Доклад "Гордимся, помним!" ( на татарском языке)
материал по истории по теме

Цель выступления:  знакомства школьников с героическими страницами истории России, а также формирования положительной нравственной оценки подвига во имя Родины. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 13_doklad.docx21.33 КБ

Предварительный просмотр:

Хәерле көн кадерле сугыш  һәм хезмәт ветераннары, укытучылар, укучылар, авылдашлар һәм килгән кунаклар!

1945 елның 9 мае күпмилләтле Ватаныбыз елъязмасына зур тантана һәм матәм көне, азатлыкны яклап калу һәм яңа тормышка аяк басу дәвере буларак кереп калды.

     Сугыш өермәсе күп газаплар кичергән газиз җиребез буйлап тормышыбызны тузгытып узды, меңләгән шәһәр-авылларны җимерде, егерме миллионнан артык кеше гомерен алып китте. Завод-фабрикаларны, мәдәниятебезнең тиңсез ядкарьләрен хәрабә хәленә китерде, чәчүлекләрне һәм урманнарны көйдерде. Кешелек тарихындагы иң коточкыч бу сугыш балаларны да, хатын-кызларны да, картларны да – берәүне дә аямады. Ул һәрберебезнең, күпмилләтле халкыбызның йөрәгенә мәңге төзәлмәс яра салды. "Ветераннарыбыз сугышның тере шаһитлары, ә тылдагылар Җиңүне хезмәт фронтларында якынайтты. Ул чорда беркемгә дә җиңел булмады. Ул елларда халкыбызның язмышы шундый иде.

      Әмма совет кешеләре һәркайда – канкойгыч каты сугышларда, Ленинград блокадасының ачлык боҗрасында, ерак тылда: тәүлек буе эшләгән станоклар янында, колхоз кырларында һәм конструктор бюроларында – явыз дошманга каршы фидакарь сугышты, зарыгып көтелгән Җиңү көнен булдыра алганча якынайтты. Үзенең хаклы икәненә инанган, бар ихтыяр көчен җиңү яулауга куйган халкыбыз Берлинның үзенә барып җитте һәм Маньчжурия киңлекләренә кадәр данлы юл узды.  

Безнең җиребезгә 68нче мәртәбә тыныч яз килә, иң күп кан коелган , җимергеч сугышның соңгы яуларыннан безне 68 ел вакыт аера, ә  Курск дугасындагы булган сугышка 70 ел була. 1943 елның җәенә, икенче фронтның булмавыннан файдаланып, Көнчыгыш фротта Германия командованиесе узган елдагыга караганда да күбрәк көч – 196 дивизия туплый. Совет гаскәрләрендәге Т-34 һәм КВ танкларыннан калышмаган яңа «Тигр» һәм «Пантера» танкларының Орел һәм Курск тирәсендә Кызыл Армия фронтын өзүгә һәм яңадан Мәскәү юнәлешендә һөҗүм ясауга булышлыгына исәп тотыла.   Ләкин Германия командованиесе өчен көчләр һәм кораллар буенча өстенлеккә ирешү, көтелмәгән һөҗүм факторын файдалану мөмкин булмый. Совет командованиесенә үзенә каршы әзерләнүче һөҗүм планнары мәгълүм була. Ставка дошманны актив оборона белән хәлсезләндерү һәм контрһөҗүмгә күчү турында карар кабул итә. Немецларның һөҗүме 1943 елның 5 июлендә төнге сәгать өчтә башлана. Өч атна дәвамында барган сугышларда дошман гаскәрләре зур югалтулар кичерәләр һәм Кызыл Армиянең оборона позицияләрен өзә алмыйлар. Кызыл Армия Орел һәм Белгород шәһәрләрен азат итә. Вермахтның хәлсезләндерелгән көчләре аның кысрыклавына каршы тора алмыйлар. Басып алучыларны Харьковтан куып чыгарганнан соң, Кызыл Армия көнбатышка юнәлә. Совет гаскәрләре, 1943 елның сентябрендә Днепрның уң ярында плацдармнар яулап, 1943 елның ноябрендә Киевны алалар. Тагын да элегрәк Новороссийск һәм Таман ярымутравы азат ителә. Смоленскины алганнан соң, Кызыл Армия Белоруссия чикләре буена чыга.

