсем сәнгате үсми диярлек?

2.Исламда нинди гамәлләр зур гонаһ санала?
3.Нәрсә ул сөннәт?

"А" булса, сүзгә аңлатма бирергә кирәк:

  1. Мәчет-
  2. Сүрә-
  3. Намаз-

"М" хәрефе булса, "могҗизалар кыры". Тиешле сандагы шакмак сызыла, тиешле сүзне язарга.

  1. Мөселманнарның Мәккәдән Мәдинәгә күчүе.(хиҗрәт).

  1. Мөселманнар өчен изге ай.(рамазан).

3.Хәлифәлектә идарә башлыгы. (Әмир).

"Б" булса билгеләмә буенча сүзне әйтергә:

  1. Изге урыннарда булу өчен сәфәргә чыгу (Хаҗ кылу).
  2. Хәлифәгә ил белән идарә итүдә булышып торучы югары түрә (вәзир)
  3. Мөхәммәд пәйгамбәрнең сүзләре һәм гамәлләре(сөннәт).

IV.Йомгаклау өлеше. (3 мин)

Укучылар белән әлеге уен-дәреснең нәтиҗәлелеген тикшерү. Гомуми хаталар буенча әңгәмә. Укучылар җавап бирә алмаган биремнәргә аңлатма бирү, аларны дәфтәрләргә язу. Дәреснең аларга ошау-ошамаганлыгы сорала, укучылар фикере тыңлана. Кемнең күпме балл җыюын тикшерү, ягъни орденнарны санау.Журналга билгеләр кую.

V. Өйгә эш.

Хикәя язарга: Хәлифәлек илләрендә сәяхәттә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока по истории 7 класс по теме "Новый быт Петровской эпохи"

Разработка урока по истории 7 класс по теме "Новый быт Петровской эпохи"...

Методическая разработка урока по истории 9 класс "Культура Серебряного века"

Разработка урока с использование информационно-коммуникационных технологий....

Урок Всемирной истории .Разработка урока по истории 8 класс. "Великая Отечественная война в 1812 г." Историческое значение Бородинского сражения .

Разработка урока по истории 8 класс. "Великая Отечественная война в 1812 г." Историческое значение Бородинского сражения ....

Разработка урока по истории 8 класс "Парижская коммуна"

Урок по теме "Франко-Прусская война. Парижская коммуна" для учащихся 8 класса соответствует ФГОС второго поколения,  программе под редакцией Юдовской, Баранова...

Разработка урока по истории 10 класс

Тема урока: "Правление Ярослава Мудрого"...

Разработка урока по истории 5 класса "Война с Ганнибалом"

Конспект урока, презентация к уроку, видеофайлы....