        Совет гаскәрләренең 1943 елның җәендәге һәм көзендәге уңышлары сугышта тамырдан борылышның төгәлләнүен күрсәтә. Беренче мәртәбә Кызыл Армия кышын түгел, ә җәйге һәм көзге айларда, дошман өчен хәвефле кырыс рус кышы шартларына исәп тотмыйча һөҗүм итә. Элеккеге чорлардан аермалы буларак, немец гаскәрләре оборонада да зур югалтулар кичерәләр.

Курс дугасындагы сугышта безнең авылдашыбыз Макаров Тимофей Степанович та була. 955 нче стрелковый полк , 2нче украин фронтында.  Дон елгасы буенда өч ай оборона торганнан соң хоҗүмгә күчкәннәр һәм шушы җирдә бик нык  яраланып  госпитальгә кергән. Госпитальдә 4 ай дәваланганнан соң яңадан хезмәт иткән, 955 нче стрелковый полкка әйләнеп кайткан.

Бөек Җиңү зур югалтулар белән  яуланды. Татарстаннан гына да дошманга каршы көрәшкә җиде йөз меңнән артык кеше китте, шуларның яртысы  диярлек туган нигезләренә кире әйләнеп кайтмады.  

       “1945 елның 9 маенда иң канкойгыч сугышка нокта куела, аяусыз дошман тар-мар ителә. Җиңү көне – зур хәрби батырлык, шул ук вакытта авыр кайгы көне дә.   Бөтен Совет халкы Бөек Җиңүгә бик кыйммәт бәя түләде. Сугышның утлы давылы бөтен илне айкап чыкты, һәр йортка кайгы–хәсрәт китерде, берничә буын кешеләренең тормышын һәм җанын көйдереп узды. Егерме җиде миллион кешенең тормышы, җир йөзеннән юкка чыккан шәһәрләр һәм авыллар, исәпсез–хисапсыз гарипләр һәм ятимнәр, юк ителгән яисә илдән урлап читкә чыгарылган тарихи һәм мәдәни ядкарьләр – бу яралар халкыбыз йөрәгендә  беркайчанда онытылмас.

            Бу  истәлекле  Май   көненнән  бирле   ярты   гасырдан  артык  вакыт  үтте.  Яңа  буыннар  үсеп  җитте.  Алар  өчен   Бөек  Ватан  сугышы  -  ерак  тарих.  Ләкин  без  Җиңүнең  нинди  корбаннар   хакына   яулап  алынуын   беркайчан  да  онытырга  тиеш түгелбез.  Иделдән  алып  Дунай  ярына   кадәр,  шәһәрләр,  поселоклар  һәм  авыллар   буйлап   Татарстан   уллары  һәм    кызларының  каберләре  тора,  һәйкәлләр  калка.    Без,  җиңүчеләрнең  оныклары.

           Бүген    һәркайсыбызның   күңелендә   бер   уй,  бер  теләк:  Туган   илебез  туфрагын   дошман  танклары   таптамасын,   күкләребез  гел  аяз,  ил – көннәребез  имин  булсын!

Кадерле ветераннар, тыл батырлары, хөрмәтле авылдашлар!

Сезне барыгызны да олы бәйрәм – Бөек Җиңүнең 68 еллыгы белән тәбрик итәбез! Барыгызга да изге эшләрегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, күңел көрлеге, гаиләләрегезгә иминлек телибез. Кара кайгылар ишекләребезне ачып кермәсен, йортларыбыз өстендә һәрчак саф, тыныч күк йөзе балкысын!

Җиңү Бәйрәме котлы булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа

Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"...

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК»  И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...